Latin

Зур Гөнаһлар - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4419
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1986
36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Зур Гөнаһлар
(Гөнаһе кәбаир)
Роман
(1890)
I
Хикәябезгә Габделгафурның катнашы булганлыктан, аның кем һәм ниндирәк кеше икәнлеген язып үтик. Габделгафур Мансуров – мулла-имам баласыдыр. Атасының исемен фаш итмичә, романыбызда аны Нәкәс9 мулла дип кенә йөртербез. Нәкәс мулла угылы Габделгафурның төп ватаны-Нижгород губернасы Сергач өязе авылларыннан бер авылдыр. Нәкәснең чын исемен язмаган кебек, әлеге авылның исемен дә, тулысынча язмыйча, фәкать "К" хәрефе белән генә атап йөртербез.
"К" авылы кешеләренең тормыш өчен асыл хезмәте игенчелек хисапланса да, күпчелеге башка шәһәрләргә – мәсәлән, Нижний, Казан, Мәскәү, Петербург һәм Ростов-Дон кебек җирләргә китеп, сәүдә һәм башка төрле хезмәтләр белән шөгыльләнә иде.
Югарыда әйтелгән авылда өч мәчет һәм дүрт имам бар иде. Башкаларында эшебез юк, Нәкәс мулла исә байтак заманнардан бирле "К" авылында имам булып, хәйләи шәргый10 һәм хәрам кәсепләр, ришвәт һәм риба11 юлы белән мал казанып, хәзерге вакытта авылның башка имамнары белән чагыштырганда шактый бай тормышта яшәгән, ике хатынга ир һәм биш балага ата булган бер кеше иде. Без бәян итәчәк унҗиде яшьлек Габделгафур-аның өлкән баласыдыр, кискен бер угландыр.
* * *
Җомга көн. Җомга намазы вакыты җитеп килә. Нәкәс мулла мәхәлләсе кешеләре берәм-берәм мәчеткә җыелалар. Араларында гаять фәкыйрь кыяфәтле кешеләр дә күптер. Шуларның берсе-Габдеррәзак бабай. Ул, тәһарәтләнеп, аягына кияргә булмаганлыктан, яланаяктан гына мәчеткә барырга чыккан. Әмма юл бик пычрак-баткак, шуңа күрә ул, мәчет ишеге төбенә килеп җиткәч, комган хезмәтен үтәгән бер савыт белән су китереп, иң элек аягындагы пычрак-туфракны тазартып юды, шуннан соң гына мәчеткә керде.
Болай Хода юлында йөргән намуслы фәкыйрьләр булган шикелле, әлеге авылда мордар һәм намазсыз фәкыйрьләр дә аз түгел. Намазга, җомгага, тәравихка12 барырга чакырсаң, алар сиңа:
– Алла кием һәм байлык бирсен, шуннан соң мәчетегезгә, намазыгызга да барырбыз,-дип җавап бирәләр, җүнсезләр.
Азан әйтелде, кешеләр намазга тәмам әзер, тик Нәкәс мулла гына юк. Биш-ун минуттан, ниһаять, ул да килде. Килде дә, намазга керешеп, вәгазь-нәсыйхәт әйтү кайда, хотбә13 урынына: "Әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһ, әлхәмделиллаһе раббел-галәмин"14, – дип, намазны тиз генә тәмамлап та куйды.
Намаздан чыккач, мәчет янында мулла белән ике кеше кул биреп күрештеләр. Болар "К" авылы кешеләреннән булып, әле генә Ростов-Доннан кайтканнар иде. Мулла бу акчалы кешеләрне шундук үз өенә чәйгә чакырды. (...)
II
Якшәмбе көн җитте. Бүген-Габделгафурның Казанга китәчәк. көне. Ир-ат иртәнге намазны укып әле генә мәчеттән кайткан. Габделгафурны мәдрәсәгә озатырга дип өйгә туган-кардәш һәм якын-белешләр җыелган. Озатырга килүчеләрнең берсе – гаять кечелекле, тыйнак табигатьле, мөлаем һәм тәмле телле икенче мәхәллә имамы карт хәзрәттер. Карт хәзрәтнең Габделхак исемле угылы өч-дүрт елдан бирле Казанда мәдрәсәдә булып, атасының сүзенә караганда, уңышлы рәвештә гыйлем эстәвен дәвам иттерә иде. Хәзер исә карт хәзрәт угылы Габделхакка чәй-шикәр һәм биш сум көмеш акча җибәрергә дип килгән. Габделгафурга кечкенә төен һәм биш сум акчаны биргәндә ул:
– Менә, энем-карендәшем Габделгафур, бу әманәтләрне угылыма тапшыр һәм сәламнәребезне әйт, – диде.
Габделгафур, сузылган әманәтләрне кулына алып:
– Бик яхшы, тапшырырмын, – диде.
Берникадәр вакыт үткәч, карт хәзрәт, Габделгафурга карап, сүзен дәвам итте:
– Ярый, энем, сау-сәламәт бул, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә сәфәрегезне мөбарәк кылсын... Угылыма һәркайсыбыздан сәлам әйт, икегез яхшы дус булып яшәгез. Вакытыгызны әрәм итеп, гомерегезне бушка уздырмагыз, җилгә очырмагыз! Үзегездән кече оланнарга ихсан-ярдәм... Хәер, Казан мәдрәсәләре бөек вә олугъ мәдрәсәләрдер. Анда сездән кечек кемсә, валлаһе әгъләм15, табылмас та. Үзегездән олугъ вә бөек оланларга һәрвакытта вә һәр урында әдәп һәм инсаф белән тәгъзыйм-хөрмәт күрсәтегез. Иншалла16, үзегез дә олугъ булырсыз. Казан мәдрәсәләре алар зур мәдрәсәләр-анда һәр гыйлем булган кебек, шәкертләренең дә төрлесе буладыр... Начар-яман шәкертләр белән дуслык кылмагыз, мәҗлестәш булмагыз – шул вакыт аларның яманлыкларыннан сезгә, затыгызга зарар тимәс. Әмма шәкертләрнең шул мордарлары белән мәхәббәт вә дуслык итсәгез, гыйлем алу бер тарафта калып, яманлык вә бәднамыгыз17 шундук мәйданга чыгар. "Адың чыкканчы, җаның чыксын!" – дип картларыбызның әйткән сүзләре бик тә тугъры. Бер вә ничә мең чакрымнарга сәяхәт вә сәфәр бер хәтъвә-адым белән башланган кебек, яманлык та бер кечкенә гөнаһ вә кечкенә яманлыктан башланып, аз-азлап арта барып, соңыннан "зур гөнаһлар"га әвереләдер. Менә, гыйбрәт күзе белән кара әле син безнең авылның хәзердәге хәленә вә илле ел элек булган хәленә. Без ул вакытта сезнең кеби япь-яшь егет идек, ул вакытта, хәзердәге кебек, авылыбызда мәйханә-кабаклар юк иде. Түгел аракы эчәргә, чәйне дә ул вакытта бик аз кешеләр генә белә иде. Хәзер исә унбиш-егерме яшьлек угъланнан башлап алтмыш-җитмеш яшенә якынлашкан картларыбызга кадәр, Аллаһ сакласын, аракы өчен җанын фида кылыр, туганын үтерер, атасын кыйнар... Хатыннарыбызның да аракы вә башка исерткеч эчемлекләрне сөйгәннәре юк түгел. Әмма бу "зур гөнаһлар" – яманлык вә бозыклыкларыбыз безнең өскә бердән килеп төшмәделәр. Ана карыныннан болай исерек вә сәрхуш булып тугмадык. Бер кечкенә нәрсәдән аз-азлап башланып, әйткәнем кеби, яманлыкларыбыз күбәеп вә куәтләнеп, бәрәкәт күтәрелде. Аллаһ сакласын, уттан вә хатыннан курыккан кеби, шул исерткечләрдән сакланыгыз вә куркыгыз! (...)
Карт хәзрәтнең Габделгафурга укыган бу нәсыйхәтләре тәмамланып килгәндә җигүле ат та тәмам әзер иде инде.
Габделгафур, һәркем белән куллар биреп саубуллашып, эченнән: "Яңа тормыш һәм сәфәремә изге ярдәмеңне бир, Ходаем!" дия-дия, мөәзин белән бергә арбага чыгып утырды да Казанга юл алды.
III
...Маһруйның атасы Гали Ваһабов-даими Казан шәһәрендә яшәп, алыш-биреш сәүдәсе белән шактый күп мал-акча казанган алтмыш биш яшьләрендәге яхшы күңелле, тәкъва һәм юмарт бер кеше иде. Ул, гыйбадәт белән мәшгуль диндар адәм будып, галим-голяманы һәм инсафлы шәкерт халкын олылап хөрмәт итә, аларга һәрвакыт мадди ярдәмен күрсәтә – кыскасы, Казан шәһәренең дәүләтле һәм могтәбәр картларыннан санала иде.
Гали Ваһабовның хатыны Мәрьям абыстай да, яхшы ата баласы булып, алтмыш яшьләренә җитеп килгән суфый һәм намазчыл бер хатын иде.
Гали бабай белән Мәрьям абыстайның югарыда телгә алынган Маһруйдан башка бүтән балалары юк иде.
Без, Маһруйның бишектәге һәм сабый бала чагындагы хәлләренә күз салмыйча, аның унсигез яшеннән соңгы тормышына тукталырбыз.
Исеме җисеменә муафикъ дигәндәй, Маһруй18 шулкадәр зифа-чибәр кыз иде ки, аның матурлыгын каләм белән язып тасвирларга да мөмкин түгел. Шулай да, героинябызны мактау өчен, чын исеме Маһруй булмаса да, без аны шул исем белән атадык.
Хәмзә Агиев-уртача дәүләтле, алтмыш яшенә җиткән яхшы карттыр. Хәмзә бабайның илле яшенә якынлашкан хатыны һәм Җиһангир исемле егерме биш яшьлек улы бар иде.
Җиһангир Агиев, хикәябезнең героинясы Маһруй кызның акылы һәм тәрбиясенә хәйран, гүзәллегенә гашыйк булып, ахырда аңа өйләнү уена килде. Аталар һәм кыз тарафыннан ризалык алынып, Җиһангирның теләк-морадына ирешкән һәм бәхетле булган көне-нәкъ менә бүгенге кичәдер. Бүген яшьләрнең никах мәҗлесе булды.
IV
Җиһангир белән Маһруйның никах мәҗлесеннән соң бу көнгә кадәр өч ай вакыт уйды.
Бүген – сентябрьнең унбере, кич сәгать җиде. Хәмзә Агиев өендә кечкенә генә бер мәҗлес җыелган. Катнашучылар – "К" авылыннан мөәзин Госман, Нәкәс мулланың улы Габделгафур, өй хуҗалары Хәмзә бай белән Җиһангир әфәнде һәм казанлы Шәфигулла абзый.
Габделгафур белән мөәзин Госман хәзрәтләре әле бүген генә Казанга килеп төшкәннәр иде. Юл әйберләрен мөсафирханәдә калдырып, алар күрешер өчен шундук Хәмзә бай өенә юнәлделәр. (...)
Хәмзә бай исә, түбәнчелекле, юмарт һәм кунакчыл кеше буларак, мөсафирләрне камил ихтирам белән, олылап каршылады.
Инде менә ашъяулык җәюле табын әйләнәсендә үзара сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утыралар. Хәмзә бай, мөәзин әфәндегә таба карап, сорашуын дәвам итте:
– Бик яхшы иткәнсез, хәзрәт, егетне мәдрәсәгә алып килеп, бик яхшы иткәнсез. Мулла баласы дип әйтәсез, әткәсенең исеме ничек соң?
– Әйе, әткәсе безнең мәхәлләнең имамы, Нәкәс хәзрәт, – диде мөәзин.
– Кайсы мәдрәсәгә кертмәкче, кайсы мәдрәсәдә укытмакчы буласыз?
– Сез, Хәмзә абзый, ничек мәслихәт кыласыз? Кайсы мәдрәсәгә керсә яхшы булыр икән?
– Әткәсе нәрсә әйтте, кайсы мәдрәсәгә мәслихәт кылды?-дип, сорауга сорау белән җаваплады Хәмзә бай.
– Хәер, әткәсе катгый өзеп бер сүз дә әйтмәде... Безнең авылның карт хәзрәт угылы Габделхак монда укый, сезгә дә килеп йөри бугай, ул фәлән мәдрәсәдә, – дип, мөәзин карт хәзрәтнең улы Габделхакның кайсы мәдрәсәдә укыганын һәм ул мәдрәсә мөдәррисенең исемен атап әйтте.-Без дә менә бу егетне-Габделгафурны шул мәдрәсәгә куймакчы булабыз.
Хәмзә бай берникадәр вакыт үзалдына уйланып торды.
– Хәер, безнең Казанда һәр мәдрәсә яхшы, – диде ул, аннары, сүзен дәвам итеп. -Һәркайсысында, мәдрәсәләрдә, күп төрле гыйлем укытыла. Ләкин мин үз тарафымнан бу шәкерткә дамелла Габделкәрим хәзрәт мәдрәсәсенә керергә мәслихәт кылыр идем. Аны Күл буе мәдрәсәсе дип йөртәләр. Ул мәдрәсә, без наданнарча әйткәндә, кадимнән бирү19 олуг мәдрәсә булып киләдер... Ничә вә ничә дана20 вә галим мөдәррисләр шул мәдрәсәдән гыйлем алып чыкканнар.
Бу мизгелгә кадәр әңгәмәгә колак салып, тын гына тыңлап утырган Шәрифулла абзый да, телгә килеп, мөәзиннән Габделгафур хакында сорашты. "Ниндирәк кеше, баймы?"-дип атасы турындагы соравына "юк" дигән җавапны ишеткәч, Казан байларына тел озайтып, гайбәтләренә төште:
– Гаять кешелексез байлар... Араларында яхшы гына бай, маллы кешеләр күп булса да, фәкыйрь шәкертләргә яки башка хосуста мохтаҗ булганнарга ярдәм вә изгелек кылганнары һич тә юк. Чиксез саран-комсыз, ач күзле, көнче үзләре, мәңгелек суы эчкән кемсәләр кеби кыланып, көн-төн дөнья малын арттыру кайгысында йөриләр, халык файдасы, дин куәте, дөнья рәхәте өчен гамь чигеп, зарарыбызның муҗибе-сәбәбе булган нәрсәләрне төзәтүгә ярдәм вә тырышлык кылганнары күренми. Араларында шундый комсызлары бар ки, түгел шәкерткә яки башка мохтаҗ кемсәгә ярдәм кылу, үзләре үк шул фәкыйрьләрнең кулыннан икмәкләрен тартып алырга тырышалар. Хәер, шәкертләр үзләре дә Мәкәрҗә вакытында...
Шәфигулла абзый байларга шулай тел озайтып утырганда дивар сәгате унике тапкыр "күк-кү" дип кычкырды. Кунаклар, хәер-догалар кылып, Хәмзә байның өеннән чыгып киттеләр.
Хәмзә бай, мөсафирләрне озатып, ярты сәгать үткәч, йокларга ятты. Җиһангир белән Маһруйның бүлмәләрендә исә төнге сәгать икегә кадәр ут сүнмәде.
* * *
Бу кичәдән соң өч көн узды.
Нәкәс мулла угылы Габделгафур, дамелла Габделгалләм мәдрәсәсенә кермичә, "К" авылындагы карт хәзрәт угылы Габделхак укый торган мәдрәсәгә урнашты.
V
Яздыгыбыз вакыйгалардан бу көнгә кадәр ике ел кичте.
Җиһангир Агиевның атасы Хәмзә бай һәм анасы Хәлимә абыстай, хаҗ кылу нияте белән сәфәр чыгып китеп, берсе – Мәккәй Мөкәррәмәдә һәм берсе Мәдинәи Мөнәүвәрәдә21 дөнья куеп, шул шәһәрләрдәге Җәннәте Мөгаллә һәм Җәннәте Бәкыйга исемле зиратларга дәфен кылындылар.
Маһруйның атасы Гали Ваһабов та, безнең шикелле, мәңгелек суын эчкәннәрдән булмыйча, бер авыруга очрап, ике атна чамасы хаста булып ятты да фани дөньядан мәңгелеккә китеп барды.
Хәзерге вакытта исәннәр – Маһруйның әнкәсе Мәрьям абыстай, Маһруй үзе, Маһруйның кызы Фәридә һәм Җиһангир-дүртесе бер өйдә яшәп яталар. Хәмзә байның үлеменнән соңгы еллар гаять авыр булып, сәүдә һәм кәсептә күп зарар күрү һәм күп мал югалту аркасында, Җиһангирның дәүләт һәм байлыгына зур кимчелек килде. Хәзер исә Җиһангир, Казанда булмыйча, коммерция-сату-алу хезмәтләре белән Себер тарафына алты-җиде айлык сәфәргә чыгып киткән иде.
VI
Ибраһим белән Ягъкуб, ике бертуган, мәрхүм Габделмән байның балалары Галиевләрдер. Ибраһимы – утыз биш яшендә, өйләнгән, ике бала атасы, олуг юрист, мәкерле һәм фетнәчел кеше. Ягъкубы исә егерме җиде яшьлек өйләнмәгән егет булып, азгын һәм тәүфикъсыз бер адәмдер.
Ике туган һәм школа учительләреннән Әхмерский исемле берәү Галиевләр өендә бергәләп чәй эчеп утыралар иде.
Ибраһим Галиев, кунак учитель Әхмерскийдан тормыш хәлләре һәм яңалыклар турында белешмәкче булып:
– Ни хәлләр, нинди хәбәрләр бар? Сәламәтлекме? – дип сорады.
– Аллага шөкер әле, сау һәм сәламәтбез... Прогресс һәм просвещениедән башка хәбәрләр юк.
Галиевләр Әхмерскийның "прогресс", "просвещение" сүзләрен бик өнәп бетермәделәр.
– Без немецча, французча әйтелгән сүзләрнең күбесен аңламыйбыз, безгә тугъры татарча сөйлә,-диде Ибраһим әфәнде, елмая төшеп.
Ягъкуб әфәнде исә, чәй касәләренең берсен-кунак алдына, ә икенчесен Ибраһим уңына куеп:
– Җә, ашка да, чәйгә дә кәрәм боерыңыз!-дип ашарга-эчәргә кыстый башлады.
Учитель Әхмерский бераз тын гына утырганның соңында:
– Хәбәр, хәзердәге хәбәрләр сезгә мәгълүм, – дип, имам-муллаларның русча укый-яза белүенә мәҗбүр итүче яңа тәртип турында сөйләп, патша хәзрәтләренең шул турыдагы фәрманын укырга кереште. (...)
Учитель Әхмерский падишаһ фәрманын укып тәмам итәр вакытта, ишек ачылып, бүлмәгә Галиевләрнең приказчигы килеп керде. "Әссәламе галәйкем" дип исәнләшкәннән соң ул, Ибраһим әфәндегә мөрәҗәгать итеп, сәүдә хәлләреннән хисап бирергә кереште:
– Алафузовка мең сигез йөз данә ат тиресе, дүрт йөз сиксән данә сыер тиресе бирдек,-диде ул һәм, ат тиресе фәләнчә хактан, сыер тиресе фәләнчә хактан дип, тиреләрнең нинди бәһагә сатылганлыгын әйтте.
Ибраһим Галиев, "тире" сүзен ишеткәч, бөтен игътибарын приказчигына юнәлтеп, падишаһ фәрманын бөтенләй онытты.
– Әйдә, кантурга керик, хәзер хисап-счетлар бирермен,-диде ул приказчикка һәм, табын яныннан торып, "кантуры" урнашкан күрше бүлмәгә таба атлады.
Ибраһим Галиев китүгә, аның алты-җиде яшьлек улы Мостафа, бүлмәгә кереп һәм Әхмерский белән Ягъкуб утырган табын янына килеп, Ягъкуб әфәндегә бер конверт-хат сузды.
Ул арада, тире алу-сату хисапларын тәмамлап, Ибраһим әфәнде дә контор бүлмәсеннән чыкты һәм табын янындагы әүвәлге урынына килеп утырганда улы Мостафаны күреп:
– Нихәл, мелла Мостафа? Мәдрәсәдән кайттыңмы? Сабакны яхшы белдеңме?-дип, улына сораулар яудыра башлады. Аннары, Әхмерскийга таба борылып:-Угылым сабакны бик яхшы укый, бик мелла22 булды,-диде дә янәдән улына эндәште:-Җә, кил әле, менә абзаңа укып кара.
Әхмерский да, Мостафага карап, елмаеп:
– Җә, кил, нәрсә укыйсың? Китапларың кайда? Кил!-диде. Мостафа, "Һәфтияк"23 белән "Аллаһ дигел бәдәвам"24 китапларын алып кереп, Әхмерский каршына килеп басты һәм, әгузе бисмилласын да әйтмичә, "Һәфтияк"тән сабагын укырга кереште.
– Бигрәк җегет икән угылың! – диде Әхмерский, Мостафаны әтисенә мактап.
Мостафа бу мактау сүзләре сөйләнгән арада бер юллык сабагын укып тәмам итте.
Шуннан соң әтисе аңа:
– Җә, китабыңны да укып кара, – диде.
Мостафа, "Бәдәвам" китабын кулына алып, әсәрнең баш өлешеннән – утыз тугызынчы юлыннан башлап укырга кереште:
''Имансызны дуст тотма,
Аңа син яхшылык итмә,
Андыйн һәм яхшылык көтмә,
Аллаһ дигел бәдәвам".
Шул рәвешчә сабакны укып һәм үзләштереп, мактау сүзләре дә ишеткәч, Мостафа, сабак китапларын махсус урынга җыеп куеп, табын янына утырып чәй эчәргә башлады.
Ягъкуб әфәнде исә, Мостафа китергән хатны укыгач, тиз генә җыенып өйдән чыгып китте.
VII
Ягъкуб Галиев, хатны укып, мәҗлесне калдырып, өйдән ашыгып чыгып киткәннән соң, ун-унбиш минут эчендә Воскресенский дигән урамга барып җитте.
Воскресенский урамы, Казанның иң зур, иң яхшы урамнарыннан булып, казанлылар анда кышын да, җәен дә саф һава суларга һәм тамаша кылырга чыга иде.
Воскресенский урамыннан бер-ике әйләнгәч, Ягъкуб әфәнде Пассажга25 керде. Пассажда бер яшь хатын янына туры барып, аның белән саулык-сәламәтлек сорашырлык кадәр генә сүз алышты да, Пассажның Черек күл26 бакчасы тарафына караган ишегеннән чыгып, беренче туры килгән ямщикны туктатты һәм, Пассажда очрашкан теге хатын белән шул ямщикның атына утырып, Балык базарындагы27 мәгълүм кунакханәләрнең берсенә илтергә кушты.
Ягъкуб белән бергә кунакханәгә китеп барган бу ханым Җиһангир Агиевның хатыны – героинябыз Маһруй иде. (...)
"Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" дигән сылтау белән, бер карчык, бу ике яшь арасында тылмачлык һәм арадашлык итеп, аларның яшь гомерләрен әнә шулай "рәхәттә" һәм "кирәкле эштә" уздырттыра башлады. ("Яшь гомерне бушка уздырырга ярамый" диюче мондый карчыклар һәм шул кагыйдәне тотучы хатыннар Казанда аз түгелдер.)
Бүген октябрьнең егерме җидесе. Җиһангирның Казаннан китүенә нәкъ сигез ай, ә Маһруй белән Ягъкубның беренче күрешүләренә җиде ай тулган көн. Маһруй бу җиде айның беренче аенда ук йөккә узды. Маһруйның үзеннән һәм сәбәпчесе Ягъкубтан кала, бу нашәргый хәмел28 хакында беркем дә белми иде.
Ягъкуб әфәнде, кунакханә номерына кереп, ишек ябылуга ук Маһруйны битәрләргә тотынды:
– Мин сиңа ничә тапкыр әйттем, миңа хат язма дип... Мин юк вакытта хатыңны китереп бирерләр дә, икенче кеше кулына төшеп, Алла сакласын, бу хәлләребездән хәбәрдар булырлар... Җә, әйдә сөйлә, шулкадәр ашыгыч нинди йомыш бар? Нигә хат белән чакырттың?
Маһруй, Ягъкуб әфәндегә елмаеп карап, янына сыеныбрак утырды да, кулын аның җилкәсенә куеп:
– Бик шатлыклы хәбәр бар, шул сәбәптән хат язып чакырдым... Җук нәрсәләргә ачуланып маташма,-диде.
– Җә, сөйлә тизрәк, нинди хәбәр ул?.. Озак утырырга вакытым юк.
Маһруй, бер минут чамасы дәшми торганнан соң, кесәсеннән бер конверт чыгарды да Ягъкуб әфәндегә сузды:
– Менә бу хатны укы... Нинди шатлыклы хәбәр икәнен белерсең.
Ягъкуб, хатны кулына алып:
– Нинди хат соң бу?-дип сорады.
– Бүген генә почтадан алдым, ирем-хуҗам җибәргән,-диде Маһруй.
Ягъкуб әфәнде хатны акрын гына кычкырып укый башлады. (...) Ягъкуб хатны укып тәмам иткәч, Маһруй, янәдән әүвәлге кебек елмаеп:
– Менә шатлыклы хәбәр ич!-дип куйды.-Ике ай эчендә кайтырмын дип язса да, өч айсыз да кайта алмый ул... Мине хәсрәттә калдырмас өчен, күңелемне юатыр өчен генә шулай ике айдан кайтырмын дип яза. Чынында, өч айсыз да кайта алмаячак. Ул миңа Себер җагына киткән чакта да өч-дүрт айдан кайтып җитәрмен дип әйткән иде. Менә инде Казаннан киткәненә сигез ай булды, әле һаман кайтканы юк. Җә, бик яхшы, ике-өч ай кайтмаса, бала табар вакытым җитеп, бала тапканнан соң кайтып килсә, бер нәрсәдән дә хәбәре булмый калыр.
Шулвакыт кунакханә хадиме соралган нәрсәләрне поднос белән күтәреп кереп, өстәл өстенә куйды. Хадим чыгып киткәч, Ягъкуб Галиев:
– Әйе, дөрес, шатлыклы хәбәр икән, – диде һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Әлбәттә, Җиһангирның безнең бу хәлләребездән хәбәрсез калуы синең өчен дә, минем өчен дә файдалы, бигрәк тә синең өчен... Йөкле булмасаң, бүген кайтса да бер нәрсә дә белә алмас иде. Алла сакласын, белә калса, хәлең бик мөшкел булыр. Йөгең кемнән икәнлеге беленсә, миңа да яхшы булмас. Ничек кенә булса да, кешегә белгертмичә, йөгеңнән котылу юлын тап, һичкем шикләнерлек булмасын. Минем дә бу кичә синең белән аулакта ахыргы күрешүем булсын... Хатлар язып мәшәкатьләнмә, чөнки ике-өч көннән мин үзем дә йомышларым белән Мәскәүгә китәмен. Бер йә ике айсыз Казанга кайта алмам. Мин кайтканчы, бәлкем, ирең дә кайтып төшәр. Әгәр дә бу эшләребезне беркем дә белми калса, соңыннан, җае туры килгән чакларда, очраша торырбыз. Инде дә, йөгеңнән котылганчыга кадәр, күрешергә вакыт булмас, бу кичәбез ахыргы кичәдер.
Маһруй Ягъкубтан мондый салкын сүзләр ишетергә уйламаган иде. Гаять дәрәҗәдә гаҗәпләнгән һәм көенечле бер хәлдә, ул җиде-сигез ай буе "бушка узмаган" гомеренең нәтиҗәсе һәм җимеше юк нәрсә түгел икәнлеген төшенә башлады.
VIII
Бала туар көннәр якынлашкач, Маһруй үзенең әнкәсенә: "Мин бер-ике атнага авылга кунакка барып кайтам",-дип, өй чыгымнары өчен биш-ун сум акча бирде дә, әнкәсен һәм кызын калдырып, китеп барды. Кунак булып төшәрдәй туган-тумачалары берничә авылда булуына карамастан, Маһруй, авылга китмичә, Пеләтәндә (Казанның бер төбәге) бер карчыкның өенә урнашып, бала туар көнне көтә башлады. (Яшерен рәвештә бала табучы хатыннарга урын биргән һәм соңыннан балаларын тәрбия кылырга алынган мондый карчыклар Казанда юк түгелдер.)
Ниһаять, бала табу көне җитеп, әлеге карчыкның ярдәме белән, Маһруй бер ир бала дөньяга китерде.
Бала тапканнан соң берникадәр вакыт үткәч, әлеге карчык Маһруйга болай диде:
– Җә инде, кызым, әлхәмделиллаһ, сәламәтләнеп киләсең... Балаңны-угылыңны ни кылырга, кая куярга уйлыйсың? Әгәр дә теләсәң, мин балаңны васпитателни йортка тапшыра алам, яки башка җиргә дә ташларга мөмкин. Хәер, васпитателнига минем беркемнең дә баласын илткәнем юк... Алла сакласын, анда кем баласы булсын – чукындыралар.
Маһруй, бераз дәшми торганнан соң, карчыкка:
– Башка җиргә дә ташларга мөмкин дип әйтәсең. Кая башка җиргә ташларбыз икән? – диде. – Йа Алла, әстәгъфирулла! Нишләрбез икән? Зәүҗем29 кайтмадымы икән? Син, абыстай, зинһар, кемгә дә сиздерми генә бүген белеп килсәнә, ирем кайтмадымы икән? Ух!..
– Яхшы, бәбкәм, яхшы, кызым, белеп кайтырмын... Менә узган елда да бер кыз минем өемдә бала тапкан иде. Аның баласын мунчага алып бардым да, мунчага кергәч, җуынгач-чабынгач, бала бик еглый башлаган иде, мунча эчендәге бер карчыкка: "Абыстай, зинһар, шул баланы кулыңда тотып торсана, мин әнкәсен чакырып китерим әле", – дип, баланы карчыкта калдырып, тиз-тиз киемнәремне кидем дә мунчадан чыгып киттем. Әле дә, бүгенгә кадәр, баланың әнкәсен чакырып китерәм... Синең балаң белән дә шулай эшләрбез. Бу бик саваплы эш. Мин күп кешеләргә-хатыннарга шулай ярдәм итәмен.
– Мин, абыстай, үзем дә шулай-кемнең дә булса ишеге төбенә баланы ташлап китәрмен дип уйлый идем. Ләкин хәзердә кеше ишеге төбенә ташлап китүдән дә бик куркам. Яхшы, әгәр дә баланы кабул итеп, үз балалары шикелле итеп тәрбия кылсалар. Әмма, кабул итмичә, әлеге, син әйткән васпитателни йортка юлласалар, Алла сакласын, харап булыр. Гөнаһсы да бик зур ич... Менә, абыстай, мин баланы болай итәргә теләр идем, – дип, Маһруй сүзендә дәвам итте:-Әгәр дә син кабул итсәң, мин баланы синең өеңдә калдырыр идем... Син яхшы гына тәрбия кылыр идең. Мин үзем дә форсат булган вакытларда килеп карар идем; ни дисәң дә үз күз алдымда булыр иде. Алла сәламәтлек биреп, ике йә өч яшенә кадәр синең өендә торса, аннан соң, Хода ризалыгы өчен бер ятим баланы алган кебек, бу баламны мин үз өемә дә ала белер идем. Менә, әгәр дә син разый булсаң, шулай кылсак яхшы булыр иде. Ни әйтәсең, абыстай, разый буласыңмы?
– Шулай син әйткәнчә кыла алсак, кызым, бик, бик яхшы булыр иде, кызым,-диде карчык һәм сүзен болай дип дәвам итте:-Мин бик разый буламын. Балаң минем өемдә калсын, үзем тәрбия кылырмын... Балаңны кайчан алу ягын үзең карарсың, сәламәт булса, теләгән вакытта алырсың. Ләкин бу эш бик авыр хезмәттер. Миңа хезмәт хакы күпме, никадәр бирерсең икән соң?.. Менә өемә килеп бала таптың, берәү дә белмәде, шулай ук бу көннән соң да, инша Аллаһ, берәү дә белмәс. Балаң да үз кулыңдагы кебек тәрбияләнер, һәрвакыт килә-китә, күрә торырсың. Синең хуҗаң малдар30 кеше, сездән күп сорарга да мөмкин, ләкин мин бу эшләрне савап өчен эшлим. Сиңа да бер ярдәмем булсын, бәбкәм.
– Мин, абыстай, инша, Аллаһ, сине разый кылырмын, ләкин хәзердә кулымда бер дә акчам юк, актык егерме биш сумны да сиңа бирдем. Хәзергә һичбер кайдан акча алыр җирем юк. Хуҗам кайтканчы сабыр ит, никадәр кирәк булса да яшерми әйт; ирем кайткач, инша Аллаһ, тапшырырмын,-дип, Маһруй сүзен тәмам иткәч, баланы тәрбиягә алырга ризалыгын биргән карчыгыбыз әйтә куйды:
– Син, бәбкәм, әлбәттә, минем хакымны үтәрсең, хыянәт кылмассың, ләкин иреңнең акчасын мондый җирләргә сарыф итү сиңа бер дә лаек түгел... Гөнаһы булыр, бәбкәм. Бу баланың үз атасы да бардыр ич, баланы тәрбия кылырга акчаны син, әнәтерә, баланың үз атасыннан сорап ал, аннары миңа бирерсең. Бу бик мәшәкатьле хезмәт... Әгәр дә миңа ике йөз сум көмеш акча бирсәгез, икегез дә, өчегез дә бөтен-бөтенәйгә котылырсыз.
Маһруй, бераз уйланып торгач, карчыкка:
– Белмим шул. Баланың атасын, инде бер-ике ай булыр, күргәнем дә юк. Акча бирерме икән?!-диде.
– Акча бирми чарасы булмас. Атасы кем, бай кешеме?
– Баланың атасы болай яхшы гына дәүләтле кеше, ләкин арабызга бераз салкынлык төшкән иде. Күптән күргәнем дә юк, белмим, хәзердә Казандамы икән. Аны нинди юл белән күрсәм яхшырак булыр икән?
– Җә, кызым, миннән бер дә яшереп торма, кем бу баланың атасы? Әйдә, сөйлә. Казанда барлыгын-юклыгын да үзем белермен, икегезне күрештерергә дә тырышырмын.
– Белә дә торгансың, абыстай, Ягъкуб Галиевне, менә шул җегет инде баланың атасы була.
– Җә, Ягъкуб Галиевне бик яхшы беләмен. Узган җылда бер кыз минем өемдә бала тапкан иде дип әйттем ич. Ул кыз да шул йөзе кара Ягъкубтан йөккә узган иде. Ул Ягъкуб Галиев бик мордар кеше. Теге кызны да бик җәберләгән иде. Ягъкуб хәзер дә Казанда, төнәгенәк Печән базарында31 күрдем,-дип, карчык тагын сүзендә дәвам итте:-Менә, нәрсә эшләрбез. Син Ягъкубка, "Сине күрергә йомышым бар", дип хат яз. Мин ул хатны үз кулым берлән илтеп бирермен. Күрешергә нинди урын билгеләсә, бүген кич шунда очрашырсыз... Акча бирми чарасы булмас,-дип, карчык, утырган җиреннән торып, Маһруйга каләм-кәгазь китереп бирде. (...)
IX
Әби-анай, акушерка карчык, Маһруйның хатын Ягъкуб Галиевкә тапшырды. Ягъкуб, шатлыктан бигрәк ризасызлык күрсәтебрәк, Маһруй белән күрешергә вакыт һәм урын билгеләде.
Билгеләнгән кич һәм сәгать якынлашты. Караңгылык төшеп, гашыйкларга юл ачылу белән, Маһруй очрашу урыны билгеләнгән җиргә ашыкты.
* * *
Ягъкуб Галиевнең мәетен арбага салып Ибраһим Галиевнең өенә алып киткән вакытта романыбызның героинясы, кулга алынып, полициягә озатылган иде.
Үтерү җинаятеннән соң Маһруйны полициягә китереп, "секретный" бүлмәгә ябып куйдылар. Бүтән гади "секретный"лар кебек үк, кечкенә генә бер бүлмә иде бу. Тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзәсеннән яктылык аз кергән кебек, анда сулар өчен саф һава да юк иде. Маһруйның, ике газиз баласыннан, әнкәсе һәм иреннән, дәүләте һәм рәхәт тормышыннан, туган-кардәшләре һәм дусларыннан аерылып, үтерүче сыйфатында кабер шикелле тар, караңгы бүлмәгә ябылуы әйтеп бетергесез авыр вакыйга булып, Аллаһе Тәгалә аңа сабырлык һәм түземлек бирсен диюдән гайре сүзебез юктыр.
Ярты төн үтеп, полиция янәшәсендәге чиркәүдә тиз-тиз чаң кага башлауга күзеннән йокысы качкан Маһруй шәһәрнең кай төшендәдер янгын чыкканын абайлады. Бераздан полиция ихатасында да янгын атларын тиз-тиз җигеп, кешеләрнең ашыгып янгын сүндерергә китүләре ишетелде.
Маһруйны шундук шомлы фикерләр биләп алды. "Әстәгъфирулла, янгын чыккан бугай! Кайда яна икән? Бәлкем, безнең йортыбыз яна торгандыр? Бәлкем, әнкәем, балам шул янгын эчендә яна торганнардыр?" – дип, ул, чынлап та баласы яна торган кеше кебек, тәмам куркуга төште; янгынның ялкыннары һәм шул ялкыннар эчендә калган әнкәсе һәм баласының "Әнкәй!", "Кызым!", "Тизрәк, ярдәм ит!" дип ачыргаланып кычкырган тавышлары колагына ишетелә һәм ут капкан гәүдәләре күзенә күренә шикелле булды. (...)
XII
Ягъкубның абыйсы Ибраһим Галиевнең мәкерле һәм фетнәчел кеше икәнлеген язган идем. Энесе Ягъкубның үтерелүен ишеткәч, ул бу җинаятьне кем һәм ни өчен эшләвен, Ягъкубтан туган баланың бер карчык тәрбиясендә булуын һәм ул карчыкның торган җирен сорашып белеште дә, икенче көнне үк, кояш баер алдыннан, шул карчыкны эзләп китте.
Ибраһим Галиев, үзе эзләгән йорт янына килеп җитеп, капкадан чыгып килүче бер хатынга очрады да аңа: "Абыстай, фәлән карчык кайсы өйдә тора?" – дип, акушерка карчыкның исемен әйтте.
– Ул карчык нигә кирәк, Ибраһим абзый? – диде хатын һәм бераздан: – Мин буламын ул карчык. Әйдә, рәхим ит, Ибраһим абзый, – дип, олуг юристны өенә алып керде. (...)
– Мин, абыстай, сиңа зур йомыш белән килдем, – диде Ибраһим әфәнде, карчыкның өенә кергәч. – Монда өйдә бүтән кеше юкмы?
Карчык, Ибраһимның сүзләреннән шөбһәгә калып, курка-курка гына ишекне япты да:
– Җук, җук, Ибраһим абзый, бер кемсә җук, әйдә сөйләгез. Тыңлыйм, ни җомышыгыз бар?-дип, Ибраһим әфәнде янәшәсенә урындыкка утырды.
Ибраһим әфәнде, бераз тын гына утыргач, карчыкка карап сүзгә кереште:
– Менә, абыстай, йомышым үзегезгә дә мәгълүм... Озаклап сөйләшергә вакытым юк. Шул, энем Ягъкубның баласы хакында килдем...
– Баланы ни кылмакчы буласыз? – диде карчык Ибраһим әфәндене сүзеннән бүлеп.
– Әйе, Ягъкубның Маһруйдан туган баласы хакында килдем, – дип кабатлады Ибраһим әфәнде. – Аны ир бала дип әйткәннәр иде. Ул баланы Маһруй синең өеңдә тудырган икән. Кичә Ягъкуб белән Маһруй күрешеп сөйләшкәннәр. Баланы тәрбияләр өчен Маһруй Ягъкубтан ике йөз сум көмеш акча сораган. Шул хакта килдем. Бала Ягъкубныкы булгач, әлбәттә, тәрбиясе дә Ягъкуб өстендәдер. Ләкин, абыстай, син бу хәлне беркемгә дә сөйләмә, кешегә ишетелсә, үзең беләсең, яхшы түгел.
– Бик яхшы, Ибраһим абзый, баланы мин үзем тәрбиягә алам... Минем өемдә туды-кемсә белмәде, моннан соң да беркем белмәс. Үз баламны тәрбия кылган кебек тәрбия кылырмын. Бик саваплы эш ич, Ибраһим абзый... Тик минем хакымны бирерсез, – диде карчык һәм кулына шәм алып: – Әйдәгез, баланы да күрсәтим, – дип, Ибраһим әфәндене икенче бүлмәгә – бала янына алып кереп китте.
Өч-дүрт минуттан алар, бала яткан бүлмәдән чыгып, яңадан әүвәлге урыннарына килеп утырдылар.
– Менә, абыстай, баланы тәрбия өчен ике йөз сум көмеш акчаны ал, – дип, Ибраһим кесәсеннән мөбарәк акчаларын чыгарды. – Ләкин, абыстай, баланың тәрбиясе өчен шушы акчаны миннән алганлыгыңа бер язу бир. Чөнки Маһруй хәзер үз өенә кайтты, синең өйгә бүтән килеп йөрмәячәк... Ул: акчаны абыстайга бирсәгез, кулыннан язу алыгыз, дип әйтте. Безнең сүзебезгә генә ышанмас, баланың тәрбиясе өчен акчаны алдым дип язу язсаң, ул язуны укыгач, эшнең уңай хәл ителүен белеп, Маһруй үзе дә сөенер... Язу яза белә торгансыңдыр бит?-дип сүзен тәмамлады Ибраһим әфәнде.
– Җә, Ибраһим абзый, ни сөйлисең, язу яза белмәскә буламыни? Яшь вакытымда балаларга сабак укыттым. Шәкертләремә гарәп, фарсы китаплары да укыта идем. Маһруйны да укырга-язарга мин өйрәттем. Маһруй – минем шәкертем ич! Балалар укыту бик саваплы эш ич! – дип, акушерка карчык, утырган җиреннән торып, каләм-кәгазь алып килде дә: – Нәрсә языйм? – дип, Ибраһим әфәнденең боерык сыман әйткән сүзләрен язарга кереште.
Язу язылып беткәч, Ибраһим Галиев аны арыслан гайрәте белән сузылып алып кесәсенә яшерде. Шул арада карчык та, бая Ибраһим бай өстәл өстенә кесәсеннән чыгарып куйган акчаларга күзләрен майландырып карап һәм: "Ибраһим абзый, бик саваплы эш ич!" – дип кабатлый-кабатлый, акчаларны ашыгып үз кесәсенә күчерде.
Акча һәм язу шул рәвешчә кесәләргә кереп урнашкач, олуг юрист Ибраһим Галиев болай дип сүз башлады:
– Минем бу эштә беркадәр шөбһәм бар иде. Ләкин Маһруйның сүзләре хак икән... Кардәшем Ягъкубны, бер мәслихәттә булып, икәү бергә үтергәнсез икән!
Карчык, Ибраһимның сүзләрен аңлап бетермичә, гаҗәпләнеп:
– Ни сөйлисең, Ибраһим абзый, нинди үтерү?! – дип сорады.
– Нинди үтерүме?.. Бер дә белмәгән сыман кыланасың... Кичә Маһруй Ягъкубны үтергән. Хәзер Маһруй ябылуда, хөкем тикшерүе астында,-диде Ибраһим.
Шуннан соң ул, тәфсилле һәм тагы да шомлырак итеп, Маһруйның ничек Ягъкубны үтерүен һәм бу җинаятьне тәфтиш32 вакытында аның тикшерүчегә сөйләгән сүзләрен, "Ягъкубның баласы кайда?" дигән сорауга фәлән җирдә, фәлән карчыкта дип җавап бирүен, Ягъкуб Галиевкә хат язарга киңәш итеп, карчыкның шул хатны Ягъкубка илтеп бирүен һәм, бала тәрбиясенә акча бирмәсә, шулай ит, болай ит дип Маһруйны котыртуын – һәммәсен сөйләп бирде.
Ибраһим Галиевнең сүзләреннән акушерка карчыкның күзләре, чынаяктай зураеп, дүрт булды.
– Савап эш дип кылган эшләреңнең нәрсә икәнен Себергә катр киткәч белерсең,-дип куркытуын дәвам иттерде олуг юрист.
Шул вакытны ишек шакыган тавыш ишетелде. Карчык утырган урыныннан торды да, өйалдына ашыгып чыгып:
– Кем бар, нәрсә кирәк?-дип ишекне ачты.
Ишектән бераз сәрхуш кыяфәтле мөселман бутышнигы – городовой керде. Керде дә:
– Исәнме, сәламәтме, абыстай? Көчкә эзләп таптым,-диде.
– Нихәл, углым, ни йомыш бар?
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Зур Гөнаһлар - 2
  • Büleklär
  • Зур Гөнаһлар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4419
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1986
    36.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Зур Гөнаһлар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4300
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1973
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    58.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Зур Гөнаһлар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1212
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 829
    44.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.