🕙 2-分钟读取

Гыйлемнең Өстенлеге Турында Төркичә Бәетләр

总字数为 252
唯一单词总数为 179
50.0 个单词位于 2000 个最常用单词中
62.2 个单词位于 5000 个最常用单词中
67.1 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,
  Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул.
  
  Белмәде һөнәрне гыйлемсез кеше,
  Булмады аңарда бәхетнең эзе.
  
  Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
  Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.
  
  Ал гыйлем, чөнки яшәүнең аслы шул,
  Хәл итә барлык кыенлыкны тик ул.
  
  Кем гыйлемле, бел асылташ дип аны,
  Һич җиңалмас угры яки дошманы.
  
  (Оригиналда:
  Адәминең гәүһәре даниш улыр,
  Аны нә дошман вә нә угъры алыр.)
  
  Гыйлемлек - яшрен хәзинә, кем таба,
  Ике дөнья байлыгы булыр аңа.
  
  Шундый байлык ул: гел өстәп тор аны,
  Ул сарыф иткән саен арта бары.
  
  Дөньяның малы кими - тоткан саен,
  Өстәлә белем - сарыф иткән саен.
  
  Күп гыйлемле булса адәм - байдыр ул,
  Башкалар йолдыз кебектер - айдыр ул.
  
  Чын кеше димә, туны булганга шәп,
  Кисә дә атлас, ишәк - һаман ишәк.
  
  Тик гыйлем аша табылды тугры юл,
  Булды гөлбакча ничаклы тозлы чүл.
  
  Ит җитәкче ул гыйлемне син үзең,
  Шулвакытта дөньяда калыр әзен.
  
  Иң әлек булды гыйлем, соңыннан - эш,
  Бик түбән булды гыйлемсез кылган әш.
  
  Бәйләсән эшкә гыйлемне - үлмәссең,
  Хак юлыннан читкә барып кермәссең.
  
  Килсә дә үлем, галим үлми һаман,
  Үлеме килгәнче үк үлә надан.
  
  (Оригиналда:
  Үлмәйә галим кеше, килсә үлем,
  Үлде җаһил килмәзедин бу үлем.)
  
  Бел наданнар төркемен үлек диеп,
  Үлсә галим, бел аны терек диеп.
  
  Син гыйлем тупла, наданлыктан уян,
  Ахирәт көнне надан - әттән яман.
  
  Чын галим үзен надан диеп белер,
  Күп белим дип, галим артыннан йөрер.
  
  Бел: гыйлем - нур ул, сине нурландырыр,
  Ә наданлык - ут, сине ул яндырыр...
  
  (Оригиналда:
  Гыйлем - нурдыр, нурлыйдыр күңелләри,
  Җәһел - нардыр, яндырыр һәм дилләри...)
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。