Latin

Тормыш Бәясе

Süzlärneñ gomumi sanı 5652
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2889
30.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
— Безне дә, яшәп киттеләр, диярсез... Юк, ачуланып түгел, аңлап, якын итеп исегезгә алыгыз. Без сугышта булмаган, әмма сугыш күреп үскән балалар. Үзебезне белә башлаганыбыз да җиңү көннәренә бәйле. Бу — безнең буын! Бәхетсез һәм аяныч, әмма яшәү көче белән сугарылган рух ияләре икәнлекләребездә шик-шөбһә тотучылар булмасын!..
— Энем, сине, яза, диләр. Укыганым да бардыр. Ә мондыен әле син белмисең! Безнең чорлар, безнең заманнар хакында күп язылды, фактлар — җитәрлек! Әмма хакыйкать?..
Әңгәмәдәшем миңа карап куйды, игътибар белән тыңлавымны сизенгәч, озын какча йөзеннән гүяки еллар тузанын сыпырып ташлагандай итте дә, боек күңеленең караңгы ишекләрен ачарга теләп беразга тын калды. Сүзе озакка һәм озынга иде, ахрысы.
— Ә хакыйкать,— диде ул,— ә хакыйкать барыбер өскә чыгарга тиеш, чөнки аннан башка җир йөзендә дөреслек, ягъни дә гаделлек урнаша алмый!..
I
Гомернең ничек узганын белми дә каласың икән аны. Әүвәле максат амбарын киң итеп, анда хыял дигән теләкләреңне әрдәнә-әрдәнә итеп өясең. Әмма яшәгән саен, ул хыял һәм омтылышларың киләчәккә калдырылып, көннәрнең берендә алар сүрәнләнеп, юкка чыгып, төсләрен һәм мәгънәләрен югалтып бетерәләр икән шул. Ә минем, югыйсә, максат юлым әллә ни зур дәгъвалардан гыйбарәт тә түгел иде. Туган авылымда, туган нигеземдә көннән-көнемне хезмәткә багышлап яшисем генә килә иде. Мин әле ул вакытта тырышлык иясе татар баласының хәтта үз көненә, үз туфрагына һәм теләгенә хуҗа булырга хакы юклыгын да белми һәм төшенми идем. Ә тормыш кирәгемне бирде. Мине генә түгел, хәтта бөек халыкларның балаларын да үзенә буйсындырды да йортыннан-җиреннән аерды.
Безне, сугыш вакытларында бер кабым икмәккә тилмереп үскән балаларны, җиңүдән соң туклык һәм бәхет көтәдер сыман иде. Бу хисләр күңелебезне дәртләндереп, һәрдаим: “Бу хәлләр вакытлы гына... Монысы үтәр дә сөенеч килер... Анысын да күрербез дә...”— дигән кысыр юанычыбыз яшәтте. Әгәр дә гомерем башыннан ахырынача бары тик шушылардан гына торасын белгән булсам, яшәргә үземдә көч таба алыр идемме икән?
Сез дә беләсездер әле Советлар чорында сөелеп укылган Аркадий Гайдар исемле урыс язучысының “Кайнар таш” дигән әсәрен. Аның эчтәлеге бик гади. Ваклыкларына кереп тормыйча гына, бер сүз белән генә әйткәндә шул: малайлар тапкан кайнар ташның сихри көче бар, ул гомерне яңадан башларга, яңача корырга ярдәм итә ала. Бер бабайны китерәләр. Ә ул данлыклы көрәш юлларын узган. Тормышын яңадан башларга киңәш итсәләр дә, горурлык хисенә күмелгән бабайның аны яңача, яңа баштан корасы килми. Менә бу яшәү бәхете, ичмасам, дия идек без, малай вакытларыбызда ук, шушы китапта язылганнарга гаҗәпләнеп.
Ә минем гомер... Минем гомерем комга киткән су кебек булды. Күңелемдә сөенечем бар идеме, юкмы, хәзер исемә дә төшерә алмыйм. Тәкъдир миңа сугышка кадәр үк туарга насыйп иткән. Бишенче бала булып дөньяга килсәм дә, апаларым һәм абыем да кечкенә булганнардыр инде, хәтеремдә, беренче истәлегем дә яшәешемнең шушыдыр, бер телем икмәк өчен үксеп елаган идем. Дөресрәге, андый икмәкне гомеремдә бер генә ашадым мин. Шундый тәмле тоелды ул. Аннары, сөйләгәннәреннән соң, моның сәбәбен дә төшендем. Сугыш башланып, әткәмне солдатка алган булганнар. Ул, анда каты яраланып, тәмам савыгып килсен өчен госпитальдән өйгә берничә атнагамы-көнгәме кайтарылган иде. Мине алдына утыртып сөйгәнен үзем дә бик яхшы хәтерлим. Кояшлы, матур көн иде. Миңа икмәк кисәген суга манып бирә. Тамагым гомеремдә беренче тапкыр туеп китте сыман. Ризык тәмен һәм ләззәтен моңарчы шушы кадәр дә үз итеп татыганым юк иде бугай...
Әткәм икенче тезенә абыемны утыртты, аңа:
— Зур үскәнсең, Аллаһ насыйп итеп, сугыштан исән-сау кайтсам, зур итеп дәү йорт салырбыз, идәннәребез дә җир булмас, тактадан тезеп ясарбыз!— дип сөйләгән икән. Шунда ипине чәйгә манып абыема да каптырды. Мин, көнләшеп инде, абыемнын шул икмәк кисәген күпсенгәнмен. Елавым да шуның өчен булган. Боларын да яхшы хәтерлим, нәкъ шулай булгандыр дип беләм. Абыем, әткәбезне сагынганда, һаман-һаман да бу хакта сүзгә-сүз җөпләп сөйли торган иде.
Мин бу тормышны тоташ сугыштан, аерылышудан, күз яшеннән, ачлыктан тора дип белеп үстем. Тиздән җиңү киләсен зарыгып көттем. Әмма аның нәрсә икәнлеге колакка да, күңелгә дә сәер нәрсә иде. Дөресен әйтим, җиңү хәбәрен мин үзем куркып каршы алдым. Бөтен кешеләр дә сөенәләр, берсе-икенчесен котлыйлар, ә мин — елыйм, чөнки җиңүнең ни-нәрсә икәнлеген аңлый алмыйм. Чөнки йортыбыз тулы кайгы иде: әткәмнең сугышта хәбәрсез югалуы да, абыемны, кыр станында төнге каравылда торганында, икмәк каракларының үтереп китүләре дә... Соңыннан әле аны, йоклаган булган, йокысында буып киткәннәр дип, тора салып гаепләп сөйләүләре дә... Апамның аяклары шешеп, кузгалмас хәлендә урында ятулары да...
Сугыш еллары хакында, үткән тормышларны тыңларга яшьләр яратмыйлар. Аларны да аңлыйм. Үз истәлекләре, үз хатирәләре күптер инде. Яшьлек ул өмет белән яшәтүчән. Картлыкта — хатирәләр генә, истәлекләр. Зәңгәр томаннар таралган. Авропаның бер хакиме әйтмешли, кеше өмет белән яшәүчән һәм шуның аркасында адашучан ул! Гүяки менә иртәгә яхшы булыр, барысы да үзгәрер, бәхет җимешен өзеп татырсың сыман. Укыган догаларың кабул булыр кебек.
Менә мин дә, барысын ташлап, гомеремне яңабаштан алып китәргә дип туган якларыма күченеп кайтмакчы да идем әле. Күз алдыңа китер, әрекмәннәр, борынгы нигезләрдән калган чокыр-чакыр уртасында, яшүсмер чагымда калдырып киткән нигез өстендә утырам. Бераз арырак безнең шомырт үсә иде. Җәйгә чыксак, яшел чагыннан аны ашый башлый идек. Өлгереп тә җитә алмый иде, бәгырь. Ул корып аугандырмы, әллә сындырып-ботап бетергәннәрме? Бары тик шомырт үсентеләре генә күренеп киләләр... Алардан танып, нигезебез шушында булырга кирәк дип килеп утырдым. Кәүсәләреңне сындырсалар да тамырың корымасын икән ул! Тамырың корымаса, барыбер күтәрелеп чыгасың. Халык кебек. Ә халыкның тамырын корытырга ни тырыштылар. Нинди яманлыгыбыз булгандыр, белмим. Шулай да, әйе, яшь үсентеләрнең күтәрелеп килгәннәре күренә...
Мин сөйлим инде. Болар барысы да мең кат ишетелгән, бүтәннәр сөйләгәннәрдән үк таныштыр. Без бит, ул чор кешеләре, һәммәбез дә бертөрлерәк язмыш ияләре булдык. Укыган кеше күренәсең. Китапларда да болар хакында күптер. Шулай да, энем, тыңла әле, яз әле боларны, яз! Йөрәк әрни шул! Аны сүз ача, сүз дәвалый. Артык сүзнең мәгънәсе юк, диләр. Анысы да шулай шул аның. Әмма сүзнең кодрәте, көче зур икәнлеген беләсең булыр, юкса язучы аталмас идең. Йөрәкнең әрнүен баса алырлык сүзне азлар белә. Сүз ул, әйттем дә бугай инде, ябык ишекләрне ачтырту көченә ия, хәтта йөрәкләрне дә... Аңлыйсыңдыр... Караңгы йөрәкләргә дә нур кертер ишекләрне ачучы ачкыч ул — сүз дигәннәре!..
Ул вакытларның нинди икәнлеген тел белән генә сөйләп бетерә алмам. Яшәп караганнарга аңлатып та торасы түгел. Менә син күңелең белән той, бәлки ни әйтергә теләгәннәремне ачык төшенерсең! Аңлыйсың булыр... Шулай да тыңла әле. Тыңла. Күзләреңнән күреп торам, яхшы кеше, затлы күренәсең. Мин инде андый ук була алмадым.
И ул вакытларны. Хәтеремдә, салкын, кара көз башланган чак иде. Минем кебек малайларны Бөгелмә вокзалына китереп, вагоннарга утырттылар. Миңа иң югарыдагы ятак киштә эләкте. Беренче тойгылар. Юл ераклыгын күз алдына да китерә алмыйбыз. Газап һәм рәнҗү, ачлыктан гайрене күрмәгән сала малайлары туган туфракларыннан аерылганнар, йөрәкләре әрни, күз төпләрендә яшь бөртекләре салынып-салынып тора. Шунда да усаллар очрыйлар икән. Арабызда Рангазарның күсәкләре дә бар иде. Без, ач тамаклар, өч малай. Беребездән икенчеләребез ябык, хәлсезләр. Хәйрулла, Хәкимулла һәм мин — Насыйбулла. Ә рангазарлар кимсетепме-кимсетергә маташалар. Без эндәшә дә алмыйбыз. Аларның әллә кемлекләрен электән үк беләбез. Чаллы элеваторына, станцага ашлык илтә барганыбызда, шул рангазарлар инде — тимер хутлы, каеш дирбияле. Алар безнең юкә белән генә җиңелгән корчаңгы атларыбызны мыскыллап, һәммәбезне юл кырыенда калдырып хур итәргә булдыра торган иделәр. Кара таңнан чыгып киткән балалар гына шул без. Йокы килә, тамаклар ач. Ә рангазарлар, Шыгай тавына җитеп килүебезгә, куып тоталар да, арбаларыбызны күчәрләренең башы белән генә төрттереп үтәләр. Атларыбыз тугарылып, юкә дирбияләребез өзгәләнеп, йөкләребез таралышып калабыз. Бәгырьләр изелә, күзләрдән яшьләр ага. Шулкадәр интегүләребез өстенә шушы бәлаләр өстәләләр. Юкәгә юкәне бәйләү кебек мәгънәсез эшне алар белмәгәннәрдер инде. Гаҗиз булабыз. Көч-хәл белән генә җаена китереп, юл буйлап китеп кенә барабыз, алар инде йөкләрен тапшырып кайтышларында тагын арбаларыбызга төрттереп үтәләр дә, тугарылып, бозылып, мыскылланган хәлләрдә кабат калабыз. Безнең авыллар элекләрне ныклы халыктан булган. Кызылларның да, акларның да авыл аша талап үтүләрен җиңел күтәргәннәр. Әмма советлар авылның тамырына балта чапканнар. Сәнәкчеләр күтәрелешен тарихлар язмыйлар инде алар. Элекләрне колак куеп кына сөйләштерә торганнар иде. Безнекеләр шул сәнәкчеләр чорында харап булганнар да инде. Урман артында Минзәләбаш авылы бар. Сәнәкчеләр шуннан күтәрелә башлаганнар. Әмма аларны кызыллар кисеп-турап кына киткәннәр. Ә безнекеләрне сөреп кенә калмаганнар, һәр йорттан диярлек мендәр һәм самавырларына кадәр талап алып киткәннәр. Шул хәлләрдән соң ябырылып килгән ачлыктан гайрене күрмәгән халык ничек тәмам кырылып бетмәгәндер, анысын ук әйтә алмыйм. Ә Рангазарга җил дә тигәне юк. Алар нык булмый, кемдә кодрәт саклансын, ди? “Йа Ходай, ата-бабадан ишәйтелеп калынган байлыктан аерма!”— ди торган булган әбекәй, ниндидер могҗиза белән исән-имин калган җиз самавырын сөртә-сөртә. Гаиләнең бар куанычы бары шул гына иде.
Халыкка сокланам. Әмма дә нык булган икән безнекеләр. Сабыр төбен сары алтын дип юкка әйтмиләр икән шул. Сабырлык ул бәхет тә, сәламәтлек тә — бетмәс-төкәнмәс байлык та!
Рангазарның күсәкләре араларындагы Гыйбадулла исемле башкисәрнең кулында икәнлеген, аның әмерендә булуларын тиз аңлап алдык. Ул, безнең янга килеп:
— Егетләр, әгәр дә бер төркем сыфатында оеша алмасак, анда, без барган җирдә, башкалар өстен чыгарлар да һәммәбезне җәзалый башларлар. Безгә кушылыгыз!— дип нәсыйхәт биреп китте.
Әлегә аның хак сүз иясе икәнлеген белми идек. Чөнки юлга төшкәннән бирле безне изеп, мыскыллап килде. Ул рангазарларда электән күңелдә ышаныч булмагач, сүзләрен дә чынга алырга теләмәдек. Шулай да аларга кушылу теләге күңелдә ныгый барды. Вагоны-вагоны безнең кебек яшь егетләр үзара берләшеп беткәч, поезд буйлап йөрергә маташучылары да табылды. Әмма озата килүчеләребез аларны сизенеп алдылар. Тәртипнең кулларыннан китә баруын аңладылармы, әллә бер-бер әмер килеп төштеме, һаман да карап-хәтерләп йөри башладылар. Тик соң иде инде. Безнең вагонда рангазарлар баш алырга өлгергән булса, күршеләрдә Бөгелмә мишәрләре әмер йөрттеләр, алар нәрсә әйтсәләр, буйсынырга мәҗбүрбез. Җитәкчебез, сугышта аягы яраланган аксак абзый, кайнарланып та карый, йомшак сөйләшергә дә тырыша. Рангазарларның киресе килсә, берни дә эшли алмый — без бәйдән ычкынабыз. Мондый вакытта өлкәннәрдә юләрлек артучан була. Бөтенләй гаепсез, карап торуга әллә кем дә кебек күренмәгән безнең авылларга эләгә чыбыкның сыек башы. Дөрес, рангазарларга да төшкәли, әмма ул, авырткан җиргә тимәгәч, сукыр суккан ише генә килеп чыга. Безнең җан ярасына тәннеке кушыла, дигәндәй, кан йотабыз. Туган туфракны сагыну, анда калган ялгыз әнкәйләргә шушындый вакытта да ярдәм итәргә кулыбыздан килмәү бәгырьләрне өзә, кисә. Күршем Хәкимулла беркөнне елап уянды. Моңа кадәр күз яшенең нәрсә икәнлеген күрсәтмәгән егетебезнең болай йомшап китүе хәерсезлек хәбәре кебек кабул ителде. Инде генә аны тынычланды дип уйлап:
— Нигә еладың, әллә авыр төш күрдеңме?— дидем, соравымда бераз кырысрак булырга тырышып. Ә ул:
— Әнкәй ялгызы урманга утынга баргандыр да аякларын өшеткәндер. Кайта алмыйча елый торгандыр. Йортта бер киез ката иде, анысын да миңа кидертеп җибәрделәр... Булмый, егетләр, киләсе тукталышта поезддан төшәм дә качам,— дип, тагын үксеп елап җибәрде.
Ул китсә, мин дә каласы түгел идем. Аларга караганда без хәллерәк икәнбез әле! Минем аякларымдагы олтанлы итек, әткәйнең сугышка кабат киткәнендә улларыма дип атап калдырганы. Әнкәйнеке дә бар. Китәр алдыннан гына үзем олтанын яңартып салдым. Әмма дә Хәкимулланың әнкәсе кызганыч. Утынга дип урманга барып, куак төбендә өшеп үлсә? Аллаһ сакласын!
II
Туган яклар еракта калган иде инде. Сталинград тирәләре булдымы икән, кайсы юл белән барганыбызны әйтми иделәр, сугыш вакытында җимерелеп тә, хәзер төзәтелә башланган шәһәрләр дә очрап, андый күренешләргә күзләр инде күнегелә килә иде, беренче тапкыр сугыш әсирләре белән очраштык. Аларны көтүләре-көтүләре белән куып алып баралар. Елга кебек агылалар да агылалар болар. Безнең поезд тукталып торган чак, малайлар да, савытлар алып, суга дип киткән иделәр. Менә-менә поездыбыз кузгалырга тиеш, ә алар агылып куылучы әсирләр көтүенең теге ягында калдылар. Һичничек вагоннарга таба килә алмыйлар. Агылалар да агылалар дидем бит. Нәкъ елга кебек.
Әсирләр арасында немецлар гына түгел иде булса кирәк...
Ил! Нәрсә соң ул ил? Туган туфрак, туганнар, балалар һәм алар алдында синең бурычың. Әти-әни. Мин боларның һәммәсеннән аерылганымны белсәм дә, әлегә җан моны кабул итми, аңларга теләми иде.
Уйлап карагыз! СССР инде таркалды. Әмма әлегә без шул ук илдә яшибез. Аны бар кебек күрәбез. Ә ул күптән юк. Бары тик, урысның үзе әйтмешли, үтерелгән аюның тиресен бүлгәлисе генә калды. Хәләл өлешләребезне талап алган байлар кулындагы бу илдә, үтерелгән аюның тиресе өстендә без бары тик тузан бөртеге кадәрле борчалар гына. Сикеренәбез. Ә юк, кирәксез икәнлегебезне аңламыйбыз гына. Теге вакытта да мин шундый бер аңсыз бала булганмын. Дәүләт машинасы минем бер шөреп сыйфатын алырга тиешлегемне яхшы төшенеп эш иткән. Һәм мин нәкъ шул шөреп булып яшәдем дә инде. Туздым, алып ташладылар, яңасын куйдылар. Бетте-китте, вәссәлам!
... Ә, әйе, мин нәрсә хакында сөйли идем әле?
Әйе-әйе, шулай әсирләр агыла. Ә теге якта безнең малайлар тоткарланып калдылар. Берни эшләр чаралары юк. Менә-менә поездыбыз кузгалырга тора. Һәм авылдашым Гыйсьмәтулла теге яктан кычкырып җибәрде:
— Әти, әти! Әти, бу мин — улың!..
Агылып куылган әсирләр арасыннан татар баласының тавышына бер тоткын күтәрелеп карады. Авылдашым аңа таба йөгерергә итә, әмма конвоир юл бирми.
— Әти, әти, бу мин — улың, Гыйсьмәт!
Чыннан да ул үз әтисен таныдымы-юкмы, әллә саташты гынамы, белмим, әмма алар бер-берсенә ташландылар. Конвоир Гыйсьмәтне тотып кала алмады. Алар менә-менә кочаклашырга тиеш иделәр. Әмма башка конвоирлар килеп җитешеп, әсирләр арасына ерып кереп барган Гыйсьмәткә мылтык түлтәсе белән ордылар, ул изелеп төште. Әтисе конвоирларның якасына барып ябышты. Әмма, кинәт айныпмы, аларны калдырып, безнең Гыйсьмәтне күтәреп алды. Улына җан керде. Әтисенең муенына сарылды. Шунда конвоирлар, акны-карадан аерырга да теләмичә, аларга ташланып, әтисенең муен артына, сыртына, тезләренә мылтык түлтәләре белән каты-каты итеп тондырдылар, Гыйсьмәт тә, ул да егылдылар. Атышу авазлары яңгырады. Безнең поезд кузгала башлады. Сөреп диярлек һәммәбезне вагоннарга төяштерә тордылар. Әсирләрнең аргы ягыннан безнең якка килә алмыйча газапланучы иптәшләребез чарасыз уңлы-суллы сибелеп һәм авыз ачып калдылар. Мин:
— Гыйсьмәт, Гыйсьмәт!— дип, кулларымны сузып, җан ачысы белән кычкырдым. Әмма авылдашым, бергә сыер җигеп сабан сөргән дустым, ашлык ташыганда аркадашым булган Гыйсьмәт башын да калкыта алмады. Аны конвоирларның әсирләр арасыннан сөйрәп чыгарганын гына шәйләп өлгердем. Юл буе елый-елый шешенеп беттем.
Ул кичне Рангазар егетләре миңа май ягылган икмәк ашаттылар, чәй эчерттеләр. Мондый тәмле сыйны гомеремдә беренче тапкыр кабуым иде. Төне буе Гыйсьмәт күңелемнән чыкмады. Әле генә аны — әтисе белән бергәдер дип уйладым, кабат саташып, ул елыйдыр, коега төшкән дә чыга алмыйча газапланадыр сыман тоелды...
Һәрхәлдә аның язмышы һәммәбез өчен дә ачык иде. Әтисе дошман әсирләр арасында булсын да, андый кешене кем дип белергә кирәк, әйе... Гыйсьмәт тә минем күз алдыма дошман сыйфатта килеп басарга тиеш иде. Әмма моны булдыра алмадым. Күңелем карышты, акылым мондый уйларның капкасын ачарга уйлап та карамады.
Гыйсьмәт!.. Нәрсә эшләткәннәрдер ул бичараны?
Һәрхәлдә хәбәрсез югалуы хак иде. Кайсы чокырларга үтереп ташладылар икән үзен? Бигөнаһтан кайсы зинданнарда череттеләр?
Безнең поезддан калган малайларны бер атнага соңартып китереп җиткерделәр. Алар да Гыйсьмәт хакында һичбер хәбәр белмиләр иде. Ул, суга таш кебек төшкәндәй, бәлагә тарды да, дөнья йөзендә бер көн дә яшәп калмагандай юкка чыкты. Аны соңыннан искә алып сөйләүчеләр дә табылмады. Әмма минем күз алдымнан аның әтисе белән очрашу вакыйгасы, аннары канга батырылып изелеп ташлануы һәм җансыз гәүдәсен каядыр сөйрәп алып китүләре озак вакытлар китмәде. Ахырда, бераз тынычлана башлап, кинәт исемә төшсә, елый торган идем.
Ул елларда моңарга ошаганрак вакыйгаларның булгалаулары хакында укыганым да бар. Дустым Гыйсьмәт хакында язмадылармы икән дигән шигемне күңелемдә сакласам да, аның язмышы хакында сораштыру, аны эзләтеп карау түгел, вакыйгадан хәбәрне берәр кемгә белдерергә дә кыймадым. Бу юлы гына, әллә ничек, сизенмичә калдыммы, сөйләнелде инде...
III
Без партиягә, коммунистларның бөеклегенә ышанып үстек. Маңгай күзләребез берне күрсә, күңел күзләребездә башка төрле сурәтләр иде. Адәм баласының бу дөнья йөзендә татыган михнәтләрен теге дөньяда җәннәт рәхәтлекләре алыштыра дип өмет ителгән кебек, коммунистлар да безне бүген-иртәгә ирешеләчәк җирдәге җәннәткә — коммунизмга ышандырган иделәр.
Килер көннең бәхетле булачагына өметләндерү кешенең ни бар акылын, шәхси ирек хисен, дөреслек тоемын күңеленнән куып чыгару өчен коммунистлар тарафыннан кулланылган сәясәт кенә икәнлеген ул вакытларда һичкем аңламый һәм күз алдына китерә дә алмый иде бугай. Әйе, без, инде сугыш еллары тарафыннан бәхетсезлеккә хөкем ителгән буын, рәхәт тормышның нәрсә икәнлеген күз алларыбызга да китерә алмаган балалар шушы аяусыз яшәешнең төп корбаннары була барганлыгыбызны белмәдек һәм төшенә дә алмадык. Әгәр дә ил агалары үсеп килүче һәм туачак буыннарны бәхетсез итәргә телиләр икән, алар сугыш уенын башлыйлар... Кешегә аңа бәхетнең нәрсә икәнлеген күрсәтмә, бәлки алда көтеп торачагын әйт кенә һәм ул колга әверелә...
Безне Донбасс шахталарында күмер чабу өчен өйрәтергә тиешлекләрен анда барып җиткәч кенә белдек. Әүвәле күңелне: “Күмер чабу өчен дә белем кирәк микәнни?”— дигән сорау борчыган булса да, озакламый, тойгыларыбызны тагын нечкәртеп, йөрәкләребезне сагыну-сагыш хисләре биләп алдылар, укуның кадере, яшәүнең тәме бетә барган кебек тоелды. “Бәхетле бала китәме туган-үскән җиреннән?”— дигән сорау мине һаман да борчып торды. Ахырда: “Кайтып китәргәме әллә?”— дип тә уйлый башлаган идем, әмма шулай эшләгән минем кебек юксыл татар малайларын яңадан, тотып кыйнап, мыскыллы хәлләрендә китерү вакыйгалары, аларның башларыннан кичкәннәрен сөйләүләре, бу теләгем тууга, курку катыш бер хисне уятырга тотынды. Тик барыбер, көннәрнең берендә — ул һичшиксез кояшлы булачак — туган якларыма кайтып китәчәгемне бик яхшы белә идем. Шулай да аңа әле бик ерак икәнлеген башыма да китерә алмадым. Өмет яшәтте. Татар егетләре күмер базларында ниләр кичергәнен беләсе килгән кеше халкымның җырларын тыңласын, аңлап алырлар дип беләм...
Безгә әйтә тордылар, яхшы укысак, һәрьяктан үрнәк булсак, һичшиксез ялга авылыбызга кайтып килергә юлланма бирәчәкләр икән. Моңа һәммәбез дә чын күңелләреннән ышана, хәтер алачыгына бәхет кояшының яктысы төшәчәк дип белдек. Әгәр дә туган якларыбызга кайта калсак, мең төрле хәйләгә башыбыз эшләр, монда кире киләчәк түгел идек. Ул өметебез, зурая барып, гомер буена эзләп-эзләп тә табылмый калган бәхетебезнең үзенә әверелмәдеме икән? Уйлыйм-уйлыйм да, шушы соравымда адашып калам. Юк, алай түгел, диясем килми. Чөнки, юк дисәм, хаталанырмын сыман... Әйе дип тә әйтә алмыймдыр инде...
Баштарак уку авыр булды. Урысча белемнең ипи-тозлык кына дәрәҗәдә икәнлеге бер хәл, әмма бәгырьнең изелүе — икенче.
Татар баласы тырыш бит ул. Без дә акрынлап тартыла бардык. Дәресләрнең күпчелеге практик күнекмәләр белән бәйле булганлыктан, укыганнарыбыз башларыбызга керә, тик шул төшенеп алганнарыбызны әйтеп бирүе генә мең газапка тиң тора. Сүзгә сүзләр бәйләнми. Сөйли башласаң, көләләр. Кайберәүләрнең теле теленә йокмый, ә минеке, сүз ябышмый дип әйтәләр бит әле, нәкъ шулай, коры тел! Үз ана телемне дә оныта баргандай тоела башлап, инде урысныкына күнегергә тиеш идем. Укытучыларыбыз, кайвакыт, яхшылык беләндер инде: “Урысча уйларга кирәк, урысча уйлаган кешенең теле дә урысча әйләнә башлый!”— дип, бездән урыс балалары ясарга тырыша, акыллы киңәшләрен дә бирә торалар. Юк кына бит, булмый!
Урысның үз сөйләме каты-коты, ярым-йорты аның. Гәҗит һәм китап теле кебек түгел. Әдәби теле сыгылып-сыгылып чайкалган тирәк сыман, сиртмәле һәм дәртле. Ә менә ике урыс бергә очрашып сөйләшә башласалар, авыл агаеның майланмаган ат арбасында кантарлы юлдан иза чигеп барганы сыманрак, тел тәгәрмәче бер кантарны үтеп өлгерми, икенчесенә килеп бәрелә, өченчесенә ирешеп төртелә. Чын урыс әгәр шулай сөйләшмәсә, сүзенең тәмен тоя алмый. Гәҗит теле белән сөйләшкән кешене чит, кыланчык итеп күрә.
Менә миңа да шул телне үзләштерергә кирәк иде. Рангазар егетләре бу яктан да безгә караганда өлгеррәк булып чыктылар...
Бер ел дигәндә Гыйбадулланы ике тапкыр кистеләр, ике тапкыр, кара почмакта кысрыклап, өч-дүрт әзмәвер дөмбәсләп карадылар, маңгаена алтатар көпшәсен дә терәгәннәр икән дигән хәбәр таралды, әмма егетебез бирешмәде, үз тәртибен урнаштырды, үзенә кирәкчә дөньялык тәгәрмәчен әйләндерә бирде. Шуннан башлап без татар малайларының хәлләре җиңеләя төште. Әмма моның өчен Гыйбадулланың бик кыйммәт бәядән түләгәнлеген, кеше үтерүгә кадәр барып җиткәнлеген без белми идек.
Аны кара төндә торактан килеп алдылар. Караватын, кием-салымын, биштәр һәм яңа алган чемоданын ерта, вата-җимерә, энәсеннән җебенәчә тикшереп чыктылар. Үз дигәннәренә ирештеләр, алтатары һәм асыл хәнҗәре, акчалары булган. Барысын да таптылар һәм аны, кулларын каерып, төрмәгә алып киттеләр. Әмма өченче көне дигәндә тагын “кызыл әтәчләр” безнең өстебезгә басты. Алар киткәч кенә билгеле булды: Гыйбадулла, тикшерүчене тәрәзә рамы белән камытлап, төрмәдән ни хикмәт беләндер качып киткән икән. Дөресрәге, төрмәдә түгел, башка урында булганнардыр, юкса зиндан тәрәзәләре калын рәшәткәле була түгелме?
Гыйбадулла вакыйгаларыннан соң безнең татар баласына укытучы остазларыбыз ягыннан көн күрсәтү бетте. Әмма, аның каравы, яшьтәшләребез генә түгел, эшче халкы да, татар йөзен күрергә, бераз шөлләп калуны гадәт иттеләр. Бу хәлләр безне афәрин егетләргә әверелдерә барды.
IV
Кеше күңеле чит җирләрдә чагында бигрәкләр дә җылыга интегә. Дусларым да: “Монда килеп капкач, туган якларыбызга әйләнеп кайтулар “едва-ли” тәтер!”— дип, бавыр-бәгырьләребезне черетеп моңлана иделәр. Әнекәем ни хәлләрдә икән? Бер хатында бригадир Әхмәдулланың бәйләнүен, итәк асларына үрелеп, хатыннардан сыңар бөртек икмәк эзләүләрен язган иде ул. Кайтсаммы, шул муркыргырыны акылга утыртам әле! Андыйларны терәп атарга кирәк!
Адәмнең хыялы еракка китсә дә, кулы барыбер кыска кала. Мин андый эшне башкарып чыга ала торган кеше түгеллегемне беләм. Ә ул вакытларда, көн дә үлем һәм үтереш кенә ишетеп үскән минем чордашлар өчен, кеше җанының бәясе сукыр бер тиенгә дә тиң түгелдер кебек тоела иде.
Гыйбадулланы милиция таба алмады. Бу вакыйганы ул арада икенчесе алыштырды. Безнең арадагы урыс егете Саша тагын да хәтәррәк хәлләргә очрап, телләр аның керен чайкарга тотынды. Исерек баштан бер әбигә кереп, аннан аракы таләп иткән. Теге, мескен, каршы килә алмаган. Аннары Саша, үзен-үзе онытып, аны көчләргә иткән, имеш. Теге әби, бик каты кысталуын әйтеп, ишек алдына йомышка чыккан. Егетне айныр да акылына килер дип уйлагандыр инде. Әмма әтәчлеге белән бер дә сизелмәгән Саша үзенең сукыр уеннан кире кайтмаган. Иртән уянып китсә, бөкшәйгән әби янында анадан тума шәрә ята икән бу.
Гарьлегеннән егет бауга менде. Аның хакындагы асыл хәбәрләр мәетен җирләгәч кенә безгә дә мәгълүм булды. Туганнарына хәбәр салганнардырмы, белмим, аларның килгәннәре хакында һичбер сүз булмады.
Без шушылай яши идек. Көннәр соры һәм мәгънәсез үтә тордылар. Бу исә безне баса, җаннарны каезлый, яшәвебезнең ямен кисә барды. Моны укытучыларыбыз да аңлыйлар иде булырга кирәк. Һәм менә, арадан биш егеткә, ял көненә шәһәр театрына концертка билет бирделәр. Ул санда мин дә бар идем.
Авылдан киеп килгән ямаулы кием-салымнарыбыз юылып, капчыкларыбыз төбенә салып куелган иделәр. Театр, концерт дигәч, иң матурдан гына киенәсе дип мин аларны чыгардым. Ул киемнәрем әнкәемнең хатирәсен, туган туфрак җылысын, авылым кырлары истәлекләрен, күз яшьләремне һәр җебендә саклый иделәр. Мин хәтта кайсы ямаулыгының кайчан салынганын да хәтерлимдер сыман. Ул киемнәрем шуңа да иң яхшылар, иң рәхәтләр, театрга бару өчен иң кулайлар тоелалар иделәр. Тумышымнан бирле концерт дигәннәрен күз кырые белән генә булса да күреп калган бала идем мин. Элекләрне бездә сабантуйлар узган. Өлкәннәр ул бәйрәмне хәйраннарга калып исләренә ала иделәр. Концерт дигәннәре дә шундыйрак галәмәтләрдән булырга кирәк, дидем. Минем хәтер чикмәнемнең читендә шуңарга охшаш бер вакыйга чигелеп калган: әткәй безне яңа чапкан печән салынган олы арбада, ат җигеп, хәтта күрше апа-абыйны да утыртып, халык җыелган, чуарланган су буена алып барган иде. Мул кояш, татлы ризык, елмайган йөзләр — менә шушы иде минем күңелдәге сабантуй хатирәсе. Театр да менә шушындый рәхәт җир, киң мәйдан, табигать кочагы, җәннәт урыны кебек күңелемә килде. Мин дә шунда барам бит!
Киенеп карадым. Чалбар балаклары кыскарганнар, тезгә таба күтәрелеп, аякларым шәүлегәннекедәй сыйрак кебек күренеп торалар. Күлмәк җиңнәрем дә терсәккә якынайганнар. Аларны әнекәем әткәйнең иске кием-салымнарыннан төне буе яңартып тегеп азапланган иде, үсеп җиткәнче чыдатырсың, дигән иде. Кечерәергә дә өлгергәннәр икән!
Безнең белән барырга тиешле мастерыбыз Степан Холяво ашыктырырга дип артымнан кергән.
— Син нәрсә, татарченок? Мондый кием киенәсе түгел, формадан, ак күлмәктән барасы!— дип катгый итеп әйтте. Әмма йөзенә елмаю чыгарып: — Сагындырганнармы?— диде. Күзләремә, сизенми дә калдым, кайнар күз яше тамчылары җыелырга өлгерде.
— Ну-ну! Егет кешегә килешми!— диде дә, олы дәү учы белән баш чүмечемне тотып, күкрәгенә таба кысты. Минем күз яшьләрен, күңелдә кузгалган сагыну сагышларын инде туктатырлык түгел иде.
— Утырып торыгыз әле!— диде дә Степан Холяво чыгып китте. Мин, тынычланып, киенергә өлгергәнче, ул өр-яңа формалар, ап-ак күлмәкләр күтәреп килеп тә керде. Аның ярым пеләш башы тирләгән, озынча какча йөзе кызарып чыккан, әмма йөзендәге теге йомшак елмаюы сүнәргә өлгермәгән иде.
— Завхоз урынында булды. Аңлаткач, яңа кайткан формаларны берсүзсез бирергә итте. Бераз үтүк йөретеп алырга да, кылт иткән киемнән, энәдән-җептән театрга барып керергә... Бөтен кызлар синеке була, татарченок. Һәммәсе дә! Бездә синдәй егетләр сирәк, алдыңа кызлар егылачаклар инде менә, күр дә тор!— дип, ялт кына сөйләп, мине юанып, котыртып, мактап, әллә кем итте дә куйды.
Театрга киткәнебездә иптәшләрем аһ итеп озатып калдылар. Ничә айлардан, сагыш һәм борчылулардан соң минем беренче тапкыр бәхетле мизгелләргә дә тарыган чагым иде бу.
Театрны, сәнгатьне — җан азыгы, диләр. Хак сүз икән. Ул чын мәгънәсендә хакыйкый байлык. Әмма аның тәмен азлар татыйлар. Театрда беренче тапкыр булганымда ук мин аңа гашыйк булдым. Бу тойгыларым озакка, бик озакка җитте. Дөньялыкта яшәүне сугыштан курку һәм туган туфракны сагынудан гына гыйбарәт дип белгән ерак татар авылы малаена гүяки зиннәтле сарайларның ишекләрен ачып-ачып күрсәттеләр һәм аны серләр бүлмәсенә алып керделәр.
Спектакльнең өч сәгать буена барганлыгын мин бары тик соңыннан гына белдем. Тәнәфесләрдә дә урынымнан кузгалмый, алдагы пәрдәне кымшанмыйча да көтеп алдым. Безгә инглиз шагыйре Вильям Шекспирның үлемсез “Отелло”сын уйнадылар. Соңгы актларда минем күзләр, кешеләрнең мәкерен һәм гаделсезлеген күреп торуым һәм боларга каршы берни дә эшли алмавым аркасындадыр инде, кайнар яшьләр белән тулдылар. Оятымнан иптәшләремә карап алдым, алар да миннән ким түгелләр иде.
Кемгә ничек шул бу дөньяда. Берәүләр чиксез байлыкларга күмелеп яшиләр, икенчеләре җан рәхәтендә үз бәхетен таба. Әйе, дөньялыкта тән рәхәте дә кирәк. Тән рәхәтенә, байлыкка ирешкән кешеләр җан рәхәте өчен түли белсәләр икән ул. Алар шул җан рәхәтен дә бушка гына каптырырга тели. Без һәммә барчабыз да шулай уйлый: җан рәхәте бушлай гына, җиңел генә килергә тиештер сыман.
Бу сүзләрем сафсата, сүз тегермәнемнең бушка әйләнүе кебек тоелырга мөмкин. Яши-яши, әллә нәрсәләргә кадәр уйлар барып җитә ул.
Игътибар итүчеләр бардыр әле: авыр эшне башкарганда уйлар, күңелгә киләләр дә, хәтерне чистарта, онытылганны яңарта, тутыкны куа башлыйлар. Бигрәк тә ялгыз башыңа җәфа чиккәндә ул шулай. Философка әйләнәсең, Әфләтун буласың.
Минемчә, авыр физик эштәге кешенең акылы саф буладыр сыман. Эш сөймәгәннәрнең — киресенчә, башы тулы җил өермәсе, хәтерләре дә буталчыктыр. Кеше зиһенен физик эш, кул хезмәте сафландыра. Әмма ул яратылып, сөелеп, үз күрелеп, канәгатьлек белән башкарылырга тиешле. Игътибар итүчеләр бардыр: ялкау кешегә ахмаклык пәрәвезе пәрәнҗә кора!
V
Ул кичне төне буена күзгә бер чеметем йокы кермәде. Театр тамашасын караганнан соң мин бөтенләй бүтән кешегә әверелдем. Гүяки төнем белән көнем буталды. Икенче көнне тәнемдә хәлсезлек тойдым.
Хәйләсез кешене тинтәк була, диләр. Андыйны һәркем төрткәли, акрынлап ахмакка чыгара. Моны гына яхшы белә идем. Тормыш сабакларын алмаганмыни без!
Икенче тапкыр театрга тиз генә барып булмады. Яшь күңелем түрендә ул ерак бәхетем кебек уелып калды. Театр миңа зифа буйлы чибәр кыз кебек тоела идеме, әллә инде җәннәт сараедай тәэсир иткәнме — хыялый дөнья ничек кешене үзенә тарта, театр да күңелемне туктаусыз үзенә чакыра, дәшә, җанымны саташтыра иде. Бу хис һәм уйларымнан котыла алмадым. Тырышмадым түгел... Гүяки яшәешем шул театрда булырга тиеш сыман иде. Әнә, затлы ак мәрмәр баскычлардан ак күлмәкле, чия иренле, чәчен икедән үргән кара озын толымнарында ак бантлы кыз күтәрелеп килә. Мин аны ул көнне күргән идемме — әйтә алмыйм, әмма дә бу сурәт хакыйкатьтер сыман тоела иде. Күз алларыма кабат-кабат килеп йөдәтте...
* * *
— Инде шәһәрнең утлары да күренә башладылар,— диде төнге йокымны алган хикәячем.
Мин дә ул күрсәткән якка карадым. Чыннан да алда меңнәрчә күзләрен яктырткан олы шәһәр юлыбызга чыгып баскан, ашкынып чабып килгән поездыбызны туктатырга әзер булып тора иде.
Ә хикәячем, менә-менә хәзер сүзен ахырына җиткереп, вакыйгаларны сөйләп бетерердер сыман. Өметемне югалтмыйча аңа таба борылдым. Ә ул:
— Әзерләнергә кирәк... Оһо, сәгать телләре алдатмаганнар,— дип, йокылы купебызга кереп китте. Аның әле киемнәрен дә алыштырырга өлгерәсе бар иде. Мин тәрәзәдән вагоныбызга килеп керердәй булып утларын балкыткан шәһәр урамнарына күзләрем карасын йөгерттем. Вокзал радиосының тонык авазлары да ишетелә, халык поездга утырырга дипме, әллә кырык тартмаларыннан йокылы-уяулы пассажирларга вак-тояк әйберләрен дүрт бәясенә төртеп калырга теләпме, перронга тулды. Вагоннар гүяки аларны ерып баралардыр сыман тоелды.
Монда да тормыш мыжгый, дөньялык мәш килеп газалана иде. Һәркем үз өмете белән йөгерә, ашкына.
Бераздан хикәячем, кулына җиңелчә ике йөген алып, ыспай киемнәрендә килеп тә чыкты һәм:
— Перронгача озатып куясызмы? Әллә монда гына хушлашабызмы?— дип сорады.
— Юк,— дидем мин,— монда торганчы, һава алыштырып керүем яхшырак булыр!
Юлым алда тагын да сигез сәгатьләп дәвам итәсе иде. Хикәячемнең йөкләреннән берсен күтәреп, аның артыннан атладым. Ул төсе-кыяфәте белән “Татар яшьләр театры”нда эшләүче, артистларының арасында иң өлкәне булуы белән генә түгел, сабыр холкы һәм таланты белән дә хөрмәт казанган Нури әфәндене хәтерләткәнлектән, мин алар арасында туганлык бармы-юкмы дип тә кызыксынган идем. Ул кире какты. Казанда булгаласа да, “Татар яшьләр театры” барлыгы хакында хәбәре дә юк икән. Г.Камал исемендәге театрга бу килүендә көн саен диярлек бер тапкыр барган. Туйганчы хушланган. Театр хакында, Нури әфәнде турында сүз кузгатуларымның сәбәбе — юлдашым хикәясенең ахырын ишетергә теләвем белән дә бәйле иде.
— Вакыйгалар нәрсә белән беттеләр соң?— дип сорадым мин, үҗәтләнеп.— Башладыгыз, әмма ахырына җитеп өлгермәдек...
— Алар хакында сөйләшкән идек түгелме?— диде ул, соравыма сорау белән җавап кайтарып, мине бераз аптырашта калдырып, ә үзе перроннан вокзалга таба кузгалып.— Язучы халкы барысын да хәтерләп, вакыйгаларны тулысы белән үзе генә дә күз алдына китерә түгелме?
— Соң, алай дип, анысын гына ничек тә булдырырбыз... Әмма үзегездән ишетү яхшырак булыр иде. Хикәягез ярты юлда тукталып калды кебек.
Мин һаман да ризасыз идем. Сөйләгәннәренең иң кызыклы җиренә җиткәндә генә юлыбыз өзелде. Ә мин тагын да бер-ике сәгать кенә тыңлап барырлык хәлдә идем. Сөйләгәннәрен хәтеремдә юккамы калдырасы иттем?
Ул балкыган вокзал бинасына кереп китте. Мин һаман да перронда аның артыннан карап калган хәлемдә идем. Шунда хушлашмавыбыз исемә төште дә, монда бер-бер хикмәт бардыр дип башыма да китермичә, үз вагоныма утырып, купема кердем, урыныма яттым. Әмма йокым хикәячемә ияреп китеп барган иде. Уй өстенә уй килде, хәтерем яңарып, вакыйгаларның ничек беткәнлеген өтек-төтек хәбәрләре аша бергә бәйли-җыя, ачыклый башладым.
Миңа ул заводта эшләве хакында әйткән иде бугай. Димәк, шахтер булуга лаек табылмагандыр, яки башкадыр... Монысы әллә ни әһәмиятле дә түгел. Ә менә ничек шушы Урал якларына килеп чыккан икән соң ул? Хәрби заводка бәлки үзе теләп урнашкан булгандыр?
Бу сорауларым тагын да хәтеремне бөтәйтте.
— Әйе бит әле,— дидем, күңелемдә исәп-хисап төймәсен тартып.— Хәрби хезмәткә алынгач, солдаттан соң монда урнашып калган. Әүвәле бу заводны саклаган, аннары үзе дә шунда эшли башлаган. Монысы аңлашылды. Ә менә гаиләсе? Хатынын марҗа дигән иде бугай?
Әйе-әйе, марҗа белән гомер кичердем, ул халыкка тел-теш тидерерлек сүз әйтә алмыйм, милләтчелек хисләре минем үземдә уйнаштыргаласа да, моның өчен кимсетмәде, диде түгелме? Казанга килгәч, хәзер яшәгән шәһәрендә мәсҗид төзетү эшен оештыру мәсьәләсендә мөфтияткә дә кереп чыккан. Дөрес, андагыларны бик үк мактап бетермәде. Ә менә бер мәсҗид бинасы проектын табуы хакында куанып сөйләде. Мин аннан:
— Хатыгыз чиркәүгә йөриме?— дип сораган идем.
— Әйе,— диде ул, бер дә яшереп тормыйча.— Бездә бу мәсьәлә хәл ителгән. Гаилә үзара хөрмәт нигезенә корылса — бәхетле була.
— Ә сезнең мәсҗид төзетү эшләре артыннан йөрүләрегез аны борчымыймы соң? Үз диненә кыстамадымы?
— Юк!— диде ул бу юлы.— Киресенчә, хөрмәтем генә артты дип, хәтта намазга басуымны да хуплады.
— Ислам дине Аллаһыдан иңгән соңгы хакыйкате Коръәнгә нигезләнгән. Мөселман кеше башка диннән хатын алса, яисә бүтән диндәгегә кияүгә барса, шәригатебездән мин алар икесе дә Ислам динен үз диннәре итеп сайларга тиешләр дип белә идем. Чөнки аның бит әле шунысы да бар, Ахирәткә күченгәч, бәндәләрнең диннәренә бәйле җәннәтләре дә үзләренчә түгелме? Икегез ике төрле якта булып, җаннарыгыз зар-интизарлык итсә?— дип, озын һәм озак кына аңлата-аңлата сорау да биреп караган идем. Әле ул вакытта поездыбыз Арча кырлары буйлап кына бара иде. Әңгәмәбез башланып китәргә генә итә, әмма сүзләребез ябышмый һәм ятышмый аптырата иделәр. Миңа:
— Диннәр төрле булсалар да, бәндәләрен бар иткән Аллаһы тәгалә дә бер үк, димәк, җәннәте дә һәммәсенә дә уртак инде Аның!— дигән иде ул, үзенчә аңлатмалы җавабында.
Бу фикере башымда озак тугыланды. Чыннан да, әгәр шулай икән, нишләп соң без дини каршылыкларга ябышып ятабыз? Бу кемгә кирәк? Бәлки без, кешеләр, ансыз, ягъни каршылыкларсыз яши алмыйбыздыр? Әнә, “ОРТ каналы”ннан “Время” алып баручы Екатерина, мөселманнар хакында начар хәбәр тапшырасы булса, авызын ерып, куана-куана сүз башлый һәм сөйләп туймас хәлгә керә. Әгәр дә инде киресенчә, Ислам диненә бәйле яхшы хәбәр ирештерергә тиешле булса, телләре көрмәкләнә, йөзе җимерелә, ачуы йөзенә чыга. Һәрхәлдә “Әл-Кайдо” террорчылар оешмасы берәр этлек эшләгән икән, һәммә мөселманнарга шик ташлап, һәлак булганнарны кимсетеп авыз ерып сөйләве бер дә килешми инде. Моңарга урыслар үзләре ничек түзәләр икән?..
Вагоннар җиңел генә шуыштылар да шуыштылар. Хәзер Тубыл шәһәренәчә туктап торулар булмаячак иде бугай... Ә юк, Свердлоу-Кәтринбурны гына уздык бит әле, алда Төмән бар! Тубылга аннан соң гына!
Күзләремә йокы чакырып карадым. Шунда кабат хәтерем яңарып, хикәячемне исемә төшердем дә уйлап куйдым: “Ә ул, юкса, миңа ниндидер сер сөйләмәкче иде бугай түгелме?” Нәрсә әйтергә, ниләрне белдерергә теләк иткән иде икән? Сугыш чоры турында хакыйкатьне күптән, кат-кат, инде мең тапкырлар яздылар. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” үзе генә дә ни тора!
Хакыйкатьне ачам дип бәлки хикәячем игътибарымны гына җәлеп итәргә теләгәндер, үз тарихчасын миңа гыйбрәт өчен дип сөйләгәндер? Имеш, мин яшь кеше, нәрсә күргән әле бу дөньяда, яшәүнең, тормышның кадерен белмичә, җилгә очырмыйммы әллә? Минем чордашлар хакында өлкәннәр шулай уйлыйлар түгелмени?
Уйларым катлы-катлы иделәр. Күңелем алар канатына утырып адашты. Йокысызлык тәнне алҗытты. Үз алдыма куелган сораулар, күңел төпләремнән никадәр актарсам да, җавапсыз кала бардылар.
— Балаларыгыз кайсы диндә соң? Үзләрен кем дип беләләр: татармы, урысмы?
Бу сорауларыма да ул төгәл җавап биргәндәй иде. Алар урыс анасы, урыс мәктәбе, урыс институты тәрбиясен алып үскәннәр. Димәк, кем булалар инде?
— Мин үзем әллә ни зур белемнәр алалмадым. Болай яхшы укысам да, урысчам барыбер чамалы булып кала бирде,— дигән иде ул, бераз тынычлыгын җуеп һәм артыгы белән хәвефләнеп. Поездыбыз инде яңа төзелеп килгән һәм һичшиксез мәһабәт булырга җыенган Әгерҗе вокзалы каршында тукталып тора иде.— Татарстан үсә, зурая, матурая... Сөенеп туймаслык!
Әйе, үсеш, зурлык Җир йөзендә күптән инде квадрат километрлар белән исәпләнелми, тәрәккыять, матурлык масштаблары белән санала! Хикмәт олы биләмәләр хуҗасы булудамыни! Хикмәт матур һәм бәхетле, мул тормыш белән яшәүдә шул!
Әмма мин әңгәмәбезнең дилбегәсен икенче якка тартып куярга теләдем:
— Кызларыгызның ирләре дә урыслардыр инде, оныкларыгыз да?— дип сорадым.
— Анысы шулайрак булды инде. Әмма олы кызымның малае үземә ияреп йөреп үсте. Гаражга барсам да... Минем гараж бакчам янында гына. Фатирлар да якын. Ә мин техника белән мәш килергә яратам, агач эшен сөям. Күпме татар агайларын беләм — барысы да шундыйлар! Ә оныгым кул арасына кереп үсте. Шунда ара-тирә татарча әйткәләгәнмендер инде. Хәзер дә татарчаны ару гына сукалый. Әле үзенә күчтәнәчкә татар китабы да алдым. Миңа охшаган, китап укырга бик ярата. Әйтми калдырганмын, минем китаплар белән тулы олы китапханәм бар...— ул сөйләде дә сөйләде. Балаларын да, марҗа хатынын да, оныкларын да, гаражын һәм йорт-җирләрен дә сагынган иде.
Мин хәзер күңелдән боларны барлап барам. Әллә тотыныйм да утырып языйммы, дим. Әмма кузгаласым да килми. Поезд, тәгәрмәчләрен келтерәтеп, үз җаена йөгерә дә йөгерә. Миңа йокы керә белми йөдәтә. Алып китте, ахры, ул аны. Кеше сүзенә колак куеп, үз җанымны җавапсыз сораулар газабына ташлап ни оттым инде, йә?
Алар ният иткән мәсҗидләрен сала алырлармы? Балаларына калгач, болары анда җәмәгать була алып йөрерләрме? Әллә чиркәүгә барырлармы? Аларда үз җаннарын коткару теләге уянырмы?
Уяныр, уянмый калмас, анысы. Кешеләр яшь чакларында максималист булалар, үз көчләренә ышаналар. Ә картлык барыбер килә, көчләрне алып, сәламәтлекне какшатып... Җан сыеныр урын эзли башлый, чөнки белә: тиздән тән аны үзеннән аерачак. Ә яшьлек? Үлем бит ул һәр сәгать, һәр минут янәшәдә йөри. Кеше динле булырга өлгерми, картаймый да китеп барырга мөмкин түгелме?
Гомер ул кырыкка төрләнүчән. Мин кем дигән азлармы юкка чыкмады да, исәпкә дә керерлеге күренмәгән ничәләр өскә калыкмадылар. Ил эчендә падишаһлар, тираннар да булды, мең яктан афәрин алтын акыл ияләре дә төптә калып күгәрделәр. Нәрсә соң ул тормыш, нинди соң аның бәһасе? Шулай ук без аңа бик күп һәм кыйммәт итеп түләргә тиешбезме? Әллә дөнья йөзенә без, адәми затлар, бары тик үз теләгебез белән генә туабызмы? Әгәр дә нәфсебез булмаса, Җир йөзендә газапларга-җәфалануларга тара-тара да яшәргә тырышыр идекме, шул тормышыбызның таләбенә буйсынып, туган туфрактан, ата-анадан, туганнардан, якташлардан аерылып читкә китәргә мәҗбүр ителер идекме?
Мин әле һаман менә шушы мең төрле сорауларым һәм уйларым эчендә саташып калганмындыр сыман. Бу да тормыш бәһасемени?
Иңрәп поездыбыз кычкыртып куйды. Таныш булмаган кырлар-болыннарны, авыл һәм шәһәрчекләрне калдырып, ул атып килә торган таңга таба ашкынды. Монда да кешеләр яши, аларның да үз язмышлары, үз уйлары, хыяллары...
2002–2004.


Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.