🕥 34-分钟读取

Җомга Көн, Кич Белән - 3

总字数为 4451
唯一单词总数为 2465
32.7 个单词位于 2000 个最常用单词中
46.7 个单词位于 5000 个最常用单词中
55.6 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  «Без корыган ботаклар монда калганда яшьләр ни­гә китеп бара икән?»— дип уйлады Бибинур һәм җа­вап эзләгәндәй тирә-ягына карады. Божан һаман выжлый, буа һаман шаулый, Аксыргакның чиста кү­генә сокланып каз канаты кебек ак болытлар салмак кына тирбәлеп йөзәләр. Егет белән кыз кычкырып-кычкырып көләләр, авызлары авызда, бармы Бибинур карчык дөньяда, юкмы, аларга барыбер... Яши шул әле Бибинур, яши, әнә Җиһангир гына китте дә бар­ды...
  «Ил тыныч чакта яшьләрне нигә ала бу комсыз Әҗәл?!»
  Буа тавышын ул дөньядан Җиһангир киткәнгә ге­нә ишетте!
  Оя табалмыйча бүрәнә почмакларына туктаусыз бәргәләнгән божанны Җиһангир өчен генә кызганды ул бүген!
  Күкне кыеп-кыеп, кисәкләргә бүлеп, җир кеше­ләренә бүләк итәргә ашкынган карлыгачларны ул ба­ры тик Җиһангир булмаганга гына күрде...
  Кинәт почта тәрәзәсеннән ул Галикәйнең исемен ишетте. Почта кызы, нәзек билле, тиктомалдан да иренен турсайтып, сузыбрак сөйләшә торган Миңлегөл тәрәзә төбенә көзгесен куйган да, үзе һаман шуңа карый, үзе телефон аша районга телеграммалар тап­шыра. Әллә агачлыктагы егет белән кызны көнләшеп күзләве генәме бу аның? Белмәссең...
  «Губаха... Әткәгез Галикәй бик авыр хәлдә ята. Кайтып җитегез».
  Ишетсә дә, исе китмәде Бибинурның, авыл гадәтләрен белә, тагын онытылып үз җаена уй йомгагын төйни башлады. Аның яшендә уй йомгагын сүтә башларга бик вакыт иде дә, дөньялыктагы эшләрен тәмам­лап куярга кирәк иде, барып чыкмый бит, уйлары бер-бер артлы күңелендә төйнәлә тордылар.
  Миңнегөлнең сузынкы тавышы тагын бакчага ук чыгып яңгырады.
  «Сахалин... Абыегыз Мидхәт бик авыр хәлдә ята, тизлек белән кайтып җитегез!»
  Ашыгырга боерган хәвефле телеграммаларны ваемсыз егет белән ерык авыз кыз да ишеттеләр ахрысы, алар, үбешүдән туктап, тимер кәпәчләрен кулларына тоттылар, колак салып тыңлана башладылар. Ә Миңлегөлгә нәрсә, күзе түгәрәк көзгедә, үзе һич исе китмә­гән кыяфәт белән, диктант яздыргандагы төсле итеп, ярым иҗекләп, телеграммаларын районга озата тор­ды.
  «Яз дим, яз! — дип боерды ул районга. — Тагын унҗиде телеграмма, унҗиде генә калды, дим! Иртәгә? Иртәгә күбрәк булачак. Яз. Норильск. Солнечная ура­мы. Бикбулатовларга. Бабагыз бик авыр хәлдә. Ашы­гыч кайтып җитегез».
  Тимер кәпәчләр агач арасыннан тиз-тиз генә чыктылар да Миңнегөл алдында яткан телеграммаларга ябырылдылар. Керфеге дә тибрәнмәде кызның, әллә бар егет белән кыз, әллә юк, укуы уку!
  «Күктүбә. Төркмәнстан. Юк, Таҗикстан түгел. Сәгыйтовларга. Әниегез хәл эчендә ята. Кайтыгыз. Авыру фактын врач Мифтиев раслый. Мифтиев имза­сын Миңлегөл Галиева дөресли».
  Донбасс, Кузбасс, Чиләбе, Караганда...
  Чирләр, үлемнәр турында хәбәр иткән ашыгыч телеграммалар...
  Егет белән кыз тәрәзәдән дә, болдырда бөкшәеп утырган әбидән дә, бер-береннән дә ерагаялар. Ни­һаять, кыз телгә килде:
  Әби, чумамы әллә сездә? Эпидемия, пандемия? Халык шулай чебен урынына кырыламы?
  Миңлегөл болардан үч алган төсле, тагын да ваемсыз, тагын да җансыз суык тавыш белән матәм телеграммаларын тапшыра тора...
  Бибинур карчык яшьләрнең шардай ачылган күзләрен күреп чыдый алмыйча көлә башлады.
  — Юк, юк, чума да юк, чир дә... Сабан туе безнең авылда!
  — Сабан туе? — Яшьләрнең күзе тәмам акайды.
  — Әйе. Авылдашларның Сабан туена кайтасы ки­лә. Бик ераклардан кайталар алар.
  — Ел да кайталармы?
  — Кайтмыйча! Аксыргаклылар ич алар! Бездә ки­яүгә дә авылдашка гына чыгалар, килен итеп тә үзебезнекеләрне генә сайлыйлар.
  — Ничек бер-берсен табышалар соң алар?
  — Хикмәте дә шунда инде, Сабан туена кайткач танышалар, шунда белешәләр... Вәгъдә бирешәләр. Өйләнеп, кияүгә чыгып та куялар. Ә Сабан туе узасы көнне ел саен алыштырып торалар. Кайчан буласын көне килеп җитмичә беркем белми. Менә ич, быел да атна калгач кына белдерделәр. Райуннан хәбәр килде. Ә авылдашлар бик еракларга таралышкан... Безне бит шул бер Сабан туе гына берләштереп тора да инде. Туган-тумача, агай-эне шунда гына очраша, кавыша ала... Билгеләмиләр бит шуның көнен ныгытып, июньнең өченче якшәмбесе, яки инде Татарстан бәйрә­мендә дип көнен гомерлеккә ныгытып кына куясы да бит... Баш тинтерәмәс иде! Ә болай, күрәсезме, тыгызга килә. Ата-анаң үлем якасында димәсәң, кем сине Губахадан вакытында җибәрә дә, билетын каян ала­сың?! Губаха әнә кайда да Сахалин кайда? Җир читен­дә диләр... Әле, шөкер, самолеты оча. Врач бирә инде, язуын да бирә, чирлиләр дип пичәт тә суга. Сукмый карасын! Аксыргакта аның көне бетә шундук... Көнен җайга сала алмыйлар Сабан туеның!..
  
  Бибинур, күтәрелеп карагач, яшьләрнең байтактан үз янында түгеллеген абайлады, алар тагын тәрәзәгә ябырылганнар.
  — Казанны кайчан бирәсез? Сәгать үтте бит инде!
  — Булыр,— диде Миңлегөл ышаныч белән. — Үбешә торыгыз. Минут узмас, сәгать тулмас, башка­ланы бирербез.
  Ә Бибинур карчык баядан бирле үзалдына сөйләшә икән...
  Яшьләр кочаклашып агач арасына кереп югалырга да өлгермәделәр, аның янына игезәк сыңары Зөһрә­бану килеп басты.
  — Хи-хи-хи,— диде ул, көлемсерәп.
  — Бер дә хи-хи түгел.
  — Тиле кызылга кызыгыр, ди. Тапкан инде яулы­гын, хи-хи.
  — Тапканы үземә.
  Зөһрәбану моның белән генә туктамады.
  Телеграмма сугарга төшкәнсеңдер әле? — дип үчекләште.
  — Төшсәм ни? — диде Бибинур, исе китмичә генә.
  — Әтә-тә,— дип куанды Зөһрәбану.— Әллә берәрсе синең янга кайтыр дип беләсеңме? Куеныңда җыланнар асрадың да кайтырлар дип өметләнәсеңме? Сабан туена чакырып ятасыңмы? Кайтмыйлар, бел!
  Таныш сүзләрне кабатлады Зөһрәбану, Әсмабикә белән Галикәй әйткән сүзләрне әйтте, тик зәһәр итеп әйтте, күгелҗем каймаланган күзләреннән үле ут бөркелде.
  — Өметләнәм дә, чакырам да,— диде Бибинур, би­решмәскә теләп.
  — Үләм, һай, адәм көлкесе.
  — Көл әйдә, көл. Аз көлмәдең.
  — Мин көләм, көлдем дә. Ә син гомерең буе җыладың.
  Башкалар рәнҗеткәндә үзен яклый ала Бибинур, телгә-тешкә алай ук үткен булмаса да, бөтенләй җебеп акканнардан да түгел, шушы Зөһрәбану белән очрашканда гына югалып кала, теле көрмәкләнә, зиһене томалана, әйтер сүзләре дә онытыла. Сүзләр урынына мәгънәсез хәрефләр теземе генә чыга баш­лый. Ике игезәк, курач кына ике карчык, чукышырга торган тук әтәчләр сыман, берсе каршысында икенчесе көдрәяләр...
  Ашыгыч телеграммаларын куеп торып, чыраена уй йөгергән Миңлегөл дәшми генә аларны күзәтә...
  Куелыктан ике тимер кәпәч тырпаеп бу якка ка­рый...
  Ә буа шаулый, һаман шаулый!
  Аның тырышып-тырышып шаулавын бер Бибинур гына ишетә кебек.
  Игезәкләрнең яшь, матур чактагы рәсемнәрен газеталарда бастырып чыгаралар, куаналар. Карт игезәкләр турында берәү дә язмый. Картлыкта кешенең характеры төсенә чыга, чырае үзенең чын мәгънәсен ала. Зөһрәбану белән Бибинурны бер ата, бер ана балалары, бер карында ятканнар дип әйтеп кара менә! Бик җентекләп караганда гына аларда охшашлык чаткылары табарга мөмкин. Балачак охшашлыгы юылган, төрле тормыш юлы үткәнгә, алар хәзер ят кешеләр сыман — ятлар төсле карашып торалар, ятлар төсле әрепләшәләр...
  Ниһаять, Казанны тоташтырдылар, әфлисун кәпәч­ләр чат-чот чабып почтага кереп китте, Миңлегөл дә, телеграммаларын тапшырып бетереп, тәрәзәне япты, ике карчык, ике игезәк, икесе ике якка карап, бер болдырда утырып калдылар.
  
  5
  
  Бүген дүшәмбе генәме?! Сабан туена кадәр әле күпме сулар агасы бар да ничаклы уйлар уйлыйсы бар.
  Дүшәмбе...
  Әле Аксыргак авылына өстән генә карап торган зәңгәр тауларда Сабан туе табыннарында бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, тутырмалар булып утырасы симез-симез печкән бүлтерекләр чабып йөри... Сабан туе мун­чаларын җылытасы сөяк-сөяк каен утыннары иренеп кенә кояшта кибеп ята... Оннар иләнгән, чүпрәләр әзер... Аракы, шампан шешәләрен кар базларына төшереп тутырганнар. Шәраблар суыткычларда...
  Ә буа шаулый! «Төнлә килеп тыңлап торасы иде аның шавын,— дип уйлады Бибинур. — Төнлә аерма­чык ишетеләдер!»
  Ул Зөһрәбанудан читтәрәк булыр өчен бая яшьләр тәмләп үбешеп торган урынга, чаукалыкка керде. Арырак, яшь чыршылар тирәсендә, ике-өч бәләкәй кыз бер урынны өй иткәннәр дә чүпрәк курчакларын таратып ташлаганнар. «Нигә ияләнде әле бу бала-чага почта тирәсенә? — дип уйлады Бибинур һәм соравына төгәл җавапны бик тиз дә тапты: —Әбиләре монда, шуңа уралалар булыр».
  Һәйкәл янындагы артлы эскәмиядә татарча яулык бәйләгән өч-дүрт әби утыра... Элегрәк бездә, татар­ларда, сынга табыну гадәте юк иде, хәзер бар. Ватан сугышыннан соң ул дөньяви әйбәт гадәт безгә дә керде. Зиратларны ныграк карый башладылар, зи­ратларда озак гомергә исәпләнгән чардуганнар, мәрмәр ташлар ешайды, авыл арасы юл тирәләренә агач утырталар, чокыр-чакырларны күмәргә тырышалар, зиратлар матур, тыныч! Йолдызлар ай белән ара­лашып тып-тын гына утыралар, һәйбәт гадәтләр!.. Югыйсәм, котсыз, шыксыз, ярлы Оренбург Каргалысының зиратын хәтерлим... Нөркәйнең иске зира­ты аша үтеп йөрүчеләрнең аяк астында аунап яткан ак ташлар бүгенгедәй күз алдымда!.. Нигә еракка барасы: кая китте минем изге Сөләйман бабам белән йомшак күзле Зөләйха әбиемнең каберләре?.. Үзем белгән, үзем күргән, үзем сөйгән гали затлар иде бит алар, икесе дә йөзгә җитеп үлделәр... Каберләре кайда? (Гафу ит, укучым, Бибинур әбигә ияреп, мин дә әллә кай уйларга кереп киткәнмен!)
  Бүген дүшәмбе. Сабан туена төгәл бер атна бар. Рәчәйнең бөтен почмакларына, авылның иң сөенечле бәйрәменә чакырып, матәм телеграммалары инде киткән, кемнәрдер ашыгыч юлда, Бибинур гына беркемне дә көтми, ул гомуми бәйрәм, кайтканнарның уртак шатлыгы белән, авыл сөенече белән юанып яшәячәк.
  Шуңа күрә бәйрәмендә дә ул, бүгенгедән бигрәк, үткәннәре турында уйлый... Чын дөресен генә әйткәндә, үткән гомерендә дә бәйрәмнәрне аз күрде Бибинур, бик аз; тик аз күрдем дип авыз ачып зарланмады, шөкерана кылырлык, сөенерлек сәбәпләр тапты, көр күңел белән яшәде...
  Бер гаиләдә биш кыз! Ата белән ана тилмереп ма­лай көткәндә семьяга тагын кызлар — игезәкләр өс­тәлде.... Бурасында җиде тычкан кимерерлек тә азыгы булмаган, нечкә усак бүрәнәләрдән салынган унбер ниргәле, дүрт тәрәзәле йортта тезелешеп җиде кыз үсә. Урамнан гармун уйнап уза башласалар, кызлар тәрәзә өчен пыр тузып шаярышалар... Җиде кыз — җиде бәла! Аларга җиде әйбәт кияү кирәк!
  Бу турыда төпчек-игезәкләр уйлый белми әле, ба­лачакның бөек бәхете — гамьсезлек. Зөһрәбану бе­лән алар бик тату яшәделәр, бергә уйнадылар, башны башка куеп, җәйләрен чоланда агач сандык өстендә бергә йокладылар. Тора-бара апалары кияүгә чыга башладылар, җизниләр килде, бүләкләр килде, кода­лар булды. Кодалар арасында хәлле генә кешеләр дә бар иде: Нөркәйнең тегермәнче Хатип улына Сабира китте, Урта авылның күкәйче Нурмый төпчегенә Ма­һирә чыкты. Хатип та, Нурмый да асылда төп Ак­сыргак кешеләре иде. Җиде кызлы йортның да тор­мышы аз-маз җиңеләя башлаганда, йортка кайгы да ишелеп килде. Өченче кыз Маһитап урак өстендә бума чире белән авырды да бәрәңге алган мәлдә дөнья куйды. Уртанчылар Кафия белән Рәхиләне зимагурлар Ситдыйк белән Камил кунакка кайткан җирдән дөнья читенә алып киттеләр. Кафия дә озакламый, бәбәй тапканда, вафат булды...
  Дүрт тәрәзәнең дүрт пәрдәсе анага калды...
  Кызлары матур иде Гыйльфанның! Аерата төпчек кызлар — игезәкләр сылу булып үсте. Берсенә икен­чесе тамчы су кебек охшамасалар да, уртак яклары да күп иде Зөһрәбану белән Бибинурның. Бибинур әтисе төсле зәп-зәңгәр күзле булса, Зөһрәбану әнкәсе ягына тартып чәчрәп торган кара күзле дә, чаярак та, кыюрак та иде. «Ай-һай, Гыйльфан абзый, күз тимә­сен, Зөһрәбануың пешкән алма булып килә, тегесе кайтыш түгел, мәгәр бусы чая — унҗидесе дә тулмас моның: я урлап китәрләр, я ябышып чыгар!»— дияләр иде күршеләре. Кызларының үз вакытында ару җир­ләргә китә баруына сөенеп, дага кебек кенә калдырып китәргән сөннәтле сакалын сыпырып, Гыйльфан күр­шеләр куанычына бик теләп кушыла иде:
   Ходайга мең шөкерләр инде... Шулай анысы, кем, һәр баланың бәхете үзе белән икән! Ходай бәхет-тәүфыйктан аермасын. Төпчекләремә дә язганы булыр, Ходайның ирке киң!
  Үзләренә булдымы бәхетләре, әллә төпчекләрнең бәхетен апалары ияртеп киттеме, унҗидене дә тутыр­дылар сылу Бибинур белән гүзәл Зөһрәбану, унсигезгә дә, егермегә дә җиттеләр, кызлы йорт капкасына берәү дә ат бәйләмәде, яучы абыстайлар да Гыйльфан йор­тын читләтеп уза башладылар, авыл өчен бик хәтәр хәл иде бу. Ата-ана хафалана ук башладылар, Сабан туйларына читтән кайткан яшьләр күзен кызык­тырырлык итеп төпчекләрне чук итеп киендерделәр, аякларыннан ялтыравыклы галуш төшмәде, иңнәрендә француз ак яулык булды; авырлык белән исәпләшеп тормадылар, егетле кунакларны бәлеш салып, мунча ягып ашка алдылар; нәзер әйтеп, корбан бәйрәме саен тояклы мал суйдылар, хәер-сәдакаларны кызганма­дылар. Кышын хәерчеләрне мунчаларында кундыр­дылар, чиләге белән бәрәңге пешереп илттеләр. Игезәк­ләрне көзлектә күрше авылларга утырмага җибәреп кайтардылар, кешеләр аркылы ару егетле өйләргә сүз салдырып карадылар — әмма, ни гаҗәптер, Бибинурга да, Зөһрәбануга да кияү чыкмады. Әллә аларның игезәк булуын сәер иттеләр инде, әллә Маһитапның авызыннан ак күбек килеп су юлында җан бирүе яшьләрне чиркандырды, буйга артык калку булмасалар да, төскә-биткә күркәм, исемнәре-чабы чыкмаган Гыйльфан агайның төпчекләре егерме бердә дә ата йортында иделәр. Егерме бердәге кыз — ул заманда карт кыз, сазаган кыз, утырган кыз.
  Авылда комсомол ячейкалары төзелеп, колхозлар калкып чыгып, замана да, кешеләр дә, мөнәсәбәтләр дә тамырдан үзгәрә башлаган чак иде...
  Бибинурның моңа әллә ни исе китмәде, «язганы чыгар әле» дип көлеп кенә йөрде. Зөһрәбану исә «утырып калуын» бик авыр кичерде. Бибинурны ваемсызлыкта гаепләп, алар беренче мәртәбә шул вакытта чәкәләшә-ызгыша башладылар.
  Аксыргакта да колхоз төзелде, колхоз ныгыды, бер заман, районда беренче буларак, алар балалар бакчасы ачтылар, кемнән киткән исем булгандыр, аны «плащадка» дип атап йөртә башладылар. Малайларга һәммәсенә бертөсле путяжкалы кыска чалбар, төймәсез кайтарма якалы күлмәк тегеп кигерттеләр. Кызлар да бер иш билсез, чуар күлмәкләр киделәр, «плащадка»ны Соловкига куылган Мәсгутҗан ихатасына урнаштырдылар. Аш өе дә, таш эчле тирән кар базы да, балалар уйнарлык агач бакчасы да бар иде тырыш крестьян Мәсгутҗанның!
  Колхозның беренче рәисе Сабирҗан солдат, күпереп-торган аксыл мыеклы, гел гәләфи чалбар гына киеп йөри торган сыңар күзле шат күңелле кеше, беркөнне кәнсәләргә Бибинурны чакырып кертте.
  — Кызым,— диде ул Бибинурның аркасыннан сө­еп. — Уку-язуың бар, бу хәзер адәм өчен бик күркәм сыйфат. Булганлыгың бар, беләбез, тот та кер син шул «плащадка» балаларын карарга. Мәктәп директоры­ның хатыны Хәнифә апаң мөдир булыр, син аш-су пешерерсең, кер юарсың, идән-сайгагын карарсың, упшым әйткәндә, эше булыр, һәйбәт кенә эш хакы да куярбыз, үкенмәссең. Упшым шул, тырыш ике кулы­ңа бер эш булыр, йә, ризамы?
  — Ә Зөһрәбану? — диде Бибинур, куанганын белдермәскә тырышып.
  — Зөһрәбану дисеңме? — Сабирҗан солдатның йо­мык күз кабагы сикереп куйды.
  — Без гел бергә-бергә үстек. Эшкә дә бергә йөрдек.
  — Беренчедән, «плащадка»да урын бер генә,— ди­де махра урап Сабирҗан. — Икенчедән, упшым әйт­кәндә, сыңарың бик холыксыз бит синең.
  «Бик» димәде, ничектер, сузып, җирәнеп «бэ-эк!» диде... Бибинур уңайсызланды:
  — Ул әйбәт,— дип Зөһрәбануны яклады.
  — Әйбәтен әйбәттер, йоклаганда, дим, илла мәгәр сиңа аннан аерылырга кирәк.
  — Нишләп? — диде кыз, тәмам гарьләнеп.
  — Кем аркасында кияүгә чыкмаганыңны белә­сеңме соң син? Сукыр! Зөһрәбануны Зәһәрбану дип йөртәләр авылда. Саңгырау! Даны Рәчәй буйлап тарал­ган! Безнең халыкта пычак телле хатыннарны өнәми­ләр, татарга аңа хатын юаш булсын. Болай да тормыш изә аны, үз өендә дә хуҗа булып түш киереп утыра алмаса, татарга нинди тормыш?! Упшым, син бу туры­да сөйләшмә, әйттерерсең әллә ни!..
  Бибинурның Зөһрәбану хакында моңарчы кире уйлаганы юк иде, өйгә кайткач, аның кыланыш­ларына башка күз белән карап йөргәч, ул Сабирҗан солдат бәясе белән килешә язды: төртмә иде Зөһрә­бануның теле, сәлам биргәннәрнең дә йөзенә кара сүз әйтә, кырку иде холкы, дөньяга нигәдер ачуланып туган иде бу чибәр кыз бала...
  «Плащадка»га мөдир итеп билгеләнгән юка, арык, чыпчык җилендә дә коймага ябышып йөри торган җип-җиңел Хәнифә апа итәге җиргә тиярлек юбкалар кия, мишәрчә каты итеп сөйләшә һәм авыл халкы­ның исен китәреп нечкә зәңгәр бауга тагып «Марс» исемле бәләкәй этен ияртеп йөри иде. Болонка токы­мыннан иде «Марс»...
  Хәнифәнең ире, мәктәп директоры Игнат Белов асылда керәшен булып, Хәнифә аны матурайтып, Иван Грозныйның хатасын төзәтеп, «Идрис» дип матурайтып әйтә иде. Ике метрга якын буйлы, калын киң җилкәле, җиде потлы Идрис Белов мәктәптә тәртипне бик каты куйса да, Хәнифә янында җебеп, югалып кала торган ир иде. Аларның сөйләшүләрен мәзәк иткән Бибинур пырх-пырх көлеп рәхәтләнә торган иде. Бигрәк сәер сөйләшәләр иде алар, бер дә авылча түгел! «Матурым, син бүген төшке ашка кай­тырсыңмы икән?»— дип сорый Хәнифә. «Тыры­шырмын»,— ди бер калын сүз белән генә Игнат-Идрис. «Чишмәдән су алып мен, кәбәм. Вакытың булса идәнне дә юып чыгар, йөрәк маем... Онны да иләп куйчы, хуҗам...»
  Суын алып менә, идәнен юа, онын или җиде потлы Идрис. Көче-егәре бар, мәктәпнең «Кәҗә» атлы биясе язгы бозда таеп егылып, иркәләнеп юлда ятканда, Идрис килеп чыга да койрыгыннан тотып бияне берүзе торгыза...
  Хәнифә кул астында Бибинур «плащадка»да эшли башлады.
  Тәртип бик гади һәм көн саен диярлек бертөрле иде: мөдир балаларга китап укый, алтын читле күзле­генең пыяласын ялтыратып бик куркыныч әкиятләр сөйли, балалар сүзенә караганда аның мишәр шивә­сеннән егыла-егыла көләләр. Аннан аш. Аштан соң балаларны болынга алып чыгалар, чәчәк җыялар, кү­бәләк куалар. Аннан кайткач, тагын уку. Тагын ялты­рый алтын читле күзлек пыялалары...
  Бибинур колхоз келәтеннән азык-төлек алып кай­та, сучы Гарәпшә белән талаша, бәрәңге әрчи, аш пешерә, табак-савытны, балаларның керен дә юа. Идән юу, бәдрәф тазарту, балаларның чисталыгын күзәтү дә аның өстендә. Тора-бара, Идрис абыйсын жәлләп, аларның керләрен дә уа, юа, үтүкли башлады. Иртә­дән кичкә кадәр Хәнифә апасының бакчаны шаула­тып «Бибинур, Бибинур!» дип кычкырганы яңгырап тора. Вакыты калса, Бибинур балалар янына әкият тыңларга да керә, «Ак бүре», «Гөлнәзек» әкиятләрен аерата яратып кат-кат тыңлый, утыра торгач оныты­лып китә, аш өе ягыннан көйгән ис килә башлагач кына: «Ай, Аллам!» дип сикереп тора һәм җан-фәр­манга казан янына чаба...
  «Плащадка»да эшли башлавын әти-әниләре бик яраттылар. «Эше барның ашы бар»,— диде намаз артыннан әткәсе; «тамагы тук, ашавы шунда уза»,— дип куанды әнкәсе. «Кызның бәхете бар икән!»— ди­деләр күршеләр. Зөһрәбану гына Бибинурның күркәм эшкә урнашуын яратмады, Хәнифәдән өйрәнеп кайт­кан сүзләрен өйдә сөйләвенә җене чыкты. Сыңарының йорт эшенә, аш-суга остаруын күреп, көнләшүеннән шартлар дәрәҗәгә җитте.
  Сыңар күз Сабирҗан солдатның (ерак булса да, кардәшләре ул аларның!) сүзе рас килә инде әллә, «плащадка»да чәчүгә төшәр алдыннан эшли башлаган иде, Сабан туе кичендә Бибинурларга өч йорт аркылы гына яшәп яткан аксыл юка чәчле, тоз күзле, бик киң чыгынкы маңгайлы Мирзаһит аны кичке уеннан озата кайтты. Капкадан ерак та түгел әткәсе хәстәрләгән эскәмиядә алар Сабан туе таңын каршыладылар. Аксыргак халкы өчен бик зур мәгънәгә ия иде бу каршылау!
  Зөһрәбануның тавышы зәһәр икәнлеккә Бибинур тагын бер кат шушы таңда ышанды... Икесен дә сискәндереп урам як тәрәзәсе ачылды, таң әтәчләренең бәйрәм тавышын каплап, яшелле-мөшелле сүзләр яңгырады... Башта Бибинур тавышны танымады, таныгач хәйран калды.
   • Керә беләсеңме син, юкмы? Ыштансыз балаларыңны иртәгә мин барып ашатырмынмы әллә?!
  Сабан туе көнне Бибинурның ял иткәнен Зөһрә­бану бик яхшы белә ләбаса, нигә шулай явызланырга инде?! Мирзаһит читкәрәк китеп утырды һәм:
   • Ай-Һай, апаң! — дип куйды.
   • Безнең кайсыбыз ападыр әле, белүче юк,— дип йомшартты Бибинур.
   • Мондый кызың булса! — дип өстәде Мирзаһит. Бу сүзе белән ул Бибинурны гаҗәпләндерде. Артык акыллы сүз иде бу өч өй аркылы гына яшәп яткан юаш егет өчен! Димәк, ул үз сүзен түгел, ишеткәнен сөйли. Сабирҗан солдат сүзен куалый! Димәк, авылда мондый бәя таралып та, ныгып та өлгергән икән.
  Мирзаһит яңадан килмәс инде дип хафаланды Бибинур, ялгышты, егет бер генә түгел, күп тапкырлар килде. Көзге кырпак төшеп, юллар утыргач, авыл агайлары, мыек бөтереп, тегермәнгә, көзге шаулы ярминкәләргә, җыеннарга юл тоткач, Аксыргакта аулак өйләр, каз өмәләре уза башлады. Аулак өйләр­нең берсендә «Авыллы» уйнаганда Мирзаһит Биби­нурны караңгы өйалдына чакырып чыгарды, бит очыннан чут итеп үпте, бер кулы белән түшен кап­шарга тырышып, калай савытта кершән, кәгазь савыт­та пудра бүләк итте. Җавап итеп Бибинур, байтак элек чигелсә дә, «М. Ш.» хәрефләре бүген иртән генә өс­тәлгән кулъяулыгы бирде.
  Арада четерекле бер нәрсә калды: Мирзаһит Бибнурдан ике яшькә кече иде. Башта кыенсыныбрак йөрсә дә, «Булса соң?— дип уйлады кыз. — Ике яшь зур аермамы әллә?!» Егет уңган, телгә беткән җилбәзәк түгел, моңарчы кызлар кулы тотканы юк, ипле; Биби­нур да тормыш җаен белә, рәхәт кенә, тату гына яшәп китсәләр, яшь аермасын кем хәтерләп торыр?
  Сөя идеме ул Мирзаһитны? Монысына ул кистереп кенә җавап бирә алмас иде. Егет тә анысын сорап тор­мады, Бибинурның өйалдында кулга тиеп китә язган кайнар алмасы Мирзаһитның төшләренә кереп йөдәтә иде.
  Сүз әйтеп, вәгъдәләр биреп араны ныгытмасалар да, егет белән кыз быелның көзен җиткерә алмыйча зар булдылар! Ай-Һай көттереп килгән көз дә булыр икән, агай...
  Кыр эшләре тәмамланып килә диярлек, хәзер Мирзаһитның тел төбендә өйләнү, туй ясау булса, Бибинурның да күңелендә шул уй иде. Авылда «кияү- кәләш» дигән исемнәре чыкты, ата-аналарга ишетелде, барысы да үз җае белән якынлашып, өлгереп килә иде.
  Гыйльфан агай өендә «туй» дигән сүз яңгырауга, Зөһрәбану, ашап утырган җиреннән кашыгын атып бәреп, чоланга чыгып китте һәм, бала чагыннан якын күргән агач сандык өстенә капланып, кичкә кадәр үкседе... «Нигә мин шулай бәхетсез? Минем кай җи­рем аннан ким?»— дип газаплады ул үз-үзен.
  Бибинур белән аралары көннән-көн кискенләште.
  «Тизрәк җитсен иде шул көн! Ярабби!»— дип ялва­ра иде Бибинур туганы белән сүзгә килгән мизгелләрдә.
  Мәктәптә укулар башланды, бу чынлап та көз җитте дигән хәбәр иде.
  Сөенде Бибинур! Киткән кошларның һәммәсенә хәерле юл теләде...
  «Плащадка»га йөргән олырак балалар, киндер букчаларына каләм-дәфтәр тыгып, беренче класска киттеләр.
  Мәктәп биналарын аксыргаклылар куылган кулакларның йортларын сүтеп, күчереп салганнар иде. Бу эшне совет рәисе Габдуллаҗан Абдуллин дигән авылның иң актив кешесе башлап йөргән иде.
  Гражданнар сугышыннан ук комсомолга кереп кайткан, соңыннан партиягә кереп, ячейка секретаре булып байтак вакытлар торган бу кеше берсеннән- берсе вак өч баласы, олы авызлы, ямьсез генә хатыны Гайшә белән уртача гына тереклек итеп ята иде. Шул көннәрдә Аксыргак авылын гына түгел, бөтен тирә-якны тетрәткән канлы вакыйга булып алды.
  Көзге явымлы, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы кич иңә. Гайшә, иренең иске шинелен, бүреген киеп, комган тотып, ишегалдына чыга. Лапас авызына ба­рып җитүе була, кемдер аның арт чүмеченә тимер кендек белән китереп суга... Хатын аһылдап кычкы­рып җибәрүгә, оручылардан берсе: «Ул түгел! Ул тү­гел!»— дип акырып куя...
  Габдуллаҗан балта күтәреп атылып чыкканда, Гай­шә җан биргән була инде...
  Аны олылап җирләделәр... Ячейкадан кызыл әләм алып чыгып таягына кара тасма бәйләделәр, җеназасында башта речьләр сөйләделәр; явыз, мәкерле дошманга аяусыз булырга өндәделәр, иң актыктан гына, халыкның күпчелеге таралгач кабер өстенә мулла бабайны дәшеп китерделәр...
  Төпчекләре Нәҗипне моңарчы «плащадка»га Гай­шә алып килә иде. Югары очтан алырга да ул төшеп йөри иде. Гайшәне җирләгәннең икенче көнендә ба­ланы бакчага Габдуллаҗан үзе озата төште. Бәрәңге әрчеп утырган җиреннән аны күреп, Бибинур вакыт­сыз тол калган ир каршысына чыкты.
  — Менә, китердем,— диде ир сабыр гына.
  — Олылары ничек, Габдуллаҗан абый?
  — Өйдә инде. Җылашып калдылар. Алары аң­лый...
  — Аларын да алып төшәрләр, Габдуллаҗан абый.
   • Олыларын ничек тә карармын инде, төпчеген нишләтергә? Бер башын калдырып чыксаң, кызганыч. Бакча барында әйбәт иде дә, тиздән «плащадка»ны ябабыз бит. Карарын алдан ук чыгарып куйдык.
   • Мужыт тиз генә япмаслар әле, ә?
   • Ябабыз, Бибинур.
  Бәләкәй улын күкрәгенә кысып-кысып сөйгән Бибинурдан бик озак күзен алалмыйча торды Габдуллаҗан, бакча капкасы төбенә җиткәч тә каерылып карады, аларның күз карашлары очраштылар...
  Бибинур ул көнне кичен Зәкиләрдә аулак өйдә Мирзаһит белән күрешергә тиеш иде, бармады. Егет ике-өч тапкыр аларның өй турыннан узып китте, өченчесендә гармунчы Гарифны да иярткән иде. Бибинурлар өй турына җиткәч, Мирзаһит, дустының иңенә кулын салып, бер генә җыр җырлады:
  
  Бүген төнлә төшләремдә:
  Карасу, кара урман.
  Шул карасу, кара урман
  Без аерылышырга булган.
  Нигә алай дип җырлады Мирзаһит, үзе дә аңла­мады...
  Ә Бибинурның күз алдыннан бөгәрләнеп, кайракланып беткән утыртма якалы сатин күлмәк кигән, ябык, бер тәүлектә бетәшеп каткан Габдуллаҗан китмәде; мәет чыккан өйдә тәгәрәшеп калган өч сабый турында кайта-кайта уйлады ул...
  Мирзаһитның җырлап узганын Зөһрәбану да ишетте.
  Әй, аулакка барам дигән идең түгелме син? — дип кычкырды.
  Бибинур аңа җавап кайтарып тормады.
  Икенче көнне таң белән ул Габдуллаҗаннарга китте.
  Аягына олтанлы көрән итек кигән, авызына сасы махра капкан Габдуллаҗан, корымга, көлгә батып, мичкә чуен белән бәрәңге куеп маташа иде. Уянып өлгергән олы кызы белән уртанчы малае (анысы алагаем маңкалаган, ике борын тишегеннән дә катлы-катлы «кунак кызлары» карап тора) пычрак идәнгә түшләре белән ятып чирткеле уйныйлар. Нәҗип, җиңе умырылып чыккан иске тун ябынып, сәкедә йоклап ята. Сабыйның тун итәгеннән каерылып чыккан нәзек ботын күреп ул елап җибәрә язды...
  — Нәҗипне бакчага үзем алып барам, шуңа кердем,— диде ул аптырап карап торган Габдуллаҗанга. — Өйдә балалар, ә син махра төтәтәсең, Габдуллаҗан абый.
  — Утыр безнең белән, Бибинур, чәй эчәрсең.
  — Рәхмәт, Габдуллаҗан абый, хәзергә вакыт юк.
  Малайны уятып кабыл-тибел генә киендерделәр.
  Гайшә белән ару гына яшәгән кебек булсалар да, Бибинур йортның шактый каралмаган икәнен, әйбер- кара, ризыкларның тарау, кадерсез ятуын, хуҗасызлыкны һәм юбалгылыкны сизеп алды. Өйне быел юмаганнар да ахрысы, түшәмнәр каралып каткан, почмакларда ишле-ишле пәрәвезләр асылынып җилфердәп тора, мич арасында, казан тирәсендә һич курыкмыйча тараканнар йөгерешеп йөри.
  Улын киендергәндә Габдуллаҗан Бибинурның йөгерек кулларыннан күзен алмады.
  — Рәхмәт инде, Бибинур, мәшәкатьләнәсең. Кичен баланы үзем кереп алырга тырышырмын.
  — Ярый,— диде ризалашып Бибинур.
  Ишле балалы йортта үссә дә, Бибинурларда чисталык мәсьәләсе бик каты куелган иде. Өйләренә аяк киеме кермәс, өйнең түшәм-стеналарын яз саен кы­рып юып чыгарырлар иде, урын-җирләрне кагып, паласларны, түшәк-ястыкларны җилле-кояшлы көннәрдә киптереп кенә торырлар иде.
  Габдуллаҗаннардагы тәртипсезлек Бибинурга бик авыр тәэсир итте. Атнага якын шулай барды, Бибинур иртән Нәҗипне кереп ала, малайны «плащадка»дан алырга әтисе килә. Габдуллаҗан ир кеше булса да, һаман кайгысыннан айный алмый, кайсы көннәрне авызыннан тәмәке исе аралаш тәмсез ис тә килә, юл уңаенда кибеткә дә кагыла ахрысы, андый чакларда ул кыюланып Бибинур янына кухняга да керә, әре-әре тамырлы кулларын ямаулы тезенә куеп утыра да ияген калтыратып елап җибәрә:
  — Минем өчен шәһит китте бит Гайшә... Мин дип белеп үтерделәр аны... Бер гөнаһысы юк иде бичара­ның... Минем урынга кара кабергә ятты...
  — Үтерүчеләрне тапмадылармы? — дип сорый Бибинур.
  — Эзлиләр дә, әлегә нәтиҗәсез. Үзем табам мин аларны, үзем!
  — Синең дә башыңа җитәрләр, Габдуллаҗан абый. Балаларың бар, чамалап йөр.
  — Беләм мин кем үтергәнен, беләм!..
  Кич белән, соң гына Бибинур Зәкиләргә аулак өйгә барды, шунда алар Мирзаһит белән очраштылар. «Авыллы» уйнаганда Мирзаһит, гадәтенчә, кызны өйалдына, аулакка дәшеп чыгарды.
  — Нихәлләрең бар, Бибинур? — дип сорады.
  — Нихәл дип, «плащадка»ны ябалар. Менә әйберләрне барлап әзерлибез. Юасы, киптерәсе, ямаштырасы бар, һич вакыт юк.
  — Тизрәк япсыннар иде,— дип куйды Мирзаһит гади генә.
  — Нигә? — дип гаҗәпләнде Бибинур.
  — Яратмыйм мин бала-чага чыр-чуын.
  — Бәрәч,— дип ычкындырды Бибинур, исе китеп. — Нишләп?
  — Белмим. Җылыйлар алар, акыралар, яман.
  — Ә үз балаңны яратырсыңмы син, Мирзаһит? — Кыз кыюсыз гына егеткә таба тартылып алды.
  — Каян беләсең аны. Ул турыда уйлаган юк. Баласыз да яшәп булмыймыни?
  Уйлап әйттеме моны Мирзаһит, саксызрак ычкындырдымы, Бибинурның үзеннән читкәрәк тартыл­ганын сизде, кочакларга теләде, кыз якын да килмәде.
  Шушы көннәрдә Уралдан Мирзаһитның ерак дәдәсе Мирзанур кайткан иде. Мантымаган, бөтәймәгән, өшәнгән, картайган Мирзанур, чәй янында ишле гаиләсеннән зарланып, бала-чагасын сүгеп утырган иде, Мирзаһитның колагына шуның зар-моңы сеңеп калган иде бугай...
  — Кочаклатмыйсың да,— диде үпкәләп Мирза­һит.— Мин туй турында сөйләшергә дип килгән идем бүген. Яучы кайчан җибәрим?
  Кыз дәшмәде, аның кайнар сулышы Мирзаһиттан ерагайганнан-ерагайды. Ул тагын аны кочакларга теләде, Бибинур бирешмәде:
  — Куйсана, Мирзаһит,— дип, аны этеп үк җибәрде.
  — Бер үпкәннән үлмәс идең әле.
  — Кирәкми, Мирзаһит, өйгә керик. Суык монда.
  Кайтып яткач та, Бибинурның аяклары тиз генә җылына алмады, ул кайта-кайта, кат-кат егетнең һәр әйткән сүзен хәтер иләге аша үткәрде, уйлады, мыш­тым гына, мендәр почмагын тешләп, балавыз сыгып та алды.
  Егетнең сүзләре аны сагайткан да, сискәндергән дә иде.
  Иртәгә «плащадка» ябыласы дигән көнне Габдуллаҗан Нәҗипне алырга килмәде, шактый озак көтте аны Бибинур, көн дә явымлы, аяк асты да бик пычрак булганга, сабыйның үзен генә кайтарып җибәрергә дә яхшысынмады. Караңгылык куерып беткәч, кичке аш вакыты узгач, малайны күкрәгенә кысып күтәрде дә галошы белән урам сазын изеп Югары очка менеп китте. Габдуллаҗанның җиргә үк салынган иске кап­касын иңе белән этеп ачып ишегалдына керде, ишек ачык иде, өйгә үк үтте.
  Үксезлекләре йөзләренә чыккан кыз белән малай, катып үләрлек салкын өйдә иске бишмәтләренә төре­неп, катык ашыйлар иде. Өстәлне пычратып бетер­гәннәр, идәнгә ипи валчыгы чәчкәннәр. Абзарда сыер мөгри, сарыклар кычкырыша иде.
  — Әткәгез кайда?
  — Кайтмады,— диде кыз, борынын тартып.
  — Сыерыгыз сауганмы?
  — Юк.
  — Су эчерттегезме соң?
  — Юк.
  Бибинур, Нәҗипне чишендереп, «уйный тор!» диде дә, иң элек кече якны, мич арасын тикшереп чыкты. Юынтык суны малларга чыгарып утыртты, аннан- моннан кармаланып печән ыргытты, аннан көянтә- чиләк асып инешкә төшеп менде. Ташлыярның кара суына карап беравык уйланып та торды. Көзге төннең күзе юк, алай да ул ишегалдында әрле-бирле йөри башлагач, күрше хатыны әрем тел Саҗидә:
  — Бәй, безнең очка килен төшкән икән бит,— дип кычкырды.
  Карышып тормады Бибинур, бер сүз җавап кайтармады, су җылытты, мичкә ягып җибәрде, идәнне юып чыгарды, балаларның керен җыештырып, казан астыннан көл көрәп селте ясады, аларны чылатты. Чәй куеп балаларны эчертте, йокларга яткырды.
  Габдуллаҗан районнан соң гына кайтты, филтәсе чак кына калкынган тонык лампаны, сап-сары өстәл тактасына терсәген терәп боегып утырган Бибинурны күргәч, ул куркып китте.
  — Балаларга бер-бер хәл бармы әллә?
  — Юк, юк,— дип ашыгып күтәрелде кыз.— Чишен, Габдуллаҗан абый. Бәй, син манма су булгансың ич!
  — Тоташ яңгыр астында кайттык. Шуңа соңга калынды да. Ат тарта алмый, мескен. Җәяүләдек.
  Бибинур филтәне бераз гына калкытты, Габдуллаҗанга чишенергә булышты, мынгыган күн итек­ләрен мичкә терәп куеп, дымлы аякчуларын кайнар мич төбенә таратты.
  Өйнең эче генә түгел, төсе, исе дә үзгәргән иде. Өстәлдә ак тастымал белән төрелгән бәрәңге тора, чәй чынаяклары ялт иткән. Өстәлгә үк якынаерга базмады Габдуллаҗан, мич арасына кереп коры чал­бар киде, балак очларын оекбашының кунычларына бөтереп тыгып, ишек катындагы урындыкка утырды.
  — Түргә уз, Габдуллаҗан абый, син хуҗа бит.
  — Соңга калмыйсыңмы, Бибинур? Кайтырга курыкмассыңмы?
  
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。