LatinКожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слів
Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6
Загальна кількість слів становить 4136
Загальна кількість унікальних слів становить 2060
39.0 слів у 2000 найпоширеніших слів
54.2 слів у 5000 найпоширеніших слів
63.4 слів у 8000 найпоширеніших слів
— Әйтәм, бик моңлы бала күренәсең... Нигә бу кадәр күңелгә якын әле бу егет, дип, юл буе уйлап килдем. Үзем дә гармунчы бит мин. И-их! һөнәрең катлаулы икән шул. Безнең тавык кетәге чаклы авылда оя табылмас шул сиңа. — Ул сөйләнә-сөйләнә коридор буйлап китте, Искәндәр аны озата барды. — Безгә тракторчы, комбайнчы, сыер савучы кирәк. Безнең авылга күңелең ятмас шул синең. Юкка кыстадым төшәргә, безнең станция кулай булмас шул сиңа. Ары барам дисең инде, алайса?
Искәндәр, әйе дигәнне аңлатып, башын какты.
Бригадир Ибрайның чыгып киткәнен әле генә аңлап, алпан-тилпән килә-килә коридорга Мотыйк чыкты.
— Сау бул! — дип коридорны тутырып кычкырды ул. Тавышка купе ишегеннән проводница башын чыгарды. Кем икәнен күргәч, ачуланырга әзерләнгән авызы, елмаюга күчә алмыйча, тотлыгып торды. — Сау бул! Малаеңа сәлам әйт! Брат братның көтү көткәненә рад... Ике бармак арасына ит үсми... Шушы сүзнең кайсы дөрес икәнен белсә, кеше чыгар аннан. Мотыйк абыең әйтте, диген. — Ул, хәле бетеп, стенага сөялде. — Мунчаңны салдырмый тор, менә бу мунчаны салып бетергәч, — ул кесәсенә төртеп күрсәтте, — килермен. Авылыңның исеме ничек?
— Камышлы күл. Бригадир Ибрайны сорарсың.
— Курыкма, күп алмам... Мал бетерә башларны... — Балта остасы Мотыйк җырлый-җырлый купега кереп китте.
Бригадир Ибрай сөйләнә-сөйләнә вагон баскычыннан төште:
— Ай-яй-яй-яй! Ай-яй-яй-яй! Егерме бишлектән сдача алмады. Ай-яй-яй-яй, егерме бишлектән, егерме бишлектән сдача алмады бит!
* * *
Поезд кузгалгач кына, Искәндәр кинәт уянып киткәндәй булды. Ашыга-ашыга килеп, проводницаның ишеген шакыды.
— Ресторанга бармакчы идем, күрше вагонга узып булмый, ишек бикле.
— Күрше вагон өчен мин җавап бирмим.
— Ачыгыз инде, үтенеп сорыйм, ачкычыгыз ярый бит.
— Минем ачкыч кая ярамас. — Проводница ишекне шыгырдатып ябып куйды.
Искәндәр ишек төбендә бераз аптырап торды да, үз купеларына кереп, Мотыйкны култыклап алып килде. Ул, эшнең нәрсәдә икәнен аңламыйча, проводница каршында чайкалып торуында булды. Проводница мул авызын тутырып елмайды да ачкычларын шылтырата-шылтырата Искәндәргә эндәште:
— Бара тор, хәзер килермен.
Искәндәр атлый-йөгерә килеп тамбурга керде. Ишек пыяласындагы күз томаланган, ул, иреннәрен түгәрәкләп, зәңгәрсу бозга җылы сулышын өрде. Күз ачылды, ләкин тамбурда дулкын чәч күренмәде. Анда кемнәрдер арлы-бирле йөриләр, кычкырып сөйләшәләр, ара-тирә көлешеп алалар. Искәндәр, сагаеп, аларның сүзләренә колак салды.
— Урлап алган малда бәрәкәт юк анда, — диде ир кеше тавышы.
— Керәм дигән бәхет тешеңне сындырып керә ул, — дип җавап бирде аңа икенчесе.
— Кеше өлешенә керергә ярамый. Һәркемне үзенә дигән бәхете көтеп тора. Эзлә, тап ул бәхетне. Ә кеше бәхетенә кызыгып, көнләшеп йөрмә, аның бәхетен тартып алырга да тырышма. Үзеңнекен тап.
— Кеше бәхете белән бәхетле булып булмый. Аларның сүзләре аңа нәрсәсе беләкдер бик тә таныш сыман иде...
Туйга чакырып та килмәгәч, шактый вакыт узып, онытыласы үпкәләр бераз онытылгач, Искәндәрләр группадагы иң якын кешеләрне генә аерым җыярга булдылар. Сөмбел кунакларны үзе чакырды. Рүдәлдән башкалары барысы да килделәр. Мәҗлес башында сүзне сүзгә ялгый алмыйча шактый озак аптырап утырдылар. Тора-бара телләре ачылды. Бүлмә хуҗасының иске пианиносы да бар иде, бераздан шул якка күчтеләр.
— Мин уйнамыйм, тарих үзе уйный монда, — дип, Фидан пианино капкачын ачты да уйный башлады. Искәндәр, беренче ноталар яңгырауга ук, өнсез калды.
"Сөмбел" дигән көйне уйный иде ул. Искәндәрнең бу көендә Сөмбелнең бар дөньясын онытып очына-очына биюләре дә, трамвай тукталышындагы моң тулы сораулы күзләре дә, тулай торак бүлмәсендә кояшлы иреннәре белән пышылдаган мәхәббәт хисләре дә, түбәләре ай нурына манчылган өрәңге агачларының аларга сөйләгән мәңгелек серләре дә бар иде. Фидан уйнаганда Искәндәрнең йөрәге, уч төбенә кыскан кош баласы кебек, талпынып-талпынып типте, битләре, колак очлары кызарды. Мәҗлестәге кешеләрнең барысы да аның уй-хисләрен, теләкләрен, өметләрен беләләрдер кебек тоелды. Әйтерсең шушы минутта аның йөрәген суырып алганнар да, учларына салып, әйләндерә-әйләндерә карыйлар иде.
Сөмбел, күбәләк төсле, уртага җилпенеп чыкты да музыка агышына ияреп бөтерелә башлады. Аның белән бергә Искәндәрнең бар хисләре, уйлары, хыяллары да бөтерелде. Туй көнне, башын аска иеп, оялчан елмаю артына яшеренеп утырган Сөмбел бүген яңадан үз стихиясенә кайткан, бераз ял итеп алганнан соң, күккә күтәрелгән күбәләк сыман, иреккә чыккан иде. Интизар томырылып карап торды-торды да түзмәде, биек үкчәле туфлиләре белән фырт атлап Сөмбел янына килде. Музыка өермәсе аларны шундук күтәреп алып китте. Интизар берничә тапкыр бөтерелүгә, аларны Хәмит килеп аралады... Искәндәр урыныннан кузгалмады, Сөмбелне үзенең күз карашы җылысында коендырып, музыка рәхәтеннән оеган килеш тик басып торды. Тулай торактагы мәҗлестән соң, мондый рәхәтне беренче кичерүе иде әле аның. Ул, Сөмбел белән танышкан кичәне уйлап, елмаеп куйды. Ул кичне дә мәҗлес түрендә Сөмбел бөтерелде, ул кичне дә барчасы аңа гашыйк иде.
Музыка авазлары тынуга, кунаклар кул чаптылар.
— Яшә, Сөмбел, булдырдың!
— Чып-чын балерина инде.
— Йөзеп кенә йөри, аккошмыни!
Искәндәрнең йөрәге кинәт кенә талпынып куйды да, хәлсезләнеп, уктай аска таба атылды. Ул бары тик шунда гына аларның үзе янына түгел, Сөмбел янына, Сөмбелне күрергә, Сөмбел белән сөйләшергә килүләрен аңлады. Аңлады да телсез калды. Искәндәрнең музыкасын ишетүче, аңа җылы сүз әйтүче, хәтта сүз катучы кеше дә булмады. Алар өчен гүя ул дөньяда бөтенләй юк иде. Шулай итеп, алар Искәндәрдән үч алалармы, әллә Сөмбел күзләрен томалаган, сихерләгән идеме — ул аңлый алмады.
Сөмбел, башын артка ташлап көлә-көлә, бүлмәдән чыгып китте. Кунаклар, хан кызы тирәсендәге кәнизәкләр кебек, аның артыннан иярделәр. Искәндәр, елап җибәрүдән куркып, аскы иренен тешләде дә, гасабиланган күңелен басар өчен, пианино өстенә иелде. Музыка аның күңелен әкренләп тәртипкә салды, бераздан ул бөтенләй тынычланды. Бармаклары, үзләре дә сизмичә, аның бердәнбер көен — "Сөмбел"не эзләп тапты. Бу инде Фидан уйнаган шашкын хисле Сөмбел түгел, ә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле Сөмбел иде. Ул уйнаган саен, Сөмбел һаман якыная барды, менә-менә музыка пәрдәсе артыннан елмаеп, ул үзе килеп чыгар сыман иде. Ләкин Искәндәр күпме генә уйнаса да, аны чакырып дәшүче, аның янына керүче булмады. Ул мәҗлестә үзенең хуҗа икәнен дә белә, ләкин күрше бүлмәгә керергә базмый, үзен анда, нигәдер, артык сизә иде.
— Их, син мондамыни әле? Кунакларга кадер-хөрмәт кайда? А ну, безнең янга! — Фидан аны, сабый бала кебек кулыннан тотып, җилтерәтеп алып керде. — Карагыз әле моны! Ком-по-зи-тор! Музыкадан аерыла алмый...
Фиданның сүзенә кушылучы булмады, мәҗлес соң чиккә җитеп кызган, кунаклар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә бәхәсләшәләр иде.
— Бәхет — материаль төшенчә түгел.
— Аның нигезендә барыбер, конкрет әйбер, материя ята. Мәсәлән, машина алдыммы, димәк, мин бер көнгә генә булса да бәхетле.
— Машина алу факты бәхет түгел, машина алам дип хыялланып йөргән көннәр бәхет. Машина алгач, син бу хыялыңны үтерәсең. Хыял белән бергә бәхет тә үлә. Бәхет белән хыял кулга-кул тотынышып йөри ул.
— Машина да булдымы бәхет? — Монысын Сөмбел әйтте.
— Ә синеңчә нәрсә ул бәхет?
— Бәхет ул — мәхәббәт.
Сөмбел, чыпчык көтүенә бер җим ташлаган кебек, сүзен әйтте дә туктап калды. "Чыпчыклар" очына-очына җим өстенә ташландылар.
— Мәхәббәтнең бәхетлесе, бәхетсезе була.
— Өйләнгәнче — бәхетле мәхәббәт, аннары бәхетсезе башлана, шулаймы?
— Берең яратып, икенчең яратмаса, мәхәббәт — мәхәббәт түгел, трагедиягә әйләнә.
— Мин сине яратам, анда синең эшең юк.Теләсәң — ярат, теләмәсәң — дүрт ягың кыйбла. Мин болай да бәхетле, мин яратам — шул җиткән.
— Әтәчләнмә! Чын мәхәббәт турында түгел, идиот мәхәббәте турында сөйлисең син.
— Минме идиот? — Интизар, кызып, торып ук басты. Фидан аны җиңеннән тартып утыртты.
— Мәхәббәт һәм бәхет — икесе ике нәрсә, — диде ул. Фидан, Искәндәрнең сүзгә катнашмыйча утыруын күреп, мәҗлесне тынычландырырга тели иде. — Мәхәббәтнең гомере кыска. Мәхәббәт мизгел генә ул. һәм аның шулай булуы яхшы да. Әгәр кеше гомере буе мәхәббәт хисләреннән айный алмый яшәсә, аның җәмгыятькә бер тиенлек тә кирәге булмае иде. Таһир белән Зөһрәне, Ромео белән Джульеттаны гына карагыз. Төннәр буе бер-берсенең күзләренә карап утырудан башка нәрсә эшләгән алар? Мондый мәхәббәтнең нигә кирәге бар, аннан кешеләргә ни файда? Яратасың икән, син җыр җырлап, музыка уйнап кына утырма, хисләреңне материаль шартлар белән дә исбат ит. Материаль дөньяда яшисең бит син, күктә түгел.
Искәндәргә бүген барысы да читләтеп кенә аның турында сөйлиләр, теге кичтә Сөмбелне алып киткәне өчен астыртын гына үч алалар кебек тоелды. Аның чигәләре сызлый башлады. Хәмит тавышын ишеткәч кенә, бәлки, монысы бүтән нәрсә турында сөйләр дип, аңа ялварып диярлек карады.
— Файдалы-файдасыз дигән сүз — мещаннар теориясе ул. Файдасы юк дип, без, синеңчә, көлмәскә, еламаска, шатланмаска, кайгырмаска тиешме? Күктәге йолдызларның безгә файдасы бармы? Ләкин алар кирәк, күңел өчен кирәк. Дөньяның чиксез икәнен, үзеңнең бик бәләкәй генә бер бөҗәк икәнеңне белү өчен кирәк.
— Бәләкәй кеше икәнемне мин болай да беләм. — Фидан Хәмитне үртәп сөйләшә иде. — Йолдыз сезгә кирәк, зур кешеләргә, озын куллы кешеләргә, безнең кул барыбер йолдызга җитми. Бәлки, шул бәләкәй булганга да бәләкәй мәхәббәт кирәктер миңа? Бер минутлык, күп дигәндә, бер төнлек мәхәббәт.
Искәндәр, Сөмбелнең теге кичне әйткән сүзләрен искә төшереп, йодрыкларын кысты, аның ягына күз ташлады. Ләкин Сөмбел, берни булмагандай, битараф иде. Фидан сүзен дәвам итте.
— Мин айлар, еллар буе мәхәббәттән исереп йөри алмыйм. Миңа эшләргә, яшәргә кирәк. Ә бәхет, үзегез белгәнчә, эш белән генә табыла. Эш плюс мәхәббәт тигез була бәхет. — Фидан, әле генә зур ачыш ясагандай, авыз тутырып елмаеп куйды. — Ә синеңчә ничек, Искәндәр?
Ул сискәнеп китте, нәрсә әйтергә дә белмичә, ярдәм көткәндәй, Сөмбелгә карады.
— Минем... бу турыда уйлаганым юк.
— Мин болай да бәхетле диюеңме инде бу?
— Бәхет... Бәхет... бүген булмый бит ул. Бәхет йә кичә булган була, йә аны иртәгәдән көтәсең...
— Ничек? Ничек?
— Монысы өр-яңа теория түгелме соң?
— Үткәндәге иң кадерле минутны искә төшереп утырганда гына бәхетле сизәм мин үземне. Ә шул бәхетле минут үз вакытында сизелмичә үтеп киткән була. Киләчәк турында уйлаганда да, ерактагы ирешелмәс бер максатны күз алдына китерергә тырышып утырасың-утырасың да, үзеңне бәхетле итеп сизә башлыйсың. Ә шул хыял тормышка ашкач, бөтенләй бәхет булып чыкмый, бераз шатланасың да — шуның белән бетә.
— Синең теорияңә логика җитми, — дип бүлдерде аны Фидан. — Үткәнне искә төшерәсеңме яисә киләчәк турында хыялланасыңмы — иң мөһиме — син бүген искә төшерәсең, бүген хыялланасың. Димәк, син бүген бәхетле.
— Бәхетнең чыганагы минем янда юк бит, ул — үткәндә яисә киләчәктә... Мең ел элек сүнгән йолдызның яктысы бүген дә безгә нур сибеп, шатлык биреп торган кебек... Йолдыз үзе сүнгән, йолдыз үзе юк бит... Бәхетнең чыганагы юк...
— Ул синең йөрәгендә. — Хәмит шуның белән Искәндәрнең сүзләренә йомгак ясады.
Ләкин Фиданның туктарга исәбе юк иде.
— Бәхет турында сөйләшү — бәхетсезләр эше. Кемнең кайсы төше кычыта, шул төшен кашый, һәркемнең бәхете үзенчә. Әнә, Искәндәр асыл кошны тәпиеннән эләктерде, бәхет кошы тотты. Аңа хәзер хыялый бәхет турында теоретик семинарлар үткәрсә дә була. Ә безгә әле җирдәге бәхетне табасы бар. Концерт беткәннән соң, гомеремдә бер генә мәртәбә булса да зал мине аягүрә басып алкышласа, бис, бра-во, афәрин, дип кычкырса, мин үземне гомергә бәхетле санар идем. Күпне өмет итмим мин, бер генә мәртәбә... Ә инде йөз дә беренче скрипкачы булып сәхнә почмагында гомер уздырганчы, урам себерүең мең артык.
— Бәхетне көтеп, сагалап торып булмый, бәхет үзе килми, аңа каршы барырга, аны көрәшеп, яулап алырга кирәк. — Искәндәр сүзгә кушылып киткәнен сизми дә калды.
— Минем кебек дип әйтәсең киләме? — Фидан аңа мыскыллы караш ташлады. — Сөмбелне авызыгыздан тартып алдым да бәхетле булдым, ә сез, саламторханнар, авыз ачып карап калдыгыз. Шулаймы? Безгә нәрсә, әнә, Рүдәл кара көеп йөри. Синең эш җиңел, син берәр теория уйлап табып үзеңне акларсың. Материя бардан юк булмый, юктан бар булмый, бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Сөмбел элек Рүдәлне-ке иде, хәзер — минеке... Ә-ә-әй! Бәхетле кеше акланып тора димени?!
Искәндәрнең кинәт кенә өстәлне әйләндереп җибәрәсе, аларның барысын да өйдән куып чыгарасы килде. Гүя бүген алар махсус аннан көләр, аны мыскыл итәр өчен генә җыелганнар иде.
— Урлап алган малда бәрәкәт юк анда, — дип, Интизар Искәндәр күңелендә дөрләгән учакка утын ыргытты.
— Керәм дигән бәхет шулай тешеңне сындырып керә ул, — дип, Хәмит учакка бер уч су сипте.
— Кеше өлешенә керергә ярамый. Һәркемне үзенә дигән бәхете көтеп тора. Эзлә, тап шул бәхетне, ә кеше бәхетенә кызыгып, көнләшеп йөрмә, аның бәхетен тартып алырга да тырышма. Үзеңнекен тап...
— Тук-та-ты-гыз бу комедияне! — Искәндәр бар көче белән өстәлгә китереп сукты.
Барысы да, аптырап, аңа карап калдылар.
— Сөмбел, син чакырдың! Махсус оештырдың бу кәмитне. Сөмбел бер агарынып, бер кызарынып торды-торды да аның яңагына чалтыратып җибәрде. Искәндәр исәр кеше көлүе белән шаркылдап көлә-көлә урамга чыгып йөгерде.
* * *
Сары күлмәкләрен аяк астына салып ташлаган каен кызларына карый-карый бар табигать тавышсыз гына елый иде. Искәндәрнең чәчләре юешләнеп маңгаена ябышты, күлмәге тәненә сыланды. Урамда очраган кешеләр аның җан-фәрманга йөгереп барганын күреп, борылып карыйлар, ләкин бите буйлап яңгырга кушылып аккан күз яшьләрен күрмиләр иде.
* * *
Икенче көнне Фидан аңа, берни булмагандай, ерактан ук сәлам бирде. Интизар белән Хәмит тә дустанә сөйләштеләр. Искәндәр, бик авыр имтихан тапшырган кебек, җиңеләеп китте. Ләкин Сөмбел генә шул көннән соң басынкыланып калды, аның күңел күгендәге кайсыдыр бер тәрәзәсе Искәндәр өчен инде ябык иде...
* * *
— Йокыга китмәгәнсендер бит? Нәрсә мәрткә китеп торасың?
Проводницаның гөргелдәп чыккан тавышы аның вагон-вагон булып агылучы уйларын шлагбаум кебек бүлеп куйды. Ишек ачылуга, Искәндәр тамбурга атылып керде. Ләкин анда тәмәке тартып торучы ике кешедән башка беркем дә күренмәде.
— Монда бер кыз бар иде. Зәңгәр күзле, туры борынлы бик чибәр кыз. Чәчләре дулкын булып иңенә төшкән. Күрмәдегезме?
— Үткән станциядә генә бер егет белән төшеп калды. Шуларны әйтәсендер инде?
— Исемен белмисезме соң?
— Кем сораган аны.
Искәндәр, сикереп төшеп калырга ниятләгәндәй, вагон тоткасына ябышты.
— Гражданин, ишекне ачарга ярамый. Проводницаның шлагбаум төсле аклы-каралы кырыс тавышы аны айнытып җибәрде. Тәрәзә артыннан шалтырый-шалтырый буш товар вагоннары уза башлады.
Аның гәүдәсе кинәт кенә авыраеп китте. Ул, аякларын көчкә сөйри-сөйри, купега керде дә хәлсезләнеп утыргычка елышты. Йөрәге, вагон тәгәрмәчләрен уздырырга теләгәндәй, ашыга-ашыга тибә, вакыт поездын узарга теләп атлыга, алгысына иде.
Әле генә шау-гөр килеп торган күпе моңсулык белән тулган. Балта остасы Мотыйк башын өстәлгә салып мәлҗерәгән, Сәгыйдулла бабай, тәрәзә артындагы төпсез караңгылыкның серенә төшенергә теләгән сыман, күзләрен кысып онытылган. Күкнең куе шәмәхә төстәге түшәгенә ятып, аларны озата килүче айга карап бара торгач, Искәндәрнең күңеле дә тынычланды, уйлары тәртипкә килде. "Алар бөтенесе миңа каршы яшерен заговор оештырганнар, алар Сөмбел белән безнең бергәлекне кичерә алмаганнар. Мин, юләр, шуны да аңламаганмын. Алар һәр бәйрәм саен минем янга түгел, ә Сөмбел янына, Сөмбел белән сөйләшергә, Сөмбелне күрергә килгәннәр. Ә мин аларны һаман дус санап йөргәнмен, алар өчен кичләр буе музыка уйнаганмын, аларга бар серләремне, күңелемне ачканмын. Сөмбел шуларның барысын күреп, белеп торган, ләкин эндәшмәгән. Бәлки, шул мәҗлесләрдән яшерен бер ләззәт тә тапкандыр әле ул. Сөмбел, мине ташлап, алар белән генә калырга мөмкин түгеллеген аңлаган, аларны ташлап, минем белән бер бүлмәгә бикләнеп яшәүдән дә курыккан, бәлки, теләмәгәндер дә... Шулай үз-үземә урын таба алмыйча, ике арада бәргәләнеп йөргәнмен. Киләчәк белән бүген арасында таган атынганмын... һәм, ниһаять, бердәнбер дөрес юлны сайлаганмын: бөтенесен калдырып, үзем генә китеп барганмын".
Искәндәрнең кинәт кенә уйлары ачылып киткәндәй булды, ул еллар буе җанын газаплап йөргән сорауларга, ниһаять, җавап табуын аңлап, аһ итте. Аның анда-санда сибелеп-чәче-леп яткан уйлары кинәт кенә бер җепкә тезелеп, вагоннар кебек бер-бер артлы тәртип белән агыла башлады. Ул үзенең, бар дөньяга кул селтәп, беренче очраган поездга утырып китүенә сөенеп бетә алмады. Әйе, бары поезд, аның йөрәгенә кушылып текелдәгән вагон тәгәрмәчләре, бераз беркатлырак, ләкин авылча хәйләкәр, авылча үҗәт Бригадир Ибрай, күпме яшәп тә җирдә үз урынын тапмаган, күңеле утырмаган сәрхуш Мотыйк, бүген белән үткән арасында йөреп, киләчәге турында кайгыртырга оныткан Сәгыйдулла бабай гына аңа тормыш мәгънәсен аңлата ала иде.
Вакытны белергә теләп, ул стенага күтәрелеп карады. Үзенең вагон купесында барганын белсә дә, ниндидер могҗиза белән, борынгы сәгать тә монда килгәндер, бу бәхетле минутларны, үз гомеренең мәгънәсен аңлый башлаган минутларны шул борынгы сәгать саныйдыр кебек тоелды аңа... Ләкин стена буш иде... Шулчак дөнья тагын үзенең мәгънәсен югалткан кебек тоелды...
Сәгыйдулла бабай, тәрәзәдән аерылып, аңа таба борылды. Күзләрен хәйләкәр кыскалап куйгач, Мотыйкка төртеп күрсәтте:
— Карале моны, гел сабый бала кебек, тәмам эрегән бит. Аракы нишләтә кешене, ә?!
"Аракы" сүзен ишетеп, Мотыйк башын калкытып куйды да тагын оеды.
— Арыгандыр, өч ай эшләп кайтам, ди бит. — Искәндәрнең нишләптер аңа тел тидерттерәсе килми иде.
— Гәүдәсе түгел, җаны арыган аның. Җанына ял бирергә кирәк... Станциясен йоклап уза күрмәсен тагын. — Сәгыйдулла бабай Мотыйкның башын күтәрде. Тегесе күзләрен ача алмыйча торды, бераздан, айнырга карар кылгандай, башын селкеде:
— Син башта шифер белән ябабыз, дигән идең, хәзер калай, дисең.
Сәгыйдулла бабай бот чабып кеткелдәп көлеп җибәрде.
— Менәтерә, безнең купе түбәсен шифер белән яба башламасын бу. Әй, Мотыйгулла, идән тактасын ышкылаган ягы белән аска җәйгәнсең түгелме?
Мотыйк дерт игеп уянып китте. Үзенең кайда икәнлеген аңлагач, үпкәләгән кыяфәт белән бераз авызын турсайтып торды да иренеп кенә көлгәндәй итте. Сәгыйдулла бабай сүзне икенчегә борды:
— Станцияңне узып китә күрмә, дим. Шуңа уяттым.
— Сәгать ничә әле?
Искәндәр, ирексездән, тагын стенага күтәрелеп карады. Мотыйк авызын учы белән каплап ютәлләргә тотынды. "Вакытка суык тигән", — дип пышылдады ул. Аннары, теләмичә генә кулындагы сәгатенә карады:
— Дөрес булса, унынчы унбиш минут.
— Унбер тулганда гына барып җитәм әле мин. Аңа хәтле тагын әллә ничә ак алъяпкычлы түтәйнең эч серен бушатырга була. — Ул өстәлдәге яртылаш бушаган коньяк шешәсенә күрсәтте. — Тик... менә... сез генә булышмыйсыз. Бергә-бергә күңеллерәк булыр иде. Әллә ошатмадыгыз инде мине? Мә, егет, алып кил әле тагын бер түтәйне. — Мотыйк күкрәк кесәсеннән иллелек суырып чыгарды. — Тарихи очрашу бит бу. Без бүтән беркайчан да менә шушылай өчебез бер поездда, бер вагонда, бер купеда очраша алмаячакбыз бит. Беләсезме, беркайчан да! Кадерен белергә кирәк...
Сәгыйдулла бабай кинәт кенә уйчанланып китте. Аннары, үз-үзе белән сөйләшкәндәй, тын гына әйтте:
— Шушы көнне, шушы елның соңгы сәгатьләрендә... И-их, үтә гомер, яшисе дә яшисе иде бит әле, юкса... Нигә килә бу Яңа еллар? Вакыт үз көенә аксын иде ул, ә син үзең теләгән вакытта поезддан төшеп калган сыман аннан төшеп кал идең. Күңелең бимазалый башласа, тагын менеп утыр идең вакыт поездына. И-и-их, үләсе килми... Әле яши башларга гына исәп итеп тора идем лә...
— Үз-үзеңә ясин чыгып утырма әле. — Мотыйкның тавышы моңа кадәр ишетелмәгәнчә усал чыкты. — Үләргә җыенмыйсындыр бит? Авылында кара авызын ачып кабер көтеп тормыйдыр? Үзең кунакка кайтам дисең... Сөенергә кирәк. Елга бер туган ягыңа кайтасың... Мине авылда көтеп торучы булсамы?..
— Көтеп торучы... Көтеп торучы... Мине кем көтә дисең? Мине көтмиләр алар, менә шушыны көтәләр. — Сәгыйдулла бабай шешә башына бармагын куйды. — Мин кайтканга иң нык сөенүче кем авылда, беләсезме? Белмисез шул. Бастырык Гыйльмулланың чатан кызы, кибетче Әлфинур.
— Кибете-ние белән сатып аласыңмы әллә?
Сәгыйдулла бабай Мотыйкка җавап биреп тормады, өзелгән җөмләсен дәвам итте:
— Бер алдыма, мең артыма төшә инде шул Әлфинур. Бабасы Мәкәрҗәдән бер олау кызыл билле прәннек алып кайткан диярсең. Мин кайткан көнне яныма авылның барча ир-аты җыела, сабантуй җиткән диярсең. Ә мин, Мәкәрҗә сәүдәгәре кебек, кибет ишеген киереп ачып керәм дә Әлфинурга кычкырам: "Чыгар, үскәнем, булган малыңны!" — дим. Әлфинур башта итәге белән сөртә-сөртә бер ярты чыгарган була, үзе минем күзгә мөлдерәтеп карый. "Чыгар әрҗәсе белән!" — дип кычкырганны көтә ул. Анысын да озак көттермим, чөнки ирләрнең күз карашы үземдә икәнне сизеп торам. "Әйдәгез, туганнар, ир йөрәге тар бүлмәгә сыямыни? Сәйрәнгә чыгыйк!" — дип сөрән салам да кибетче алдына бер уч акча ыргытам. Ул чатанлый-чатанлый әрҗәсе белән китереп куя. Аны күтәреп урман авызындагы чишмә буена менеп китәбез. Кич буе, төн буе гүли урман авызы. Мине күтәреп күккә чөяләр. Таң атканчы шуларның сүзләренә оеп, онытылып утырам. Аннары кочаклашып җырлый-җырлый авылга төшәбез.
— Аннары, аннары? — дип кыбырсыды Мотыйк. — Аннары нәрсә булганын әйтимме?
— Әйт.
— Аннары, икенче көнне, шул ирләрнең хатыннары өеңә килеп, беттән алып эткә салып китәләр, урамга чыксаң, артыңнан кычкырып калалар.
Сәгыйдулла бабай рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
— Аннары да аннары... Аннарысы кайда да бер инде аның. — Ул, көтмәгәндә, җитдиләнеп калды. — Үткән елны шундый бер сабантуйдан соң Авыл советына чакыралар үземне. Бардым, кердем. Урын күрсәттеләр, утырдым. Сельсовет председателе: "Сәгыйдулла абый, сезнең өстән жалоба килде бит әле", — ди. "Нинди жалоба? — мин әйтәм. — Кешегә тигәнем, кешенекен урлаганым юк. Мин монда — кунак кеше. Шул булдымы кунакка хөрмәт? Рәнҗетәсең, кем... Минҗиһан". Ә ул, усал кыяфәт алыйм дипме, әллә болай күзе начар күрүдән генәме, күзлеген киеп куйды. Аннары өстәлдәге кәгазьгә күз төшергәч, җанга үткәрердәй итеп сөйләргә тотынды: "Хатыннар өстеңнән жалоба язганнар, Сәгыйдулла абзый. Ирләрен җыясың да әрҗәсе белән аракы эчертәсең икән. Шуңа семьяда тавыш чыга, колхоз производствосына зыян килә". Мин аларның авызларына көчләп коймыйм бит. Берсен дә кыстамыйм, эчәсе килгәне эчә, эчәсе килмәгәне — юк. Демократия..." "Син, Сәгыйдулла абый, олы башың белән демократияне аракы янына куеп сөйләмә. Гаиләне, җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән гаиләне, таркатуга китергән демократиянең безгә кирәге юк". "Гөнаһлы булма, Минҗиһан, нахак бәла ташлама кеше өстенә. Моңа кадәр ташлаганнары да җитеп ашкан. Елга бер күңел ачар өчен кайтам бит мин авылга. Елга бер. Ел буе эшләгән акчамны җыеп киләм. Авылыма кешечә кайтыйм, ким-хур булмыйм дим". Шуларны әйткәч, бераз йомшады тагын үзе, күзлеген дә салып куйды. "Жалоба килгән икән, без аңа җавап бирергә тиеш", — дип үз өстеннән җаваплылыкны алгандай итте. "Синең үз башың бар бит, Минҗиһан", — дим мин аңа. Шуннан соң бу тагын кызып китә. "Яхшылап әйткәнне аңла, Сәгыйдулла абый. Акчаң күп икән, йорт салып кер, җирен бирербез. Ни әйтсәң дә, син бу авыл кешесе". "Бер киткән җиргә кире кайтулары, ай-һай, кыен..."
Сәгыйдулла, күңеле нечкәреп китүдән оялып, туктап калды, күлмәк якаларын рәтләде, пинжәк төймәләрен каптырды. Әйтерсең әле ул хәзер Авыл советы председателе каршында басып тора иде. Аннары, Искәндәргә карап, әйтеп куйды:
— Авылда Җилпуч Сәгыйдулла дип йөртәләр иде мине элек. Элек чәчүне тубал белән чәчәләр иде бит. Миңа тубал бәләкәй тоелгандырмы, әллә таба алмаганмындырмы, — хәтерләмим, — чәчү вакытында бер көнне муенга әнинең җилпучын асып чыктым. Симәнәмнең яртысы җилгә сибелә, халык бот чабып көлә... Менә шул көннән Җилпуч кушаматы ябышып калды миңа.
Мотыйк, ишек катында басып торган Искәндәрне күреп, аптырап эндәште:
— һаман китмәдеңмени әле? Бар инде, энем, сиңа ни тора ул. Булмаса, әнә, проводницадан сора. Җир тишегеннән табып бирә алар.
— Бар бит әле. Сиңа җитәр. Без эчмибез... Мин эчмим.
— Теңкәсенә тимә әле егетнең, — дип, Сәгыйдулла бабай да аның сүзен җөпләде.
— Алайса, сөйләп бетер, тагын ниләр диде ул?.. — Мотыйк ачы итеп сүгенеп куйды. Сәгыйдулла бабай аңа карап йөзен чытты, бераз торгач, сөйләп китте:
— "Син бит тулы хокуклы совет гражданины, кайт та яшә", — дигән була бу. Моны күргәч, минем ачу гел ныгытып кузгала башлады. "Туктале, Минҗиһан, — мин әйтәм. — Әгәр дә мин шушы авылда картаеп, шушы авылда уллар, кызлар, оныклар үстерсәм, шушында эшләп пенсиягә чыксам, ходай кушып, почетлы колхозчы да булып куйсам, менә шул чагында шулай сөйләшер идеңме син минем белән? Чит мин сезгә, чит, ә читнең күңеле китек була аның. Ә минем шушы авыл туфрагында җан бирәсем килә. Шуңа кайтам мин, ел буе шуңа акча җыям". "Кешеләргә яхшылык эшлисең килә икән, әнә, акчаңны тынычлык фондына бир", — ди бу. "Тынычлык фондына бөтен гомеремне бирдем инде мин. Акчасын да кызганмадык, булдыра алган кадәр бирдек. Картайган көнемдә җан тынычлыгы кирәк миңа. Бу акчамны җан тынычлыгы фондында җыям". "Картайган көнендә кибет төбенә ирләр җыеп аракы эчү дә булдымы җан тынычлыгы?" Минҗиһан миңа төртеп күрсәтә-күрсәтә күз яшьләре атылып чыкканчы көлде. Мин ачудан чәчрәп чыктым. Кесәдә өч меңгә якын акча калган иде, чыгарып салдым шуны өстәлгә. "Мә, мин әйтәм, иске мәчетегезнең манарасы кеше өстенә аварга тора. Турайтыгыз, рәтләгез шуны! Үлгәч, бәлки, бер искә алырлар үземне". "Әллә мулла булдыңмы? Сәдакага җыйган акча түгелдер бит бу?" — диде председатель, күзлеген янә киеп. "Мулла түгел, авылда кеше үлгәч, авыз ачып "бисмилла" әйтер кеше дә бетеп бара. Дин, дип түгел, авыл яме өчен төзәтегез. Теләсәң, музей ясап җибәрергә була. Крайны өйрәнү музее, диләрме әле? Менә шуны. Ата-ба-балары ничек яшәгәнне, нинди михнәтләр күргәнне белсеннәр, бүгенге бәхетле тормышның кадерен аңларга өйрәнсеннәр яшьләр. Акча жәл түгел. Торгызып куегыз шул манараны". "Бер аягыбыз белән коммунизм бусагасына басып торган заманда авып беткән манаралар белән маташырга вакыт юк безнең", — диде дә Авыл советы председателе, бүтән сөйләшеп тормады, кибет янына чыкмаска кисәтеп, кайтарып җибәрде.
— Авылыгыз тимер юлдан еракмы? — дип сорады Искәндәр.
— Алты чакрым. Нигә?
— Күренә микән дигән идем.
— Көндез күренә дә, хәзер... — Ул чем-кара күзләрен мөлдерәтеп тәрәзәгә ымлады. — Ә син эч, безгә карама, — дип, Мотыйкка эндәште.
Сәгыйдулла бабай чемоданына вак-төякләрен тутырды да чөйдәге пальтосын алып киде. Аннары, чыгарга җыенып, чемоданына үрелде.
— Үзем күтәрәм, озата чыгам, — дип, Искәндәр чемоданны аның кулыннан алды. — Ай-һай, саллы бу, алтын тутырдыңмы әллә? Ничек күтәреп кайтырсың моны? Каршы алучың бармы соң?
— Хәбәр-мазар биреп тормадым. Эш кешесе бит алар, борчып йөрисем килмәде.
— Туган-тумача арасында борчып йөрү дигән сүз булмый инде.
Алар өчәүләшеп тамбурга таба киттеләр. Поезд, Сәгыйдулла бабайның төшәргә җыенганын сизгәндәй, йөрешен әкренәйтте. Тәрәзә артында, кара төн пәрдәсенең сары ямаулары булып, анда-санда утлы тәрәзәләр чагылып узды. Сәгыйдулла бабай төшәр дә шул төн пәрдәсе артына кереп югалыр кебек иде. Тамбурга җиткәч, ул, рәхмәтен белдерергә теләгәндәй, Искәндәрнең иңенә кулын салды.
— Син, улым, минем өчен борчылма, мин дөньяның ачы-сын-төчесен күргән кеше. Ничек тә югалмам. Шул алты чакрымны үрмәләп булса да кайтып җитәрмен. Шуннан ары китәр җирем дә, китәрлек дәрманым да юк минем. Менә синең юлың озын, яшисе гомерең озын. Кая барып чыгарсың? Шул турыда уйлап килдем әле мин, үзем турында түгел. Кая барасыңны да тәгаен белмисең, әллә белеп тә яшерәсең... Яшерсәң, яшерерсең. Әмма ләкин кайда гына яшәсәң дә, бер нәрсәне онытма: кешеләрдән читләшә күрмә, янында якын кешең булса, берчакта да югалмассың. Әнә син, туганнар арасында борчып йөрү дигән сүз булмый, дисең. Анысы шу-лаен шулай. Ярый ла туганнарың булса... Авылда сыңар туганым да калмады бит минем. Тамыры корыды безнең нәселнең. Заманында өрлектәй алты егет идек. Шулардай хәзер берүзем торып калдым. Икесенең башына кулаклар җитте, өчесе Ватан сугышыннан кайтмады. Авылда кереп баш төртерлек бер туганым да калмады. Бәләкәй чакта бергә уйнап үскән дустым янына кайтып йөрим хәзер. Рәхмәт инде аңа, ачык йөз белән каршы ала, тәмле тел белән озата. Дуслар кирәк, дус-иш кирәк якты дөньяда яшәгән чакта. — Ул кинәт кенә Искәндәрнең йөзенә күтәрелеп карады. — Син нишләп болай тиктомалга күтәренеп юлга чыктың соң әле? Үзең башлы-күзле кеше дә икәнсең.
Искәндәр уң кулындагы балдагына карап куйды, нәрсә әйтергә белмичә ык-мык итте.
— Хатыннан уңмадым дип әйтмәк буласыңмы әллә? Хатын-кызның барысы да бер камырдан аның. Шул камырдан үзеңә ошаганын үзең әвәләп ясарга тиеш син. Шуны булдыра алсаң — синнән ир чыга, шуны эшләсәң — күгәрченнәр кебек гөлдер-гөлдер килеп яшисең, булдыра алмасаң — гомер буе иза чигәсең.
"Күгәрченнәр кебек" дигәч, Искәндәрнең күз алдына бүреген батырып кигән, алсу йөзле, түгәрәк бүксәле Рүдәл килеп басты. Ул йөзен җыерды.
— Минем күгәрчен кебек яшисем килми...
— һә-әй, онытып торам, музыкант дип әйттең бит әле син. Сандугач нәселеннән, димәк. Ә сандугач көз җилләре исә башлауга җылы якка китә. Җәй җиткәч тагын бу якка кайта. Шулай җылыдан -җылыга очып, кышны күрмичә гомер кичерә ул. Шуңа күрә матур сайрый, дөньяның гүзәллегенә соклана. Ә мескен чыпчыклар, песнәкләр, тукраннар туган җир, туган ил дип ябышып ята. Аның рәхәт чагын да, михнәтле чагын да күрә. Сандугачка караганда, туган якның чыпчыгы кадерлерәк миңа.
Проводница вагон ишеген ачты. Поезд тавышсыз-тынсыз гына туктап калды. Әйтерсең аның төн кочагына кереп оеган станцияне йокыдан уятасы килми иде.
Сәгыйдулла бабай, сул кулына чемоданын күтәргән килеш, уң кулы белән Искәндәрнең җилкәсеннән какты.

Ви прочитали 1 текст із Татар література.
Далі - Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7
- Частини
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 1Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 4305Загальна кількість унікальних слів становить 207938.3 слів у 2000 найпоширеніших слів54.1 слів у 5000 найпоширеніших слів62.8 слів у 8000 найпоширеніших слів
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 2Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 4261Загальна кількість унікальних слів становить 217538.1 слів у 2000 найпоширеніших слів53.9 слів у 5000 найпоширеніших слів63.3 слів у 8000 найпоширеніших слів
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 3Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 4266Загальна кількість унікальних слів становить 206838.7 слів у 2000 найпоширеніших слів53.5 слів у 5000 найпоширеніших слів61.4 слів у 8000 найпоширеніших слів
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 4Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 4124Загальна кількість унікальних слів становить 205438.1 слів у 2000 найпоширеніших слів54.2 слів у 5000 найпоширеніших слів62.4 слів у 8000 найпоширеніших слів
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 5Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 4107Загальна кількість унікальних слів становить 208038.3 слів у 2000 найпоширеніших слів54.2 слів у 5000 найпоширеніших слів63.4 слів у 8000 найпоширеніших слів
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 6Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 4136Загальна кількість унікальних слів становить 206039.0 слів у 2000 найпоширеніших слів54.2 слів у 5000 найпоширеніших слів63.4 слів у 8000 найпоширеніших слів
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 7Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 4288Загальна кількість унікальних слів становить 207539.1 слів у 2000 найпоширеніших слів55.6 слів у 5000 найпоширеніших слів64.1 слів у 8000 найпоширеніших слів
- Иске Сәгать Дөрес Йөри - 8Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слівЗагальна кількість слів становить 742Загальна кількість унікальних слів становить 49253.1 слів у 2000 найпоширеніших слів66.3 слів у 5000 найпоширеніших слів73.3 слів у 8000 найпоширеніших слів