🕙 2-分钟读取

Хөсрәү Вә Ширин (өзекләр)

总字数为 309
唯一单词总数为 243
48.5 个单词位于 2000 个最常用单词中
58.2 个单词位于 5000 个最常用单词中
62.2 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  (өзекләр)
  
  Шавурның Ширин катына Фәрһадны китергәне һәм Фәрһадның Ширингә гашыйк булганы
  
  Яшәгән кирмәне кысып Ширинне,
  Аңар зиндан кебек булып күренде.
  
  Ашамлыгы аның сөт булды көн дә,
  Балачактан яшәп шул гадәтендә.
  
  Ераграк иде шунда мал-туары:
  Сыер, елкы-бия, куй — барчалары.
  
  Вә көн саен Ширингә сөт китермәк
  Хадимнәргә булып китте читенрәк.
  
  Теләр иде шушы сөтне Ширин бик
  Мәшәкатьсез генә килсен иде, дип.
  
  Вә кайчан хәл Шавурга аңлашылды,
  Сүзендә ул чәчәк төсле ачылды.
  
  Шулай мактанды: «Монда бар бер оста
  Зиһенле Фәрһад атлы. Кайбер эштә
  
  Аның белән мин эштәш булганым бар:
  Белә төзү эшендә күп ысуллар.
  
  Зур осталык белән эшне кылыр ул,
  Вә бик ансат кына сөткә корыр юл.
  
  Аны хөрмәт итәләр хәтта Румда:
  Балавыздай кыла ташны кулында!»
  
  Ачылгач пәрдә көннең көзгесеннән,
  Вә төн качкач кара гаскәр эзеннән,
  
  Чыгып юлга Шавур белгән төшеннән,
  Табып Фәрһадны бүлдерде эшеннән.
  
  Чакырды, әйдә, дип һәм үз атында
  Китерде эшкә, дип, Ширин катында.
  
  Утырды пәрдә артында Ширин дә,
  Тәмам яктырды өй аның нурында.
  
  «Күренерме бу?» — дип, Фәрһад текәлде,
  Силуэтын гына ләкин күрәлде.
  
  Сурәткә керде җан: Фәрһадка шунда
  Ишеттерде Ширин үз тавышын да.
  
  Аның татлы сүзен тыңлаганыннан
  Хәле китте кулыннан, көч — җаныннан.
  
  Тәмам исерек кебек ул ауды шунда,
  Еландай боргаланды дәрт утында.
  
  Моны күргәч, Ширин сизде бу эшне:
  Гашыйкларга гына хас кичерешне.
  
  Ширин Фәрһадтан, җәйләүдән сөт китерү өчен, арык ясавын үтенә. Фәрһад гыйшыклыгыннан бар дөньясын онытып эшка тотына һәм бер ай дигәндә арыкны ясап та бетерә. Аны карарга Ширин үзе дә килә һәм остага бүләк йөзеннән колагындагы энҗеләрен салып бирә.
  
  Фәрһадның Ширин гыйшкыннан тауларда йөргәне
  
  Күңел баглап Ширинга инды Фәрһад,
  Җаны-тәне егетнең кылды фөрьяд.
  
  Гелән гыйшык хәлендә булды зарда,
  (Җанында калмады һичбер карар да.
  
  Күңелдә калмады тынгы-тәкате,
  Тәнендә калмады сабры-куәте.
  
  Теле сүзне, кулы эшне онытты,
  Дивана тик юлын чүлләргә тотты.
  
  Яланнарда тәмам туптай йөгерде,
  Авыр хистән дуга кебек бөгелде.
  
  Ширин гыйшкы тотып җанын, бу хәлдә
  Бахыр Фәрхад яшәүдән бизде хәтта.
  
  Гыйшык даны аның җиргә җәелде,
  Аның гашыйклыгын бар дөнья белде.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。