- 阅读 八年级 的下一篇文献作品
- Каеннар Буасаң Иде
🕥 33-分钟读取
Җилкәннәр Җилдә Сынала (Кыскартып алынды) - 2
总字数为 4345
唯一单词总数为 2345
35.5 个单词位于 2000 个最常用单词中
50.8 个单词位于 5000 个最常用单词中
58.8 个单词位于 8000 个最常用单词中
Фәниярга да тиюе бар. Укулары соңгы вакытта бик яхшырды. Үзенә беркетелгән курсантларны әйбәт әзерләгән өчен, командование рәхмәт белдерде. Инде сынауларда гына сынатмаска кирәк.
***
Ләкин Фәниярга, радистлар мәктәбен бетереп, имтиханнар тапшырырга туры килмәде. Тормыш аңа башка төрле сынаулар әзерләгән булып чыкты.
Ул, күзләрен түшәмгә текәп, больницада ята. Элек бер урында һич кенә да тик басып тора алмаган аяклары, кургаштан коелган шикелле авыраеп, хәрәкәтсез катканнар. Авыррак нәрсә күтәргән саен тыгызлана барган беләк мускуллары чүпрәктәй ләшперәеп төшкән.
Чибәррәк кызлар күргәндә, йөз сиксән градуска әйләнергә әзер торган муен янында утырган әнкәсенә борылып карарга да ирек бирми. Әйтерсең лә тәндәге һәр күзәнәкне җансыз матдә белән алыштырганнар. Бөтен төш хәрәкәтсез, бар җир сүлпәнләнгән. Йөрәк кенә элеккедән битәр тибә.
Фәнияр янында әнкәсе белән Фәүрия утыра. Аларның госпитальгә килгәннәренә инде дүртенче көн. Сөйләшер сүзләр сөйләшенгән. Ананың йөзендә арыганлык билгеләре. Фәүриянең күзләрендә дә килтәндәге кебек дәрт, ярсу, наз юк. Бөтен өмете, бөтен хыялы, көчле яңгыр сундергән учак шикелле, врач бүлмәсендә сүнеп чыкты аның.
Врач Николай Сергеевич — оста куллы, үз эшен бик нечкә белүче нейрохирург. Кандидатлык диссертациясе язып ята. Шуңа күрәме авыруларны ике категориягә бүлеп карый. Бер төрлеләр аның өчен
«кызыклы», икенче төрлеләр — «кызыксыз» авырулар. Әгәр диссертация темасына туры килсә һәм авыру өметле булса, Николай Сергеевич бар көчен куя. Төннәрен дә госпитальдән китми. Ашавын һәм йокысын оныта. Операция ясаган кешесенә үз җанын күчереп куярдай булып хафаланып, борчылып йөри. Ә инде авыру, аның карашынча, өметсез икән, Николай Сергеевичнын, ачуы чыга. Дөрес, операцияне бик нечкәләп ясый, терелтер өчен, сәләтен, белемен кызганмый. Алай да алга китеш сизелмәсә, Николай Сергеевич авыруга чын-чынлап үпкәли. Әйтерсең авыру терелергә үзе каршы.
Фәнияр — Николай Сергеевич каршында «кызыксыз» авыру.
Шуңа күрә ул алар палатасына сирәгрәк керергә тырыша. Егет тегенди-мондый сораулар бирә башласа, вакыты тыгызлыгын сәбәп итеп, тизрәк чыгып китү ягын карый.
Фәүрияне дә врач салкын каршылады. Әмма кыз андый вактөяккә игътибар итә торган кешемени?! Үзенекен ярып салды. Врач,
Фәүрияне тыңлаганнан соң, егетнең авыру тарихы язылган кәгазьләрне өстәлгә ташлады:
— Менә укып карагыз, кызыксынсагыз, снимоклар да бар, — диде.
Фәүрия, врачлар телен аңлап бетермәсә дә, авыру тарихы белән танышканнан соң, Фәниярның гомергә сузылачак бәлагә тарыганлыгын төшенде, шулай да әле аның бу җансыз кәгазьләргә ышанасы килмәде.
Николай Сергеевичның үз авызыннан ишетергә теләп, сораулар бирә башлады.
— Аңлатып бирегезче, зинһар, — диде ул, өзгәләнеп, — нишләп шундый хәрәкәтчән, шундый тере кеше бармакларын да селкетә алмаслык хәлгә килгән? Кешеләрнең куллары сына, сөякләре чәрдәкләнә — тереләләр бит. Әллә нинди машина асларында калып та, бер дигән аякка басалар. Муенда да шундый ук сөяк түгелмени?
— Эш монда, сеңелкәй, сөяк сынуда гына түгел, — диде Николай
Сергеевич. — Мин аңа үзем операция ясадым. Сөяк кенә сынса ялгап булыр иде. Хирургия йөрәккә үтеп керә хәзер. Әмма өзелгән нервларны ялгаучы кеше барын ишеткәнем юк әле минем.
Фәүриягә аның тавышы баздан ишетелгәндәй тонык һәм ямьсез булып тоелды.
— Врач та, вакыт та, авыруның рухи ныклыгы да төзәтә алмасмыни? — дип сорады Фәүрия.
— Әйе. Вакыт күбрәк үткән саен, терелергә шанс азая. Әгәр арка миендәге өзеклек булмаса, ике-өч елга кадәр өметне өзмәскә, төрле чаралар белән дәвалап карарга мөмкин булыр иде әле, әмма...
Сүзен әйтеп бетермичә туктап калды Николай Сергеевич. Үзенең көчсезлегенә, хәлне берничек тә төзәтә алмаганлыгына ачуы чыкты.
Фәниярга операция ясаган көннән башлап кәефенә килә алмый йөри инде ул. Фәниярның үзе түгел, авыруы ошамый анар. Фәнилр — молодец егет. Операцияне дә гомуми наркоздан башка ясатты. Кычкырмаска тырышып ята торгач, ике тешен сындырып чыгарган, хәле җиңеләя төшкәч кенә, сызлаган тешләрен суыртырга врач чакыртты.
Мондый авыруларга ихтирам белән караса да, дөреслекне Фәүриядән яшерергә кирәк тапмады Николай Сергеевич. Үзенең көчсезлегенә кыз гаепле сыман, сүзләрен кисеп-кисеп, төрле яклап төшерелгән снимокларга күрсәтә-күрсәтә сөйләде.
Ах, тормышның беренче кайгылары. Бигрәк авыр, бигрәк өшәнгеч икән. Кызның кеп-кечкенә гәүдәсенә шулкадәрле нәрсә өяргә соң? Калын китап укып чыгарга да түземе җитмәгән кешенең сабырлыгын, ныклыгын шулчаклы коточкыч сынаулар белән сыныйлармыни? Нигә соң бу тормыш һәркемгә үзе күтәрерлеген генә бирми? Нигә яңа кабынып килә торган мәхәббәт утын рәхимсез җилләр өреп сүндерә? Нигә?
Нигә?
Фәүрия Красноярск урамнарында озак йөрде. Актык куышын яшен суккан фәкыйрь шикелле мескен, кызганыч иде ул. Кыз бигрәк үзен кызганды. Фәнияр инде аның өчен бөтенләйгә тормыш арбасыннан төшеп калган. Егет, басулар өстендәге рәшә кебек, ерактан гына күренә торган хыял томанына әйләнгән. Бу аксыл томанны җилләр тиз тарата алырлармы? Әллә ул, гомер буена күз алдыннан китмичә, үткәннәрне искә төшереп торырмы? Хәзергә әле бу сорауларга җавап биреп булмый. Вакыт бөтенесен ачыклар, бөтенесенә җавап бирер.
Фәниярның әнисе Гөлсәйдә Фәүрия белгәннәрне белми әле. Аның үз шөгыле шөгыль. Ул Фәниярны үзләре белән алып кайтырга, ничек тә авылга якынрак больницага салырга тели.
— Кызым, — ди ул, — син — сүләшергә оста кеше. Урысчасын да шәп беләсең, берүк хирурглары белән кереп сүләш инде. Малайны үзебезнең больниска кайтарырга кирәк, диң. Монда ни, тегендә ни, авыру кешене вычырауна дәвалыйлар, диң. Ичмасам, диң, үзебезгә якын булса, көн дә янына йөрербез, диң.
Фәүрия Гөлсәйдәнең сүзләрен врачка җиткерде. Врач тегеләй-болай каршы килеп маташмады. Фәниярны район больницасына күчерергә ризалыгын белдерде. «Тиешле операциясе ясалган, сынган урыны ялганган. Калганын вакыт үзе эшләр. Анасы, туганнары кырыенда чирле кешегә начар булмас. Мондыйларны һәр минут саен карарга кирәк», — дип уйлады ул.
Язу-сызу эшләре озакка бармады. Бер көндә һәммәсен әзерләп, җыясын җыеп, төйнәсен төйнәп куйдылар да икенче көнне юлга чыктылар. Озатырга бер медсестра барды.
Вагонда шакы-шокы кайту Фәниярга шактый газап, авырту китерсә дә, аның күңеле шат күренә. Ике ай буена беркая чыкмыйча, ап-ак түшәмгә генә қарап яткан күзләр өчен офык киңәйде.
“Уфа вокзалын Фәнияр күрә дә алмый калды. Килеп туктау белән, ике санитар кереп, егетне икенче поездга күчереп куйдылар. Поезд Уфада озак тормады. «Тизрәк», «тизрәк» дигән төсле кыска-кыска гудоклар биреп китеп барды. Поезд кузгалып киткәч кенә, үзләре арасында Фәүриянең юклыгы беленде. Барысыннан да бигрәк Фәнияр пошынды:
— Әнкәй, сестра! Фәүрия утыра алмый калган бит, —диде ул, ачыргаланып. — Әллә проводникка әйтеп, поездны туктатыргамы?
Нишләп соң берегез дә җавап бирмисез? Ашыгырга кирәк ләбаса.
— Балам, без нишләек сон? — диде ана. — Поездның киткәнен абайламагандыр. Сабыррак бул, сабыррак. Бүтән вагонга утыруы да бар. Менәтерә күрми дә калырсың, куар да җитәр әле.
— Ай, әнкәй, башка поездга утырып адашып кына йөрмәсә ярар иде. Юл йөргән кешемени ул!
Ана төрлечә улын юатырга теләде. Сүзләрнең иң йомшагын, иң үтемлесен сайларга тырышты. Әмма улыннан да ким хафаланмаган ана теленә кирәкле сузлар килмәде. Була бит шулай: кешеләр, артык дулкынланганда, хәвефләнгәндә, бер сүз әйтергә телләрен әйләндерә алмыйлар. Акылны кайгы томаны каплый да, юату сүзләре барлыгын онытасың. Гөлсәйдә дә шундый хәл кичерде. Ул ана сизгерлеге белән
Фәурилнен поезддан болай гына төшеп калмавын сизенә иде. Госпитальгә килгәннең өченче көнендә үк кызның канатлары өтелде. Янган урман өстеннән очканда, канатларына ут капкан кош шикелле бәргәләнде, ачыргаланды. Дөрләгән ялкынны кызулык белән сүндереп ташларга теләде, тик, кабаланган саен, утка ныграк чорнала барды.
Менә хәзер инде аның, очарга көче җитмичә, җиргә килеп төшүе бик ихтимал.
Моның шулай икәнлеген сестра гына белде, чөнки киткән чакта,
Фәүрия сестрага ачыктан-ачык сөйләде: «Сез Фәниярга үзегез җайлап әйтерсез, аның өчен мин башка берни дә эшли алмыйм. Күзләренә карарга батырчылыгым җитми, чәчләреннән сыйпарга кулларым күтәрелми, сөйләшергә телем әйләнми», — диде. Сестра үзе дә бала анасы, үзе дә кайчандыр якын кешесен югалту ачысын татыган хатын булганлыктан, Фәниярга да, әнисенә дә хакыйкатьне ачып сала алмады. Әйдә, өметләнсеннәр, көтсеннәр. Килер дип ышансыннар.
Өметләнү — алар файдасына. Әллә ничә тәүлек йокы күрмәгән ана һәм бала болай да йончыганнар, Фәүриянең сүзләрен әйтеп, әрнегән күңелне әрнетүнең кирәге булмас. Сестраның бит әле авыруны исәнимин килеш район больницасына кайтарып тапшырасы да бар.
***
Фәнияр бик озак Фәүриянең бөтенләй ташлап китүенә ышанмый яшәде. Поездда барганда, һәр тукталыш саен менә-менә утырыр дип көтте. Ләкин кыз күренмәде. Поезд аҗгырып алга барды. Фәүрия төшеп калган шәһәр, томаннарга, поезд төтеннәренә уралып, торган саен ераклашты, артка калды. Фәнияр соңыннан гына ишетте: Фәүрия документларын алырга да авылга кайтып тормаган, почта белән генә соратып җибәргән.
Район больницасында егет өчен иң авыр, иң газаплы көннәр башланды. Ашауның тәме, яшәүнең яме бетте. Больницадагы сестралар, врачлар ниндидер исемсез шәүләләр шикелле күренде аңа. Ул шәүләләр вакыт-вакыт аның янына килделәр, авызына кайнар аш салдылар. Йотасыңмы, чәйнисеңме — анысын тикшермәделәр. Ашаттылар, яраларын бәйләделәр, яшәтергә теләделәр. Егет ябыкты, суырылды.
Әйтерсең лә әкияттәге убырлы карчык, һәр көн килеп, аның канын эчте. Түгәрәк гәүдәсе үсмер малайларныкы кебек кечерәйде, чандырланды. Әлегрәк, урыннарын алыштырып җәйгәндә, ике санитарка көчкә күтәрә иде, хәзер карт нянялар ялгыз килеш тә бер урыннан икенче урынга күчереп йөрттеләр. Ваннага алып барырга да, перевязкалар ясарга да җиңеллек туды.
— Малай бетә бит, — дип ачынды Гөлсәйдә. — Нишләргә? Нинди духтырларга күрсәтеп карарга?
Озак, бик озак ятты егет, тормыштан суынып. Башка вакытта кешеләрнең исемен бер ишетүдә отып, мәңге онытмый торган Фәнияр, район больницасында бер еллап ятуга карамастан, һичкемнең диярлек исемен белмәде. Авызына салмасалар — ашамады, дару бирмәсәләр — йокламады. Монда аның иң беренче ачылып сөйләшкән кешесе Хәтерсез Нәсимә булды.
Яңа гына медучилище бетереп килгән яшь, ямьсезрәк кыз иде
Нәсимә. Ак яулыгын маңгаена чаклы төшереп бәйләр, яулык астыннан бер генә чәч бөртеге дә күренмәс. Ябык булгангамы, җилкәләре күтәрелебрәк торыр. Йөзе озынча, аксыл. Әмма шунысы шәп: куллары искиткеч йомшак. Массаҗ ясый башласа, тырпаеп торган сөякләрең эреп юкка чыккандай була. Бөрешкән тәннәрең языла, авырткан төшең басыла, оешкан каннарың тарала.
Мондый матур, мондый йомшак куллар тагын кемдә генә бар икән?! Гадәттә, кайбер кызлар үзләренең матур җирләрен күрсәтергә тырышалар. Елмаюлары сөйкемле икән — ешрак елмаялар, гәүдәләре сылу булса — басыбрак торалар. Ә Нәсимә, ямьсез кешегә мондый матур куллар бирелгәнгә оялгандай, аларны күп вакыт тирән халат кесәсенә яшереп йөртә.
Бик хәтерсез иде шул Нәсимә. Массаҗ ясаганда, талькын берәр палатада онытып калдыра да менә эзли аннары. Кайвакыт Фәниярга иртән массаҗ ясап китә дә, смена бетәр алдыннан, тагын кереп ясарга тотына. Егет: «Миңа иртән ясаган идең бит», — дисә, кызарып, оялып, аска карый. «И, онытып җибәргәнмен икән, ну, башлагач ташламыйм инде», — дип, ахырга хәтле эшли. Яки берәр авыру янына кереп утыра да, тегенең тормышы, хәл-әхвәлләре турында сорашып, төшке ашын ашарга оныта. Башка сестралар аның бу хәленнән көләләр. Шуңарга кызга «Хәтерсез» кушаматы тагып өлгергәннәр.
Көлсәләр дә хәтере калмый үзенең, башкаларга кушылып бер көлә дә бетә.
Беркөнне Нәсимә Фәниярлар палатасына халатсыз-нисез атылып керде. Битләре кышкы суықтан кызарган. Маңгаена төшеп торган чәчләренә бәс кунган. Үзе еш-еш сулый, әйтерсең кемдер артыннан куа килгән.
— И, шул хәтерсезлекләрем аркасында бөтенләй онытып җибәрә язганмын бит, — диде ул.
— Нәрсәне? — дип сорады Фәнияр. — Бүген синең эш көнең түгел иде бугай.
— Эш көне түгел, анысын беләм. Синең туган көнең бит бүген,
Фәнияр. Котлыйм үзеңне.
Фәнияр әллә нишләп китте. Шатланды, дулкынланды. Тамагына кайнар төер утырды. Гел шулай: берәрсе үзенә карата яхшылык эшләде исә, күзләренә яшь, тамагына төер утыра аның. Ә Нәсимә, аның хәлен күрмәгәндәй, кечкенә сумкасыннан үзенең бите кебек кызыл алмалар чыгарып куйды. Күчтәнәчләр китергәннән Фәниярның уңайсызлануын күргәч:
— Үзебезнең бакчаныкы алар, сатып алмадым, — дип акланырга кереште. Палатадагы авыруларга конфетлар өләште. Палата бәйрәм төсен алды: шаулаштылар, көлештеләр. Һәркемнең тумбочкасыннан нинди дә булса тәмле әйбер чыкты. Ә иң ахырдан Нәсимә, бармактан чак кына зуррак итеп ясалган бронза бюст алып:
—Ә моны таныйсыңмы, Фәнияр? — дип, бюстны егетнең күкрәгенә куйды.
— Ничек инде танымаска?! Бу — Николай Островский бюсты бит, — дип кычкырып җибәрде Фәнияр. — Кара инде, минем мондый кечкенә итеп эшләнгән бюстлар күргәнем юк иде. Һәйкәлләрне зур итеп урамнарга гына куялардыр дип белә идем. Рәхмәт, Нәсимә!
Фәнияр, күзләрен тутырып, кызга карады. Нәсимә, аның карашыннан уңайсызланып, түшендәге төймәләренә үрелде. Шунда гына ул үзенең халатсыз икәнен аңлады.
—И Ходаем, халат кияргә дә онытканмын икән, врач килеп керсә кирәкне бирер. Тизрәк халат алып керим әле.
— Кирәкми, Нәсимә. Халат кимә, хәзер, үзең беләсең, бернинди врачлар йөри торган вакыт түгел, чакырсаң да ашыгырга тормаслар. Ә минем синең мондый чагыңны күргәнем юк иде. Бүген әллә нишләгәнсең, матурайгансың. Чәчләреңне дә күргәнем юк иде, карлыгач канатларыдай икән. Нигә син аларны гел яшереп йөрисең?
Толымнарыңны чыгарып сал.
— Мин эштә бит, — диде кыз, уңайсызланып. Шулай да ул маңгай чәчен беркадәр яулык астыннан чыгарып калдыра торган булды.
Нәсимә китергән бюст Фәнияр тумбочкасы өстенә озакка менеп кунаклады. Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты»сын укып, Павка Корчагинның батырлыкларына сокланып үскән малай бит ул. Павка кебек кыю булырга, бурҗуйларны кырырга ашкынып йөргән чаклар артта калды. Ә хәзер Фәниярны Павка түгел, китап авторы үзе ныграк кызыксындырды. Островскийның «Кешенең иң кадерле нәрсәсе — тормышы. Тормыш аңа бары тик бер генә мәртәбә бирелә, һәм аны шундый итеп үткәрергә кирәк: үлгән вакытта, бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсә — кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде, дип әйтергә мөмкин булсын» дигән сүзләре колагында яңгырагандай булды. Мәктәптә ирекле сочинение вакытында да Фәнияр шул теманы сайлаган иде бит.
Ул бу китапны тагын соратып алды.
Кечкенәдән таныш герое белән очрашу аны бала чагына, яшьлегенә кайтаргандай булды. Ә бит яшь чагында Фәнияр төрле-төрле шигырьләр, җырлар уйларга һәвәс иде. Хәтта бер бәет тә чыгарды ул. Язгы ташу вакытында бер апаның малае суга батып үлде. Шул апа, Фәниярларга килеп: «Улым, сине җырулар чыгарырга оста, диләр. Минем малай турында җырумы, бәетме чыгара алмассың микән», — диде ул. Фәнияр каушап калды. Аның инде төрле фаҗигагә юлыгып үлгән кешеләргә багышланган бәетләрне күп ишеткәне бар, ләкин аларны, шигырь яки җыр язган кебек, аерым кеше иҗат итәдер дип башына китереп караганы юк иде.
— Булмас ул миннән, — диде гозерләнеп килгән апага. — Минем бит шаян такмаклардан башка нәрсә чыгарганым юк.
— Булыр, булыр, — диде апа, ышанып, һәм, малаен исенә төшереп, күзләрен сөртеп куйды. — Бигрәк яшьләй китеп барды бит балакаем.
Дөньяның рәхәтен күрмәгән килеш. Ни килсә — бердәнбергә килә.
Әйе, Фәнияр бу апаны белә. Ул кияүгә чыкмаган килеш бала тапты. Авыл бермәлне аның турында гөҗ итеп алган иде. Кемнәрдер аны эт итеп сүкте, кемнәрдер яклады. ә соныннан сугучеләр дә, аклаучылар да: «Барчасына шушы каһәр төшкән сугыш гаепле, сөлек кебек егетләр сугышка китеп кырылып бетмәгән булсалар, ул да үзенә тиңне табар иде», — дип тынычландылар.
Фәнияр, бик озак маташа торгач, бу апаның малаена багышлап, бәет сыман нәрсә язып биргән иде. Бик начар чыккан иде, ахрысы, хәзер инде хәтерендә калмаган. Тик шунысы истә: теге апа һичбер канәгатьсезлек сиздермәде. Киресенчә, Фәниярны аркасыннан сөеп, рәхмәтләр әйтеп калган иде.
Бәлки, тагын җырлар, шигырьләр язып караргадыр. Әмма керфегеңнән кала бер җирең селкенмәгән, көне-төне авыртулардан сыкранып яткан кеше җырлар, шигырьләр дөньясына кереп китә алырмы? Ә Островский? Аның хәле җиңел булганмы? Я ярый, берәр шигырь уйладың, ди. Аны ничек язып куярга? Һәр уйлаган куплетыңны язарга кеше чакырыргамы? Ә, бәлки, синең уйлаган шигырең кешегә күрсәтерлек түгелдер, бәлки, синең аны күрсәтәсең килмәс. Ул очракта нишләргә? Бөтен нәрсәне башта гына саклау мөмкин түгел. Гомумән, кеше ни өчен иҗат итә: үз күңелен бушату өченме, әллә башкалар укып гыйбрәт алсын, алар да автор белән бергә сөенсеннәр яки көенсеннәр өченме? Сораулар, Фәниярны мең төрле сораулар бимазалый.
Ә җавапны үзе табарга тиеш.
Островский белән мавыгу озакка бармады. «Ул кем дә, мин кем? — дип фикер йөртте Фәнияр. — Ул искиткеч зур көрәш елларында туган, үз каны белән тарихны язышкан, киләчәккә юллар салып калдыру өчен, җилкәләрендә шпаллар ташыган, башкалар бәхете өчен сәламәтлеген дә, гомерен дә кызганмаган. Ә мин, әзер пешкән ипине сумкама тутырып, сигез ел мәктәп сукмагын таптап йөрдем дә әзрәк эшләп калдым. Аннары — армия. Нәрсә күрдем дә нәрсә белдем соң мин? Кешеләрне я белемең, я тормышың, я батырлыгың белән сокландырырлык булмагач, ни турында язмак кирәк?! Язучылык таланты һәркемгә дә бирелмәгән. Островский кебек сукыраючылар, түшәккә егылучылар күптер, шуларның башкасын тагын кем белә? Ах, бигрәк гади шул минем тормыш! Дошман белән бугазга-бугаз килеп көрәшкәндә яраланган булсам да үкенмәс идем...»
Фәнияр Корчагин турындагы уйлардан арынырга тели. Тик тумбочка өстендәге кечкенә бюст күзне йомсаң да күз алдыннан китми.
Бер генә кулы эшләсә дә, үзенә шөгыль табар иде Фәнияр.
Радио яки сәгать төзәтер иде. Радиотехникадан армиядә дә әйбәт укыды. Укытучылар, курсантларның белемен сынар өчен, болай эшлиләр иде. Курсантлар класска килеп кергәнче, радиотапшыру аппаратларының я берәр лампасын, я берәр конденсаторын алып яшереп куялар, һәр курсантка ничәдер минут бирелә, шул вакыт эчендә син үз аппаратыңның ватык җирен табып төзәтергә тиешсең. Схемага төшенеп, кайсы деталь эшләмәгәндә кайда сигналлар килмәвен белсәң, ватыкны тиз төзәтеп була. Хәзер Фәниярның вакыты чикләнмәгән, рәхәтләнеп казыныр иде радиоалгычлар эчендә. Барып чыкмаса, мең кат сүтәр, мең кат җыяр иде. Әзмени гап-гади репродукторларның шнурын да ялгый белмәгән кешеләр? Әшсезлектән интегергә бирмәсләр иде.
Их, куллар, куллар!
Сездән дә кирәкле, сездән дә кадерле әгһза бармы икән? Маймылның кешегә әверелүендә дә беренче рольне куллар уйнаган. Кешенең гап-гади талкны эш коралы итеп, шуның белән узенә ризык табып, шуның белән дошманнарыннан сакланып яши башлавына ничәмә миллион еллар үткән. Кеше куллары остарганнан-остара барган. Куллар, агач сука ясап, иген чәчкәннәр, куллар, ташны ташка бәреп, ут чыгарган. Куллар җир астындагы яшерен байлыкларны өскә калкыткан. Кеше кулларында корыч эрегән, ташлар уалган. Кеше куллары тигән җирләр чәчәккә күмелгән, муллыкка чумган. Елгаларның агымнарын кирәкле якка боручы, океан-диңгезләрдә йөзәргә кораблар коручы — шулай ук куллар. Җир йөзендәге барлык гүзәл нәрсәләрне кеше кулы тудырган. Дустыңны сыйпарга да, дошманны кыйнарга да куллар кирәк. Кешене кеше иткән дә, кешене көчле иткән дә — куллар.
Ә Фәнияр куллары белән кашык та тота алмый. Шундый хәлдә нәрсә дә булса эшләргә хыялланып яту көлке түгелмени? Юк-бар уйларны баштан чыгарып ташларга! Күңелне ымсындырып, үз-үзеңне нигә җәзаларга?
Ләкин уйлар абзардагы тирес түгел шул. Кирәкми дип, аларны көрәп чыгарып булмый. Егет тормыш турында, киләчәк турында исәп йөртмәскә ныклы карарга килсә дә, һаман хәвефләнде, борчылды, уйланды.
Ә беркөнне аның тормышына яктылык сирпүче вакыйга булды.
Шулай гадәттәгечә, Нәсимә массаҗ ясый иде. Фәнияр сул кулында ниндидер хәрәкәт барлыкка килүен сизде. Шатланырга да, кешеләргә әйтергә дә куркып, янә кулын селкетте. Көчәнүдән, маңгаена тир бәреп чыкты, йөрәк кысылды, сулыш ешайды.
— Әллә берәр җирең авыртамы? — дип сорады Нәсимә. Фәнияр үзенә ят тавыш белән:
— Минем бер кул селкенергә маташа, Нәсимә, — диде. Аның пышылдап әйткән тавышын бөтен палата ишетте. Авырулар аның тирәсенә җыелдылар. Нәсимә Фәниярның җанланган кулын учына салып сыйпады да сыйпады. Аннары ул, язгы ташудай ярсыган күңелен басар өченме, күзләрен халат почмагына сөртеп, палатадан чыгып китте. Врачлар, сестралар оерелешеп керде, һәммәсе куанышты. Шаянрак телле авырулар:
— Кулың авызыңа кадәр күтәрелгәч, ачтан үлмисең инде, Фәнияр, — дип шаярышып алдылар.
Әзрәк хәрәкәтләнә башлагач, Фәнияр кулына һич тынгылык бирмәде. Я терсәге белән стенадагы кнопкага китереп басты, я кырыена килгән сестраларга, няняларга үрелде. Берничә айдан кул шактый көчәйде. Хәзер инде Фәнияр борынына килеп кунган чебеннәрне элекке кебек өреп кенә куркытмый, ә аюга селтәнгән шикелле нык селтәнеп куа башлады.
Бармаклары эшләмәсә дә, кулның күтәрелүе зур файда булды.
Фәнияр, ашлы тәлинкәне түшенә куеп, үзе ашарга өйрәнде, моның өчен ул, тимер кашыгының сабын тиштереп, резина тарттырды. Кашыкка бәйләнгән резинаны кулга кидерәләр дә — рәхәтләнеп аша гына. Дөрес, кул калтырап китеп, кайнар аш муенга да түгелә, өскә ябынган одеялларны да чылата. Әмма анысы зур бәла түгел, үз кулларың белән ашаган ашның тәме бөтенесен оныттыра.
Фәниярдагы алга китешкә Хәтерсез Нәсимә бар кешедән ныграк шатланучы булгандыр. Ул егеткә һич тынгылык бирмәде. Массаҗын, физкультурасын ясатып, җан тирләрен чыгартты.
— Әйдә, озак ялкауланып яттык, хәзер шуны кайтарырга кирәк, — дип, яңадан-яңа күнегүләр уйлап тапты.
Фәнияр йөри торган кулы белән икенчесен дә кузгаткаларга кереште. Ләкин уң кул, гел күтәреп йөртергә өйрәткән баладай, эшләп китәргә ашыкмады. Тик Фәнияр, булмады инде, дип кул селти торганнардан түгел шул. Аның күңеленә өмет кенә ояласын. Бер шырпы белән учак кабызасың, учак бөтен өйне җылыта — йөрәктәге өмет тә шулай ук.
Көндез генә вакыты җитмәгәч, Фәнияр төннәрен дә күнегүләр ясый башлады. Арып-талып йоклап китсә, җилкәсендә әллә нинди авыр бүрәнәләр ташыганын күреп, шабыр тиргә батып уянды. Әгәр бер кулын йөртер өчен агызган тирләрен бергә җыйсаң, бәләкәй генә күл булыр иде.
Кайларга гына таммый маңгай тире!
Тырышлыгы бушка китмәде егетнең: икенче кулга да бераз җан керде. Хәрәкәте арткан саен, мәшәкате дә артты Фәниярның: хәзер кешеләргә күрсәтми генә язарга өйрәнеп ята. Ике бармак арасына карандаш кыстырып куя да, икенче кулы белән этеп, карандашны кәгазь өстеннән шудырып йөртә. Карандаш узган җирдә хәрефкә охшашлы билгеләр кала.
Беренче класста Фәнияр ничек язарга өйрәнде икән? Хәзергегә караганда күп тапкырлар җиңел булгандыр, мөгаен. Җайлы, көч түкмичә башкарылган эш тиз онытыла бит. Сәламәт кеше үзе дә сизми торган тади бер хәрәкәт өчен Фәниярга тау кадәр ихтыяри һәм физик көч кирәк. Кеше үзендә күпме көч яшеренеп ятканын белеп тә бетерми. Кеше һәрвакыт узен ача, ныграк таный. Спортны гына алып карасаң да.
Берәүләр искитәрлек рекордлар куя. Ул биеклеккә башкалар гомергә дә күтәрелә алмас дисең. Озак та үтми, берәүләрнең җиңүе меңнәрнекенә әверелә. Медицинада да шундый хәл булуы мөмкин түгелмени?
Язарга өйрәнү гаять авыр булды. Баштарак хәрефләр кайсы зур, кайсы кечкенә, кайсы яткан, кайсы утырган булалар иде. Кызу-кызу язсаң, сүзгә охшаган нәрсәләр килеп чыга чыгуын, әмма кызуларга кулларның хәле юк. Хәрефне әкрен генә, матурлап ясыйм дисәң, кул сикереп китә дә карандаш түшкә килеп төшә. Аннары түш түш инде ул, язу өстәле түгел. Дәфтәр куярга, тәлинкә утыртырга җайлап эшләнмәгән. Өстәвенә күкрәк сөякләре ачылган капка шикелле тырпаешып торалар. Ә шулай да маташу әрәмгә китмәс кебек тоела. Вакытвакыт бер юлдагы хәрефләр икенче юлга төшеп утыргалыйлар, өтерләре кисәү агачы кадәр килеп чыккалый, тик ансы инде бәләкәй чут.
Эш матурлыктамыни?
Гадәттә, бер уңыш икенчесен китерә.
Тушена дәфтәрне җәеп салып, уйлаган уйларын кәгазьгә төшерә ала башлагач, Фәниярның күңелендә дә ниндидер үзгәреш туды. Әйтерсең кемдер өзелгән өмет җебен сиздерми генә ялгап куйды. Әйтерсең алда яткан упкын өстенә күпер салынды. Дөрес, ул күпер хәзергә бер тактадан гына тора. Әз генә ялгыш бассаң, аргы якка чыга алмыйча, упкынга тәгәрәвең мөмкин. Күперең җимерелмәс дигән гарантия дә юк. Әмма барыбер күпер күпер инде: эчтә өмет тудыра, дәрт уята. Фәнияр кебек, тотынырга башка чарасы калмаган кешегә өмет тә зур нәрсә. Шушы өмет суга батып баручыга тотыныр өчен сузылган таяк иде. Һәм Фәнияр аңа теше-тырнагы белән ябышты. Көн саен нидер язды, сызды, язганнарын теше белән умырып атты. Аңарда үҗәтлеккә, ашкынуга охшаш хис уянды.
Кеше күңелендә, бөгәрләнгән мәчедәй, һәрвакыт ниндидер бунт ята. Рәнҗетсәләр, кешелегеңне кимсетсәләр, шушы бунт калкып чыга.
Ул синең кимсетелгән кешелегеңне яклап тартыша, бәргәләнә, ыргыла. Ләкин аны уятырга да сәбәп кирәк. Фәнияр җанындагы бу бунтны уятырга әлеге дә баягы бераз хәрәкәтләнә башлаган кул сәбәпче булды. «Юк, — диде ул язмышына, — без әле синең белән көрәшәчәкбез.
Моны сыттым, издем, горурлыгын тартып алдым, дигәнсеңдер. Ашыкмый тор».
Әйе, авыруның иң яман ягы — сызланулар, сыкранулар түгел, ә некъ менә кешелегең кимсетелү. Сине сүз белән, караш белән, игътибарсызлык белән түбәнсетергә, рәнҗетергә мөмкиннәр. Үз-үзеңне яклый алмаганда туган кимсенудән авыр берни юктыр. Шушы халәтне җиңәргә тырышудан туган күңел бунты Фәниярны әллә нишләтеп җибәрде. Ачыргаланды, ярсыды, өметләнде, эзләнде. Тел очында көйдереп алырдай сүзләр әйләнде. «Мин кеше! Мин кеше!» — дип пышылдады үзе. «Нәрсә пышылдыйсың анда? Әллә әбиеңнең догаларын исеңә төшерәсеңме?» дигән авыруларга да әһәмият итмәде. Түшенә куелган дәфтәренә нидер язды. Кайвакыт көтмәгәндә көлеп куйды, кайчак кинәт иреннәрен тешләп тынып калды. Яшәргә, башкалар сулаган һаваны суларга, башкалар ашаган ашны ашарга хакы барлыгын расларга, һич югы шуңа үзен ышандырырга кирәк иде аңа. Фәнияр дәфтәренә төшкән шигырь юллары әнә шул бунттан, җанның язмышка баш күтәрүеннән туды. Кайвакыт бу утлы юллар арасына, әллә каян саркып, мәхәббәт килеп керде. Нәрсә бу? Сусыз чүлдә сусаган кешенең күзләренә зәңгәр күл чагылып, юлчыны алга атларга чакырган кебек, Фәниярны туктамаска өндәүме? Аның бит инде мәхәббәтен таптадылар, ышанычын урладылар. Ул көннәр, ул кичерешләр мәңге кабатланмаячак. Алайса каян төшә соң бу яктылык?
Кеше бервакытта да үзен үзе аңлап бетерә алмыйдыр, күрәсең.
Мәңге эремәс дигән күңел көтмәгәндә эреп куя, һич кичермәм дигәннәрне кичерәсең. Бигрәк тә җаны олы кешеләр йөзләренә төшкән әз генә җылылыктан да эриләр, әз уңышка да канатланып китәләр.
Кулларының әз-мәз хәрәкәтләнә башлау шатлыгы Фәниярны, ничектер, үстереп җибәрде. Күкрәгенә кешеләрне кичерә, аңлый алу көче кайнар агым булып агып керде. Нянялар, сестралар юкка-барга каты кагылган чакта: «Нишлисең бит, алар да кеше, ә кешенең нинди чагы булмас», — дип, вакыйгаларга алар күзлегеннән карарга тырышты.
«Без монда ничәмә-ничә кеше, кемне әйләндереп яткырырга кирәк, кемнең астын алыштырырга. Кемнедер юатырга да туры килә».
Әгәр шушы минутта Фәнияр аякка басса, иң авыр чакта үзен ташлап киткән Фәүрияне дә, үзенә күпме җәфалар китергән язмышын да кичерер иде. Авырып терелгән кеше күңеленнән йомшак күңел юк.
***
Шигырьләре газетада басылып, берничә көн үткәч, Фәниярга хатлар килә башлады. Хатларны күпчелек кызлар яза. Кызлар күңеле кылдан нечкә, кылычтан үткен шул: ни кирәген хәзер тоеп ала. Юатырга ашыга.
Хатларның күбесендә егетнең батырлыгы белән соклану белдерелгән.
Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле, күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта, соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күптөрле шул.
Берәүләрне тормыш гомергә бер тапкыр сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыеп килгән гайрәтен, ана сөте белән кереп, тамырларына таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара.
Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр.
Ул элек тә төрле мәзәкләр, кызыклы экиятлар уйлап чыгарырта оста иде. Берничә шигыре басылып чыккач, фантазиясе бигрәк уйнап китте. Бер-ике атна эчендә әллә ничә шигырь язып ташлады.
Шигырьләрнең күпчелеге балалар өчен язылган иде. Үзенә ошаган байтак әсәрен аерым дәфтәргә туплап, «Яшь ленинчы» газетасына җибарде. Фәнияр газетадан җавап болай тиз килер дип уйламаган иде. Бер атна-ун көн үткәндерме-юкмы, тышына пионер значогы һәм кызыл галстуклы балалар төшкән зур конвертта озын итеп язылган хат килде. Хатны Илдус Гаделшин дигән кеше язган. Бу кешенең шигырьләрен Фәниярның газета-җурналларда укыганы бар иде. Республика газеталарының берсендә эшлауче, шигырьләрен калын җурналларда бастыручы шагыйрьнең хатын тыныч кына укый алмады
Фәнияр.
«Әллә ничә мәртәбә укыгач кына, шигырьләреңнең берничәсен ошаттык, бер-ике атналардан басылып чыгар, газеталарны караштырып бар» дигән сүзләрне укый алды Фәнияр. Илдус Гаделшин хатының ахырында Фәниярның кем булуы, укучы булса, ничәнче класста укуы турында сорашкан.
Фәнияр аңа үзенең авыру кеше икәнен, шигырьләр язарга бик яратуын, әмма шигырьләренең бер дә шәп чыкмавын язды. Илдус Гаделшин Фәнияр язмышына битараф калырга теләмәде. Гомерендә бер тапкыр да күрмәгән, ләкин берничә хаты аша шактый якын булып өлгергән Фәнияр, йоклаганда да, аның уеннан чыкмады.
Ниндирәк кеше икән? Акыл утырткан кешеме, әллә тормышның беренче ялкыннарына канаты өтелгән яшь-җилкенчәкме? Шигырьләрендә дөнья күргән кешеләрнең генә башына килердәй фикерләр белән сабыйларча беркатлылык янәшә тора. Янына барырга, күрергә кирәк!
Илдус Гаделшин, редакциядән өч көнлек командировка алып, Фәнияр яшәгән якка юл тотты. Фәниярның авылы Кызыл Кыяга килү кыен булмады. Бөгелмәгә хәтле самолет, аннары тип-тигез асфальт юлдан йөрүче автобус өч-дүрт сәгать эчендә китереп тә җиткерде.
Илдус килеп кергәндә, Фәнияр укып ята иде. Ят кешене кургәч, китабын караватына куйды. Ике таныш түгел кеше бик кыска гына вакыт эчендә бер-берләренең күзләренә карашып алдылар. Фәниярның күзләре искиткеч тереләр, әйтерсең бөтен хәрәкәте күзләренә күчкән.
Ябык кулларын күрмәсәң, Фәниярны ял итәргә генә яткандыр дип уйларга мөмкин. Фәнияр, Казан тикле җирдән үзе янына шагыйрь килүенә ышанып җитмәгәндәй, күзләрен Илдус Гаделшиннан алмады.
Илдус Гаделшин бик гади. Сөйләшүе дә мәзәгрәк: «р» хәрефен әйтеп бетерә алмый. Яшькә Фәниярдан биш яшькә генә зур икән. Шулай булса да чәчләре шактый сирәкләнгән, чалара башлаган урыннары да күренгәли. Күрәсең, шигырь язу бик җиңел түгелдер. Чәчләренә чал керсә дә, ачык чырайлы булгангамы — йөзе яшь.
Алар, бер-берләрен күптән белгән кешеләр кебек, «син» дип сөйләштеләр. Илдусның кулында шома папка. Сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашулар беткәч, шул папкасындагы кәгазьләр арасыннан «Яшь ленинчы» газетасы табып алды.
— Көткән кешегә озак тоелгандыр, бер-ике атнадан шигырьләреңне басарбыз дигән идек. Менә ташка басылгач, ничегрәк булган, укып кара, — дип, газетаны Фәниярга бирде. — Мин элегрәк тә килергә уйлаган идем, шигырьләрең басылсын инде, дидем. Коры кул белән барасы килмәде.
— Ə мин, Илдус абый, син безгә килерсең дип башыма да кертеп карамадым. Язучы кешеләрне бөтенләй башка төслеләрдер дип уйлый идем.
Илдус аның сүзләренә каршы:
— Язучылар да безнең кебек үк кешеләр анысы, ләкин мин үземне хәзергә язучы дип саный алмыйм әле. Ул — бик зур исем, туганкай.
— Ну, Илдус абый, — диде Фәнияр, — синең шигырьләрең өлкә газета-җурналларында еш басыла бит. Китабың да бардыр инде.
— Анысы чыгып җитмәде шул әле. Шушы көннәрдә чыгып җитәр дип өметләнеп йөрим.
Фәнияр китапларның, газета-җурналларның ничек басылуларын сорашты. Илдус, бер дә иренмичә, белгәннәрен сөйләде. Фәнияр Гаделшинның сүзләрен, әкият тыңлаган баладай, кызыксынып тыңлады.
Барлык язучыларны күреп белгән, шулар белән бергәләп очрашулар үткәргән Гаделшинга кызыгып һәм сокланып карады ул.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 八年级 的下一篇文献作品
- Каеннар Буасаң Иде