Latinہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔
Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7
الفاظ کی کل تعداد ہے 4288
منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 2075
39.1 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
55.6 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
64.1 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
— Әй, улым, улым, — диде ул аңа, яратып. — Күп гиздем мин дөньяны, төрлесен күрдем. Сиңа киңәшем шул: кайт кире, семьяңа, хатыныңа кайт. Кайткан малда өмет бар, диләр.
Искәндәргә шушы станциядә аны Сөмбел белән Ләйсән көтеп торадыр сыман тоелды. Ул, башын сузып, станция ягына карады. Ләкин тирә-юнь буп-буш, тып-тын иде. Бары тик күктәге йолдызлар гына, үзләре янына чакыргандай, бер-бер артлы күз кысыштылар, сары иреннәрен тутырып, үртәгән сыман, ай елмайды.
— Хушыгыз, оланнар, гаепләп калмагыз. Хәерле юл сезгә! — дип, Сәгыйдулла бабай вагон баскычыннан төшә башлады.
Менә ул, чемоданын җиргә куеп, як-ягына карангалады да болай да алга сөрлеккән гәүдәсе белән тагын да иелә төште. Гүя аның бу чиксез дөньяда шушы җирдән башка сыеныр урыны калмаган, гүя шуны сизенеп Җир аны үзенә тарта иде. Искәндәр, вагон тоткасына ябышып бөтен гәүдәсе белән алга омтылган килеш, күзләрен Сәгыйдулла бабайдан алмады. Менә ул хәл алырга чемоданы өстенә утырды. Авырлык белән кузгалды да әкрен генә атлап китте, һәм, төн караңгылыгына чумып, юкка чыкты. Шулчак күкнең утлы күз яше җир өстенә тамып төште — йолдыз атылды.
Балта остасы Мотыйк та кинәт кенә аңына килгәндәй булды. Ул, Искәндәрне бер читкә этәреп, вагон баскычына чыгып басты.
— Сәгыйдулла абый! Ниятләсәгез, миңа хәбәр ит! Манарагызны үзем торгызырмын! Алтын куллы осталарга һәйкәл булырлык итеп эшләрмен. Шунда музей ачарсыз. Хәбәр ит! Бүтән кешегә әйтә күрмәгез! Эчмим мин, эчмим, айнык килермен. Бүтән кешегә әйтә күрмәгез! Үземне чакырыгыз! Бер тиен акча да кирәк түгел. Бушка эшлим. Хәбәр ит! — дип кычкырды ул.
Аның тавышына сәерсенгән төн, тынлыгын бүлгәнгә гаҗәпләнгәндәй, йолдыз күзләрен чекерәйтеп карап торды да ачу белән поездны алга этеп җибәрде. Вагон тәгәрмәчләре: "Кит-тек, кит-тек", — дип пышылдый-пышылдый алга тәгәрәделәр.
Проводница купесы яныннан узганда, Мотыйк тагын кесәсеннән акча чыгарды.
— Беткән баш бетсен, тагын берне эшлә әле! — дип эндәште ул аңа. Искәндәр аны акча тоткан кулыннан җитәкләде дә сөйрәп диярлек коридор буйлап алып китте.
— Җитте сиңа! Кешедән оял. Күпме эчәргә була... Проводница аңа ашардай булып карады.
Купега кергәч, Мотыйк бөтенләй мескенләнеп калды. Кулыннан уенчыгын тартып алган малай диярсең. Бераздан үпкәләве басыла төште бугай, тыныч тавыш белән Искәндәргә сүз катты:
— Әй, егет, сәгатең ничә әле?
Искәндәр ялт итеп стенага карады, аннары, уңайсызланып башын аска иде.
— Ун туларга җиде минут күрсәтә...
— Юаштан юан чыга диләр, шактый кызрач күренәсең тагын. Җилтерәтеп кенә алып кердең. Киткән чакта хатыныңны шулай җилтерәтеп алып керәләр ие аны. Менә шунда егет булыр идең. Хатын-кызның аягы китәм дигәндә, күңеле китмим, дип әйтә аның. Катлаулы халык алар. Мин нәрсә? Мин кеше исәбеннән күптән чыккан инде. Мине кая сөйрәсәң дә була.
— Бер дә кире якка китмәгәнсең әле, үз аягың белән авылыңа кайтып барасың.
— Кая барыйм соң мин? Кешенең бер баш төртер җире булырга тиеш бит инде.
— Гомерең буе шулай буйдак булдыңмыни соң син?
— Гомерең буе... — Ул, исәнме, дигәндәй, башын капшап карады. — Әгәр минем гомерне дә гомер дип булса?.. Өйләнгән идем мин. Бер кызым да бар...
Искәндәрнең чигәләре кысты, колагы томаланып, бөтенләй ишетмәс булды. Аңа Мотыйк үз язмышын түгел, юри аның киләчәге турында сөйлидер кебек тоелды.
Менә ул кулына стакан алды, үрелеп шешәне күтәрде, әле буш стаканга, әле яртылаш калган шешәгә карап торды-тор-ды да кире өстәлгә куйды. Искәндәрнең колагы әкренләп ачылды.
— Эчмим дисәм, эчмичә дә тора алам бит, — дип эчке бер горурлык белән сүзен дәвам итте Мотыйк. — Эчәсе килгәннән эчмим мин, күңелемдәге бушлыкны тутырырга эчәм.
— Йортым да бар дисең бит. Нигә соң үз авылыңа кайтып кына яшәмисең? Балта остасына колхозда эш бетмәгән.
— Нәрсә беләсең син? Сәгыйдулла бабаң хәлләре ише генәмени минем хәлләр? Аның әле кайда булса да төпләнгән бер җире бар. Ә мин кем? Бүген егылып үлсәм — беркем белмәячәк...
— Алай ук түгелдер инде.
— Алай ук түгелдер... Сугышта пленга эләктем мин. Анда күргән газапларны күз алдына китерсәм, әле хәзер дә чәчләр үрә тора. Сугыш беткәч, коткардылар. Берничә ел иза чиккәч, авылга кайтып егылдым. Җиң сызганып эшләргә, халык алдында йөз аклыгы алырга идем исәбем. Ә мине... — Мотыйк сулкылдап елый башлады. Бераздан, тынычланып, сүзен дәвам итте. — Мине авыл капкасыннан ук кара йөз белән каршы алдылар. Бәләкәй генә кыек эш эшләсәм дә күзгә төртеп: "Сатлык җан!" — дип кычкыралар иде. Чәчү вакытында бер көн чирләп эшкә чыкмый калдым. Председатель өйгә килгән. Түшәктә ятканны күреп тора, шулай да бугаз киереп кычкыра: "Имәндәй ирләр җиңү өчен сугышта башларын салды. Әнә, бер аягы гүргә кергән картлар чәчү чәчеп йөри. Ә син өйдә иркәләнеп ятасың. Сугышта да теге якта сырт кыздырдың, монда кайткач та игелек күрсәтмисең", — ди. Ишек төбенә барып җиткәч, борылды да, теш арасыннан сыгып: "Дезертир!" — диде. Шул минутта күз алларым караңгыланып китте. Анда да түздем. Икенче көнне аякларны көчкә сөйрәп басуга чыктым. Көндез хәлдән таеп буразнага егылганмын, атка салып алып кайтканнар. Башны аска иеп, телне аркылы тешләп ике елга якын йөрдем. Өйләндем. Кызым туды. Ләкин дөньям түгәрәкләнмәде. Җай чыккан саен, пленны искә төшереп, җанга тоз сибәләр. Шулай әкренләп салгалый башладым. Авылда әле ул чакта аракыны авызга алган кеше сирәк иде. Шулай бара торгач, кеше исәбеннән бөтенләй төшеп калдым мин. Хатын да баласын алып әниләренә кайтып китте. Күрше авылдан иде ул. Әни белән әти карт та дөнья куйдылар. Мин берүзем калдым.
— Ә хәзер? Хәзер ул заманнар түгел. Кайт та яшә.
— Башың яшь шул әле синең. "Бер кергән суга ике мәртәбә кереп булмый", — диме әле бер философ абыең. Бер киткән җиргә дә кире кайтып булмый...
— Шунда кайтып барасың түгелме соң әле?
— Мин анда кесә тулы акча белән менә шушы ярсу аргамакка атланып кына кайтам, — ул өстәлдәге шешәгә күрсәтте. — Югыйсә үлгәндә дә үз аягым белән авыл капкасын атлап керә алмас идем. Ә бу алып кайта, ул бер нәрсәдән дә курыкмый. Шуңа атланып кайтам, кесә бушап калгач, кеше күзе күрмәгәндә генә ындыр артлап тагын чыгып таям аннары.
— Утырып сөйләшерлек бер кеше дә юкмыни соң авылыгызда?
Искәндәр, ник сорау биргәненә үкенеп, уңайсызланды. Чөнки шул ук сорауны Мотыйк аңа бирсә, ул үзе дә кыен хәлдә каласын аңлады. Мотыйкның тавышы аның уйларын бүлде. Күңелсез уйлардан арынуына ул үзе дә сөенеп куйды.
— Сәгыйдулла абый кебек бөтен авылны сыйлап йөри алмыйм инде мин. Бик теләсәм дә, йөри алмыйм. Минем белән, эчсә, шул ике-өч алкаш кына эчә. Ә алар белән нәрсә сөйләшәсең? Аракы ипидән эшләнгәнме, әллә нефтьтәнме? Шул аларның бөтен сөйләшкәннәре.
— Берәр атна булса да айнык йөреп караганың бармы соң?
— Айнысам, үз-үземнән ояла башлыйм, бөтен кеше миннән көләдер төсле.
— Айнык баштан берәр кешегә сүз катып караганың бармы соң?
Мотыйкның йөзенә рәхәт елмаю җәелде. Ул елмаюын озаккарак сузарга, шул елмаю нурында җылынып калырга теләгәндәй, авызын ерып торды. Ләкин тора-бара йөзе кырысланды.
— Моннан берничә ел элек авылга кайткач, авыру аяктан екты мине. Тән кызыша, баш чатный, укшыта — грипп булды, ахрысы. Берьялгызым түшәмгә карап тик ятам. Тән кайнарлыгын басмасмы дип, көч-хәл белән торып су эчәм дә тагын урынга килеп егылам. Ничә көн шулай ятканмындыр, хәтерләмим, бер заман аякка баса алмас хәлгә килдем, онытыла башладым. Карават белән төпсез чокырга кинәт кенә убылып төшеп китәм дә озак-озак итеп тагын өскә күтәреләм. "Җан бирсәм, күземне йомдыручы да юк бит", — дип, үз-үземне тыя алмыйча елап җибәрдем. Шулчак кемдер йомшак куллары белән яшьләремне сөртте. Күзләремне ачарга тырышам, ачылмыйлар. "Кем ул?" — дип пышылдадым. "Мин бу, күрше, Зәмзәмия", — дигән аваз колагымда бик озак зеңләп торды.
Бер атна янымнан китмәде ул, сабый баланы караган кебек карады. Тир белән манма булган күлмәк-ыштаннарыма хәтле юды, мәтрүшкәле чәйләр кайнатып эчерде, көчли-көчли ашатты. Бераз хәл алып, тирә-юньгә күз ташласам, шаккаттым: инде ничә ел су тимәгән идәннәр ялт иткән, саргаеп, акшарлары кубып беткән мич, ярәшелгән кыз сыман, балкып, көлеп тора, тәрәзә кашагалары күз явын алырлык! Башта үз өемне үзем танымый тордым, кемнәргәдер кертеп салганнардыр, дип уйладым. Зәмзәмиянең кулын кысканмын да җибәрмим генә икән. "Нишләвең бу, Мотыйк абый? — ди ул, миңа аптырап-гаҗәпләнеп карый. — Кулны авырттырасың ла... Каян килде сиңа бу кадәр көч? Үзең чирле... — Үзе сөйли, бахыр, үзе көлә. Аннары такмаклый-такмаклый биергә үк тотынды: "Терелде, терелде, Мотыйк абый терелде!" Рәхмәтемне ничек белдерергә дә җай тапмыйча, тик ятам шунда урында. Ниһаять, телем ачылды. "Ничек керәсе иттең, Зәмзәмия? — мин әйтәм. — Нинди фәрештәләр колагыңа изге сүз пышылдады?" — дим. Ул, күзләрен хәйләкәр уйнатып, озак уйлап тормыйча гына әйтеп салды: "Кызганам мин сине, Мотыйк абый. Шуңа кердем. Күңелем сизде. Элек ике-өч айсыз китми идең бит. Ә бу юлы бер айдан юкка чыктың. Бер-бер хәл булды микән әллә, дип кердем. Шикләнә калдым. Шуңа кердем. Чирең бик көчле, больницада ятып чыгасыңмы әллә, Мотыйгулла абый?" "Рәхмәт, Зәмзәмия, рәхмәт, — дип, аның кулларыннан сыйпадым. — Син кермәсәң, якты дөнья белән саубуллаша идем". "Син үзең дә мин авырган чакта янымнан китмәдең бит. Менә, әҗәтемне түләдем", — диде ул моңсу гына. Шул сүзләрне әйтте дә, күңелендәге олы кайгысы уянгандай, сыгылып төште. Аннары, саубуллашмый-нитми, тиз генә чыгып китте. Шуннан соң күргәнем булмады аны. Авылдан китеп, төзелешкә эшкә урнашкан, диделәр. Шәһәр сала башладылар бит бу якларда...
— Нигә җибәрдең соң аны? Тотарга да шуңа өйләнергә иде...
Искәндәрнең сүзләре Мотыйк абыйга ошамады, ул аяк астына төшкән шешә бөкесен ачу белән тибеп җибәрде.
— Тотарга да өйләнергә... Сез генә хәзер биш минутта көйләнеп, ун минутта өйләнеп куясыз. Аннан, алга-артка карамый, шул хатынны ташлап качасыз.
— Ә син үзең? Кешегә гаеп ташларга барыбыз да оста. Үзеңнеке күренми. — Искәндәрнең тавышы калтырап чыкты. Ул үз-үзен көчкә тыеп калды.
— Миңа тимә син, егет. Мин күргәнне күрсәң, хатыннан гына түгел, якты дөньядан да китеп барган булыр идең. Хатын хәзер дә чакырып тора. "Кил, эчүеңне ташласаң, менә дигән итеп яши башларбыз. Бала хакына кил, аны ятим итмик", — ди.
— Нигә бармыйсың соң?
— Кызымнан оялам.
— Үз кызыңнанмы?
— Үземнекеннән шул. Кешенеке булса, оялмас идем. Уналты ел буе синнән башка ятим үссен дә, кеше булып җиткәч кенә, туп итеп ничек килеп керим мин анда? Менә, әтиең мин булам инде, үзгәрәм, эчүемне ташлыйм, акылга утырам, кабул гына итегез дип әйтимме? Мин аны карап үстерергә, акыл-киңәш бирергә, аңа таяныч булырга тиеш идем бит. Ә хәзер үзем алардан таяныч эзлимме? Юк, кайта алмыйм мин анда, мескен булып кайта алмыйм. Үткәнгә кире кайтып булмый икән ул...
Купе ишеге шыгырдап ачылып китте, аннан проводница-ның тулы гәүдәсе күренде. Ул Искәндәргә көйдереп карап куйды да ягымлы тавыш белән Мотыйкка эндәште:
— Йоклап кала күрмәгез дип керүем. Сезнең станциягә җитеп киләбез.
— Сизелмичә дә калды, — дип көрсенде Мотыйк. Проводница күпме юл йөреп башына килгән иң зур фәлсәфи фикерен әйтми кала алмады.
— Гомерең дә шулай үтеп китәр, сизми дә калырсың... — Аннары капыл гына шешәгә төртеп күрсәтте. — Тагын кирәк түгелме?
Искәндәр, кирәк түгел, дигәнне аңлатып, башын селкеп куйды.
Проводница аңа ялт итеп карап алды да кырт кисте:
— Кешедән алдан сикермә, синнән сорамыйлар.
— Берне китер, авылга кайткач, төн үткәрергә кирәк бит әле. Яңа елны каршы алырга. И-их, калсын иде бөтен хәсрәт-кайгың шушы иске елда. Аяк киемеңне салып кергән кебек, бар борчуларыңны калдырып керсәң икән ул Яңа ел бусагасы төбендә. И-их!
Искәндәрнең проводница сүзләренә кәефе кырылган иде, тәрәзәгә таба борылды да тын калды. Мине ташлап китмәгез дигән сыман, ай һаман поезд артыннан йөгерә, барган уңайлый ул агачларның ябалдашларын ап-ак куллары белән сыйпап уза, үз янына чакырып, вагон тәрәзәсеннән күкнең түренә хәтле көмеш сукмак салып куя.
— Булдымы? — Искәндәр проводница кергәнен сизсә дә, борылып карамады.
— Үземә дигән берәү генә бар иде. Яхшы кешегә берни жәл түгел. — Проводницаның кыштыр-кыштыр кесәсенә акча тыкканы ишетелде. — Ну, егетегез усал сезнең, — диде ул чыгып барышлый. Аның тавышы бераз җылына төшкән иде.
— Моның белән торган хатынга алла түземлек бирсен.
— Тимә син аңа. Әйбәт егет ул. Аның белән ерак барасы әле сезгә. Кыерсытма, тел тидермә аңа. Мә тагын... — Мо-тыйк проводницаның учына тагын бер кәгазь акча төртте. — Сиңа нәрсә, синең эшең шул, сине акча йөртә. Ә моны язмыш куалый, йөгәненнән тотып тыя алмасаң, язмыш әллә канларга илтеп ыргыта ул сине. Ирек кенә бир аңа...
Проводница, ишекне шапылдатып ябып, чыгып китте.
— Күңел бик нәзберек икән синең, егет, — дип эндәште Мотыйк. — һәр әйткән сүзгә авыз турсайта башласаң, иренең кабартма булыр. Төкер син аларга.
— Аларның һәрберсенә төкереп йөрсәң, төкерегең җитмәс.
Мотыйк шаркылдап көлеп җибәрде, Искәндәр янына күчеп утырды, аны кочаклап алды.
— Үз улым кебек, — дия-дия аркасыннан сөйде ул аның.
— Төштә кызымны һаман бишектә елап яткан килеш күрәм. Минем өчен һаман шул мәм-мәм сорап яткан елак кыз әле ул. Аның шундый чагын гына күрдем бит. И-их, урам буйлап җитәкләп йөрергә, мәктәпкә озата барырга, "ике"ле алып кайткач, юри генә ачуланырга иде бер үзен! Бергәләп киноларга йөрергә, бәйрәмгә яңа күлмәк алып бирергә иде!
Искәндәр аның сүзләренә кушылмады, бу минутта ул күңеле белән Ләйсәнне җитәкләп шәһәр урамыннан бара иде. Ләйсән кибет тәрәзәсенә төртеп күрсәтә, алар эчкә керәләр дә кочакка сыйган кадәр курчаклар, китаплар, уенчыклар төяп чыгалар, аннан, авыз кырыйларыннан тамыза-тамыза туңдырма ашыйлар. Ләйсән урам читендәге афишага карауга ук, ул аны сүзсез аңлый, алар бер-берсенең авызына карап көлешә-көлешә кинога керәләр. Залда ут сүнә, Ләйсән, караңгыдан курыккандай, әтисенә сыена, ул аны кочагына ала.
Мотыйк белән башларын башка салган килеш, кочаклашып утыруларын күргәч, Искәндәрнең күңеле нечкәреп китте.
— Ярый, сиңа җыенырга вакыт, — диде ул, кырысрак булырга тырышып. — Әллә төшәргә уйламыйсың инде?
— Төшми кая барасың? һәркемнең — үз станциясе... Син үзең генә каласың инде. И-их, яшь чакларым булса, ияреп китәр идем сиңа!..
— Кайсы станциядә төшәсең син, Мотыйк абый?
— Менә сиңа иске авыздан яңа сүз: киләсе станциядә, дип торам ич.
— Анысын беләм, станциянең исеме ничек дим.
— Ә-ә-ә, анысын әйтәсеңмени? Тыңламас станциясе, ә авыл Баганалы дип атала безнең. Элек авыл башында кара багана торган безнең. Бу авылда кылынган эшләргә патша хөкүмәте җавап бирми дигәнне аңлаткан ул. Юлаучылар, безнең авылга кермичә, читләп үтә торган булганнар. Шул кара баганалы авылның бер малае инде мин. Минем язмышның да капка төбенә кара багана утыртып куйганнар бугай. Гомер буе бәхет читләп үтте. Бөтен юанычың шушы зәмзәм суына калгач, юк инде ул...
— Әй, сөйләп бетермәдең бит әле син, Мотыйк абый, теге Зәмзәмия кая китте соң ул? Нинди әҗәтен түләде ул сиңа?
— Зәмзәм суы дигәч, исеңә төштеме? Инде аяк сузам дигәндә, чып-чын зәмзәм суы булды ул миңа. Бу шайтан төкереге түгел. — Аның кесәсендәге шешә чупылдап куйды. — Язмышы бик гыйбрәтле ул Зәмзәмиянең... — Мотыйк, станциягә якынлашып килүләрен дә онытып, иркенләп сөйләргә тотынды. Тамак төбенә утырган ачы төерне йотып җибәрде дә, иркен сулап, сүзен дәвам итте... — Сугышка хәтле үк булды бу хәл. Минем егермене тутырып килгән чак, Зәмзәмия ике-өч яшькә кечерәк. Нәрсәдән булгандыр, белмим, көннәрдән бер көнне моның бөтен тәне шешә башлады. Аны өшкертеп тә карадылар, догалы су да эчерделәр. Ул чакларда врач дигәнне ишетеп кенә беләләр иде авылда. Им-том белән шактый тилмерттеләр кызыйны. Зәмзәмия көннән-көн үзгәрә барды, күзләре тоныкланды, ут янып торган йөзенә ваемсыз саргылт төс кунды, сүзләре дә бутала башлады. Авылда аның турында имеш-мимешләр таралды. Әти-әниләре аны кешегә күрсәтмәскә тырышалар, урамга бөтенләй чыгармыйлар иде. Шулай бер көнне ул өйдә кеше юклыгын гына чамалап торган да урамга чыгып йөгергән. Артыннан куып та тота алмаганнар. Ике көн, ике төн эзләгәннән соң, аны урман буендагы "Изгеләр чишмәсе" яныннан тапканнар. Күлмәкләре ерткаланып беткән, аяк-куллары сьщырьшган, чәчләре тузгыган — урман пәрие диярсең. Чишмә кырыендагы ташка утырган да, бар дөньясын онытып, җир астыннан кайнап чыккан суга карап тора, ди. Авыл халкы аның алмашынганын инде үз күзләре белән күргәч, сүзләр ачыктан-ачык йөри башлады. Әти-әнисе чакырмаган карчык, эчермәгән үлән, укылмаган дога калмады, ләкин Зәмзәмия терелмәде. Имче чакыртып, өшкертә башлауга: "Төкермә, ник төкерәсең миңа?" — дип, аның өстенә ташлана икән. Шуннан соң аны бөтенләй чыгармас иттеләр. Ләкин, үзең беләсең, авыл халкының эше бетәрлек түгел бит, гел аны гына саклап утыра алмаганнардыр инде, тагын берничә тапкыр өйдән качып чыгып китте ул. Бу юлы да чишмә яныннан таптылар аны.
Шул хәлдән соң аны үз иркенә җибәрделәр. Ул еш кына безгә керә иде. Керә дә ишекле-түрле йөренә башлый, үзалдына туктаусыз сөйләнә: "Ямьле язлар да җитте, сыерчыклар да кайтты. Мин генә кайтмадым. Мин юләр. Мин сыерчыклар белән ничек сөйләшим? Алар мине аңламыйлар бит. Мин юләр. — Аның тавышы шундый сагышлы, шундый кызганыч чыга, мин, елап җибәрмичә, көчкә тыелып торам. Аннары ул кинәт кенә шаркылдап көлеп җибәрә. Сыерчыкларга бармак белән төртеп күрсәтә-күрсәтә көлә. — Карагыз әле, карагыз, сыерчыклар кара күлмәк кигән! Яз көне кем кара күлмәк кия инде? Минем күлмәгем матур, минем күлмәгем матур, — дип, баласынып, бармаклары белән итәк очларын тота-тота бөтерелә. Бөтерелеп арыгач, минем кулдан ала да урамга сөйри башлый. — Әйдә инде, әйдә инде, Мотыйк абый!" — ди, томанлы күзләре белән еламсырап миңа карый. Мин ихтыярсыз аның артыннан иярәм. Юл буе бер сүз эндәшмичә, тын гына барабыз. Чишмә янына җиткәч, ул каушап калгандай була, кемнедер күрергә теләгәндәй, тезләнеп, күзләре талганчы чишмә суына карап тора. Аннан чишмә суында кулларын юа, битләрен, чәчләрен, колакларын, аякларын чылата. Шул вакытта беразга гына аның хәрәкәтләренә мәгънә кергән кебек тоела, томанлы күзләрендә бәләкәй генә очкын кабынып алгандай була. Аның зәгыйфь акылы шулай итеп күңелен тәртипкә салырга тырыша. Кичке эңгер төшкәч кенә кайтыр юлга чыгабыз. Кайтып җиткәч, ул минем баштан сыйпый да, әбәк дип, җилкәгә сугып, өйләренә йөгереп кереп китә.
Җәй буе мине ияртеп көн саен чишмәгә төште ул. Бүтән беркемне дә якын җибәрми, беркем белән дә сөйләшми, беркемнең дә сүзен тыңламый — бары мине генә үз итә иде. Ә көз җиткәч, аны шәһәргә больницага илтеп салдылар. Аннан бөтенләй терелеп кайтты ул авылга...
Әмма авыл халкы өчен мәңгегә Сәер Зәмзәмия булып калган иде инде ул. Чибәрлек ягыннан тирә-юньдә аңа тиңләшерлек кыз булмагандыр дисәм, валлаһи, алдау булмас. Кашыкка салып кабып йотарлык иде, бичара. Шулай да егетләр аны читләп үтәләр иде, кызлар да үз араларына алмадылар. Ул моны бик авыр кичерә, шуңа күрә торган саен кешеләрдән читләшә бара иде.
Шулай бер көнне инде караңгы төшеп килгәндә әнисе безгә йөгереп кергән. "Зәмзәмия югалды, иртән чыгып киткән иде, һаман юк", — ди. Минем күңел нидер сизенде бугай, "Изгеләр чишмәсе" янына төшеп киттем. Менә бүгенге кебек айлы төн иде. Ерактан ук күрдем мин аны. Чишмә буена су алырга төшкән ап-ак күлмәкле Зөһрә кыз төсле, суга иелгән дә үз матурлыгына үзе соклангандай, әсәрләнеп, үз шәүләсенә карап тора.
Себер ягына ниндидер төзелешкә эшчеләр җыеп йөриләр иде, әти-әнисе киңәш иттеме, әллә үз хәлен үзе аңладымы, — озакламый шунда китеп барды Зәмзәмия. Шул китүеннән юкка да чыкты. Сугыштан соң авылга кайтып, берничә ел узгач кына хәбәрен ишеттем. "Кияүгә чыккан, бер баласы туган, менә дигән итеп яшәп яталар икән", — дип сөйләде әниләре. Аларның сүзен расларга теләгәндәй, аннан ай саен диярлек посылка килеп торды. Тик үзе генә кайтмый иде.
Әниләре инәлеп-инәлеп чакыра торгач, ире белән баласын ияртеп кайтты ул сабантуйга. Киемнәр ефәктән генә, элеккечә үк булмаса да, төс-кыяфәт тә Комган Әптери кызлары белән янәшә куярлык түгел. Авыл урамы буйлап үткәндә, бар халык капка төбенә йөгереп чыга иде. "Һе-һей, менә сиңа мә, "Сәер Зәмзәмия"гә дә кияү чыккач, ул да ефәк-бәрхеткә төренеп йөрерлек булгач, безнең кызларга ни сан инде", — дип хатыннар тел шартлата. Кызларның да күзе кыза, читкә китәм дә читкә китәм дип, әти-әниләрен тинтерәтә башлый. Егетләрнең моңа ачуы чыга, менә-менә куенына керәм дип торганда, җиде җир читенә җибәреп булмый бит инде кызны. Авыл халкының авызында сүз торамыни! Сүз иярә сүз чыгып, бер җае килгәндә, Зәмзәмиянең иренә кайсыдыр төрттереп куя. "Авыл тормышы тирес тә тузан инде, чери монда адәм башы. Шәһәр шәһәр шул инде, кемлегеңә карамый, эшләсәң, умырып акча бирә, чистага ятасың, чистаны киясең. Кешегә хөрмәт бар шәһәрдә. Әнә, синең хатынга элек бездә "Сәер Зәмзәмия" дип көлеп кенә карыйлар иде. Шәһәр нишләткән үзен, хан кызы булган бит, кем әйтер аны хәзер "Сәер Зәмзәмия" дип. Шулай җай гына сөйләгән була бу. Ә ире кайта да Зәмзәмиясен табалый башлый: нигә моңа кадәр миңа бу турыда әйтмәдең, ди. Зәмзәмия бөтенесен дә сөйләп бирә. Ире, башы поезд астына кергере нәрсә, ташлап китә моны. Зәмзәмия аның артыннан бармады, авылда торып калды... Хәзер яңа калага эшкә урнашкан, диләр..."
Мотыйк озак итеп башын селкеп торды-торды да көрсенеп куйды. Поезд станциягә якынлашып килсә дә, аның җыенырга исәбе юк иде сыман. Искәндәр аңа бу турыда әйтмәкче булды, ләкин уйларыннан бүләргә базмады.
"Кайтмаска иде аңа кире, бар дөньясына төкереп яшәп ятарга иде шул Себерендә. Утка алданган күбәләк кебек, гел күз алдында торгандыр шул авыл. Барыбер түзәргә кирәк иде, кайтмаска кирәк иде. Хатын-кыз күңеле күбәләк кебек шул..." — Мотыйк Искәндәргә күтәрелеп карамады, аның барлыгын да онытты бугай, үзалдына сөйләнеп, үз-үзе белән бәхәсләшеп барды.
— Син нигә кайтасың соң? Син дә кайтма. Тот та Зәмзәмия янына барып эшкә урнаш.
— Нинди эшкә? Кем алсын мине анда эшкә? Җиде класс белемем белән кемгә кирәк мин анда?
— Үзең "атаклы балта остасы" дисең, үзең...
— Авыл өчен — атаклы. Авыл йортын күз йомып та җиткерәм мин аны. Шәһәр бит ул... Аннары... шәһәргә күңел дә ятмый минем, һава җитми миңа анда.
— Алайса, Зәмзәмияне ал да берәр авылга барып төплән. Ул арада ишекне каты итеп дөбердәттеләр, җавап биргәнне дә көтмичә, ачып җибәрделәр.
— Каласың бит. Поезд туктады. Синең станция. Әллә төшмисеңме?
Мотыйк теләр-теләмәс кенә кузгалды, утыргыч астыннан рюкзагын алып, идәнгә куйды. Хәрәкәтләре артык салмак, дәртсез, хәлсез иде аның. Ул, станциягә җиткәннәренә ышанмагандай, тәрәзәдән тышка карады. Анда төннең кара пәрдәсеннән башка берни дә күренмәде. Күктәге ай да, сезнең арттан күпме барырга була дигәндәй, каядыр артта калган иде. Бары тик йолдызлар гына, сүнеп барган учак көле арасында ялтырап киткән күмер күзләре кебек, җилдә дөрлиләр.
Искәндәр рюкзакны алып купедан чыкты. Мотыйк һаман кузгалмады. Аннары, лып итеп, утыргычка иңеп төште.
— Чыкмыйм әле. Йөрәгем кага, — диде ул, ыңгырашкан тавыш белән. — Авылга кайтып җитә алмам кебек. — Ул мөлдерәгән күзләре белән Искәндәргә текәлде. Хәзер аның тезләренә башып куяр да үкси-үкси елый башлар сыман иде Мотыйк. Аның иреннәре калтырады, борын яфраклары кабарды. — Китәсем килми минем моннан, Искәндәр энем, китәсем килми, — диде ул, хәлсез тавыш белән. — Инде күптәннән бер кеше белән дә болай рәхәтләнеп сөйләшкәнем юк иде. Эч серләремне сөйләгәнем юк иде. Күңелем бушап калды. Яңадан туган кебек булдым. Ачуланма, тагын бер генә станция барыйм әле. Миңа кайда туктасам да барыбер. Ул станциядән теге яңа калалары да якын гына. Исәп итсәм, Зәмзәмия янына да сугылып чыгармын. Хәлен белермен. Елаша-елаша сөйләшеп утырырбыз бер. Яңа елга алып чыгасым килми бу кайгы-хәсрәтне. Яңа елда яңача яши башларга иде!..
Мотыйк, сүзен әйтеп бетерә алмыйча, ютәлләргә тотынды, һава җитмәүдән изүләрен чишеп җибәрде. Бер кулы белән авызын каплаган килеш, икенчесе белән кармалап, кесәсеннән шешә тартып чыгарды, калтыранган куллары белән пыяла чыңлата-чыңлата стаканга коньяк салды. Күзләрен йомып, аны эчеп куйгач, бераз тын торды, аннан иркен сулап куйды. Гаепле эш эшләгән кеше сыман, керфекләрен күтәрмичә генә Искәндәргә эндәште:
— Әйдә минем белән! Гостиницага урнашырбыз! Ду китереп Яңа елны каршы алырбыз. Әйдә, җыен, төшәбез дә калабыз. Зәмзәмия апаң белән дә танышырсың. Кияү җегете булып барырсың. Табабыз аны, өй борынча йөреп булса да табабыз. Шәһәр дигәч тә, безнең авыл хәтле генә әле ул. Җиткерә генә башладылар. Кайчан телисең, шунда китәрсең. Билет өчен борчылма. Кирәк булса, йоклап яткан түшәгең кырыена китереп бирерләр. Акча китерттерә ул... Әйдә инде яшь кешегә бер җилкенеп алу ни тора?
Мотыйк Искәндәрнең пальтосын чөйдән алды, бүреген кидерде, иңнәреннән сыпырды. Ничек кенә булса да Искәндәрне күндерәсе, үзе белән алып каласы килә иде аның.
— Булмый, Мотыйк абый, — диде Искәндәр. Бу сүзләрне ул шундый авырлык белән әйтте, әйтерсең ниндидер зур җинаять эшләде, әйтерсең тиктомалга Мотыйкның яңагына китереп сукты.
— Алла хакы өчен, тыңла сүземне! — дип инәлде Мотыйк. — Бәйрәм арасы бит. Бәйрәмне кайда үткәрсәң дә барыбер түгелмени? Монда ошамаса, безнең авылга кайтырбыз. Авыл халкының күзен кыздырып, урам буйлап узарбыз. Мотыйк абзыйларының бөтенләй төшеп калган кеше түгеллеген күрсеннәр! Алар сөйләшмәсен, ә ул менә нинди гөрнәдирдәй егетләр белән йөри! Аннары Сәгыйдулла абыйның хәлен белеп килербез. Бәлкем, бер-бер ярдәм кирәктер. Нияте зурдан бит картның. Исәп итсәк, бригадир Ибрайга да сугылырбыз. Талканы коры булуга карама, күңеле туры ул кешенең. Шундый кешеләр ясаган да инде революцияне, тоткан җирдән өзә торган кешеләр. Безнең ишеләр түгел...
Сөйләгән саен аның йөзе ачыла барды, сыгылып төшкән гәүдәсе турайды, күзләрендәге сүрән очкыннар уянып ялтырый башлады, әйтерсең ул инде чынлап та үзе хыялланган дөньяда йөри иде. Ул поезд кузгалып киткәнне дә сизмәде, Искәндәрнең пальтосын яңадан чөйгә элгәнен дә күрмәде. Бары тик, поезд тизлеген арттырып, вагон як-якка чайкала башлагач кына, әкренләп аңына килде.
— Әйдә инде, күтәреп кенә йөртермен. Җәмгысе ике көн вакытың узар... — Сөйләүдән туктаса, Искәндәр авызын ачар да аның бар хыялларын челпәрәмә китерер дип уйлады, ахрысы, сүзләрен йота-йота, кабалана-кабалана сөйләде.
Искәндәр, аптыраганнан, өстәлне җыештырырга тотынды. Чүпләрне гәзиткә төреп, купе ишеген ачты. Мотыйк, ярты сүздә бүленеп, туктап калды.
— Кая син? Ничек? Нигә? — дип, бәйләнешсез сүзләр тезде.
— Чүп кенә түгеп киләм.
Ул кире кергәндә, Мотыйк тынычланган, аның йөзенә гамьсезлек төсмере кунган иде.
— Шулай итеп, минем белән калмаска булдың инде?.. — диде ул, илтифатсыз гына.
— Юл кешесенең юлда булуы хәерле.
— Мин сине базга ябарга җыенмыйм ләбаса. — Мотыйк чын-чынлап аны ачулануга ук күчте. — Ике-өч көн бәйрәм итәрбез, күргән-белгәнне йөреп чыгарбыз да, син тагын үз юлың белән китеп барырсың.
— Бер туктагач, авыр кузгалам мин. Китә алмый шунда калырмын, дип куркам.
— Куып җибәрермен. Бер станцага бер бәхетсез җиткән...
— Мин үземне бәхетсез санамыйм...
— Тиктомалга кубарылып юлга чыкмый бәхетле кеше. Ялгыз кеше — бәхетсез кеше инде ул. Ничек кенә күңелеңне юатырга тырышма, ялгыз барыбер ялгыз инде.
Искәндәрнең җавап кайтарасы да, башлап сүз әйтәсе дә килми иде. Ул утыргычка матрас тәгәрәтеп җибәрде дә, ике кулын башы астына салып, чалкан ятты. Аның ялгызы гына калып тынычланасы да килә, Мотыйкны да кызгана иде. Ул киләсе станциядә төшеп калыр да, кибән эченә кереп югалган энә кебек, йортлар, авыллар, кешеләр арасында юкка чыгар, аны беркем дә күрмәс, эзләмәс, тапмас кебек иде.
— Йокламыйсындыр бит?
Искәндәр җавап бирмәде, күзләрен генә зур итеп ачты.
— Йоклама! Яңа елны йоклап каршы алырга ярамый. - Нигә?
— Андый кеше вакыт кадерен белми, гомере заяга уза аның.
— Үзеңнән беләсеңме?
Искәндәр, ваемсыз-дорфа тонга күчкәнен аңлап, эчтән үзен битәрләп куйды.
— Әйе, үземнән.
— Йоклап калсаң, нәрсә була? — Кызыксынганын сиздерергә теләп, ул торып утырды.
— Яңа ел чиге — ил чиге генә түгел ул, энем. Ил чикләрен күп үттем мин. Шуның аркасында күпме каһәр ишеттем. Кеше күңеле барысын да күтәрә, барысына да ризалаша. Тик менә вакыт үтүенә, гомер узуына гына ияләшә алмый. Үлемгә өйрәнә алмый кеше. Ә иске ел синең гомереңнең үлгән бер елы бит ул. Яңа елны каршы алганда, кеше тын калып шул турыда уйларга, тормышның кадерен аңларга тиеш. Шул вакытта йоклап ятсаң, димәк, сиңа ике дөнья — бер морҗа. Кеше Яңа елны нигә уйлап тапкан? Үзен юату өчен. Шулаймы?
Искәндәргә Мотыйкның авыл картлары шикелле башын бер якка кырын салып, күзләрен хәйләкәр кыскалый-кыска-лый, үзе кичергән хәлләр белән ныгытып фәлсәфә сатуы ошый, аңа вагон селкенгән уңайга салмак кына чайкалып бару ошый иде.
— Нигә тындың? Дөрес әйтмәдемме әллә?
Ул, бишектә оеп тирбәлгән бала кебек, гаҗәпләнгән күзләрен тутырып карады да тагын онытылды.
— Телеңне йоттыңмы әллә?
— Вакыт — юк нәрсә ул, Мотыйк абый. Вакыт төшенчәсен кеше үзе уйлап тапкан. Аны сәгатьләргә, көннәргә, айларга, елларга бүлгән. Чиксезлекне, мәңгелекне башына сыйдыра алмаганга шулай эшләгән ул. Мәңгелек янында үз гомеренең молекула хәтле дә булмавын аңлаган, шуңа күрә еллар уйлап чыгарган да, илле ел яшәде, йөзгә җитте дип, кеше гомерен зурайтып күрсәтергә тырышкан.
— Башны бутыйсың син, энем. Юк белән башны бутыйсың.
— Синеңчә ничек соң?
— Мин үземнекен әйттем инде...
Шулчак, ачы сызгырып, тәрәзә артында поезд үтә башлады. Мотыйк, җөмләсе поезд астында калгандай, шып туктады. Искәндәр тәрәзәгә капланды. Аның күз алдыннан бербер артлы якты тәрәзәләр йөгереп узды. һәр тәрәзәдә кемнеңдер йөзе чагылып калды. Ул, үзе ташлап киткән шәһәр ягына да поездлар йөрүенә, шунда кешеләр баруына сәерсенгәндәй, күзен алмыйча, соңгы вагон үткәнче карап торды. Каршы килгән поезд, артыннан куа килүче Яңа елны җиткерергә теләмичә, бар көченә чабадыр сыман тоелды аңа. Ә ул, киресенчә, Яңа елның каршысына ашыга, тәгәрмәч авазларына кушылып типкән йөрәге, иң якын кешесе белән очрашуны көтеп ярсыгандай, алгысына иде.

آپ نے تاتار سے 1 متن پڑھا ہے ادب۔
اگلا - Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8
- حصے
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 4305منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 207938.3 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں54.1 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں62.8 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 4261منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 217538.1 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں53.9 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں63.3 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 4266منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 206838.7 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں53.5 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں61.4 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 4124منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 205438.1 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں54.2 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں62.4 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 4107منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 208038.3 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں54.2 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں63.4 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 4136منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 206039.0 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں54.2 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں63.4 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 4288منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 207539.1 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں55.6 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں64.1 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8ہر بار فی 1000 سب سے عام الفاظ کے الفاظ کی فیصد کی نمائندگی کرتا ہے۔الفاظ کی کل تعداد ہے 742منفرد الفاظ کی کل تعداد ہے 49253.1 الفاظ 2000 سب سے عام الفاظ میں ہیں66.3 الفاظ 5000 سب سے عام الفاظ میں ہیں73.3 الفاظ 8000 سب سے عام الفاظ میں ہیں