- 阅读 九年级 的下一篇文献作品
- Калдыр, Аккош, Каурыенны...
🕥 34-分钟读取
Җомга Көн, Кич Белән - 4
总字数为 4484
唯一单词总数为 2451
33.7 个单词位于 2000 个最常用单词中
48.5 个单词位于 5000 个最常用单词中
57.1 个单词位于 8000 个最常用单词中
Габдуллаҗан кыяр-кыймас кына өстәл янына килеп утырды, бәрәңге капты, тамагына узмады, шулай авызы бәрәңгеле килеш, көрсенеп алды.
— Менә ни уйладым әле мин, Габдуллаҗан абый. Әгәр син каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә монда калам... Балалар ятим бит. Нәҗипне бик яраттым.
Габдуллаҗанның бәрәңгегә үрелгән агач кашыгы идәнгә шапылдап төште, мелт-мелт итеп торган күзләреннән яшь сытылып чыкты, куе төк баскан очлы ияге дер-дер калтырарга кереште.
— Ничек? — диде ул, көч-хәл белән.
— Балаларны ялгыз яшәтә алмыйсың, Габдуллаҗан абый. Өчәү бит! Сабыйлар. Барыбер ана кирәк булыр аларга. Нәҗибе бигрәк берни белми, бәләкәй...
— Аларга ана булган кеше миңа хатын була лабаса! — дип кычкырып җибәрде Габдуллаҗан.
— Соң мин сиңа тугры хатын булырмын. Әллә ышанмыйсыңмы?
— Син бит, син... Бибинур... кыз кеше! Өч бала өстенә карт иргә кияүгә чыгарга әллә бик... башыңа тай типмәгән. Йөргән егетең бар, Мирзаһитны беләм.
—Мирзаһит табар, авылда кыз җитәрлек. Менә балалар жәл.
— Балалар тилмерә анысы. Мин дә гел кайтып керә алмыйм,— дип килеште Габдуллаҗан.
— Тик бер шартым бар,— дип элдереп алды Бибинур.
— Мең шартыңны үтим, меңне! — диде сөенеченә буылып Габдуллаҗан.
Ул Бибинурның уйнап түгел, чынлап, чын күңеленнән сөйләшүенә әле генә ышана башлаган иде.
— Мең үк җыелмас. Беренчедән, тәмәкеңне ташлыйсың, Габдуллаҗан абый. Бүгеннән үк. Аракы әчеп кайтмыйсың. Бер дә яратмыйм. Ил-күз алдында оят. Өченчедән, миңа авыр сүз әйтмисең. Без ишле үстек, туганнар дус идек, читтән бер кешедән дә авыр сүз ишеткәнем булмады. Җаным әрни авыр сүзгә... Әле су алып кайтканда ишеткән «килен» сүзенә дә абынып ярты чиләк суымны түктем...
Габдуллаҗан бәрәңгесен хәзер генә йотты, бугазына төер утырды. Бибинур ашыгып-ашыгып аңа чәй ясады. Аның нык-нык йөткергән тавышынамы чаршау артында балалар кыштырдады, әти кеше түзмәде, чәен куеп, алар янына барып килде, өчесенең дә җылы, татлы исле аякларын сөйде. Бибинур янына чыкканда аның күзләренә яшь килеп тыгылган иде.
— Ныклап уйладыңмы син, Бибинур?
— Ныклап, Габдуллаҗан абый. Балаларыңны күрсәм, йөрәгем әрни.
— Ә атаңнар?
— Алармы?.. Каршы сүз әйтмәсләр.
— Авыл-күрше бар...
— Авыл-күрше гайбәтеннән читенсенеп, өч сабыйны ятим калдырыйкмы? Алар миңа ияләшеп маташалар, мин аларга дигәндәй... Нәҗибе бигрәк чибәр!
Тагын тынлык урнашты, лампаның мае кимеде, филтәсе четер-четер тавышланып ала, мич арасында тараканнар чирүе кыштырдый.
— Балаларны уйлап, үзеңне онытып бетермә, Бибинур. Тора алырсыңмы минем белән.
Габдуллаҗанның бу сүзе Бибинурга бик ошады, аның да керфекләре юешләнде, җитен чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзләренә рәхәт елмаю чыкты.
— Ә син... каршы түгелме, Габдуллаҗан абый?
— Эх, Бибинур, матурым... Бу инде бәхетнең дә шундые, валлаһи дип әйтәм! Егет чакта да синдәй уңган, синдәй сылу кызларга сүз ката алганым булмады! Юк, кая ди, төшкә дә кермәгәнне... Мин бит, ни бит...
Габдуллаҗан, Гайшәсен уйлап, өстәлгә үк капланып төште һәм тешләрен кысып озак кына үксеп елады. «Җыласын, хәсрәтен җиңеләйтсен!»— дип уйлады Бибинур. — Аннан туктар... Туктагач онытыр. Дөнья үзенекен итәр. Үлгән артыннан үлеп булмый».
Алар икесе ике җиргә йокларга яттылар. Тәмәке, аракы исе аңкып торган Габдуллаҗаннан читкә үк борылып ятты Бибинур...
Әткәсе дә түгел, әнкәсе дә түгел, эзләп Зөһрәбану килеп җитәр дип, төне буе тыңланып, гасабиланып ятты. Алагаемга җил котырды, кар катыш яңгыр сибәләде, Габдуллаҗан ямьсез төш күреп бастырылып, кычкырып уянды:
— Киләләр, кач, кач!..
— Габдуллаҗан абый, Габдуллаҗан абый, дим. Әйләнеп ят, балаларны куркытасың.
— Ә??!
Икенче көн, балалар уянуга, кайнар бәрәңге, буын атып, өстәлдә утыра иде, саплары сынып беткән чиста чынаякларга яңа сауган хуш исле сөт салынган, юка, тигез телемнәр белән ипи дә киселгән иде. Балалар, идәнгә чәчрәтә-чәчрәтә комган шалтыратып, мич арасында тиз-тиз генә юынып чыктылар да, өйләрендә ят кеше булуына сәерсенеп, күзләрен мөлдерәтеп өстәлнең бер ягына тезелештеләр.
Менә, балалар, сезгә яңа әнкәй. Бибинур апагызны моннан соң әнкәй дип йөртә башларсыз, яме.
Олы кыз еламсырап алды, аңа ияреп бәләкәйләр ыңгырашты. Нәҗипнең артык исе китмәде, ыштансыз малай дәү агач кашык белән каерып алды да бәрәңгене авызына капты.
— Әйем, тәмсез! — дип акырды.
Кыз да бәрәңгене татып карады, йөзен бозып:
—Тоз гына! — дип кире төкерде.
Бибинур да кабып карады, чыннан да бәрәңге шыр тоз иде...
Ул арада чалгы пәке белән кырынып чистарынган Габдуллаҗан да өстәл янына килеп утырды.
— Каяле, кая. Без дә авыз итеп карыйк. — Ул бәрәңгене мул итеп алды да капты, авыз, күз тирәсендәге җыерчыклар нур белән тулды. — Булган бу! Тәмле пешерәсең икән бәрәңгене, Бибинур. Дөрес, бер хатасы бар, тозы азрак. Тозы да җитенке булса, ашап туймаслык бәрәңге буласы икән!
Һәм ул томраеп торган балалары күз алдында агач савыттан учына байтак кына тоз салды да агач бадьянга тутырган бәрәңге яркалары өстенә сибеп тә җибәрде, рәхәтләнеп, җылы сөт эчә-эчә ашарга да тотынды. Бибинурның итәгенә күз яше тамды, ул да кыяр-кыймас кына бадьянга үрелде... Балалар да әтиләре артыннан ашарга тотындылар, озакламый агач табакның төбе шакылдый ук башлады.
Бәләкәй Нәҗипне күтәреп соңгы тапкыр «плащадка»га җитеп килгәндә, аңа очраган беренче кеше Мирзаһит булды, йөзе кызарган, бүртенгән, ак керфекләре еш-еш йомылып тора, ярсып атлаганы ерактан ук беленде.
• Бибинур, дөресме? — диде ул, килеп җитәрәк. Бибинур малайны җиргә бастырды, малай Мирзаһитның тавышыннан куркып еларга ук тотынды.
— Дөрес, Мирзаһит.
— Ә мин? — Егет бик нык җәберсенгән иде. — Миңа биргән вәгъдәң кайда?
— Вәгъдә үк бирешмәдек, Мирзаһит, ялгышма. Мәгәр өметем синдә иде. Син әйбәт егет, кече күңелле, күпме дус булып йөреп, бер авыр сүз әйтмәдең. Синнән дә әйбәтне табачагым юк иде, Мирзаһит... Хәзер дә авыр сүз әйтеп ямьсезләнмә... Син үзеңә тиңне табарсың, иеме?
• Габдуллаҗан абый олы ич сиңа! — диде Мирзаһит, һаман өметләнеп.
• Әйе, яшь түгел. Тик бел. сабыйлар хакына, балаларын жәлләп чыктым мин аңа. Син ишеңне табарсың, ә ул балаларга ана ничек табар?..
• Кистең өметемне! Кеше арасында хур иттең! — диде юаш Мирзаһит, йодрыгын йомарлап.
• Балалар,— дип кабатлады Бибинур. — Өчәү бит, өчәү! Аларның ни гаебе бар?.. Сабыйлар хакына чыктым мин аңа!
Һай, гомерләр! һай, гомерләр! Күк гөмбәзен иңләп аккан ак болытлар кебек эределәр дә беттеләр. Бәләкәй генә буйлы Аксыргак татары, ак керфекле басынкы егет Мирзаһит Днепрны кичкәндә Герой исемен алды, Чехословакия тауларында җан биреп, мәңгегә шунда ятып калды. Әйбәт егет иде, акыллы, берәү булса, үчегеп, кинә саклап Бибинурның болай да катлаулы тормышына гел аркылы төшеп торыр иде, үчекмәде, кинә сакламады, Нәҗипне күкрәгенә кыскан кызга «әйбәт яшә!» дип әйтеп калган иде, моннан ары да гел яхшы мөнәсәбәттә булды, хәлен белешеп, ярдәмләшеп торды. Габдуллаҗан абыйсы белән дә дуслаша алды Мирзаһит!..
Яраткандыр инде яратуын...
Яратмаслык кыз идеме соң Бибинур!
Рәхмәт Мирзаһитка, кирәк чагында сабыр була белеп, Бибинурның кыен минутларын җиңеләйтте, күңел түрендә гомерлек якты урын алып калды...
6
Бибинур бакчада иртәнге эшләрен җәһәт-җәһәт бетерде дә, Хәнифә апасыннан рөхсәт сорап, әниләренә кайтып күренде.
Нишләсеннәр, ата-ана бер тавыштан утырып елаштылар да сыкрана-сыкрана хәер-фатихаларын бирделәр.
• Үзең теләп алган йөк, кәҗәләнеп таудан артка тәгәри башласа, матри, җылап безгә кайтасы булма,— диде Гыйльфан абзый.
• Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер,— дип кушылды аңа әнкәсе.
Зөһрәбану гына моны һичничек кабул итәргә теләмәде.
Әткә-әнкәсе белән сөйләшкәннән соң канатланып кына чыгып барганда, чоланнан үрелеп ул Бибинурның беләген чеметеп тотты.
• Әләй,— диде сискәнеп Бибинур.
• Авыртамы? — дип сорады Зөһрәбану.
• Авыртмыймы соң, шулай кансыз чеметкәч.
• Ә син бәгырьне чеметтең! Җанны чеметтең!
• Нишләгән әле мин? — диде Бибинур, күгәреп чыккан беләген уып.
• Җылан! Оятсыз! Җир бит! Күтләк! — Зөһрәбану Аксыргактагы бер әшәке сүзне калдырмыйча тезде. — Нишләгән дип тора бит әле, бетле карга. Кычыттымы? Шул җүләр картка, алдына куйганны түкмичә ашый да алмаган юбалгы җебегәнгә ябышып чыкмасаң, кияү бетәр идеме сиңа? Нәсел исемен черетеп йөрисең! Кияү чыкмас, коры калырмын дип белдеңме? Гыйшкың төшеп, хатынын да син яллап үтерткәнсеңдер әле... Алмадымы Мирзаһитың, алмады! Авыз иттергән син аңа, түзмәгән... Шуңа алмады!.. Алдангач, кем булса да ярар дидеңме?..
Өйдәгеләр Зөһрәбануның тәмсез сүзләрен, авыр гайбәтен ишетеп торсалар да, өйалдына беркем чыкмады, игезәкләр талашына ата-ана катнашмадылар, алар Зөһрәбануны беләләр иде... Бибинур да беләм дип йөри иде, кая ул, томана сукыр булган, хәзер генә туганының кемлеген аермачык күрде. Зөһрәбануның яңаклары тартышып эчкә керде, куллары тавык ботарларга керешкән тилгән тырнаклары төсле тырпайдылар, кара күзләреннән кара су булып зәһәр акты, агулы төкерекләре лач-лач сыланып битне җәрәхәтләделәр, бөтен йомры гәүдәсе калтыранды, имиләре туктаусыз тирбәнделәр.
«Бума чире башланмасын тагын!»— дип, Бибинурның коты чыкты... Апасының үлеме аның күз алдыннан китмәгән иде әле. «Тагын шул илдә юк афәт кабатланса, мине генә миноват итәчәкләр!»
• Гафу ит, Зөһрәбану туганым,— дип өзгәләнде ул.— Сабыйлар хакына гына эшләдем моны!
• Бала карарга карчык-корчык табар иде әле! Үзе төслене!
• Балаларга ана кирәк бит, ана. «Плащадка»да эшләп барын да күрдем, аңладым.
• Синме аларга ана?
• Чыккач, әни дә була белермен анысы.
• Кем икәнеңне алда күрербез! Борчак-борчак яшьләреңне коеп кире кайтыр көннәрең алда әле. Илаһым, рәнҗешем төшсен иде, бу дөньяда ук җәзасын татысаң иде! Хасиятсез, намуссыз икәнсең! — дип каргады Зөһрәбану.
• Үзе абынган җыламас, Зөһрәбану. Каргышың казык башына! Кайтмам.
Бакчага кайтып, җиңен сыдырып карагач, Бибинур көл төсенә керде: беләге бала учы хәтле булып күгәреп чыккан иде. Әгәр Габдуллаҗан күреп калса? Мирзаһит белән очрашуын ишеттерсәләр?! Яман уйласа, оятын яшерер өчен генә кияүгә чыккан дип белсә... Бибинурның сабыйлар хакына гына бу юлга төшүен бөтенләй аңламас бит ул!
Үз башына төшкәннәрне ансат кына бүтәннәргә сылап үтә торган гадәте юк иде Бибинурның, чирләсә дә, чиктән тыш арса да, үз күңеленә үзе бикләнеп, барын да үткәреп җибәрә торган иде. Монысын да беркемгә әйтмәде, Хәнифә апасының: «Өйдә ни әйттеләр, өйдә?»— дигән соравына көлеп җавап бирде: «Ризалаштылар!»
Телдә «ризалаштылар», тик менә Зөһрәбану дөнья бетереп аңа пычрак өйгәндә нигәдер берәү дә өйдән чыкмады!.. Бибинурга бер-бер җайсызлык килсә, ни диярләр?.. Белми бит ул Габдуллаҗанны, белеп чыкмады, күз алдында бары тик балалар гына булды!
Габдуллаҗан тәмәкесен ташлады, аракыны авызына да алмады. Кибеткә эзе суынды, йортка да аракы кермәде.
Күрше-тирә хатыннарын җыеп, өйне бик шәпләп юып чыгардылар. Түшәмне аркылы пычак белән Бибинур үзе кырды. Өйгә ямь керде, тәрәзәләр яктырып, ачыкланып калды.
Габдуллаҗан белән һаман аерым йокладылар алар. Бибинур башта көлемсерәп кенә йөргән иде, хәзер шигәя үк башлады: берәр ягын ошатмыймы ире аның? Шимбә көнне, мунча чабынып кайтканнан соң, самоварны корытканчы чәй эчкәч, сөякләре эреп камыр булган балаларны тезеп йоклаткач, Бибинур урынны гадәттәгедән киңрәк җәйде. Габдуллаҗан чиста күлмәк-ыштаннан, муенына ак сөлге салып сәке йөзлегендә сабыр гына утырып торды.
Утны сүндергәч, Бибинур ятарга ашыкмады.
• Габдуллаҗан абый,— диде ул. Иренә һаман абый дип дәшә иде.
• Ни әйтәсең, акыллым?
• Миннән шикләнәсеңме әллә?
• Юк, шикләнмим.
• Алайса, нигә минем янга ятмыйсың?
Бибинур урынга менеп ятты, Габдуллаҗанның үлеп тәмәке тартасы килде, байтак таптанып торганнан соң гына хатыны янына килеп утырды.
• Гайшәмнән зарлансам язык булыр, үзенчә ул да әйбәт хатын иде... Өч бала тапты. Минем өчен газиз җанын кыйдылар бичараның, бер гаепсезгә салкын гүргә тыктылар. Гомерем белән мин аңа бурычлы, моны онытсам, иманым аркылы килсен! Мәгәр синең белән өебезгә башка нур керде, Бибинур! Монысы да хак. Төнлә уянам да уйлап ятам, ни өчен, каян килде бу бәхет миңа, дим? Син пешергән тәмле ашлар, ризыклар — һәммәсе дә бик якын. Мәгәр мин бу бәхетнең озакка булуына ышанып бетмим. Ишетеп йөрим, гайбәтчеләр сүз тарата, Зөһрәбану да гел яный, гел каргана. Китәрсең дә барырсың күк, Бибинур... Шулай икән, кыз килеш кит. Синең кызлык өлешеңә кул ягарга кыенсынам.
Өйдә чак кына тып-тын булып алды, Габдуллаҗан Бибинурның, Бибинур Габдуллаҗанның тын алганына кадәр ишетеп тордылар. Бибинур юри эндәшми, ул мутланып караңгыда ачык күкрәкләре белән нур чәчеп елмаеп чалкан ята иде. Менә ул тезләрен кочып торып утырды, Габдуллаҗанның каен себеркесе, мәтрүшкә исе килеп торган ябык, нык муенын мамык беләкләре белән кочып алды һәм тыелып кына көлә-көлә аны урынга аударды.
• Чү, ипләп... Балаларны уятасың,— диде каушап Габдуллаҗан.
Алар кысып кочаклашкан килеш онытылдылар...
Юк, гайбәтләргә урын калмасын — Бибинур саф кыз иде. Бөтен тәне, күңеле, уйлары, яшьлеге саф иде аның. Габдуллаҗан тәҗрибәле кеше буларак моны башта ук сизгән иде. Хәзер, гамәлдә дә шуны күреп белгәч, Бибинурга хөрмәте дә, бурычы да бермә-бер артты. Гөнаһсыз уй, гөнаһсыз тән алып кергән иде аның Бибинуры йортка!..
«Плащадка»ны язга тикле яптылар. Бибинур күбрәк йорт арасында уралды, балаларның өс-башын карады, оек бәйләде, колхоз эшенә дә чыгарга өлгерде. Итек басучы керәшеннәр кертеп, барысына да өр-яңадан итек бастырып алдылар. Кырынмыйча, таза күлмәк кимичә Габдуллаҗан хәзер урамга да чыкмый, тугаеп, тазарып китте. Балаларның да өс-башы бөтен, тамаклары тук. Һәммәсе түгәрәк, тик балалар гына Бибинурга «әнкәй» дип өзелеп әйтмиләр иде. Габдуллаҗан: «Ашыкма, Бибинур, исең китмәсен!»— дип, хатынын гел юатып килде. Моның сәбәбен ул үзе дә аңлата алмый иде. Бибинур сабыйларны үбеп кенә уята, көлеп-җырлап кына ашата, кая чыксалар, кайтып керсәләр: «Улым, кызым»— дип өзелеп кенә тора, тик алар өчесе тиң, бүреккә тутырган бүре балалары төсле, сөмсерләре коелып, каш астыннан гына аңа карап торалар иде. Моның сәбәбе дә бик тиз фаш булды.
Зөһрәбану да җиткән кыз булгач, Бибинур йорттан әллә ни әйбер алып чыкмады, күлмәк-күнчеген, сөлге-тастымал ише хаҗәт вак-төякне генә алды, үзенә дип әзерләгән өшәнчекләрне туганына калдырды. Ләкин тормыш ни кирәген үзе дә күрсәтә, беркөнне ул төп йортка кайтты... Каз өмәләре шаулап торган тук һәм бәхетле чак иде. Бер-ике мендәрлек каз мамыгы сорау иде аның исәбе. «Зөһрәбану гына өйдә булмасын!»— дип теләп барса да, туганы белән өйалдыңда ук очраштылар.
— Сиңа? Мендәр? — дип кабатлады ул, Бибинурны куркытып. — Тиешен алын киттең бит инде.
— Үзебезгә ярый да, балаларга кирәк. Кыз үсеп китте, малайлар белән бер мендәрдә йоклый. Килешми дигән идем.
— Балаларга? — дип дәвам итте Зөһрәбану. — Кияүгә киткәнеңә кайчан гына, балаларга да өлгердеңмени инде? Камырын Мирзаһит кабартып җибәргән идеме әллә? Синең каткан камайларыңа бездә мендәр юк.
• Җитәр сиңа,— диде тәкате корып әнкәсе.— Татулыкка ни җитә?!
• Син сора әле аннан, әнкәй. Балалары аңа кем дип эндәшә икән? Әнкәй диләрме, әллә әйтмиләрме? Бала күңеле сизгер ул, алар бу алама үләтнең Габдуллаҗан абыйның хатынын үтертеп иргә йортка кергәнен белмиләр дисеңме? Илдә юкны кыланды!
Менә кайда икән суның болгана торган башы! Әйтәм җирле, бер көнне Хәтимә пычрана-пычрана: «Зөһрәбану апам бирде»,— дип кәнфит суырып кайткан иде... Нәҗибе дә: «Зөһрәбану апабыз әйбәт!» — дип лыкылдаган булды бит...
Боларны күңеленнән кичереп, Бибинур:
• Минем сиңа ни начарлыгым тиде? — дип өзгәләнде. Зөһрәбануның ачуы басылмаган иде әле, ул:
• Илдә булмаганны кыланып бөтен нәсел-токымның абруен төшердең, яманатыбызны чыгардың. Хәзер безнең йортка кем килсен дә, кем безнең капканы каксын? Имансыз йорттан бөтен егетләр йөз чөерде! — дип елый-елый, каргый-каргый Бибинурны сүкте.
Хәтимәне быел мәктәпкә бирмәскәрәк торганнар иде, бер көнне икәүләшеп утырып киңәшкәннән соң, кызны беренче сыйныфка илтергә булдылар. Атна уздымы икән, Хәтимә мәктәп көтепханәсеннән «Үги кыз» исемле китап алып кайтты һәм сүзсез генә Бибинурга китереп тоттырды:
• Укы!..
Үги ананы бер чакта да яратмаганнар икән шул. Үги ана турында күпме әкиятләр, бәетләр тумаган! Үги ана — ялмавыз. Үги ана — аждаһа. Ни өчендер үги аналарга гел үги кызлар үстерергә генә туры килә. Малай тапкан аналар таза, көчле булып, кыз әнкәләре генә дөньяны иртә куя микәнни соң?! Бибинурның үзенә өч үги. Тик аның әкиятләрдәге явыз үги әни буласы килми, үги әни дигәнне ишетергә дә теләми. Үги ана турындагы әшәке әкиятне ул елый-елый, бу әкиятне чыгарган кешене каргый-каргый укыды. Балалар котырта торган әкиятләрне нигә ташка басып чыгаралар икән дип әрнеп уйлады. «Бала котыртып ятмасалар, эшләре беткәндер шул!»— дип, Габдуллаҗанга бик нык зарланды.
• Син — ата, балаларга ныгытып аңлат, һаман-һаман чит итсәләр, миңа бик кыен. Әле алда гомер күп, хәзердән бөкмәсәң, үскән саен кыенрак булыр.
Тудырган да ана, үстергән дә ана! Шуны яшьтән үк белсеннәр.
Яңадан бу турыда сүз кузгатмаслык итеп үтенде Бибинур һәм теләгенә дә иреште: ире ни чарасын тапкандыр, балаларны ничек үгетләгәндер, Хәтимә беркөнне мәктәптән кайтты да озак кына аңа карап торгач:
• Әнкәй,— диде.
Авыз эчендә әвәләбрәк әйтте, «әнкәй» дигәне «әнки» кебегрәк яңгырады, Бибинур барыбер шат иде, ул Хәтимә кызын күкрәгенә кысып көлеп җибәрде, иярә килгән сандыгыннан ал тасма чыгарып, кызның чәчен икедән үрде, чук ясап куйды. Нәниләр дә апаларыннан күрмәкче шул көннән аны «әнки» дип йөртә башладылар. Габдуллаҗан гына зарланды:
• Нинди «әнки» ди ул тагын, каян чыккан? «Җәмки» булып ишетелә. Авыз тутырып рәхәтләндереп, «әнкәй» дип әйтегез,— дип карады.
Бибинур монысына да бик канәгать иде.
Тора-бара балалар яшь әниләрен яраттылар, Габдуллаҗан «уф» дип куйды, бишәүләшеп тату гына тора башладылар, бер генә як һаман китек кала бирде: Бибинурның бәбие юк иде.
Зөһрәбану моны да сүз итте:
• Мин каргадыммы сине?.. Туганы юлына аркылы төшкәне өчен кысыр калсын дидемме?! Мин ялварган мәрхәмәтле Ходайга барып иреште, гомергә баласыз син, гомергә!
Бәбәй алып кайтырга өлгермәде Бибинур, аһ, өлгермәде, кырык беренче ел килеп җитте.
Кырык беренче ел! Кырык бернең июне! Егерменче гасырның иң дәһшәтле көннәренең берсе. Иң дәһшәтлеседер, мөгаен. Күпме кешеләрнең, илләрнең, милләтләрнең язмышын әйләндереп ташлаган, шаукымы йөз елларга кадәр бара торган тантаналы-куркыныч ел!
Габдуллаҗанны да, Хәнифәнең Идрисен дә, Мирзаһитны да берьюлы алдылар.
Аксыргак авылы белән Ташлыяр елгасы бер көн эчендә ятим калды.
Өч баласын күкрәге янына сыйдыра алмыйча кысып, Бибинур да ятим калды... Хәтимә, шактый ук исәя башлаган кыз, кочагын җәеп аңа ташланды:
• Әнки!..
• Йә, балам, җылама. Ил белән килгән кайгы ил белән китәр дә. Кояш кебек әйләнеп тә кайтырлар әле. Сау булсыннар!
Ишегалдында шат кызыл бозау чабып йөри. Капка төбендә казлар каңгылдаша. Ян бакчада чебиләр чемнәнәләр... Шушы муллыкка, шушы бәхеткә карап сөенешер кешесе юк иде Бибинурның.
Күңеле моң, яхшылык теләү, изгелек белән туп-тулы булса да, карыны буш иде аның... Ул өзелеп көткән бәби дә Габдуллаҗанның ирлеге белән сугышка китте.
Китте дә кайтмады...
Һай ул көннәр! Һай ул гомерләр!
***
Почта машинасы тирәсендә ул көнне бик озак маташтылар. Шофер Илдар почтага кереп-чыгып йөрде, кызларны чеметкәләде, кызлар чыркылдады. Аннан соң гына газета-журналларны, хатларны, иң актыктан посылкаларны бушаттылар. «Галим абыйларга ике посылка!» «Хәмәтләргә ничә җирдән хат!» «Монысында тоташ җимеш инде әллә, кызлар, иснәп кенә карагыз әле!» дигән сүзләр туктаусыз шаулаган буа тавышын басып бакчада бик озак яңгырап торды.
Бибинур карчык та көтте. Бер кайтырга тиеш бит инде алар! Җаннары булса, аналары янына Сабан туена бер кайтырга тиешләр! Нәҗип белән Сабир кайтмаса да, Хәтимә белергә тиеш! Әле Сабан туена ничә көн бар, әллә телеграмма сугасы инде? Чирләп ята, үләргә җыенды дип сугаргамы?.. Сугарсың, кайтып килерләр, ошатмаслар... Ни йөзең белән илгә күренерсең?
Почта кызлары гөр-гөр килеп сөйләшәләр, алар Бибинур карчыкны юри күрмәмешкә салышалар. Алар Бибинур карчыкның ни көткәнен бик яхшы аңлыйлар.
Ә буа шаулый! Шаулый! Җиһангир Сәфәргалинны озаткандагы кебек үк моңсу шаулый...
Буа. Почта. Ялгыз һәйкәл...
Буа тавышы бер акрыная, бер көчәя. Бибинурга гына шулай тоеладыр ул, чөнки аның зиһене кинәт кенә томаланып куя, аннан тагын ачыла... Ул егылып китмәс өчен чытырдатып күзләрен йома... Егылмый, турая, күзен ачканда буа тагын да ныграк шаулый башлый. Әллә кайларга чакырып шаулый буа! Хәер, әҗәл көтеп кенә яшәгән карчыкны кая чакырсын ди ул тагын? Каберстанга чакыра торгандыр, шуңа ямансудыр аның тавышы, шуңа моңлыдыр...
Шул кадәр хатлар, посылкалар арасыннан аңа берни чыкмады, бер сүз табылмады...
Исәнгерәп тагын күпме утырган булыр иде Бибинур, буа өсләп каз куып килүче Зөһрәбануны абайлады, җилтерәп урыныннан купты һәм кызыл комачын күкрәгенә кысып тиз-тиз авыл урамына элдертте.
Сугыш беткән елны әти-әниләре бер-бер артлы дөнья куйдылар да төп йортта Зөһрәбану гына яшәп калды. Үлем-җитем вакытларында үзе башлап йөрсә дә, шуннан бирле төп йортка аяк басканы да юк Бибинурның. Авылның ике очында икәү тигез картайсалар да, алар бер-берсенә йөрешмәделәр. Габдуллаҗанның кара кәгазе килгән көнне Бибинур янына кем генә килмәгәндер, хәл белешергә, кайгысын уртаклашырга кем генә кермәгәндер, арада Зөһрәбану гына юк иде. «Минем каргышым төште!»— дигән Зөһрәбану. Бусын ишеттерделәр.
Моннан соң ничек кермәк кирәк тә йорт арасында ничек очрашмак кирәк?!
7
Сишәмбе көн кичәгедән дә ягымлырак, ямьлерәк булып туды — Сабан туена кергән атнада табигать шулай чуклы-бизәкле була инде ул. Игеннәр күзгә күренеп калка, буынга утыра, баш кыса. Чөгендер, бәрәңге басуларының кара җире күренми башлый, тоташ яшел хәтфәгә әйләнә. Бакчаларда яшел алмалар, чук-чук яшел чияләр тирбәлә башлый. Ул кошлар, ул кошлар, иртәнге шәфәкътән кичкә кадәр өзлексез сайрашалар, берсе тукталса, икенчесе алып китә. Капкалар җырлап кына ачыла, морҗалардан хуш ис кенә тарала, яшь кызларның сулышлары, адымнары үзгәрә. Аксыргак кызлары бер башка биегәеп китәләр!
Бибинур иртәдән тәрәзә каршысына, яктыгарак утырып, туып килгән сишәмбегә башын ия-ия яулык чите бөкте. Араларын тип-тигез итеп, ыспайлап мережкалап бөкте.
Яңа яулыгын чөеп бәйләгәч озак кына тәрәзәгә — яңа көнгә карап утырды. Бераздан Түбән очка төшәргә уйлады. Төп йортка кереп, Зөһрәбану белән бик әйбәтләп сөйләшәсе килде аның... Кунакка чакырыр иде, дә уңайсыз... Килүе дә икеле, килә калса... бөтен чәшкәсе дә калмады, чәйнек борыны да ага, самовар да юк. «Әткәй төсе» дип самовар белән җиз подносны Хәтимә алып китте. Әткәсе истәлеге итеп тотсын, Аксыргакны онытмасын дип сөенә-сөенә бирде Бибинур. Кадерләп тотсын, «Габдуллаҗан бабагызның истәлеге» дип балаларына әйтсен. Бибинур ялгыз, ул чәйнек чәен дә бик яратып әчә! Чәйнегенең борыны гына көйсезләнде, Галикәйгә әйтми дә булмас анысын... Һиндстан чәе генә яшәсен! Тик соңгы елларда чәйгә бик кинәндермиләр, халыкның да авызы бозылды, элек такта чәй кунак сые иде, хәзер салып кара такта чәйне — бала-чагасына хәтле: «Бу нинди чүп тутырдыгыз: ачы тузаны авызга керә!»—дип мыркылдый башлый.
Шулай да Зөһрәбану белән очрашмыйча ярамый. Быелдан кичектерергә ярамый татулашуны. Иң элек җаен табарга кирәк. Әйе, Сабан туе олы сәбәп. Сабан туенда элеккеге үпкәләр бәләкәйләнеп кала, кешеләр туганлаша, дуслаша, үткәннәрне кадерләп хәтергә ала, киләчәкне билгели. Ярый, Сабан туен җайлы сәбәп итеп барып та кердең, ди. Аш чүмече белән маңгаеңа кундырып чыгарса ни әйтерсең? Имчәген чыгарып каргаган Зөһрәбану бит ул!..
Булмады Зөһрәбануның бәхете! Тормышы гомергә җайлана алмады, майламаган арба тәгәрмәче төсле тигез юлда да кылдый-былдый барды. Кырык бернең көзендә байтак эстоннар эвакуация белән күченеп килгән иде. Зөһрәбануларга ирле-хатынлы эстоннарны керттеләр. Кырык икедә, шомырт чәчәк аткан гүзәл мәлдә, госпитальдән ялга дип аларның бердәнбер уллары кайтып төште. Нечкә генә, колга кебек ябык, торна сыман озын ботлы, ак мыеклы лейтенант иде. Өйләнмәгән егет... Лейтенант чигенеп туйган була, монда туп-туры һөҗүмгә күчә, өй аулак чакта хуҗа кызын кымтырыклый башлый. Ә Зөһрәбану, җүләр димә инде син аны, сырлы бәләк белән чак кына яралы кулына кундырмый егетнең...
Гомерендә бер тапкыр да Зөһрәбануны гаепләмәде Бибинур, тик шулай да бик еш әйтәсе килгән чаклары булды: «Хак яшәмисең! Телең авызыңа сыймаганга куркалар синнән кешеләр!»
Анысы да бар, хак яшәп Бибинур ни рәхәт күрде? Өч бала үстереп, үзе дә Зөһрәбануның язмыш сыңары да булып, байгыштай яшәп ятмыймы хәзер? Уйлап карасаң, чынлап торып үлчәсәң, Бибинурның үз хәле Зөһрәбануныкыннан күп яман, күп яман!
Зөһрәбануның бәхете булмады! Ир тамыры татымаган хатын-кызның бавырына ачы таш утыра, имеш. Шул таш ач талпан кебек ару күзәнәкләрне суырып, үз зәһәрен канга чыгара, ди. Канга кушылган зәһәр яхшылык кылырга һич ирек бирми, кешенең холкы үзгәрә, гел яманлык эшләргә генә тартылып тора. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл! Дөньяның төрле почмагында кеше ашаучы арысланнар, юлбарыслар очрап тора. Тоткач, тикшереп карасалар, җанварларның берсе дә сәламәт булмый. Кеше ашаучы акулалар, крокодиллар да гарип яки чирләшкә булалар. Ир тамырын үз вакытында татымау хатын-кыз өчен гариплек белән бер ул. Бавырына утырган ачы таш канга ризасызлык, явызлык чыгарып кына тора.
Чыраена карагач куркып китәрлек Зөһрәбануның: ике бите — ике лимон. Бибинур күпме мәшәкать чигеп яшәсә дә, битләре алай котсыз түгел, күзеннән зәңгәрлеге, ирененнән елмаю качмады. Очрашканда һәркемгә күтәрелеп туры карый ала. Зөһрәбану исә кеше күзенә карамый, куркак явыз көчек кебек ләң-ләң өрә дә күздән гаип була...
Бүгенгене уйласа да, кичәгене хәтерләсә дә, Бибинур күңелендә тирән бер яра бар — бер карында яшәгән сыңарың белән уртак тел таба алма инде!
Монда төп гаепле итеп Бибинур үзен саный иде. Әгәр Габдуллаҗанга ябышып чыкмаса... Зөһрәбану аны алай каһәрләмәс иде... Алай зәһәрләнмәс тә иде. Зәһәрләнмәсә дә үз ишен, мөгаен генә, табар иде. Тиңен тапса, ул кадәрле сарыга сабышып аждаһага әверелмәс иде.
Тормышта һәммәсе күзгә күренмәс җепләр белән бер-беренә бәйләнгән шул.
Бүген сишәмбе. Почта машинасы кайтырга әле байтак вакыт бар. Шулай да Бибинур бакчага төште, ераккарак, түргәрәк кереп утырды. Буа тавышы моннан да ишетелә.
Шаулый буа, арыктан су бәргәләнеп түбәнгә төшә, мең нурлы тамчы булып чәчри, күбекләнә, кайный, ярсый...
Сишәмбе уйлары да аны яшьлегенә, тагын шул истәлекле көннәргә, Габдуллаҗан янына алып киттеләр.
***
Ир — хатын-кызның таянычы. «Иделгә таянма, иргә ышанма!» дигән сүзне кәнтәй хатыннар гына татар язмышына китереп таккан. Бибинурның мең авыздан бөтенләй киресен ишеткәне бар: «Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы!» Татарның ачы тәҗрибә авазы сеңгән, тормыш кануннары беркетелгән китапларын баскыннар, милли дошманнары тузгытып, юк итә килгәннәр. Тарих аста калган, гыйльми, фәлсәфи китаплары сакланмаган диярлек, бар булган тормыш тәҗрибәсе, яшәүнең асыл кагыйдәләре, мәхәббәт-гаилә законнары, күңел эчтәлеге, иман, ачы нужа сабаклары әнә шул кып-кыска мәкальләрдә, гыйбарәләрдә сакланып калган. Йөз еллыгы да шунда, мең еллыгы да... «Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы!»— дип кистереп куйган акыллы татар! Әле ирнең усрагына да утыз улны биргәннәр, уңган ирнең бәһасе булмаган! Аның Габдуллаҗаны кебек, Хәнифәнең Идрисе кебек батырларның бәясе ни хак?!
Иң элек Хәнифә сыгылып төште.
Ул һәр көн иртән Бибинурларга килеп җитә, аның белән сыер саварга чыга, бәрәңге тәпкеләргә йөри, болынга да ияреп бара. Бибинур сава, тәпкели, утый, печән чаба, култык астына кыстырып булса да, курмы алып кайта — Хәнифә боларның берсен дә эшли белми. Бәләкәч эте «Марс»ны кочаклый да аның юеш борынын үбә-үбә көннәр буе пыскып елый.
Бармаклары нәп-нәзек аның, үтә күренмәле, сөякләре ап-ачык беленеп тора. Ботлары да нечкә, аягы да бәләкәй... Ничек сыер имчәге тартсын да, ничек тәпке тотсын? Чалгыга киселермен дип ул Бибинур чапканда да әллә каян читтән генә коты чыгып карап тора.
Эшсез ничек яшәмәк кирәк?
Эш — коткаручы ул... Хәнифә сыгылып төште дә калкынмады.
Кирәк чагында тамак төбе белән җикеренеп тә ала торган, тыңлаусыз малай-шалайны олы күзләре белән шүрләтеп торган мөдирме бу? Районнан килгән хәтәр-хәтәр кешеләр белән күкрәк киереп, сүзне бөердән генә чыгарып сөйләшкән директор хатынымы бу? Аюдай иреннән су ташыткан, төнге чүлмәген чыгарткан, идән юдырткан хатынмы бу?!.
Сүзе — ыңгырашу, адымы — чирле чебешнеке, төсе — агарынган. Юка, шәмәхә иреннәрдән кан качкан.
Этендә генә үзгәреш юк, сугышка кадәр дә теләсә кемгә ләң-ләң өрә иде, хәзер дә хак. Чыпчык күрсә дә сырт йонын уйнаткан була.
О, хатын-кызга ир тотанак!
Хәнифә Бибинурларда куна да кала. Чишенеп ташлый, имиләре тавык йомыркасының сарысы хәтле генә, арты юп-юка, алты-җиде кат юбка кигәч кенә күзгә беленә башлый, аяклары чаңгы таягы сыман туп-туры, ә тәне ефәк кебек елкылдап, ялтырап тора. Аяк тырнаклары буялган, үкчәсе ап-ак, йомры. Бөтен җиреннән тәмле ис бөркелә.
• Түзә алмам, Бибинур, мин монда. Китәрмен дә барырмын. Укытырга диләр, фән бирәләр. Идриснең дәресләрен ал диләр.
• Ал,— дип үгетли Бибинур, үзенең аз-маз тәҗрибәсеннән чыгып. — Ал, Хәнифә апа. Эш — коткаручы ул. Эшсез ничек яшәмәк кирәк? Ирләребезне бергә озаттык, бергәләп каршы да алырбыз. Сугыш мәңге бармас, ничек тә үткәреп җибәрербез. Кайта алар, кайта, Алла боерса... Әйбәт төшләр дә керә...
Бибинурга, беркатлы саф күңелле Аксыргак хатынына тәмле-татлы кавышу төшләре кергән төннәрнең берсендә, таң алдыннан башланып киткән һөҗүм вакытында N дип исемләнгән таучык итәгендә имән кискә кебек Идрис Белов егылып үлде. Габдуллаҗан аның взводында иде. Яман хәбәрне ул ирештерде. «Мина төшеп взводыбыздан өч кеше, шул җөмләдән кадерле командирыбыз Идрис абыебыз да һәлак булды»,— дип язды. Бибинур: «И Аллам, пуля дигәне белән генә ега алмаганнар икән батырны, мина дигәнен үк җибәргәннәр»,— диде.
Хәнифә укытырга да керешкән иде, иренең үлгән хәбәрен алгач, ике көн, ике төн өеннән чыкмыйча ятты да өченче көнне председательне уятып кереп таңнан ат сорады. «Китәм мин», диде. Ялынуның, үгетнең файдасызлыгын председатель бер карауда аңлады, шәһәр кызы иде Хәнифә, аны авылда бары тик Идрис кенә, аның исеме генә тота иде.
Станцага кадәр олау белән аны Бибинур озатты.
Ирсез калган хатынның чын кичерешләрен, җан газабын ул шунда беренче тапкыр үз күзләре белән күрде. «Ир кадерен белгән хатыннар гына шулай авыр кичерә ала!»— дип уйлады Бибинур. «Берүк Габдуллаҗаным сау булсын да, гомер юлын актыгына кадәр бергә узыйк»,— дип Ходайга ялварды.
Шунда шәһәр базарына алып барып маен сатты, Хәтимәгә ал яулык белән чуар сатин күлмәклек, малайларның икесенә дә куян бүрек алып кайтты. «Ә үзеңә, әнкәй?»— дип сорады Хәтимә. «Үземә? — дип сорады Бибинур. — Үземә менә сез, балакайларым!»
Кырык икенең февралендә аны ат карарга куйдылар.
Сиксән ике ат бар иде ул килгәндә. Ул — өлкән ат караучы. Аңа булышырга ике үсмерне беркеттеләр. Икесе дә елгыр гына малайлар, Түбән очтан, егет булып киләләр явызлар, кызлар күрсәләр авызлары ерыла. Салам-печәнне дә алар ташый, дәү кабык чуман белән тиресне дә елга ярына алар чыгара. Бибинур камыт-ыңгырчак өчен җаваплы, тәртәсен дә ул каера, дуңгыз тиресе иләп чөелдерекне дә ул телә. Фураж-мазар да аның өстендә.
Март урталарында атларга азык бик кыйтыланды. Бибинур куна-төнә диярлек кардада ятты, кышын үзләре түккән тиресне тырма белән тарап, салам-соламны, бөртекләп җыеп ашаттылар. Сугыш чыккан елны гына ябылган мәктәп түбәсен ишеп төшерделәр, хәйран салам чыкты.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 九年级 的下一篇文献作品
- Калдыр, Аккош, Каурыенны...