- 阅读 11年级 的下一篇文献作品
- Беренче Мәхәббәт (Кыскартып алынды)
🕙 1-分钟读取
Авырган Минутларда
总字数为 74
唯一单词总数为 64
59.3 个单词位于 2000 个最常用单词中
73.1 个单词位于 5000 个最常用单词中
77.7 个单词位于 8000 个最常用单词中
Әйткән идең, йөрәк:
— Аз димәсәң,
Йөзгә җиту минем ниятем...
Юк, анда ук җитеп булмастыр шул,
Аксый-туксый гомер итәсең.
Язмыш, ахры,
Гомер гөлләренә
Шактый иртә кырау төшерде:
Ерак әле кышка, ә саргайдым
Яшен суккан усак шикелле.
Ерак әле кышка,
Сибелә ләкин,
Сибелә яфрак, сибелә җил саен...
Аварга да инде җил җаена
Һәм йокларга мөмкин мөгаен?
Киңәш бирә япь-яшь сабый иргә:
— Ят әле, ят, Хәсән абый, — ди.
Булмый, булмый: күзем йомдым исә,
Төшкә керә Назон Овидий.
— Аз димәсәң,
Йөзгә җиту минем ниятем...
Юк, анда ук җитеп булмастыр шул,
Аксый-туксый гомер итәсең.
Язмыш, ахры,
Гомер гөлләренә
Шактый иртә кырау төшерде:
Ерак әле кышка, ә саргайдым
Яшен суккан усак шикелле.
Ерак әле кышка,
Сибелә ләкин,
Сибелә яфрак, сибелә җил саен...
Аварга да инде җил җаена
Һәм йокларга мөмкин мөгаен?
Киңәш бирә япь-яшь сабый иргә:
— Ят әле, ят, Хәсән абый, — ди.
Булмый, булмый: күзем йомдым исә,
Төшкә керә Назон Овидий.
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
- 阅读 11年级 的下一篇文献作品
- Беренче Мәхәббәт (Кыскартып алынды)