🕙 3-分钟读取

Чытырманда Былбыл Сайрый... (Кыскартып бирелә)

总字数为 341
唯一单词总数为 278
44.8 个单词位于 2000 个最常用单词中
56.4 个单词位于 5000 个最常用单词中
63.9 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  (Эссе)
  
  (Кыскартып бирелә)
  
  Шигырь — тормыш юлы. Анкеталарда, автобиографияләрдә күпме телисең, шулкадәр алдашып була. Чын шагыйрь исә, бик теләсә дә, бүтәннәрне, аерата үзен алдый алмый... Һәр шигырьнең асылы — ихласлык. Дөрес аваз. Дөрес моң...
  Ә учакнын, утның күзенә кереп караганың бармы? Үзең казып тапкан чишмә төбендәге тибрәнеп торган якты, салкын керфекләргә ирен тидереп карадыңмы? Йолдызларның тын хәрәкәтеннән башың әйләнеп киткән чакларың бармы? Иртәнге чык бөртегеннән сиңа сөйтән ирын томырылып карамадымы? Әгәр мин әиткәннәр синең холкында да бар икән, укы, дустым, шигыреңне! Яшереп торма! Синең шигырь язганыңны мин барыбер беләм.
  Нинди зәхмәт соң ул — шигырь? Әйтеп карыйммы?
  Шигырь ул, мина калса, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы.
  Хәер, һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата алыр иде.
  Яман кеше хакында «Имансыз!» дип түгел, «Шигырьсез!» дип хөкем чыгарырга кирәктер...
  Асыл шигьрияттән йөз чөергән җәмгыятьтә генә җинаятьчеләр кубая, гарипләр арта...
  Әгәр дә мәгәр шигырьнең кайчанрак языласын чамаласам, беркая да чыкмыйча, өйдә генә утырыр идем. Ә шигырьне ничек язарга икәнен дә белсәм, Тукайның үзен өнсез итердай шигырьләрне том-том итеп язып ташлар идем. Андый серләрне белмим һәм мин шуның белән бәхетле дә.
  Табигать үзе беркем дә кермәслек иттереп бикләп куйган афәтле зонага — авазлар болганышына — тәвәккәлләп, мин япа-ялгызым барып керәм. Сүз белән күзгә-күз калам. Якалашам. Маңгайга-маңгай киләм. Ниһаять, мин аны буйсындырам. Хаостан алып чыгам, үзем генә белгән көйгә сеңдерәм. Гомерлек дошманым булган кодрәтле сүзне үземнең гомерлек дустым итәм.
  Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны анларга түгел, аңлатырга маташу — шагыйрьнең һәлакәте.
  Шигырь — болытның, Кояшның, туфракның кушылмасы — гап-гади чирәм. Шул чирәмгә куе чык төшкәндә, тәпиләрең ап-ак булып агарганчы, саф, салкын, балкып торган чыкларны чәчрәтә-чәчрәтә йөгер дә йөгер! Һәм шуның рәхәтен сүзләр белән генә бүтәннәргә сөйләп бир. Ул салкын чык бүтәннәрнең дә табанын кыздырсын...
  Шигырь — чытырманнан яңгыраган былбыл авазы. Күп кирәк түгел: аның кайчан сайраганын бел дә, таңгы чирәмгә чалкан төшеп, мең яшәгән имәнгә башыңны куеп, иртәнге алсу болытларга карый-карый тыңла да тыңла...
  Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, соңгы тамчының ташуы кирәк.
  Шигырь — язмыш ул!..
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。