Latin

“Зөбәер Куыклары”

Süzlärneñ gomumi sanı 1052
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 678
44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Вакыйганы бер дә әллә кайчан булган дип сөйләмиләр. Хәер, хан заманнарында ук түгел, патшалы чакларда икәнлеге аңлашылып тора. Бар иде заманнар, бар иде адәмнәр дияргә генә кала.
Актаныш халкының, санга кыска булсалар да, мактану һәм мактату кебек нәрсәләрне бик тә сөюләре гомум мәгълүм инде, яшереп торасы түгел!
Көннәрнең берендә Зөбәер авылыннан ике агай-эне Әнәккә юл алганнар, кунак булып төшәләр, имеш. Халыкның байлыкка мөкиббән киткән, һай кешесе дә кешесе дип түгел, бәлки, менә киеме дә киеме диярәк шаккатып, тел шартлатып яшәгән чаклары икән.
Зөбәер авылыннан, әйткәнебез Әнәккә юл алган теге ике агай-эне, Әнәс белән Хәбиб бик тә куык, үзләрен әллә кемгә куярга яратучылардан булганлыктан, атларын алдан яхшылап ашатып, юып-чистартып, күчәрләрен майлап, арбаларына башаклы печән тутырып, яңа күренсенгә хатыннарыннан тәгәрмәч тырнакларына кадәр мунчала белән ышкытып, кыргыч белән кырдырып, пычак белән тигезләтеп, ахырда ышкы белән шомартып куйганнар. Моңа кадәр дирбия, йөгән, ыңгырчаклары юкәдән генә исә дә, күршеләре Хикмәтулла абзыйдан күн дилбегә, югары оч Әхмәтсафадан Казан дугасы, Зарифулладан Уфа камыты, Бәдретдиннән бөгелмә аеллары, Сәйфетдиннән Сөләй чуклары алып торганнар. Барысы да гаҗәеп матур һәм күзләрне камаштырырлык, имеш. Әйтерсең туй итмәкчеләр болар!
Әнәс белән Хәбибнең килеш-килбәтләре адәм күзенә чалынырлык булмаса да, бу рәвешле адәм рәтенә керүләре төс-кыяфәтләренә дә ямь өстәгән.
Кешеләр шундый инде алар: юктан әллә кем булып китәләр, аздан гына мескенгә калалар. Әмма зөбәерләр андыйлардан түгел, арба төбендә йөрүчеләрдән исәпләнмиләр.
Шулай итеп, тәмам кеше рәтенә кергән Әнәс белән Хәбиб таң тишелүгә юлга чыкканнар. Атларын ардырмыйча гына атлатып Әнәккә таба баралар икән, фикер алышып, җыр сузгалап, тургай моңлануларын тыңлаштырып, үз җайларына тәмам истирәхәт кылганнар.
Баралар икән, баралар... Дөмбери атавына җитәрәк, юл өстендә аркылы яткан тырманы шәйләп өлгерәләр. Яңа ялтырап торган саплы кул тырмасы икән. Атлары үз алдына тыела төшә. Әнәс — Хәбибкә, Хәбиб — Әнәскә карашып куялар: “Син нәрсә уйлыйсың?”— имеш.
Атлары тукталып кала. Хәбибнең нәрсә уйлавында Әнәснең ни эше бар? Әнәснең нәрсә диярендә Хәбибнең ни катнашы?
Ике агай-эне юлларын дәвам итмәктә, берсе атның дилбегәсен тартып куя, икенчесе:
— На-а-а!.. Һөчт-һөчт!— диярәк аваз сала.
Тырманы үтеп китәләр дә, беркавым ара җир узуга, икесе дә сикереп төшеп, юлдан кирегә йөгерә башлыйлар. Боларның болай хәтәр узышуларына хәйран итеп, тукталган урыныннан кузгала алмыйча атлары карап кала. Ике агай-эне тырмага берьюлы килеп тотынырга өлгермиләр, өстенә үк китереп басалар, ул, табигатенә күрә, сикереп торып, икесенең дә башына кундыра. Ике агай-эне, гадәттәгечә, бер-берсенә ябышалар. Якалашалар. Хәбиб сукты дип уйлый Әнәсе, Хәбибе этлекне Әнәстән күрә.
— Нигә бәрдең?
— Кем бәрде?
— Кем булсын, син!
— Син үзең бәрдең!
Боларның ике калай әтәч кебек бер-берсенә ташлануларына хәйран калырлык булса да, аларны һичкем күрми кала. Әгәр дә кемдер карап торган булса, тәгәри-тәгәри көлгән булыр иде. Ярый әле өсләренә кигән яхшы киемнәре аларның артыгы белән кызган ачу ташларын бераз сүрелдерергә мәҗбүр иткән. Яхшы кием белән сугышып-әүмәкләшеп яту оят шул!
Болар, яңадан төзәтенеп, юл читеннән үлән чемчегән атларына таба китәләр. Тагын туктап калалар. Кире йөгереп килеп, инде генә тырманы күтәреп алырга дигәндә тукталып калалар. Бер-берсенә текәлеп:
— Рәхимегез... Рәхимегез... Рәхимегез!— дип ялына башлыйлар. Имеш, син ал да, мин ал, сиңа булсын да, миңа булсын!
Шунда бер юлчы килеп чыга. Тырманы табуына куанып:
— И-и, табылды, рәхмәт яугыры,— дип, йөгереп килә дә ала.— Бу минеке иде, егетләр!
Юлчы ничек кинәт килеп чыкса, шулай күздән дә гаип була. Әнәс белән Хәбиб, мәсәл мисалында, томшыгына капкан сыры шунда төлкенең авызына төшеп киткән карга кебек үзләрен хис итәләр. Чарасыздан бичара хәлләрендә арбаларына барып утыралар. Әнәс дилбегәне кагып, Хәбиб:
— На-а!— дип аваз салып, юлны Әнәккә таба турылыйлар.
Баралар, баралар. Үпкәләгән кыяфәттә, кара йөз белән бер-берсенә ачуланып карап-карап алалар. Әнәс тырманы уйлый. Хәбибне күңелдән генә ачулана. Хәбибнең Әнәсне тотып изәсе, тукмап ташлыйсы килә. Әмма икесе дә сабыр итәләр. Арба келтери, ат юырта бирә.
Әнәккә матур гына барып ирешәләр. Авыл башында каз куып йөргән әби кешене очратып, бу йөрүләрен хәерлегә юрыйлар. Шунда Әнәс әйтеп куя:
— Теге тырма ул адәмнеке булмагандыр да әле? Юри генә әйткәндер!
Хәбиб аңа карап куя, арбадан төшеп, кире йөгерердәй, әмма ераграк кителгән. Артка борылып карый, ул-бу күренми, теге әби генә каз куган җиреннән кире кайтып килә. Аллаһ сакласын, әллә нәрсә уйлавы бар. “Бу зөбәерләрнең чабата табаны гына ялтырап калды”,— дияр. Халыкка сөйләсә, ояты ни торыр!
Шунда, чабата димәктән, Хәбиб аваз сала:
— Сал чабатаңны, киик читекләрне!
Ялт кына берсе — сул, икенчесе уң аякларындагы чабаталарын чишеп, алар урынына, әйе-әйе, шул ук аякларына, ягъни, берсе — сулына, икенчесе уңына пар читектән Хәбиб берсен, Әнәс икенчесен киеп куялар, арбадан шул читекле аякларын ике яклап салындырып, чабатада калган аякларын исә арба эченә тыгып яшерәләр. Боларның күкрәк киерелә, йөзләренә туклык билгесе саналган кызыллык йөгертелә. Әнәкнең киң урамнары тараеп кала. Ни адәм очраса, маңгаендагы ике күзе дүрт булып карап кала:
— Кемнәр булыр бу? Һай байлар да икәннәр... Ул дирбияләре, ул арбалары — яңадан яңа гына, затлысыннан яхшысы! Аякларында да пардан читекләр, ниндие әле, кәҗүлескәй!..
Хәбиб дилбегә тартып ала, Әнәс:
— На-а!— дип кызулата. Арба келтери бирә, ат:
— Инде якын калды, инде якын калды!— дигәндәй өметләнеп, соңгы хәле белән сузылып йөгерә.
Капка төбенә шапылдап барып аугандай килеп туктыйлар. Халык боларны биш күз белән үк карап тора. Әмма ни Әнәс, ни Хәбиб арбаларыннан төшмиләр. Хуҗаларның капкаларын какмыйлар. Сыңар аякларын арбада болгап утыра бирәләр. Имеш, күрегез безнең читекләребезне, кәҗүлескәй!
Шулай вакыт акрынлап булса да шуыша тора. Боларның атлары, форсаттан файдаланып, сукыр йокыга талып, черем итеп ала. Ә хуҗалар һаман да чыгып капка ачмыйлар.
— Булмады бу,— ди Хәбиб, зар күңелен интизар итеп.
— Әллә үлгәннәр инде?— ди Әнәс, юньсезгә юрап.
Шунда хуҗаларның өйалды ишеге ачылып китә, аннан бер малай йөгереп чыга да, җил капка төбендә торган атлы арбаны күреп:
— Әнкәй, кунаклар килгән, Зөбәер кунаклары!— дип, кире өенә йөгерә.
Ул арада аңа ияреп әнисе һәм кода тиешле Нурислам абзый чыгалар да:
— Нинди Зөбәер куыклары?— дип сорыйлар.
Малай:
— Мин, куыклары, димәдем, кунаклары, әйттем,— дип, сузарлык җире дә булмаган борынын тартып куя.
Җил капканы ачалар. Ишегалдына кергәч кенә Хәбиб, арбадан төшеп, кода белән иңгә-иң килеп кочыша.
— Нишләп кузгалмый утырасың? Кода, кил, күреш!— дип, Әнәсне кодагые кузгата. Бусы да җиргә баса.
— Абау,— ди малайлары,— бу куыкларның бер аякларында — чабата, икенчесендә — читек!..
Кодалар сер бирмиләр.
Кунакның көне татарда өч була инде ул! Киме — ярый, артыгы — килешми!
Китәсе көннәрендә кодалар Әнәс белән Хәбибне озата чыгалар. Хуҗаның малае да шунда. Кунакларның артларыннан капкаларны ябып калалар.
— Әлхәмдүлиллаһ, киттеләр, Зөбәер кунаклары,— дип, әтисенең тынычланып әйтүенә, улы өстәп куя:
— Олактылар, Зөбәер куыклары! Әллә кем булганнар, имеш! Икесенә бер пар читекләре дә юк! Мактанчыклар. Куык очыртырга яраталар!
Шул вакыйгадан бирде, Хәбиб белән Әнәс аркасында инде, Зөбәер авылы халкын һәр тарафта “Зөбәер куыклары” дип йөртә башлаганнар, диләр. Шуңа күрә дә, Актаныш ягы кешесен очратсагыз:
— Сез Зөбәернеке түгелме?— дип сорагыз, шунда ук кемлеген калдырыр, куыгы “пышт” итәр.
1999–2000.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.