Latin

Юк...

Süzlärneñ gomumi sanı 1859
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1183
39.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Ике Күзәнәк очрашты.
Икесе дә ярыйсы гына салмыш иде. Хуҗалары авызларына хәмернең чамасын белеп коймадылар шул. Аз гына күзләре ачылып киткән мизгелләрдә ирләрнең җенси аппетитлары кабынып китеп, алар бер-берартлы араларында булган шул бердәнбер хатынга ташландылар. Хатынны айнытып тормадылар. Соңыннан сорасаң, хатын бер нәрсә дә хәтерләмәс иде мөгаен...
Ир Күзәнәкнең кайсы шешәдәшенеке икәнен дә белмәде ул. Ул турыда баш ватып та тормады хәтта. Көннәр-төннәр, бер-берсеннән аерып алып, хәтерли алмаслык хәлдә охшашлар иде.
Ике Күзәнәк бүлмәдәге мәшһәрне: пычраклыкны, ярлылыкны, хайваннан уздырган түбәнлекне күрмәделәр. Күрсәләр, очрашмаслар иде...
Күзәнәкләрнең кәефләре күтәренке булса да, хәрәкәтләре үтә дә әкрен, үтә дә мыштыр иде. Шулай да алар тырыша-тырыша шуышып, бер-берсенә якынайдылар. Бер мизгелгә нишләргә белмиме, әллә белеп, бу адымнан сакланырга теләпме, туктап калдылар...
Тик табигать үзенекен итте. Алар бербөтен булып кушылдылар да, бүленә башладылар. Матур бер Шарчык барлыкка килде. Авырлык белән генә булса да, тырыша-тырмаша, исерек әнисенең Аналыгына кереп урнашты.
Көннәр-төннәр агылды. Чиксез галәмнең кешеләр тарафыннан онытылган пычрак бер почмагында кирәксез җанын асраган, үзе өчен бигрәк мөһим булып, кайчандыр, кемнәр аркасындадыр челпәрәмә килгән «олы» өметләренә сылтап, үзен кызганып утыра-утыра дөньядан ваз кичкән хатынның әлегә җылы карынында Шарчыкның барлыкка килүен беркем сизмәде дә, белмәде дә.
Шарчык үсте. Кул зурлыгында гына оешкан кан кисәгенә әверелде. Аңа туклану җитми башлады. Аналыкның эчендә бәргәләнде, ачынып исерек әнисенә «8О8» кычкырды Кан-кисәк.
Тик шундый киң һәм зур дөньяда Кан-кисәкнең исерек әнисеннән башка бер якын кешесе дә юк иде шул. Ишетмәделәр...
Хәмер йоткан саен актарып коса башлагач кына айныды хатын. Кан сауган куркыныч күзләрен ачты. Янында таныш кына да булмаган шәрә ирне, идән тулы косык күргәч, тагын да ныграк укшый башлады. Таеп, егылып, бәрелеп, сугылып, мең бәла белән хан заманындагы юынгыч янына барып җитте. Бөгелеп-сыгылып, яшел сулар чыкканчы косты, күзләреннән яшьләре акты, тез буыннары калтырады. Комган өстендәге көзге ватыгыннан аңа чәче-башы тузгыган, акайган күзле, шешенеп беткән йөзле, кибеп-ярылып беткән төссез иренле карт бер хатын карап тора иде. Коточкыч чынбарлыктан качарга теләп, хатын ашъяулыгы катмашып, күптән үз төсен оныткан, җыелмаган өстәл янына килде. Бер-берартлы шешәләрне алып, төпләрендәге хәмерне йотты. Онытылырлык юк иде... Тагын юынгычка йөгертер өчен җиткән булып чыкты...
Хатын аптырады. Айныды. Тәненең хәлсезлегенә, башының чатнавына түзәрлек көч тапмый, тагын берничә көнгә дөньядан төшеп калып, бөгәрләнеп, очлы тезләрен кочып, мәңге су күрмәгән тишек-тошык юрганлы урын-җирендә ятты.
Теге таныш түгел ир бер күренде, бер юк булды. Сөйләшмәделәр. Күрешмәделәр. Ирнең, күрәсең, үз хәле хәл иде...
Ябык күкрәген тутырып тын алырлык хәлгә җиткәч, хатын торып утырды. Ашказанының суыруына түзә торган түгел иде. Идән тулы буш шешәләргә абынып-сөренеп, өй буйлап йөренде. Бер кавым ризык тапмады. Шешәләрнең чыңлавы башын авырттырды. Исереп, егылып яткан ирдән, урын-җирдән килгән сасы ис тагын күңелен болгатты. Хатын һавага ашыкты.
Шәһәр читендәге җимерелеп барган өйнең ишек алдындагы чүп өемнәрен, пычраклыкны күрмәскә тырышып, базар ягына таба юл алды. Йортсыз, хуҗасыз йолкыш этләр аның аяк астына кереп уралдылар. Тегендә-монда терәлеп торган, күзләре тонган исерек ирләр аның артыннан селәгәйләрен агызып: «Сонька! Сонька!» дип каркылдап басып торып калдылар. Хатын аларны күрмәде. Күптән онытылган, әле килеп каяндыр барлыкка килгән гайрәт белән куркыныч
күзләрен алга төбәп, үзе дә алга егыла биреп, кулларын кискен-кискен селтәп, эре адымнар белән базарга ашыкты.
Үз илләрендә эшләп акча алыр урын тапмаган кара халыкны, өстәмә керем өмет итеп, бәйләгән оекбаш-шәлләрен, киптергән көнбагыш, берәмләп сигарет сатып торучы әбиләрне, халык алдап беркөнлек вак -төяк кытай товарын сатып торучы «вак бизнес» кешеләрен һәм «лаң-лоң» килеп торган, Рәсәйне кырмыска кебек басып алган кысык күзле бәләкәй халыкны, йортсыз этләрне, песиләрне үзенә туплап яшәгән базарда басар урын да юк иде. «Базар көне» - дип уйлап өлгерде хатын. Очын очка чак ялгап, эш хакыннан эш хакына хәтле вакыт сузып көн күрүче халыкның саны күп иде шул Рәсәйдә. Барлы-юклы акчаларын югалтудан, урлатудан куркып тишек кесәләренә тыккан кулларына умарлаганнар да, илле тиенгә булса да очсызрак товар эләктерергә тырышып, базар буйлап чабалар.
Хатын айнык баштан да күзләрен тондырып чапкан кешеләр дөньясына карап, кипкән ирен читләре белән генә елмайгандай итте. Аның сукыр бер тиен дә акчасы юк иде. Сасы исле чүп контейнерларына да якын барырлык хәлдә түгел иде ул. Шуңа сайланып торырга башына да килмәде. Ул ач күзләрен шар ачып халык арасына ыргылды. Кызыктырыр матур тау ясап өеп куелган җылы як җимешләрен эләктергәләде дә, яшен тизлеге белән базардан чыгып та йөгерде. Салмак холыклы кавказ кешеләре йолкыш кына хатыннан мондый шәплелек көтмәгәннәр иде, әлбәттә. Алар аңына килеп, үзләренең телләрендә нидер кычкыргалый башлаганда, хатыннан җилләр искән иде инде.
Бер почмакка качып, курышып утырып, ачлыкка түзәлмәгәннән ашыга-ашыга, төелә-төелә җимеш ашаган хатынны милиция малайлары бу көнне барыбер каплы машиналарына утыртып алып киттеләр. А л арга да план тутырырга кирәк иде бит...
Бу унбиш сутка Кан-кисәк өчен ялгыш яралган гомеренең иң бәхетле мизгелләре булды. «Әни мине ишетте!» - дип сөенергә дә уйлады хәтта. Шул бәхетле көннәрдә Аналыкта әллә күпме үзгәрешләр, Кан-кисәкне әнисе белән бәйләүче җеп барлыкка килде. Бу - туклану каналы иде. Кан-кисәк үсә башлады. Тынычланды.
Тик бәхет дигәнең унбиш суткалык кына икән. Бу аз гына вакыт эчендә хатын үзенең карынында Кан-кисәге яшәвен белеп,
сизеп өлгерә алмады. Аның иреккә чыгуын шешәдәш ирләре «түземсезлек» белән көтеп алдылар. Очсыз аракының, одеколонның, тагын әллә нинди затсыз сыекчаларның хәшәрәт ачысын Аналыкның туклану каналы да тоткарлап кала алмады хәтта. Кан-кисәк сасы томаннан чыга алмады. Бер генә минутка да айный алмаган әнисе белән бергә «йөзде», гөрселдәп ауды, сүгенде, тукмалды, типкәләнде, чүп савытларыннан калдыклар җыйды, буш шешәләр тапшырып, аракы сатып алды, эчте, билгесезлектә яшәде. Хайвани хәрәкәтле ирләр әнисен йолккалаганда, Аналыкның укшыткыч селкенүе мәңге туктамастай тоелганда, өзелеп төшәрдәй чаклары да күп булды. Кем, нәрсә саклагандыр? Нигә саклагандыр...
Ни гаҗәп, Кан-кисәк бар әгъзасы да төгәл Сабыйга әверелде. Ике кулы, ике аягы, йөрәге, үпкәсе, бавыры - барысы да төгәл, кешеләрнекечә. Тик күңеле генә булмады. Сөенергә уйлаган бердәнбер мизгелдә яралырга да уйлаган иде югыйсә... Тик аракы дигәнең табигатьтән дә, алладан да көчлерәк булып чыкты: яралып өлгермәс борын хисләр органын юып төшерде. Сабыйның күңеле яшәргә тиешле йөрәк түрендә Бушлык хасил булды. Ул Бушлык көннән-көн зурайды. Тик анда берни дә: хис тә, курку да, әрнү дә, өмет тә, сагыш та, сөю дә юк иде... Анда Юк хуҗа булды.
Әнисе аракы җитмәгәнлектән генә ялгыш айнып киткән бер көнне, килбәтсез олыгайган корсагын күреп, карынында Сабые бар икәнлеген белде. Җан ачуы белән төкрекләрен чәчеп сүгенеп җибәрде. Янындагы, һаман да кем икәнлеген белмәгән иргә:
- Менә теге вакыт нәрсәдән косып ятканмын, эчәлмичә! Их, каһәр суккыры! Бүген тагын эчеп булмый, Бабкага барып килергә инде, - дип, сүзен янә сүгенеп тәмамлап куйды.
Ир дигәнең, бәлки, ата дигәнең дә, аны ишетмәде дә...
Сабый куркмады. Хәтта әнисе, аңардан арынырга теләп, Бабканың эскәмиясенә барып, пычрак ботларын аерып яткач та куркмады. Ул курка белми иде шул... Үзен үтерергә җыенган әнисенә, картаеп үләсе генә калган карчыкка карата хәтта нәфрәтләнә белмәде. Сабыйның зур зәңгәр күзләрендә салкын битарафлык яши иде.
- Вакытың узган. Артык зур авырың. Алып булмый, -диде карчык, хатынны карагач. Тегесенең ризасызлык белдерергә җыенуын күреп, тизрәк өстәп куярга ашыкты:
-Тапкач үзең карарсың әле нишләтергә... Анысы синең эш. Иртәрәк килергә иде...
...Бала шул пычрак урын-җир өстендә үзенең табигый тырышлыгы белән дөньяга килде. Ул Ир Бала иде.
Бала туды дип, мәшһәр тукталмады, тормыш үзгәрмәде. Арып кына күчәре тирәли тәгәрәгән Җирнең бу әшәке тарафларына могҗиза дигән илаһи нәрсәләр килеп җитә алмый иде, әлбәттә. Бала көннәр буе хәлсезләнеп ятты. Төннәр буе исереп егылган әнисенең күкрәген суырып чыкты. Кычкырып елый торды, шул тәмсез сөтне имә торды. Аны очсыз-кырыйсыз караңгы төннәрдә беркем дә ишетмәде.
Аның исән калуы могҗизага тиң иде. Тик могҗиза түгел иде... Бу тишектә үлем генә могҗиза була ала. Бала боларның берсен дә белмәде. Ул кыргый хайваннарга хас үҗәтлек һәм үткерлек белән үлмәскә тырышты.
Аяк астында ашарга сорап уралган песи баласыдай күрделәр аны җәнварга әйләнгән исерекләр. Бер-ике рюмка эчкәч йомшарып китеп алып сөйделәр дә, өстәлдәге кабымлыкларына үрелә башласа, күтәреп бәрделәр. Махмырдан башлары чатнаган чакларда аякларына уралса, ачуланып тибеп очырдылар. Ә ул, калдыклар белән тукланып, һаман үсәргә тырышты.
Кешеләр эшләгәнне эшләргә, әнисе һәм аның шешәдәш ирләре кыланганны кыланырга өйрәнде. Сөйләшә белсә дә, авызыннан бик аз сүз чыкты. Башка балалар белән аралашмады. Бераздан аны песи баласы урынына да алып сөймәс булдылар. Салкын карашыннан курыктылар. Бөтенләй күрмәс булдылар...
Чүплектән калдык эзләп тукланыр, киенер өчен әни кирәкми иде... Бала әнисез дә барыбер үсеп буй җитте.
Аның исеме юк иде бугай. Исеме белән эндәшүче, документ бирүче булмады. Милиция һәм башка органнар бу тирәләргә килергә, чир, пычраклык, ачлык, кыргыйлык, азгынлык утравына башларын тыгарга куркалар, хөкүмәткә ялган отчетлар биреп кенә котылалар иде. Мондагы туганнар, үлгәннәр бер кайда да теркәлми, аларның саны беркемне дә кызыксындырмый иде.
Әмма Баланың бу утрауда калырга исәбе юк иде.
Беләкләренә көч кунып, гәүдәсенә гайрәт кергән бер көнне ул гадәттәге оргияларыннан соң кайсы кайда тәгәрәп яткан
өйдәшләре янына кайтты. Ашыкмый гына өстәл өстендә яткан калдыкларны ашады. Салкын карашы ялтырап яткан пычакка төбәлде. Пычакның йөзе дә салкын һәм үткер иде...
Уянмадылар да... Тавышлары да чыкмады. Сизмәгәннәрдер дә, ахрысы. Ирнең кулы да калтырамады. Берсенең кесәсеннән паспортын алып, эчен дә ачып карамый, үзенекенә салды. Бәлки, әтисенекендер... Әйләнеп тә карамады. Чыгып китте...
... Ул заводның иң яхшы эшчесенә әверелде. Аның һәр хәрәкәте төгәл, җитез, уйланылган иде. Ул бервакытта да эшкә соңламады, кайтырга ашыкмады, кайгылар, шатлыклар күтәрәлми дулкынланмады. Завод җитәкчелеге иң мөһим, җитди, авыр эшләрне аңа курыкмыйча ышанып тапшырды, мактады, бүләкләде, яхшы акчалар түләде. Ир затлы киенде, тәмле ашады, фатир сатып алды, бүлмәләрен җиһаз белән тутырды. Тик кешеләр генә аңа сүз катарга, аның белән серләшергә курыктылар, аңа якынаймаска тырыштылар. Хәтта бик текә, усал нәчәльникләр дә Ирдән бераз шөрләде. Яхшы эшләвенә карамастан, үзеннән котылырга да ризалар иде, ахрысы...
Ир чибәр иде. Зур зәңгәр күзләр. Туры борын. Тезелеп торган тигез, ап-ак тешләр. Ябык кына гәүдә. Озын буй. Әллә үзенә, әллә җитеш тормышына кызыгып, якынрак килгән хатын-кыз, Ир күтәрелеп бер караш ташлагач та, аның яныннан ераграк китү ягын карадылар. Ул хәтта елмая да белми иде шул. Йөрәгендәге Бушлык, гади кешеләрдә булган күңел урынын биләгән Юклык аның йөзенә салкынлык пәрдәсе япты, кешеләрдән читләштерде. Ул беркемне дә ярата алмады. Яралган мизгелләреннән үк ялгыз булган Иргә бу хис таныш түгел иде...
Ул беркемгә дә кирәкми иде. Хәтта үзенә дә...
Әнә шул кирәкмәгән җанын асрап арыды ул...
Торган урыны заводтан әллә ни ерак түгел иде. Төнге сменага барырга дип чыккач, автобус көтеп тормады, җәяүләп кенә атларга булды. Көн кичкә авышты. Урамнарда халык сирәгәйде. Ир, юлын якынайтып, заводның элеккеге ташландык корылмалары аша турыга кисеп чыгып өйрәнгән сукмакта болай да кеше аз йөри.
Ир яхшы киенгән иде. Өстендә күн куртка, джинсы чалбар, кыйммәтле аяк киеме. Муенында алтын чылбыры,
бармакларында алтын «печаткалары» ялтырый. Кулында кәрәзле телефоны. Адымнары салмак һәм төгәл.
«Кием-салымын сатсаң да, ярыйсы гына акча чыгачак...» - дип уйлады караңгы почмактан Ирне күзәткән әрәмтамак...
Ит тураклый торган зур пычак күнне ертып йөрәккә керде. Ир, ни булганын да аңлап җитми, бераз чайкалып басып торды да, шәһәр пычрагына йөзтүбән ауды. Урлашырга өйрәнгән оста куллар аның суынып та өлгермәгән гәүдәсен тентеп, сатып булырдай әйберләрен салдырып, тиз генә җыеп алдылар. Гәүдә пычракта аунап, ятып калды. Бераздан аның җаны, иреккә чыгарылган кош кебек, күккә атылды.
Йөрәктәге җәрәһәттән туктаусыз кан акты. Кан куерды. Укмашты. Кан-кисәкләр барлыкка килде...
Эссе июнь кояшы астында Кан-кисәк эчендә вәһши күзәнәкләр барлыкка килде. Алар кушылдылар, бүленделәр, үстеләр... Яңа туган коточкыч корт армиясе эшкә кереште. Кортлар башта Ирнең шар ачылып зәңгәр күккә карап яткан салкын күзләрен ашадылар. Аннары әллә нинди катлаулы детальләр эшләргә белеме җиткән башын, оста кулларын, бер чиргә дә бирешмәгән таза гәүдәсен... Иң соңыннан каны агып бетеп бер ит кисәгенә генә әверелгән йөрәгенә ябыштылар...
Ирдән бары Бушлык кына торып калды. Бу кирәксез кеше гәүдәсен беткәнче ашап та, Күңелен тапмаган корт хәтле кортлар да аптырашта калып, бераз тын тордылар. Аннары Бушлыкның салкыныннан тизрәк арынырга теләп, тирә-якка таралыштылар...
Әйтерсең дә, бу дөньяда Шарчык та, Кан-кисәк тә, Бала да, Ир дә булмаган. Юк...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.