• 阅读 九年级 的下一篇文献作品
  • Хәят
🕙 1-分钟读取

Горбәтнамә (өзекләр)

总字数为 187
唯一单词总数为 151
47.6 个单词位于 2000 个最常用单词中
60.7 个单词位于 5000 个最常用单词中
65.2 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
   (Читтә Йөрүче Хикәясе)
  
  (өзекләр)
  
  Хөрмәт һәм өмет турында
  
  Йөри идем җиһанда шатланып мин,
  Яши идем исән-сау һәм дә имин:
  Күңелем кайгысыз, ризкым күп иде,
  Дусларым күп, дошманнарым юк иде.
  
  Һич үткәнем өчен аһ ормый идем,
  Киләчәгем өчен кайгырмый идем...
  Булып көн-төн галимнәр арасында,
  Әшем юк иде дөнья гаугасында.
  
  Олугълар күрсәтәләр иде шәфкать,
  Кечкенәләр күрсәтәләр иде хөрмәт.
  Рәхәт яши идек ярым белән дә,
  Сөекле балакайларым белән дә.
  
  Уем юк иде дошманым булыр дип,
  Бу рәхәттән мине мәхрүм кылыр дип.
  
  Җәбер-җәфа һәм горбәтчелек (сәяхәт кылу) турында
  
  Чыгып бер дошман адәм шундый чакта,
  Мине зинданга салдырды нахакка.
  Кинәт юк булды рәхәт, татлы көннәр,
  Сорашмады, килеп, хәлем акыннар.
  
  Бу аерылу уты көйдерде башым,
  Куземнән акты даим канлы яшем.
  Әгәр килсә кешегә мондый кайгы,
  Кояш та күренер булып караңгы.
  
  Кечем бетте тәмам сабыр итәргә,
  Керештем шафкатъ ингәнен көтәргә.
  
  Сабырлык итү турында
  
  Сабыр ит син, бәла килсә башыңа,
  Шекер ит Тәнре биргән язмышыңа.
  Күтәр син өстеңә килгән бәлане,
  Чыда, беркемгә дә фаш итмә аны.
  
  Сабыр итте боекләр күп җәфага,
  Ничаклы булса да түзде казага.
  Сабыр иткән кеше табар камиллек,
  Кыенлыклар китермәс аңа кимлек.
  
  Моны яздым итеп сезгә васыять,
  Дәва булсын, укыгыз берничә кат.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
  • 阅读 九年级 的下一篇文献作品
  • Хәят