Latin

Венеция

Süzlärneñ gomumi sanı 2939
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1659
38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
I
Бу — Италиядәге Венеция түгел, Агыйдел буендагы Венеция. Чагыштырырга һич җыенмыйбыз, икесе дә матур, ләкин икесе ике төрле матур. Бер ягыннан Агыйдел, аның янында кызлар кесәсеннән төшеп калган түгәрәк көзге кебек ялтырап яткан күлләре, әрәмәлекләре: икенче ягыннан — ка-ралты-кура артындагы бәрәңге бакчаларының киртәләренә үк орынып торган, аркылыга дүрт-биш километрга сузылган, буе, мондагы кешеләрнең үз сүзләре белән әйткәндә, «үлчәп күргән адәм баласы әлегә табылмаган», карагайлы нарат урманы белән уралган бер генә урамлы, бер очыннан күкәй тәгәрәтеп җибәрсәң, билләһи дип әйтәм, ватылмыйча икенче очына тәгәрәп җитәрдәй тигез, яшел чирәмле бер генә урамлы бу кечкенә авылны ничек Венеция-димәссең! Хәер, мин моннан унбиш-егерме ел элек күргән Венеция турында сүз алып барам, башка җирләрдә үзгәрешләр-яңарышлар тулып ятканны, әллә ул авылны гына шул хәлендә калдырганнардыр, дисезме? Бу як татарлары аны «Венеция» дип түгел, үз авызларына җайлаштырып, «Бинитсия» дип йөртәләр. Бер уңайдан, бу кечкенә авылга мондый купшы исем кайдан килгән? дигән сорауга җавап биреп үтик. Кайчандыр, шуннан ерак түгел зур бер авылдан күчеп утырырга теләк белдергән крестьяннар, соклануларын эчләренә яшереп, ә крестьянга хас сагаючанлык тойгысын үтә селкеп, әйткәннәр, имеш, җир кисүче землемерга:
— Урман да күл, болынлык та әрәмәлек, әпәйне кайда — агач башында үстерербез микәнни соң без? — дигәннәр, имеш.
Хәер, землемер дигәне дә төшеп калганнардан булмаган, крестьян мутлыгына каршы укымышлы кеше җорлыгы белән җавап кайтарган:
— Таптыгыз кайгыртыр нәрсә. Әпәйне сезгә күршеләрегез игеп бирер, ходай бөтен кешегә дә кулын туфракка манып әпәй үстереп чиләнергә димәгәндер. Зато будете жить как в Венеции.
Землемерның икмәк үстерү турындагы көфер сүзләрен бик үк ошатып бетерм-әсәләр дә, «зато будете жить как в Венеции», дигәне ошаган боларга. Чын булса әгәр, әнә шуннан тагылып калган, имеш, ул «Бинитсия». Чынлап та, без барып йөргән елларны бу авыл кешеләренең икмәк үстерү белән әллә ни мәшәкатьләнгәннәрен күрергә туры килмәде. Кайдадыр урман артындагы, үзләреннән җиде километрдагы зур колхозның бер бригадасы саналган Венеция кешеләре шул тирәдә, урманнар-күлләр арасында кысылып калган кыйпыл-чык-кыйпылчык җирләрдә селкенсәләр аз-маз селкенгән булалар да, шуның белән шул, вәссәлам! Аның каравы печән чабарга, печән киптерергә, богыл куярга алардан да маһир кеше юктыр. Җитмәсә, су буе булудан файдаланып, колхоз зур каз-үрдәк фермасы ачып җибәргән, хатын-кызларның күбесе шунда чуала, ир-ат теге ярдагы райүзәк белән бу як арасында Агыйдел аркылы паром йөртә, шул паромга утырып райүзәк учреждениеләренә хезмәткә чабучылар да юк түгел—Венеция халкы укымышлы халык. Урманга орынып торгач, йорт-җир яхшы, җәен дачниклар кертеп — алардан да каералар. Көндез каравылчыны сыйлап, төнлә урманнан бүрәнә тарттыручылар да бар, кыскасы, көферлегеннән курыкмыйча әйтсәк, адәм дигәнең бер икмәк белән генә тамак туйдырамыни!
Италиядәге Венециягә балаларны төяп йөрү читенгәрәк килердәй булгач, юлы ансат, акча да күп чыкмый дип, сугыш арты өзек елларны без берничә җәй чираттагы ялларыбызда, балаларны һәм иске-москы чемоданнарыбызны төяп, әлеге шул Агыйдел ярындагы Венециягә китә торган идек. Рәттән берничә җәй түгел, һәр җәй рәттән бара башласаң, бу агайларның җилкәләре калындыр, ахрысы, җәй саен крутка (алар үзләрен курорт дип саныйлар) килмәсләр ие, дип, тоткан өчен акчаны күбрәк каеру ягын карыйлар. Ә безнең, аллага шөкер, бала-чага күп булса да, акча ягы һәрвакыт исәпле була торган иде. Аның каравы бездә хәйлә күп, бер җәйне Венециянең яшел урамына барып коелсак, икенче җәйне Мишә буендагы шундый ук бер генә урамлы Кызыл Яшьләр авылын «крут» ясыйбыз, өченче җәйне хатынның әти-әниләренә, ягъни минем каенатайларга кайтып егылабыз — ул чагында муенга тәре итеп тагылган бакча-ләгънәт төшкересе юк, отпуск акчасы, майда йөзәрлек үк булмаса да, серне сынатмаска җитә, аның каравы исеме ничек яңгырый: «Крутник апа!», «Крутник абый!».
II
Югарыда бер әйтеп үтелгәнчә, Венециянең һәр йортында диярлек дачниклар була, элеккерәк елларда монда кымыз да ясый торган булганнар, бәлки шуннан да ияләшеп калганнардыр. Бигрәк тә табигате, Агыйделе дигәндәй, һәрхәлдә монда отпуск акчасын туздырырлык кына мөмкинлек бар иде. Бер ияләшеп алган кешеләр ел саен диярлек киләләр, әле кайлар-дан гына: Уфадан, Казаннан, Свердловскидан, Златоусттан, Салаваттан, хәтта бер җәйне Ташкенттан ук кайтып торучы бер гаиләне дә әйттеләр. Вакытлыча күз алдыннан узып киткән ул кешеләрнең барысын да, әлбәттә, хәтердә саклап булмаган, әмма Уфадан килеп торучы Мөнәвәр Сәгыйтев дигән агайны һич кенә дә онытасым юк. Беренчедән, алар безнең күрше йортка гына төшәләр, үзара кереп-чыгып хәл-әхвәл сорашып, тоткан балыкларыбыз белән мактанышып йөрибез. Икенчедән, Мөнәвәр абзый гаҗәп җор кеше— сөйләшергә, көләргә, көлдерергә ярата, төрле маҗаралар уйлап чыгарырга оста. Хатыны Таифәттәйгә килгәндә, анысы— картының киресе, авызыннан сүзен тартып ала алмассың, фантазиясе бөтенләй эшләми, нәрсәне күзләре белән күрә— шуның белән яши бирә. Әмма карты сөйләгәннәрне—инде ничәнче кабат ишетүе булмасын—бирелеп, ышанып тыңлый, хәтта -эреп киткәндәй була. Кайчагында: «Юктыр ла!», «Син бу юлы бөтенләй киртә сикердең, әтисе»,—кебек кыска-кыс-ка репликалар кыстыргалап куйса да, ай-һай ла, бу аның картына каршы төшәргә җыенуыннан яки аңарга ышанмавыннан түгел,^киресенчә, бу аның карты-тел бистәсенә үтә мөкиббән киткәнлегеннән иде булса кирәк.
Мөнәвәр абзыйның урманга яки балыкка барганда, кагылу-сугылудан яки шырпы керүдән һич курыкмыйча, яланаяк йөрүен күреп инде исебез китми башлаган иде, бер заман ул авыл урамында да яланаяк йөрергә тотынды. Зур һәм сөякчел тәпиләре катып бетте, алай-болай кыек атып туры тидерергә маташучы берәр адәм сүз катса, картның җор җавабы әзер:
— Хөрлек ярата минем тәпиләр. Гомер итеп, кыйшык атлаганнары булмады, шушындый рәхәт җәйдә дә аларны ботинка дигән зинданга ябып куярлык сәбәп күрмим!—дип кенә җибәрә.
Аннары беркөнне ул, берәү белән дә киңәш итешеп тор-мастан, чалбарының балакларын кисеп ташлады. Шорт дисәң—шорт чыкмаган, чалбар дисәң — чалбарлыгы калмаган иде. Ботны каплаган, тез күзләрен каплаган, ә ябык һәм йонлач балтырлары шыр аязда. Әйтә башлагач, моңарга да җавабын тапты:
— Өфедә җыйган раматизны көйдереп калырга исәп, җәе бик шәп, дачага акчасы барыбер түләнгән, — дип кенә җибәрде.
Тагы бер кызык ягы: алтмышның өстендә булуга карамастан, гел малайлар белән булаша. Балыкка дисәң — көтүе белән аларны тагып китә, җиләккә аларны ияртеп йөри. Бик тә үзләшеп китүләре булдымы, әллә картның бертөрлерәк уза башлаган дача тормышыннан махмырлавы шуңа китердеме, бер кичне бу капка төбендә олы-кара белән әңгәмә сугып утырганда, урамнан шаулашып узып баручы бер төркем малайны — үзе ише ялан тәпиләрне күреп алды. Күреп алуы булды, олылар белән әңгәмәсен шундук өзеп, тегеләрне бармак изәп үз янына чакырып китерде. Әйтте бу каршысына килеп баскан малайларга:
— Бишәр тиен акча эшләп аласыгыз киләме, тишек борыннар? — диде.
Малайлар, чамалыйсыздыр, фантазер халык, Мөнәвәр абыйларының сәер гадәтләрен белеп бетергәннәр, шундук колаклары торды.
— Әнә анда Шәмсеҗиһан кортканың бер тавыгы әтәч булып кычкырырга маташа башлаган, — дип тотынды Мөнәвәр карт, җиңел генә аяк өсте торып басып. — Йортка афәт чакыра азгын тавык, ди Шәмсеҗиһан әбиегез. Тотып суйдырырга икән исәбе дә, тавык, ләгънәт, корткага тоттырмый икән.
— Барып шуны тотып бирергәме? — дип, җиңнәрен үк сызгана башлады малайлар арасыннан бер түгемсезрәге.
Олыраклар да моңа үз мөнәсәбәтләрен белдермичә кала алмадылар. _
— Уйлап чыгара карт, хәер... Тиктормас җан.
Бу чаклысын ук Мөнәвәр агай ишетмәгәндер, дип уйларга да мөмкин иде, ишеткән икән. Малайларны җыеп китә башлагач, тукталып, безгә — олылык күрсәтергә тырышып, капка төбе эскәмиядә утырып калган «сакаллы сабый»ларга борылып, әйтте бу:
— Ник исегез китте, җыелып барып, кортканың бер борчуын алып ташлыйбыз икән... Тәмам вәсвәсәләнгән бит Шәмсеҗиһан кортка.
Ә малайларга нәрсә? Ник шунда ата шайтанның үзен тотып китерергә кушмыйлар. Мөнәвәр абзыйлары белән булганда, алар бөтенесенә әзер. Җитмәсә тагын, биш тиен акча кулга керергә торганда! Авыл малаена күктән яумый бит ул биш тиен. Биш тиенгә, теге як ярга чыгып, ике стакан морс эчәргә була, аннары әле чөеп уйнарга да кала!
III
Аннары аны бидон тоттырып Агыйдел аръягындагы Дүртөйле ягына кымыз алып кайтырга җибәрәләр. Юк, җибәрмиләр, ул үзе китә. Гомумән, ул тик торуны белми. Печәнгә төшкән чак туры килсә, колхозчыларга печән җыешучы ул. Фермага барып, кошчылар арасында мәйханә килүче ул. Урман юлында нәни арба тартып, чыбык-чабык алып кайтучы берәр карчыкны күрсә, бара торган юлыннан бүленеп, тегенең йөген тартышучы да ул. Хатыны Та-ифәттәйгә булышу ягына китсә, анда аның ялан тәпиләре тыпырдап кына торалар. Бигрәк тә урманнан нарат күркәсе җыеп, самовар кайнату, табын әзерләү, ризык, савыт-саба ташу дигәндә... «Ташу» дим, чөнки ул көндезге чәйне бервакытта да өйдә яки веранда-фәләндә әзерләтмәс. Озын бәрәңге бакчасы читләтеп салынган сукмактан йөгерә-йөгерә, бөтен кирәк әйберне элек өйдән урман буена, чәй эчеп туйгач, урман буеннан өйгә үзе ташыр. Инде үзегез уйлап карагыз: шундый җиңел сөякле Мөнәвәр абзагыз, Дүртөйле ягына чыгып, Таифәсенә кымыз алып кайтырга кеше кушканны көтеп торыр дисезме!
Бу сәфәре вакытында, паромда да аның төрле мәзәкләр тудыргалавын әйтәләр, ләкин безнең үзебезгә, мәсәлән, аның белән паромда очрашырга туры килмәде, кешедән генә ишеткәнне күрдем дип әйтә алмыйм — Мөнәвәр абзыйга гайбәт булып төшәр дип куркам.
Ә менә аның урман буенда, самовар морҗасыннан куе төтен чыгарып, нарат күркәсе белән чәй кайнатканын, шул арада урманнан савыт тутырып мөлдерәп пешкән каен җиләге җыеп чыгарга да өлгерүен һәм бигрәк тә карчыгы Та-ифәттәй белән кара-каршы утырып урман буенда, чирәмлектә тирләп-пешеп чәй эчүләрен күреп китү, мотлакан, кирәк. Ай-һай, тәмле итеп эчәләр дә соң алар чәйне! Бу сиңа: «Икене эчсәм, күпкә китмәс микән?» — дип үзеңнән үзең шүрләп эчү түгел инде, бу — шундый эчү: Таифәттәй ясый тора, Мөнәвәр абзагыз коя тора. Самоварның гөжләве басыла төшсә, аптырарга түгел, нарат күркәсе шунда гына, ис чыга дип куркасы юк, сахраның түшәме биек, чыга бирсен. Утырып эчә-эчә ялыгып китсә, Мөнәвәр абзагыз ул якны да алдан ук күздә тоткан, алып чыккан мендәр, шул мендәргә янтаеп барып төшәр. Әлеге кыска балаклы йонлач сыйракларын берсе өстенә икенчесен атландырып куяр, текәлер зәңгәр күккә, ятар шулай беравык дәшми-тынмый, һәм аннары, теле белән генә түгел, бөтен күкрәге, бөтен барлыгы белән куанып көйләп җибәрер:
— Әй, бичәкәем-җаныкаем, бармы икән бу дөньяда синең белән миннән дә бәхетле җан ияләре, ә? Күр әле, күр, бит очларыңа хәтле кызарып китте ич, хикмәти-хода. Нилектән шулай дип беләсең син? Бәхетең күплектән бу. Мөнәвәрәң яныңда сайрап утырганнан.
Шунда инде аның күзенә кем дә булса берәр адәм чагылмасын — балта кыстырып, урманга китеп баручы ир-атмы, күздән югалган оныгын карый чыккан әбиме, мольберт күтәреп этюд төшерергә йөрүче берәр художник кисәгеме — кемнең кемлегенә карамас, каршы торуга юл куймас, һичшиксез, чәй табынына чакырып утыртыр һәм, әлбәттә, беренче сүзе дөньяга сокланудан башланыр:
— Күр әле, адәм баласы, бу хозурлыкны син! Дөнья җәннәте бит... Урманы дисәң, өстеңә авып тора, ылыс исе синең үпкәңдә, ылыс исе синең үкчәңдә, ылыс исе әнә Таифә еңгәегезнең бит очларында... Бу сиңа путевкага дөнья тиклем акча түләп, ваннага шешә белән җылытып тамызган ылыс өресе түгел инде.
Кыскасы, бик рәхәт иде, суга җибәргән балык иде Мөнәвәр карт бу Венеция туфрагында. Ләкин һәрнәрсәнең бер чиге булганы кебек, аның да бу рәхәтлегенә чик куелды.
IV
Алдан хәбәр итү булгандырмы—кинәтлегенә караганда, ансыз да бик ихтимал—боларга Өфенең үзеннән утыз өч яшькә хәтле өйләнми йөргән буйдак малайлары килеп төште. Ялгыз үзе генә түгел, музыкант халык икән, үзе хәтле диярлек виолончеле белән. һәм... картларны иң сискәндергәне: нечкә билле, үтә дә нечкә билле, кул тырнаклары гына түгел, аяк тырнакларына хәтле алсуга буялган, күз төпләренә, кабакларына, керфекләренә вагоны белән буяу сылаган, кызыл чәчле, җыеп кына әйткәндә, энә карагынарак охшаган бер кыз ияртеп килеп төште. Тәфсиле соңыннанрак һәм, әлбәттә, бик төпченү аша гына беленде: барып чыкса әгәр, әнә шул «энә карагы» утыз өч яшьлек егетнең кәләше һәм Мөнәвәр абзый белән Та-ифәттәйнең килене булачак, имеш, инде. Хәер, алда нәрсә булыр—анысын күз күрер, буяулы кыз да музыкант кисәге икән, бергә шунда кычкыртырлар, бүгенгесе көндә Мөнәвәр абзыйны аптырашта калдырырдай бүтән сәбәпләр күренгәләп тора. Килгәннең икенче көнендә үк иң элек мондый хәл булды. Бу тирәнең шәһәр кунакларына күрсәтердәй биһуш урыны итеп, Мөнәвәр агай Агыйделнең «Каз муены» дип атала торган урынын мактарга тотынды. Янәсе, ерак барасы да түгел, урман аркылы гына чыгасы, булыр-булмас өч-дүрт километр үтәсеме икән! Аның каравы кояш чыккан вакыттагы урманны күрү үзе ни тора. һавасы дисәң һавасы, вакытындарак барып утырсаң, балыкны да, янәсе, савып кына торасың. Үзе сокланган табигать күренешләренә башкаларны да сокландырырга тырышканда, сүз эзләп кесәгә керми инде Мөнәвәр карт. Беравык паузадан соң, яңадан исенә төшереп булса кирәк:
— Әле сезгә шунысын әйтмәгәнмен: алдан ук гудогын кычкыртып, берсе икенчесе узганны көтеп тормаса, кара-кар-шы ике пароход та узып китәлми аннан. Юкка гына «Гусиное горло» түгел инде, апайларым, — дип тә өстәде.
Бу чаклысын ук әйтмәгән булса да ярыйсы икән. Малае әтисе сүзләрен, уенга алгандай, колак яныннан гына уздырган булды:
— Пароходларны әйтәм, берсе икенчесенә бәрелеп, катастрофа була калса, соңыннан безне шаһитлыкка тарттырып йөдәтмәсләр микән? — дигән булды, авыз чите белән генә көлеп.
Ияреп кайткан кунак-нечкәбил чын-чынлап әйтә куйды:
— Берәр транспорт йөрмиме соң ул «Гусиное горло» ягына? Мин каршы түгел барырга. Только бик иртә кузгалырга не обещаю.
«Берәр транспорт», «Иртә кузгалырга не обещаю» — бу сүзләр Мөнәвәр картның башына суккан кебек булдылар. Болар шул тегеләйрәк икән, дип уйлап куйды ул, тегеләйрәк дигәнен рәтләп үзе дә аңлап бетермәстән. Кыскасы, «Каз му-ены»на сәфәр барып чыкмады. Ә Мөнәвәр агайга барып чыккан кебек күренгән нәрсәләр яшьләргә ошамый иде. Мөнәвәр агайның башка хөрриятләренә дә чик куелды. Балагы киселгән чалбар очты. Яланаяк йөрергә ярамый башлады. Урман буена чыгып, паласка кырын төшеп, озаклап-озаклап чәй эчүләр төштә күрергә генә калды. Чәйне хәзер верандада, өстәл артында, анда да икешәр генә чынаяк эчәләр — күпкә китсә некультурный булып чыга, имеш. Чәй эчкәндә телгә ни килсә шуны лыгырдап, шаулап утырырга ярамый — шулай ук некультурный була. Әмма кайчакларда ычкынгалап киткәли карт һәм шундук, ярамаган эш эшләгән малай кебек, шелтәсен дә ала.
— Как море широкое... Как горе банальное, — дип, матур иреннәрен чак-чак кына бөрештереп, көлеп куя киленлеккә кандидат. Ул моны, әлбәттә, Мөнәвәр абзыйга турыдан-туры бәреп әйтми, ул моны болай теленә килгән бер сүз итеп кенә әйтә. Аның каравы нәзакәтле кунакны ярым сүздән дә аңлый торган кеше — утыз өч яшьлек кияү егете ачыктан-ачык әйтә:
— һаман бер истинаны кабатларга туры килә, папа: когда я ем, глух и нем.
И кызык та икән соң бу культурный балалар үстерсәң!..
Ничә әйтсәң дә бер сүз: тәүфыйкка утырды Мөнәвәр карт, культурный балалар кайткач. Әле ничек кенә утырды! Иң читене бичарага: теленә килгән шук сүзләрне әйтмичә тыеп калдыру иде. Элек тә әллә ни итләч кеше түгел, яшьләргә ничек тә ярарга тырышып, ул тәмам корышып калды. Кунаклар кайтып, ике атна торган арада, аның авызыннан, элеккеге җор телле шук Мөнәвәр карт авызыннан, чыкса адәм рәтле бер шуклык бәреп чыкты. Анысы да, шуклыктан бигрәк, соңгы чиккә җиткән гаҗизлектән туган үтле бер ачыну белән әйтелде шикелле. Әлбәттә, үзенекеләргә түгел, үзендәге кунак-нечкә билләргә алай каты бәрелергә мемкинме соң! Бөтенләй гөнаһсыз кешегә, минем малайга эләкте картның бу ачынуы. Минем тугыз яшьлек Рәшит алар йортындагы малайга ияләшкән, бер-берсенә гел кереп-чыгып йөриләр иде болар. Гадәт буенча, беркөнне җилкапканы каерып ачып кереп бара икән малай, болдырда каланчадай басып торган Мөнәвәр карт:
— Яп капканы тизрәк, ишегалдына чебен кертәсең ич, — дип кычкырмасынмы!
Атылып чыкты малай бер заман — еларга да белми, көләргә дә. Еларга җитешүе — гомердә тавыш күтәрмәгән Мөнәвәр абзыйсының шулай кычкыруыннан. Көләргә азаплануы шуннан — һаман логикасына ирешә алмый азаплана малай. Җилкапка, ишегалды дигәннең өсте ачык, төбе тишек, янәсе, капканы тиз япмасаң, чебен керә. Ничек аңларга икән соң моны?
Шуннан өч-дүрт ел узгач, без төялешеп янә Венециягә җәйге ялга килдек. Әйләнә-тирә шул элекке хәлендә, Агый-дел аркылы паром туктаусыз йөреп тора, җәй саен килә торган үз «крутниклары» быел да килгән, тик Мөнәвәр абзый гына юк, ишетүебезгә караганда, ул бичара узган кышны инфаркттан дөнья куйган икән. Болай үзе бөтен нәрсә үз урынында, хәтта кайбер яңарышлар булуга да карамастан, дөресен әйтергә кирәк, уен-көлкеле, җор телле Мөнәвәр абзый булмагач, Венециягә нидер җитешмәгәнлек бик-бик сизелә иде...
Җәй урталарында, гадәттәгегә караганда шактый соңга калып, Сәгыйтевнекеләр дә килеп төште, шул элек туктый торган йортка ук тукталдылар. Әлеге шәп киенә торган виолончелист теге вакытта ияртеп килгән кызыл чәчле, буяулы тырнаклымы хатын итеп үк алган, ике яшь ярым чамалы малайлары да бар, үзеннән-үзе аңлашыла, ал тырнак хәзер инде, теге вакыттагы кебек, метафоралар белән сөйләми, аның бу гаиләдә дилбегәне кулында тотучы хөкемдар кеше булып әверелгәнлеге читтән күз салган кешегә дә сизелә иде. Эшләре дә җайлы куелган иде булса кирәк: Мөнәвәр абзый вакытындагы кебек, ат белән мышкылдап килеп төшмәделәр, такси китерде. Таксидан шактый гына әйберләр — төеннәр, кәрзиннәр, ящиклар төште, ләкин теге вакыттагы кебек нәфис чемоданнар төшмәде, музыка кораллары салынган футлярлар да күренмәде. Хәер, үз планнары үзләрендә булган икән, өч-дүрт көннән әлеге шул китерә килгән үк такси яңадан килеп, яшь әти белән яшь әнине алып та китте. Монда, табигать кочагында, инде хәзер «дәү әннә» дип йөртелә башлаган Таифәттәй белән аңарга иптәшкә татарча да, русча да рәтләп белми торган, бер өйдә берсенең тегеләй, икенчесенең болай эндәшүеннән миңрәебрәк, теле ачылыр-ачылмас тотлыгырга өлгергән бәләкәй Жоржик торып калды.
Таифәттәй өчен малай, әлбәттә, Жоржик түгел, Җәүдәт. Карчыкның монда килүе дә бик алай күңеле очынганнан түгел — шат рухлы карты белән пар күгәрчендәй гөрләшеп, якты җәйләрен уздырган бу истәлекле урыннарга телсез малай белән торырга килү аны әллә ни канатландырмаган иде булса кирәк. Шулай да күңелендә үзе генә белә торган җүләр бер өмете юк түгел: төрлечә эндәшеп башын бутамыйча, шушы бер-ике ай эчендә баланы саф үзебезчә сөйләшергә өйрәтеп булмасмы, дип хыяллана иде.
Хыялы — хыял урынында, әмма истәлекләр дә тынгы бирми, бигрәк тә бу тын почмакта карты белән уздырган бәхетле тигез көннәренең әле бер, әле икенче сәхифәсе искә төшеп, соңгы вакытларда болай да бөрешеп-кечерәеп калган Таифәттәйне әйтеп бетергесез тәкатьсезләндерә, үз эченә бикләгәннән-бикли бара иде...
Шул истәлекләр шаукымына бирелеп булса кирәк, үтә кояшлы бер көнне ул, истә-оста юкта җилкенеп, самовар күтәреп, урман буена чыгып китте. Нарат күркәсеннән ишле төтен чыгарып, самоварны кайнатты. Чынаяклар, ризыклар ташып, урман буе чирәмлеккә табын әзерләде. Әлбәттә, оныгы да шул тирәдә, аяк арасында гына чуала иде. Самовар шаулап кайнаганны сәерсенеп карап торды малай — моңарчы аның самовар дигән мондый төтенле әкәмәтне күргәне юк иде. Кайнап чыкты самовар, чәйнектә хуш исле чәй пеште — утыр да эчә башла хәзер. Ләкин нәкъ шул минутта малай кинәт юкка чыкты. Кем белән эчсен хәзер Таифәттәй?
— Кайда син, Җәүдәт балам? — дип, өтәләнеп, як-ягына каранырга тотынды әбисе.
Җир унтымыни, юкка чыкты малай. Әллә өйгә чаптымы, дип, тиз генә өйгә дә кайтып килде Таифәттәй — өйгә дә кайтмаган. Менә син шомлык! Яңадан урман буена чыгып, шул тирәдәге куаклар арасыннан эзләргә, тавыш бирергә тотынды карчык. Эченә шом йөгерде. Ниһаять, баланы саф үзебезчә өйрәтеп булмасмы, дигән хыялын да онытып, җитәр-җитмәс русчасы белән:
— Җүрҗик! Кди ти, алла каргаган нәмәкәй? — дип тиргәнеп тә карады.
Әбисен озак кына тинтерәткәннән соң, малай, «алла каргаган нәмәкәй», бер ал нарат күркәсе төяп, урман эченнән та-вышсыз-тынсыз гына килеп чыкты. Тавышсыз-тынсыз гына әбисенең аяк очына табышын китереп бушатты, аннары, шулай ук тавышсыз-тынсыз гына, әбисенең күзләренә бермәл карап торды. «Менә шул, бабуля! Тагын төтен чыгарабызмы теге әкәмәттән?» — дип сорый иде төсле аның сөйкемле, гөнаһсыз күзләре.
Юк шул инде, тагын кайнатмыйбыз «теге әкәмәт»не! Та-ифәттәйнең инде бөтенләй эчәсе килми, әзерләгән табынны сүзсез-өнсез генә җыя ук башлады. Алып чыккан чынаяк-са-вытларны өйгә кире ташырга тотынды. Самоварны, һич авырсынмыйча җилтерәтеп, .алып кереп китте. Күрәсең, урман буенда — сахрада эчеләсе чәйләр карты Мөнәвәр исән чакта эчелеп беткәндер. Шулай ук, баланы саф үзебезчә өйрәтеп булмасмы, дигән хыялы да барып чыкмас кебегрәк күренә карчыкка.
1972
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.