Latin

Юл Йөрү Кагыйдәсе

Süzlärneñ gomumi sanı 241
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 197
57.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
69.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
74.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Юлда төрле хәл була. Белә торгансыздыр, бер мәзәк бар: имеш, басмада ике кәҗә бәтие каршы килеп очрашканнар да, берсе икенчесенә юл бирәсе килми сөзешеп, ахырда суга барып төшкәннәр.
Машинамны юл читендә калдырып, әнисе белән улыма көтәргә кушып, тиз генә кереп чыгасы кибеткә барып маташам. Бер йортның подъезд төбенә борылган тар урында ике «Жигули» һәм «Тойота» йөзгә-йөз карашып торалар. Икесендә дә йөртүчеләре утыра, бер-берсенә текәлеп катканнар.
— Нәрсә булды?— дип сорыйм подъезд төбенә таба барырга теләүчесеннән.
— Әнә теге юләр юл бирми!— ди бит моның арткы урындыгында утырган хатыны.
Ярар. «Тойота» машинасына килдем. Руль артында мода журналының соңгы номерындагы ялтыравык сәхифәсеннән төшкән ханым утыра.
— Юл кагыйдәләре буенча ул мине үткәреп җибәрергә тиеш!— ди бу, игътибарсыз гына.
— Сез нәрсә?— дидем аптырап.— Әллә яңа кагыйдәләр уйлап чыгардыгызмы? Аннары, ни, аның артында тезелешеп машиналар юл ачылуны көтәләр. Сез юл бирегез!
— Юк,— диде ханым,— ни өчен мин читкә чыгарга тиеш әле?
— Алай икән,— дидем дә кибеткә кереп чыктым. Үз машинам янына барышлый, «Жигули»дәгеләргә: — Ул сезнең юл биргәнегезне көтә, кагыйдәдә шулай язылганын әйтә,— дип, «Тойота»дагы ханымның сүзләрен тапшырып уздым.
Машинамның юлын алар бүлми иделәр. Китеп тә бардым. Улым белән әнисе мине күзәтеп торганнар икән, и тотындылар ачуланырга, җилкәмә әтәчләр кунып, башымны бер-бер артлы чукыйлармыни!
— Нәрсә дип йөрдең инде, йә?
— Әллә судья дип белдеңме үзеңне, казый булдыңмы? Кеше көлдереп! Кирәк икән, үзләре нәрсә эшләргә белерләр...
Сүзләре күп иде. Басмадан сөзеп төшерелгән кәҗә бәтие сыман җаным, изелеп, су төбенә китте диярсең, аһ иттем, телсез калып бардым да бардым.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.