- 阅读 五年级 的下一篇文献作品
- Кояштагы Тап
🕙 2-分钟读取
Кеше Гомере Ничек Корылган?
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 254
唯一单词总数为 144
56.9 个单词位于 2000 个最常用单词中
69.9 个单词位于 5000 个最常用单词中
74.5 个单词位于 8000 个最常用单词中
Борын-борын заманда кешеләр, хайваннар яши башлаганда, барысы җыелып, киңәшмә корганнар, ди. Кемгә күпме гомер бирү турында киңәшкәннәр. Адәмгә егерме яшь биргәннәр, «һич кайгысыз яшәргә» дип әйткәннәр. Атка кырык яшь куйганнар икән, ул:
- Миңа кырык кирәкми, егермесе дә җитәр, мин кеше кулында йөрим, - дип әйткән.
Шуннан адәмгә атның егерме яшен биргәннәр, ул кырык яшь гомерле булган инде.
Аннары этне китергәннәр дә аңа егерме яшь биргәннәр.
Әт исә:
- Миңа унысы да җитәр, мин һәрвакыт суыкта яшим, - дигән.
Адәм, тагын этнең ун яшен алып, илле яшьле булган.
Инде маймылны китергәннәр.
- Сина да егерме яшь, - дигәннәр.
Маймыл каршы килгән:
- Мин һәрвакыт кыенлыкта яшим, унысы да җитар, - дип.
Адәмгә тагын ун яшь өстәгәннәр. Инде аңа алтмыш яшь булган.
Хәзер песине китергәннәр дә:
- Сиңа егерме яшь, - дип әйткәннәр икән, песи:
- Миңа унысы җитәр: мин бит бирсәләр ашыйм, бирмәсәләр - юк, кеше кулында яшим, - дигән.
Адәмгә янә ун яшь кушканнар да, ул хәзер җитмеш яшьле булган, ди. Шушылай бирелгән гомер буенча адәмнәр, хайваннар яшәп киләләр, ди.
Егерме яшькә кадәр адәм рәхәт, күңелле яши, ди. Егерме яшьтән соң ат гомеренә керә: дөнья көтә, ат камытын тарта, күп эшли, ди. Кырык яшеннән соң эт гомеренә керә: аның балалары үскән була, ул аларга хөкемен «өреп» утыра, ди. Илле яшьтән соң маймыл гомеренә керә дә маймылга охшый башлый: күзләре чекерәя, эчкә бата, җилкәсе чыга, биле бөкрәя, ди. Алтмыш яшьтән соң песи гомеренә керә: һәрвакыт йомшакны, җылыны, йокыны ярата, ди. Шулай итеп, адәм җитмеш яшенә килеп җитә, ди. Адәмнең гомере әнә шулай корылган, ди.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 五年级 的下一篇文献作品
- Кояштагы Тап