🕙 1-分钟读取

Бөҗәкләр белән сөйләшү

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 111
唯一单词总数为 87
45.9 个单词位于 2000 个最常用单词中
51.5 个单词位于 5000 个最常用单词中
57.1 个单词位于 8000 个最常用单词中
  — Чикерт-чикерт, Чикерткә,
  Сине нәрсә сикертә?
  — Синең кебек малайлар
  Тотарга чамалыйлар...
  — Әй Кырмыска, Кырмыска,
  Хәлләр нихәл тормышта?
  
  — Тормыш ансы ярыйсы,
  Тик... кай яктан карыйсы?
  Кайчак урманга чыгып,
  Өнемә таяк тыгып,
  Малайлар туздыралар -
  Ярышлар уздыралар.
  
  Их, бер ярыш уздырсаң -
  Үз өйләрен туздырсаң?!
  — Әй Күбәләк, Күбәләк,
  Синең тормыш түгәрәк...
  — Түгәрәген түгәрәк
  Кебек инде, Мөбарәк...
  Тормыш ансы ничава,
  Тик бозылды бит һава!
  Даруын да сибәләр,
  Агуын да сибәләр.
  Сибәләр дә сибәләр!
  Безнең жаннар кибәләр...
  
  — Үзең нихәл, Мөбарәк?
  — Минем дөнья түгәрәк!
  Аккошлар бетеп бара,
  Үрдәкләр китеп бара.
  Әрәмәләр, сазлыкларны
  Кешеләр тетеп бара.
  Елгамны киптерәләр —
  Кырга су сиптерәләр.
  Тавымны да җимерәләр —
  Таш кирпеч иттерәләр.
  Казылмалар эзлиләр —
  Җир белән тигезлиләр.
  
  Шулай, дустым Күбәләк,
  Дөньям тигез, түгәрәк!
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。