Latin

Замана Кызы - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4548
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2451
33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Хөрмәтле укучым, әсәрдәге геройлар һәм вакыйгалар барысы да уйлап чыгарылган ягъни авторның хыял җимеше.
Әгәр дә тормышта булган хәлләр яки кешеләр белән туры килү булса, очраклылык дип санавыгызны сорыйм һәм, мондый очраклылык була калганда, алдан ук гафу үтенәм.
Автор.

Хатын –кыз теләгәнне ходай тәгалә дә теләр.
Француз әйтеме.

Эшләмәсәң эш көне...
Сул кулы белән җыеп тоткан яшел учманы уракның үткен тешләре белән кырт итеп кыеп төшерүгә, әниләре, билен тотып, аһылдый – аһылдый, әкренләп турайды да урагын янәшәдәге печән көлтәсенә кадап, кул бармакларын язды, башыннан шуып төшә башлаган, инде кояшта уңып, төссезләнеп беткән юка яулыгын кашына кадәр диярлек төшереп бәйләде, чәчәкле ситсыдан тегелгән алъяпкыч итәге белән әллә тир, әллә күз яшенә чыланган битен сөрткәләде.
- Я, ярый, кузгалыгыз, - диде ул янәшәсендә торган кызларына. Кызлары (ә алар дүртәү иде), җиргә утырган килеш, һәберсе үз печән печән көлтәсенең баш-башыннан кысып бәйләгән бау астына кулларын тыгып, бауны җилкәләренә таба шуыштыра башладылар, аннары, әниләре авыр көлтәне арттан күтәрттереп җибәргәч, кызлар аякларына торып бастылар. Ә кече кызга – аңа җиде-сигез яшь иде- көлтәне әнисе үзе кигерде.
- Барыгыз, атлагыз инде. Китешли Мәйсәрәттәңә, әни хәзер килә, дип кычкырып китегез,- дип әйтеп калды әниләре инеш ягына таба юнәлгән кызларына.
Әнә ул инеш. Ерак та түгел кебек. Кояш нурында җем-җем килеп, күзләрне чагылдырып, боргаланып агып ята. Еландай көмеш гәүдәсе, яшел ярларга сыенып, иркәләнепме иркәләнә.
Көн җылы, рәхәт. Болын сукмагының йомшак юка тузаны ялан тәпиләрне җылыта. Тирә-юньдә чәчәк, бал, җиләк исе аңкый. Матур брошканы хәтерләткән иркә күбәләкләр бөтерелә, тыз-быз килеп, энә караклары оча, эшчән бал кортлары әкрен генә гөжли, без дә бар әле монда дигәндәй, кигәвеннәр безли. Йөзләрне, беләкләрне, шәрә балтырларны ниндидер рәхәт, мич җылысыдай мамыклы җылы, сыйпап, иркәләп ала. Ә өстә, баш очында, чиксез зәңгәрлек. Шул күз явын алырдай фирүзә зәңгәрлекнең бердәнбер хуҗасы булган кояштан аллы-гөлле ашъяулык җәелгән болын өстенә алтын нурлар агыла. Әйе, җәйнең оҗмах мисалына тиң (оҗмахны бернәрсә белән дә тиңләргә кушмасалар да, шулай әйтергә туры килә) көннәре шушыдыр инде. Ләкин кызларның бу гүзәл манзара белән ах-вах килеп хозурланырга мөмкинлекләре юк. Көлтә итеп кысылган чи яшел печән атлаган саен авырая, бау җилкәне кисеп керә башлый.
Инеш ярына җитүгә, кызлар көлтәләрен җиргә шудырып төшерделәр, суга кереп , бит –кулларын чылаттылар. Аннан күлмәкләрен салып, көлтә бавына кыстырдылар да көлтәләрен баш өстенә күтәреп, инешне аркылый башладылар. Көн җылы булса да, су салкынча. Әниләре, инеш төбндә чишмәләр бар, су шуңа салкын, ди. Булыр да, яр буйлап та әнә әллә ничә җирдә чишмәләр типкән бит.
Шулай әкрен генә тезелешеп чыгалар. Су өлкән апаларының биленә җитеп килә, ә кече кызның инде җилкәләрен күмә яза. Сак кына атлап, теге ярга чыгып җиттек дигәндә генә төпчек кыз чырыйлап кычкырып җибәрде – аяк табанын пыяла ярган икән; кайсы юньсезе шунда пыяла ташлагандыр.
- Ай, аягым, ай, аягым! – дип өзгәләнә - өзгәләнә, ул иңнәрендәге көлтәне җиргә атып бәрде. Көлтәсе артыннан үзе дә комга тәгәрәде. Апалары, йөгерешеп килеп, каный башлаган аяк табаныннан очлы яшел пыяла кисәкчеген сак кына тартып ала башладылар. Үкси-үкси елаган Канифә - кызчыкның исеме шундый иде – авыртуга чыдый алмыйча, илереп кычкырып җибәрде:
- Ү-ү-ү-лсение бу әни-и-и-и!
Олы апасы авызына сугуга , тагын да үкеребрәк елый башлады. Канифәнең тавышына туплаудагы сарыклары яныннан Мәйсәрәттәй дә йөгереп килеп җитте.
- Әй, әйтәм инде шушы Әсмага, интектермә шул бәләкәчеңне диеп, тыңламый гына бит; бәрәннәргә бер әбәтлек булса да ярап торыр, дие. Нишләсен соң, сезне кеше итәргә теше-тырнагы белән тырмаша шул,- дия-дия Канифәнең ярасын карады. – Елама, гөлекәем, туйга кадәр төзәлер,- дип , ярага бака яфраклары ябып, кесәсеннән зәңгәр шакмаклы ак кулъяулыгын алып (аның икенче кесәсеннән бәйли торган оекбашы белән бишинәсе күренеп тора иде), кызчыкның ярасын бәйләп куйды.
Олы апасы әле һаман сулкылдавыннан туктамаган сеңлесенең көлтәсен кулына алды, уртанчы апалары аны икесе ике яктан җитәкләделәр дә кайтырга кузгалдылар.
Авыллары ерак түгел, әнә генә, үрне генә менәсе. Тырыша- тырмаша, тиргә бата торгач, үр дә менелде.
Кайтып керүгә, көлтәләрен чишеп җибәреп, печәнне тараткач, үзләре дә сөенднләр: алып кайткан печәннәре ишегалларын тутырды ич.
Титаклап кына кайткан Канифә, юынып та тормыйча, җиләс һавалы караңгы чоланга кереп, әзер ятакка ауды. Ул шул кадәр арыган иде, аягындагы ярасы әрнеп торуга да карамастан, оеп йоклап та китте.
Кызчыкны көтү кайтыр алдыннан әнисе уятты. Аның ярым иркәләп, ярым шелтәләп:
- Тор, кызым, тор, кояш баерга да күп калмады. Кояш баеганда йоклап ятсаң, чирләшкә булырсың, - дигән сүзләренә илтифат итмичә күпме яткан булыр иде, колагына урамдагы балаларның чыр-чу килеп уйнаган тавышлары керде. Канифә тизрәк сикереп торды, өстәл өстендәге җамаяктан инде суынып беткән ике-өч бәрәңге яркасы эләктереп, аягындагы ярасының, мин монда, мин монда, дигән сыман үзен искә төшереп, сулкылдап алуына да игътибар итмичә, урамга атылды.
Чык-са-а! Әй андагы күңеллелек! Койма буендагы яшел йомшак чирәм өстенә җиде-сигез бала чокыр туп уйнап яталар. Җиргә туры сызык буенча зуррак алма сыярдай чокырлар ясаганнар да һәркем үз чокыры янына чүгәләгән. Берсе тупны тәгәрәтеп җибәрә, туп кем чокырына төшсә, шул, тупны ыргытып, кемгә дә булса тигерергә тиеш. Терекөмешсыман тирә-якка чәчелеп йөгереп киткән балаларның берсенә дә тидерә алмаса, аны җәза көтә: әтәч булып кычкырталар, кәҗә булып мәэлдәтәләр, җырлаталар, биетәләр, табышмак әйттерәләр – койма буе шау итеп тора... Ул арада көтү күренә, һәркем үз капка төбенә йөгерә.
Канифәләрнең Акбашлары ишек алдына керүгә, рәшәткә буендагы иске трактор тәгәрмәчен икегә ярып ясалган савыттан су чөмерергә керешә, аннан Айсылу апасы алып чыгып куйган тишек табактан бәрәңге кабыкларын җомный башлый. Канифә белән Мырауҗан, сөт көтеп, баскыч төбенә кунаклыйлар.
Эңгер – меңгер төшә. Көтү тузаны басылган урам да тынып кала. Өйдә, сөтле ашны ашап, савыт-сабаны юып, урын-җирне кузгата башлыйлар. Әтиләре каравылга китүгә, Айсылу апасы, мич артына кереп, киемен алыштыра. Әнисе әле кичә генә тегеп бетергән , яшел җирлеккә сары чәчәкләр төшкән яңа штапель күлмәген кия. Чәчләрен яңадан сүтеп үрә. Әнисенең шәһзрдәге сеңлесе узган ел Сабан туена бүләк итеп алып кайткан «Красная Москва» ислемаен бераз колак артына тидереп, аягына чүәкләрен элә дә клубка юнәлә.
Кызлар йокларга яталар. Канифә үз янына Мырауҗанны да ала, тик әнисе, песи тыны керә бит инде үзеңә дип, мәчене караваттан бәреп төшерә. Әниләре, катыкка сөт кайнаган арада, ипи изеп куя. Бераздан ул да, эшләрен бетереп, утны сүндерә. Өй эче тынып кала.

Кызлар, кызлар кызыл чук.

Әнә шулай яшәп яталар алар: әтисе, әнисе һәм Канифәнең өч апасы. Әниләре күрше Мәйсәрәттәй белән фермада сарык карый, әтиләре шунда төнге каравыл. Әниләре хан заманыннан калган иске «Singer»не теркелдәтеп, үзләренә, күрше-күләнгә кием- салым да тегештерә. Күлмәк-штан теккән өчен күрше-күләннең кул җиллегенә дип биргән бер-ике сум акчасы яисә бер-ике дистә йомыркасы иш янына куш була да, Әсма, метры җитмеш-сиксән тиеннән бизәкле ситсы алып, әле бу, әле теге кызына күлмәк тегеп, аларны, чук-чачактай булмаса да, кеше арасында йөрердәй итеп киендереп куя. Бигрәк тә аз сүзле, эшкә кулы ятып тора торган олы кызы Айсылуны киендерергә тырыша. Аңа уналты яшь бит инде. Егет-җилән күзенә чалыныр чагы җиткән. Быел ул унынчы сыйныфка бара. Күрше Чишмәбаш мәктәбендә укый, үз авылларында сигезьеллык кына. Миңсылуы белән Гөлсылуы әле үз авылларында укыйлар. Канифә дә быел беренче сыйныфны бетерде. Әниләренең кызларын бик тә укытасы, үзе әйткәндәй кеше итәсе килә дә бит. Тик кызлары гына әлегә аның өметен аклап бетермиләр - өчлегә генә укыйлар. Эшкә бирелгәннәрме, күңел салмыйлармы – белмәссең.
Әниләре, еш кына офтанып, әллә үз алдына, әллә кызларына сөйләнеп йөри:
- Әй, аллам! Өчледән башыгыз чыкмый. Үзем кебек фермада черерсез микәнни инде? Ичмасам ир балалар да түгелсез бит. Армиядән әйләнеп кайтып, кулыгызга паспорт эләктерсәгез, шәһәр җиренә урнашыр идегез. Ә болай, паспортсыз, кая бармак кирәк? Әнә Мәйсәрәттәйнең олы кызы, яхшы укыгач, Минзәлә училищесына барып кереп, паспорт эләктерде дә укып та тормады, ни рәвешле генә Сарапулда сату итеп ята. Кечесе, узган ел шәһәрдәге туганнарына киткәне, бала карап, нәнкә булып торганы, быел паспортлы булган инде, заводта эшли, ди, икешәр йөз ала ,ди. (Канифә һич аңламый, ниткән паспорттыр инде ул, нишләп ансыз шәһәргә кертмиләрдер.)
Төскә-биткә матур үзләре Канифәнең апалары. Бигрәк тә кече апасы Гөлсылу чибәр. Мәктәптә аны сувенир дип йөртәләр(Канифә ул сүзнең мәгънәсен аңламый, нәрсәне аңлата торгандыр?) Имеш, укытучысы Гөлсылуны дәрес әзерләмәгән өчен: «Сувенир кебек инде син: карап торуга матур, укуга юк»,- дип ачуланган икән.
Апалары, әниләренә охшап, күркәм төс-кыяфәтле булсалар, Канифә әтиләренә охшап туган шул, (халыкта әтисенә охшап туган бала бәхетле була дигән сүз йөри йөрүен, шулай була күрсен инде) матурлык өләшкәндә килеп җитә алмаганмы шунда. Олы борынлы, күзе дә орчык белән төртеп тишкәндәй генә булган. Шулай да моңа Канифәнең бик исе китеп тормый әле. Ник китсен, әнә бит, сарык көткәндә Мәйсәрәттәсе ничек дип җырлый:
Алдыр алмаслар әле,
Гөлдер алмаслар әле.
Матурлык белән манара
Салдыралмаслар әле.
Аның урынына Канифә холкы белән әнисенә охшаган: тәмле телле, ачык йөзле, хәйләкәрлеге дә бар, сырпаланырга, юмаларга да оста үзе. Әтисе кебек туры сүзле Айсылу апасы аны кайчакларда:»Иркә песи, шома балык» дип шелтәләп тә куя.
Шелтәләсә шелтәләр, Канифә аның кебек өчлегә генә укып йөрми әле. Тырышып-тырмашып булса да уку елын өчлесез тәмамлады бит. Бу тырышлыкның кызчык беркемгә дә әйтми торган сере бар: үскәч, Канифә әнисе кебек алам-салам киемнәр киеп, көтү көтеп, сарык йоны кыркып йөрмәячәк – укытучы булачак ул. Әйе, әйе, Нәфисә апасы кебек чәчләрен кистереп, бөдрәләтеп йөртәчәк (Канифә инде быел ук маңгай чәчен укытучысыныкы сыман кисеп тә караган иде дә, әнисе генә ошатмады – Канифәгә уклау белән берне төшерде), матур – матур костюмнар, җилфердәп торган ефәк күлмәкләр, биек үкчәле туфлилар киячәк, кулына матур гына, кечкенә генә сумка тотачак. Күрерсез әле менә, һич кенә дә камыт аяклы Канифә димәссез. Шуңа да кызны өйдәге эшләр – печән ташулар, чүп утаулар, савыт-саба юулар, тавык-чебеш, үрдәк-каз ашатулар – берсе дә кызыксындырмый. Хәер, аплары булгач, аңа әллә ни эш тә тими. Ул мәктәптән кайтуга тырыша-тырыша дәресен карый, аннан я урамда, я Мырауҗан белән өйдә уйный да шуның белән эше дә бетә.
Җәй үтте, көзләр килде. Укытучы булырга дигән фикерне көннән-көн ныгытып, Канифә инде икенче сыйныфта укып йөри. Менә беренче чирек бетте. Октябрь бәйрәменә концерт куйдылар. Канифә чатнатып торып русча шигырь сөйләде:
Мы видим город Петроград
В семнадцатом году.
Бежит солдат, бежит матрос,
Стреляет на ходу.
Кызының шул кадәр дә оста итеп русча сөйли белүенә әнисе сөенеп туя алмады.
Икенче чирек гел Яңа елга хәзерләнеп үтте дисәң дә була. Бала-чага өчен шуннан да күңелле бәйрәм буламы соң? Бәйрәме бәйрәм инде, Кыш бабай күчтәнәче бар бит. Яңа елны бигрәк тә шуның өчен көтәләр дә аны.

Хәвефле болыт, кара яу.

Ә Яңа елдан соң авылга яңа рәис килде. Канифә чанасын тартып урамга чыкса, Кәшифәттәйләр турында йөк машинасы туктаган. Кызчык кызыксынып карап тора башлады. Менә кабина ишеге ачылды да, аннан какча гәүдәле озынча буйлы бер кара кеше җиңел генә кар өстенә сикерде. Аннан кабина эченнән юрганга төргән бәбине алды. Аның соңында кабинадан бик чибәр апа төште. Ир кеше юрган төргәген апага тоттырып, машина әрҗәсе өстенә менеп китте. Аннан бала арбасын һәм зур булмаган чемоданны карга ташлады. Менә үзе дә сикереп төште дә кузгала башлаган машинаның йөртүчесенә кычкырды:
- Брат, тукта әле, кабинада бәләй калган!
Канифә хәйран калды: бу абыйның сөйләшүе татарча да кебек, татарча түгел дә кебек. Бәләй дип бияләйне әйтәме соң ул? Калган сүзләрен дә юньләп татарча белмәгән шәһәр балалары сымак әйтә. Нинди сәер сөйләшә икән бу кара адәм!
Кара адәмнең исеме Шаһвәли булып чыкты. Авыл, гадәтенчә аңа кушамат та тагып өлгерде. Кайсы Шәвәли ди, кайсы яңа рәиснең уклау йоткандай гәүдәсен гайре табигый төз тотып, күкрәген каз түшедәй киереп йөрүен исәпкә алып булса кирәк, Шыбын ди (шыбын– төз, туры, ботаксыз агач), кайсыберсе шах кына дип җибәрә. Дөрес, каршысында барысы да Шаһвәли Әбрарович кенә дип тора.
Яңа рәис яңа тәртипләр урнаштырды. Иң беренче, бригадир өй саен керп эшкә әйтеп йөрми башлады – нәрәтне радиодан гына әйтәләр. Нәрәт бирер алдыннан, я аннан соң көнаралаш диярлек рәис үзе дә радио буенча чыгыш ясап кына тора. Күбесенчә тирги, кызып китеп, эттән алып эткә салган чаклары да була, чыдап кына тор. Өйдәгеләр , бирәмн пеницилинны, дип торалар.
Менә яңадан җәйләр җитте. Канифәнең шатлыгына каршы быел инеш аръягыннан – урыс болыныннан – печән ташыйсы булмады, чөнки рәис Сабан туена кадәр үк әле радиодан кисәтте: беркемгә дә алдан, колхозга печән әзерләп бетерми торып, үз хуҗалыгына печән чабу рөхсәт ителми, әгәр әзерлиләр икән, печәннәре алып чыгылачак. Хуҗа сүзендә торды: биш-алты хуҗалыктан, шул исәптән Мәйсәрәттәйләрдән дә, печәннәрен төяп алып чыгып китеп, ферма утарына бушаттылар. Каршы килеп маташкан берничә йорт хуҗасын, участковыйдан беркетмә төздереп, унбишәр тәүлеккә дә җибәртеп кайтарткач, халык шым булды.
Эшче яшендәге һәркемгә утызар сутый чөгендер җире бүлеп бирделәр: ике-өч тапкыр утарга, сирәкләргә, көзен йолкып, сабак-яфрагыннан арындырып, колхозга тапшырырга. Яше-карты, олысы-кечесе чөгендер басуында. Сыер савучы да, укытучы да, тракторчы да, фельдшер да – барысы да билләрен бөккән.
Бер эш икенчесенә ялганганлыктан, авыл кешесе җәйнең ямен, урман-суның, болын-кырның матурлыгын күрми дә кала. Шулай да табигать биргән җиләк-җимештән авыз итеп каласы килә.
Беркөнне Айсылу белән Канифә дә, күрше-күләндәге апаларга ияреп, урыс авылы ягына җир җиләгенә барырга булдылар. Иртүк кузгала алмадылар – савымчы апалар эштән кайткач, иртәнге сигезләрдә генә киттеләр.
Менә ул җиләкле тау бите. Әй иркен дә инде бу Кама буена утыргаан урыс авылларының җирләре! (Ни хикмәттер, Камага якын җирдә бер генә татар авылы да юк, әйтерсең алар зур елга буена утырырга курыкканнар. Аның урынына әллә нинди сәер исемле урыс авыллары күп: Атаманово, Арестантское, Разбойниково, Швырялово, Конвойное, Пьяногорск. ) Ул чәчүлек кырлары, ул көтүлекләре дисеңме – нинди киңлек, нинди иркенлек! Җир җиләге бик тә уңа торгаан таулы, чокыр-чакырлы җирләрен әллә бөтенләй исәпкә дә кертмәгәннәр инде, печәнне таптыйсыз дип сүз әйткән кеше юк.
Рәхәтләнеп таралышып җыя башладылар. Куе үләнне ачып җибәрүең була- эре-эре җиләкләр ,авыздан суларны китердәй булып, кызарып, сабакларында тирбәлешеп куялар. Үлән арасындагылары әле пешеп кенә килсәләр, кояш йөзендәгеләре, инде җете кызыл булып, мәмрәп торалар.
- Менә бит җир өстенә ходай тәгалә нинди тәмле җимешләр биргән. Җир казып, сулар сибеп үстергән түгел бит. Без колларын тәмле нигъмәтләреннән авыз иттерим дигәндер инде,- дип апалар, үзләренең рәхмәтләрен укый-укый, ике-өч сәгать эчендә савытларын да тутырдылар. Эссе кояштан әлсерәгән булсалар да, күңелләре күтәренке иде.
Кайтырга чыктылар. Ярты юлны узгач, Корбан чишмәсенә туктап, хәл алдылар, чиста салкын су эчеп, бит-кулны чылаткач, тәннәр җиңеләеп киткәндәй булды. Тагын кузгалдылар. Инде авылга да ерак калмый, әнә силос башнясының ак калай түбәсе кояшка ялтырап күренә.
Юлның ике ягында арыш басуы. Әле башаклар өлгереп җитмәсә дә, аннан ипи исе килгән кебек тоела.
Каршыга җилдереп бер УАЗик килә. Артыннан таудай тузан күтәрелгән. Машина килеп тә җитте, тормозларын яман чиелдатып туктады да. Әле ул туктар-туктамаста ук, кабина ишеге каерылып ачылып китте дә, аннан җиргә төшә-төшешли үк ярсып кычкырган рәис күренде. Куркынып калган апалар өстенә тозды-борычлы сүгенү катыш шакшы сүз яңгыры яуды:
- Анагызны! Авызыгызны! Фәлән-төгәннәр, чучка күзләр! Кем рөхсәте белән җиләккә йөрисез?! Кемнән сорадыгыз?! Люцерна өмәсе икәнен оныттыгызмени, чүпрәк башлар, чучка танаулар?!
- Ни бит, Шаһвәли Әбрарович, эш калдырып түгел бит, өч көн рәттән өмәгә катнашкач, инде бүген өмә булмыйдыр дигән идек.
- Өч көн катнашканнар, имеш. Әйтелдеме сезгә атна буе өмә дип. Килеп яңгыр яуганны көтәсезмени ?
- Авыл җирендә торып та җиләккә дә бармый калырга мени, җиләк вакыты бер генә була ич ул.
- Әле сез шулаймы? Әле сез кеше котыртып, эш бүлдереп, җиләккә йөрергә дисезме?- дип котырып китеп, рәис апаларның савытларын тартып алып, юл тузанына каплады. Кып-кызыл җиләкләр, кан тамчылары кебек чәчрәп, тузан белән аралаштылар.
Айсылу апасы куркып артка чигенде. Канифә елый-елый арыш арасына йөгерде. Эчкәрәк керим дип ашыккан, кабаланган аякларына арыш сабаклары, чүп үләннәре уралып, сөрлегеп егылды да җиләген түкте. Үксеп елый-елый коелган җиләкләрен берәмтекләп чүпләп савытына тутыра гына башлаган иде, бу кара адәмнең инеш аръягындагы басуда , уҗымны бетерәләр дип, түбән очның казларын машина белән таптатканы кылт итеп исенә төште дә чыр кычкырып, егыла-егыла тагын да эчкәрәк йөгерде. Яшел уҗым өстендә канга батып яткан ак казларны , алай гына да түгел, шул казларның берсе ул – Канифә үзе икән дип күргәндәй булды, коты алынды, куркуыннан аяклары атламас булып, йөзтүбән барып төште.
Аны апасы эзләп алды. Бергәләп коелган җиләкләрне тутырдылар. Апасы да тын гына елый иде. Кинәт Канифә апасының җиләк өчен генә еламаганын аңлап алды. Рәиснең машина йөртүчесе – беркемне дә күрергә теләмәгәндәй рульгә йөзе белән капланып утырган кеше –Фаиз абый- апасының егете иде бит.
Юлга чыктылар. Ә анда мәхшәр: төрлесе төрле якка тәгәрәгән савытлар, чәчелеп, тузан белән укмашкан җиләкләр, сукранып торучы апалар.
- Язмаган ризык булгандыр инде. Күзләребез тигәндер, бигрәкләр сокланып җыйган идек бит. Каһәр генә җтөшкән нәрсә икән, үз башына азалангыры, исәр мишәр,- диешеп, башларын түбән игән, боегып калган бичара егерменче гасыр ахыры коллары авылга таба атладылар.

Хәсрәт агач башыннан йөрми...
Тик Шаһвәли үз башына азаланмаган булып чыкты.
Октябрь ахырлары иде. Канифәнең әнисе колхоз идарәсенә эш хакы алырга барган җиреннән елап кайтты. Әтисенең каравыл торганга ала торган айлык эш хакына – кырык сумга- рәис крис- тәре- суккан икән. Имеш, бер сарык югалган, шуның бәясен алып калганнар. Әтисе, авыр гына көрсенеп, киенергә кереште. Әле каравылга киткәнче ял итеп алырга исәпләп, салып ташлаган протезын яңадан сул аягына кия башлады. Каешларын тарттырып бәйләде. Ә сул аягын ул сугышта, кайдадыр Ленинград дигән зур шәһәр янында калдырып кайткан. Шуннан бирле Канифәнең әтисе шыгыр-шыгыр килеп агач аяк белән таякка таянып йөри. Бала-чага аны»Хөрми, Хөрми, бер күзе күрми, бер аягы йөрми» дип үртәштерә. Хөкүмәт тә онытып бетерми әтисен: инвалидлык төркаеме билгеләп, үзенә ачтан үлмәслек кенә булса да пенсия түли. Тик шунысы бар: ел саен шул инвалидлык төркемен раслатып торырга кирәк (әйтерсең өзелгән аяк яңадан үсә), ә моның өчен транспорт табып, йөз чакрымдагы район үзәгенә барасы.
Киенеп беткәч, әтисе шүрлектәге картон тартмачыкны алып актарына башлады. Ниндидер бөкләнеп беткән кәгазь кисәген ике бармагы белән генә кыстырып алып, кесәсенә тыкты.
Канифә дә әтисенә иярде. Инде эңгер-меңгер төшеп килә. Аяк асты катканак. Берән-сәрән кар төшкәли. Әтисе агач аягы белән дөп-дөп итеп кыеннанрак атлый. Канифә, бөтерелеп уйнаган кар бөртеге кебек, аның әле алдына, әле артына чыга, юк-бардан да кызык табып, чыркылдап көлә. Аның шулай үзенчә әтисенә иркәләнүе иде. Бигрәкләр ярата шул аны әтисе - әллә төпчек булганга, әллә үзенә охшаганга.
Шулай берсе титаклап, берсе уйнаклап, Сәгыйрь хаҗи йортына урнашкан идарәгә дә килеп җиттеләр. Идарә урнашкан икенче катка әтисе көч-хәл белән менде: баскыч текә,, бик биек, өстәвенә басмаларына пычрак каткан урыннары да бар.
Ишекне шакып, рөхсәт сорап, рәис янына керделәр. Ул зоотехник һәм ферма мөдире белән нәрсә турындадыр бәхәсләшеп, тарткалашып тора иде. Әтисе белән исәнләшүче, аңа урын тәкъдим итүче булмады. Ул. чүпрәк бүреген култык астына кыстырып, күптән акташ күрмәгән, күп сөялеп торудан алалы-колалы булып беткән мичкә сөялде. Тегеләр исә торган саен кызалар. Ферма мөдире ямьсез итеп сүгенеп куйды, рәис, такталары сикерерлек итеп, йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Күпме тарткалашкан булырлар иде, зоотехник ферма мөдирен көчләп диярлек, кулыннан тарткалап, ишектән алып чыгып китте.
Бүлмә салкынча булса да, рәис нишләптер изүләрен ычкындырды, кашын-күзен җимереп, әтисенә карап, канәгатьсезлек сизелеп торган тавыш белән тупас кына:
- Я, нәрсә бар тагын? – дип сорап куйңды.
-Шаһвәли Әбрарович, акчага крис салгансыз икән, бер сарык бәясен алып калырга дип. Ул сарыкны участковыйга сезнең рөхсәт белән җибәрдем бит. Менә рөхсәт язуыгыз.,- дип бөгәрләнгән кәгазьне рәискә сузды. Тегесе кәгазьгә кырын күз генә салып:
- Мин ниткән мондый записка язып ятыйм? Бу документ мени? Әгәр распоряжение булса, аның номеры, печате, һич тә югы штампысы булырга тиеш. Моның бернәрсәсе дә юк. Филькина грамота бит бу, диде дә кәгазьне бөгәрләп атты.
Әтисе аптырабрак калды:
- Соң участковыйны чакыртыйк булмаса. Подписе бар бит. Сезнең подпись. Райком кешеләре килгән көнне...Ә-ә-ә, ул урак беткән көн иде- шашлыкка дип алып китте бит. Бу сезнең язу, сезнең кул куелган.
- Куярмын мин сиңа, менә хәзер куярмын. Бар, монда эзең булмасын. Әле үзең күп сүзле дә икәнсең. Шашлык, имеш. Күрсәтермен мин сиңа шашлыкны! Чыгып кит хәзер үк!
- Юк инде,- диде әтисе, кинәт киреләнеп.- Миңа аның кырык сумыннан бигрәк гаделлеге кыйммәт. Мине куркытма да. Фашистлардан курыкмаганны синнән генә курыкмам әле. Син таякка атланып ат-ат уйнаганда, мин корал тотып фашистларга каршы көрәшкән кеше, аягымны да шунда калдырып кайттым.
- Нәрсә, бер син генә сугыштыңмы әллә? Синең яшьтә булсам, мин дә сугышкан булыр идем.
- Ю-у-у-ук, - диде әтисе сузып, - синең ишеләр утка керми алар, җаен табып, тыныч почмакка посалар.
- Әле син мине шулай хурлап торасыңмы?! Вон моннан! Ишекне теге яктан яп!
Шунда әтисенә чыгып кына китәсе иде дә, тик күрәчәгенә күрәдер, инде ишек тоткасына тотынган килеш, нишләптер туктап калды.
- Колхоз – диңгез, син пароход түгел, дөбердәтеп утырырга. Кешечә сөйләш. Югыйсә менә бу кәгазьне алып районга барырга да күп алмам. Син дөресләмәсәң, райком дөресләр.
- Бар, хәзер үк бар!- дип үкерде Шах.- Менә артыңа тибәм дә, барып та җитәрсең! – дип ярсып, әтисе янына очып килеп тә җитте, аның бишмәт якасыннан эләктереп алып, күн итеге белән башта ишеккә тибеп җибәрде, ул ачылып китүгә ә дигәнче әтисен баскыч башыннан тибеп тә төшерде. Гарип бәндә, агач аягы белән басмаларга дөбер-шатыр бәрелә- бәрелә аска тәгәрәде. Канифә башта куркуыннан катып калды, аннан чырыйлап кычкырып, баскычтан- әтисе артыннан- түбәнгә атылды. Кайсыдыр басмада әтисенең каткан пычракка эләгеп калган мескен бүреген алды. Түбән төшеп җитсә, -кечкенә йөрәге кысылып куйды - әтисе тынсыз-өнсез җирдә ята, ә ак карга әз ген кан тамчылары чәчрәгән иде.
Кызчыкның ярсып елаганын ишетеп булса кирәк, каяндыр берничә кеше килеп чыкты. Берсе фельдшерга йөгерде, калганнары, әтисен көч-хәл белән күтәреп, каршы яктагы йортка алып кереп салдылар. Караватка салуга, әтисе ыңгырашып куйды, аннан авырлык белән генә күзләрен ачты, кырыенда үксеп торган Канифәне күрде, күзендә яшьме, кунып калган кар бөртегенең суга әйләнгән тамчысымы җемелдәде. Аннан ул күзләрен йомды.
Әтисе, аңына килә алмыйча, хастаханәдә үлде. Әтисенең үлеме белән Канифәнең дә кояшы сүнгәндәй булды. Күктәге кояш та юкка чыкты. Җирне ак кәфен булып кар каплады. Көннәр дә Канифәнең җаныдай суынды.
Әтисенең үлеменнән соң өйгә берничә тапкыр участковый белән милиция формасы кигән кешеләр килеп китте. Участковый әле тагын бер Шахны да ияртеп килде. Әнисеннән нәрсә турындадыр үтенделәр, ахыры.
Әсма, күз яшьләренә төелеп:
- Әйе, ни, шулай инде, үлгәнне кире кайтарып булмый. Ләүхел мәхфүздә гомере шулай гына яратылган булгандыр инде. Бернишләр хәлләр юк. Алай да... алай да... бигрәкләр үкенечле булды бит, сугышлардан исән кайтып.... – дип өзгәләнде.
Участковый (ул өлкән яшьләрдәге кеше иде) аңа каршы сабыр гына:
- Үлем үкенечсез булмас, диләр. Хәзер инде исәннәр турында кайгыртырга кирәк. Ә исәннәрең күп – бер оя әле синең. Үзең уйлап кара: нишләсәң синең өчен файдалы булып чыга?
- Әйе, үлгән артыннан үлеп булмый. Шулай да, ай аллам,бигрәкләр кызганыч бит,- дип Әсма яңадан да үксеп еларга кереште.
Шулай өчәүләп - Әсма әледән әле елап, тегеләре аны юаткалап, бик озак киңәш-табыш итеп утырдылар. Аларның кайчан чыгып киткәннәрен көтеп ала алмыйча, Канифә йоклап китте.
Карлы бураннары белән чын кыш килде. Әтисенең каберен кар күмеп тигезләде.
Кышлар узып, язга чыктылар. Чәчүгә төшәр алдыннан колхозның запас частьләр склады мөдирен (ул ягулык, майлау материаллары да җбәреп тора иде) эчкән өчен дип, эшеннән алдылар да аның урынына Әсманы куйдылар.

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә....


Аннан соң вакыйгалар калейдоскоптагы бизәкләр сыман бер-берен чиратлаштырып, тиз-тиз үзгәреп торды.. Иң беренче, әниләре склад мөдире булып алгач, бөтен кешегә кирәкле булып китте. Һәркем аңа ярдәмгә ашыкты: тегермәнгә барырга, бәрәңге бакчасын сукаларга аты килеп җитте, утын, печән кайтарасы булса, машина әзер булды. Тормышлары күзгә күренеп бөтәйде. Әнисенең йөзендәге җыерчыкларына кадәр тигезләнгәндәй булып, иреннәренә елмаю кунды. Ул арада олы апалары Айсылу, бөтен авылны гаҗәпләндереп, унынчыны бетерүгә , карт егет зоотехник Галимәрдәнгә кияүгә чыгып куйды. . Бай иде Галимәрдәннәнр: крепость кебек шәп хуҗалык, җиңел машина. Айсылу төшүенең беренче көненнән үк, алъяпкычын биленә нык буып, җиң сызганып, биата-бианага хезмәт күрсәтергә, абзар тулы мал-туарны карарга кереште. . Көзен аны Галимәрдән ярты эш хакына гына мәктәпкә кыз балаларга кул эшләре дәресләре укытырга урнаштырды.
Унынчыны тәмамлауга, бер-бер артлы Миңсылу белән Гөлсылу апалары да кияүгә чыгып куйдылар. Өлкән апаларының бай йортта хезмәтче хәлендә торуын күрепме, авылда эш газабыннан гайре нәрсә юклыгын уйлапмы, алар инде шәһәргә урнаштылар.
Өйдә Канифә белән әнисе генә калды. Быел инде Канифә дә тугызынчы сыйныфка күрше Чишмәбаш мәктәбенә бара.
Менә нинди икән ул күрше авыл мәктәбе! Зу-у-р. Ике катлы иске бина тирәсендә тагын кечерәк, беркатлылары да бар. Монда укучылар да күп, өчәр параллель сыйныф, мәктәп каршындагы тулай торакта гына да алар йөздән артык бала торалар, укытучылары да утыз-кырыклап булыр.
Канифә бик тырышып тагын китап кимерергә кереште. Тик кимерү түгел, ашап бетерсәң дә, физика, математика, химиядән өчледән арттыру мөмкин түгел. Физикадан бөтен теоремаларны бишлегә ятлый, тик мәсьәләсен чишә алмый. Ә физика укытучысы киресенә каткан: физикада иң әһәмиятлесе мәсьәлә чишә белү, ди.
Беркөнне Канифә һаман шул физикадан мәсьәлә чишәргә ярдәм итмәсме дип, укытучысы яныны лаборант бүлмәсенә керде. Тегесе кызның сыйныфташы Камил белән нәрсәдер шунда, радиоалгычмы, җыеп маташа иде. Укытучы, эшеннән бүленәсе килмичә, Камилгә:»Кәкре сызыклы хәрәкәт буенча мәсьәлә чишүне аңлат әле Канифәгә»,- диде. (Бер уйласаң, ул кәкре сызыклы хәрәкәт Канифәгә ни пычагыма хаҗәт инде? Ансыз да яшәр иде әле, физикадан дүртле генә чыгарсын.) Камил, теләр –теләмәс кенә эшеннән бүленеп, кызга мәсьәлә чишү юлларын аңлата башлады. Ул иелгән дә дәфтәрдә ниндидер формулалар яза- яза аңлата, ә Канифәнең күзенә формуладагы латин хәрефләре түгел, егетнең куе коңгырт чәчләре, кояшта янып каралган матур йөзе, төз борыны, биек маңгае, куе кара кашлары күренә. Менә ул тураеп басты. Карасана, моңарчы Канифә аны ничек күрмәгән: нинди чибәр икән ул! Озын төз буй, киң җилкәләр һәм гаҗәбе, кызларныкы кебек нечкә бил.
- Алдагыларын да нәкъ шулай чишәргә була, чишү тәртибен төшенгәнсеңдер бит?- диде Камил, аңлатуы тәмамланганын белдереп. Ул бүленгән эшенә ашыга иде.
- Аңладым, рәхмәт,- диде Канифә, гәрчә берни төшенмәсә дә, һәм әкрен генә Камилгә күтәрелеп карады. Караса.... Никләр генә карады икән, гомер буйкайларына үкенер өченме? Егетнең бөтен чибәрлеге әле күзләрендә булган икән. Чак кына өскә бөгелеп торган куе кара керфекләр белән каймаланган коңгырт-кара күзләрнең акыллы, сабыр карашы Канифәнең һушын алды. Кызны ток суккандай булды, ул өнсез калды. Көч-хәл белән тагын бер кат «Рәхмәт» дип әйтә алды.
Хәзер инде Канифәнең һәр иртәсе Камил дигән уй белән башланып, йоклап киткәндә аның белән тәмамлана. Моңарчы әтисе белән әнисенә үзенә Канифә дигән исем кушканнары өчен үпкәләп йөри иде (өч апасы да Сылу, ә аңа исем калмаган; Канифә, имеш, әтисенең сугыш вакытында торф чыгарганда үпкәсенә салкын тидереп үлгән апасының исеме), ә хәзер исеменең Камилнеке кебек үк К га башлануына сөенә. Бизәкләгән К вензелен төшереп, китап-дәфтәр, газета- журнал кырларын тутырып бетерде, тәрәзәдәге бозны тыны белән эретеп язды, кар өсләрен чуарлап бетерде. Язса ни, кем гаеп итә алыр? Үз исеменең баш хәрефе бит.
Дәресләрдә, Камилне күрер өчен, арткарак күчеп утырды. Егеттән күзен ала калмас хәлгә килде. Уйланып утыра торгач, укытучы дәшкәненә сискәнеп, уянып киткән чаклары да булды.
Камил мәктәптә дәрәҗәле егет. Беренчедән, чибәр, икенчедән Чишмәбаштан ун гына чакрым ераклыктагы совхозның директор малае, өченчедән спортчы (ул ярышларга киткән көннәрдә Канифәгә биш йөз бала гөрләп торган мәктәп бушап калган кебек тоела). Шуңа да мәктәптә аның өчен җан аткан кызлар байтак, тик Камил аларның берсенә дә өстенлек бирми, һәрберсен тигез күреп сөйләшә. Канифәгә карата да шулай.
Камил белән укуда гына булса да тигезләшер өчен Канифә диңгез кичәргә әзер иде. Тел-әдәбият фәннәреннән ул болай да яхшы укый. Химиядән исә тәҗрибәләр үткәргән саен укытучыга булыша, лаборант булмаганда, пробиркалар юарга да кереп йөри башлагач, укытучы «4» лене жәлләмәде. Ә математика укытучысы белән Римма апасы сөйләшеп карарга булды. (Римма апасы география укыта, мондагы колхоз рәисенең хатыны. Бу рәис тә мишәр. Әллә инде татарларга – республика, мишәрләргә - хакимият дигән шаярту чынлап та хакыйкатьтән ерак тормый?Римма апалары укучыларның гомуми торагына якын гына торалар. Бер кирәге чыкмаса, бер чыгар дип, Канифә уку елының беренче көннәреннән үк Римма апасына якынаерга тырышты: кечкенәләрен балалар бакчасыннан алып кайтты, бәрәңге казышырга керде, кунак-мазар киләсе булса, өстәл әзерләште, Римма апасы өлгермәгәндә, сыерын да сауды, идәнен дә юып чыгарды.) Рәис хатынының сүзе үтмиме соң – математикадан »4»ле пәйда булды. Ә инде физик янына, батырчылык кылып, Канифә үзе керде. «Абый, бер генә фәннән –сезнең физикадан гына «3»ле чыга бит, «4»ле куегыз инде, алдагы семестрга ныграк тырышырмын»,- дип еламсырап торган кыз балага ул каршы килә алмады.
Ур-ра! Канифә - ударница Беренче семестр нәтиҗәләре буенча отличник, ударникларның фотосурәтләрен зал түренә- Мактау тактасына куйдылар.Канифә дә шуннан елмаеп карап тора иде.
Яңа ел кичәсе искиткеч булды. Камил Канифәне биергә чакырды., тегесенең башы күккә тиде. Камилнең күзенә кызның чандыр гәүдәсенә килешеп торган киң итәкле ал күлмәге, биек үкчәле ак туфлиләре чалындымы, әллә Канифәнең ярыйсы гына җиңел биюе охшадымы, ул, башка кызларны көнләштереп, аны һаман-һаман биергә алды.
Тулай торакка да бергә кайттылар. Дөрес, Камил андый-мондый сүз әйтмәде. Юк-бардан да кызык табып, көлешеп, болай гади генә сөйләшеп кайттылар.
-Мондый матур кич өчен рәхмәт сиңа, -диде Камил, кызның кулларын учларына алып. Канифәнең бәхетеннән башлары әйләнеп китте. Ул ничек җавап кайтарырга да белмичә әкрен генә:
-Үзеңә рәхмәт!- дип пышылдый алды.
Йомшак кына карлар төшеп торган кичнең матурлыгыннан, яшьлегеннән, мәхәббәтеннән Канифә үзен бик биектә -Киек Каз юлларында- очып баргандай хис итте. Бу ничектер өн түгел, төш кебек иде.
Төш булган икән шул, әйе, төш. Өне каникулдан килгәч башланды.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Замана Кызы - 2
  • Büleklär
  • Замана Кызы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4548
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2451
    33.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    56.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4589
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2390
    33.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4546
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2313
    34.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Замана Кызы - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 4284
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2301
    34.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.