Latin

Югалту Һәм Табу

Süzlärneñ gomumi sanı 282
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 221
59.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
78.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Айгөлнең иң кайгылы көннәре туды. Ул иң якын кешесен –картинәсен югалтты. Кыз кайгысын кайда куярга белмәде, аяклары гына, үзләреннән – үзе аны, картинәсе белән бергә юа, җиләк җыя торган акланга алып килделәр. Ул кайгысы белән агачлар, чәчәкләр белән уртаклашты. Ә алар исә кайгылы хәбәрне аңлагандай, үзләренә тамган ачы күз яшьләрен генә җыеп, әкрен генә, искән җилгә кушылып тибрәлә бирделәр.
Ә Айгөлнең күз яшьләре тамдылар да тамдылар. Күз яшьләренә кушылып, балачак хәтирәләре, картинәсенең авыр тормышы турындагы истәлекләр дә актылар да актылар.
Кызчыкка бер яшь тулганда әнисез калды ул. Юк, үлмәде аның әнисе, бары тик чит якларга чыгып югалды. Кайтмады. Ничә еллар көтте аны кыз. Өметсез көтте. Әнисе артыннан әтисе дә чыгып югалды.
Ятим калган баланы картинәсе карап үстерде. 17 ел гомере дә узып киткән инде. Картинәсенең җылы куенында эш сөяргә, тормышны, бар авырлыкларына карамыйча, яратырга өйрәнде кыз.
Якын кешеләренең рәнҗеше төшкәнме?
Кыз соңгы елларда әнисе турында да хәбәрләр ишетеп торды. Янәсе, машина белән аварияга эләккән икән, хәзер гарип булып калаган икән, дигән хәбәрләрне дә ишеттерделәр аңарга. Кызның гына күңелендә җәлләү, яки башка төрле хисләр дә уятмады аңарда бу хәбәрләр...
Айгөл, бермәл, уйларыннан айнып китте. Үзенең япа – ялгыз урман эчендә утырганын, кичке эңгер – меңгер төшкәнен күрде. Әкрен генә авыл ягына, өйләренә табан атлады.
Йортларында ут янганын шәйләп алды. “Әбиләр утырадыр инде”. Килеп ишекне шакыды. Озак кына ачмый тордылар аңа.
Ишек ачылып киткәч, Айгөл телсез калды. Аның алдында, инвалид коляскасында бер апа утыра иде. Кыз аның кем икәнен шундук аңлап алды.
Үзе дә сизмәстән, алга омтылып, ят апаны кочаклап алды:
- Әнием, картинәй үлде бит...
- Кызым, кызым... – дип кенә әйтә алды ана, күз яшьләренә буылып.
Шулай итеп, уртак кайгы ана белән кызны кавыштырды. Соңгы юлына киткәндә дә карт әби изге эш кылып китте.
“Игенче” №113, 12 декабрь 1992 ел.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.