Latin

Велосипед

Süzlärneñ gomumi sanı 3604
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2008
34.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Исәнбай авылының М. абый сөйләгәннәрдән)
1 нче бүлек
Бу Сәпәрәйнең (аның чын исеме Сәфәргали) авызына , билләһи, шайтан төкергәндер. Тәнәфестә җыештыручы Мөшәрәфә апаның ишектә күренүе булды, Сәпәрәй җитди генә :
- Ни хәлләр соң, Мөшәрәфә апа, кәҗә тәкәңне суйган идең, бульоннар ашап буламы? – ди. Тегесе:
- Бульоннар ашарга тешләр юк әле,- дип, чынлап та тешсез авызын җәя. Без көлешәбез.
Беләм мин Сәпәрәйнең җыештыручы ападан нигә шулай көлгәнен. Узган атнада шимбә көн өч малай, бер кыз – мин, Сәпәрәй, Гата, Клара – сыйныф идәнен юарга калган идек. Сәпәрәй идән юган суларны ишек алдына гына түккән дә, шуңа Мөшәрәфә апа аңа:
-Улым, пычрак суны аяк астына түкмә, пумайкага илт,- дигән иде шул. Клара алдында ясалган бу кисәтү, күрәсең, Сәпәрәйгә авыр тоелган, шуңа да Мөшәрәфә ападан көләргә уйлагандыр инде.
Дәресләр бетүгә кайтырга кузгалдык. Сәпәрәй гадәтенчә велосипедының (яңгырлы көн инде югыйсә, көз бит, шулай да сәпит белән килгән, мактанчык) алдына – рамга - Клараны, арттагы багажнигына Гатаны утыртып, олы урамга юнәлде, мин алар артыннан үртәлеп карап калдым да үзебезнең урамга – инеш буена төшеп киттем.
Эх, шушы велосипедның булмавы! Велосипедым булсамы? Ике дә уйламый Сәпәрәйдән Клараны тартып алып, алдыма гына утыртып, ялт итеп өенә илтеп куяр идем дә соң... Нишлисең, велосипедым юк. Ә Сәпәрәйнең – гәүдәле таза малайның- бар да бар: бригадир әтисе, шәһәрдә апасы, абыйсы, өстәвенә менә шул апа-абыйсы алып биргән велосипеды. Ә минем... әни дә, чирләшкәрәк сеңелем. Үзем дә, буйга озын булсам да, гәүдәгә юка, дөресен әйткәндә, Сәпәрәй белән ярышырлык көч-куәт юк, ул инде узган ел ук Сабан туенда үсмерләр арасында батыр калды. Аның урынына Сәпәрәй укудан әллә ни булдырмый, үзе әйткәндәй физкультура белән хезмәттән кала бөтен алган билгесе “международный” ягъни “өчле”. Хәер, мин үзем дә математика, физика кебек фәннәрдән генә “биш” кә укыйм, рус теленнән “өч”ледән дә арттыра алмыйм хәтта, калганнардан “дүрт”ле. Ә менә Клара бөтен фәннәрдән гел “биш”кә генә укый. Шулай булмый ни, ул бит сыйныфта, мәктәптә бердәнбер (ә минем өчен дөньяда бердәнбер), МТС директорының кызы, әнисе Наилә апа сыйныф җитәкчебез. Әй-е, ни генә дисәң дә Клара - шомырт кара күзле, алсу йөзле чибәр кыз- миңа бер яктан да тиң түгел шул. Тик ни хәл итим, акылым белән тиеш булмаганга үрелергә ярамаганын аңласам да, йөрәк бит, акыл кушканны аңламый, һаман Кла-ра, Кла-ра дип тибә. Билгеле, мине - әтидән калган иске кәчтүм – чалбарлы, соры күзле ябык малайны - ул бар дип тә белми. Алар – Клара, Сәпәрәй, Кларалар күршесендә яшәүче Гата- гел бергә. Мин инде аларга тәк ияреп йөрүче генә. Гатаның ( аның исеме журналга Гатис дип язылган) әтисе кырыгынчы елны Себергә куылган латыш композиторы, әнисе татар булган. Гата да минем кебек үк сыек сәлам, катырак җил дә аударырдай арык гәүдәле, өстәвенә күзлекле. Укуы да әлләкем түгел. Тик шунысы бар, ул скрипкада уйный. Гата безнең белән беренче елын гына әле, аңарчы ул гаиләләре белән кайдадыр Себердә яшәгән. Әти-әнисе шахтадагы авариядә һәлак булганнан соң, Зөлайха әби барып алып кайткан аны. Гатаның әнисе аның сеңлесе булып, кайчандыр , әле сугышка кадәр үк, аларны гаиләләре белән Себер сөргән булганнар. (Зөләйха әбинең ире гражданнар сугышында кызыллар ягында сугышкангамы, аңа тимәгәннәр.) Гатаның татарчасы шәптән түгел, ул бик сөйләшми. Ә минем исә Клара барында, башым эшләп җиткермәгәндәй, фикерем чуала, шома гына сөйләшә алмыйм. Шуңамы, күбрәк Сәпәрәй сөйли, вакыт-вакыт, матур иреннәрен тибрәндереп, сүзгә Клара да кушыла.
Бүген дәрестән соң тиз генә капкалап килдек тә мәктәп ишек алдында утын кисәбез. Алтынчы, җиденче сыйныфта укучы һәр балага берәр кубометр кисәсе. Җыештыручы апалар ярып, әрдәнәгә өеп торалар. Әй бу Гатаны, пычкы да тарта белми, әллә көче җитми шунда. Аның шүрәленекедәй озын нечкә бармакларында нинди көч булсын соң? Барыбыз өчен дә Сәпәрәй белән миңа выж да выж пычкы тартырга туры килде, курчактай Клараны утын кистереп чиләндермәссең бит инде. Гата белән Клара киселгән түмәрләрне читкә тәгәрәтә тордылар.
Октябрь бәйрәмнәре җитте. Мәктәптә драмхор дигән түгәрәк эшли, шуның әгъзалары зур концерт әзерләделәр. Сәпәрәй белән мин мондый эшләрдән читтәрәк йөрибез, нигә дисәң, ни бии, ни шигырь сөйли белмибез, җырлау юк та юк инде. Шуңа да без тамашачылар рәтендә. Клара безне юаткан булып маташа: “ Ярар инде, карап торырга да кеше кирәк бит”,- ди, үзе, бит очларын уймакландырып, чырык-чырык көлә.
Концерт башланды. Хор чыгышыннан соң ук,озын толымнарын тибрәндереп, сәхнәгә Клара чыкты. Мин инде сәхнәсе-ние белән Клараны йотардай булып карап утырам. Клара сәхнә кырына ук килде дә ниндидер кайгылы тавыш белән: “Муса Җәлил. Вәхшәт”,- диде. Бераз тын торгач: “Алар... алар җыйнап аналарны, Балаларны кырга кудылар...” дип, тамагына төер утыргандай, сулышын кыенлык белән алып, авырдан гына сөйләп китте. Ул сөйләп бетергәндә, безнең тирәдәге апа-әбиләр мышык-мышык елыйлар, Сәпәрәй белән минем күзләрдә дә яшь иде.
Бераздан Клара безнең янга төшеп утырды. “Булдырдың, молодец, Клара” дип, Сәпәрәй аның кулын кысты, ә мин күзле бүкән булып утырам шунда, башка бер акыллы сүз килми.
Менә сәхнәгә, скрипкасын тотып, Гата чыкты. Тамашачыларга башын иде дә: “Крейцер. Этюд № 1, скрипка өчен соло” ,- диде. Скрипкасын җайлап куеп, таягын сызып җибәрде. Зал өстенә миңа таныш булмаган ниндидер көй агылды.
Ну бу бии, танцевать итә белмәүнең бәласе! Яңа ел кичәсендә баянчының аякларын тибә-тибә вальс уйнап җибәрүе булды, Гата Клараны биергә алып, алар икесе зал буенча пар күбәләкләр кебек бөтерелә дә башладылар. Басып торабыз шулай Сәпәрәй белән мин, каккан казыктай. Нишлисең, бии белмәгәч, син яратканнар башкалар кочагында әйләнә шул. Мин мин инде ул, түзәм, Сәпәрәй исә тешләрен шыкырдатып: “Тапкан инде Клара да, шушы суалчан белән биемәсә”,-ди.
Аның урынына кар эрер-эреп бетмәстә, әллә апрель урталарында ук инде, Сәпәрәй тагын Клара белән Гатаны велосипедына утыртып йөртә башлады.
Эх, шул сәпитле булырга! Мин инде хыялымда, Клараны сәпитемә утыртып, авыл урамын йөз генә әйләнмәгәнмендер. Тик яңа чалбар-күлмәклек тә акча юк бит, велосипедка җитәрлеген (Сәпәрәй аны дүрт йөз туксан сум тора диде) каян алмак кирәк?
Ә хәзергә ... хәзергә клуб алдындагы чирәмлеккә волейбол уйнарга килгән җирдән Клара белән Гатаны Сәпәрәй утыртып алып кайтып китә. Өстәвенә мактана, велосипед ул, малай, кырмыска кебек, үзеннән унике тапкыр авыррак йөкне күтәрә, ди. Безнең якка кайтсаң, сине дә утыртыр идем әле, ди. Белмим, кайсы төшенә утыртырга җыенадыр. Хәер, Сәфәргалигә үпкәлисе юк, Клара клуб янына килми калган кичләрдә, йөрергә өйрәнергә дип сорагач, сәпитен һич жәлләми биреп торды.
Бу арада, кара тиргә батып, утын әзерлим. Ишле буена төшәм дә язгы ташкын белән ярга якынлашкан бүрәнә, такта, сайгак, агач кисәкләрен багор белән (алай-болай янгын чыга-нитә калса, безнең хуҗалык багор белән килергә тиеш; капкадагы багор рәсеме шул турыда кисәтеп тора) ярга тарттырып чыгарам, аннан уфаллага –кул белән тартып йөри торган ике тәгәрмәчле арбаны без шулай дибез- төяп, өйгә ташыйм. Соңыннан лапаста аларны ярып, әрдәнәләп куям. Утыныбыз шактый булды инде, әни әйтә, кышлар бик суык килмәсә, мартларга кадәр җитәрдер, ди. Күрше Шәмсенур әби безнең утынга бик кызыга: “Их,- ди ул,- улларым, газизләрем, сугышларда туфрак булып калдылар шул. Бераз акчалары килә килүен дә, утын саткан кеше күренми бит әле. Узган ел да Идел бозы каткач, аръяктан китереп сатмасалар, кышны чыга алмый идем”.
Әһә, Шәмсенур әбигә утын сатып акча юнәтергә була икән бит. Тик Ишледә язгы ташу шактыйдан басылганга, анда хәзер утын әзерләрмен димә. Әрәмәдән генә ташымасаң инде. Анда да юньле-башлы утыны юк: тал чыбыклары да, стакан юанлыгы зирек, каеннар гына, юанракларын күптән кисеп ташып бетергәннәр шул аның. Эт чокырында ауган коры чыршылар күренештерә дә күренүен, чокыр төбеннән өскә ничек сөйрисең ди ул кадәр юан агачларны.
Кирәк тирәкне ега диләрме әле? Менә мин дә, уйлый торгач, дәрт итәргә булдым: балта, пычкы, мунчаладан үзем ишкән ун метрлы бауны уфаллага салдым да Эт чокырына юнәлдем. Озынчага шактый еракка – ике йөз метрларга – сузылган бу чокырның авыл ягыннан килгәндәге яры шактый текә. Арбаны өстә калдырып, куе гөлҗимеш, балан, дүләнә (безнең якта аны камыр агачы диләр) эт шомырты куакларын, аларны чорнап алган колмакларны аралый-аралый, тәгәрәп диярлек, чокыр төбенә көчкә төшеп җиттем. И- и, малай, монда, төптә, әллә ничә чыршы аркылы-торкылы ауган, кис тә алып кит. Һе, кис тә алып кит, имеш. Әйтүе генә ансат!
Җайлырак яткан кебек күренгән чыршының ботакларын балта белән чабып төшереп, кисә башладым. Бераздан пычкым кысылып калды, ни тегеләйгә, ни болайга тартып булмый. Инде нишләргә? Сузылып яткан чыршыга аптырап карап тора торгач төшендем: агачның ике башы да җиргә тиеп тора, бер башын күтәртергә кирәк. Шул тирәдә үскән яшьрәк каенны балта белән кисеп аударып, ботакларыннан арындырып, күсәк ясадым да шуның белән агачның бер башын күтәрттем. Маташа торгач, чыршыны тәки метр ярым-ике метрлы кисәкләргә кискәләп бетердем бит. Утырып ял итеп алдым. Өйдән кыстырып килгән ипи кыерчыгын кимереп, шунда чокыр төбендә челтерәүче чишмәдән кушучлап боздай салкын су да эчеп җибәргәч, арыганнар беткәндәй булды.Утын кискәләрен үзебезнең авыл ягындагы текә ярга берничек тә күтәреп булмаслыгын исәпләп, чокырның күрше авылга таба сузылган сөзәк ягыннан барып, уфалланы алып килдем. Утынны арбага төяп, берничә җиреннән бау белән тарттырып бәйләдем дә кайтыр юлга кузгалдым. Авыр. Чокыр юлы (юл дип, юл да түгел әле ул, әллә инде узган елдан ук калган атлы арба эзләре) сөзәк булса да, үр менәсе шул. Такыр басу юлына чыкканчы, аркам манма су булды. Нишлисең, әйләнечтән юл туры диләр, Мамадыш через Париж булса булды, әмма утынны чокырдан алып чыктым бит тәки.
Утыннны тумраннарга кисеп, ярып, яңадан да уфаллага төяп, Шәмсенур әбигә керткәнче, тагын ике көн узды.
Утынга көн саен йөреп булмады. Хуҗалыкта да эш-мәшәкать чыгып тора, имтиханнарга да әзерләнәсе бар (җидене бетерәбез бит). Ул арада шаулап –гөрләп Сабан туйлары җитте. Тормыш җитеш түгел дип тормыйсың, аңа да хәленчә әзерләнәсең: абзар- кура, ишек алдын җыештырасың, себерәсең, ватык-китек күренгән җирләрне төзәткәлисең.
Ул җәйне ай ярымлап вакыт эчендә (печәнгә төшкәнче) шул чокырдан уфалла арбасы белән ун йөк утын ташыдым. Алты-җиде арбасын кисеп-ярып, Шәмсенур әбигә керттем, калганнары үзебезгә булды.
Кулда биш йөз сум акча. Ничек кенә Сарапулга барырга? Һич җай чыкмый. Ниһаять колхозның шиферга баручы йөк машинасының әрҗәсенә утырып, юлга кузгалдым һәм шул ук көнне караңгы төшкәндә “Прогресс” дигән маркалы өр-яңа ялтырап торган велосипедымда, багажнигыма ике буханка ипи, бер батон салынган бәз капчыкны бәйләгән килеш, алтмыш чакрым араны үтеп, өйгә кайтып та җиттем.
Сеңелем белән мин велосипед өчен никадәр куансак, әни шулкадәр көенде. “Их, бала, бала, ипи сатып калач ала. Чеметеп җыйганыңны шулай учлап тотып бетерәләр ди мени? Бу нәмәрсәкәең җил куудан башкага ярамас инде, ичмасам, үзеңә кәчтүм-чалбар алган булсаң, өс-башың бөтәер иде”.
Әйе, шушы яшемә җитеп, әнигә һич каршы әйткәнем, аны тыңламыйча, үземчә эшләгәнем юк иде. Минем, аның белән киңәшмичә, шул кадәр акчаны, әни әйткәндәй, суга салуым гомер күрелмәгән хәл шул. Нишлисең, яратуым шулай җилкетә, шундый кирәкмәгән эшкә этәрә, күрәсең. Әнигә моны аңлатудан гаҗиз идем, шунлыктан, ул күпме тиргәсә дә, башымны түбән иеп тордым, бер сүз дәшмәдем.
Аның каравы... Кичен клуб янында мин герой идем. Барысының игътибары минем сәпитемдә. . “Шә-ә-п!” “Каян алдың?” “Кем бирде?” диләр. “Чынлап та үзеңнекеме?” дип шик тә белдерәләр. Тоткалап, сыйпап, шалтыравыгын шалтыратып карыйлар, кайсы-берсе йөреп - әйләнеп килергә дә сорый. Клара да, минем сәпитемә утырып, клуб ишек алдын әйләнеп килде. (Каян йөрергә өйрәнгән диген? Сәпәрәй өйрәткәндер инде.) Тик хыялымдагыча, Клараны сәпитемә утыртып, өенә озатып куя алмадым. Гата белән икесен һаман шул Сәпәрәй алып кайтып китте.
Колхоз печәнгә төште. Клуб алдына чыгып йөрүләр бетте. Ишленең аръягындагы болыннар ерак, бик соң кайтыла. Иртән иртүк йокыдан торасы килмәсә дә, арбаның ике ягына малайлар, кызлар тезелешеп утырып кузгалып киткәч, әллә дөбер-дөбер килгән арба тәгәрмәчләре тавышыннан, әллә әкертен искән иртәнге җиләс җилдән, әллә нурланып балкыган кояштан йокылар ачылып китә.Ишле аша салынган күпер аша әйләнеп бара торгач, без болынга килеп җиткәндә, кояш инде шактый күтәрелгән, үләннәрдәге көмеш чыклар җем-җем уйнаудан туктап, кибеп бетә язган булалар.
Кызлар тырма белән агач-куаклар арасындагы ачыклыклардагы печәнне җыялар, без, малайлар, чаука тарттырабыз – шул печәннәрне эскерткә я кибәнгә өяргә ачык болынга ташыйбыз. Зур болыннардагы печәнне атлы җыйгыч белән җыялар. Эш эш инде, бик рәхәт түгел: көннең эсселеген әйтәсеңме, атка тынгылык бирмәгән кигәвеннәрнеме, әле өстәвенә агач-куакларга эләгеп, печәнең төшеп кала, яңадан төйисең була. Шулай да җанга рәхәтлек биргән, еллар үткәч тә сагынып сөйләрлек хатирәләр калырдай чаклары бар аның печән өстенең!
Көндезен иң рәхәте – төшке аш вакыты. Биш-алты чиләк сыешлы корымга батып беткән казаннан аш пешерүче Җәмилә түти агач саплы чүмеч белән, калай җамаягыңны тутырып, итле аш сала, аннан карлыган яфраклары тәме килеп торган куе такта чәй эчәсең. Бермәлгә тәннәрең йомшап, таралып киткәндәй була, хәтта күзләр йомылып, черем итеп аласы килгәндәй итә. Ләкин кая ул йоклау! Егет башың белән көпә-көндез аунап ятмассың бит инде. Әнә олылар ул, кая бераз нәвен базарына барып кайтыйм дип, күләгәдә үзләренә урын көйләп маташалар. Ә без, яшь- җилкенчәк, су коенырга дип, Ишлегә йөгерәбез.
Һай, эссе көндә суның рәхәтлеге! Колач салып йөзәм, бераздан аркага әйләнәм, аякларымны селкеткәләп, кулларым белән суны салмак кына ишеп, чалкан яткан килеш биек, зәп-зәңгәр күккә карап, әкрен генә дулкыннар өстендә тирбәләм. Каяндыр чыр-чу килгән тавыш килә. Ә-ә, Сәфәргали икән, кызларны ( алар Ишленең дугаланып, болынга таба эчкәрәк кереп торган җирендә коеналар) шаяртып кычкырта. Мин анда бармыйм, аягым да тартмый, күңелем дә теләми. Ник теләсен, Клара юк ич анда. Ул инде, МТС директоры кызы булгач, безнең кебек көйдергеч кояш астында печән җыеп йөрми, диңгез буенда - “Орленок” - та ял итә. Хәер, эчем пошканга, аны сагынганга гына шулай үпкәләп әйтүем, путевканы гел бишлегә укыганга биргәннәр аңа.
Берничә көннән, синең кебек гәүдәле малай чаука тарттырып йөрмәс дип, бригадир сәнәк тоттырды. Мин дә Сәфәргали кебек олылар белән бергә эскерт янына, сәнәк белән күтәреп, печән ташый башладым. Кичкә таба алҗыта. Сәпәрәй кояшта каралып чыккан беләкләрен угалап: “ Да, малай, бу сиңа диңгез буенда ял итү түгел инде”,- ди. Күрәсең, ул да Клараны уйлый,сагына. Безнең янда Гата да юк . Әбисе: ”Минем улым музыкант, аның бармакларына авыр эш ярамый”,- дип бригадир белән чәкәләшсә чәкәләшкән, Гатаны болынга җибәрмәгән. Әй, Гата, Гата, көзге чебеш, печән дә әзерләргә ярамаган бармакларың белән алга таба ничек яшәмәк кирәк!
Кичен, арбаларга төялешеп, кайтыр юлга кузгалабыз. Инде шактый эскерт куелган, шактый кибән коелган икән. Без баштагы көннәрдә эшләгән яланнарда ямь – яшел курпы күтәрелгән. Кояш байый, һава тын, җил-мазар юк, көндезге әлсерәткеч эсселек инде сүрелгән; тирә-як болын чәчәкләренең, җир җиләкләренең, чабылган печәннәрнең хуш исенә чумган. Болын юлында тузан да юк диярлек, хуш исле һава күкрәкләрне киңәйткәндәй тоела. Көн буе эшләп арган арык гәүдәлләребез белән бер-беребезгә сыенышып, аякларыбызны арбадан асылындырып, арба барган көйгә чак кына чайкалып кайтабыз шулай. Атлар алга бара, юлның ике ягы буйлап яшел хәтфә булып җәелгән курпылы болыннар белән бергә безнең үсмерчак та каядыр артта кала, югала, ә без исә алга, еракка китә барабыз.
2 нче бүлек.
Әй, бу гомер юллары! Кайларга гына илтми дә, кайларда гына яшәтми.
Менә мин Казанда яшәп ятам. Институтларның берсендә югары математика укытам. Сәфәргали авылда колхоз рәисе булып эшли. Рәис булып эшләү өчен яхшы укулар кирәкми, күрәсең. Хәер, дустым читтән торып Минзәлә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаган. Тырышлыгы, үҗәтлеге булган, димәк. Сәфәргали белән Сабан туйларында, минем җәйге ялларда очрашкалап торабыз. Еш кына Клара белән Гатаны искә алабыз, тик аларның исәнлекләрен дә, кайда яшәгәнлекләрен дә белмибез.
Теге җидене бетергән җәйдән соң күрмәдек без аларны. Клараның әтисен Казанга эшкә алдылар да, алар шунда күчеп киттеләр, ә Гатаны көз башында Ленинградтан әтисенең энесе килеп алып китте.
Мин Казандагы тормышыма авыр, урау юллар аша килдем. Җидене тәмамлагач, фермада терлекче булып эшләдем, кичке мәктәптә укыдым. Азәрбәйҗандагы Шамхор шәһәрендә десант частьларында хезмәт итеп кайткач кына, Казанга юл тоттым. Каравыл торып, йөк төяп, йөк бушатып укып чыктым мин пединститутны.
Казанга керү имтиханнарына килгәч, беренче эшем итеп Клараны эзләдем. Белешмәләр бюросыннан, утыз тиен түләп, аның адресын алдым. Париж Коммунасы, сигезенче йорт, бишенче фатир. Казан үзәгендә үк икән бит. Ә дигәнче эзләп таптым. Тик... Клара күптән түгел Ленинградка кияүгә чыгып, алар әнисе белән шунда күчеп киткәннәр икән. Минем гаҗиз булып:”Ә әтисе? “ –дип соравыма күршеләре марҗа әби:” Әтиләре күптән инде, әле кызлары иәктәптә укыганда ук, яшь хатынга өйләнде бит”,- дип һушымны алды. Әй-е, әни әйткәндәй, бу дөньяның эшләре, шык-шык итә тешләре диярсең.
Клараны мин егерме биш елдан соң күрдем. Юрмалада – Балтыйк диңгезе буендагы шәһәрдә -булды ул очрашу.
Хатыным Кәримә музыка мәктәбендә укыта. Ел да авыл булмас, барыйк инде шул Юрмалага – музыкантлар, артистлар, рәссамнар, шагыйрьләр җыела торган шәһәргә - дип колак итемне ашапмы ашады бит. Тәки күнәргә туры килде.
Ригадан егерме биш чакрым гына Рига култыгы белән Лиелупе елгасы арасындагы киңлеге өч, озынлыгы утыз ике чакрымга сузылган җиргә урнашкан бу шәһәр ак комлы пляжлары, курортлары, концерт заллары белән атаклы икән.
Ригадан Юрмалага автобуста ярты сәгатьтә узасы юлны диңгез буйлап ике сәгать ярым килдек. Кәримә сүзе белән йөрсәң шул инде ул, имеш, романтика.
Икенче көнне шәһәр белән танышып йөрдек. Юрмаланы шәһәр – парк дисәң дә була. Үзенчәлекле архитектуралары белән үзенә җәлеп итеп торучы, күпчелеге икешәр катлы булган йортлары яшеллеккә баткан, күрер күзгә таррак урамнары яшел газоннар, чәчәклекләр белән бизәлгән, җәяүлеләр йөри торган сукмакларга плиткалар түшәлгән, кунакханәләр, рестораннар, кафелар күплеге күзгә ташлана.
Килеп ике-өч көн үтмәде, Кәримә аптырата башлады:”Әйдә. Дзинтарига концертка билет алыйк”,- ди. “Нинди концерт?”- дим. “Симфоник”,- ди. Бар икән күрәселәр, дөресрәге, ишетәселәр. Ул симфоник концертның нәрсәсен аңлыйм инде мин. “Юк, - мин әйтәм, - КВН- мазарга барырбыз әле”.
Кәримәне җиңәрсеңме инде, тәки симфоник концертка ике билет алып кайткан. Аталы-уллы атаклы Петерсоннар скрипкада кыллы оркестр белән чыгыш ясаячаклар, ди Аңа ул атаклы, минем ишеткәнем дә юк. Бәхеткә, күрше бүлмәдәге марҗа да симфоник музыкага мөккибән артистка икән. Алар Кәримә белән концертка киттеләр, без теге марҗаның ире белән шахмат уйнап калдык.
“Юкка бармадың,- ди хатыным концерттан кайткач,- искиткеч булды. Вивальдиның беренче дүрт концертын – ул “Ел фасыллары” дип атала – Петерсоннар гаҗәеп оста башкардылар, ишетсәң, хәйран калыр идең!”
Икенче көнне Кәримә, без теге артистка хатын белән кибетләргә йөрергә сөйләштек дип, йоклап калды, мин җәяүлеләр генә йөри торган Йомас урамы буйлап пляжга юнәлдем. Урам мине биек наратлар белән каймаланган ак кварц комлы пляжга алып чыкты. Һавада ылыс исе, диңгез исе аңкый. Бераз йөргәннән соң монда адым саен очрап торган кафеларның берсенә кердем. Бер стакан сок алып эчә генә башлаган идем, күрше өстәл артында утыручы ике хатынның берсенең: ”Ах, ты, Кларочка!”- дигәненә дерт итеп киттем. Борылып карасам - Клара!
Күрештек. Хәйран калып, алиһәмә текәлдем. Ул шундый гүзәл ханымга әйләнгән! Өнемме бу, төшемме дип, аягымда чак басып торам. Клара да соң, дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, хәтта нишләптер бераз оялган кыяфәттә:”Синме соң бу Мөдәррис?”- дип миңа карап тора. Клараның иптәш хатыны, халәтемне төшенеп булса кирәк, мине үзенең урындыгына утыртып, каядыр читкә китте.
Клара, авылдан киткәч, мәктәпне тәмамлаганнан соң, мединститутта укып, терапевт белгечлеге алган. Гатага кияүгә чыккан. Гата белән элемтәне алар авылдан киткәч тә өзмәгәннәр. “Аны яратмау мөмкин түгел иде”,- ди Клара. Ә мин эчемнән генә, ул сорхәнтәйне ничек яратырга була иде , дип аптырап торам. Менә Айварс исемле бер ул үстереп яталар икән. Аталы-уллы музыкантлар, скрипкада уйныйлар, концерт-фестивальләрдән кайтып кергәннәре юк”,- ди Клара, бераз горурланып. (Менә кемнәр икән ул Петерсоннар, Гатаның фамилиясе Петерсон иде, ләбаса, дигән уй миемне телеп үтте.)
- Иртәгә төштән соң безгә рәхим итегез,- диде Клара, минем дә хәл-әхвәлләрне белешкәч. Ул үзе терапевт булып эшли, бүген кичкә хастаханәгә кизү торырга бара икән. “Я онытырсың,”- дип, блокноттан ертып алынган биткә адресларын язып бирде.
Петерсоннар Лиелупе районында агачлар, чәчәклекләр, яшел газоннар белән уратып алынган зур гына бер катлы агач йортта торалар икән. Клара белән әнисе Наилә апа безне кочак җәеп каршы алдылар. (Гата белән улы Франциянең Канны шәһәренә ниндидер фестивальгә киткән булып чыктылар.) “Урамда күрсәм, һич кенә дә танымас идем сине, Мөдәррис, нинди чибәр артист дип карап үтәр идем”,- дигән була элекке сыйныф җитәкчем, мин аңа купшы чәчәк бәйләме белән тортны биргән арада. Күрешми торган егерме биш елда Наилә апа әллә ни үзгәрмәгән. Бары тик артка таба сузып бәйләгән ак батист яулыгы гына аны сөйкемле генә татар карчыгы итеп күрсәтеп тора. Бәрхет обойлы диварларына ниндидер миңа таныш булмаган картиналардан берничә репродукция эленгән, ишектән керүгә уң кулда китап шкафы,түр почмагында кара рояль торган зур гына залда күңелле генә гөрләшеп, сөйләшеп утырдык. Бераздан минем игътибарымны китап шкафының өске бүлегендә торган Тукай портреты җәлеп итте. Диварларда Ленин, Маркс портретын гына күрергә гадәтләнгән минем ише кешегә бу бераз гаҗәбрәк тоелды. Минем гаҗәпләнүем, ахрысы,йөземә чыккандыр, Наилә апа:” Мин Тукай иҗатына гашыйкмын. Минем өчен аннан да зур шагыйрь юк. Чын менә, аның шигырьләрендә тормышның, яшәешннең барлык мәсьәләләре күтәрелгән кебек. Бигрәк тә милләтебез өчен сызлана ул. Бу җәһәттән мин аны хәтта Пушкин белән Лермонтовтан да өстенрәк куям, гәрчә Тукай үзе:”Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен - әкрен югарыга үрләп барам”,- дип, аларны остазлары итеп санаса да,”- диде. Шулайдыр, укытучым хаклыдыр. Чыгышлары белән дворян булган Пушкин, Лермонтов милли изелүне дә, ярлы халыкның җәфа чигеп яшәвенә сызлануны да белмәгәннәрдер, мөгаен. Ә Тукай... Җиденче буын мулла баласы булса да, фәкыйрьлекне дә татыган, милләтенең кайгы-хәсрәтен дә йөрәге аша үткәргән шул.
Бераздан Наилә апа безне ашханәгә чакырды. Шулпалы вак бәлеш әзерләгән. Өстәл артында сүз күбрәк авылдашлар турында барды. Наилә апа әниемне дә хәтерли икән, аның исән-саулыгына сөенечен белдерде. Клара сыйныфташлар турында сораштырды. Казанга күчеп киткәч, Сәфәргалидән хатлар алуын исенә төшерде. (Ах, шома балык, каян адресын тапкан диген! ). Болай үзләренең хәзерге тормышларыннан бик канәгать икәннәр. “Ходай исәнлек –саулыктан гына аермасын”,- ди Наилә апа.
Ашап-эчеп, бераз сөйләшеп утыргач, фотоальбомнар карадык, Клара аңлатмалар биреп барды. Күпчелек фотоларда Айварс велосипедка утырып яки велосипед янында төшкән иде. Клара әйтә, улым велосипед спорты белән мавыга иде дә, әтисе музыка белән шөгыльләнергә вакытың әз кала дип, туктатты, ди.
Велосипед! Ах, ул велосипед дип хыялланган чаклар! Чиләнеп акча юнәтеп, велосипед алулар... һәм барысы да бушка. (Әле ул велосипед хәзер дә авылда келәт стенасына сөяп куйган килеш тора. Әнигә әйтәм, берәр бала-чагага бир, дим. Бирми генә тор әле, ди әни карчык, үзеңнең улың белән кызың йөрер. Тик минекеләрнең велосипедка һушлары китми, алар нишләптер машинада утырып йөрергә ярата.) Клара - Гатис Петерсон хатыны. Моннан егерме биш ел элек кем уйлаган чибәр Клара баһадир гәүдәле Сәфәргалине дә, мине инде әйткән дә юк, аңга-санга алмыйча, шул ябык кына, өтек кенә, күзлекле Гатаны яратадыр дип. Ни хәл итмәк кирәк, мәхәббәтнең үз кануннары, күрәсең. Хәер, фотоларда хәзерге Гата күркәм генә ир булып күренә, бераз тазарган, тулыланган. Ә малае тач үзе: шундый ук чандыр гәүдәле, озын буйлы, соры күзле, аксыл чәчләре әтисенеке кебек үк дулкынланып тора.
Клараларны үзебезгә Казанга кунакка чакырып, җылы гына хушлаштык.
Кларалардан кайткач, Кәримәм әйтә:” Сыйныфташың чибәр, акыллы хатын, тик нигәдер күзләре бик моңлы, ул да, әнисе кебек үк, туган якларны сагына микән?”- ди. Кем белә инде аны. Һәрхәлдә Сәфәргали белән мине түгелдер. Ә күңел... күңел сагынсын иде, ди.
Хатыным һәрвакыт үзе белән йөртә торган “Турист” транзисторын “Маяк” радиостанциясе дулкынына көйли. Ниндидер концертның язмасын бирәләр. Алып баручы:
-Петр Ильич Чайковский. Вальс для скрипки с оркестром. Исполняют Гатис и Айварс Петерсоны”,- дип белдерә.
Кәримәм йотлыгып, концерт тыңлый башлый, мин исә, әрнегән җанымны кая куярга белмичә, маңгаемны тәрәзә пыяласына терәп, күңелем белән үткәннәргә - Кларалы үсмерчагыма кайтам.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.