🕥 34-分钟读取

Җомга Көн, Кич Белән - 6

总字数为 4447
唯一单词总数为 2407
32.5 个单词位于 2000 个最常用单词中
47.4 个单词位于 5000 个最常用单词中
55.6 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
   • Нигә кармакларыңны алмадың, Галикәй?..
  Аптыраганнан гына бирелгән сорау иде бу.
  Галикәй әйбәтләп җавап бирде:
   • Капмый бу араларда. Әллә һава үзгәрергә тора инде.
  Ачык тәрәзәдә кул күренде, Бибинур сикереп тор­ды.
   • Күрдеңме, Галикәй?
   • Күрмәдем.
   • Кул изәделәр, чакырдылар. Әнә тагын! Әйдә әле, Галикәй, әйдә әле!
  Гәүдәсенең авырлыгын тоеп утырган Бибинурга мондый җиңеллек каян килгәндер, почта янына очып барып җитте, сунарчы Галикәй аның артыннан чак өлгерде. Тәрәзә каршысына барып бастылар.
  Кызыл яулыклы, зәп-зәңгәр күзле Бибинур янында мыеклары хәтәр тырпайган, каракошлы түшле Гали­кәйне күргәч, Миңлегөл көлмичә түзә алмады, учы бе­лән авызын каплап пырх-пырх көлде.
   • Ник чакырдың? — диде аны ашыктырып Би­бинур.
   • Галикәй бабайга посылка. Өеңә илтеп бирикме, монда гына аласыңмы?
   • Кемнән тагын? — диде шикләнеп Галикәй.
   • Төпчек улыңнан!
  Галикәй кулын селтәп китә үк башлады.
   • Тукта инде,— диде аны әрләп Бибинур.— Ай Аллам! Буш тартма булса да килсен иде әле!
   • Беләм мин. Тагын бакча карачкысы итәргә маташалар.
   • Кире җибәрикме, Галикәй бабай? — дип сорады Миңлегөл.
   • Ярар инде, ачып карыйк. Валлаһи дип әйтәм, адәм көлдерерлек посылка булса, кадаклап кире са­лам! Икмәктер, кояш йөзен күрмим.
   • Булсын иде әле, килсен иде,— дип уфтанды, хә­ле китеп Бибинур.
  Шулай да аның посылканы ачтырасы килми иде, кичә, балыксыз кайтып, хурлыкка калды, бүген тагын чүп-чар, артык кием килсә...
   • Ачмый тор, өеңә кайткач та өлгерерсең!
   • Олы малайга күрсәтеп тә тормыйм мин аны! Бигрәк тә килен күрмәсен. Их, Бибинур, үз ишең бе­лән тигез картай икән ул!..
  Ул Миңлегөлдән өтерге белән чүкеч сорап алды һәм җитез генә посылка тартмасын каерып ачты. По­сылка эчендәге әманәтләр ыспайлап ак кәгазьгә тө­релгән иде. Борынга тәмле ис килеп бәрелде. Яңа ис, кибет исе, күчтәнәч исе. Галикәй кытыршы учларын бер-берсенә ышкыды:
   • Мал күренә әле монда! — дип куйды. Биби­нурның борын яфраклары дерелдәп китте: кәгазь ас­тыннан иң элек полиэтилен капчыкка тутырылган ун- унбиш кап чәй килеп чыкты, һиндстан чәе, кәгазенә фил сурәте төшерелгән. Чәй астында биш-алты банка шпрот, өч кап кыйбатлы кәнфит, хөрмә, кап-кап солы печеньесы, тагын әллә нинди тәм-томнар да бар иде. Иң аста, тагын бер төргәктә бик әйбәт, өр-яңа ирләр күлмәге һәм баш яулыгы да бар иде.
   • Әллә сине өйләнгән дип уйлаганнар инде болар! — дип кычкырды Бибинур.
   • Ялгыз интекмә, өйлән дип хат саен яза малай. Вәт бу юлы кирәген белгән!
  Яулыкны ул Бибинурның иңенә салды:
   • Һай, килешә икән үзеңә, Бибинур. Сабан туе бүләге булыр, куырылма!
   • Кирәкми, Галикәй. Кичә генә яңа яулык сатып алдым, күрмисең дә,— диде Бибинур, бүләкне кире биреп.
   • Юк, юк, син ал. — Галикәй шыпырт кына өстәп куйды.— Барыбер киленгә эләгә!
   • Аңа күрсәтмә, җый да куй,— диде Бибинур. — Нигә миңа тагын бер яңа яулык?.. Ишетелсә, балалар яратмас...
   • Эх сине! — дип селтәде кулын Галикәй. — Мә, алайса, тот. Кәнфитнең бер кабы сиңа, шпрот ярат­каныңны да беләм, аны да ал. Чәйне аласың да ала­сың инде.
   • Син миңа, жәлләмәсәң, әнә теге печеньеңне бир.. Солы печеньесе бик тәмле була дип ишеткәнем бар, ашап караганым юк.
  Бибинурга да мул эләкте күчтәнәч, алъяпкычы тулды, бер кап кәнфитне Галикәй почта кызларына бирде: «Бүлеп ашагыз!»
   • Балалар янында тәмле ашап та булмый, Биби­нур,— дип дәвам итте ул. — Авыз да олы, чапылдый торгандыр инде... Нигә шуны утырган саен телгә алыргадыр: «Шапылдатма, әти»,— ди малай. «Тыныч­рак аша, әти»,— ди килен... Тәмле ризык кергәч, авыз үзеннән-үзе шапылдый инде, аны тыеп булмый... Рәхәтләнеп тәлинкә ялаган, юк, иң тәмлесе, өресе юынтык суга чыга...
  Ул кинәт Галикәйне үз өендә, үз өстәле артында, үз табыны янында күрде... Культурный булып кыла­на торган, ипи телемен дә чәнечке очы белән генә авы­зына китергән киленен күрде... Ярдәм итәргә кирәк Галикәйгә дип уйлады Бибинур... Әллә?.. Туп-туры өйгә алып кайтыргамы? Икесенә дә рәхәт, кулай бу­лыр иде. Менә кайчаннан бирле бакчада утыралар, гел юк-барны сөйләшәләр, икесенә дә рәхәт. Солы печенье­сеннән авыз иттеләр, чапылдыймы авыз, юкмы, карап, гаепләп торган кеше юк, рәхәт! Рәхәт тоткынлыктан мәшәкатьле иреккә чыгарырга кирәк аны!
  Әгәр Зөһрәбану белән кавышсалар?!
  Зөһрәбануны да ялгызлыктан коткарганда ярый­дыр ла?..
   • Син, бар, бик әйбәтләп өс-башыңны алыштыр. Мыегыңны төзәт. Авызың күренми башлаган. Мин Зөһрәбану янына керә торам.
  Галикәй аның тел төбен аңлап алды. «Җиңеләя башлаганмы әллә бу апабыз?»— дип күңелсезләнеп уйлады.
   • Яулык бүләк иткән булып бераздан аларга төшәрсең.
   • Сугышып бетмәссезме?
   • Бетмәбез, курыкма. Татулашырга уйлыйм. Ми­немчә, аның бер генә юлы бар. Калган көннәрне хәсрәт-моңсыз гына үткәрергә уйлыйм. Менә син уйлап, әзерләнеп төш.
   • Ни уйларга кушасың инде син минем буш башка?
   • Зөһрәбану янына күчәсең.
   • Ә?!
   • Нигә акаеп каттың, Галикәй?
   • Соң аның агуы, бүлгәләп таратсаң, Татарстанны үтереп бетерергә җитә бит. Үлгәч аның каберенә кош куначак түгел.
   • Сабыр гына уйлашыйк әле.
  Башта Бибинурның тәкъдиме шундый кызык, шундый мәгънәсез, хәтта ки мыскыл итү булып тоел­ган иде. Галикәй, авызын җыя алмыйча шаркылдап, почта буен яңгыратты, каен башына килеп кунган пар саескан да шүрләп урман ягына таба очып китте... Почта тәрәзәсенә кызлар өелде.
   • Ну көлдердең, Бибинур. Валлаһи!
   • Ә син көлмә. Син дә ялгыз, ул да ялгыз. Аңа кемдер кирәк. Гомере буе кемнедер көтеп яшәде ул. Мин беләм! Гомернең ахырына бару куркыныч аңа хәзер. Ул бик уйлана, борчыла.
   • Каян беләсең? — Галикәй көлүдән туктады.— Сөйләшкәнегез юк.
   • Кайбер кеше белән сөйләшмәсәң дә, күңелләр гел аңлашып тора. Без бер тән, бер җан идек бит... Сизәм!
   • Ә син ялгыз түгелме? Гомер актыгына бару сиңа куркыныч түгелме?
   • Минем балаларым бар,— диде Бибинур тыйнак кына. — Мин алар белән яшим.
  Галикәй сүгенгәнен сизми дә калды:
   • Соң ул шиңгән кишерләрне бала дип кем әйтә?!
   • Син үз балаларыңны да кеше алдында хурлама, Зөһрәбану янына төшкәч ялгыш сүз ычкындыра күр­мә... Минекеләргә дә сүз әйтмә. Балалар түгел, заман үзгәрде. Алар башкача яши.
   • Аларга да ике икең дүрттер инде?
   • Анысын кем белгән? Тик алар башка заман кешеләре. Мин аларны аңламыйм. Аңламаган нәр­сәмне олылыйм мин. Әйдә, хәерле булсын! Мин алар булганга куана алам. Миңа күп кирәкми, шул да җиткән.
  «Ник берегез кайтмый? Ник берегез хат язмый?»— дип күңеле өзгәләнсә дә, Бибинур тыштан тыныч, сабыр иде.
  Галикәй, посылка тартмасын ике куллап корсагына терәп, кайтып китте. Бибинур:
   • Кара, озаклама, төшеп җит! Аны-моны сиздермә, Сабан туе бүләге яулык керттем диген. Калганын үзем җайлармын.
  Бүген чәршәмбе. Чәршәмбедә башланган эш уңай барып чыгамы? Чәршәмбедә олы эш башлыйлармы? Бибинурның боларны күзәтеп торырга, күңелендә бил­геләп барырга вакыты булмады. Ул көн дип тормады, төн дип тормады, гел эшкә чапты. Чәршәмбедә баш­ланганы да булгандыр, уңышсыз да, уңышлы да тә­мамлангандыр, ул эш башларга тәвәккәл иде. Шәт-иншалла, бусы да уңышлы тәмамланыр әле, дип уйлады.
  Гомере бик күп калса, ул болай ярсынып ашыкмас иде. Анысын кем белгән?.. Төгәлләнәсе эшләр төгәл­ләнергә тиеш. Бурычлы килеш ничек китмәк кирәк?
  Күңел түрендә Бибинур үзен Зөһрәбану алдында гаепле саный иде: ул ашыгып-кабаланып карт кешегә кияүгә чыкмаса, «намусы таплы булганга шулай ашыгып чыкты ул» дигән кара гайбәт таралмаса, мөгаен, Зөһрәбану да үз парын тапкан булыр иде... Тәндә көч-куәт барында Зөһрәбану белән араны рәтләп куясы иде. Бу эшне калдырырга ярамый. Теге дөньяда да каргыш ишетеп ятармы Бибинур? Ә теге дөнья дигәннәре чынлап та булып куйса? Аның Габдул­лаҗаны — ил өчен шәһит киткән изге сөяк — җәннәт­тә булып, Бибинур аның белән күрешә алмыйча газап­ланып җәһәннәмдә ятармы?
  Аллага ышанып бетмәсә дә, ни булмас, берәүнең дә кайтып сөйләгәне юк, ул куркып кына җиргә дә, күккә дә карап алды...
  Ул барып кергәндә, Зөһрәбану җиргә чүгәләп, ярык тагарагында тавыкларга көрпә болгата иде. Иске кара пиджагын мунчала бау белән буган, аягында дәү иске галушлар, оек балтырларына тигәнәк сарган. Авы­зындагы ипине чәйни дә шуны көрпәгә коя, Бибинур кергәнне ишетмәде дә... Тавыклары сырып алган, та­лашалар, чукышалар, бер читтәрәк күкрәк киереп тук әтәч йөренә.
   • Исәнме, Зөһрәбану.
  Ипи катысы чәйни-чәйни Зөһрәбану Бибинурга күтәрелеп карады, торды, пиджак итәгенә ябышкан ипи валчыкларын сыпырып тагаракка төшерде, аннан соң гына җавап бирде:
   • Исән. Үзең сау гына йөрисеңме?
  Тындылар. Бер карында яткан куш җаннар, нигә сүзегез юк? Гомер буе читләштегез, ни бүләсегез бар иде? Ни файда күрдегез?
  Икесенең дә телендә шул иде. Тик берсе дә кайта­рып әйтмәде. Тавыкларны караган булдылар, астан- астан гына бер-берсенә күз салдылар, берсендә зәңгәр күз, икенчесендә кара... Ә сүз ялганмады, ялганып ки­тә алмады, җылынмады.
   • Тавык шактый мул асрыйсың икән,— дигән булды Бибинур.
   • Җан көекләре инде. Юньләп күкәй салганнары да юк. Ашарга дисәң, убыр кебек умыралар.
   • Кош-корт ашый инде,— диде Бибинур битараф кына.
   • Син элек каз асрый идең, хәзер биздең бугай, Бибинур?
   • Бизелде... Мантымадым мин алардан.
   • И-и, кош-кортка да әллә ни булды. Бәбкәләр кы­рыла, теге агулы ашлык бик зыянлы ди бит.
  Тагын юк-барны сөйләшеп алдылар. Бибинур: «Нигә өенә чакырмый инде бу надан?»— дип уйлады. Зөһрә­бану: «Нигә керде икән бу Бибинур?»— дип баш ват­ты. Ул ара да булмады, Югары очтан җил-җил төшеп килүче Галикәй күренде.
   • Нигә монда торабыз соң әле? Әйдә өйгә керик, Зөһрәбану,— диде Бибинур. — Аннан өс-башыңны алышыр идең. Сабан туе алды, берәрсе килеп керер җә.
   • Керик соң,— диде Зөһрәбану теләр-теләмә кенә. Үзенең кызыксынуы артты, керә-керешкә билбавын чишеп караңгы почмакка ташлады, галушларын бол­дыр тактасы астына ук, күз күрмәс аулакка тыкты, таушалган шакмаклы яулыгын да салып ыргытты... Чәчләре мул икән әле аның, елкылдап ук тормаса да, күпереп тора...
  Туып-үскән йорт!.. Әткәсе салган йорт! Нигезгә яткан юан-юан бүрәнәләр череп муртайган, басылып бер-беренә иңгәннәр. Тәрәзә борыслары кыеш та мыеш, рамнары череп каралган. Ир-ат кулы юк. Ир-ат кулы тимәгән. Өй эчендә генә һаман шул татлы-хәсрәтле ис — эремчек суы исе.
   • Уйладым-уйладым да кереп чыгарга булдым әле,— диде Бибинур, алъяпкычына төйнәлгән күчтә­нәчләрне капшап. «Галикәй кергәч, чәй эчәргә булыр, бу саранбикәдән әллә ни көтеп булмас!»
   • Нигә кермәскә? — диде чыра телә башлаган җиреннән калкынып Зөһрәбану. Ул нидер сизенгән кебек, Бибинур юкка гына кермәс дип уйлап, ашыга- ашыга чыра телде, самоварына су тутырды, ут кабыз­ды. Шул арада өс-башын да карап өлгерде, озын гына итәкле билле зәңгәр ефәк күлмәген киде. Яулыгы гына искерәк иде, яулыкка карап Бибинур елмаеп куйды.
   • Самоварың исән икән әле.
   • Бик чыдамлы нәрсә булды, бик түземле. Үзе тиз кайнап чыга, исе булмый, бер тамчы су типкәне юк, рәхәтләнәм! Чәйнек чәе ләззәтле булмый.
  Ишегалдында аяк тавышы ишетелде, Галикәй юри йөткеренеп, өр-яңа галушлары чип-чиста булса да, озак кына аягын сөртеп азапланды.
   • Синең аяк артың җиңел булды ахрысы, Биби­нур. Тагын кемдер бар.
   • Кем йөри икән анда? Ә, бу Галикәй генә ич!
   • Бәй, бер дә бусагамны атлап кергән кеше түгел. И Ходаем, бер-бер хәл бармы әллә?
   • Ни булсын? — диде Бибинур исе китмичә ге­нә.— Йөридер... Сабан туе җитә бит!
  Аны-моны ачыкларга өлгергәнче ишек ачылды, иң әүвәл Галикәйнең гадәттәгедән текәрәк өскә караган мыек чылгыйлары, аннан тукмак борыны, вак бәлеш хәтле авызы, аннан соң гына үзе күренде. Аягында ак оек, чалбары да яңа, килешеп тора, буй-буй сор­гылт лавсаннан теккән, бүлтәйгән кесәләре янда, кешечә, күлмәге дә буй-буй, озын җиңен каптырган, күлмәк якасының өстәге бер төймәсе эләктерелмәгән. «Яшьләрчә киенгән абзагыз! Күрдегезме?» дигән кебек, ул ике игезәк карчык алдына тып итеп кереп басты. Бибинур Зөһрәбануга карады. Зөһрәбану чөеп бәйләгән яулыгын сиздермичә генә җилкәсенә төшереп кунак алдынарак чыкты:
   • Әйдүк, Галикәй абзый. Уз.
   • Исән-сау гына торасыңмы, Зөһрәбану! — диде Галикәй. — Бәй, Бибинур да монда икән ич!
  «Риза! Риза булмаса алай тиз төшмәс иде!»— дип сөенеп уйлады Бибинур. Хәзер эш Зөһрәбануда гына калды. Икәүләп аның кирелеген дә җиңә алсалар...
  Өчесе өч җиргә утырып өч уй уйладылар.
  «Тәртә арасына кергәч чыгымчы ат та юашлана!»
  Бу — Галикәй...
  «Ходаем, юкка гына йөрми болар. Тикмәгә генә кермәгән!»
  Бусы — Зөһрәбану.
  «Башлаган эшемне ахырына җиткермичә тукта­ганым юк!»
  Монысы — Бибинур.
  Сүзсезлектән җитез самовар коткарды — гөрелдәп кайнап чыкты. Идәнгә чәчрәп су түгелде, Бибинур самоварга ябышты, Зөһрәбану мунчала белән идәнне сөртеп алды, өстәл янына утырыштылар. Чәй чына­яклары килде, бал калаклары, ипи телемнәре. Биби­нур, алъяпкычын чишеп, кәнфитен, печеньесен өстәлгә таратты, чәй ясалды. Галикәй чалбар кесәсеннән күз явын алырлык елкылдап торган юка яулык тартып чыгарды.
   • Сиңа, Зөһрәбану. Сабан туе бүләге. Ал, ал, әллә ни уйлап та торма, гаҗәпләнмә дә... Ал, дим!
  Галикәй Зөһрәбануның яулыгын тартып алып, иң өстенә үз бүләген ташлады. Ирләр катында яланбаш утырырга гадәтләнмәгән карчык тиз-тиз яңа яулыкны бәйләп тә куйды, көзге каршысына барып бер бөте­релеп тә алды.
   • Матур,— диде эчкерсез сокланып Бибинур.
   • А кәкже,— дигән булды Галикәй, бүксәсен кие­реп. Зөһрәбану елап җибәрде.
  Бүлтәйгән икенче кесәдән башланмаган һиндстан чәе чыкты.
   • Бүләккә каршы бүләгем генә юк,— дип кау­дарланды Зөһрәбану. Ул тәмам югалып калган, күз­ләре рәхәтләнеп елмаялар, битенә барлыгы күптән онытылган сыек алсулык йөгергән иде.
   • Бүләк белән йөрисез икән!
   • Бар ул бездә маллар! — дип шапырынды Гали­кәй. Бибинур аңа ялт кына карап алды, сүзсез генә берәр чынаяк чәй эчтеләр. Галикәй чынаягын тубыр- лы-тубырлы биш бармагы өстенә утыртып, тимерче күреге күк өрә-өрә, рәхәтләнеп, шопырдатып эчте, аңа беркем бер сүз әйтмәде.
   • Кече малайдан посылка алдым бүген. Ипле бу­лып чыкты анысы. Үз янына да чакыра. Китәсе кил­ми. Сабан туена гына кайта алмаганнар. Анысы жәл. Вчүтеки авылны онытып бетерергә ярамый. Хәер, аны­сы бар инде, авылда яшәп тә аның гадәтләрен саннамаучылар да бар. Примерга минем киленне алыйк...
   • Балаларны яманламыйк әйдә,— дип сүзне кыс­картты Бибинур.
  Ул, дөресен әйткәндә, бик гаҗәпләнеп утыра иде, башта Галикәй Зөһрәбануның башыннан яулыкны тартып алгач: «Беттек, чыра агачы белән төя икән без­не!»— дип уйлаган иде; карый, күрә, ипле генә йөри хуҗабикәң, кая ул, дуламый да, чәпчеми дә, Галикәй­гә матур-матур карап куя...
   • Олыладың, Галикәй абзый.
   • Матур карашка өстәп нинди ипле сүзләр дә әйтә беләсең икән син, әй!
  Бибинур да яулыкны мактады:
   • Төсеңә килешә, Зөһрәбану.
   • Бибинурга бүләк булдымы? — дип сорады Зөһрә­бану.
   • Аңа да эләкте,— дип гөрләде икенче чынаягын биш бармагына утырткан Галикәй. — Малай тиешен белеп кенә җибәргән бу юлы!
   • Бу яулыкның бер хикмәте бар,— дип сүз кыс­тырды Бибинур. — Ул сине җәмәгатьле булган дип беләдер.
   • «Өйлән, ялгызың бусарып ятма!»— дип хат саен яза.
  Зөһрәбану кинәт сагайды, чәен тезенә түкте, йөзе кырысланды, йомшак-тәмле сүзләре тешенә сыланып онытылдылар.
  «Хәзер, хәзер!»— дип ашыктырды күңеле Биби­нурны, тик ул Зөһрәбану янында сак булырга кирәген, сабырлык аша гына максатка ирешеп буласын аңлый иде. Сүз тагын Сабан туена әйләнеп кайтты, кемнәр кайтыр, кемнәр кайтмас дип санап чыктылар. Фәлән­нәр бик еракта тора, кайтып җитә алмаслар дип хафаландылар. Сүз тагын чәй янына, күчтәнәчләргә, күчтәнәчләрдән төпчек малайга, аның акыллы киңәш­ләренә әйләнеп кайтты да, Галикәй: «Йомры башлы минем төпчек, хат саен шуны яза менә!»— дип тәмам­лады. Аннан ашыгып-ашыгып чәен йота башлады, эре тешләре арасында Зөһрәбануның шикәр шакмаклары тегермән ташлары арасына кереп кысылган иген бөртеге кебек онландылар, бер шакмак капты, икене алды Галикәй, Зөһрәбану бая чәй түгелгән тезен уа башлады. Һәм һич көтмәгәндә ботын тотып карады... Тәне таза, нык иде әле Зөһрәбануның...
   • Без сиңа бер олы киңәш белән килдек бит, Зөһрәбану,— диде ниһаять Бибинур. Галикәй шикә­рен вакламыйча гына йотып җибәрде, ашыгып чыная­гын каплады.
   • Эч тагын берне, Галикәй абзый.
   • Булды, булды, бик рәхмәт.
   • Нинди киңәш икән ул? — дигән булды яулык читен тешләп Зөһрәбану.
   • һәммәбезнең үзенә күрә тормышы бар дигәндәй, син яшәп ятасың, мин дә шулай, алга барам... Менә Галикәйнең генә тормыш көйләнеп бетмәгән. Төпчек улы читтә яшәсә дә, аңлый, акыллы бала, киңәше туры!..
   • Көйләнгән ич аның тормышы! — дип, юри генә каршы килеп маташты Зөһрәбану. Галикәй өендә нинди сәмум җилләре искәнен ул бөтен кешедән ях­шырак белә иде, югыйсә!
   • Турысын әйткәндә, өйдә тынычлык юк аңа. Яшьләр арасына сыеп бетми.
  Галикәй корсагын сыпырып кикереп куйды.
   • Менә син шуны гына әйт, Зөһрәбану,— диде ул. — Малай бүгенгесе көндә «башка чыгам» дип бытыр­дый. Өч ел элек кенә йорт яңарттык, күреп йөрисең, шыгырдап торган нараттан салдым өйне!.. Кай җире ошамый диген? Ә-ә, мин ошамыйм аларга, менә нәр­сәдә хикмәт!
  Мине ялгыз калдырып чыгып китмәкче булалар­мы? Түгел, шәһәргә җибәрәселәре килә, котылмакчы- лар... Сүз юк, малайның мондагысы да әйбәт, килен дә ничава... Беркөн мунчадан ак ыштан белән кайт­кан идем... Чалбар кияргә онытылган... Килен «фу-у» дип борынын җыера... Гарипме мин, кыек-мыекмы?..
  Зөһрәбану, ике кулы белән дә тезләренә суккалап:
   • Мондый эштә миннән нинди киңәш кирәк соң сезгә? Минем баш бик юка, ишеткәнем дә эләгеп тор­мый хәзер,— диде дә Бибинурга карады.
  Бибинур:
   • Әллә, мин әйтәм,— дип башлаган иде, Галикәй аны бүлдерде:
   • Тукта әле, Бибинур, үзем әйтеп карыйм. Син ялгыз, Зөһрәбану, ялгызлыкны беләбез. Әллә соң бергә-бергә тора башлыйбызмы?
  Зөһрәбану дер-дер калтырарга тотынды: сүз әйт­мәкче була — ирене дер-дер, кулы белән күрсәтмәкче була — бармаклары дер-дер килә.
   • Галикәйне беләсең, җайсыз кеше түгел. Аракы белән дуслыгы чамалы. Ир исе килерлек кенә. Холкы ипле...
   • Мине адәм көлкесенә калдырырга йөрисезме? — Зөһрәбануның кашлары югары күтәрелде.
   • Шундый ук әшәке кешемени мин? — диде Гали­кәй, бик җитди итеп.
   • Алай дигәнем юк.
   • Һәм алай дия күрмә, Зөһрәбану. Яучы булып караганым юк, тик без монда качыш-качыш уйнарга кермәдек. Галикәй таза, сәламәт — бер-берегезгә юа­ныч, озак елларга терәк булырсыз. Картлык көннә­регезне уртак итәрсез. Дөньядагы иң зур бәхетләрнең берсе икән ул тигез, уртак картлык.
   • Нигә үзең чыкмыйсың алайса? Аңа?
   • Миңа сүз кушканы юк! Аннары минем, беләсең ич, балалар!.. Балалар ни әйтер?!
  «Ну хәйләкәр соң бу хатын-кыз дигәнең! — дип сокланды Галикәй. — «Сүз кушканы юк» дип, чәпчи башлаган Зөһрәбануны эретте дә куйды бит!» Үзе сиз­дермичә генә Бибинурга күз кысты: «Молодец!»
   • Хәзер аш салам, чырлый тавыгым бар, шуны суям.
   • Суябыз аны, Зөһрәбану,— диде Галикәй, ике җиңен тиз-тиз сызганып.
   • Миңа китсәм дә ярыйдыр, шәт. Рәхмәт үзеңә, Зөһрәбану. Сүземне җиргә екмадың, монысы өчен мең рәхмәт.
  Зөһрәбану каушаудан ни әйтергә өлгермәде, Гали­кәй шаулап:
   • Ярый, ярый, Бибинур. Тик шулай да ашка соң- га калма. Башка кунагыбыз юк,— дип алып та кит­те.— Шулаймы, Зөһрәбану?
   • Шулай, шулай, Галикәй абзый.
  Бу ике тапкыр кабатланган «шулай» һәммәсенә дә ризалык булып яңгырады.
  Бу кичне Бибинур ут яндырмады. Зөһрәбануларга да ашка төшеп йөрмәде. Аксыргак урамында хәрәкәт көчәйде, аның кеше күзенә бик чалынып йөрисе кил­мәде. «Жигули»лар узды, «Москвич»лар чапты, кем­нәрдер пар атта үттеләр. Гармун тавышы тынмады. Бүген чәршәмбе генә иде әле югыйсә! Беркөн киткән кайгы телеграммаларын алып сөенешкән кешеләр Сахалинда, Губахада, Татар бугазында дәррәү яу куз­галганнар икән, кайтып та җиткәннәр. Аксыргакның тар урамнары киңәйгән! Әйдә, кайтсыннар.
  Солы печеньесе гаҗәп тәмле икән. Гомере буе солы игеп, солы арасында уралып шуның печеньесен Биби­нур беренче тапкыр авыз итте. Печеньедән солы ума­чы тәме, талкан тәме, кичке учаклар тәме, ат улагы исе, ат тире исе килгән кебек булды.
  Галикәй белән Зөһрәбану янына төшеп йөрмәде бү­генгә, сәкегә менеп ятканда үз өстеннән бик олы бурыч төшкәнен, сыңары белән арасы яхшыруын аңлады. Галикәй дә шуны көтеп йөргәндәй бик тиз риза­лашты, анысы гаҗәп түгел, тормыш үзенекен итә Зөһрәбануның шулай сөенеп, ансат кына күнеп ка­луына исе китте Бибинурның. Әллә ул да шуны уйлап, шуны алга куеп, өметләнеп яшәгәнме?
  Өстән олы бурыч төште, тагын ни кирәк, инде дөньялыктан тыныч кына китә алсам иде дип уйлады ул, күзләре белән түшәмгә текәлеп.
  «Дөньялыкта эшем калмады»,— дип тынычланып кабатлады ул бераздан. Әйе, балалары аның киләчәк белән багланышын өзделәр... Алар әниләренең килә­чәк көннәренә чик куйдылар... Болай дип беренче генә уйлавы түгел иде Бибинурның, икенче мәртәбә дөнья белән хушлашырга җыенуы иде бу, моннан биш-алты ел элек тә нәкъ шундый уйлар белән тү­шәмгә карап яткан иде... Бетте дип санаган иде, ул чагында бетмәгән булып чыкты. Тормышында һич күз алдына китермәгән, уйга да кертеп карамаган үзгәреш­ләр башланды. Әгәр бу юлы да шулай булып чыкса?!.
  Син бер төрле уйлыйсың, дөнья икенче яктан үзе­некен эшләп куя.
  
  9
  
  Картаюны төрле кеше төрлечә каршылый. Төрлечә кичерә. Берәүләр кинәт кенә сәламәтлеккә туймый башлый: күз начар күрә («җеп сапларга кеше кирәк хәзер!»), колак томалана («и, безнең заман сарыклары «бә-ә!» дип урам тутырып кычкырып кайта торган иде, хәзерге заман малының да мәне юк, авызлары ачык, тавышлары чыкмый!»), аппетит начарлана («авызның тәме беттеме, ашаган ризыгым ләззәтле түгел!»).
  Икенче берәүләрнең сәламәтлегендә бер үзгәреш тз сизелми: рәхәтләнеп ашый, җеп сапларга күршегә йөгерми, черки безләгәнен дә ишетә, шулай да, рух­лары төшә, эшкә кул бармый, эш тәме югала. Элеккеге гадәтләр үзгәрә, кием-салымга мөнәсәбәт алмашына («ни кисәң дә ярый хәзер, барыбер»), кыскасы, кар­таю галәмәте һәркемгә төрлечә, һәркемгә үзенчә генә килә. Я сиздерми килә, я кинәт сиздереп, күңелне өшетеп, бәгырьне суытып та куя...
  Бер дә картаймас кебек йөргән Бибинур бер елны үзендә зур үзгәреш сизенде. Күзе дә әйбәт күрә күрүен, эңгердә дә нәзек энәләрне саплый ала, урамнан узган почта машинасының номерын да әллә кайдан ап-ачык абайлый, кинога барганда да алдагы рәтләргә елышмый. Колагы да сак: яз үз куәтенә кереп, карлар эреп ер­макларга җырчы сулар төшә башлаганда, тәүге өлгер тургайлар килгәч, аларның язгы сәламен, гадәттә, беренче булып ул ишетә. Тургай килгәч тә тәрәзәләр­нең эчке рамнарын алып куя да өенә яктылык һәм язгы авазлар кереп тула. Алдан ук хәстәрен күреп, агач чапчакка җыеп куйган ләйсән яңгыр суы белән гөлләрен бөркеп-бөркеп юа да алар үзләренең куанычлы урын­нарына — тәрәзә төпләренә күчеп утыралар...
  Моңарчы табигатьнең барлык үзгәрешләренә дә үтә сизгер җан иде ул: ел саен, яңа ел алдыннан численник сатып ала да үзе аерата мөһим дип санаган вакыйгаларны шәмәхә карандаш очы белән тырнап, шунда теркәп бара иде. Аның чормасында табигать яңалыклары теркәлгән байтак численниклар саклана булыр әле! Гади генә, үзенчә, кыска гына итеп яза да куя. Әмма һәр язганы аның күңеле өчен бик зур әһәмияткә ия: «Фәләненче мартта тургайлар кил­де»,— дип язган икән, бу инде Бибинур дулкынланган чамасыз Олы Көн...
  Тургайлар кайтты, ә Габдуллаҗан кайтмады...
  Тургайлар һәммәсе кыр-болыннар өстенә таралды, ә аның балаларының берсе дә юк...
  «Апрельнең фәлән числосында Ташлыяр тушлады, бәке янына барырлык түгел». «Бүген су таша баш­лады, таң алдыннан гөрләп боз кузгалды»,— дип бил­геләп куйган икән, бу хәбәрләргә дә Бибинур гомере­нең бик күп хатирәләре бәйләнгән. «Кибеткә сатин кайтты, мендәр тышлыгы. Түбән оч хатыннары талаша-талаша алып бетерделәр». «Әзһәр хатыны Камәрия игезәк малай алып кайтты, бәхетләре булсын, тәү­фыйклары артсын, ярабби, безнең кебек булмасын­нар». «Сабан туенда быел да Йолдыз кашка алга чыкты, кызыл айгыр токымы».
  Болар берсе дә буш сүзләр түгел, тиктомалдан гына көнгә-елга бәйләнмәгән, болар Бибинурның тормыш белән бәйләнеше, яшәешенең иң мөкатдәс истәлек­ләре!..
  Пенсиягә аны иртәрәк чыгардылар, яше җитсә дә, эштән китми иде әле Бибинур. Авылда хатын-кызга эш кимеде. Атлар саны азайды, кызганычка каршы, алар да Бибинур кебек колхоз эшенә кирәк булмый башладылар. Айгырлар вакланды, бияләр юашланды. Төп эш булып фермаларда мал карау, сыер саву гына калды. Бибинурның бу тармакларда яшьләр белән алышырга йөрәге җитмәде.
  Әле пенсиягә чыгуны да картлык дип санамады ул, кирәк чакта вак-төяк эшкә йөрде, чөгендер утады, трактор сукасы артыннан бәрәңге чүпләште, әмма шулай ел үттеме, икеме, колхозның төп эшләре белән генә түгел, ел фасыллары, табигать үзгәрешләре белән дә акрын-акрын багланышы өзелде аның. Численник алудан да шып туктады. Элеккеләрен кузгатмады, укымады. Элекме сиңа, элек язгы тыгыз җилләр Аксыргак авылына хуҗа булып алганда Бибинурны тыяр хәл юк иде! Өйдә тора алмый иде ул, биләмгә дә йөрми, болай чыга да китә, беренче күргән тургае­на, беренче сайраган сыерчыкка, өер-өер очкан карга­ларга кайнар сәламен бирми калмый иде ул. Аерата зәһәр, зәмһәрир суыклары белән җан ияләренең теңкәсен корыткан кышлар узгач, ул туктап-туктап чыпчык-песнәкләрнең хәлен сораша иде: «Исән чыкты­гызмы, җан кисәкләрем? Түзә алдыгызмы? Менә шөкер, менә куаныч! Бала-чагаларыгыз җил-яңгыр күрмәсен, исән-аман яшәсеннәр!»
  Җәйгә кергәч аны бөтенләй танып булмый, бөтен­ләй үзгәрә иде Бибинур! Һәр тәрәзәне киң ачып өйне хуш ис белән тутыра иде. Сабан туйлары җитә башла­са, йокысы, ялы онытыла иде. Өйне сап-сары балавыз­дай юып чыгара, мендәр-ястыкларны әйләндерә-әйләндерә мәрхәмәтле кояш күзендә киптерә, сыек чыбык белән иркәләп тузаннарын кага. Мич-морҗаны шо­мырт чәчәге төсенә кертеп агарта, җиз самоварны ачы катык, ком белән агартып кояш көнләшерлек итеп ялтырата. Агач табаклар, бизәкле агач кашыклар, чуен-чүлмәкләр, эреле-ваклы табалар, җилпуч, табагач, кисәү агачы, җәмки, ухват, уклаулар, бәйрәм демон­страциясенә чыккан кебек, киштәләргә, сәке түренә рәт-рәт сөенешеп тезеләләр, һәммәсенә җан керә! Тәрәзә төбендә гөл чүлмәкләре тирәли чүпләм башлы ап-ак сөлге өстендә суган кабыгы суында манылган күкәйләр тәгәрәшеп ята, өстәлне төрле-төрле тәкәләр, коймаклар, бавырсаклар, чәкчәкләр бизи. Ел саен диярлек балаларга нинди дә булса кием яңартмый калмый иде Бибинур, анысын ала, монысын тегә, өченчесен сипли, дүртенчесен бәләкәйли. Балалар Сабан туе тирәсенә чук булып киенеп төшәләр иде. «Кара син, агай, каян юнәтә дә, каян табып бетерә бу Бибинур?»— дип тел шартлата иде җиңги-абыстайлар. Бибинурның яздан бирле очып-очып йөргәнен, янып-яшьнәп төннәр уздырганын күпчелек белми дә кала иде.
  Сабан туенда иң яратканы ат чабышы иде! Җирне гүләтеп, офыкны каплап Кырынды өстеннән атлар чабып килә башлагач, ул да тыпырдап биеп тора торган иде! Үз авылы чабышкылары баш килсә, ул аерата бәхетле итеп тоя иде үзен! Кыз чагында да, кияүгә чыккан елларда да, соңрак, сугыштан соңгы ятим тормышта да, ат чабышына багышлап чиккән сөлге бирмәгән елы булмады аның. Тирә-якның бай­так батыр егетләре кайнар тирләрен Бибинур чиккән хуш исле сөлгеләргә сөрттеләр.
  Көзге моңсу айларда да ул тулаем бәхетле иде: сары яфраклар коелып тирбәлә-тирбәлә Ташлыяр елга­сының вак-вак купшы дулкыннарында әллә кайларга, ерак сәфәрләргә агып киткәнне сүзсез-өнсез, күзләрен зур ачып, сөенеченнән онытылып күзәтә иде Бибинур.
  Кышның үз гүзәллеге! Беренче кырпак төшеп, ап- ак юрган ябынган ишегалдында каз-тавык эзләренең чуар матурлыгын әйт син! Иртән ишекне каерып ачып җибәрүгә, күкрәккә дулкын булып салкынча һава килеп бәрелә, гәүдә җиңеләя, адымнар ныгый, очып китәсе, биисе, җырлыйсы килә Бибинурның! Ә де­кабрьнең сыкылы таңында, яңа яуган ак мамыкка аякны иркәләп торган киез итек белән шыгыр-шыгыр басып, әле йолдызлар да сүнеп бетмәгән бер мәлдә, иңендә чуар көянтә уйнатып бәкегә суга төшүләр нинди олы бәхет иде! Үзеңне чиксез галәм, бөтен табигать белән бер итеп сизәсең, күзәнәкләрең ургылып-ургылып яңарганын тоясың. Син җиргә мәңгегә килгән кебек!..
  Күрше картның, рәтен белеп кенә, тупас калун белән бәке чапканын карап тору нинди хозур! Боз кисәкләре шыбырдашып, иртәнге нурда кыйммәтле асылташлар кебек җемелдәшеп синең аяк йөзеңә килеп сибеләләр. Ерак та түгел чал таллыктан пырх итеп төн кунган көртлекләр очып күтәрелә. Көлтә койрыгын болгап, алар артыннан кызыл төлке сикереп куя. Морҗаларда төтен, төтен! Кар бүрекләр кигән, йокычан моңсу йортларга тереклек нуры, җан кертә бит әнә шул төтен баганалар! И кышкы бураннарның сихере! Җәяүле йөгерек бураннар! Язгы куе сыерчык бураннары! Сыерчык бураннары китергән дымлы кар бөртекләре, сез Бибинурның куе кара керфекләренә кунып күпме ял иттегез! Язгы бураннардай яуган шомырт чәчәкләре, Бибинур менгән ат-юртакларның кайнар тояклары астында калып күпмегез тапталды! Язгы беренче күкрәүләр, тол хатынны йокысыннан ничә мәртәбә сискәндереп уяттыгыз?! Ишек шакыйлар дип белеп, ул ничәмә-ничә таңнар яланаяк өялдына йөгереп чыкты?
  Елларның, айларның гына түгел, атналарның, көннәрнең тууын, яралуын белеп, тоеп яшәмәдеме ул? Табигатьнең бар матурлыгына, муллыгына ул да хуҗа иде бит! Болыннарда тукранбашлар кабарып, ромаш­калар җилдә тирбәлгәндә, аның арган тәненә ял булды, көч керде. Табигатьнең могҗизалары турында газиз балалары белән ничә тапкырлар сөенеп сөйләш­мәгән ул: «Хәтимә кызым, кара! Салават күпере!» «Улым Сабир, күрче ләйсән яңгыр ява!» «Нәҗибем, бәләкәчем, синең иптәшләрең — сыерчыклар килгән!»
  Һәммәсе тиңдәшсез олы куаныч, һәммәсе балалары белән аны якынайта, аны олылый. Язгы күкрәүләргә, Аксыргак күген туктаусыз юып торган ак болытларга Бибинур кирәк булгандырмы-юкмы, мәгәр март башларында өй кыегыннан тезелешеп сузылган боз сөңге­ләре, язгы ташуларның шашкын гөрелтесе, болын өстен бизәп утырган ак чәчәкләр — һәммәсе дә аның өчен бик кирәк, бик мөһим иде. Ул алар белән бергә ел саен туды да, яз-җәй, табигать белән аның бер еллык гомере сиздермичә генә үтә, китә торды. Таби­гатьнең бар мизгелләренә дә Бибинур да кирәк бул­гандыр, мөгаен. Сөенер күзләр юк икән — нигә ярала бу таңнар? Нигә атыла бу йолдызлар? Кем өчен соң бу куе-тыгыз апрель җилләре? Нигә күк тутырып йол­дызлар кабына? Үзенең эчке мәгънәсен тәртипкә са­лучы, аңлаучы һәм аңлатучы кодрәт иясе кешене дә табигать бөек максат белән тудырмаганмыни?! Күз, ко­лак, борын, ниһаять, күңел белән җан табигатьне аң­лау өчен яралмаганмыни?!
  Табигать баласы — кеше булуына, күпне күрә алуына, күргәнен аңлый һәм ярата алуына куанып яшәде Бибинур. Табигать белән бер булу аңа бик күп четерекле хәлләрне җиңәргә, моң-кайгыга баш бирмәскә ярдәм итте. Ялгызлыкны оныттырып торды.
  Һәм көннәрдән бер көнне бөтенесе үзгәрде. Яз көне иде. Бакчы, бөреләрне уятып җылы сулышлы җилләр килеп җитте — ә ул аларны сизми калды. Урман кары кузгалгач, таудан сугылып-бәрелеп гөрләвек таш­кыннар төште, ә ул, башка еллардагы төсле, айлы кичтә, капка баганасына аркасын терәп су тавышын тыңлап хозурланмады. Яз быел сиздермичә, канны уятмыйча, мыштым гына, астыртын гына килде, җәй дә Бибинур катнашыннан башка гына дөньяга хуҗа булып алды, болыннарны, су буйларын сихерле яшел­лек белән күмде. Көзге сары яфракларга бу юлы исе китмәде аның, көз җиткәнен суык, әрсез җилләр исә башлагач кына абайлады. Беренче кар бөртекләре сихерле чәчәкләр сыман юкка гына аның тәрәзәсе алдында бөтерелеп уйнадылар, Бибинур аларга бөтен­ләй игътибар итмәде.
  
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。