Latin

Топонимнар - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4469
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1818
29.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Урта Уралдагы географик атамалар)
Борынгы заманнарда Көньяк һәм Урта Урал төбәкләрендә күп санлы төрки кабиләләр яшәгәннәр. Мең елларча тарих казанында кайнаганнан соң, алар башкорт һәм татар халкы булып оешканнар. Башкортлар турында әле 10 гасырда ук Болгар иленә килгән гарәп илчелегенең сәркатибе Ибн Фазлан язып калдырган. Ул аларны Җаек елгасының башланган урыннарында күргән (хәзерге Челябинск өлкәсендә). Марсель Әхмәтҗанов фикере буенча алар ул вакытта әле венгр теленә охшаган угро-фин телендә сөйләшкәннәр. Хәзерге башкорт телендә сөйләшү алар өчен татарлашу гына булган. Урта гасырларда шулай ук татарлашкан һәм соңрак үзләрен башкорт дип атый башлаган тагын бер иштәкләр төркеме төньяк тарафында Каманың урта агымында яшәгән. Бу урыннар хәзер Пермь өлкәсенә керәләр.

Урта һәм Көньяк Уралның башка җирләрен төрки телле кыпчак һәм угыз кабиләләре биләгән. 11-нче, 12 –нче гасырларда аларны болгарлар үзләренә буйсындырган һәм Болгар дәүләтен төзегән. Ул Иделдән алып хәзерге Красноуфимск каласы тирәләренә кадәр җәелгән булган. Әлеге шәһәр урынындагы авылның элек Болгары дип аталганлыгы хәзер дә билгеле. Соңрак, Батый хан гаскәрләреннән качып киткән болгарлар да Урал тауларына китеп котылган (1236 ел). Алар, үзләре дә төрки телле булу сәбәпле, шундагы төркиләр белән кушылганнар. Ә Урал Татария дигән гаять зур ил составына кертелгән, ә халкы татарлар исемен алган. Европа карталарында ул ил Тартария дип аталган.

Явыз Иван Казанны алгач, Идел буендагы бик күп татарлар тагын Уралга агылган. Ә Казан ханлыгы Иван патша тарафыннан сугышып алынгач, Уралда Нугай урдасы көчәйгән. Казан һәм Себер ханлыкларының Уралдагы җирләре шушы урдага кергән. Ә халкы өфе һәм нугай татарлары, дип атала башлаган.

Өстә әйтеп кителгән тарихи вакыйгаларның чагылышы – Уралдагы төрки – татар - башкорт географик атамалары. Гомүмән, әлеге территорияләрдәге топонимнар ике телдә: рус һәм төрки телләрдә. Русларның Уралга 16 – 17 гасырларда гына килеп төпләнүен исәпкә алсаң, аңа кадәр бу җирләрдә төрки халыклар гына яшәве аңлашыла башлый. Әлбәттә Пермь – Верхотурье – Тавда сызыгыннан башлап төньякка таба финно-угор телендәге топонимнар да күбәя.

Кыскача гына итеп булса да, Уралыбыздагы географик атамаларны барлаган һәм тикшергән галимнәрне атап китү дә зарур. Шунсын әйтергә кирәк, Уралдагы топонимнар турында турыдан-туры язып чыккан татар галимнәре юк. Шулай да күпмедер мәгълүмат күренекле этнограф Дамир Исхаков китапларында табарга була. Бу турыда шулай ук Фирдәвес Гарипова, Д. Рамазанова, Марсель Әхмәтҗанов, Һади Атласи һәм башка авторлар читләтеп булса да язалар һәм язганнар.

Атамаларны өйрәнү өчен байтак кына өстәмә язмалар табарга мәмкин.

Бик файдалы чыганак – Рифкать Әхмәтҗановның “Татар теленең тарихи этимологик сүзлеге” дигән китабы, чөнки географик атамаларның күп өлеше йөзләрчә еллар элек барлыкка килгән, һәм шуңа күрә, шул вакытлардагы телебезнең үзенчәлекләрен, борынгы сүзләрнең мәгънәләрен белмичә, мондый эшкә тотыну мөмкин түгел. Марсель Әхмәтҗановның “Нугай урдасы” дигән китабындагы язмалар һәм шәҗәрәләр дә атамаларның килеп чыгышын аңларга ярдәм итә.

Бер уңайдан, сүзлекләр турында да әйтеп китәргә кирәк. Бик күп мәгълүмат русча – татарча һәм русча-башкортча сүзлекләрнең тулырак вариантларыннан табарга була. Мари теле буенча сүзлек булдыру да файдалы. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге дә игътибарга лаек, чөнки анда күп кенә сүзләрнең татар теленең төрле диалектларында ничек әйтелеше аңлатылган. Инде онытылган яки онытыла барган архаизмнар да күп кенә китерелгән.

Төрки исемнәрне элегрәк чыккан “Советская тюркология” журналларында да, тюркология буенча төрле галимнәрнең хезмәтләрендә һәм башка язмаларда табарга була.

Соңгы еллардагы рус галимнәреннән Урал топонимнары турында иң зур эш башкарган кеше – Урал дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы А.К.Матвеев. Әлеге тема буенча аның берничә китабы чыккан, шуларның иң тулысы – “Географические названия Урала” (1987 ел). Пермь өлкәсенә караган топонимнар буенча И.Я.Кривощеков һәм А.С.Кривощекова-Гантман хезмәтләре бар.

Шунсын да әйтеп үтик: Уралның географик атамалары өстендә бик актив рәвештә башкорт галимнәре эшли, һәм аларның хезмәтләреннән күп мәгълүмат алырга була. Ләкин, кызганычка каршы, аларның максаты – Уралдагы барлык топонимнарны башкортныкы дип исбат итү. Татарның географик атамаларын гына түгел, аның тарихын да юкка чыгару, татарны Уралда килмешәккә әйләндерү. Бу, Айдар Хәлим, Марсель Әхмәтҗанов, Д.Рамазанова, Дамир Исхаков һ.б. татар галимнәре фикере буенча, татар халкы исәбенә ясалма башкортлар санын арттырырга тырышу галәмәте. Кызганычка каршы, мондагы татарларның бик күбесе бу җирләр башкорт җирләре, ә безнең ата-бабаларыбыз башкорт булган, дип ышана. Бу исә татарларның үз тарихын белмәвеннән генә килеп чыга. Бу турыда өстә әйтеп кителгән галимнәр бик ышандырып язып чыктылар.

Татар галимнәренең сүзе буенча, 17- нче гасырдан башлап, аз санлы булган башкорт кабиләләре хакимият тарафыннан җирбиләүче катламга (сословиегә) әверелдерелгән. Патша хөкүмәте бу катламны Уралны алу һәм аны үз кулында тоту өчен таяныч иткән. Башкортларга күп кенә ташламалар (льготалар) бирелгән. Шуннан соң бик күп Урал татарлары һәм Иделдән качып килгән татарлар башкорт катламына язылганнар. Бу аларга җир алырга мөмкинлек биргән, бәлки, аларны куа килгән Явыз Иван башкисәрләреннән котылу өчен дә кирәк булгандыр. Бу ясалма башкортлар бөтен Урта һәм Көньяк Уралга җәелгәннәр. Ләкин телләре һәм мәдәниятләре татарныкы килеш кала биргән. Хәзер инде шуларның барысын да башкорт милләтенә кертергә тырышалар.

19-нче гасырның ахырындагы сан алу (перепись населения) буенча, мәсәлән, Красноуфимск өязендә 11 меңләп башкорт һәм 8 меңгә якын татар булган. Ә 1926 нчы елгы сан алудан соң бу өяздә башкорт калмаган, дип әйтерлек. Татарлар саны арткан. Кая булганнар башкортлар егерме ел эчендә? Татарлар башкортларны татарлаштыру өчен татарлар саны башкортларныкыннан берничә мәртәбә күбрәк булырга тиеш иде. Тел белгечләре бу турыда яхшы белә. Ләкин бит монда нәкъ киресенчә булган. Ә эш шунда: 1917 елның 10 ноябрендәге декреты белән Совет хөкүмәте бөтен төрле катламнарны юкка чыгаргач, башкорт сословиесенә кергән татарларны кире үзләренең чын милләтенә керткәннәр. Шулай итеп алар яңадан татарга әйләнгән. Бу хәл монда гына түгел, бөтен Башкортостан буенча шулай булган. Бу турыда башкорт галимнәренең ”Западные башкиры” (төзүчесе А.З.Әсфәндияров) дигән китабын карау да җитә.

Кадерле укучы! Татарлар үз вакытында Иртыштан алып, Карпат тауларынача, Урта Уралдан Каспий һәм Кара диңгезгәчә җирләрне биләгән халык. Урал да аларның үз җирләре. Моны исбат итү бик җиңел: Уралдагы һәм тагын дистәләгән өлкәдәге елгалар, күлләр, районнар һәм авыллар күрсәтелгән нинди генә картаны алсаң да, татар телендә булган елга, күл, авыл исемнәре ярылып ята. Алар әллә ничә йөз еллар элек бирелгән атамалар һәм безнең тарихыбыз турында кычкырып торалар. Дөрес, урыс һәм башка милләттәге галимнәр саф татар телендәге атамаларны я вогул, я коми, я иран теленнән чыккан дип исбат итәргә тырышалар. Башкорт галимнәре исә Урал татарлары телен башкорт теленең бер диалекты гына дип инде барысын да ышандырды дияргә була. Әгәр дә алар шушылай тырыша торгач, Башкортстандагы миллионнан артык татарны башкорт дип законлаштырсалар, безнең андагы милләттәшләребезгә көчләп башкорт теле укытырга юридик нигез булдырылачак.

Шунсын да әйтергә кирәк, бу язма ике тугандаш халык арасында коткы салыр өчен язылмаган. Минем үземнең башкорт дусларым бар, башкорт көйләрен яратам, хәтта җырларга да маташам. Башкорт һәм татар халыклары өстә әйтелеп киткән галәмәтләр турында белмидер дә. Кемдер менә шушы белмәгәнлектән файдалана да инде.

Шуңа күрә, туган төбәгебездәге топонимнарны өйрәнү, шуның аша чын тарихны ачыклау, дөресрәге якташларыбызның фикерләүләрен шушы проблемаларга юнәлтү – бу язманы эшләүнең максаты булып тора.

Әлбәттә, минем Урал топонимнарының мәгънәсен һәм тарихын аңлатырга тырышуымның сәбәбе – ниндидер зур гыйльми эш күрсәтергә теләү түгел ( чөнки мин галим дә түгел), ә милләттәшләребездә, якташларыбызда үзебезнең борынгыдан килгән туган җиребез Уралның, халкыбызның тарихы белән кызыксыну уяту, чөнки атамалар тарих белән турыдан – туры бәйләнгән. Үз халкының тарихын белгән кеше телен, гореф – гадәтләрен онытмас, үзенең милләте белән горурланыр.

Әлбәттә, мин үземнең язмаларым гел дөреслеккә туры килә, дип уйламыйм, бу минем өчен мөмкин дә түгел. Шуңа күрә, берәр җирнең атамасын аңлатканда, һәрвакыт “Ә сезнеңчә ничек? Сез ничек уйлыйсыз?”- дигән сорау куясы килә. Һәм сездән җавап та аласы килә, мөхтәрәм милләттәшләр!

Шунсын да искәртү кирәктер, атамаларның күбесе без татар сүзебез, дип кычкырып тора. Шуңа күрә мәгънәсе ачык аңлашылып тормаганнарын гына ачыклыйсы килә.

Екатеринбург шәһәре тирәсендәге географик атамалар.

Уктус. Екатеринбург шәһәре чикләренә кергән таулар. Шунда ук Патрушиха елгасы ага. Уктуз дигән күл һәм шуның ярында урнашкан авыл Төмән өлкәсендә дә бар. Тикшеренүчеләр бу атаманың төрки – татар сүзеннән килеп чыкканлыгын инкяр итмәсәләр дә, ышандырырлык вариантлар бирмиләр. Бу аларның татар телен белмәвеннән килеп чыга. Мәсәлән, әлеге атаманы “ук” (стрела) һәм “туз”(береста) сүзләреннән чыгаралар. Ә инде бу – мәгънәсезлек.

Безнең фикеребезчә, бу очракта борынгыдан килгән (“үк”) һәм “түз” сүзләренә игътибар итәргә кирәк. Элек “үк” сүзе нәсел-нәсәп, ана мәгънәләрендә кулланылган (Р.Әхмәтьянов), мәсәлән, “үксез” сүзе ятим, нәсел – нәсәпсез дигәнне аңлаткан. “Түз” сүзе элегрәк үзәк дигәнне дә аңлаткан, әле хәзер дә агач түзе, үзәге, елга түзе дигән сүзләр бар. Әлеге ике сүзне кушсаң, нәсел – ыру урнашкан җирнең үзәге, туган җир мәгънәсендәге “үктүз” сүзе килеп чыга.

Икенчесе, матурлыгы ягыннан калышса да, чынбарлыкка якынрагы “ык” һәм әлеге дә баягы “түз” сүзләреннән ясалган “ыктүз” - елга тамагы дигән топоним. Ансы бигрәк тә ышандыра төшә. Ә “ык” ның элек елга, агым мәгънәсендә әйтелгәнлеге инде сер түгел. Хәзерге вакытта да нәкъ татарлар яшәгән урыннарда дистәләгән Ык, Ик елгалары бар. Димәк, Ык - хәзерге Патрушиханың элекке исеме. Ыктүз – Патрушиханың тамагы һәм шундагы таулар. Свердловск өлкәсенең башка урыннарында да шундыйрак атамалар бар. Мәсәлән, Красноуфимск районындагы Бәяк - Түз авылы Бәяк елгасының Өфегә койган җирендә урнашкан.

Т а в а т у й, Екатеринбург шәһәреннән ерак түгел, Свердловск өлкәсенең Невьянск районындагы күл. Галимнәр бу атаманы финно – угор телләреннән чыккан дип карыйлар. Мәсәлән, коми-пермяк сүзләре та ва туй –этот водный путь дигән мәгънәдә йөри икән (Матвеев А.К.). Ләкин В.А.Ложкин бу атаманың төрки телләрдән, бигрәк тә татар теленнән чыккан булуы ихтималын әйтә. Ләкин ул моны уңай гына, хәзерге заман татарча-русча сүзлектән карап кына китереп чыгарган. Аныңча, Таватуй пир гор дигәнне аңлатырга тиеш икән. Сорау туа: бу нинди андый тауларның мәҗлесе булган икән? Безнеңчә, бу атаманың күңелгә ятышлырак ике версиясе бар. Беренчесе – “тау” сүзе белән бәйләнгән. Бу сүз борынгы төрки телдә бәйрәм, котлау һәм шулай ук рәхмәт әйтүне аңлаткан. Ә “тау әйтү” котлау, рәхмәт әйтү урынын да белдергәндер, дип әйтергә була. Икенчесе - “таутуй” котлау бәйрәме, сөенеч бәйрәме (сабан туен искә алыйк). Бу сүзләр икесе дә ата-бабаларыбызның әле ислам диненә кадәр үк китереп чыгарган сүзләредер кебек. Алар шушы күл тирәсендә элекке аллаларына табынганнар, олы бәйрәмнәр үткәргән булганнардыр, дип фараз итәргә була.

Ш а р т а ш, Екатеринбург шәһәре читендәге күл. Күл читендә таш кыялар да бар (русча “Каменные палатки”) . Тикшеренүчеләр бу атаманы “шар” (төрки телләрдә шарообразный яки болотный мәгънәсендә әйтелгән) “таш” сүзеннән дә, сары таштан да чыгаралар (А.К.Матвеев). Шуны әйтергә кирәк, Красноуфим районында шар дип аталган сазлы җир хәзер дә бар. Моны беренче вариант, дип санарга мөмкин.

Икенче вариант, безнең уебызча, Шарташ атамасы “шәрә таш” (голые скалы) сүзеннән килеп чыккандыр, чөнки әлеге күл буендагы кыялар шарсыман да , сары да түгелләр. Ә шәрәташны шарташ дип әйтү – русларның татар сүзләрен гадәттәгечә бозуы гынадыр.

Өстә әйтеп кителгән ташларның берсенең өстендә уеп эшләнгән чокырсыман нәрсә булуы билгеле. Моны галимнәр борынгы заман кешеләренең корбан салу ташы, дип аңлаталар.

Т а г и л, Свердловск өлкәсендәге шул исемдәге елга һәм Верхний Тагил, Нижний Тагил шәһәрләре. Бу атамаларның семантикасы төрлечә аңлатыла. Кемдер “тягыл” (хант телендә “ермак”), икенчеберләре төркичә “таглы” (таулы) сүзеннән килеп чыккандыр, дип яза. Кайсылары таг ил (горная страна) дип китереп чыгаралар. Ләкин Тагилны шушы тирәдәге татарлар “Тайгыл” дип әйтәләр. Көнчыгыш төркиләренчә “тайга” таулы урман ны белдерә икән. Икенче чыганак буенча “тайгы” - борынгыларча аударылган агачлардан торган ныгытма була икән (русча – засека), ә “тайгылы” – егытылган агачлардан торган киртәле, ныгытмалы урын.. Борынгы заманда бу тауларда төньяк халыклары төркиләрдән шулай саклангандыр, дип фараз итәргә була.

Ч у с о в а я, Свердловск һәм Пермь өлкәләрендә агып узучы гүзәл бер елга. А.С. Кривощекова- Гантман һәм А.Матвеев бу атаманы финно - угорча “чус” – йөгерек һәм “ва”- су сүзләре белән бәйлиләр. Әлбәттә, бу дөреслеккә охшаган. Ләкин Урта Уралдагы һәм бигрәк тә шушы тирәдәге атамаларның күбесе төрки-татарча икәнен искә төшерсәң, уйланырга туры килә. Бу турыда А.Матвеев та әйтеп узган, ләкин бу исемне татарга бирмәскә булган. Безнең уебызча, бу атама “Чу суы” (бу очракта су – е л г а мәгънәсендә) сүзләреннән килеп чыккан һәм руслар тарафыннан Чусоваяга әйләндерелгән. Без бит хәзер дә “Идел суы, Өфе суы” дип әйтәбез. Ә “Чу” (су, елга мәънәсендә) тамыры кергән исемле елгалар көнчыгыш төркиләр яшәгән җирләрдә байтак, мәсәлән: Чу, Чуя, Чуня, Чуна.

Р е в д а, Свердловск өлкәсендәге елга һәм шул ук исемдәге шәһәр. Шулай ук Өфе бассейнында Ревдель елгасы, Пышма елгасына коючы Рефт елгасы һәм Төмән өлкәсендә Ревда авылы бар.

А.Матвеев бу атамаларның күбесе татарлар торган җирдә булуын әйтеп үтсә дә, татар сүзләренең “р” дан башланмавына нигезләнеп, атаманың килеп чыгышын финно-угор яки иран телләреннән эзли (А.К.Матвеев. Географические названия Урала. 1987г.), ләкин уңышка ирешә алмыйча, авыр хәлдә кала.

Әмма татар телен белгән кешегә бу авыр мәсьәлә түгел, безгә монда әлеге атаманың “Ревдель” варианты ярдәмгә килә. Аңлашыла ки, руслар бу җирләргә килгәч, җирле халыктан елга һәм күлләрнең атамаларын телдән сораштырып язып алганнардыр. “Эрүидел” (Талая река, Талица) дигән сүзне алар нәкъ Ревдель формасында язып алырга тиеш иделәр дә инде. Бу бит инде Агыйдел (Агидель), Караидел (Караидель) атамалары калыбы буенча төзелгән сүз. Сүз башындагы басымсыз “э” не без үзебез дә әйтмибез диярлек, гәрчә язганда төшереп калдырмасак та. Ә Ревда һәм Рефт Ревдельның кыскартылган варианты гынадыр. Икенчедән, татар сүзләре “р” дан башланмый дигән сүз дә дөреслеккә туры килми.

И с е т ь, Исетское күленнән башлана һәм Екатеринбург шәһәре аша агып, Төмән өлкәсендә Турага коя торган елга. Шул ук Төмән өлкәсендәге Исетское исемендәге район үзәге дә бар. Шулай ук Урал елгасы бассейнында кечкенә генә И с е т елгачыгы, Пермь өлкәсендә И с е т ь елгасы ага.

А.К.Матвеев язмалары буенча, И с е т ь сүзен аңлатырга тырышып караучылар бик күп булган. Аны ис һәм эт (запах собаки) сүзләреннән чыккан дип тә, казах исеме Исетбайдан да, Геродот язмаларындагы борынгы халык исседоннардан калган исемдер дип тә уйлыйлар. Шулай ук башка тузга язмаган версияләр дә китерелә һәм аларның барысы да шул ук авторлар тарафыннан юкка да чыгарыла.

Әмма татар телендә бу сүзне уңай гына аңлатып була (А.К.Матвеев та бу сүзнең “көньяк” халыкларында туган булырга тиешлеген хуп күрә, ләкин китереп чыгаралмый). Башта йомшаклык билгесен төшереп калдырабыз, чөнки саф төрки- татар сүзләрендә ә, и, ө, ү авазлары кергән сүзләр болай да нечкә әйтелә. Йомшаклык билгесен руслар сүзне нечкәртү өчен махсус керткәннәр. Шуннан соң бу сүзне ис һәм ит сүзләренә таркатабыз. Искитәрлек, ис китә сүзләренә игътибар итик. Ис итмәстән (көтмәгәндә, уйламаганда мәгънәләрендә) сүзе тагын да якынрак. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә ис сүзе кергән утыз-кырыклап ясалма сүзләр бар. Безгә бу очракта иң кирәклесе – ис ит ( ит – делай ). Ис – хәтер, соклану ны белдерә, ис ит – хәтереңдә тот, онтылмас, соклангыч матур елганы аңлаткандыр.

П ы ш м а, Екатеринбург шәһәре тирәсеннән агып үтүче елга һәм шул елга буендагы Пышма, Верхняя Пышма шәһәрләре. Тикшеренүчеләр бу атаманы угро – фин телләренә дә, төрки телләргә дә нисбәтле, дип карыйлар, ләкин ышандырырлык версияләр юк икәнен үзләре дә әйтеп үтәләр.

Без иске татар теленә бәйләнгән өч яңа вариант тәкъдим итәбез. Беренчесе - п ы ш (пышылдап сөйләшү) тамырыннан килеп чыккан пышма (“тихая”) (ТТАС). Икенчесе - п а җ ь м а сүзеннән. Бу сүз “усадьба” ны аңлаткан (Р. Әхмәтҗанов), өченчесе – п е ш м ә, яки “учак”- ыруның туктап ашарга пешерү урыны, яки, гомүмән, яшәү урыны. Пышма һәм пешмә сүзләренең ясалыш формасын без башка татар сүзләрендә дә күрәбез, мәсәлән, басма, кушма, бүлмә һ.б.

Ш у в а к и ш, Екатеринбургтан ерак түгел бер күл атамасы. Булган гына аңлатмалар төньяк халыклары телләре белән бәйләнеп карала, ләкин бик уңышсыз нәтиҗә килеп чыга. Моны А.Матвеевның өстә әйтеп кителгән китабында күрергә була. Ә иске төрки – татар теленнән чыгып, уңай гына аңлатыла. Без бу сүзнең мәгънәсенең өч версиясен бирәбез. Беренчесе -йуа, җуа – кыргый, дикий (Р.Әхмәтҗанов) к е ш е, к и ш и (дикий человек), икенчесе – шава киши (неопрятный человек), ләкин мондый мәгънәдә бирелгән атамалар бүтән җирләрдә очрамыйлар. Өченчесе – җуа киш - “дикий соболь” сүзе. Ләкин бу очракта безгә, кыргый булмаган кеш була микән, дигән сорауга җавап табарга туры киләчәк. Күренеп тора ки, мәънәсе ягыннан да, төзелеше буенча да иң кулай вариант – җуа киши, хәзерге татар теленә әйләндерсәк, кыргый кеше. Кызыклы сораулар туа, монда сүз “кар кешесе “ турында бармый микән соң? Элегрәк бу турыда төрле илләрдә бик күп шауладылар. Бары тик татарлар гына бер якта калды. Шул уңайдан ул коточкыч нәмәрсәнең (снежный человек, yeti ) татарча исемен “җуа кеше” дип куярга тәкъдим итәбез.

Решеты, Екатеринбургтан ерак түгел тимер юл станциясе һәм кечкенә генә Решетка елгасы. Беренче карауда бу атаманы рус сүзе, дип уйларга була. Ләкин мәгънә ягыннан караганда аңлашылмый, ни өчен елга һәм станциягә мондый исем бирделәр икән. Инде алып карыйк рус телендә дә булмаган решеты сүзен. Татар сүзе булса, ул рәшәте дип әйтелер һәм язылыр иде. Ләкин бездә дә мондый сүз юк кебек. Ә инде борынгы төрки – татар теленә мөрәҗәгать итсәк, андый сүз килеп чыга, чөнки элек -лы, -ле кушымчалары -ты, -те, -ды, -де формасында булган. Әлбәттә, борынгылар бу сүзне рәшәте дип язарга тиеш булганнар. Ә хәзер булса, ул сүз рәшәле дип язылыр иде. Ә аны инде без яхшы беләбез: рәшә - эссе көндә җирдән күтәрелә торган томан, төтенсыман җылы пар. Димәк, бу су буйларында күп вакыт томан күтәреләдер, шуңа аңа рәшәле яки томанлы исемен биргәннәрдер. Мондый исем бик табигый һәм урынлы.

Урта Уралдагы топонимнар.

У р а л, Ауропа һәм Азияне аерып торучы таулар системасы һәм шул исемдәге елга. Ләкин, шунсын әйтеп китик, 1775 нче елга кадәр Урал елгасы Җаек дип аталган.

Урал таулары атамасының килеп чыгышы турында сүз күп булса да, бәхәсләр әле тынмаган, һәм соңгы сүз әйтелмәгән.

Беренчедән, урыс телендәге Каменный пояс дигән сүзгә ияреп, Урал атамасын уралмак (опоясаться) сүзеннән китереп чыгаручылар бар. Ләкин борынгы заман халкы Урал атамасын биргәндә бу тауларның ниндидер меңнәрчә чакрымга сузылган Евразиянең “билен буып торганын” каян белделәр икән. Моны бит картадан карап кына белеп була.

Башкорт халкының Урал – батыр турындагы легендасы да эшкә җигелә, татар-башкорттагы Урал антропонимы да искә алына. Әмма, меңнәрчә чакрымнарга сузылган илаһи - уптым тауларга кеше исеме бирелүе мөмкин микән соң? Һәм гомүмән, кеше исемен күбрәк авыл һәм шәһәрләргә биргәннәр.

Арал диңгезе дә, манси халкының ур – ала сүзе дә (крыша горы), ерак себердәге эвенк халкының урэ (тау) сүзе дә китерелеп карый, ләкин проблема “ачык кала”. Шунсы бәхәссез дип табыла – бу сүз көньяктан килгән төрки халыклары сүзе.

Безнеңчә, Урал атамасы борынгы сүз, һәм аны иске сүзләр китабыннан эзләргә кирәк. Мәсәлән ор, ур, үр сүзләре төрки халыкларда холм, гора, возвышенность, берег, обрыв һәм тагын әллә ничә төрле мәгънәдә йөргәннәр. Әл сүзе элек шул ук ил сүзен белдергән. Шулай итеп, ор әл, ур әл, үр әл – болар барысы да “горная страна”, “горный край” мәгънәсен аңлатканнар. Чыннан да, “Книга Большому Чертежу” дигән китапта (1627 ел) тауның исеме Оральтова (Уральтова) гора дип китерелгән. Монда йомшаклык билгесе “ә” урынына сүзне нечкәртү өчен куелган булырга тиеш. Димәк, Урал (Үрәл) – Тау иле.

Ч е л я б и н с к, өлкә үзәге. Татарлар Чиләбе дип йөртәләр. А.К. Матвеев буенча, 1773 елга кадәр шәһәр Чилябинск, дип аталган.

В.А.Бушаков “челеби” сүзен төрекнеке, дип яза, мәгънәсе – аксөякләр нәселеннән (чыккан), әдәпле, инсафлы. Моның белән өлешчә генә килешергә була, чөнки бу сүз кырым татарларында да еш әйтелә. Мәсәлән, Кырымда Чиләбе иле, Чиләбеләр дигән авылларның барлыгы билгеле. Тагын шундый сорау туа: бу сүз төрекнеке булгач, Уралга ничек килеп чыккан? Моның өчен тарихка кереп карыйк. 1380 нче елда Куликово кырындагы сугышны татарлар ягыннан Челубей дигән кеше башлап җибәрә. Бу шул ук Чиләбе түгелме соң? Руслар бит бик күп татар сүзләрен бозып язалар. Ә бу бит төрекләрнең башка төркиләрдән аерылып китүеннән соң берничә гасыр үткәч булган хәлләр. Димәк, чиләбе сүзе бөтен төрки кавемнәренең, шул исәптән татар сүзе дә. Юкка гына ул җырга кермәгән: ...“Уфа – Чиләбе, кайтасыгыз киләме?”...

С у к с у н, Пермь өлкәсендәге район үзәге. Бу шәһәр тибындагы поселок элекке татар авылы урынында төзелгән (А.К.Матвеев). Әлеге автор бу атаманы ике татар сүзеннән китереп чыгарырга тырыша: “сок”, ”сук”, “сык” – жадный взор, боязнь сглаза һәм сын (идол,истукан). Бу, әлбәттә, бик матур һәм ышандырырлык килеп чыкмый. Икенче вариант та бар: С у к с у н суык су сүзеннән чыккан имеш, янәсе. Ләкин монсы да ышандырмый. Әгәр инде “сык”, “сок” сүзен елау, сыктау мәгънәсендә алсак, әлеге урынның борынгы бабаларыбызның камлау, сынга табыну, аңарга кайгыларын елап – сыктап сөйләү һәм алдагы кәсепләрдә, тормышта уңыш индерүне сорау урыны икәне аңлашыла. Ы авазының у – га әйләнүе дә аңлашыла: гарәп язуында ы булмаган. Аның урынына күп вакытта у язылган. Әгәр урыслар бу сүзне язудан карап белсәләр, анда нәкъ Суксун, дип язылырга тиеш иде.

Бу топоним шуның белән дә игътибарга лаек, ул ата – бабаларыбызның бу җирләрдә бик күптәннән, мәҗүси вакытларыннан башлап яшәгәнлеген күрсәтә.



О с а, Пермь өлкәсендәге шәһәр. Уралда яшәүче тикшеренүчеләр тарафыннан каралмаган. Бу атаманың килеп чыгышын ачыклар өчен М. Зәкиев, Д.Рамазанова, Д.Исхаков хезмәтләренә игътибар итү файдалы. Алар күрсәтүенчә, бу тирәләрдә әле яңа эраның беренче меңьеллыгында ук төрле төрки кабиләләр яшәгән. Шулардан “ас (яс – ос – аз – оз – уз )” кабиләсе астык (аслык) исеме астында хәзергә кадәр билгеле. Татарда сүз башындагы “а” “о”га якынайтып әйтелгәнгә күрә, руслар да бу сүзне “остяк” формасында әйтә башлаганнар. Ул гына да түгел, безнең элек Пермь ягында татарлар белән бер үк авылларда күршеләр булып яшәгән “астык” бабаларыбызны рус галимнәре остяклар – хантлар булганнар, дип язалар. Ә безнеңчә, астыклар татарларның борынгы ата - бабаларының берсе, дип әйтергә була. Оса шәһәренең һәм шул тирәдәге елга исеменең (Осинка, Оса елгасы да булгандыр) әлеге ас – ос кабиләсе исеменнән килеп чыккандыр, дип фараз итәргә була.


П е р м ь, Уралдагы Өлкә үзәге. Бу атаманы тикшеренүчеләр һичбер төрле икеләнүсез финн – карел телләрендәге “Пэря Маа” яки “Пэрама” (Ерактагы җир, Арткы җир мәгънәсендә) сүзләреннән килеп чыккан, дип исәплиләр.

Ф. Гарипова, М.Зәкиев хезмәтләренә таянып, бу сүзне Биарм атамасының бераз үзгәргән формасы, дип карый. Яңа эраның беренче меңьеллыгында ук бу тирәләрдә Биарм (Биармия, Биармланд) дигән зур һәм көчле дәүләт булган, анда төрле кавемнәр яшәсә дә, төрки халыклар хакимлек иткәннәр, башкаласы хәзерге Биләр (Татарстан) шәһәре тирәсендә булган. Аның фикеренчә, 8-9 нчы гасырларда көньяктан болгарлар килеп Идел – Кама Болгариясен төзегәч, әлеге Биармның әһәмияте кимегән, һәм дәүләтнең исеме дә үзгәргән. Ары таба Биармия үзе дә Болгарга кушылган.

М.Әхмәтҗановның “Нугай Урдасы” дигән китабында да татарларның ата-бабаларының җирләре Пермьне еракка узып, Кама башларына чаклы җәелгән булганлыгы язылган.



С т е р л и т а м а к, Башкортостанда Стерля елгасы Агыйделгә койган урындагы шәһәр. Олы буын татарлар бу атаманы Эстәрлетамак яки кыскача Эстәрле дип әйткәннәр. Моны элегрәк иҗат иткән язучыларыбыз әсәрләреннән дә күрергә була. Димәк, елганың исеме дә Эстәрле дип әйтелергә тиеш була.

Ә тикшеренүчеләр бу атаманың килеп чыгышын бөтенләй төрки телләргә нисбәтле, дип карамыйлар (А.Матвеев). Башкорт язучысы Ю. Гәрәй исә стерлядь сүзеннән килеп чыккандыр, дип уйлый. Аның уенча, бу елгада әлеге балык бигрәк тә күп икән. Уйлап карасаң, борынгы төрки халыклар чөгә балыгының стерлядь дип аталуын беләләр иде микән соң.

Безнең уебызча, татарча әйтелгән Эстәрле атамасына игътибар итәргә кирәктер. “Эстәү” сүзе теләү (желать) белән бер мәгънәдә йөргән. Шушы сүздән китереп чыгарылган аергыч эстәрле (желанная) булырга мөмкин. Сүз башындагы басымсыз “э” бездә әйтелми диярлек, шуңа күрә урыслар тарафыннан стерли, стерля булып киткәндер, чөнки алар аны ничек ишетелсә, шулай язып алганнардыр.

Алапаевск, Свердловск өлкәсендә Алапаиха елгасы тамагындагы шәһәр. Тикшеренүчеләр бу атаманың татар сүзеннән чыккан булуын бертавыштан раслыйлар, тик нинди сүздән икәнен тәңгәл әйтә алмыйлар. Алар тарафыннан алапай (неряшливая), алапа (здоровый человек), ал апай (розовая тетка) һәм башка шундыйрак чыганаклар китерелә. Без тагын бер вариант тәкъдим итәбез. Күпчелек атамаларның антропонимнар, яки кеше исемнәреннән килеп чыкканлыгын искә алсак, бу атаманың Алыпбай исеменнән чыкканлыгы ышандыра төшә. Монда алып - көчле, куәтле мәгънәсендә, бай – бай, маллы, ир сүзләрен белдергән. Алыпбай исеме Урал төркиләре арасында киң таралган булган.

Арамиль, Свердловск өлкәсендәге шәһәр. Бу атаманы һичбер икеләнүсез әрәмә ил яки әрәмәле сүзләреннән килеп чыккан, дип исәплиләр. Без дә моңа кушылабыз.

Ачит, Свердловск өлкәсендәге район үзәге (Ачитка елгачыгы буенда). Кайсебер кешеләр бу атаманы ач эт (элегрәк ит дип тә әйткәннәр) сүзеннән чыккандыр диләр. Ләкин бу ышандырмый. Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, файдаланылган бер сүзлектә дә ачит сүзе очрамый. Бу очракта А.К Матвеевның, бу атама монголларның ачит ( мәрхәмәтле мәгънәсендә) сүзеннән чыккан, дигән фикере белән килешергә була, чөнки, беренчедән, андый очраклар еш очрый; икенчедән, бүтән кабул итәрлек версияләр юк. Шунсын да әйтеп үтәргә була, татар һәм монгол телләре икесе дә бер алтай телләре семьясыннан бит.

Тагын бер версия: Татарстанда һәм Башкортостанда берничә Ашит атамасын алган авыллар бар. Ә ашит – борынгы төрки бабаларыбызның нәсел – ыру исеме. Югарыда китерелгән авторның уенча, ашит халык телендә ачитка әйләнгән.

Өченче вариант итеп, татарның әчетке сүзенә игътибар итәргә була.

Вахит Имамовның “Сәет батыр” дигән китабында Пугачев яулары заманында бу атаманың Ачыт формасында булуы әйтелә.

Билимбай, Свердловск өлкәсендә шәһәр тибындагы поселок. Тикшеренүчеләр бу атаманы Белембай (богатый знаниями) исемле башкорт яки татар исеменнән чыккандыр, дип фараз итәләр. Ләкин шунсын әйтергә кирәк, якын тирәдә яшәүче олы буын татарлар бу атаманы Биләмбай формасында әйтәләр иде. Бу инде биләмә (владение) сүзеннән чыккан исем, җире – суы күп булган бай исеме.

Касли, Чиләбе өлкәсендәге Большие и Малые Касли күлләре буендагы шәһәр.

Тикшеренүчеләр Касли атамасын башта манси телендәге “ хасли (мүкле)” сүзеннән чыккандыр, дип фараз итәләр, ахырда башкорт сүзе “казлы”га кайтып калалар(А.К.Матвеев). Гомүмән, әлеге автор белепме, белмиме, даими рәвештә татар һәм башкорт сүзләрен бутый. Соңгы очракта да шулай: казлы(гусиный) башкортча башкачарак бит. Кайвакытта татар сүзләрен казах телендәге сүзләр белән дә бутый. Мәсәлән, Карталы шәһәре атамасын казах сүзе кара таллы дан китереп чыгара. Бу инде хөрмәтле авторның, телләрне белмәгән килеш, шундый эшкә тотынуы күрсәтә: кара таллы татар сүзе дә бит.

Без исә бу атаманы кәсле сүзеннән килеп чыккандыр, дип уйлыйбыз. Акрын агучы елга төпләрендә, күлләрдә күп вакыт үлән, кәс була бит. Бу сусыл азыкны поши һәм боланнарның да яратып ашавы билгеле.

Кунгур, Пермь өлкәсендәге шәһәр, Кунгур районының үзәге. Бу атаманы галимнәр төрки халыклар теленнән чыккан, дип уйлыйлар. Аларча, төрле төрки телләрдә кунгур сүзе булып, ул төрлечәрәк яңгырый икән. Мәсәлән, татарча коңгыр – бурый ( Красноуфимск районының Бишавыл авылында күңгерләр очы, күңгерләр җире булган), башкортча куңыр – шулай ук бурый, казахча конгыр, конгур – бурый, темный, борынгы кыпчак телендә конгур – рыжеватый. Икенчедән, бу атама тагын конур, хонгор формаларында Төньяк Кавказдан алып Монголиягә кадәр таралган икән. Ә бу инде нәкъ элекке төрки - татар җирләре.

Ә шулай да, нәрсә аңлата икән бу атама? Безнеңчә, нәсел - ыру исеме. Татар этнографлары язуынча, нугай – кыпчак кабиләләре арасында кунгур һәм коңгырат ырулары булуы билгеле. Ә инде нугай татарларының, ягъни Урал татарлары ата-бабаларының биләмәләре Кунгур һәм Пермь шәһәрләреннән төньяккарак сузылган булган, һәм бу атама кайчандыр алар тарафыннан бирелгән.

Шамары, Свердловск өлкәсендәге Сылва елгасы ярындагы поселок. Атаманың килеп чыгышы галимнәр тарафыннан тикшерелмәгән. Иң элек шуны әйтеп үтәргә кирәк, нәкъ шул тирәләрдә Сылва татарлары дигән милләттәшләребез яши. Шуңа күрә бу исемне дә төрки – татар сүзе, дип әйтсәк була. Моның өчен, әлбәттә тагын борынгы сүзләр китабына керәбез. Беренчедән, элек шәм сүзе шам формасында да әйтелгән. Аның мәгънәсе дә киңрәк булган. Мәсәлән, маяк уты дигәнне дә белдергән. Ор сүзе калку урынны, тауны, киртләч җирне да аңлаткан. Шулай итеп, шамары шам оры дан үзгәреп килеп чыккан.

Инде шаморының нәрсә аңлатканын карыйк. Бу - Сылва елгасының текә борылышында ярга бәреп аккан җир булырга тиеш. Андый урыннарда караңгыда йөзеп килүче көймәчеләр сак булсын өчен, биек яр башына сигнал учаклары якканнар. Шаморы – сигнальная гора.

Әйтеп үтәргә кирәк, Әзербайҗанда Шамхор елгасы бар. Монда хор корылманы аңлата (сигнальное сооружение). Үзбәкстанда Шамалды-сай елгасы ага. Бу - утлар алынган елга ( сай, чай – борынгы төрки телендә - елга).

Шунсын тагын кабатлыйк, әлеге исем татарларның бу тирәләрдә борынгыдан ук яшәгәнлекләрен белдерә.

У ф а, Ө ф е, Шул исемдәге елга һәм шәһәр. Башкортостанда бу елга Өфө дип тә, Караидел дип тә, Уфимка дип тә атала. Әйтеп китәргә кирәк, Өфе шәһәре 1586 елда урыслар тарафыннан нугай (Урал) татарлары җирендә салына башлый. Ул аларның җирләрен басып алу өчен база рәвешендә эшләнә. Башкортстан республикасына бу җирләр 1920 елда гына бирелә (М.Әхмәтҗанов). Шәһәрнең исеме елга исеменнән алынган.

Өфе атамасының килеп чыгышын аңлатырга тырышкан галимнәр байтак (А. Матвеев). Кайсысы башкортның уба( кабер ташы) сүзеннән чыккан булырга тиеш, дип карый; икенчеләре, шулай ук башкорт ыруы үпә дән калган, дип саный.

Финно – угор халыклары сүзе ю – ва (елга-су), иран сүзе ап (су), осетин сүзе ираф (осетин суы) – барысы да галимнәр тарафыннан Өфе атамасының мәгънәсен аңлату өчен китерелгән сүзләр. Аңлашыла ки, тырышуларның файдасы булмаган: бу атама – Уралдагы иң серле сүзләрнең берсе булып кала бирә.

Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Топонимнар - 2
  • Büleklär
  • Топонимнар - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4469
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1818
    29.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Топонимнар - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4276
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1833
    30.9 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Топонимнар - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4368
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1561
    32.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    46.2 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Топонимнар - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2360
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1045
    38.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.