🕙 1 хвилин читання

Уку

Кожна смужка відображає відсоток слів на 1000 найпоширеніших слів
Загальна кількість слів становить 114
Загальна кількість унікальних слів становить 55
50.8 слів у 2000 найпоширеніших слів
59.8 слів у 5000 найпоширеніших слів
68.8 слів у 8000 найпоширеніших слів
  Сөекле сенелларем
  Гафифә илә Вәсимәгә
  
  
  Безне адәм иткән уку,
  Адәмне алга илткән уку,
  Илтеп күккә җиткән уку,
  Уку, уку, уку.
  
  Юлымызны хак иткән уку,
  Йөземезне ак иткән уку,
  Уземезне баг иткән уку,
  Уку, уку, уку.
  
  Раст, чын кеше эше уку,
  Баг вә рәхәт җимеше уку,
  Ачкан рәхәт ишеген уку,
  Уку, уку, уку.
  
  
  Гакылга нур биргән уку,
  Мөкатдәс уй биргән уку,
  Су юкта, су биргән уку,
  Уку, уку, уку.
  
  Дәүләт, бәхет биргән уку,
  Мөлек, тәхет биргән уку,
  Безгә кирәк илла уку,
  Уку, уку, уку.
  
  Урысча да уку – уку,
  Кытайча да уку – уку,
  Кемчә генә дә уку – уку,
  Уку, уку, уку.
  
  Ирләргә дә фарыз уку,
  Кызларга да фарыз уку,
  Фарыз әптнен, барсы – уку,
  Уку, уку, уку.
Ви прочитали 1 текст із Татар література.