• 阅读 八年级 的下一篇文献作品
  • Алсу
🕥 33-分钟读取

Әлдермештән Әлмәндәр - 09

总字数为 4275
唯一单词总数为 1814
36.2 个单词位于 2000 个最常用单词中
49.4 个单词位于 5000 个最常用单词中
57.0 个单词位于 8000 个最常用单词中
每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
  Залда ут сүнә. Сәхнә кап-караңгы. Тынлык. Бер прожектор әкренләп яктырта башлый, яктылыгы сәхнә алдында басып торучы Шагыйрьнең залга төбәлгән уйчан йөзенә төшә.
  Шагыйрь (үзалдына).
  Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
  Үлемем дә яңрар җыр булып…
  Гомрем минем моңлы бер җыр иде…
  Сөям диеп кызга үрелгәнче,
  Сөрт борныңны, егет, элгәре.
  Сөрт борныңны, егет…
  Әкияттәге серле йомгак булып
  Тәгәрәде тормыш сукмагым…
  Кызлар, төнлә йөрмәгез!
  Коймадан сикермәгез!
  Тагын әллә ни ертып,
  «Мода» дия күрмәгез…
  Гомрем минем моңлы бер җыр иде…
  Моңлы бер җыр…
  Шагыйрь сәхнәгә борыла. Музыка башлана. Музыка белән бергә яктылык та арта төшеп, сәхнәне урталай бүлеп куйган төрмә рәшәткәсен яктырта. Музыка көчәя. Шагыйрь төрмә рәшәткәсен урталай ярып эчкә үтә. Һәм сәхнәдә хыялында терелтә башлаган Муса белән очраша. Музыка кинәт туктый. Тынлыкта Шагыйрь хәрәкәтсез басып торган Муса янына килә.
  Исәнмесез, Муса абый… (Паузадан соң.) Муса абый дип гади генә эндәшкәнемә гаҗәпләнмәгез. Сезгә шулай дип эндәшәсем килә. Исәнмесез, Муса абый… (Муса эндәшмәгәч.) Алайса, рәсмирәк яңгыраса да, Муса Җәлил дип мөрәҗәгать итәм. Исәнмесез, Муса Җәлил. (Җәлил эндәшмәгәч.) Бәлки, сез Гумеров фамилиясенә ияләшкәнсездер, Җәлил икәнлегегезне һаман да белдерергә теләмисездер. Исәнмесез, Муса Гумеров.
  Муса. Сезгә ни кирәк?
  Шагыйрь (шатланып). Ниһаять, эндәштегез. Саумысыз, Муса абый… Муса Җәлил… Муса Гумеров…
  Муса. Сез кем?
  Шагыйрь. Исемемне әйтсәм дә белмәссез. Мин сезгә таныш түгел. Әгәр дә үземне шагыйрь дип таныштырсам гаепләмәгез.
  Муса. Шагыйрь?
  Шагыйрь. Шагыйрь – бөек сүз. Бәлки, андый сүзгә лаек та түгелмен. Шагыйрь дигән изге исемне йөртер өчен сез булырга кирәктер?
  Муса. Комплиментларны хатын-кызларга әйтәләр… Сез кем?
  Шагыйрь. Гафу итегез. Мин шигырьләр язам, язганнарым басыла.
  Муса. Сезгә ни кирәк, шигырьләр язучы егет?
  Шагыйрь. Мин сезне эзләп килдем.
  Муса. Кайдан?
  Шагыйрь. Казаннан.
  Муса. Казаннан? (Шагыйрьнең йөзенә текәлеп карап.) Ка-зан-нан? (Йөзе ачылып китеп.) Туган илдән? (Кинәт шикләнеп.) Миннән сезгә ни кирәк? Йомышыгыз нәрсәдә?
  Шагыйрь. Шикләнмәгез, Муса абый… Муса Гумеров… Муса Җәлил…
  Муса. Ә нигә миңа шикләнергә? Миңа үлем карары чыгарылган. Үлем алдыннан кем белән сөйләшкәнемне мин белергә тиеш.
  Шагыйрь. Кем белән булса да барыбер түгелмени? Аңа карап гомерегез озынаймый.
  Муса. Әй сез, шигырьләр язучы, тизрәк йомышыгызны әйтегез, минем вакыт санаулы. Һәм, гомумән, сез монда ничек керә алдыгыз? Сезне кем җибәрде?
  Шагыйрь. Хыялның керә алмаган җире юк.
  Муса. Хыял?
  Шагыйрь. Сезнең янга хыялым алып килде, Муса абый… Мин сезне хыялымда терелттем. Сез – шагыйрь, хыялның ни икәнен яхшы беләсез. Без, кешеләр, хыялда һәм төшебездә дөньяда үзләре булмаганнар белән дә очраша алабыз.
  Муса. Димәк?..
  Шагыйрь. Сезнең белән сөйләшәсе сүзләрем, сезгә бирәсе сорауларым күп. Мин ул сорауларга җавап табарга тиеш.
  Муса. Хыял… Аңлыйм, шигърият, сәнгать шартлылыкны кабул итә. Мин дә шигырьләремдә еш кына Туган илгә кайтып киләм. Димәк, сез киләчәктән килдегез?
  Шагыйрь. Сезнең өчен – киләчәк, минем өчен бүгенге заман. Илдә ниләр бар, дип сораган идегез. Тагын сорагыз…
  Муса (паузадан соң). Мин кем… анда?
  Шагыйрь. Бәлки, башта ил турында сөйләргәдер?
  Муса. Анысын беләм.
  Шагыйрь. Беләсез?
  Муса. Туган илемнең киләчәген белмәсәм, мине монда үлем җәзасына хөкем итмәсләр иде. Илемнең киләчәгенә ышануымны гафу итмәделәр палачлар. Кызганыч, Туган илемдә кем булачагымны белә алмый дөньядан киттем. Әйтегез, мин кем анда?
  Шагыйрь. Шагыйрь һәм герой.
  Муса. Ачыграк әйтегез.
  Шагыйрь. Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилов.
  Муса. Әгәр дә сез, Шагыйрь, мине хыялыгызда терелткән икәнсез, минем белән шаяру өчен түгелдер дип өметләнәм.
  Шагыйрь. Ышаныгыз, Муса абый. Ант итәм. Антның ни икәнен сез беләсез.
  Муса. Димәк, шигырьләрем Туган илгә кайтып җитте? Димәк, миңа ышандылар?
  Шагыйрь. Илдә сезнең шигырьләрне укымаган кеше юк. Гомер юлыгыз өйрәнелгән.
  Муса. Мондагысы дамы?
  Шагыйрь. Әйе. Германия дә инде башка Германия.
  Муса. Мин аның шулай буласына ышандым, Шагыйрь. Шигырьләремнең генә илгә кайтып җитүенә өметем аз иде. Димәк?.. Укы, Шагыйрь, әгәр алдашмасаң, минем тоткынлыкта язганнарымнан бер генә строфаны булса да укы.
  Шагыйрь. Әкияттәге серле йомгак булып,
  Җырым калды сүтелеп юлымда.
  Сез табарсыз килеп шушы эздән
  Мине соңгы йөрәк җырымда.
  Муса (әсәрләнеп). Рәхмәт! Рәхмәт, туган! Димәк?! (Рәшәткәләргә тотына-тотына, сәхнә буйлап йөри.) Ишетәсезме?! Ишетәсезме?! Киләчәк буын шагыйре минем шигыремне яттан сөйли. Ишетәсезме?! Кемнәр миңа ышанмаган иде, ишетегез! Муса исән! Исән Муса Җәлил! (Шагыйрь каршына тезләнеп.) Рәхмәт, дустым.
  Шагыйрь. Нишлисез? Мин сезнең алда тезләнергә тиеш.
  Муса. И-их, туган!.. Тезләндерергә теләделәр – тезләнмәдем. Рөхсәт ит, ятып ауныйм каршыңда. Укы, Шагыйрь, авырсынмасаң укы тагын… Бер генә юл.
  Шагыйрь. Күрше кызы Хәдичә,
  Шулай гадәттәгечә,
  Озак йөреп бакчада,
  Кичегеп кайтты кичә.
  Муса (аптырап-шатланып). Аны да беләсез?! (Дәвам итә.)
  Каравылчы карт аның
  Ишетмәгән кайтканын…
  Күз алдына китерәсезме, туган?.. Кыз койма аша сикерә. Күлмәк итәге, кадакка эләгеп, шытырдап ертыла. Күз алдына китерәсеңме, кызның төп-төз, ап-ак ботлары ертык итәктән ялт-йолт күренеп кала. Кайсы ир күреп сокланмас. Матур кызларга ертык итәк тә килешә. Әгәр дә шундый мода чыкса, мин, мәсәлән, һич кенә дә каршы килмәс идем. Рәхмәт сиңа, шагыйрь дустым. Үзең ниләр язасың? Сөйлә берсен.
  Шагыйрь. Сезгә укырлык шигырьләрем юктыр минем.
  Муса. Татар шагыйрьләре шулай инде алар, һәрвакыт кирәгеннән артык тыйнак булдылар. Киләчәк шагыйрьләренең укымаслык шигырь язуларына ышанмыйм мин. Укы, оялма. Тыңлыйсым, ишетәсем килә. Уегызда, күңелегездә ни икән, беләсем килә.
  Шагыйрь. Кичерегез, Муса абый, сезгә укырлык шигырь яза алсам укырмын. Бу юлы мәҗбүр итмәгез.
  Муса. Мәҗбүр? Шагыйрьләр телендә андый сүз буламы? Ә без бер-беребезгә укый идек. Җыелышып укый идек. Арада пешеп җитмәгән шигырьләр дә булгандыр, барыбер укый идек. Дуслар… Исәннәрме алар минем дуслар? Сөйлә, Шагыйрь. Кызганма вакытыңны. Ил турында, туганнар, дуслар турында сөйлә. Ишетеп китим…
  Музыкаль пауза. Ут сүнеп ала. Музыка акрыная.
  Рәхмәт, туган. Тагын ниләр сорыйм икән? Җыр яратасыңмы, Шагыйрь?
  Шагыйрь. Тыңларга яратам.
  Муса. Минем кебек, алайса. Кеше җырлаганны гына тыңларга димәгән. Мәҗлесләрдә сузып торып җибәрә идек, начар җырлыйсың дип, куып чыгарганнары булмады. Әйдә, башладык.
  Шагыйрь (тирә-якка каранып). Биредә… Әллә ничек…
  Муса. Җырга төрмә юк, Шагыйрь. (Әкрен генә җыр башлый.)
  Аңа Шагыйрь дә кушыла.
  Гөл чәчәкләрен өзәм мин,
  Юлларыңа тезәм мин.
  Бик сагындым, бәгърем,
  Бик сагындым сине,
  Әле дә ничек түзәм мин.
  Таң атканда уянырмын,
  Җилкәмә шәл салырмын.
  Таң шикелле балкып
  Тиздән кайтыр булсаң,
  Каршы чыгып алырмын.
  (Муса җыр барганда сәхнә алдына килә. Җырның соңгы юлын музыкасыз гына кабатлый.) Каршы чыгып алырмын… Сез бераз гына ялгышкансыз, Шагыйрь дустым. Хыялыгызда терелткәнсез икән, очрашу урыны итеп төрмә камерасын түгел, чәчәкле болынны сайларга иде.
  Шагыйрь. Гафу итегез, сезне нәкъ шушында очратасым килде.
  Муса. Фашист төрмәләрен күргәнегез бармы сезнең?
  Шагыйрь. Рәсемнәрдә генә.
  Муса. Шуңа күрә ул сезгә кызыктыр. Экзотика. Күрмәгәннең күрәсе килә. Тик белергә тиеш сез – кабер белән төрмәне күрмәгән кешенең дә күрергә теләге юк.
  Шагыйрь. Кичерегез…
  Муса. Зарар юк. Сез миңа шатлык алып килдегез. Сез алып килгән шатлык чәчәкле болында, бәлки, бу чаклы ук татлы булмас иде.
  Шагыйрь. Муса… Сезгә шатлык алып килүем белән мин бәхетле. Тик сезне эзләвемнең тагын бер сәбәбе бар.
  Муса. Тыңлыйм, Шагыйрь дустым.
  Шагыйрь. Мин сезнең турыда язарга уйлыйм.
  Муса (паузадан соң). Ничек итеп һәм кем итеп?
  Шагыйрь. Герой итеп һәм Шагыйрь итеп. Мин аңа лаек түгел дисәгез, тыйнаклык булмас – кылану булыр. Халык сезне шулай итеп таныган һәм шулай да. Сезнең турыда романнар, пьесалар, поэмалар, гыйльми хезмәтләр язылган, фильмнар куелган.
  Муса. Ул хәбәрегез өчен дә рәхмәт. Әмма, туган, адәм баласы ул шундый җан иясе: барыбер мин аңа лаек микән дип уйлаячак. Ул кылану түгел, аңлагыз.
  Шагыйрь. Бу хакта бүтән сөйләшмибез. Язылган, димәк, лаек. Миңа сезнең белән язылачак әйбер турында сөйләшергә кирәк. Әлегә хәтле язылганнарга тел-теш тидерергә җыенмыйм. Мин аларны сокланып укыдым. Ләкин мин үзем Муса Җәлил образын иҗат итәргә уйлыйм.
  Муса. Миннән ни таләп ителә инде? Сезне шаккатырырлык берәр батырлык эшләргә тиешме мин?
  Шагыйрь. Зинһар, көлмәгез. Шагыйрьне шагыйрь аңларга тиеш. Аңларга тырышыгыз мине. Мин сезнең киңәшегезгә мохтаҗ. Мин сезне әлегә чаклы язылганча итеп язасым килми. Язылганнарны кабатлаудан ни мәгънә? Ә менә ничек язарга – белмим.
  Муса. Белмәгәч язмагыз.
  Шагыйрь. Мин язарга тиеш. Ул – минем вөҗданым, намусым эше. Язар өчен мин бер сорауга җавап табарга тиеш. Нәрсәдә сезнең бөеклегегез? Сез – бөек, анысы бәхәссез. Әмма нинди көч сезне бөек иткән? Сез – гап-гади адәм баласы. Шул ук вакытта гадилекнең чиген узып бөеклеккә ирешкән зат. Гадилекне һәм бөеклекне ничек бәйләргә? Ничек сурәтләргә?
  Муса. Беләсезме, Шагыйрь дустым, мин мәдрәсәдә укыганда мөгаллимнәр дә ашыйлар микән дип аптырый идем. Чөнки алар минем өчен җир кешеләре түгел сыман иде. Әүлиялар иде алар минем өчен. Үсә төшкәч ачыкланды – ашыйлар икән һәм адәм балаларына хас бүтән эшләрне дә эшлиләр икән.
  Шагыйрь. Мин сездән әүлия ясарга җыенмыйм. Сез аңлагыз мине, аңларга тырышыгыз. Ярдәм итегез. Сезне аңлыйсым килә. Җаныгызны, рухыгызны аңларга телим. Сезне бөеклеккә күтәргән көчнең сере кайда? Шуны эзләп азапланам. Үземне сезнең урынга да куеп карадым. Ләкин барыбер очына чыга алмадым. Сез эшләгән эшләрнең кайберләрен эшләргә дә буладыр. Ләкин төрмәдә үлем җәзасы көткәндә ничек инде шаян шигырь язып утырырга мөмкин? Палач балтасы астына башны салганда ничек елмаерга мөмкин? Аңлый алмыйм мин боларны, Муса абый, акылыма сыймый.
  Муса. Акылыгызга сыймаган әйбер турында язмагыз.
  Шагыйрь. Мин язарга тиеш.
  Муса. Акылга сыймаган нәрсәләр турында язу – алдашу. Үзеңне һәм кешеләрне алдау.
  Шагыйрь. Сез миңа ярдәм итегез, аңлатыгыз.
  Муса. Сезгә ничә яшь?
  Шагыйрь. Егерме биш.
  Муса. Егерме биш?! Биргән сорауларыгызга караганда, мин сезне унбиш яшьтә дип уйлаган идем.
  Шагыйрь. Ләкин…
  Муса. Безгә хушлашырга вакыт.
  Шагыйрь. Муса абый… Муса Җәлил… Аңлатыгыз… Нигә эндәшмисез? Үтенәм сездән! Мин язарга тиеш.
  Муса югала.
  Муса абый! Мин җавап табарга тиеш, ишетәсезме?! (Сәхнә алдына килеп.) Табарга тиеш.
  Шулчак Ланфредини пәйда була. Килеп, Шагыйрьнең иңенә кулын куя. Шагыйрь тиз генә аңа борылып карый.
  Ланфредини. Мин – Рениеро Ланфредини. Италия гражданины. Муса Җәлил белән үлемгә хөкем ителгәннәр камерасында бергә утырдык. Сез мине исегезгә төшердегез, һәм мин килергә кирәк дип санадым.
  Шагыйрь. Синьор Ланфредини, ярдәм итегез миңа. Сөйләгез миңа Җәлил турында.
  Ланфредини. Муса Җәлил турында язганнарым сездә басылып чыкты. Укыгансыздыр.
  Шагыйрь. Әлбәттә. Сез «Татарлар елмаеп үлделәр» дип язгансыз, моны ничек аңларга?
  Ланфредини. Туры мәгънәсендә. Төрмә рухание падре Юрытко үз күзләре белән күргәнне миңа сөйләде. Җәза урынына алып килгәндә Муса Җәлилнең иптәшләренә карап елмайганын үзе күргән падре Юрытко. Иптәшләре Мусага елмаеп җавап биргәннәр.
  Шагыйрь. Үлем алдыннан елмаюны мин аңлап бетермим.
  Ланфредини. Мин дә аңлап бетермәдем. Падре Юрытко үзе дә гаҗәпләнгән иде. Бәлки, ул елмаю берсен берсе юату булгандыр. Үлемгә хөкем ителгәннәр юатуга мохтаҗ була бит.
  Шагыйрь. Үлем алдыннан елмаю өчен ниндидер… көч кирәк…
  Ланфредини. Ниндидер түгел, илаһи көч кирәк. Сез дингә ышанмыйсыздыр, шуңа күрә ул сүзне әйтергә яхшысынмыйсыздыр. Муса да атеист иде, әмма без уртак тел таба идек.
  Шагыйрь. Синьор Ланфредини, кайдан килгән Мусага һәм аның көрәштәшләренә андый көч? Кичерегез, Ходайдан дип әйтсәгез, ышанмаячакмын.
  Ланфредини. Мин сезне ышандырырга җыенмыйм да. Атеистлар белән бәхәскә кермим… Мин үлем камерасында Алладан ярдәм сорап, коткаруын үтенеп яшәдем. Муса яза иде. Көчле рухлы кеше иде ул. Төшенкелеккә бирелеп, кылган эшләре өчен үкенгәнен хәтерләмим. Үкенмәү зур батырлык сорый. Муса үткәннәр турында түгел, киләчәк турында күбрәк сөйли иде. Хәтта ул миннән итальян телен өйрәнде. Үләсе кешегә нигә кирәк тел өйрәнү? Киләчәк белән яшәде ул.
  Шагыйрь. Каян килгән аңа көчле рух?
  Ланфредини. Кеше – серләр хәзинәсе.
  Шагыйрь. Сез аны күргән. Аңлатыгыз.
  Ланфредини. Әйе, мин аны озак вакыт күрдем, ләкин, дөресен әйтәм, сезнең соравыгызга җавап бирә алмамдыр. Мин үзем дә аңа гаҗәпләнә идем.
  Шагыйрь. Мусаның көрәштәшләре аңлата алырмы?
  Ланфредини. Бәлки. Шәхесне дөрес бәяләүче шәхес үзе түгел, аның кылган эшләрен күргән, белгән кешеләр. Аның иптәшләре дә көчле рухлылар иде. Елмаю алар өчен, ихтимал, гадәти эштер, әмма мин үзем җәза алдыннан елмая алмас идем. Шулай да сезгә бер киңәшем бар.
  Шагыйрь. Зинһар, әйтегез, синьор Ланфредини.
  Ланфредини. Муса һәм аның иптәшләренең көчен, ул көчнең чыганагын белергә теләсәгез, аларны үлемгә хөкем итүчеләр белән сөйләшегез. Алар белергә тиеш. Әгәр дә бер кеше икенче кешене үлемгә илтә, үлемгә хөкем итә икән, ул аның кем икәнлеген бик яхшы белгәнгә шулай эшли, аңардан курка.
  Шагыйрь. Ләкин… ләкин бу фәлсәфә берьяклы.
  Ланфредини. Кызганычка каршы, мин сезгә башкача ярдәм итә алмыйм. (Югала.)
  Шагыйрь (Ланфредини сүзләрен кабатлый). Әгәр дә бер кеше икенче кешене үлемгә илтә, үлемгә хөкем итә икән, ул аның кем икәнлеген яхшы белгәнгә шулай эшли. Мусаны үлемгә илтүчеләр, хөкем итүчеләр…
  Сәхнәдә рейхсминистр Розенберг кабинеты пәйда була. Шагыйрь шул кабинетка кереп карап йөри дә урындыкларның берсенә утыра. Түрдәге өстәлгә карап тора. Өстәл артында Розенберг күренә. Шагыйрь белән Розенберг берара бер-берсенә карап утыралар.
  Шагыйрь. Гаҗәпләнмәгез, Альфред Розенберг. Сакчыларыгызны чакырырга да ашыкмагыз – алар кермәячәк. Без икәүдән-икәү генә. Очрашуыбызның сәбәбе – мин сезне хыялымда терелттем. Сезне күрәсем килгәнгә түгел, сорыйсы сорауларым бар. Шуны да белегез: сез минем белән сөйләшергә мәҗбүр булачаксыз. Сөйләшмәү сезнең ихтыярда түгел.
  Розенберг. Сез кем?
  Шагыйрь. Мин – Советлар Союзы гражданины… Нигә чыраегызны сыттыгыз, ошамыймы?
  Розенберг. Сиңа миннән ни кирәк?
  Шагыйрь. Доктор Розенберг! Сез үзегезне югары культурага ия дип саный идегез. Кешегә «син» дип төртеп сөйләү сезгә килешми.
  Розенберг. Кеше? Синме кеше? Сезме кешеләр? Кыргый җанварлар иле Россиядә – кешеләр… (Шашып көлә.)
  Шагыйрь. Көлеп бетердегезме, рейхсминистр?
  Розенберг. Кешеләр… О-о, бөек Алла, үзен яраткан җир йөзен нинди мәсхәрәгә дучар иттең? Һәрбер бөҗәк, һәрбер унтерменш үзен кеше дип атый… (Үксеп еларга тотына.)
  Шагыйрь. Җылап бетердегезме, рейхсминистр? Инде сорауларыма җавап бирергә әзерләнегез.
  Розенберг (үзен үзе кулга алып). Бирегез сорауларыгызны. Бөек немец халкы кыргый азиатлар каршында җавап тотар көнгә калган икән, сорагыз.
  Шагыйрь. Немец халкы белән үзегезне бутамагыз, фашист Розенберг.
  Розенберг («сез» сүзенә басым ясап). Сезне ни кызыксындыра?
  Шагыйрь. Ни түгел – кем. Сез – фашистлар оккупацияләгән Көнчыгыш өлкәләрнең рейхсминистры. Бәлки, аны беләсездер. Очрашкан булуыгыз да ихтимал.
  Розенберг. Кем ул?
  Шагыйрь. Муса Җәлил. Шагыйрь.
  Розенберг. Муса Җәлил… Шагыйрь?.. Күргәнем, ишеткәнем булмады.
  Шагыйрь. Уйлап карагыз, бәлки, хәтерегезгә төшерерсез.
  Розенберг. Ә ул нишләгән?
  Шагыйрь. Фашизмга каршы көрәшкән.
  Розенберг. Бөек Германиянең дошманнары арасында шагыйрьләр булуы да ихтимал, бөтенесен кем хәтерләп бетергән. Бөек Германиянең рейхсминистры ниндидер шагыйрьләр белән очрашып, салонда шигырьләр тыңлап утырган дип уйласагыз – ялгышасыз. Сездә шагыйрь дип аталганнар, безнең өчен…
  Шагыйрь. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен Германиянең Империя суды хөкем итә. Ялгышмасам, Империя суды теләсә кемне хөкем итеп вакланмагандыр.
  Розенберг. Сез ялгышмыйсыз. Империя суды бөек Германиягә каршы зур җинаять ясаган кешеләрне генә хөкемгә тартты. Кем дидегез исемен шагыйрегезнең?
  Шагыйрь. Муса Җәлил…
  Розенберг. Муса… Җәлил… Юк, хәтерләмим… Күрәсең, җинаяте чыннан да зур булган.
  Шагыйрь. Батырлыгы.
  Розенберг. Вәхшиләрнең батырлыгы цивилизациягә ирешкән раса алдында һәрвакыт җинаять. Вәхшиләрнең батырлыгы кешелек дөньясының үсешен тоткарлый. Вакытлыча тоткарлый, әлбәттә, әмма тоткарлый. Әйе, Россия һәм андагы вәхшиләрнең батырлыгы цивилизация өчен бик кыйммәткә төште. Бөек Германия, бөек немец расасы алга баруыннан вакытлыча булса да туктап калды. Менә кайда фаҗига! һәрбер вәхши, һәрбер унтерменш, дөньяга туу белән үк, батырлык эшләргә өлгергәнче үтерелә, юк ителә барырга тиеш иде. Вәхшиләрнең үрчүе тарих өчен афәт.
  Шагыйрь (утырган урыныннан сикереп торып). Сез!.. Югары раса вәкиле фашист Альфред Розенберг! Басыгыз! Мин сезгә боерам! Сезнең тарафтан юк ителергә тиешле бер «вәхши» сезгә боера – басыгыз!
  Розенберг (урыныннан торып). Кызганычка каршы, мин сез кушканны үтәргә тиеш. Хыялыгызда сез минем белән теләсә ни эшли аласыз.
  Шагыйрь. Кыланмагыз, Розенберг. Нюрнберг процессы хыял түгел иде. Тормышның үзе иде. Сез анда хөкем карарын басып тыңладыгыз. Цивилизация!.. Тарих!.. Кинооператорлар сезнең кыяфәтегезне тарихта калдырыр өчен кинога төшерергә тотынгач, сез объективка артыгыз белән борылдыгыз. Нәрсә, вәхшиләрне санга сукмавыгыз идеме? Әллә экрандагы вәхши йөзегезгә миллионнарның нәфрәт белән каравыннан курыктыгызмы? Сезнең хәтерегез кыска – сез Муса Җәлилне хәтерләмисез. Сез «бөек идеяләр» белән мәшгуль идегез. Ә милли легионнар? Шулар арасында татар легионы. Ул бит сезнең идея, Розенберг. «Вәхшиләр» дән легион төзеп маташу ахмаклык түгел идемени?
  Розенберг. Ул безнең ялгышыбыз иде.
  Шагыйрь. Ә «вәхшиләр» ялгышмадылар. Үзләренең Ватанына каршы корал күтәрмәделәр. Сез аларны вәхшилеккә өндәдегез, аларның намусы вәхшилекне кабул итмәде.
  Розенберг. Сезгә миннән ни кирәк?
  Шагыйрь. Муса Җәлил һәм аның кебек батырларның батырлыгы нәрсәдә? Ул батырлыкның чыганагы кайда?
  Розенберг. Сез мине ахмаклыкта гаепләдегез. Димәк, сез үзегезне акыллыга саныйсыз. Үз соравыгызга үзегез җавап табарга тиеш.
  Шагыйрь. Мин сездән ишетергә телим.
  Розенберг. Менә анысы инде чын ахмаклык.
  Шагыйрь. Бәлки. Кешеләрнең батырлыгы турында уйланганда сезне искә төшерүем ахмаклыктыр. Нюрнбергтагы Халыкара Трибунал карары буенча сезне дар агачы янына алып килгәч, сез калтырандыгыз, соңгы сүзегезне дә әйтә алмадыгыз. Ләкин мин сезне барыбер сорауларыма җавап бирергә мәҗбүр итәм. Әйтегез, сез вәхши дип уйлаганнар ни өчен сездән көчлерәк булып чыктылар? Расалар мәсьәләсендә үзен теоретик дип санаган доктор Розенберг ул хакта уйлангандыр бит.
  Розенберг. Күрәм, син… Гафу итегез, сез шактый ук үҗәт. Әйе, үҗәтлек – вәхшиләргә хас сыйфат. Үҗәтләр һәм фанатиклар. Кызганычка каршы, фанатиклар кайвакыт уңышка ирешәләр. Без Россия кыргыйларының фанатизмын дөрес бәяләп бетермәдек. Бер дистә фанатикны юк итеп була, «ватан» сүзе белән барлы-юклы акылы агуланган ике йөз миллион фанатикны юк итәргә, күрәсең, әзер булмаганбыз.
  Шагыйрь. Димәк, шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгы – фанатизм?
  Розенберг. Фанатиклар шагыйрендә фанатизм бациллалары күбрәк була. Канәгатьме сез минем җавабымнан? (Югала.)
  Шагыйрь. Фанатизм?.. Муса Җәлил фанатик?..
  Ланфредини күренә.
  Ланфредини. Юк, ул фанатик түгел иде, фанатизм аңа чит нәрсә иде. Аек акыллы, ни кылганын, ни эшләгәнен белеп эшли иде ул… Юк, ул фанатик түгел иде. Фанатиклар герой була алмыйлар. Рухы көчле иде Җәлилнең.
  Шагыйрь. Кызын, әнисен, хатынын искә төшереп сөйләгәндә күзләренә мөлдерәмә яшь тула иде, дип язасыз. Көчле рухлы кешенең, җәзага барганда елмая алган адәм баласының җылавы ничектер сәер.
  Ланфредини. Мин җылый иде дип язмадым. Җылау – йомшаклык билгесе. Нечкә күңелле, рухы көчлеләрнең күз яше тышка агып чыкмый. Нечкә күңелле, көчле ихтыярлы иде Муса, фанатик түгел иде.
  Шәфи Алмас тавышы. Фанатик иде Мусагыз!..
  Шәфи Алмас күренә.
  Ланфредини. Түгел, түгел!.. Мең тапкыр кабатлый алам.
  Алмас. Саташканнар иде алар барысы да…
  Ланфредини. Алла исеме белән ант итәм… (Югала.)
  Алмас шагыйрь янына килә.
  Шагыйрь. Танымыйсызмы?
  Алмас. Танымыйм шул. Кем сез?
  Шагыйрь. Мин Казаннан.
  Алмас. Казаннан?.. (Текәлебрәк карый.)
  Шагыйрь. Танырга азапланмагыз. Сез мине белмисез, мин сезне ишетеп беләм. Мин сезне хыялымда терелттем.
  Алмас. Кем инде мин сезнең хыялыгызда?
  Шагыйрь. Оешмаган Идел-Урал Штатының сайланмаган президенты.
  Алмас. Ә нигә аны мыскыллап, көлеп әйтәсез?
  Шагыйрь. Чөнки без аны көлеп искә алабыз.
  Алмас. Кем инде ул сез?
  Шагыйрь. Бүгенге Казанда яшәүчеләр. Мин, мәсәлән.
  Алмас. Син кем соң?
  Шагыйрь. Шагыйрь.
  Алмас. Аңлашылды болай булгач.
  Шагыйрь. Нәрсә аңлашылды?
  Алмас. Җәллад Сталинны мактап такмак язучы.
  Шагыйрь. Мин андый шигырь язмадым.
  Алмас. Үлеп өлгермәсә, язган була идең… Миннән сиңа ни кирәк?
  Шагыйрь. Сез Муса Җәлилне фанатик дидегез.
  Алмас. Сез барыгыз да фанатиклар. Потка табынучы мәҗүсиләр. Син коммунистмы?
  Шагыйрь. Коммунист.
  Алмас. Алласыз мескеннәр. Саташканнар. Милләтсез, кыйбласыз кыргыйлар.
  Шагыйрь. Муса – татар шагыйре.
  Алмас. Татар булгач, татар өчен көрәшергә кирәк. Ул үз гражданнарын җәзалап үтерүче илне ватаным дип атады. Аны ят иткән ил белән горурланды. Шул кыргыйлар иле өчен үлде.
  Шагыйрь. Ул антына тугрылыклы калды. Гитлерга синең сыман сатылмады.
  Алмас. Сиңа ничә яшь?
  Шагыйрь. Егерме биш.
  Алмас. Иң элек борыныңны сөртергә өйрән. Аннан соң сатылу турында акыл сатарсың. Сез сатылмадыгыз, әлбәттә. Сез саттыгыз гына. Милләтне саттыгыз.
  Шагыйрь. Сүзегезне үлчәп сөйләгез. Без синең ише сәүдәгәр түгел.
  Алмас. Әйе, мин – сәүдәгәр. Мин кызыл мал белән сәүдә итәм. Сез – милләт белән.
  Шагыйрь. Милләт турында кайгыру өчен сәүдәгәр булу гына җитми.
  Алмас. Кайгыртырга тиешле кешеләрнең җанына, йөрәгенә йон үскәч, изге эшкә сәүдәгәрләр алына.
  Шагыйрь. Димәк, Муса Җәлил фанатик, саташкан.
  Алмас. Совет власте дип саташкан.
  Шагыйрь. Батыр түгел идемени?
  Алмас. Саташкан кеше үз сүзеннән кайтмый торган була. Сүзем юк – йөрәкле кеше иде Муса. Бүтәннәре дә йөрәкле иде. Әрәм булдылар.
  Шагыйрь. Илне сатсалар, исән калган булырлар идеме?
  Алмас. Нинди ил? Сталин ни, Гитлер ни. Икесе дә бер. Милләт турында уйларга иде, милләт турында. Шуның өчен шәһит китәргә иде. Бар, кит киләчәгеңә, йөрмә монда иснәнеп. Милләткә кабер казучылар. Кыйбласызлар. Юлбасарлар илен ватан дип атаучылар.
  Шагыйрь. Җитте! Югал күз алдымнан!
  Алмас. Югалам. Сез дә югалачаксыз. Эзләп таба алмаслык итәчәкләр сезне. Улларыгыз – урыс, кызларыгыз марҗа булачак. (Югала.)
  Шагыйрь уйланып сәхнә алдына килә башлый. Шулчак әкрен генә «Сибелә чәчәк» көе яңгырый. Шагыйрь туктап кала. Көй көчлерәк яңгырый. Шагыйрь ашыгып көйнең кай тарафтан ишетелгәнен эзли. Көй төрмә рәшәткәсе артында яңгырый икән. Тонык яктылык эчендә, рәшәткә артында – җәлилчеләр. Шагыйрь рәшәткә янына килә. Көй җырга әйләнә – җәлилчеләр җырлый.
  Гөлбакчага керәмсең,
  Гөлбакчага керәмсең лә,
  Гөл чәчәген өзәмсең.
  Өзелгән гөл чәчәге күк,
  Аерылуны сизәмсең?
  Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә,
  Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә.
  Шагыйрь рәшәткәләрне каерып ача. Сәхнә яктыра төшә. Сәхнәдә Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Абдулла Батталов, Фуат Булатов, Әхмәт Симаев, Гариф Шабаев, Зиннәт Хәсәнов, Фуат Сәйфелмөлеков, Әхәт Аднашев, Сәлим Бохаров, түгәрәкләнеп утырган килеш, «Сибелә чәчәк» не җырлыйлар. Бер читтәрәк Муса Җәлил утыра. Кулында – карандаш белән бәләкәй генә блокнот. Шагыйрь Муса янына килә. Көй әкрен генә дәвам итә.
  Шагыйрь. Гафу итегез, Муса абый… Мин тагын сезнең янга килдем.
  Муса. Эшләр ничек, киләчәк егете?
  Шагыйрь. Яза алмыйм. Гафу итегез…
  Муса. Яза алмаган өчен нигә миннән гафу үтенәсез?
  Шагыйрь. Беләсез, сезнең турыда язарга алынган идем. Язганнарымны ертып ташлый барам. Коры сүзләр генә, хис юк.
  Муса. Була андый чаклар. Димәк, сез әзер түгел. Акылыгыз эшли, йөрәгегез тик тора.
  Шагыйрь. Юк-юк. Мин нишләргә белмим, бәргәләнәм.
  Муса. Бәргәләнү – егет эше түгел.
  Шагыйрь. Сез менә язасыз. Үлем карары чыккан, палачның балтасы күтәрелгән – язасыз. Мин иҗат йортларына, санаторийларга барып язып карыйм – чыкмый.
  Муса. Әллә урыннарны алыштырабызмы? Бәлки, чыгар?
  Шагыйрь. Шаяртмагыз. Әллә вакландык микән без, Муса абый? Бәлки, без рухыбыз белән, иманыбызның ныклыгы белән сездән бик түбәндер? Сезне бөек иткән көч бездә юктыр? Уйлануларыбыз да чын түгелдер, кылану гынадыр? Әллә соң безгә ваемсызлык, үшәнлек чире йоктымы? Кеше рухының көчен, кешенең иле, халкы алдындагы иң изге бурычларын аңламас хәлгә җиттекме? Яшәүнең мәгънәсе тарайдымы? Сезнең фидакярлеккә авыз ерыбрак карарга өйрәндекме? Тормыштан кәмит эзләргә генә күнегеп барабызмы? Яшәү бит бүген дә җиңел түгел, яшәү бервакытта да җиңел булмаячак. Тормыш бездән дә көн саен имтихан ала. Сездәге рух булмаса, бөек имтихан алдында каушап калмабызмы?
  Муса. Ничаклы сорау.
  Шагыйрь. Мин ул сорауларга җавапны сезнең тормыштан эзлим.
  Муса. «Без» дип сөйләдегез, кемнәр соң, ул «без»?
  Шагыйрь. Безнең буын.
  Муса. Буын исеменнән сөйләргә ашыкмагыз. «Мин, мин, мин» дип шапырынучыларга – көлеп, без, без, без диючеләргә шикләнебрәк карыйм мин. «Без, без, без» дип такмакта гына әйтәләр. Хәтерлисезме: без, без, без идек, без унике кыз идек…
  Шагыйрь. Мин сезнең турыда язарга тиеш, Муса абый!
  Муса. Тиеш дип саныйсыз икән, языгыз.
  Шагыйрь. Ләкин…
  Муса. Ләкин дисез икән, язмый торыгыз.
  Шагыйрь. Кызык сез…
  Муса. Шундый инде мин.
  Шагыйрь. Уйлыйм, эзләнәм, эзләнгән саен…
  Муса. Тагын эзләнегез…(Язуын дәвам итә.)
  Шагыйрь. Сез, яшисем килә, дип яздыгыз…
  Муса. Яздым. (Язганын укый.)
  Юк, үләсем килми минем бер дә,
  Бик яшисем килә.
  Яшисем килә. Кемнең соң яшисе килми? Гомер бер генә бирелә бит. Кояшлы, Айлы җир өстендә, якты дөньяда яшәп каласы килә. Бер генә көн булса да яшәп каласы килә. Яшәүдән дә рәхәтрәк ни бар? Яшисем килә, дустым. Ярты гына сәгать булса да Иделгә карап торасым, зәңгәр суында битемне юасым, комында ятып ауныйсым килә. Ун гына минут булса да каләмдәш дусларым уртасында утырасым, аларның тавышларын ишетәсем килә, парк аллеясы буйлап тәкәббер генә атлап баручы яшь бер сылудан «Исемең ничек, чибәрем?» дип сорыйсым килә. Ашыкмый гына, Кремль курантларының сукканын тыңлап, Кызыл мәйданнан узасым килә. Яшисе килә, дустым, яшисе килә. Төшләремдә мин һәрвакыт киң болын, чәчәк диңгезен, нәни кызымны күрәм.
  Шагыйрь. Сез яши ала идегез.
  Муса. Ничек?
  Шагыйрь. Ул дәһшәтле елларда гомерегезне саклап калу өчен мөмкинлекләр бар иде.
  Муса (торып, Шагыйрьнең каршына баса). Мәсәлән?.. Бәлки, мин шыр чыккан җүләрмендер. Яле, өйрәтеп карале, киләчәктән килгән шигырь язучы, мин ничек гомеремне саклап кала идем?
  Шагыйрь. Гафу итегез, илне сату бәрабәренә димим. Сезгә фронтка китмичә тылда калырга мөмкин иде, фронтта да тынычрак урын таба ала идегез. Вариантлар бар иде.
  Муса. Эх син, егет, егеткәй. Әзмәвердәй буй үстереп… Вариант!.. Вөҗдан, намус бер генә бит ул, энекәем, вариантлар юк. Миңа комачауламагыз, эшем бар. (Утыра. Блокнотына ашыгып нидер яза.)
  Шагыйрь. Муса абый…
  Муса. Комачауламагыз.
  Шагыйрь бер-берсенә сыенып утырган Алиш белән Кормаш янына килә. Аларның җырын, сөйләшкәннәрен тыңлап тора.
  Гөлбакчага кердем мин,
  Гөлбакчага кердем мин лә,
  Гөл чәчәген өздем мин.
  Өзелгән гөл чәчәге күк
  Аерылуны сиздем мин.
  Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә,
  Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә…
  Кормаш. Нигә бу кайгылы җырны җырлыйбыз, Алиш абый?
  Алиш. Кайгылы түгел, Гайнан, моңлы. Җырның кайгылысы булмый, моңлысы гына була.
  Кормаш. Моңлы дигән сүз кайгылы дигән сүздер инде ул.
  Алиш. Юк, Гайнан. Моңы булган кеше – бәхетле кеше. Бәхетле кеше кайгылы була алмый.
  Кормаш. Рәхәт сезнең белән, Алиш абый, күңелне ял иттерерлек сүзләр сөйлисез. Шулайдыр… Сез дөрес әйтәсездер, кешене моң яшәтәдер. Без бит кайгырып утырмыйбыз, димәк, җырыбыз да кайгылы түгел. Алиш абый, кинәт минем күңелемдә бер шик туды.
  Алиш. Нинди шик, Гайнан?
  Кормаш. Фашистлар үзләренең ялгышларын төзәтмәсәләр ярар иде дим.
  Алиш. Нинди ялгыш?
  Кормаш. Фашистлар безне үлем җәзасына хөкем итеп ялгыштылар.
  Алиш. Ни сөйлисең, Кормаш?
  Кормаш. Әйе, әйе. Ялгыштылар. Әгәр дә фашист суды эшләгән эшләребезне вак итеп күрсәтеп, безне юри генә акласа, аклаулары турында язып чыксалар һәм безне иреккә җибәрсәләр, ни булыр иде?
  Алиш. Без көрәшебезне дәвам итәр идек.
  Кормаш. Көрәшергә ирек бирмәсәләр? Әгәр без – фашист суды тарафыннан акланган кешеләр – исән-сау илгә кайтсак, кешеләрнең йөзенә ничек күренер идек? Аларны фашист суды аклады, дип төртеп күрсәтерләр иде безгә.
  Алиш. Әллә ниләр уйлап чыгарасың, Гайнан.
  Кормаш. Мин күптән уйланам бу хакта. Ялгышларын төзәтмәсеннәр иде фашистлар. Безне аклый күрмәсеннәр иде. Минем өчен иң зур хурлык шул булачак. Без эшләгән эшләрне юкка чыгару булачак бит бу, Алиш абый. Янәсе, сезнең көрәшегез чүп тә түгел. Акыллары җитмәде фашистларның. Җәзаның иң авырын уйлап таба алмадылар. Төзәтмәсеннәр иде ялгышларын. Әйдәгез әле, җырлыйк әле, Алиш абый!
  Гөлбакчага керәмсең,
  Гөлбакчага керәмсең лә,
  Гөл чәчәген өзәмсең…
  Пәрдә.
  Икенче пәрдә
  Сәхнәдә Шагыйрь ялгызы.
  Шагыйрь. Иртә торсам да көтәм,
  Кичен ятсам да көтәм,
  Сезнең өчен ут йотам, –
  Уйлап карагыз, балам.
  Мусаның әнисе Рәхимә Җәлилованың балаларына язган шигъри хаты. Ана… Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана. Үз баласын анадан да яхшырак кем белә!
  Сәхнәдә Мусаның әнисе пәйда була. Аңа 50–55 яшьләр. Ул әкрен генә үзе язган шигъри хатны көйләп укый.
  Ана. Иртә торсам да көтәм,
  Кичен ятсам да көтәм,
  Сезнең өчен ут йотам, –
  Уйлап карагыз, балам.
  Көн дә иртә торамын,
  Хатыгызны көтәмен,
  Юксынып, аһ итәмен, –
  Уйлап карагыз, балам.
  Шагыйрь. Саумысыз!
  Ана. Саумы-сәламәтме, балам?!
  Шагыйрь. Мин сезгә ничек эндәшергә дә белмим.
  Ана. «Рәхимә әбекәй» дип әйтсәң килешер, бәбкәм.
  Шагыйрь. Юк, мин сезгә алай гади итеп эндәшә алмыйм.
  Ана. Син үзең кем соң, балам?
  Шагыйрь. Киләчәктән килдем сезнең янга.
  Ана. Алай икән. Йомышың ни иде соң, бәбкәм?
  Шагыйрь. Сез – Муса Җәлилне дөньяга бүләк иткән Ана.
  Ана. Бүләк иттем дә менә, күрә алмый тилмерәм.
  Ана күңеле – балада,
  Бала күңеле – далада.
  Шул сүз әле чамада, –
  Уйлап карагыз, балам.
  Үсәләр дә китеп югалалар, үсәләр дә китеп югалалар.
  Шагыйрь. Балаларыгыз югалмады, бөек Ана.
  Ана. Кайтмыйлар бит.
  Шагыйрь. Исәннәре илгә хезмәт итә. Киткәннәре якты эз калдырып китте.
  Ана. Муса улым кайларда йөри, белмисеңме?
  Шагыйрь. Халык күңелендә. Сез дөньядан иртәрәк киттегез. Мусаның бөеклеккә ирешкәнен күрә алмый киттегез.
  Ана. Рәхмәт әйт үзләренә, балам. Ил алдында әтиләрен, әниләрен хур итмәгәннәре өчен рәхмәт әйт.
  Шагыйрь. Сөйләсәгез иде миңа Муса турында, бөек Ана.
  Ана. Ни сөйлим… Тапкач та ак биләүләргә биләдем, күкрәк сөтемне имездем.
  Шагыйрь. Сез аңа бөеклеккә юл күрсәткәнсез.
  Ана. Юлны Ил күрсәтте аларга, балам. Мин бары тик, яхшы булыгыз, матур торыгыз, дип кенә әйтә килә идем.
  Шагыйрь. Дәвам итегез. Сөйләгез Муса турында.
  Ана. Ни сөйлим… Тапкач та ап-ак биләүгә биләдем, күкрәк сөтемне имездем.
  Шагыйрь. Сез аны Илгә турылыклы булырга өйрәткәнсез.
  Ана. Илгә турылыклы булырга аларны Ил өйрәтте, балам. Мин аларга, матур яшәгез, яхшы булыгыз, дип кенә әйтә килдем.
  Шагыйрь. Дәвам итегез… Дәвам итегез, бөек Ана. Сөйләгез Муса турында.
  Ана. Ни сөйлим… Тапкач та ап-ак биләүгә биләдем, күкрәк сөтемне имездем. Инде менә бер күрергә тилмерәм.
  
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。
  • 阅读 八年级 的下一篇文献作品
  • Алсу