🕥 34-分钟读取

Җилкәннәр Җилдә Сынала (Кыскартып алынды) - 1

总字数为 4359
唯一单词总数为 2409
33.5 个单词位于 2000 个最常用单词中
48.3 个单词位于 5000 个最常用单词中
55.6 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  (Кыскартып алынды)
  
  Июль урталары. Әрәмәдә чалгы кайраган тавышка қолын кешнәүләре кушыла. Кызлар башлаган җырны кошлар күтәреп ала. Агачлар шавын йөк төягән арбалар шыгырдавы күмеп китә.
  Колхоз болыны хәрәкәттә.
  Сузылып яткан печән пакусларын кызлар идәнгә җәелгән келәмле юлны җыйган кебек бөтереп җыеп баралар. Тырмалары чәч тарагы кебек шомарган. Егетләр печән кубәләрен, кашык белән ботка чумырып алгандай, җиңел күтәрәләр. Атлар, көчле кырмыскалар төсле, үзләреннән берничә тапкыр зур йөкне сөйрәп, әскерткә ашыгалар.
  Кояш түбәнәйгән саен, эскертләре биегәя бара. Эскерт башындагы картларның шәүләләре озынайганнан-озыная.
  Көн сүрелә, ләкин эш кыза гына...
  Беркемнең дә туктарга исәбе юк иде, тик үзеннән зур сумка күтәреп килгән почтальон кызны күргәч, кайберәүләр сәнәкләрен җиргә кадый башладылар. Гөлсәйдә дә, яңа гына сынып чыккан тырма сабын куаклыкка ыргытып, почтальон тирәсенәрәк елышты. Ул, кипкән тамагын кырып:
  — Кызым, миңа хат-фәлән юкмы? — дип, берничә кат эндәшеп карады да, җавап бирүче булмагач, алъяпкычындагы кып-кызыл җиләкләрен яулык почмагына авыштырып төйнәп куйды.
  Хат ташучы, өләшәсе почтасын өләшеп бетергәч, Гөлсәйдә түтигә сәер һәм кызганулы караш ташлады һәм ак алъяпкыч кесәсенә кулын тыгып бер читтәрәк басып торучы Фәүрия янына килде.
  Фәүрия авылда китапханәче булып эшли. Ләкин печән һәм урак өсләрендә шулай гадәткә кергән инде: кемнең кем булуына карамастан, болынга яки басуга чыгарга тиеш. Хәтта почтаны да колхозчыларның эшләгән җирләренә китереп тарата башладылар. Болай эшләү агитаторларга да бик кулай күренде, чөнки тозлы су сибеп тә бер урынга җыйналмаган халык, почтальонның үзе хәтле сумка күтәреп килүен күрү белән, тупырдашып, шул төбәккә агыла. Кулга газета килеп кергәч, үзеннән-үзе әңгәмә куерып китә. Агитаторларга моны бары тик тиешле юнәлешкә борып җибәрергә генә кала.
  Бүген дә укытучы Кәүсәрия, уңайлы чакны туры китерүдән куанып, халыкара хәл турында фикер алышу башлап җибәрде. Башка вакытларда мондый әңгәмәләрдә бик теләп катнаша торган почтальон кыз бүген, никтер, ерактарак йөри. Әнә ул Фәүрияне, култыклап, бераз читкәрәк алып китте.
  — Әйдәле, парин, — диде ул пошынулы тавыш белән. Бу авылда бер чоргы кызлар үзара шулай «парин» дип эндәшәләр, ә төчерәк теллеләре «паринкаем» дип үк җибәрә. — Менә миндә Гөлсәйдә түтигә телеграмма барые бит. Хат юкмы дип килеп сорагач та, йөрәккәем җу иттереп куйды. Бирергәме, юкмы?..
  — Кая әле, кая? Әллә Фәниярныкымы? — диде Фәүрия, кабаланып.
  Фәнияр — Гөлсәйдәнең улы. Моннан бер ел элек армиягә алынган иде. Аның, киткәнче, Фәүрия белән дуслашып йөрүен, хәзер атна саен
  Фәниярдан Фәүриягә хатлар килеп торуын яхшы белгән почтальон кыз Гөлсәйдәгә адресланган телеграмманың моңа да кагылыпгы барын сизә иде шул. Айдан артык инде егеттән хәбәр-хәтер булмаганлыктан, өтәләнеп, авыл Советын әллә ничә тапкыр ураучы, ләкин
  «миңа хат юкмы?» дип сорарга горурлыгын җиңә алмаучы Фәүрия ул көннәрдә Линузага көлке тоела иде. Чөнки кешеләргә хат таратса да,
  Линузанын һичкем белән хат алышканы юк. Әмма бүген Фәүрия кызганыч булды аңа.
  Телеграмма Фәниярның бик авыр хәлдә ятуын хәбәр итә иде.
  Шомлы хәбәр язылган кәгазы кисәген кулына алгач, Фәүрия кинәт җиргә чүкте. Кечкенә буе тагын да тәбәнәкләнеп китте. Куллары калтыранды, күзләре юешләнде. Телеграмманы алъяпкыч кесәсенә салырга теләде, ләкин кәгазь җанлы нәрсә шикелле карышты, кесә төбенә кереп ятарга һич кенә дә теләмәде. Кыз үз янына килеп баскан ананы да сизмәде. «Әллә малайдан хат бармы?» дигән сүзләргә сискәнеп, башын күтәрде. Шунда гына ул калтыранган куллары белән үзенә таба үрелүче Гөлсәйдә түтине күрде. Фәүрия, җавап бирергә теләп, авызын ачкан иде, әмма сүзләре чыкмады. Берничә кат тамагын кырганнан соң гына:
  — Юк, Гөлсәйдә түти, хат түгел... — дип әйтә алды. Ул арада кыз кулындагы кәгазь кисәге анага күчте. Русчаны укый белмәсә дә, телеграмманы күзләренә якынрак китерде. Әйтерсең бу язуда улының хәсрәтле чырае чагыла иде.
  — Көттермә, укы, — диде Гөлсәйдә кызга, боерган сыман. — Тилиграмны тәккә суктырмыйлар.
  Фәүрия аның кулындагы язуны кабат үзенә алды.
  — Ни, Гөлсәйдә апа... — Ах, бу күз яшен! Нишләп соң әле ул калын пәрдә булып күзләрне каплый? Хәрефләр дулкынга эләккән йомычка кисәгедәй тирбәләләр. Кәгазь тоткан кул калтырый. Фәүрия, калтыравын сиздермәс өчен, телеграмманы тагы да кысыбрак тота, ләкин бу калтырау эчтән килгәнлектән, аны басу мөмкин түгел. — Ни бит, — ди ул, барлык көчен туплап, — Фәнияр авыр хәлдә дигәннәр...
  Гөлсәйдә чигәсенә сугып җибәргәндәй ыңк итә, күзләрен сөртергә яулык почмагын эзли. Шулвакыт яулык почмагына төйнәлгән эре, кып-кызыл җиләкләре яңа гына печәне чабып алынган җиргә сибеләләр. Бу җиләкләр Фәүриягә ананың җиргә тамган күз яшьләре булып күренә. «И язмыш, — дип уйлап ала кыз, — үземне кайгыларга салсаң сал, ләкин кешеләргә кайгы хәбәре илтүче итмә».
  Гөлсәйдә түти ул җиләкләрне улына дип җыйган иде бит. Эшләп йөргәндә җиләклерәк алан күрде исә, тал башына берәр учма печән бәйләп китәр дә, кешеләр төшке ялга туктагач, ипләп кенә барып җыяр. Кайткач, җиләкләрне, чыпчык чүпләмәсен өчен, иләк астына таратып киптерер. «Мичтә киптергән җиләкнең тәме бетә», — Ди торганые улы Фәнияр. Инде быелгы җиләкләре генә дә өч оек кунычы булды. Бөтенесен бергә, җыеп, малаена җибәрергә кирәк иде дә бит, өйдә ир-ат булмагач, посылка әрҗәсе кадаклар кеше дә юк шул. Әрҗә ясатырга дип әзерләп куйган фанерлары да бар югыйсә...
  Кайгысыннан һәйкәл кебек катып калган Гөлсәйдә түтине Фәүрия юатырга тырышты:
  — Бик бетеренмә әле, Гөлсәйдә түти, кеше башына чир килми тормый, терелер. Фәнияр андый-мондый авыруга гына бирешә торган егет түгел.
  — Ие шул, ие, — диде ана һәм, кызны гомерендә беренче тапкыр күргән шикелле, йөзенә текәлде. Бу минутта аңа Фәүрия үтә якын, үтә ягымлы күренде. Кеше кайгысын үз кайгысы кебек кабул иткән һәм бөтен йөрәге белән шул кайгының авырлыгын уртаклашырга әзер торган кадерле җан иясенең үз янәшәсендә булуы сөендерде ананы. Ул бераз тынычланып калды.
  ***
  Красноярскига дүрт тәүлек бардылар. Юлда үткән бу көннәр Гөлсәйдәнең илле биш яшьлек гомерендә иң озын, ин ялыктыргыч көннәр булгандыр. Янында бөтерчектәй бөтерелеп йөрүче Фәүрия булмаса, аңа тагын да читенгәрәк төшәр иде. «Гөлсәйдә түти, газлы су эчмисеңме? Мороҗеное ашап җибәрсәң, тәнеңне бераз салкын алыр», — дип, кыз станция саен ни дә булса алып менде. Борчулы ананың, хәсрәттән тамагына аш утмас булса да, кызны рәнҗетәсе килмәде: алып менгән суын йоткалады, конфетларын суыргалады. Моның аңа бөтенләй хәлсезләнмәскә ярдәме тиде.
  Поезддан төшкәндә алкларын көчкә-көчкә сөйрәп чыккан ананың, госпитальгә якынлашкан саен, адымнары шәбәйде. Аяк юллык та русча белмәгән, гомерендә Бөгелмәдән ерак чыкмаган авыл хатыны Красноярскиның зур-зур таш пулатлары арасыннан бара бирде.
  Фәүриягә, аның артыннан калышмас өчен, шактый кызуларга туры килде.
  Фәнияр яткан госпиталь өч катлы, килешсез итеп салынган бер йорттан гыйбарәт икән. Арудан, дулкынланудан һәм каушаудан дерелдәгән аякларны көчкә-көчкә өстерәп, икенче катка урнашкан хирургия бүлегенә күтәрелделәр. Юлда килгәндә тузанланган өс киемнәре өстеннән төрле дару исләре сеңгән ак халатлар киеп куйдылар.
  Госпитальдә төшке аш вакыты иде, шуңа күрә Фәүрия белән Гөлсәйдәгә бераз көтәргә куштылар. Тизрәк улын күрергә теләп, тәмам сабырлыгын җуйган ана йомшак диванда да үзен кырмыска оясында утыргандай хис итте. Кыбырсынды, борсаланды. Өстендәге халатның төймәләрен бармаклары белән бөтереп-бөтереп алды. Сестра, килеп:
  «Берегезгә керергә ярый», — дигәч, диваны-ние белән идәннән кубарылырдай булып торып басты һәм Фәнияр яткан палатага атлады.
  Палатада алты карават. Ишектән кергәч тә, нигәдер, ананың күзе тәрәзә янындагы урынга төште: ул! Фәнияр!
  Ана, әллә атлап, әллә томан әченнән Иозеп, шунда таба китте.
  Аяклар, алклар гына түгел, бөтен гәудә авырлыгын җуйды. Палатаның паркет җәелгән шома идәне дә, акшарлары куба башлаган стеналары да каядыр әреп юкка чыкты. Күз алдында бары тик тәрәзә, тәрәзә янында улы яткан карават кына калды. Ана, куе томанны ерып, улына таба барды. Барган саен, улы яткан карават ераклашкан сыман тоелды. Гөлсәйдә, пәрдә каплаган күзләрен сөртергә дә онытып, үзен әйләндереп алган томан эчендә йөзде. Әллә каян, бик ерактан ишетелгән «әни» сүзе генә аны чынбарлыкка кайтаргандай булды. «Улым, — дип пышылдады ул, ләкин тавышы чыкмады. Теле көрмәкләнде. Сулышны буып, бугазга кайнар төер утырды. — Улым!»
  Ана карават янына килеп тезләнде. Кипшергән иреннәре белән
  Фәниярның битеннән үпте. Шулвакыт ике бөртек авыр күз яше
  Фәнилрнын иреннәренә тамды. Фәнияр ирексездән ирененә тамган күз яшьләрен теле белән ялап куйды. Алар ачы, тозлы иде. «Улым, хәлләрең бик авырмы? Кул-аякларың артык сызламыйлармы? Каяле, чыгар әле кулларыңны эдиал астыннан. Курешик бер үзебезчә, татарчалап».
  Гөлсәйдә саклык белән одеял читен күтәрде, улының кулын тотты, ләкин алар бу кысуга җавап бирмәделәр. Кулларда бернинди җан әсәре юк иде. Артык ябыкканлыктан, бармаклар озын булып күренә.
  Юан, зәңгәрсу тамырлары беләккә түгәрәк бау ураган кебек бүлтәеп чыкканнар. Ана, йомшак кына итеп, Фәниярның кулларыннан сыйпады. Аякларын ачып карыйсы килгән иде, кыюлыгы җитмәде: өстән генә күз салды. «Бар әгъзалары да үз урынында бугай, йөзе дә матур күренә, газап билгеләре белән чуарланмаган», — дип уйлады Гөлсәйдә, бераз тынычлана төшеп... Юлда килгәндә, малаен тере килеш күрүдән өметен өзә башлаган иде инде. Поездның пош-пош итеп пошкыруы үлем түшәгендәге кешенең авыр сулыш алуы кебек, тәгәрмәчләрнең тык-тык тыкылдавы ярсып типкән Йөрәк шикелле тоелып, ананың тәмам котын алып, саташыр дәрәҗәгә җиткерде бит. «Шөкер икән әле».
  Фәнияр әнисен шелтәләп алды: шушы кадәр еракка нигә килеп йөрергә инде?! Тел дә белмәгән килеш.
  —И балам, онытып та җибәргәнмен, минем белән Фәүрия дә килде бит, — диде. Аннары палатадан җәһәт кенә чыгып китте дә Фәүрияне ияртеп керде. Кызны күргәч, Фәниярның күзләрендә шатлыклы очкыннар барлыкка килде. Караңгы төнгә яктылык сибеп җемелдәгән йолдызлар шикелле, егет күзендәге бу очкыннар Фәүрия күңелен нурландырып җибәрде. Улының җанланып китүенә ана да сөенде: «Ярый әле, Фәүрия килгән», — дип уйлады ул.
  Фәүрия егетнең әнисе шикелле тартынучанлык күрсәтмәде. Палатадагы берничә пар күзнең кызыксынучан карашына да, сабыр ананың сузсез генә карават янына елышырга теләвенә дә игътибар биреп тормастан, Фәниярның иреннәреннән суырып үпте. Одеялын ачып, кулларын кысты. Ләкин егетнең куллары җавап бирмәделәр. Бөтен палатаны берьюлы кочаклап алырга җыенган күк, үзенең хисләренә ирек биргән кыз ананы малаеннан читкәрәк кысрыклады. Гөлсәйдә, чигенә торгач, улының аяк очына ук барып җитте. Яшьләрне оялтмас өчен, аларга карамаска тырышты, әмма улының аксыл, кадерле йөзеннән күзләрен ала алмады. Аннары, одеял почмагын сак кына күтәрә төшеп, улының аяк бармакларын тотып карады: салкынаймаганнармы? Тырнаклары үсәме?
  Бармаклар җылы, тырнаклары да җиткән, өметле күренәләр. Ләкин нигә соң бер җирен дә кымшатмый ята бу бала? Табан астына юри дә кагылыр хәл юк — кытыкны китерәсең дип, буылып көлергә тотыныр иде, хәзер үзенә тигәнгә хәбәр-хәтере булмагандай дөм яту белән ята. Кулларын кыймылдатканы да күренми. Битенә чәчләре төшкән, сыпырып артка җибәрергә кирәк иде, күзләренә керүе бар.
  Әһә, Фәүрия чамалады, тарак алып, чәчләрен тарый башлады.
  Мондый селкенми ята торган чирне күргәне юк иде ананың. Карап торуга бөтен әгъзалары исән кебек. Кул-аяклары да имгәнгәнгә охшамый. Тизрәк сорарга, белешергә иде дә бит...
  Улының шатланып Фәүрия белән сөйләшкәнен күргәч, ана алып килгән күчтәнәчләрен палатадагы авыруларга өләшеп йөрде. Сестраның кесәсенә дә кушучлап кипкән җиләк салды. Гөлсәйдә — русча, тегеләре татарча белмәсәләр дә, үзара тылмачсыз аңлаштылар.
  Бар да җайга төшеп, күрешү ыгы-зыгысы басылгач, ана Фәүрия белән янәшә утырды һәм телеграмма килгән көннән бирле үзен туктаусыз борчып, йөрәген тәмам алҗытып бетергән сорауны бирде:
  — Ни булды, балакаем? Нилектән?
  Бу сорау Фәүриянең дә теленнән ычкынып китәргә тора иде, шуңа күрә җавап көтеп, икәүләп Фәниярга текәлделәр. Фәнияр, суга чумарга җыенган кешедәй, тирән итеп сулап куйды. Иреннәрендә газаплы елмаю барлыкка килде. Үзе эшләгән берәр яман әш турында сөйләгәндә, аның шулай юмор беләнрәк сөйләү гадәте бар. Ләкин бу юлы елмаю барып чыкмады.
  — Шул «тагын бер» дигән нәрсә харап итте мине, — диде Фәнияр.
  — Анысы нинди явыз соң? — диде ана, берни аңламыйча.
  — Анысымы? Анысы минем комсызлыгым.
  Ана да, Фәүрия дә берни аңламадылар. Фәниярга үзенең «тагын бер»е турында да, комсызлыгының нәрсәдән гыйбарәт икәнлеген дә сөйләп бирергә туры килде. Фәнияр бервакыт үзләренең өй артларына турник ясады. Моңарчы инде ул, мәктәп турнигында уйнап, беләкләрен шактый гына калынайткан иде. Үзендә кеч сизгән саен, канатланыбрак уйный башлады Фәнияр. Өй артында үз турнигың булгач, теләгән кадәр уйнарга була. «Бу күнегүләргә тотынырга иртәрәк әле сезгә», — дип, чабуыңнан тартып торучы укытучылар юк. Бөтенесе үз иркеңдә. Озак тырышулардан соң ул сальто ясарга өйрәнде. Салыгоны мәктәптәге бер укучынын да ясаганы юк иде әле. ПГунлыктан иртәгесе көнне һәммә малайны шаккатырасы килде. Үзенең ярыйсы гына арыганлыгын сизсә дә, бу күнегүне кабат-кабат эшләп карады. «Тагын бер генә қат әйләнәм дә туктыйм, тагын бер кат...» — ди торгач, ул көнне
  Фәнияр кулын тайдырып туктады. Ә икенче бервакытны, су коенганда, шундыйрак хәлгә төште. Әллә ни киң булмаган Ык елгасының әле бер ягына, әле икенче ягына туктаусыз йөзде дә йөзде. Шулай ике як ярны дүртме, бишме кат урады. Хәлсезләнде, ләкин туктыйсы килмәде. Арыганлыкны ниндидер үзсүзлелек белән җиңәргә уйлады.
  Хәл беткәннән соң, тагын бер мәртәбә теге якка чыгып булырмы?
  Шуны сынап карыйсы килү теләге аны туктап ял итүдән тыйды. Ул ярга кулларын тидереп кенә алды да кабат йөзеп китте. Елга уртасына җитәрәк, бөтенләй хәлсезләнде, бата-калка башлады. Ә инде арыпалҗып каршы як ярдагы талларга килеп тотынгач, ул, искиткеч зур җиңү яулаган полководец кебек, үз-үзеннән канәгатьләнү һәм горурлык хисе кичерде. «Көчсезлекне җиңеп була икән» дигән уй башыннан чыкмады.
  Ләкин кайвакыт үз-үзеңә артык ышану, башкалардан өскәрәк чыгарга тырышу комсызлыгы кешене харап итеп ташлый. Үз көчеңне бәяләп бетермәү саксызлыкка этәрә.
  Фәнияр бу фаҗигасенә дә бердәнбер гаепле кеше итеп үзен санады...
  Укчы-радистлар мәктәбендәге спортчылар башка хәрби часть белән ярышка әзерләнәләр иде. Спортчыларны атна-ун көн барлык эшләрдән азат иттеләр. Штангистлар, көн саен мунчага Иәреп, үзләренең «артык» авырлыкларыннан арындылар. Йөгерүчеләргә подъёмга кадар үк торырга рөхсәт бирелде. Гимнастлар, спортзалдан чыкмыйча, катлаулы күнегүләр ясадылар. Тренерларның кычкырудан тамаклары карлыкты.
  Укчы-радистлар мәктәбенең иң зур горурлыгы гимнастлар булганлыктан, өметне аларга багладылар. Ашарга-эчәргә белгечләр төзегән меню белән генә бирелде. Тренер Фәниярга да ышаныч белән карый иде. Фәнияр әле икенче разрядлы гимнаст кына, шулай да ул әкренәкрен беренче разрядлар өчен генә рөхсәт ителә торган күнегүләр эшләштергәли. Спортчылар телендә «кояш» дип аталучы катлаулы һәм шактый көч таләп итә торган бер күнегү бар. Соңгы вакытларда
  Фәнияр, бөтен көчен куеп, «кояш» ясарга омтылды. Бу эшне ул тренер юк чактарак башкарырга тырышты, чөнки тренер — бик педант нәрсә: һәркем үзенә кушылганнан артыгын эшләмәскә тиеш дип карый. Әмма Фәниярның бер генә дә тренер кушкан белән тукталасы килмәде. Спортзалның буш чагын туры китерде исә, үзенең «кояш»ы белән мәшгуль булды. Бердән, ул тренерына сюрприз ясарга теләсә, икенчедән, ел буе икенче разряд белән утыру туйдырган иде.
  Тырыша торгач, «кояш» ясалды. Фәнияр, шатлыктан нишләргә белмичә, сөялләнеп беткән учларына төкереп, кулларын угалады. Бу минутта спортзалда беркемнең дә булмавы гына аның сөенечен бераз киметте. Күрсеннәр, соклансыннар иде барысы да.
  Фәнияр бу күнегү белән озак мавыкты. Бер тапкыр да, ике тапкыр да әйләнде, һәр уңышы аңарда ышаныч, хәтта бераз һавалану хисе тудырды. Баштарак турникка кулларын бәйләп, саклык чараларын күреп кенә менсә, соңыннан бәйләнмичә эшли башлады. Куллардагы саклык өчен бәйләнгән каеш хәрәкәтләнергә комачаулык итәдер кебек тоелды. «Тагын бер генә әйләнәм дә туктыйм» дип, алҗыганнан соң да, турникка күтәрелде һәм, егылып төшеп, муенын сындырды. Аның тырышып ясаган «кояш»ы сүнде. Барысы да бетте.
  Иптәшләре аны, аңын югалткан хәлдә, спортзалдан барып таптылар. Аннары, одеялга салып, санчастька китерделәр. Фәнияр төнлә генә аңына килде һәм, нәрсә булганлыгын аңламыйча, янында утыручы няняга карады. Икенче көнне аны самолёт белән Красноярскидагы хәрби госпитальгә озаттылар.
  Менә шуларны сөйләп бирде инде Фәнияр. Фәүрия егетне «башсызлыгы» өчен шелтәләп алды. Ә ана, нәрсә әйтергә белмичә озак кына торганнан соң:
  — Ничек соң, балам, бик сызланмыйсыңмы? Тамагыңа каба аласыңмы? — дип сорады.
  — Сызланулар кимеп бара инде, әнкәй, — диде Фәнияр. — Баштарак бер дә түзә алырмын дип уйламый идем. Операциядән соң рәтләнә башладым кебек. Авыртулар басылды.
  — Операцияләре бик авыр булгандыр инде. Алданрак хәбәр иттермәгәнсең бит. Килерием, көне-төне яныңда булырыем. Берүзең пычак асларына ничек керергә кирәк?
  — Әле дә мин телеграмма сугарга кушмаган идем, врач үз белдеге белән генә эшләгән аны. Терелгәч, рәтләп үзем язган булыр идем ничек тә, — диде Фәнияр.
  — Егылганыңа күп үттеме соң? — дип сорады Фәүрия. Үзенә килгән соңгы хат исәбенчә, ай ярым чамасы вакыт булырга тиеш иде.
  — Ике ай тула, — диде Фәнияр.
  — Ике ай буе анаңа хәбәр иттермә инде, — диде Гөлсәйдә, рәнҗеп. — Ана күңеле балада, бала күңеле далада дип, юкка гына эйтмиләр шул. Әллә кайда, җәһәннәм астында икән армиян дә. Кешеләр
  Казанда гына да йөреп кайталар. Врачлар нәрсә әйтә соң? Терелерсең кебегрәк сүләйләрме?
  — Ул хакта сорашканым юк, әнкәй. Чөнки моңарчы әле терелмәм дигән уйның башыма килеп караганы юк. Менә-менә муенның авыртуы бетәр дә торып китәрмен төсле.
  — Чыкмаган җанда өмет бар, — диде ана, нык ышанып.
  Гөлсәйдә тиз өмет өзә торганнардан түгел. Аның иң зур, иң нық таянычы — ышаныч! Ил өстенә, ябырылып, дошман явы килгәч тә, халкыбызның фидакярлегенә, җиңеп чыгачагыбызга бер минутка да шикләнмәде, өметен җуймады ул. Ананың өмете акланды: дошман үз өнендә пыран-заран китерелде. Еллар авыр чакта, ялан болай бармас, бер рәтләнер дип, үзен үзе юатты. Еллар рәтләнде, авыл йортларына муллык килде. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләп, арыпалҗып кайтса — зарланмады. Менә балаларым үсәрләр дә үземә таяныч булырлар дип көтте. Балалары үстеләр һәм ана җилкәсенә өелгән тормыш йөген үз иннәренә күчереп сала башладылар. Ана яңадан турайды. Ул далада үсеп утыручы ялгыз каен шикелле: давыллар аның ботакларын сындыра, салкын кыраулар яфракларын саргайта, ләкин, зилзиләләр үтү белән, яңадан әлекке хәленә кайта каен. Яшенле яңгырлар өстендәге барлык тузаннарын юып төшерәләр һәм каенны ап-ак итәләр, пакьләндерәләр. Бернинди тормыш пычрагы да йокмый аңарга.
  — Терелерсең, балам, терелерсең. Бырачларыгыз, нәнеләрегез әйбәт күренә. Килеп керүгә, аркамнан сөеп кенә, йомшак урыннарга утырттылар. Ята торган бүлмәң дә зур икән, якты икән.
  ***
  Курсантлар арасында эш күрмәгән шәһәр балалары байтак иде.
  “Урта мәктәп бетергәннәр, ләкин барыбер армиягә китәсе бар дип эшкә кереп тормаганнар. Андый «сыек буыннарның» куллары кабарды.
  Иогерсәләр, аякларын итек кырды. Турникта маташсалар, гәүдәләрен ияккә кадәр дә күтәрә алмыйча, тиргә батып мышкылдап төштеләр.
  Командирлар физик яктан көчле курсантларга йомшак буынлыларны беркеттеләр. Фәниярга да ун курсант эләкте. Алар арасында Ризван да бар иде.
  Ризван — педучилище бетергән белемле егет. Русчаны су урынына эчә. Ә Фәниярның ул яктан мактанырлыгы юк. Шуңа күрә курсларда укытыла торган фәннәрне бик аңлап бетерми. Күрсәтеп биргән нәрсәне тиз отып кала ул, әнә бит парашют җыюны ничек оста, ничек җәһәт башкара. Гомер буе кибеттә эшләгән сатучы күлмәкне ничек оста төрсә, Фәнияр парашютны шулай җыя. Хәрәкәтләре соклангыч.
  Ризванга ул мондый шарт куйды: син мине русчага өйрәтәсең, ә мин синнән менә дигән спортчы ясыйм, килештекме?
  — Килештек.
  Ризван белән Фәнияр тиз дуслашып киттеләр. Икесенең бер максатка омтылуы якынайттымы, хыялыйлыкларымы — әйтүе кыен.
  Әмма алар уй-теләкләрен яшермәс булдылар.
  Өйрәнү очышларына йөргәндә дә, ике дус бер группага туры килде. Ризван, яшерен серен чишкәндәй: «Күкне ярата башладым бит мин, малай, — диде. — Юкка гына Икар, кояшка менәргә теләп, канатын яндырмаган икән. Их, без бит күп нәрсәгә соңлап төшенәбез. Нигә миңа педучилищеда дүрт елымны әрәм итәргә иде. Унны тәмамлап, очучылыкка укырга киткән булсам, хәзер мин бетереп чыгар идем».
  — Әле соң түгел, — диде Фәнияр, дустын юатырга теләп. — Командирлар уку башлануга ук әйтеп куйдылар бит: кем дә кем укчырадистлар мәктәбен «отлично»га бетерә, шуларны очучылыкка укырга җибәрәбез, диделәр. Ул училищега иң беренче сине алачаклар инде: укуың әйбәт, белемең җитәрлек.
  — Анысы шулай, тик менә һаман вакыт үтә. Мин бит болай да синнән ике яшькә олы. Аннары спортка минем бер дә күңел тартмый.
  — Тартыр. Әзрәк булдыра башлагач, үзеннән-үзе тарта башлый ул.
  Әле синең шәкерт шулпасы чыгып җитмәгән. Көн саен спортзалда берике сәгать тирләп мышкылдасаң, кәҗә кебек җитез булырсың. Менә күрерсең: син әле мине узып китәчәксең.
  — Һы, узарсың сине. Син, кулны кыссаң да, бармакларны берсенә-берсен ябыштырып катырасың.
  — Мин, армияга киткәнче, әч елдан артык монтер булып эшладем, һәркән «карга борыны» кысып, уч төпләре сәллләнеп бетә иде. Шуннан ул.
  — Белмим инде нәрсәдәндер. Ничек син шулкадәр турникларда әйләнә аласыңдыр? Мин самолётта да ул кадар курыкмыйм. Анда, ничектер, приборлар каршына килеп утыргач тынычланып каласың.
  Җир белән элемтәгә кереп, астагы дусларың белән сөйләшә башладыңмы, самолётта икәнеңне бөтенләй онытасың. Ә менә турник янына килә башласам, буыннарым калтыранырга тотына.
  — Кайгырма, ныгытабыз әле синең буыннарны. Типсәң тимер, бассаң бакыр изәрлек егет ясыйбыз. — Һәм Фәнияр, шаярып, дустының тез астына төртә, Ризван авып төшүдән чак тыелып кала. Көрмәкләшү китә.
  Старшинаның: «Отставиты» — дигәнен ишеткәч шым булалар. Әмма соң инде: яшьлеген дәһшәтле сугыш утларында яндырып кырысланган старшина ике дусның икесенә дә чиратсыз берәр нәрәт биреп өлгерә.
  Фәниярлар чиратсыз нәрәтнең ни икәнлеген яхшы беләләр. Башкалар тәмле төшләр күрә-күрә йоклаганда, казарма идәнен юасың, бәдрәф чистартасың. «Монда сезнең артыгыздан җыештырырга әниегез юк, — ди иде старшина. — Һәммәсен үзегез эшлисез. Солдат «булдыра алмыйм», «теләмим» дигән сүзне онытырга тиеш».
  Армия тормышына Фәнияр җиңел күнекте, һәр очышны көтеп алды. Ә галәмгә Җирнең беренче ясалма иярчене җибәрелү турында ишеткәч, һава укчы-радистлар мәктәбендә укып ятучылар гөҗ итте.
  Үзләренең укуларына вакыт үткәрү дип карап, койрыкта сөйрәлүчеләр дә күңелләрендә җаваплылык тойгысы уянуны сизделәр. Була бит кайчакта шулай: юлчы бара-бара, ә юлның очы-кырые күренми, күзләрне арыганлык томаны каплый, аяк атлыйсы килми башлый.
  Нәкъ шул вакытта, каяндыр ялтырап, ут күренә, юлчы үзенең авылгамы яки ял итәрдәй берәр учаккамы якынлашканын сизеп дәртләнеп китә, арыганлыгын оныта.
  Ялкау курсантлар арасында да шуңа охшашлырак хәл булды.
  Галәмгә очкан Җир иярчене офыкларын киңәйтеп җибәрде, һәркем яхшы аңлады: болай булгач, тиздән космоска кешеләр дә оча башлар. Космоска очарлык яхшы әзерлекле кешеләр кирәк булыр. Теләк барында, безнең илдә үтәп булмаслык эш юк. Өметсез шайтан гына дигәндәй, өметне өзәргә һич тә ярамый.
  Һай бу кеше дигәнең! Нәрсәгә генә омтылмый да ниләр турында гына хыялланмый! Һәр эшнең башы — хыял. Хыялны матурлык тудыра. Кеше күк йөзенә сибелгән алмаз бөртекләредәй ялтыраучы йолдызларга сокланып карый да очу турында хыяллана. Серле галәм аның бөтен уйларын били, билгесезлек үзенә тарта. Юлларда тәгәрәүче гади тәгәрмәчтән алып галәмгә очучы ракетага кадәр — бары да кешенең хыял һәм акыл җимешләре. Игенче яңадан-яңа сортлы бодайлар үстерергә, астроном яңадан-яңа йолдызлар ачарга, укытучы янадан-яңа талантлар табарга тырыша. Хыял — кешенең иң алдан йөрүче юлдапы. Сукырлар — кайчан да булса күрү, ямьсезләр — сеелу, картлар — озак яшәү, гарипләр — терелү, адашканнар — юл табу, кәчсезләр — гайрәтләнү, талантсызлар талантлары ачылу турында хыялланмасалар, тормышның никадәр яме ким булыр иде.
  Әле яна гына самолётларга утырган, һәр хәрәкәтне, һәр эшне инструктор күзәтүе астында эшләгән яшь курсантлар инде космоска очу турында хыялланалар. Күпчелеге радиостанциянең бер җире ватылса төзәтеп куя да белми. Укытучылар гел шуны тукып тора: «Сез үзегезнең радиотапшыру аппаратыгызны күз йомган килеш эшләтә белергә тиеш. Менә сугыш бара дип фараз кылыгыз. Сез яраландыгыз.
  Кузегез күрми башлады, ди. Ә Җир белән элемтәгә керергә кирәк. Артыгыздан дошман истребителе атакалый. Әкипаҗнын, язмышы сезнең кулда. Шуның өчен дә сез — һава укчы-радистларыә.
  Әлбәттә, курсантлар үз эшләренең җаваплы икәнлеген аңлыйлар.
  Әмма «сугыш чыкмас әле, хөкүмәт башлыклары гел тынычлык турында кайгырталар» дигән уй җаннарын тынычландырып тора. Ә космоска очу реаль нәрсәгә әйләнеп бара, моның өчен тырышып карасан, ярый. Әлеге дә баягы ике хыялый — Ризван белән Фанияр — спорт залында сөйләшеп киттеләр. Сүз бер хаттан башланды. Ризван, ботларын күтәреп, турникта селкенеп маташканда, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге килеп төште. Ризван, әйбер урлап тотылган кешедәй кызарынып, кегазъне кулына алды.
  — Нәрсә, әллә берәр асыл ярдан алынган хатмы, битләреңә ут капты, — диде Фәнияр.
  Тегесе ык-мык килде. Шулай ык-мык итүе аркасында, Фәниярның шиген арттырып җибәрде.
  — Болай булгач укып курсәтми котыла алмассың, малай, — диде
  Фәнияр. — Мин бит синең старшиең. Ә армиядә, үзең беләсең, старшийның сүзе — приказ.
  Старший дип, Фәнияр шаярып кына әйтте, билгеле. Монда алар званиеләре буенча барысы да — курсантлар. Әмма бу очракта Фәнияр үзенең «камыр батырлар» остеннән командалык итүен күздә тотып әйтте. «Камыр батырлар» дип үз гәүдәләрен үзләре күтәрә алмыйча, спорт снарядларына менү белән изрәп төшкәннәрне атый ул.
  Ризван «старшийдан» әмер алынганга түгел, ә кемгә сөйләргә белмичә әче ачытып йөргәнгә, хатның нәрсә турында икәнлеген Фәниярга сөйләргә булды.
  — Дус кеше, — диде ул, — бу хатның әле адресы юк. Язуын яздым, кая җибәрергә белмичә аптырап йөрим.
  — Авылга, бабайга, Константин Макаровичка, дип яз, — диде Фәнияр, шаярып.
  — Син шаярма, бу — бик җитди хат, — диде Ризван, тирләп чыккан маңгаен майка итәге белән сөртеп.
  Алар хатны бергәләп укыдылар.
  «Хөрмәтле галимнәр! — дип башланган иде ул. — Җирнең тарту көчен җиңеп, космоска чыккан спутник мине бик куандырды. Шатлыгымнан әллә ничә көн йокламый йөрдем. Киләчәктәге очышлар өчен, бәлки, сезгә кешеләр кирәк булыр. Андый очракта аптырап калмагыз, туры миңа хәбәр итегез. Зур ачышларга гомеремне кызганмам, яңа ракеталар сынарга мин һәрвакыт әзер. Әлегә мин һава укчы-радистлар мәктәбендә генә укыйм. Бөтен фәннәрдән дә «отлично»га өлгереп барам, тик менә физик әзерлегем шәптән түгел, әллә кайчаннан бирле
  «камыр батырлар» командасында йөрим. Әмма ләкин бер дә шикләнмәгез, монда да сынатмам. Иң алдынгы курсантларны куып җитәрмен.
  Радистлар мәктәбен бетергәч, очучылар училищесына китәм. Бу — хәл ителгән инде. Очучы булып чыкканчы чират ала торыйм дип, сезгә язарга булдым. Берүк мине оныта күрмәгез инде, Җир юлдашы ясаучы иптәш галимнәр. Космоска кеше җибәрергә уйласагыз, кораблегезгә мине дә радист итеп ала күрегез. Морзе алфавитын шәп беләм.
  Кулымны шомартудан һаман туктаганым юк. Тиздән парашют белән сикерүләр була, анда да сынатмам дип уйлыйм.
  Ихтирам белән, булачак радист, хәзерге курсант Мифтахетдинов
  Ризван».
  Дустының бу хатын укыгач, Фәнияр әллә нишләп китте. Әйтерсең тегесе инде космоска очкан, «Камыр батыр» дигән булып мыскыл итеп йөр инде моннан соң. Борынына чиертте бит Фәниярның. Әйе, нык чиертү белән чиертте. Ярый әле, хатын җибәрергә адресын белмәгән, юкса космоска очарга Фәниярдан алдан чират алып куяр иде. Ә хәзер
  Фәнияр да йоклап калмас. Ризван хәтле генә яза белер.
  — Ах, син, мыштыбый, — диде Фәнияр, хәтере калып. — Дус дигән була, якташ дип йөри, ә үзе, миннән качып, космоска очарга маташа. Юк инде, барып чыкмас. Син очканда, «исән бул» дип кул селтәп торырга без дә төшеп калганнардан түгел. Хәзер үк бу хатыңны ертып ташла. Икәүләп язабыз. Шунсыз бәхиллегем юк.
  Ризван дусты әйткәнчә эшләде дә. Хәрефен хәрефкә җиткереп, өтерен-ноктасын тикшереп, бик һәйбәтләп кәгазьнең шомасына гына хат яздылар. Инде кая, кем исеменә җибәрү мәсьәләсен генә хәл итәсе калды. Бу хакта бик күпне белүче, бераз сакаурак Чепановтан сорарга уйлаганнар иде дә, әллә кая бездән алдан аны язып куймагайлары дип, бу исәпләреннән кире кайттылар. Үзара киңәш-табыш кылышканнан соң, хатны СССР Фәннәр академиясенә адресларга кирәк дигән фикергә килделәр.
  Икәүләшеп, сырлый-сырлый, имзаларын куйдылар. Конвертны ябыштырып, почтага илттеләр. Аннары, бик олы әш майтарган кешеләр кебек, башка курсантларга өстәнрәк карап, мыек асларыннан гына көлеп йөри башладылар.
  Озакламый парашют белән сикерү көне килеп җитте. Һәр курсант бу көнне үзенчә дулкынланып, үзенчә җилкенеп көтте. Һавада, башкалар идарә иткән самолётка утырып, кырык-илле минут җир белән элемтә тотып йөрүнең әллә нәрсәсе юк иде. Артык батырлык та, кыюлык та таләп итми бу әш. Радиостанцияңне бүтән дулкынга көйләсәң, инструкторың яныңда — хәзер әйтеп җибәрә. Морзянкаңны ялгышсаң,
  «аңлашылмады», «кабатлагыз» дигән сигналлар килә. Ә менә парашют белән сикергәндә ялгышырга да, куркып калырга да ярамый инде.
  Монда дөнья океаны — зәңгәр күк белән икәүдән-икәү каласың. Язмышың үз кулларыңда. Сапбрлар гомердә бер генә ялгышалар, диләр, парашютчылар да шулай ук.
  Фәнияр, очып киткән чакта, бер дә өркеп калырмын дип уйламаган иде. Эмма самолёт тиешле биеклеккә күтәрелеп, «әзерләнергә» дигән команда ишеткәч, ашкыну каядыр юкка чыккандай булды.
  Әллә самолёт гүләвеннән, әллә яңа хис кичерүдән, әллә куркудан бөтен тәндә калтырану барлыкка килде. Маңгайдан тир бәреп чыкты, аяклар авырайдылар. Мотор тавышымы, йөрәкме — дөп-дөп типте. Аякларны шудырсаң, түбән очасың. Ләкин беленер-беленмәс тупсаны атлап чыгарга көч җитми.
  Тупса! Кеше үз гомерендә ничәмә-ничә тупсаларны атлап чыга.
  Башта туган йортының тупсасын атлап, ерак җирләргә юл тота. Авыр була. Күнегелгән, һәрнәрсәсе күңелгә якын һәм кадерле булган җылы өйгә кереп китәсе килә. Ләкин юлларда йөрисе, дөньялар күрәсе килү хисе бөтенесен җиңә. Кеше иңнәренә асылган юл капчыгын рәтли дә, артына карамаска тырышып, алга атлый.
  Фәнияр да, кыюлыгын тупларга теләп, тупсада басып тора.
  Менә ул, ишек яңакларына куллары белән тотынып, түбән карады. Ә анда җир ямь-яшел. Шушы яшел чирәм бик тә йомшак, бик тә якын тоелды аңа. Җирне шулай якында тою, кечкенәдән үк аунап үскән яшел чирәмнәрне күрү Фәниярны тынычландырып җибәрде.
  Шүрләү каядыр еракка качты. Аяклар үзләреннән-үзләре бушлыкка атладылар. Шартлап, парашют ачылып китте, култык астыннан алдырып бәйләгән каешлар тәнне авырттырып тартылып куйдылар.
  Фәнияр, ап-ак параппотында чайкалъш, зәңгәр күктә ялгызы калды.
  "Узен канатлы итеп, кыю итеп тою шатлыгыннан ул сул алгынын, итеге салынып, үзеннән алда җиргә төшеп утырганын да, аяк чолгавы сүтелеп, җил белән еракка очканын да сизмәде. Аңарга гомердә булмагандай рәхәт иде. Шунда ул үзенең бары тик очар өчен генә яратылуын, моңарчы яшәгән егерме еллык гомеренең шушы очыш өчен әзерлек икәнлеген аңлады. Үзеңне тапкан көн кеше гомерендә иң бәхетле көннәрнең берсе буладыр.
  Армия тормышы шулай кызыклары һәм кыенлыклары белән үтә торды. Фәниярның укчы-радистлар мәктәбендә укый башлавына шактый булды. Тиздән имтиханнар җитә. Ә аннары, курсантларга серҗант званиесе биреп, частьларга таратачаклар. Бәхетлеләргә хәрби очучылар училищесына китәргә туры килер, бәлки. Кем белә, мондый өлеш
  
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。