Latin

Законлы Комментарий

Süzlärneñ gomumi sanı 624
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 470
37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Тегени муниципаль районының “Фәлән авыл җирлеге” муниципаль оешмасы җирләре чикләренең картографик билгеләмәсенә (“Тегени муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Законның 1 кушымтасына) шул авыл кешесе Белдекле Җаббар комментарие.
Фәлән авылына тиешле җир кишәрлекләренең чиге, Төгән авылы ягындагы Шүрәле чокыры буендагы кәкере наратларның, Атсыз Әгъзам кизләве ягыннан санаганда, җиденчесе төбендә башлана да, Фәләннән Фәсмәтәнгә бара торган юл буена утыртылган агачлар рәте беткән урындагы, инде 1978 елны ук күмелеп, хәзер кычыткан белән капланып беткән үләт базыннан төньякка табан 2,33 чакрым чамасы бара, шуннан соң, басу буйлап якынча 631 адым, югалган савым аппараты бидоны аркасында Тукран Мортазасының хатыны сыер савучы Озын Зөлайха белән талашкан һәм аны “сасыган балык” дип үртәгән, шуның аркасында кибеттә боламыклы винога чиратта торган җиреннән Тукран Мортазасы тарафыннан алып очыртылган һәм дояркалар кулы белән рәхимсез рәнҗетелгән чатан көтүче Имаметдин бер ботагын яндырган ялгыз имәнгә кадәр, сузыла, аннары төп-төгәл 237 адым гел җил кузгала торган якка бара, шуннан чама белән ике йөзләп адым мал брачы Хамәтҗанның шома пеләше кебек тигез кыр буйлап уза, инде килеп, шайтан таягы урман кебек үрчегән төбәк буйлап 778ләп адым узгач, мидәлсез Фронтовик Ширияздан әллә кайчан, төгәлрәге 1964 елны ук, баткаклыкка батырып калдырган, әле хәзергәчә тартып чыгарылмаган һәм, әлбәттә, соңгы башмагына кадәр таланып беткән ДТ-54 тракторы тырпаеп торган урынга кадәр дәвам итә, шуннан соң Шайтан (тәүбә әстәгафирулла) канавының төбе буйлап 2194 адым тирәсе, ягъни ак таш чыгарыла торган Бәдри чокырына кадәр, бара (хәзергәчә исән-сау гражданнар сугышы ветераны Габидулла бабай сөйләгәнгә ышансаң, Әхмәдиҗан кулак нәкъ шуннан алган таш белән үзенә ике катлы бәдрәф ясаган булган, аннары, хәчтерүш авылдашларын җәлләп, аны 1932 елны II Интернационал исемендәге колхозга бүләк иткән, колхоз идарәсе учут кенәгәсенә ул бәдрәфне “тегермән” итеп теркәгән), алга табан чик якынча 960 адым Алпавыт урманына таба китә, ягъни теге елларда “Ленин байрагы” колхозының умартачысы булып эшләгән саран Микулайның баштан арендага гына алып торган, ә хәзер инде кортлары һәм оялары белән, кышларлык куышлары һәм өе белән, бер машинасы, ике тракторы, печән чабучы тагылма агрегаты һәм ике ашлык җыю комбайны белән ничектер хосусыйлаштырган умарталыгы юнәлешендә уза, аннары, умарталыкның юл ягындагы иң кырый баганасына 7 адым кала, корыган Зур елга инеше яры буйлап 12 адым аска табан төшә, аннан соң, капма-каршы диярлек юнәлешкә кискен борылыш ясап, корылык елларында салам урынына терлек астына җәя торган камылдан башка үлән дә үсмәгән, шуның аркасында ел саен “Мелиорация җәннәте” дигән конторның эш планына һәм бюджетларына кертелә торган болынга җитә, шуннан чик Күкәйле иңкүлекнең теге ягы буйлап 1018 адымнар чамасы алла белгән кем уйлап тапкан «ЧТЗ акияны» атамалы Югары буага таба бара, аннары кәкере сызык рәвешендә су буйлап (акватория буенча) Акиянның уртасына, ата ялкау янгынчы Закирҗан Халтуридзеның бер тапкыр да туйганчы ашатмаган, шуның аркасында шыр скелетка калдырылган, ахыр чиктә үзенең иблис газраиле Халтуридзедан качып китергә мәҗбүр булган карт алашасы 1983 елда батып үлгән урынга кадәр сузыла, шуннан чик бу як ярга таба перпендикуляр сызык ясый, биредә бөтен печәне ел саен серле рәвештә колхоз рәисе Кәримнең браконьер абыйсы Нарим йортына күчеп бара торган клевер басуының иң биек ноктасына кадәр (координаталары куен дәфтәрендә язылган) менә, аннары сул җилкә аша әйләнеп ярымтүгәрәк рәвешендә бара-бара, дибил холыклы яп-яшь урманчы Харун Әнвәрәвичюсның шәхси табигый ресурслары дип санала торган Казна урманының 68нче кварталының бер почмагын белдергән төпчеккә барып төртелә, шуннан Фәсмәтән юнәлешендә китеп, чик чәршәмбе саен янына «Хрустальная вода» дип язылган фургонлы машина су алырга килеп йөри торган бакалы-кортлы ташландык кое яныннан үтә, аннары Төгән кибетчесе Гыр-гыр Григорий бакчасының иң көньяк коймасына 342 адымнар барып җитмәстән, кыек-мыек боргалана-боргалана, аның җиде ел элек бурап куйган мунча бурасын әйләнеп узып, үз теләге белән пенсиягә чыккан дүрт тапкыр коммунистик хезмәт ударнигы һәм җиде тапкыр социалистик ярыш җиңүчесе Шәмсиганиев Блюхер Моторович үзенең бәрәңге бакчасының почмагы дип санаган электр баганасына җитә, аннан чик туры сызык булып, мәктәп директоры Миндияр Архимандритович аңлатканча, безнең якларда илнең Көнчыгыш чиген япун, кытай, монгол һәм башка Себер халыкларыннан саклар өчен казып өелгән тарихи вал буйлап, башланган ноктасына кадәр бара.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.