- 阅读 八年级 的下一篇文献作品
- Каеннар Буасаң Иде
🕥 33-分钟读取
Җилкәннәр Җилдә Сынала (Кыскартып алынды) - 3
总字数为 4330
唯一单词总数为 2186
36.3 个单词位于 2000 个最常用单词中
51.4 个单词位于 5000 个最常用单词中
60.2 个单词位于 8000 个最常用单词中
Казан больницаларының берсендә дәвалану, зуррак профессорларга күренеп карау — Фәниярның күптәнге хыялы. Районда ятканда, әллә ничә мәртәбә әйтеп карады Фәнияр Талип Таһировичка. Тыңларга да теләмәде тегесе: «Бездә бөтен больницаларда да бер үк метод белән дәвалыйлар», — диде. Ә инде үзе турындагы шигырьләрне укыгач, бу турыда авыз ачып карарга да мөмкин булмады. Ләкин Фәнилрнын, өмете киселеп бетмәгән иде әле. Өмет дигәнен җиргә күмелгән орлык шикелле бит ул: уңайлы вакытны көтеп кенә ята. Кайчак орлыкны да бит инде тишелеп чыкмастыр, корып һәлак булгандыр дисен, Ә ул, бер җылы ингыр явып үттеме, катып беткән җирне нәп-нәзек борыны белән тишә дә чыга. Ә бер төртеп чыккач, кояш нурларына тотынып үсә, ныгый, шәбәя.
Фәнияр да, өч ел ятуга карамастан, терелүдән өметен өзгәне юк.
Аңа калса, бик белдекле, бик оста врач кулына гына эләгергә кирәк. Кабат операциясен дә ясар, тиешле даруларын да табар. Нәпнәзек нервларны ялгау нәрсә тора? Заманасы нинди бит, заманасы!
Өметләнмәслекмени? Космоска очалар, тавыш тизлегеннән зур тизлекле самолётлар уйлап табалар, элек еллар буе бораулап та төшеп җитә алмаган девон катламнарына ун көндә труба сузалар. Гектарыннан тартып-сузып сигез-тугыз центнер арыш алган басулардан егермешәрутызар центнер уңыш каералар. Кичә әкият итеп сөйләнелгән нәрсәләр бүген уйланып табыла. Шундый заманда ничек инде өметеңне өзәсең?
Ә көннәрдән бер көнне Фәниярга телеграмма китереп тоттырдылар. Анда, шушы араларда Фәниярны Казан больницасына алып китәр өчен самолёт җибәрәчәкләрен әйтеп, әзер булып торырга кушылган иде. Фәнияр бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмәде.
Ничек инде бер кеше өчен самолёт тикле самолёт җибәрсеннәр?!
Әзерләнергә кушылгач, берни эшләр хәлең юк, ышанмасаң да, юл капчыгыңны төйнәп куярга туры килә. Гөлсәйдә аналарга гына хас өлгерлек белән юлга җыена башлады. Чемоданга әллә никадәр әйберләр тутырганны күргәч, Фәнияр аңа:
— Мин бит, әнкәй, кунакка җыенмыйм, больниска барам, нигә шулхәтле тутырасың? — диде. — Күчтәнәчләп бармасам да, кире бормаслар.
— Син генә түгел, мин дә барам, — диде ана.
— Син анда кайда тормакчы буласың? Әллә үзеңне бик көтеп торалардыр дип беләсеңме?
***
Казанда Фәниярлар палатасының врачы яшь кенә кыз иде. Үзе, бик яшь булуга карамастан, өлкәннәрнең ихтирамын казанып өлгергән: һәркем аңа, олылап, Галина Измайловна дип кенә дәшә. Авыруларның караңгы чырайлары Галина Измайловна килеп керсә яктырып китә. Ләкин нәкъ менә шушы яшьлеге өчен Фәниярга ошамады ул. «Яңа гына институт бетереп килгән кыз нәрсә белә инде?» — дип уйлады Фәнияр. Өлкәнрәк яшьтәге, тәҗрибә туплаганрак кешегә эләкмәвенә ачыргаланды. Шактый вакыт врач белән Фәнияр арасында салкын мөнәсәбәт сакланды.
Галина Измайловна төскә-биткә татар кешесенә бик охшаган.
Чем-кара күзләр, түгәрәк йөз һәм түбәгә өелгән кара толымнар — барысы да татарныкы. Фәнияр аның турында, институт бетергәч, исемен алыштырган, мөгаен, Галина да, Измайловна да түгел, берәр Галия Исмәгыйлевнадыр, дип уйлап ятты. Ә беркөнне ул, Галина Измайловнаның сорауларына татарча җавап биреп, врачны аптыратып бетерде, Галина Измайловна чыгып киткәч, палатадагы авырулар моның өчен бик шәпләп кыздырып алдылар. Биш-алты шигырь язып бастырдым дигәч тә, үзеңне генийга саныйсың, кеше белән сөйләшергә иренәсең, диделәр. Рәтле врач төс түгел сиңа, шул район больницагыздагы Талип Таһирычларыгыз бик яраган инде, дип битәрләделәр.
Шуннан соң гына Фәниярның кикриге шиңде. Ул үзенең кыланышлары өчен Галина Измайловнадан гафу үтенде. Гафу үтенмәскә дә тарткалашкан иде, авырулар, гафу үтенмәсәң, синең белән беребез дә сөйләшмәячәкбез, диделәр. Фәнияр мәҗбүр булды.
Галина Измайловна Фәниярдан бөтенесен төпченде. Үз авыруы турында кешеләргә сөйләп туеп беткән иде инде. Чөнки яңа больницага күчсәң дә, палатага башка бер авыру кертсәләр дә, һәммәсенә бер үк әйберләрне кабатларга кирәк. Ләкин Галина Измайловна белән сөйләшү, ничектер, җиңел булып чыкты. Ул Фәниярга тиешсез сораулар биреп аптыратып бетермәде: әкренләп-әкренләп, җайлап сөйләтте.
Фәниярның шигырьләре белән кызыксынды.
— Татарча белсәм, шигырьләрегезне укыр идем, — диде. — Ә шулай да укып карагыз әле, татарча шигырь ничегрәк яңгырый икән?
— Сезгә мине тыңлау бик күңелсез булыр, — диде Фәнияр. — Мин матур итеп укый да белмим.
Фәнияр үзенең берничә шигырен укып күрсәтте. Бу шигырьләр яз һәм мәхәббәт турында иделәр. Шигырьләрне сүзен-сүзгә тәрҗемә итеп, соңыннан Галина Измайловнага төшендерделәр. Фәнияр үзе генә сүз таба алмый торса, палатадагы башка авырулар ярдәмгә килделәр.
Галина Измайловнага бу шигырьләр бик ошады.
— Боларны русчага тәрҗемә иттерергә иде, — диде ул. — Сәләтем булса, үзем үк тотыныр идем. Ә беләсезме, минем бер танышым бар, филология факультетында укый, кача-поса, үзе дә язгалый бугай.
Берничә шигыреңне аңа бирсәк тәрҗемә итмәсме икән? Ул татарча да ярыйсы гына сукалый.
— И Галина Измайловна, — диде Фәнияр, оялып, — кая әле мина тәрҗемә турында уйлау. Татарчасын язып бастыра алсам, бик шөкер инде.
Шулай дигәч, врач аны кабат кыстамады. Менә шушы сөйләшүдән соң Галина Измайловна Фәниярга якынайды да китте. Ул аңа үзенең бөтен тормышын, кичерешләрен, борчуларын сөйләде. Ә беркөнне Фәнияр:
— Галина Измайловна, сез ничек исәплисез: минем хәлдәге кешегә нинди дә булса алга китеш турында уйларга өмет бармы? — дип сорады.
— Сез үзегезнең авыру тарихыгызны беләсездер дип уйлыйм, — диде врач.
— Укырга туры килде. Ул нәрсә безнең кулга бирелмәсә дә, җаен табасың инде, — диде Фәнияр.
— ӘИе, — диде Галина Измайловна, үз-үзенә әйткәндәй, — сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшсәк, икебез өчен дә файдалы булыр. Госпитальдән җибәрелгән авыру тарихында, дүртенче-бишенче муен умырткаларының кушылган урынында арка мие өзелгән, диелә. Хәзер мин сезгә карыйм да бу диагнозның дөреслегенә шикләнеп куям. Ул урында арка мие өзелеп чыкса, кулларда хәрәкәт башланмас иде.
— Димәк, бөтенесе дә югалмаган әле? — диде Фәнияр, кабаланып.
— Ашыкмагыз, — диде врач, — мин сезне юк-бар нәрсәләр белән юатырга теләмим. Бу әле — минем үземнең уем гына. Ә мин, — үзегез күреп торасыз, яңа эшли башлаган тәҗрибәсез кеше. Зуррак, тәҗрибәлерәк белгечләр белән киңәшеп карау кирәк булыр. Безнең больницаның профессоры Рәшит Шамилович — мондый авыруларны бик нечкәләп тикшергән кеше. Ләкин әле ул үзе авырып ята. Аның өенә барып булса да консилиум җыйганда, ачык фикергә килеп булыр иде.
Мин бу мәсьәләне үзем генә хәл итә алмыйм, баш врач һәм башкалар белән киңәшербез. Ә хәзергә мин сезгә менә нәрсә әйтергә телим: мөмкин кадәр физик күнегүләр эшләргә, хәрәкәтләнергә кирәк.
— Өзелгән нервларга хәрәкәтләнү генә нәрсә бирә соң? — диде Фәнияр, төшенкеләнеп.
— Хәрәкәттән туктау — мондый авыруларга иң куркынычы, — диде врач. — Күңелеңнән бертуктаусыз йөрергә омтылырга, безнеңчә әйтсәк, баш миеннән импульслар җибәреп торырга кирәк. Менә шул вакытта исән калган бер нерв күзәнәге ике күзәнәк башкарган кадәр эш эшли ала. Кулга гер күтәреп, маңгайдан тир тамызуны гына физик эшкә санамагыз, менә шушы импульсларның сезгә ныграк ярдәме тиюе мөмкин.
***
Республика газеталарында рәсеме белән шигырьләре чыккач, Казаннан эшче яшьләр мәктәбендә укый торган Илсөя исемле бер кыздан хат килеп төште Фәниярга. Илсөя шигырьләр бик ярата икән.
Фәниярның шигырьләреннән өзекләр китереп, менә бу җире ошады, менә бу җире ошамады дип, ачыктан-ачык язган. Ә «Хыянәт» дип аталган бер шигырен бөтенләй пыран-заран китереп ташлаган. Кызлар мәхәббәткә бервакытта да хыянәт итмиләр. Бу шигырең белән син кызларны кимсетәсең, дигән. Фәнияр үзенең шигырьләрен мактап язучыларга җавап бирми, аңарга мөмкинлеге дә юк иде. Әмма Илсөя хатын җавапсыз калдыра алмады, чөнки кыз аның бик авырткан җиренә тигән иде.
Шулай итеп, Илсөя белән Фәнияр арасында кызып-кызып язган хатлар йөри башлады. Ә Фәниярның Казанга китерелүен ишеткәч, кыз күңелендә ниндидер ашкыну туды: барып күрергә, күзенә карап бәхәсләшергә!
Башта шулай батырайса да, барырга дип билгеләнгән көне җиткәч өркеп калды ул һәм иптәшкә рус теле укытучысы Марина Викторовнаны кыстый башлады. Марина Викторовна белән Илсөя бер урамда яшәгәнлектән, мәктәптән еш кына бергә кайталар. Төннәрен шулай бергә йөрү аркасындамы, әллә башка сәбәптәнме — укытучы белән укучы арасында ныклы дуслык башланган иде. Илсөянең Марина Викторовнага Фәнияр турында да сөйләгәне бар иде. Шунлыктан Марина
Викторовна Илсөянең тәкъдименә бик рәхәтләнеп риза булды.
Палатага алар икесенә бер халат бөркәнеп керделәр. Илсөя кечкенә гәүдәле, нәзек кенә кыз икән. Ә Марина Викторовна бик таза, төз һәм озын буйлы, бер-бер беләге Илсөянең биле юанлыгында.
— Халатлар биреп торучы няня икебезне берьюлы кертмәскә маташа, — диде Марина Викторовна. — Халат берәү генә, ди. Ә мин әйтәм, берәү булгач, бик җиткән инде, бу чебеш минем кесәмә дә сыя, дим.
Шуннан соң уздырып җибәрде тагын.
Марина Викторовна күп сүзле, шат күңелле кеше күренә. Шаярып сөйләшергә ярата. Илсөя, киресенчә, оялып утыра. Үзе турында сүз чыккан саен, бите алланып китә.
— Бу — минем иң яхшы укучым, — диде Марина Викторовна. — Газета-җурналларда чыккан шигырьләрегезне җыеп бара.
— Җитәр инде, Марина Викторовна, — диде Илсөя һәм, кыенсынып, түбән иелде. Аның чәчләре, яулык астыннан чыгып, битенә төштеләр. Алар сүс төслеләр. Фәниярның әнисе элек киндер суга торган иде. Сүсне кабага бәйләр, тәрәш тарагы белән яхшылап тарар. Тараганнан соң, сүс йомшап, кабарып китәр. Фәнияр шул сүсләр арасына бармакларын тыгып уйнарга, әнкәсенең әйбәтләп тараган сүсләрен чуалтырга ярата иде. Әле дә, әнкәсенең сүсләрен чуалткан кебек, кызның чәчләре белән уйныйсы килеп китте. Әгәр кыз шулвакыт күтәрелеп карамаган булса, бәлки, ул Илсөянең башыннан сыйпап та алган булыр иде. Ләкин кыз башын кутәрде. Фәниярга карады. Фәнияр, сихерләнгән кебек, аның күзләренә текәлде. Бу күзләр аңа таныш төсле тоелдылар. Илсөянең күзләре яшел, соргылт сызыклар белән чуарланган. Ул сызыклар, көзгегә төшеп таралган нурлар шикелле, күз карасыннан читкә сибелгәннәр. Кайда күргәне бар иде сон Фәниярның бу күзләрне?
Ул берничек тә исенә төшерә алмады. Ә Марина Викторовна туктаусыз сөйләнә. Фикер тупларга ирек бирми. Фәниярдан ул:
— Карагыз әле, сез ничә класс тәмамладыгыз? — дип сорады.
— Сигезне генә, — диде Фәнияр, бик уңайсызланып. Белеме турында сорашсалар, Фәнияр әйтергә кыенсына. Сигез класс белемең белән шигырьләр язып маташасың, диярләр кебек тоела.
— Укуыгызны дәвам итәргә исәбегез юкмы соң? — диде Марина
Викторовна.
— Кал инде хәзер мина уку!— диде Фәнияр. — Үзең больницада ят, өч-дүрт куплетлы шигырьне язганчы да тирләп чык, ничек укымак кирәк? Аннары мин теләгәнгә карап кына барып чыга торган әш түгел бит ул. Үзегез күрәсез ич: мәктәпкә бара алмыйм.
— Теләк булганда, мәктәпкә бармыйча да укырга мөмкин, — диде
Марина Викторовна. — Сез бара алмасагыз, укытучылар үзләре килерләр.
— Белмим шул, — диде Фәнияр, — кем генә, больницага йөреп, дәрес бирергә ашкынып торыр икән?
— Менә мин рус телләрен укытырмын, — диде Марина Викторовна. — Онытылганнарны искә төшерергә Илсөя ярдәм итәр. Шулай бит,
Илсөя?
Илсөя сүзсез калды. Ул Фәниярны болай уктыр дип күз алдына китерми иде. Дөрес, газетага аның хәле авыр дип язылган, ләкин газеталарда кайвакыт арттырып җибәргәлиләр. Фәниярны 24—25 яшьлек егет диярлек түгел. Гәүдәсе үсмер малайларныкы кебек кенә, өстенә ябылган одеялы сулыш алганда бер күтәрелеп, бер төшеп тормаса, тәүдәсе бөтенләй юк дип уйларсың. Ябык кулларын баш астына салган. Нәкъ Тукайның уләр алдыннан больницада төшкән рәсемендәгечә.
Төсләрендә дә ниндидер охшашлык бар сыман. Бары тик күзләрдә боеклык юк, чырай якты. Фәниярның йөзе, сөйләшкәндә, шундый тиз үзгәрә, гүя ул бер учак: я кинәт дөрләп куя, я су сипкәндәй сүнеп китә.
Илсөя шигырьләр турында сөйләшергә, бәхәсләттергә дип килгән иде, егетне күргәч, уйлары җил куып тараткан төтендәй таралды.
Әллә Фәниярны кызганудан, әллә шундый хәлдә дә елмаерлык, юк, елмаерлык кына түгел, башкаларны елмайтырлык, моңайтырлык шигырьләр яза алган егетнең язмышын артык якын кабул итүдән, кыз әллә ничек тетрәп китте. Ярый әле, Марина Викторовна белән килгән, юкса бөтенләй югалып калыр иде. Ә Марина Викторовна — дөньяны күргән кеше, һичбер очракта аптырап кала торганнардан түгел. Аның сизгер карашы Илсөя күңелендәге үзгәрешләрне тиз тотып алды һәм, кызны бу хәлдән коткару өчен: «Безнең Илсөя ул — молодец кыз, — дип сөйләнде. — Дәресләрен калдырмый, укуы әйбәт».
Марина Викторовнаның бу сүзләре кызны тагын да ныграк кызартты гына. Ул, кечкенә сумкасыннан кулъяулык чыгарып, бераз җилләнеп алды. Алар белән саубуллашкан чакта, Фәнияр: «Уку миңа бик кирәк тә бит, белмим шул, ничек булыр, укытучылар килер микән соң?» — диде.
— Син анысы өчен кайгырма, — диде Марина Викторовна, — анысы безнең эш.
***
Фәнияр Казан больницасында ярты ел ята инде. Сәламәтлегендә әллә ни үзгәреш булмаса да, бирегә килү зыян итмәде. Күп кенә язучылар белән танышты. Ә иң әһәмиятлесе: шушы ярты ел эчендә тугызынчы класс программасын тулаем үзләштерде. Укытучылар: «Хәзер иркенләп ял ит, ә киләсе елда без тагын килербез. Урта мәктәпне тәмамларсың», — дигәннәр иде, ләкин Фәнияр вакытны әрәм үткәрергә теләмәде.
— Көч җитсә, унынчыны да быел бетермәкче идем мин, — диде ул.
— Авырга килер бит, — диделәр укытучылар.
— Бернәрсә дә җиңел генә бирелми инде, һәр көн саен минем янга килеп йөрү сезгә дә җиңел түгелдер, — диде Фәнияр.
Үзенә ун-унбиш көнлек каникул ясап алганнан соң, Фәнияр тагын укырга кереште. Аңарга шул ук укытучылар дәрес бирделәр. Берсе дә авырсынмады. Барыннан да бигрәк, Марина Викторовна якын итте.
Палатага килеп керүгә, башта шаяртып ала:
— Җитәр инде, ялкауланып күп яттың, аягыңа басарга вакыт.
Озаграк күрешми торырга туры килсә, Фәниярның маңгаеннан үбеп исәнләшә. «Мине укучыларым басып каршы алалар, син кайчан басып каршылыйсың инде?» — дип көрсенеп куя.
Марина Викторовна һәрвакыт диярлек үзе белән диафильмнар алып килә. Больницада врачлар юграк чакка туры килсә, палата саен кереп, урыннарыннан тора алмаган авыруларга шул диафильмнарны күрсәтеп йөри. Аңарга тыңлаучы гына булсын: сөйләргә вакытын кызганмый.
Илсөя дә больницага еш килеп йөри хәзер. Үзе дә унынчы класста укыганлыктан, күп вакыт дәресләрен Фәнияр белән бергә әзерлиләр.
Ул булганда, Фәниярга рәхәт. Ничектер, егет күңеленә тиз кереп урнашты Илсөя. Була бит шулай: хәтта гомереңдә бер тапкыр күрмәгән кешене дә хыялыңда тудырасың. Төсен-битен, холкын-фигылен, сөйләмен-көлүен күз алдына китерәсең. Хыял тарафыннан тудырылган бу кешенең кайчан да булса очраячагына ышана башлыйсың. Сиңа очраган, бигрәк тә авыр чакта дуслык кулы сузган кешеләрдән хыялың тудырган кешенең билгеләрен эзлисең.
Ә Илсөянең күңеле сизгер. Егетнең үзен көтеп алганлыгын аңлый, ярдәм итәргә, ничек тә бер яхшылык эшләргә тели. Ул беркөнне,
Фәниярларның врачы Галина Измайловна янына кереп:
— Миңа Фәнияр турында сөйләгез әле, — диде. — Аңарга нинди ярдәм кирәк?
— Сезнең килеп йөрүегез аның өчен зур ярдәм инде, — диде Галина Измайловна. — Ул, бирегә килгәндә, ничектер, кешеләргә ышанмыйчарак карый иде. Баштарак мин аның белән рәтләп сөйләшә дә алмадым. Ә хәзер бөтенләй башка, шундый хирыслык белән укып ята.
Киләчәккә өмете уянган. Менә шуны сүндермәскә кирәк безгә.
— Аңарга кан җибәреп булмыймы? — дип сорады Илсөя. — Мин үземнең канымны бирер идем. Бәлки, файдасы тияр...
Ачынып-ачынып кеше язмышы турында кайгыртып йөрүче бу кызга җылылык һәм ярату белән карады врач. Фәниярга ярдәмгә килергә теләүчеләр көннән-көн арта, димәк, аның сәләтенә, көченә ышаналар. Кан җибәреп кенә аякка бастырып булса, врач үз канын да җәлләмәс иде. Шулай да Илсөя күңелен төшерәсе килмәде аның.
— Аңарга язучылар курортка путёвка юллап йөри бугай. Бәлки, файдасы тияр әле, — диде.
Илсөя, әле кайчан барасы курортны көтеп торырга теләмичә:
— Хәзер бит космоска кеше очыралар, йөрәкләрне күчереп утырталар, нервларны да күчереп булмыймы соң? — диде. — Мин бер газетада ул турыда укыган идем. Ниндидер бер профессор этләргә тимер нерв куйган, ди. Бәлки, хәзер кешеләргә дә куя башлаганнардыр. Тимерне куймасалар, мин үземнекен дә бирер идем.
— Әйе, фән бер урында тормый, берзаман кешеләргә дә тимер нервлар куя башларлар. Ничә гасырлар буе атомны бүленми торган кисәкчә дип санаганнар, ә безнен гасыр кешесе аның әченә үтеп керде бит, — диде Галина Измайловна, кызны юатырга теләгәндәй.
Әмма Илсөянең егеткә үзеннән нәрсә булса да бирәсе килә. Кеше томере гасырлар белән исәпләнми, һәр көн кадерле. Тизрәк Фәниярны аякка бастырырга иде. Моны ничек эшләргә? Шул сорауга җавап бирсен иде врач.
— Бәлки, аны Мәскәү, Ленинград кебек зур шәһәрләргә алып барып күрсәтергә кирәктер?
— Бик теләгән чагында, Мәскәүгә алып барырга мөмкин, әлбәттә.
Тик...
Илсол аның тел төбен яхшы анлады. Артык сорашып маташу файдасыз иде. Күңелсезләнеп, врач яныннан чыгып китте. Фәниярга ул Галина Измайловна белән сөйләшүен әйтеп тормады. Палатага һәрвакыттагыча ачык чырай белән керде. Фәнияр бүген бик озак эзләнуләрдән соң ачыш ясаган кешедәй шатланган.
— Янымарак утыр әле, Илсөя, — диде ул, түземсезләнеп. — Ə хәзер кулыңны бир, язмышыңны укып карыйм.
Илсөя кыяр-кыймас кына аңа кулын бирде. Егет кулдагы сызыкларга караган булып сөйләп китте:
— Исемең Илсөя инде, анысын кулыңа язылмаса да беләм. Эшең бик югарыда икән, шуңа күрә егетләргә бераз өстәнрәк карарга өйрәнгәнсең...
— Мин чынлап сөйли дип торам тагын, — диде Илсөя.
— Шаярып сөйләмим, мин сине күптәннән беләм икән, Илсөя.
Кайда күргәнем бар икән бу кызны дип, әллә ничә көн баш ваттым.
Тәки искә төште бит. Мин сине армиягә киткәнче күргәнмен. — Һәм
Фәнияр Татвоенкомат ишегалдыннан ничек итеп кранга утырып чыкканын сөйләде. Илсөя дә ул вакыйганы онытмаган икән, чөнки шул шуклыгы өчен беренче мәртәбә эшендә шелтә алган. Беренче шелтә, беренче мәхәббәт шикелле, тиз генә истән чыкмый. Кранына бер төркем кеше утыртып койма аша чыгарганын хәтерләсә дә, Фәниярны таный алмады Илсөя. Ә бит еш кына исенә алгалый иде ул егетне.
Илсөянең шул вакытта очраткан кыз икәнен белгәч, ни өчендер,
Фәнияр бик шатланды. Кыз аңа тагын да якынаебрак китте. Больницага Илсөя килмәгән көннәрне ничек үткәрергә белмәде. Егет йөрәгендә мәхәббәт кабынып килә иде.
Мәхәббәт үтеп керә алмаган киртәләр юк. Төрмәләрнең тимер ишекләре дә, больницаларның таш стеналары да, юлларны бүлеп торган биек кыялар да, ургып-ургып аккан елгалар да комачаулый алмыйлар аңа. Кешеләр, диңгезләр кичеп, карурманнар гизеп, бер-берләрен табышалар.
Мәхәббәт бер яклы гына икән, сүндерергә дә мөмкин әле. Бер йөрәк ут, икенчесе салкын су булганда, ялкын бар дөньяны чолгап ала алмый. Ләкин Илсөянең дә күңеле тыныч түгел. Мендәргә башын төртүгә йоклап китә иде, хәзер сәгать икеләргә кадәр урыны өстендә әйләнә. Күзләрдән — йокы, күңелдән тынычлык качты. Йокласан, төшкә керә, күзләрне йомсаң, күз алдына килә, эштән туктасаң, уйларны биләп ала Фәнияр. Нәрсәгә шулай акын соң ул? Чибәр-чибәр егетләр артыннан өерләре белән йөргәндә дә, сөйләшеп тормыйча кереп китә иде бит Илсөя. Ә Фәнияр...
Аның дулкынланып торган кара чәчләрен сыйпыйсы, хәрәкәтчән коңгырт күзләренә туйганчы карыйсы килә. Ул күзләр, Илсөя килеп керү белән, шулкадәр җанланалар, ялкынланалар, әйтерсең әйбәтләп эшкәртелгән алмаз бөртегенә төрле яктан яктылык юнәлдерәләр. Илсөя, гадәттә, кичләрен килә Фәнияр янына. Шуңа күрә, шаярып, Фәнияр беркөн болай диде:
— Минем хәзер ике кояшым бар, Илсөя. Берсе аның иртәнге алтыларда тәрәзәдән төшә, икенчесе кичке алтыларда ишектән керә.
— Ишектән кергән кояшны күргәнем юк әле минем, — диде Илсөя. — Хәзер кичке алты бит инде, кая сон ул кояшың?
— Менә ич, кырыемда утыра, — диде егет, Илсөянең кулларын үзенең бите буйлап йөртеп.
Фәниярның сузләреннән Илсөя кызарды. Битендәге илкын чәчләренә кабар төсле тоелды.
— Алай әйтмә, Фәнияр, — диде ул. — Мин нинди кояш булыйм?
Төзелештә әшләүче бер кранчы кисәге генә бит мин. Әле дә инде иптәш кызлар үртәп туймыйлар, сиңа шагыйрь ошап китте, больницадан кайтып та кермисең, диләр. Җитмәсә химия китабына шигырь язып җибәргәнсең. Аны үземә чаклы иптәш кызларым күреп алганнар.
«Химия китабы дигән идек, әдәбият икән бу, әнә шигырьләр язылган», — диләр. Ачып карасам исләрем китте.
Әйе, Фәнияр ул шигырьне яхшы хәтерли:
Чокырлы ияккәем,
Сөйкемле сөяккәем.
Сине бер көн күрми торсам
Өзелә үзәккәем, —
диелгән иде анда.
Нишлисең бит, яхшымы, яманмы — Фәнияр — шагыйрь кисәге. Күңелендәген дә шигырьләр белән аңлатырга тырыша. Тазамы син, авырумы — яшьлек үзенекен итә. Үбешү тәмен татып карамаган иреннәр назга сусаган. Кызлар кулы сарылмаган иңнәр шул кулларның йомшаклыгын тоярга тели. Татлы мәхәббәт сүзләре ишетмәгән колаклар шул сихри сүзләрне ишетергә ашыга.
***
Тагын яз җитте. Кояш нурлары өй түбәләрендә асылынып торучы боз-алкаларда уйныйлар. Чыпчыклар, песнәкләр дәртләнебрәк сайрый.
Салкын кышларын исән-сау уздырып җибәрә алуларына куаналардыр, күрәсең. Күктә — зәңгәрлек, палаталарда яктылык күбәйде. Фәниярга моңсу да, күңелле дә иде бу яз. Моңсу, чөнки урамнарны, якты кояшны тәрәзә аша гына күзәтергә мәҗбүр. Күңелле, чөнки йөрәген мәхәббәт ашкындыра. Шигырьләр дә җиңелрәк туалар. Кар астында күмелеп калган яшел уҗымны яз җилләре килеп ачкан кебек, яз хәтердә күмелеп ятучы истәлекләрне өскә калкытып чыгара. Тагын бер язны күрә алуыңа куанасың.
Фәнияр хәзер, бөтен көчен куеп, имтиханнарга әзерләнеп ята.
Урта мәктәпне тәмамларга җыена. Ләкин күңеле моңарга ышанып җитми. Сынауларын бирә алмыйча хур булыр төсле тоела. Әйе, Фәниярга сынатырга ярамый. Ел буена шәһәрнең бер башыннан икенче башына аңа дәрес бирергә килеп йөргән укытучыларның йөзләрен кызартмас өчен генә дә, яхшы әзерләнергә тиеш ул. Имтиханын тапшыра алмаса, дәресләренә әзерләнгәндә комачауламаска тырышып, бик авыртынган чакларда да ыңгырашуларын тыеп яткан палатадаш дусларының йөзенә ничек карар? Аның тынычлыгын саклап, аяк очларына гына басып йөрүче сестралар, няняларның күзләренә ничек күренер?..
Галина Измайловна, Фәниярның артык тырышуын күреп:
— Сез үзегезнең сәламәтлегегез турында да уйлагыз, — дип кисәтте. — Соңгы вакытларда бик ябыгып киттегез.
Фәнияр врачның сүзләрен шаяруга борды:
— Безнең әни әйтә, тәндәге ит кунак кына, ди. Аннары, тазарып китсәм, нянялар ничек күтәрер? Шунысы да бар бит.
— Берсенең генә көче җитмәсә, икәүләп күтәрерләр, эшчеләр җитәрлек бездә, — диде Галина Измайловна. — Мин сезгә менә нәрсә әйтергә телим: авыру кешеләрне экзаменнардан азат итәргә мөмкин. Без больницадан мәктәбегезгә справка җибәрербез. Аттестатны экзаменсыз гына бирерләр.
— Мин авыру түгел ич, — диде Фәнияр. — Башым эшли, йөрәгем әйбәт тибә, нервларым тыныч. Әш аякларда гына. Алары өчен дә кайгырган юк: бер яктан караганда, аларның булмавы шәбрәк тә. Чөнки укытучылар үзләре килә, аяклар Иорсә, үземә барырга туры килер иде әле.
Фәниярның күңеле күтәренке чакта җитди сөйләшеп булмаслыгын белгәнгә, врач кул селтәп чыгып китте. Справкага каршы киләсен дә белде ул. Чөнки Фәнияр үзенә ташлама ясаганнарын яратмый. Башка укучыларга нинди таләпләр куелса, аңарга да шундый ук таләпләр куелсын. Юкса чын-чынлап үпкәли, алай гына да түгел, хәтта кимсенә.
«Больницадан справка алып, мәктәпкә җибәр, имтиханнардан азат итәрбезә, — дип, Марина Викторовна да әйткән иде анарга.
— Мин болай да көне буе бер эшсез бит, мине түгел, эшлап тә, укып та йөрүчеләрне азат итәргә кирәк, — дип җавап бирде Фәнияр.
— Ничек эшсез булсын? — диде Марина Викторовна. — Шигырьләр язуны эшкә санамыйсызмыни?
Кешеләрнең үгет-нәсыйхәтләренә бирелмичә әзерләнүендә булды
Фәнияр.
***
Фәниярның курорттан китәр көннәре дә якынлашып килә. Ләкин кая барырга? Казанда торыр урыны юк. Ел буе ятып, тәмам туйдырган больницаны исенә төшерсә дә калтырана башлый. Авылга китсә, бөтенесе юкка чыга. Ә бит аның хыяллары зур: югары мәктәп тәмамлап, кешеләр алдында кызармаслык әсәрләр иҗат итү. Авылда институтлар да, язучылар да юк.
Ул, Казан больницасына килү белән, шәһәрдән үзенә берәр бүлмә бирүләрен сорап, гариза язган иде. Аннан соң бер ел вакыт үтте.
Ә бүлмә һаман булырга охшамый. Нишләргә? Кемнән киңәш сорарга?
Илдус Гаделшинны да туйдырып бетергәндер инде. Алар үзләре дә бер бүлмәдә дүртәү яшиләр. Гомер буе шәһәрдә торган кешеләр дә шундый кысан фатирларда яшәгәч, авылдан килгән исемсез-эшсез малайга кем квартира тоттырсын?
Күп уйлый торгач: «Кая кайтыйм?» — дип, Язучылар союзына телеграмма суктырды. Аңа бер-ике айдан квартира вәгъдә итүләрен, шуңынчы больницада ятарга туры киләчәген әйтеп җавап бирделәр.
Бүлмә дигән нәрсәнең чынлап булачагына ышанып җитмәсә дә, тагын больницага кайтты ул. Хәзер аны дәваламадылар.
Фәнияр Илсөягә хәбәр җибәрде. Ә кыз килгәч:
— Илсөя, миңа китаплар кирәк. Университетка әзерләнә башларга иде исәп, — диде. — Шушы бер ай эчендә әзерләнмәсәм, бер елым юкка чыгачак.
— Сиңа ял итәргә иде, — диде Илсөя.
Кыз Фәниярны курорттан терелеп кайтыр дип көткән иде, өмете акланмады. Тормыш кайчакта рәхимсез шул: эш сорап куллары кычыткан, яңа юллар ярыр өчен йөрәге атлыгып торган кешеләрне шәфкатһсез рәвештә ега да ташлый. Ә эшкә кулларын тыгарга чирканып, җинел кәсеп эзлаучелар сәламәт йөриләр. Яшеннәр сукса, агачларнын, биеген суга шул. Һәр җил искән саен бөгелеп, яшенле яңгырлар вакытында зур агачлар ышыгына яшеренгән сыек үсентеләргә берни тими.
Ә Фәнияр, авыруына үч иткәндәй, һаман бернигә карамыйча, алдына куйган максатына баруын дәвам итә. Тормышка теше-тырнагы белән ябышкан. Кешеләр ярдәменнән башка әйләнеп тә ята алмаган килеш, университетта уку турында хыяллана. Булдыра алырмы? Хәлсезләнеп, түземе җитмичә кире бөкләмәсме?
Университетка керү имтиханнарын больницада тапшырырга туры килер дип ята иде Фәнияр. Көтмәгәндә Илдус Гаделшин аңа шатлыклы хәбәр китерде.
— Давай, Фәнияр туган, миңа паспортыңны бир, ышаныч кәгазе яз, бүлмәңә ордер алырга барам, — диде ул.
Фәнияр шатлыгыннан сикереп торырдай булды. Ләкин иртәрәк сөенгән икән. Үзенең паспорты юклыгы исенә төште.
—Ә минем паспорт юк, Илдус абый. Армиягә киткәндә, военкоматта алып калганнар иде.
— Паспортыңны тапшырганда, берәр справка биргәннәрдер бит?
— Биргәннәр иде. Югалмаган булса, авылдадыр.
— Алайса хәзер үк авылга телеграмма сугарга кирәк. Бөтен документларыңны җыеп, әниең килсен. Квартирада син ялгызың гына яши алмыйсың бит инде.
Шул ук көнне, хәлне аңлатып, авылга телеграмма җибәрделәр.
«Улым кайда, урыным шунда» дип өйрәнгән Гөлсәйдә ике көннән килеп тә җитте. Ләкин көтелгән документлар гына булмады. Справка каядыр юкка чыккан. Гомер буе авылда көн күргән Гөлсәйдәнең шулай үк бернинди документы юк иде. Улы белән икесенә, Фәниярның метрикасыннан башка, һичнинди язу-фәлән тапмадылар. Илдус, ни булса булыр дип, Фәниярдан ышаныч кәгазе яздырып алып, больницада раслатты да, үз паспортын тотып, шәһәр башкарма комитетына китте. Анда артык төпченмәделәр тагын, ордерны биреп җибәрделәр.
Кулына ордер һәм квартира ачкычы бирелгәч, Фәниярның бер генә көн дә больницада ятасы килмәде.
— Әйдә, алып кайтыгыз мине, — диде ул әнисенә.
— Анда берни дә юк бит әле, балам, — диде Гөлсәйдә.
— Миңа бернәрсә дә кирәкми, бер карават, бер мендәр булса җитә.
— Кухнясына газ кермәгән, ванна куелмаган. Анда кайтып нишләмәкче буласың? — диде Илсөя дә, ананы яклап. — Юасы, җыештырасы бар.
— Яңа йортның нәрсәсен юасың, нәрсәсен җыештырасың анын? — диде Фәнияр.
Тагын берничә көн түзәргә Фәниярны күндерделәр. Илсөя үзенең ике иптәш кызы белән яңа квартираны җыештырырга килде. Алар, төзелештә эшләп, һәммәсен өйрәнеп беткәннәр. Гөлсәйдәнең кулына чүпрәк тә тоттырмадылар. Кырдылар. Юдылар. Агарттылар.
ПТуннан соң Фәниярны алып каиттылар. Больницаның кысан палаталарында ятарга күнеккәнлектән, унсигез квадрат метрлы бүлмә
Фәниярга искиткеч зур булып тоелды.
— Ниһаять, әнкәй, безнең дә үз куышыбыз булды.
— Яңа йортта яна бәхетләр насыйп булсын, балам. Теге вакыт, өйне сипләп, яңартып бетергәч кенә, армиягә китәргә туры килде. Яңа өйдә яшәп карый алмадың. Инде бусында озак яшәргә язсын.
Фәнияр өйнең кеше тормышында никадәр әһәмиятле урын тотканын больницадан больницага кагыла-сугыла йөри башлагач кына белде.
Өй ул — дөньяның син үзеңчә корган почмагы. Кемнәрдер үз почмагын кыйммәтле җиһазлар, йомшак келәмнәр белән уратып ала.
Андыйларга өй — кергән кешеләрне кыйммәтле әйберләре, ялтыравык бизәкләре белән шаккатыру өчен, икенче берәүләргә ул тормыш шау-шуларыннан арган башын ял иттерер, иртәгәсе көнгә яңадан көч җыеп уяныр өчен кирәк. Әйе, туар өчен дә, үләр өчен дә кирәк ул йорт. Еракта йөргәндә сагыныр яки, теләсә кайчан кайтып керергә өең барлыгын уйлап, күңелеңә ышаныч туплар өчен. Тикмәгә генә борынгылар, кеше үз гомерендә бер агач утыртырга һәм бер йорт салырга тиеш, димәгәннәр, күрәсең. Агач та, йорт та — кешенең тормышка береккән тамырлары. Бу тамырлар кешенең үзеннән соң яңа үсентеләр үсеп чыгар өчен дә кирәк.
Фәнияр кечкенәдән үк китапларга бик кызыга иде, ләкин ул чагында китап җыярга мөмкинчелек булмады. Яңа фатирга күчеп, кулына беренче пенсиясе керү белән, китап шкафы алдырды: «Чокыры булгач, суы җыелыр», — диде ул, шаярып. Аңа килеп йөрүче кызлар да бераз китап бүләк иткәннәр иде, үзе дә, җай чыккан саен, китаплар алдырта башлады, һәр яңа китапны ул башта кулында әйләндерепәйләндереп карарга ярата. Укырга тотынганчы, әле читкәрәк, әле үз янынарак куйдырып, рәхәтләнеп күзәтә, гүя булачак бәйрәм шатлыгын озаккарак сузарга тели. Шушындый китаплары белән күпме кешеләрне сөендерә-ашкындыра алучылар нинди бәхетлеләрдер! Китаплар — кешелекнең хәтере. Язучылар кайвакыт бөек полководецлар эшли алмаганны эшли. Тарихта бит шундый легенда бар. Имеш, афиналылар, спартанлылардан көлеп, полководец урынына Тиртей дигән аксак шагыйрьне җибәргәннәр. Тиртей төне буе спартанлыларта Туган ил, аны саклау иң зур бурыч икәнлеге турында шигырьләр укыган. Аның шигырьләре белән рухланган сугышчылар икенче көнне үзләреннән күп өстен дошманны тар-мар иткәннәр.
Менә университетка имтиханнар тотар вакыт та җитте. Фәнияр шундый аур уку йортына керә алырмын дип уйламаган иде. Тырышкан тапкан, ташка кадак каккан, диләр бит. Әзерләнде, тырышты егет. Ә кабул итү имтиханнарын алырга аның өенә килделәр. Барысы да әйбәт барды. Тик чит телдән генә бераз сынатты ул.
Университетта уку Фәниярга ялгызлыктан котылу өчен дә әйбәт чара булды. Курсташ студентлар аның янына килделәр, үзләре язып барган лекцияләрне калдырдылар, китапханәләрдән кирәкле китаплар ташыдылар. Тормыш кызыкланып китте. Кеше өчен зур җәза — ялгыз калу белән эшсезлек бит. Дуслары Фәниярга ялгыз калырга да, эшсез ятарга да ирек бирмәделәр. Таләп иттеләр, ялкаулана башласа тиргәп ташладылар.
***
Тормыш бераз эзгә төште. Күңел басылды. Иркенләп язарга, укырга мөмкинлек туды. Больницадагы кебек, кырыеңда ыңгырашып ятучылар юк. Теләгән вакытта торасың, теләгәндә ятасың. Башыңа берәр матур уй килсә — язып куясың. Ут яндырганга, кәгазь-каләм кыштырдаганга сыкрап-сыктап ятучылар юк. Карарга әнисе бар...
Аналарның бөтен мәхәббәте, бөтен җылысы ярдәмгә мохтаҗ балаларга тиючән — Фәнияр да бу хакта белә. Язмыш ныграк кыерсыткан саен, әнкәсенең якынлыгын күбрәк тоя ул. Ананы дөньяда һични алыштыра алмый. Ул — кешелекне тотып торучы алтын багана.
Әмма яшьлек ярсуыннан тау чишмәседәй ургып торучы йөрәккә ана назы гына аз, ана кайгыртуы гына җитми.
Кешеләргә сөйләмәсәң, сөенечләр дә төссезләнә. Ә Фәниярның тормышында шатлыкка караганда кайгы күбрәк... Фәнияр янына килеп йөрүчеләргә шат күңелле, шаян сүзле булып күренә. Ләкин бит кешеләр аның ялгыз калган вакытын, төннәрен, йоклый алмыйча, башын мендәр асларына тыгуын күрмиләр. Берәр вакыт моның чиге булачагын белсә, көннәрне уздыруы җиңелрәк булыр иде. Шуңарга Фәнияр кыйнасалар да, тиргәсәләр дә риза, бары тик бөтенләй ташлап кына китмәсеннәр. Ә Илсөя, күрәсең, бөтенләй онытты. Хәтта Фәниярның хатларына да җавап бирми.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 八年级 的下一篇文献作品
- Каеннар Буасаң Иде