🕙 1-分钟读取

Ачылды, кар эреп, таулар, тугайлар

每个条形代表每 1000 个最常用单词中的单词百分比。
总字数为 101
唯一单词总数为 92
36.9 个单词位于 2000 个最常用单词中
59.6 个单词位于 5000 个最常用单词中
62.8 个单词位于 8000 个最常用单词中
  ****
  
  Ачылды, кар эреп, таулар, тугайлар.
  Суык көннәр үтеп, кышлар да бетте.
  Исән җаннар күрер тиз якты айлар,
  Биш-ун көннән мона майлар да җитте.
  
  ***
  
  Түкте кояш нурларын алтын-сары,
  Тауларның бетте эреп салкын кары.
  Күтәрелде күк йөзенә сабан тургай,
  Ишетелде чырлап түккән моңлы зары.
  
  ***
  
  Таулы матур илләрендә
  Гөрли агым сулары;
  Тонык ялтыр күлләрендә
  Каңгылдый аккулары.
  
  ***
  
  Көлемсерәп, көн башланды,
  Җәйге күркәм таң белән;
  Япраккайлар да яшьләнде,
  Һәм тибрәнде күк үлән.
  
  ***
  
  Чыкты кояш кызарып, нурлар очты,
  Бизәнде тау, бизәнде кыр, гөлләр үсте.
  Һава тымык, шылт итми... үләннәр — чык,
  Җып-җымылдап уйныйдыр җирнең өсте.
  
  ***
  
  Болыт үтте. Гөмберли күк еракларда.
  Сил шаулый, сулар гөрли болакларда.
  Тавышы — колакларда...
  озакларда...
您已阅读鞑靼人篇文献中的 1 篇文章。