• 阅读 6年级 的下一篇文献作品
  • Авыл
🕙 1-分钟读取

Әни, Мин Көчек Күрдем!

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 118
唯一单词总数为 68
55.8 个单词位于 2000 个最常用单词中
66.0 个单词位于 5000 个最常用单词中
68.8 个单词位于 8000 个最常用单词中
  Әни, мин, уйнаганда,
  Көчек күрдем урамда.
  Әни, ул туңган иде,
  Урамда кунган иде.
  Әни, салкын яңгырда
  Ул бик күшеккән иде,
  Ул бик ачыккан иде
  Һәм бик талчыккан иде.
  Әни, ул улый иде,
  Ул шулай елый иде,
  Ул чынлап елый иде,
  Ул ныклап елый иде —
  Үзем ишеттем, әни.
  Мин үзем карап тордым,
  Шуңа кичектем, әни.
  Мин аны бик кызгандым:
  Яшьләре ага иде.
  Әни, аның яшьләре
  Асфальтка тама иде.
  Аны, әни, яңгырда
  Кемдер ташлап калдырган,
  Алдаштырып калдырган,
  Адаштырып калдырган...
  Әни, туңганга микән,
  Ул бик дерелди иде.
  Салкын тисә, ул көчек
  Тышта терелми инде.
  Нишләр инде ул анда,
  Бер ялгызы урамда?
  Ул елыйдыр әле дә,
  Дерелдидер тәне дә.
  Иртәгә үк үләчәк,
  Калдырсаң бу хәлендә...
  Әнием, шул көчекне
  Алып кайтыйк әле, ә?!
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
  • 阅读 6年级 的下一篇文献作品
  • Авыл