- 阅读 五年级 的下一篇文献作品
- Хуҗанын Бер Ярлыны Бәладән Коткаруы
🕙 2-分钟读取
Хуҗа ишәкне ничек укырга өйрәткән?
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 316
唯一单词总数为 226
59.2 个单词位于 2000 个最常用单词中
71.0 个单词位于 5000 个最常用单词中
80.2 个单词位于 8000 个最常用单词中
Бервакыт патшага бик шәп ишәк бүләк иткәннәр. Патша сараенда ул ишәккә сокланмаган кеше калмаган, һәрберсе аны мактаган. Бу вакыт Хуҗа Насретдин да патша сараенда икән. Сөйләргә аңа чират җиткәч, ул патшага болай дигән:
- Бу ишәкнең сәләтлелеге шулкадәр зур ки, мин аны укырга өйрәтә алам. Бу әш өчен мина нибары өч ай вакыт кирәк булачак, — дигән.
Патша, моңа бик гаҗәпләнеп:
- Яхшы, әгәр дә өч ай эчендә син аны укырга өйрәтсәң, мин сиңа мең сум бирәм. Әгәр дә өйрәтә алмасаң, сине суга батырып үтертәчәкмен, — дигән.
Казна тарафыннан ишәкне укытырга бирелгән акчага Хуҗа Насретдин өч ай буе рәхәтләнеп көн иткән. Айлар үткән, тикшерү көне килеп җиткән. Әлегә кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән хикмәтне карарга дип, шәһәрдәге барлык халык сарайга җыелган. Хуҗа Насретдин үзенең «укучысын», түгәрәкнең уртасына алып кереп, өстәл янына бәйләгән дә ишәкнең борыны төбенә генә бер китап куйган. Бар да тын калганнар.
Шунда көтелмәгән бер гаҗәп эш булган: ишәк китапның тышын тешләгән дә ачып җибәргән. Үзе китапның бите буенча борынын йөртә һәм иреннәрен селкетә икән. Шулай бер битне «укып» бетергәч, ишәк икенче битне ачкан һәм «укырга» тотынган.
Барысы да утырган урыннарында шаккатып калганнар. Ә ишәк һаман үзенең «укуын» дәвам иткән...
Ниһаять, патша түзмәгән, урыныннан торган да:
- Хуҗа әфәнде, син үз өстеңә алган бурычыңны тулысы белән үтәп чыккансың, ишәгем укырга өйрәнгән икән, - дигән, Хуҗага тагын мең сум акча биргән.
Хуҗа үз урынына утыргач, аңар берьюлы дөнья кадәр сорау яудыра башлаганнар:
- Әйтегез әле, Хуҗа, бу авыр эшне сез ничек башкарып чыктыгыз?
- Аны укытканда, сез нинди юллар кулландыгыз?
- Ишәкнең ялкаулыгы аркасында сезгә күп җәфа чигәргә туры килмәдеме?
Хуҗа Насретдин никтер берни дә эндәшми икән. Шулчак муллаларның иң зурысы:
- Менә, җәмәгать, күрәсезме китапның изгелеген! Хәтта аңгыра хайванга да аның кодрәте җитә. Алла сүзләре аны да буйсындыра, — дигән.
Аңа каршы Хуҗа:
- Бу эш бик гади. Китап сүзләренең монда бер тиенлек тә ярдәме тимәде. Мин китап битләре арасына солы салдым, ишәк шуны ашады, - дигән.

您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 五年级 的下一篇文献作品
- Хуҗанын Бер Ярлыны Бәладән Коткаруы