Latin

Туйда Сөяк Биетү

Süzlärneñ gomumi sanı 304
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 245
54.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
Хөснулланы чибәр хатыны белән бергә затлы туйга чакырганнар. Казан шәһәренең мичле-морҗалы заманнары икән. Туйга да халыкның ат җиктереп, минлек мәртәбәсе куыкларын кабартып килүләре — гадәтендә. «Дворларга» кадәр юып, тазартылып куелган. Хөснуллалар өч көн туйда буласы, киме — ярамый, оят белергә кирәк, кода кешеләргә килешми!
Бәйрәмнең беренче чәркәсеннән үк татлы сүз сөйләшү йоланы тоту дәрәҗәсендә йөртелә. Ул мактау һәм маташуда чик дигәне юк. Җыры да, биюе дә — тамак кибүне арттыра, чәркә янына тустаганы белән дә сыя, дигәндәй, Хөснулла беренче көнне үк аяклары саташуын тоеп, адәм көлкесе булудан котылу исәбендә йокы урыны эзләп таба да — шунда чума. Эреп тә китә. Чамалаганы буенча, бу урын мич аралыгында икән. Монысын гына Хөснулла яхшы хәтерләп өлгергән. Салкын җирдә түгел. Аннары, аулак урын да бит, анысын-монысын тыңлаштыргалап та ятарга була!
Төн йокысы йөрәге сак кешегә бик озын бит ул. Хөснулла, ике-өч тапкырлар уянып, янына килеп яткан хатынын да куандырып үбеп-кочып, дигәндәй, иркә учларында майдай эретә.
Иртәнге якта уянып киткәнендә, мич аралыгындагы ятакта үзе генә җәелеп йоклавына бераз сәерсенә, өстәл янында сөйләшеп утыручыларга колак сала. Анда бер хатын:
— Әби, теге кода абый дигәннәре сөякләреңне ватмадымы?— дип сорый.
— Юк, кызым, юк, бер дә ватмады, җылы да булды, йомшактан алып, йомшакка гына куйды,— дип җавап бирә. Шунда ук Хөснулла кемне төне буе иркәләп чыкканын аңлап ала һәм, кыяфәте ниндирәк икән дип, әбине чамалар өчен чаршау артыннан гына, аралыкта торып күз сала.
Бакса, үзе бөкре, үзе кара йөзле, кыек авызлы, калҗайган башмак кебек әллә нинди әкәмәт борынлы әбине күреп, күңеле укшый башлый. Ак йөзле, кара бөдрәле чәчле, ут күзле, батыр бәдәнле Хөснулла элгәре ни җитте кызларга да чирканып кына караучан була. Ә монда...
Имеш, башын да төзәтеп тормыйча, хатынын да ташлап калдырып, дигәндәй, Хөснулла туйдан чыгып качкан дип сөйлиләр. Безнең белүебез буенча, бер чәркә дә тотмас дәрәҗәдә ант иткән, туйларга йөрми, ди. Хактыр, сөякне дә биетә шул ул. Әнә бит, бөкре әби дә туйда булган.
01.04.07.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.