🕙 1-分钟读取

Хикмәтләр (өзек)

总字数为 158
唯一单词总数为 117
29.8 个单词位于 2000 个最常用单词中
39.1 个单词位于 5000 个最常用单词中
48.4 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  ***
  
  Игенчелек хуш һөнәр Хак колларына,
  Гыйззәт-хөрмәт бардыр монда, белер булсаң.
  Нафегъ итеп (игелек итеп) бирде Алла җанларына,
  Хак рәхмәте бар монда, кыйлыр булсаң.
  
  Игенчегә Хак рәхмәте баикъ булыр (ирешер),
  Дөньялык һәм ахирәтлек кулга килер.
  Игенчене рәхман Изем (Алла) газиз кыйлыр,
  Кылмәтдә урны — җәннәт, сорар булсаң.
  
  Игенченең әл-азакы (аяк-кулы) булыр туфрак,
  Хак Тәгалә хәзрәтендә (каршында) йөзләре ак,
  Кыямәт көн асан (ансат) булгай сөаль-сораг,
  Игенченең эше мондаг, белер булсаң.
  
  Игенчеләр туфрак үзә иген иксә,
  Кош-корт, хайван, адәм — һәркем андин йийсә (ашаса),
  Игенчегә андиг савап белер ирсә,
  Һәр локъмәгә (кисәккә) бер кол азад, кыйлыр булсаң.
  
  Игенчелек — галәмара изге аты,
  Нигъмәт йийәр мөэмин, кяфир — юкдыр каты (аермасы),
  Игенчене көйдермәгәй тәмуг уты,
  Игенчелек гали эшдер — кыйлыр булсаң.
  
  Бу игенне газиз белеп һәркем игәр —
  Тереклекдә галәмара гыйззәте бар;
  Үлеп барса — Хак Тәгалә рәхмәте бар,
  Иген иккел, рәхмәт өмид итәр булсаң.
  
  Мәүла Колый, иген игеп, сәхи (юмарт) булгыл,
  Сәхи булып, нәфкалекне (байлыкны) хакдин кулгыл,
  Йите ниран (тәмуг) газабындин азад булгыл,
  Бу дөньядин ахирәткә барыр булсаң.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。