Latin

Үткән Көннәр

Süzlärneñ gomumi sanı 106
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 78
49.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
И кая ул көнки бездә
Шәп торулар бар иде;
Әмма дошманнарда гамьнәр [6],
Эч пошулар бар иде.
Бер заман чыгар идек без
Кырга дус-ишләр илә,
Анда уеннар, көлүләр,
Сикерүләр бар иде.
һәй, гомерләр... үтте китте...
Кая китте ул заман!
Кая ул шәп һае-һулар![7]
Гефтегүләр [8] бар иде!.,
Бер вакыт бунча рәхимсез
Дәгел иде кызлары,
Анда туташларда ымнар,
Күз кысулар бар иде.
Ничә еллар үтте, әмма
Күрмәдек кызлар йөзен,
Янымызда әүвәле
Кандай сылулар бар иде.
Шигърене күргәч Закирең [9],
Диде өлкәннәр дә — һай!
«Яшь чагында бездә һәм
Андый йөрүләр бар иде».
1903
_______________________

[6] Гамь — кайгы, бу урында көнләшү мәгънәсендә килә,
[7] һае-һулар — шау-гөр килеп шатланулар.
[8] Гефтегүләр — әңгәмәләшүләр,
[9] Закирең— Закирнең, язучының үзенә кайтарып әйтүе
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.