Latin

Язмышка Юл - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4697
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ТӘҮГЕ СҮЗ
Элек-элек заманнарда безнең Татарстан җирләрен Казан губернасы дип атаганнар. Хәзерге Әлки районы ул чакта волость булып саналган. Мин менә шул якның кечкенә генә Миләүшә исемле бер авылында дөньяга жүзләремне ачканмын.
Авылның бөтен тирә-ягында «ыр тутырып зәп-зәнгәр чәчәкләр үсеп торган. Авыл шул зәңгәр чәчәкләр диңгезендә бер кечкенә генә атау кебек күренгән. Авылның исеме дә әнә шуннан килеп чыккан булса кирәк. Матур исемне кем яратмый?
Еллар уза барган. Ул зәп-зәңгәр чәчәкләр сука табаны астында бөтерелеп, күмелеп калганнар. Киләсе .язларда алар инде чәчәк атмаганнар. Авылның исеме дә юкка чыккан.
Белмим, тагын күпме вакытлар үткәндер, әмма халык авылга яңа исем кушып өлгергән. Аны — Миләшә дип атаганнар. Моның да үзенә күрә сәбәбе булган, билгеле.
Ул чакта нәкъ авыл уртасыннан кечкенә генә бер инеш агып яткан. Яр буйларында миләш агачлары үсә икән. Җәен яшелләнеп, көзен кып-кызыл кызарып, авыл тирәсен ут балкышына бизәгәннәр. Аңлашыла, авылның бу Миләшә дигән исеме дә шуннан алынган дип уйларга нигез бар. Халык исем кушарга оста.
Тагын еллар уза. Инештә су кибә башлаган. Миләш агачлары да корыган. Инде авылның бу исеме дә телдән төшкән. Миләшәләре булмагач — Миләшә дип кем әйтсен? Исеменә җисеме туры килми. Оялта.
Хәзер инде безнең авылны Мәүләшә диләр. Каян килеп чыккан бу исем? Белмим. Шулай да — Мәүләшә дип әйттеңме, Миләүшә дә, Миләшә дә кылт итеп искә төшә. Бәлки, бу яңа исем шул ике сүздән яралгандыр?
Туган авылымны бөтенләй белмим дип әйтә алмыйм. Беләм дисәм дә, бик үк дәрес булмас шикелле.
Мин бит бик яшьли чит якларга китеп барганмын. Әмма туган авылымны беркайда да, беркайчан да онытмадым. Аның исеме минем паспортыма үз исемем белән, туган елым белән янәшә язып куелган. Анкеталарда, ав-тобиграфияләрдә иң элек туган авылым исеме күрсәтелгән. Бу истәлек — гомерлек истәлек! Тәүге сүземне шуннан башлап китәм.
Бик исемдә әле, әнием инешкә кер чайкарга барганда мине дә үзе белән ияртә иде. Хәтта бервакытны басмадан егылып бата язганым да булды. Нишлисең, акай күзле бакаларны күреп исем киткәндер. Ә балыклар борын төбендә генә йөзәләр иде. Шуларның берсен тотып дигәндә генә суга мәтәлгәнмен. Хәтеремдә, хәтеремдә!
Ә беркөнне мине әтием үзе белән урманга алып барган иде. Үзе агач кисәргә кереште, ә миңа ат янында кигәвен куып торырга кушты. Ул кигәвен дигәннәре ат өстенә ябырылып куналар. Берсе шунда мине дә битемнән чагып алды. Мин кычкырып елап җибәрдем. Әти йөгереп килеп мине күтәреп алды да арбага илтеп яткырды. Өстемә баштанаяк япты:
— Башыңны чыгарма, тагын тешләрләр,— диде.
Мин шулай чикмән астында ята-ята йоклап киткәнмен. Бервакыт уянып күзләремне ачып караган идем, ни күрим? Без инде үз йортыбызга кайтып җиткән идек. Монысы да исемдә калган.
Тагын, безнең авылда курайчы Галимулла исемле бер карт бар иде. Ул көтү көтә. Кайбер төннәрдә бездә дә куна. Ашый, эчә. Әни аның киемнәрен Я:маштырып бирә. Курайда бик оста уйный иде ул карт. Әллә нинди кошлар тавышы чыгара. Әни дә, әти дә бер читтә тын гына утырып тыңлыйлар. Аннан соң Галимулла бабай курайны миңа бирә.
— Мә, син дә уйнап карале,— ди.—Ничек чыгар
икән?
Мин курайны авызыма кабып, үзем дә куык кебек өрелеп, чыжлатып карыйм. Сызгыра, әмма җырламый. Әти көлә: «Нинди көй икән бу?» — ди. Ә минем исем китә. Карап торырга таяк кисәге шикелле генә бер нәрсә үзе, ә Галимулла бабай сайрата гына аны. Моны да ничек онытасың инде?
Әтием Хәсән исемле булган. Байларга агач төпләп тормыш күргән, көзен иген урырга ялланган. Безнең үз атыбыз да бар иде. Кайбер көннәрдә әти мине күтәрел алып атка атландыра, йорт буйлап әкрен генә йөртә. Шул арада әни дә өйдән йөгереп чыга.
— Кара, кара,— ди,— бу малай атка атланып йөри
башлаган. Егетем минем,— ди, елмая-елмая.— Үскәнем
минем,—ди.
Ә миңа рәхәт, күңелле. Атка атландым лабаса. Нигә урамнан беркем дә узмый икән? Күрерләр иде. Исләре китәр иде...
Ләкин иң истә калган хатирәләрнең берсе мине әле бүген дә уйландыра, моңландыра, күңелемне сагышландыра. Бервакытны кинәт кенә әтием авырып китте. Урыныннан тормас булып калды.
Безгә ниндидер әби-карчык килеп йөрде. Үзе бөкре, кулында таяк, кара шәл ураган. Борыны зур, авызына үк салынып төшкән. Күзләре ялт-йолт итә. Мин аңардан курка идем. Күрдем исә, бер почмакка кереп посам да тын да алмый карап торам.
Карчык үзенең калтыранган куллары белән бер кыска гына муенлы шешәдән кашыкка яшькелт төслерәк су агыза да әтием авызына сала.
— Эч, эч, Хәсән, алла кушып терелерсең,— ди,— терелерсең
Әмма әтиемнең хәле һаман авырая барды. Ә беркөнне ул бөтенләй тынып калды. Ютәлләми дә, ыңгырашмый да. Карчык аның баш турысында нәрсәдер мы-гырдый-мыгырдый да төкеренә.
Түзмәдем.
- Нигә әтигә төкерәсең? — дип карчыкка килеп
ябыштым.— Нигә төкерәсең аңа, нигә?
- Төкермим, улым, төкермим,— диде әби,— өшкерәм
әтиеңне. Сырхаулары бетсен, дим...
Әни мине кочаклап алды.
- Чү, улым, әдәпсез кыланма. Әбиең догалар укый. Әтиең терелсен дип...
Ләкин әтием бу сәгатьтә инде үлгән иде. Әби тиз-тиз җыенды да ашыгып чыгып китте. Ул көнне шушы «ара шәл уранган карчык белән безнең кайгыбыз да бөтен авыл буйлап йөргәндер.
Әнием мине күкрәгенә алып кочты.
- Инде нишләрбез, улым, ятим калдык ич, ятим
«алдык?—дип үкси-үкси ярсыды.—Ничек гомер итәр без?..
Мин әле бернәрсә дә төшенмим. Нәрсә ул үлем, нәрсә ул ятим калу? Юк, мин еламыйм. Әтием болай гына, юри генә күзләрен йомып ята кебек. Менә хәзер ул урыныннан сикереп торыр да: «Кем үлгән? Мин үлгәнме? — дин көлеп җибәрер сыман.— Юләрләр, мин сезне куркыттым гына шулай,— елаклар»,— дип тә әйтер ши-Кблле.
Кинәт шул арада безнең өй каршына пар ат җиккән «юын ридван килеп туктады. Аңа яшь кенә егетләр тезе-лсмиеп утырган иде. Шуларның берничәсе йөгерешеп безгә керде. Берсе әтиемнең маңгаеннан үпте.— Киттеңмени, Хәсән абый? — диде.—Менә без дә китеп барабыз. Бәлки безгә дә кайтасы түгелдер. Хуш, Хәсән абый...
Егетләр яңадан арбага утырыштылар. Атлар кузгалды. Юлда тузаннар айкалып калды. Бераздан гармун моңы ишетелде.
Мин бернәрсә дә аңламадым. Кая китәләр, нигә китәләр? Соңыннан белдем, ул чакта герман сугышы башланган булган икән.

КАЙГЫНЫ НИЧЕК БЕЛӘЛӘР?
Кыш узды. Яз башында безнең авылга чит яклардан бер кеше килеп төште. Ул әле мин туганчы ук авылдан китеп барган икән. И ямьсез иде ул кеше. Йөзе кып-кызыл, мунчадан әле генә парланып чыккан диярсең. Борыны пешкән бәрәңге кебег-рок. Кашлары сап-сары. Сакал-мыегы да ю,к ичмасам.
Беркөнне теге кара шәл уранган әби менә шушы ке-шсм1е безгә ияртеп килде. Йөрәгем жу итеп китте. Почмакка барып кысылдым. Нигә килгән икән ул безгә?
Әби белән әни үзара нәрсәдер пышылдашып алдылар. Шуннан әни:
- Улым, көн буе өйдә утырып туйгансыңдыр, бар,, чуларың белән уйнап кер,— дип мине урамга чыгарып җибәрде.
Белмим, нәрсә турында сөйләшкәннәрдер алар.
Ә мин уйнарга китмәдем. Әтием үлгәннән соң күңелем уенга тартмый башлады. Бу юлы да, мыштым гына йорт артына узып, кайчандыр әти китереп ташлаган бүрәнәгә менеп утырдым. Биредә җылы, рәхәт иде. Кар әле яңа гына китеп өлгергән, әнә инде үләннәр дә шытып килә. Сыерчык, мине генә көтеп торган шикелле, оясыннан атылып чыкты да минем белән сөйләшкән кебек итте. , — Әтиең кайда соң синең? — дип сорады сыман.
- Әтием үлде шул,— дидем мин аңа,— үлде.— Ә сыерчык әкрен генә, моңлы гына сайрады. Ул да минем әтиемне сагынган, күрәсең. Ояны бит аңа әти үзе куеп калдырган иде. Сыерчык сайрый, ә минем күзләремнән яшь ага.
Их, минем әтием нинди матур иде бит, нинди матур иде. Аның мыеклары гына да ни тора. Шул мыеклары белән ул мине сөзә-сөзә көлдерә иде.^
Әни:
— Йолкып ташла шуның мыегын,— ди торган иде. Тапкан, янәсе, уен. Шунда үзе дә көлә. Әтине кочаклап ала. Ә мин елый башлыйм. Нигә әтине алай итә? Аңа кыендыр ич. Аннан соң әти мине күтәреп алып түшәмгә чөя. Мин тагы көләм...
Шулай уйланып утырганда кинәт җил капка шыгырдап куйды. Әһә, кунаклар китте. Әни аларны озата чыккан иде. Мин аның янына йөгереп килдем. Нәрсәдер әйтергә теләгән идем дә, оныттым. Әни мине башымнан сыйпады.
- Әйдә, улым, өйгә керәбез, сүз бар,— диде...
Сүз бар... Нинди сүз? Мин әниемнең йөзенә карадым. Тукта, ни булган, баягы әнием кайда соң? Хәзер ул үзенә охшамаган кебек иде. Йөзе алсуланган, авызы җәелә төшкән, күзләре елтырый. Ул миңа шулай карап торды-торды да кинәт агарынып китте, иреннәре калтыранды, күзләреннән яшь атылып чыкты.
Мин:
— Әни! —дип кычкырдым да бөтен гәүдәм белән аңа
ташландым. Ул мине кочаклап алды, йөземнән, башымнан үпте.
— Улым,— диде,— улым, бәгырем минем, үскәнем...
Сизендем, хәзер нәрсәдер буласы, ниндидер хәбәр
ишетәсе миңа. һәм әнием әйтте:
— Гафу ит, улым, мин иргә чыгам...
Дәрес булган икән лә сизенүләрем. Теге бәрәңге борын әнә ни өчен килгән икән безгә. Ух, ул бөкре орчыкны әйтер идем. Кемне ияртеп килгән бит. Кемне!
Әнием минем сүземне көтте. Ә минем телем югалды, Сүз әйтү түгел, хәзер инде елый да алмый идем. Хәлем бетте. Әниемнең тезләренә башымны куйдым.
Әнием кабаланды. Куркынды, күрәсең. Ул мине тиз генә күтәреп алып урынга илтеп салды. Маңгаема учын куеп торды.
— Балакаем, ни булды сиңа? Әллә авырып киттең
ме? — диде.— Әнә йөзең агарган...
Мин эндәшмәдем.
Күзләремне йомдым. Менә тагын теге бәрәңге борынны каршымда күрәм кебек. Ул әнә нинди ямьсез бәндә! Исем китә, әнием шуны күрми. Нишләп күрми? Сукыр түгел лә. Ачуым килә. Ул кеше бит минем әтиемнең тырнак очына да тормый. Их, әтине кайтарып булса, ул әни белән сөйләшә белер иде.
— Син мине кемгә алыштырасың? Минем улыма
кемне «әти» итеп алмакчы буласың? — дип, бәлки, әни
не түбәләп тә алган булыр иде. Их, әтием, әтием, юк
шул син, юк...
Әнием яныма утырды.
- Улым, улым,— диде.— Беләм, бу авыр хәл. Нишлибез соң? Уйлап кара, ничек яшәрбез? Безнең бит мал, туарыбыз да юк. Өебез дә бүген-иртәгә ишелергә тора. Кем ярдәм .итәр? Авылның үз хәле дә хәл. Кешеләрне сугышка сыпырып кына алып китәләр.
Мин эндәшмәдем.
Кинәт йөземә әниемнең күз яшьләре тамды. Сап-салкын иде алар. Күзләремне ачтым. Әнием тагын үзгәреп киткән кебек. Ни арада ябыккан? Ни арала картайган?
Кызгандым әниемне. Нинди генә ягымлы сүзләр әйтергә аңа? Ул әнә башын түбән салган да үкси дә үкси мескенем. Минем йөземә карарга да ояла, күрәсең. И әнием, матурым минем, кадерлем...
- Кем соң ул? — дидем.
- Хәйрулла исемле...
- Үзе кем?
- Көтүче.
- Көтүче?
Исем «итте. Күрәсең, мин әле бу чагымда, көтү безнең авылда гына, курайда уйнаучы көтүче Галимулла бабай да безнең авылда гына, дип уйлаганмын. Дөньяда тагын да көтүчеләр бар икән. Менә кызык! Белмәгәнмен!
— Курайда уйный беләме соң ул?
Әнием миңа елмаеп карады. Энҗе шикелле тезелгән тешләре ялтырап китте. Күзләрендә кечкенә генә алтын чаткылар күренеп алды.
- Юләрем,—диде әни,— барлык көтүчеләр дә ку
райчы булмый...
- Гармунда да уйный белмиме?
- Белми, күрәсең...
Әнием сизенде. Мин булачак «әти»дән ниндидер бер могҗиза эзләп маташа идем.
— Синең үз әтиең дә, улым, курайда да, гармунда
да уйный белми иде. Шулай да үлеп ярата идең бит
әтиеңне, бик ярата идең...
Әнием тагын үкси башлады. Мин дә елый-елый аңа сырыштым.
— И улым,—диде әнием тагын сүз башлап,— синен,
зтиең шикелле кеше дөньяда юк. Аңа тиңнәр дә табыл
мас. Гомер буе онытасым түгел үзен. Сиңа караган саен,
әтиең дә күз алдымда күренә. Син бит йөзең-төсең белән
дә коеп куйган әтиең шикелле. Яшәүләре кыен булыр
инде, улым. Нишлим соң?
Нәрсә әйтергә, ничек җавап бирергә? Әнием миннән
кияүгә чыгарга рөхсәт сорый. Бу сәгатьтә, бәлки, мин үзем дә акыллырак булып киткәнмендер. Без бит әни белән бик зур сер турында сөйләшеп торабыз.
Мин уйландым. Юк, рөхсәт итә алмыйм, дип әйтергәме әллә? Бу минем өчен иң авыр хәл иде. Әгәр әнием яңадан иргә чыкса, без әтиемне дә каядыр калдырып китәбез төсле. Аның каберенә дә барырга ярамас кебек иде. Мин өзгәләндем...
- Әтидән сорап калырга кирәк иде,— дидем.
- Сорамадым, улым, сорамадым, йөрәгем кушмады.
Әмма әтиең үзе әйтте...
- Нәрсә әйтте?
- Әтиең соңгы тапкыр аз гына су эчте дә минем
кулымнан тотып алды. Хуш, аерылышабыз,— диде.—
Җәберләгән булсам, гафу ит,—диде. Мин аңа: «Юк, юк,
җаным, юк, син миңа бер генә авыр сүз дә әйтмәдең,
бәлки, мин синең алда гаеплемен?»
Әтиең миңа күзләрен тутырып карады да: «Бәхил бул»,— диде. Ә мин кабалана-кабалана аның кулын күкрәгемә кыстым: «Васыятеңне әйт,— дидем.— Дөньяда ничек яшәргә миңа, әйт, әйт»,— дип үтендем...
— Әтием нәрсә әйтте соң?
Әнием озак кына тынып торды. Яшьләрен сөртте, чәчләрен төзәтте. Мине иркәләп йөземнән сыйпады.
- Әтиең әйтте: «Улымны җәберләмә, саклап, карап
үстер, диде.— Кеше булсын, юлдан язмасын»,— диде.
- Тагын нәрсә әйтте?—дип бәйләндем мин. Әтием
турында шулай озак-озак тыңлап торасым килә иде.
Сүз болай гына бетмәгәндер әле.
Әнием авыр итеп сулады да тотлыга-тотлыга тагын сөйләп китте:
— Тагын әтиең әйтте: «Яхшы кеше очраса, баламны
үз итсә, иргә чык, яшьлегеңне ялгызлыкта әрәм итмә,—
диде.— Мин бәхил, ризалыгымны бирәм»,— диде.
Мин, башымны түбән иеп, тынып калдым. Икебез дә бераз уйланып утырдык.
— Көтүче начар кеше булмас,— диде әнием бераз
дан соң.— Мал карарга теләсә кемне куймыйлар, улым...
Сизенәм, әнием мине, әлбәттә, буласы үги әтигә ничек кенә булса да ияләштерергә тели иде. Нәрсә булыр алда, кем белә?
ГӨЛДЕРИ
Тагын ничәдер көн үтте.
Бер иртәдә әнием мине ашыгып уятты.
— Тор, улым, тиз бул,— диде.—- Бүген безгә кунак
лар «иләсе, эш күп булыр.
Йокым тиз ачылды. Сикереп тордым.
— Нинди кунаклар, кемнәр? Әллә бүген җомгамы?
— Әйе шул, улым, бүген җомга көн. Мулла абзый да
килергә вәгъдә итте.— Тиз генә юын да әнә бәрәңге әр
чи башларсың...
Идәнгә инде кабыгы белән пешкән бер чиләк бәрәңге әзерләнеп куелган иде. Мин эшкә керештем. Бәрәңгене әрчим дә табакка салам, үзем уйланам: «Мулла абзый нигә безгә килергә булды икән? Әнием әйтә, башта ирләр, соңыннан хатыннар да буласы, ди. Нинди бәйрәм соң әле бүген?»
Хәер, миңа кайгырасы түгел. Бәйрәмдә кем шатланмый? Тәмле-томлы ашлар көн дә булмый. Ә безнең өйдә, мин дөньяда яши башлаганнан бирле, бер генә бәйрәм дә булганы юк иде әле. Шуңа күрәдер, ахрысы, күңелгә ниндидер шикләр килә. Юк, бу юкка түгел.
Озак та узмады, безгә әниемнең кече сеңлесе Газизә апа килеп керде. Күрәм, ул бүген бик ыспай итеп киенеп җибәргән. Күлмәгенең итәкләре ниндидер боҗралар белән урап алган шикелле. Муенсасы шылдыр-шыл-дыр килә. Аңа да кызыл-сары кәнфитләр тезеп куйган кебек, берсен өзеп алып, авызга кабып суырасы килә.
— Менә,— диде Газизә апа, өстәлгә коштабак куеп,—
камырым бигрәк уңды бу юлы, бәхеткә булсын,— гөбер
дәп, күпереп чыкты...
Шулчак камырны бармаклары белән эләктереп алып күтәрде. Коштабактан ап-ак каз озын муенын сузып тирә-якка каранды сыман. Миңа күңелле булып китте.
Аннан соң Газизә апа әнине мич янына чакырып алды да нәрсәдер пышылдап сөйләде. Әнием миңа эндәште:
- Улым,—диде,— тиз генә Мингазый абыйларыңа
кереп чык әле. Гөлдерине суеп бирсен иде...
- Гөлдерине? — дип кычкырдым мин, кулымдагы
бәрәңгене идәнгә төшереп»—• Гөлдерине?
— Гөлдерине дә, тагын бер-ике тавыкны да...
Йөрәгемә салкын йөгерде. Бердәнбер әтәчебезне
әрәм итәргә маташалар болар. Ә Гөлдери безнең иртә саен үзенең гөлдерәп чыккан тавышы белән бөтен авылны уята ул. Тик шуннан соң гына башка әтәчләр дә кычкыра башлый. Кешеләр: «Хәсәннәр әтәче уңган да соң, бөтен авылны яңгырата,— дип сөйлиләр.— Кычкырмый, Гөлдери»,— диләр. Әтәчнең исеме дә шуннан килеп чыккан, күрәсең.
Минем әле бу яшемә кадәр шул әтәч шикелле дустым булганы юк. Ул да мине үлеп ярата. Без бит аның белән бергә үстек дияргә була. Иртә белән йортка чыктым исә, Гөлдери минем янга йөгереп килеп җитә. Канат-, ларын түгәрәкләп күтәрә дә: «кот-кот» дип тирә-ягымда әйләнгәли. Янәсе, саумы, исәнме, дустым. Мин аңа җим сибәм, икмәк валчыклап ташлыйм.
Ул нәрсәдер сөйләгән төсле итеп, тагын: «кот-кот» дип, үз хатыннарын янына чакыра. Менә монысы миңа, ә болары сезгә, дигән кебек, тавыкларны сыйлый.
— Хәйләкәр,— дим мин аңа,— хәйләкәр син, Гөлдери дус.
Әтәч көлгән шикелле итә. Нишлисең, эшем шундый,— дип әйтә сыман.
Алай гынамы соң! Безнең Гөлдери йортта хуҗа. Берәр ят кеше килеп керсә, ул шул ук минутта аның каршына йөгерә, канатларын калтырата-калтырата, нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, тегене кысрыклый башлый. Янәсе, син кем, нигә килдең? «Холыксыз»,— диләр аны кайберәүләр. Бурзай да, имеш, аның шикелле булмас... Ә менә бүген шул атаклы әтәчне — минем дусны суеп ашарга җыеналар.
— Я?—диде Газизә апа.—Нәрсә катып калдың, йөгер...
Ә минем кычкырып елыйсым килде. «Юк, юк, Гөлде-рине сезгә бирмим!—дип гауга чыгарырга уйлаган идем дә, тындым.— Болар мине барыбер тыңламаслар»,— дидем эчтән генә. Юк, мин бернәрсәгә дә исем китмәгәндәй кыланырга тиеш.
- Ярар,— дидем дә йөгереп йортка чыктым. Гөлде
ри инде тавыкларны үз тирәсенә җыеп, мине көтеп
тора иде. Әтәч гадәтенчә минем тирәмдә кыткылдап
әйләнгәли башлады. Ә мин аны тотып алдым да кочак
ладым.— Тыныңны да чыгарма,— диеп әйтә-әйтә, бә
рәңге бакчасын узып, иң арткы почмакка йөгердем.
Анда Гөлдерине җиргә яткырдым да аякларын бәйләп
куйдым. Өстенә бер кочак салам китереп салдым.
- Тыныч кына ят,— дидем.— Үләсең килмәсә...
Әтәч минем кулга ияләшкән иде, әлбәттә. Әмма кинәт кенә килеп чыккан бу хәлгә аның да исе киткәндер.— Нәрсә булды әле? дип тә уйлагандыр. Ул шулай салам астында тыныч кына ятып калды. Ә мин йөгерә-йөгерә күршеләргә кереп киттем.
Мингазый абый йортта нәрсәдер эшләп маташа иде, ул мине үзе күреп алды.
— Бик иртә торгансың, егетем, әллә берәр йомышың
бармы? — диде.
Ә мин лыш-лыш килеп елый башладым.
- Я, я, килешми,— диде Мингазый абый,—килешми
ир кешегә. Нәрсә булды? Сөйлә...
- Әнием ике тавык суеп бирсен дип әйтте...
- И юләр, шуның өчен елыйлармыни? Шатланырга
кирәк. Сиңа да бер тавык боты эләгер.
- Әнием Гөлдерине дә суярга кушты.
- Гөлдерине? — Мингазый абый бераз гаҗәпләнеп
торды.— Әллә кош-корт нәселен бөтенләй бетерергә
җыенамы?
Мин һаман елый тордым.
— Әтәче бик гайрәтле бит, тутый кош шикелле. Юк,.
аңа пычак тидерергә кулым бармас...
Минем күңелемә шатлык сирпелде. Күз яшьләремне сөртеп алдым да:
- Нишлибез соң, Мингазый абый? — дидем.
- Әйдә, без ирләрчә сөйләшик әле,— диде Минга
зый абый.
Ирләрчә сөйләшү ничек була икән? Мингазый абый аңлатып бирде.
- Гөлдерине хәзер үк тотып алып безгә керт. Миң
аны очырмага ябып «уярмын. Хәзергә шунда яшәп то
рыр.
- Ә мин аңа ашарга, эчәргә китереп торырмын,—
дидем, шатлана-шатлана.
- Анысы өчен борчылма, һаман биредә күренеп
йөрмәссең. Бу бик серле эш, сизә күрмәсеннәр...
Ирләрчә сөйләшү менә ничек була икән.
Мин тиз генә әтәчне алып килдем. Ул тыпырчына, нишлисез минем белән? —дип борчыла мескенем.
Мингазый абый Гөлдерине үз кулларына алып башыннан сыйпаштыргалады.
— Шәп әтәч,— диде,— туй дигәч тә шундый чибәрне
әрәм итәргә ярыймы соң?..
Әһә, белдем, бездә бүген туй буласы икән! Кинәг боегып калдым. Күзләремә тагын яшь тулды.
Мингазый абый миңа текәлеп карады. Минем хәлне сизде булса .кирәк.
— Нигә башыңны салдың? •— диде.
Мин эндәшмәдем.
— Синең булачак әтиең бик яхшы кеше ул, борчы
ласы түгел. Кара, бер үк иреннәреңне салындырып ма
ташма. Син инде дәү булып киләсең...
Мингазый абый мине үзенә тартып алып сөйде, аркамнан чәбәкләде.
— Бәхет килгәндә кул җәеп торырга кирәк. Кара
чием, әниеңне кыерсытма. Акыллы бул...
Мин өйгә кердем. - Мингазый абый пычак кайрап калды,— дидем.
Газизә апа миңа елмаеп карады. Күзләреннән минем йөземә чаткылар килеп төште сыман. Мин инде әле «бая гына елаганымны оныткан идем. Мингазый абый .миңа ниндидер көч, ниндидер яңа хис биреп җибәргән кебек иде. «Син инде ир-егет булып киләсең»,— дип әйтте ич ул миңа... Мин шул сүздән соң бераз үсеп тә киткән кебек булдым.
Газизә апа тагын әйтә куйды.
— Нәкъ әтисе, тамчыга тамчы да болай охшамас...
Әнием мине үбә-үбә сөйде, эшкә ярыйсың бит инде, улым,— диде.— Ә мин эчтән генә көләм. Алар әле, бу малай бүген туй буласын белми, дип уйлыйлар иде. Беләм, әнием, беләм. Йөрәгемә ут капкан, янам, ләкин -түзәм. Ә менә күз яшьләрем атылып чыгабыз дип кенә торалар. Нигә шулай күп икән алар кешедә?..
Бераздан соң йортта тавыклар гаугасы купты. Анда Мингазый абый .инде эшкә керешкән иде.
Әнием бәрәңге төя. Газизә апа мич янында кайнаша. «Кызурак ягасы булыр»,— ди. Бәлеш ут ярата, имеш. >Ә өстәлдә камыр җәйрәп ята. Ул һич кенә дә тик тормый. Я кулларын сузган кебек итә, я аякларын як-якка ташлый кебек. Әнием әледән-әле шул камырны бергә өеп-өеп куя. «Тик кенә тормас нәрсә. Бигрәк азып килә-•сең бит»,—ди.
Ә мин: «Нигә аза икән ул? — дип уйланам.— Әллә .мичкә кереп, кызарып күпереп, тәмле булып пешүдән куркамы?..»
Өйгә менә Мингазый абый да килеп керде. Ике ку-..лына ике тавык аскан. Башлары салынып төшкән, күзләре акаеп калган.
Мин курыктым. Әмма сиздермәскә тырыштым. Тавык боты бик тәмле диләр. Менә шулай үтерелгән кош .ите тәмле була микәнни? Әнием тиз генә тавыкларны алып тагаракка салды.
Гөлдерине яшермәгән булсак, ул да менә шулай :агарып калган күзләре белән миңа карап ятар иде. Шул кайгыдан мин үземне бөтенләй оныттым кебек. Дөнья-,да мин дә юк шикелле.
Мингазый абый елт кына миңа карап алды да:
- Карале, Җамалия, әтәчегез кайда соң? Эзли-эзлж литырап беттем, тапмадым. Юк, каядыр сызган булса кирәк.
Менә хәзер мин исемә килдем. Нәрсә булыр? Әнием. м;>рсә әйтер. Тагын эзләргә кушармы миңа Гөлдерине?' Тотып алып суй, диярме? Шулай дисә нишләрмен? Тәнем салкынаеп китте.
Шул чагында әнием:
— Читкә чыгып йөрергә ярата ул. Берәр йортка китеп
баргандыр әле,— диде.
Газизә апа да сүзгә кушылды.
— Әтәчләрнең кайсы гына тик ята соң? — диде көлә-
кнлә.— Тавыклар көнләшә белсәләр...
Әнием Газизә апага җәт кенә күз атып алды да, бармагын ирененә куеп, нәрсәдер ымлап күрсәтте. Янәсе» телеңә күп салынма, биредә бала бар.
- Ярар,— диде әнием,— бу юлы ике тавыкта җитеп;
торыр. Гөлдеригә дә чират җитәр...
- Шулай шул,—диде Мингазый абый,—берьюлы
барысын да кырып бетерергә димәгән. Нәселгә калсын...
Мингазый абый миңа күз кысып алды. Синең Гөл-дериең пычактан котылды, дип әйтте сыман. Мин елмайдым. Без бит ир кешеләр, бер-беребезне күз карашыбыздан ук аңлыйбыз.
ТУЙ АЛДЫННАН
Соңгарак безнең өйгә тагын әллә кемнәр килеп бетте. Барысы да безнең туган-тумачалар-иде бугай. Кайберләрең минем әле күргәнем дә юк иде. Сүз арасында әниемә бәхет телиләр, миңа да ниндидер-матур язмыш юрыйлар. Мин аңлыйм да, аңламыйм да. Сизенәм, бүген бездә бик зур эшләр булачак. Туй дигәннәре шулай башлана торгандыр инде.
Әти авырган чакта гел безгә килеп йөргән кара шәл-лг карчык та түр башына менеп утырган, иреннәрең кебек гел селкетеп тора, чыбык шикелле бармак-
лары белән җепкә тезгән төймәләрне бер алай, бер бо-лай тарта. Төймәләре матур, әллә карчык шулар белән уйнап утырамы? Үзе әледән-әле сөйләнә.
— Җамалия кызым, бер дә генә борчылма,— ди.—
Менә дигән итеп яшәрез...
Нишләп алай әйтә ул? Их, хәлемнән килсә, мин ул бөкре карчыкны моннан очыртып кына чыгарыр идем. Ул бит теге вакытта минем әтиемнең йөзенә төкерә-тө-жерә утырган иде. Өшкерә, имеш. Өшкерү шулай буламыни?
Минем уйларымны әнием бүлде. Ул, карчыкның сү-.зенә каршы нәрсәдер әйтергә тиеш иде, күрәсең.
— Рәхмәт инде, Сәрвәр абыстай,— диде.—Үземнән
>битәр, балама ата табылды. Кем белсен, бәлки, утка
.-керәмендер...
Шунда бер хатын:
— Телеңнән җил алсын бу сүзеңне,— диде.— Бәхете-
щә ачык йөз белән кара. Бер дә кайгырасы түгел...
Әнинең шул инде, минем хакта берәр сүз чыга калса, шундук күзләре җепшекләнә башлый. Аннан соң минем .дә күзләремә яшь килә.
Әнием еламаска тырышты, иреннәрен кысты. Бераз тынып торгач карчыкның колагына нәрсәдер пышылдап әйтте. Карчык миңа карап алды. Минем турыда сөйләштеләр, билгеле. Янәсе, бу сүзләр калып торсын әле. Баланың кәефе бозыла күрмәсен.
— Улым, оныта язганмын, безнең тозыбыз аз икән,
.җәт кенә алып кайт әле, — дип, әнием миңа берничә
көмеш тәңкә тоттырды.— Үзеңә конфет та ал,— диде.
Мин урамга чыктым. Чү, ни булды миңа? Мин бит ;чыннан да ир булып киләм түгелме? Әнә нәрсәләр -ишеттем. Тирә-ягыма каранам, нигәдер бар нәрсә дә үзгәргән кебек. Әнә каен башына бер көтү чыпчык кунган. Мин аларны да яңа гына күрәм шикелле. Алар элеккеге кебек чырылдашмыйлар, үзара сөйләшәләр сыман. «Туй •була, туй була!» дип миңа кычкыралар шикелле.
Ә мин нигәдер оялам. Юлда очраган кешеләр дә ничектер миңа гаҗәпләнеп карыйлар төсле. Мин йөгерәм,
(Ч1ГОМ яна, авызым кипшенә. Их, беркемгә дә күренмәс-к,| иде. Туй да булмасын иде, әнием дә кияүгә чыкмасын иде1. Яшәр идек әле. Миңа ата булыр кеше тапкан,, имеш...
Кибеттә берничә хатын-кыз нәрсәдер алып маташа иде. Мине күрүләре булды, телләрен йоткан шикелле м,м1ып калдылар. Әй болар миңа карыйлар, әй карый-.п.чр. Бер дә күрмәгәннәр диерсең.
- Нәрсә кирәк, улым Сабир? — диде кибетче абый.
- Тоз!
- Тоздан башка туй буламы соң? — диде бер хатын көлә-көлә.
— Иң кирәк нәрсә тоз инде дөньяда,— диде икен
чесе...
Тагын кем, нәрсә әйтер икән? Юк, әйтеп өлгермәде-лор. Кибетче миңа тоз үлчәп бирде.
— Булды, энем, элдерт өеңә,— диде.
- Конфет аямыйсыңмыни? •— диде тагын теге хатын
нарның берсе. Янәсе, туй көнендә малайларга бүләк
тиешле. Шул мәлдә ул хатынның тешсез авызын күреп
ллдым.
- Конфет ашаган кешенең тешләре коела,— дидем
мин, кибеттән чыгып барышлый. Кибетче көлеп калды.
Нигә көлә торгандыр, дөресен әйттем ләбаса.
Кинәт телемне тешләгән кебек иттем. Нигә мин бэ-лай сөйләштем әле? Әни ишетсә, колактан тартыр иде. Юк, тартмас иде. Ул хатын бит мине дә, әниемне дә туй дия-дия мыскыл итмәкче иде. Менә үзеңә дә эләкте...
Өйдә мәш киләләр. Казан гөлдер-гөлдер кайный. Анда тавыклар пешә. Табаларда нәрсәдер чаж-чож итә. Тәмле аш исләре борынны кытыклый. Ни әйтсәң дэ, туй күңелле эш икән. Кыз-хатыннар бер чыгалар, бер .керәләр. Анысын алалар, монысын куялар.
Ә теге карчык... әнә инде ашап та утыра. Аңа нәр-сэдер салып биргәннәр. Ул:
— Телеңне йотарсың, телеңне йотарсың,— дип мы
гырдана. Ашыгыз бик уңган, янәсе.
Мин әниемә карыйм. Биредәге хатыннарның бары-
сыннан да матуррак минем әнием. Әнә аның йөзе алсуланып, янып тора. Күкрәгенә ике алма яшереп куйган шикелле. Кызлар нечкә билле була дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Минем әнием дә нечкә билле!
Әнием минем күз карашларымны сизеп алды бугай. Ул шул алсу йөзен балкытып миңа карады, елмайды, ә миңа рәхәт, рәхәт булып китте. Мин дә елмайдым. Без шулай бер-беребезгә тик үзебез генә белгән серләребезне әйтештек кебек.
Ә Газизә апа нинди! Төен шикелле бөтерелеп кенә йөри. Толымына үреп элгән чулпылары чалт-чолт итеп кенә тора. Әнә ул бәрәңге якмышлары ясый. Кулларына күз иярми. Өстәлгә якмышлары тезелеп кенә бара...
Кинәт моңлы гына азан тавышы ишетелә башлады. Өйдәшләр эшләреннән бермәлгә туктап тынып калдылар. Авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырдадылар да, барысы да берьюлы амин тоттылар. Сәрвәр зби яңадан кулларына тәсбихын алды.
— Җомгадан соң мулла абзыегыз да, мәэзин дә бире
керәчәкләр,— диде.— Табынны әзерли башларга да ва
кыттыр дип беләм...
Ни булды? Кинәт хатыннар барысы да тәрәзә пәрдәсен күтәреп, яшеренеп кенә урамга карадылар. Ә урамда таякка таянган карт-корылар да, яшь кенә егетләр дә, берәмләп тә, икешәр-өчәрләп тә мәчеткә баралар иде.
— Әнә, әнә,— диде әнием,— ул үзе...
Әнием шуннан соң бер генә сүз дә әйтмәде. Ул, күрәсең, хәзер «әнә үзе» дигән кеше турында үз ахирәтләренең фикерен ишетергә тели иде.
Сәрвәр әби дә тәрәзә төбенә килде.
? Сылу кеше. Алла сүзен бик тә ихтирам итә. Чит
якларда да җомга намазын калдырмаган, яучы булгач
барысын да белештем. Төсе белән булмаса да, эше бе
лән Җамалиягә тиң булсын, дидем... -
? Буй-сыны ярыйсы гына күренә,—• диде Газизә апа
да сүзгә кушылып.— Тик менә чит якларда торулары
гына...
Сәрвәр әби эләктереп алды:
— Алла язган булса, берни кылыр хәлең юк, кызым.
Мәхәббәт кая да бер...
Тукта әле, дидем мин эчтән генә, болар бит минем булачак атам турында гәпләшәләр. Мин дә тәрәзәгә барып төртелдем. Әнә ул, әйе, үзе, минем буласы атам, Хәйрулла абый. Әлеге бәрәңге борын. Ул бик ыспай атлап бара. Гәүдәсе төз. Башында кара түбәтәй. Өстендә камзул. Күлмәге тезенә җитә язган. Аякларында галошлары ялт-йолт итеп тора...
Гаҗәп. Аны беркем дә ямьсез димәде. Беркем дә аның борынына күз салмады. Кып-кызыл чәчләренә дә беркемнең дә исе китмәде. Әллә ул миңа гына шулай ямьсез булып күренә микән?..
Кинәт әнием мине чыбылдык артына чакырып алды.
— Улым, киенеп җибәр,— диде.— Җомга көн пөх
тә йөрү тиешле.
Мин киендем. Бәйрәмнәрдә генә кия торган бердәнбер күлмәгемне киеп җибәрдем. Ә күлмәк кыскарып калган, җиңнәре дә терсәктән генә диярлек. Чалбар балакларын да кисеп алганнар кебек. Әнием мине әйлән-дереп-тулгандырып карады да:
— Үскәнсең бит, балакаем,—диде.— Үскәнсең, кием
нәреңә сыймый башлагансың...
Мин шатландым. Ә әнием, шундук елый да башлады...
— Тиз булыгыз,— дип эндәште Газизә апа,— баланы
ашатасы да китәсе булыр...
Сизенәм, мине мәҗлес вакытында каядыр «яшереп» торырга уйлыйлар болар.
Әнием минем күзләремә карады. Янәсе, мин нәрсә әйтермен икән? Киреләнеп маташмаммы? Киемнәремә •сыймаслык «ир» булып китсәм дә, минем бит әле «кәҗәләрем» үз янымда иде.
Башка чакта мин әле шәйләп караган булыр идем. Бу юлы сүзсез генә риза булдым. Моның үз сере бар иде. Мулла абзыйдан мин котым алынып куркам. Ул йит өстенә ямаулы бишмәт, аякларына чабата киеп йөрми. Аның чапаны ямь-яшел, гөлт-гөлт итеп ялтырап тора. Башында тубал чалма. Аякларында читекләр, шулар өстенә күн кәвешләр дә кигән. Кулында чукмар башлы таяк. Үзе юан, зур. Безнең кечкенә генә өебезгә ул ничек сыяр икән?
Без, малайлар, аны урамда күреп алсак, төрлебез төрле якка сибелешеп кача торган идек. Аның буе-сыны безне шулай куркыткан, күрәсең.
Исемдә әле, бер вакытны шулай мулла абзый, каядыр узып барышлый, мине качкан җиремдә тотып алды.
— Син, малай актыгы, нигә миннән качасың? —
дип, таягы белән корсагыма төртте...— Мин бүре түгел,
ни өчен миннән куркасың? — диде.
Мин телемне йоттым кебек. Тез буыннарым калтырый башлады.
Ә мулла абзый сөйли торды:
— Мине күрдеңме, каршыма йөгереп килергә кирәк.
Әссәләмәгаләйкем, мулла абзый, дип сәлам бирергә ки
рәк. Китап шулай куша. Яле, әйтеп карале...
Мин, иреннәремне бөрештереп, авыз эчендә телемне арлы-бирле йөртә-йөртә, әссә, вәссә, мәссә галәйкем, дип чак-чак кына әйтә алдым.
— Балта тел,— диде мулла абзый,— мәдрәсәгә кил
гәч мин сине бик ипләп кенә өйрәтермен,— дип мыгыр-
дый-мыгырдый китеп барды.
Мин ул сүзне әле дә әйтә белмим. Шуңа күрә мулла абзый белән очрашу минем өчен бер дә хәерлегә. түгел. Тагын теге сүзне әйт дип бәйләнсә... Аның күз алдыннан югалып тору яхшырак иде.
ТӨНГЕ ҖЫР
Бераздан соң мин инде Газизә апалар өендә утыра идем. Беренче генә килүем түгел, мин биредә еш булам.
Газизә апаларның сыерлары бар. Мин бире килгән саен туйганчы сөт эчәм. Чүлмәк белән өйгә дә алып кайтам. Аларның әле бик матур мәчеләре дә бар. Килеп,
кердем исә, мине танып ала. Сәке астыннан ниндидер <юр йомгак чыгара да минем каршыма ук тәгәрәтеп китерә. «Әйдә уйныйбыз», дип әйткән сыман, күзләрен
жемелдәтә.
Биредә минем үз әбием дә яши. Дөресрәге, бу өйдә минем әнием дә туган. Әбием бик карт инде. Аякларым сызлый, йөрүләре бик авыр, ди. Хәзер ул көннәр буе чыбылдык артында бер ялгызы гына утыра. Эндәшми д;>, сөйләшми дә, тик ара-тирә әкрен генә ютәлләп куя. Менә хәзер дә ул тыныч кына йоклый әле.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Язмышка Юл - 2
  • Büleklär
  • Язмышка Юл - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4697
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1981
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    62.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Язмышка Юл - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4471
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1835
    40.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.