Latin

Татар Халык Мәкальләре - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4282
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
30.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
44.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ЭЧТӘЛЕК
I бүлек. Ата-ана, бала-чага турында
Бәби бала
Ана
Ана белән бала
Ата-ана, аларга хөрмәт
Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү
Иркә, үпкәчән, елак балалар
Үги-ятимнәр, үги аналар
Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар
Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү
II бүлек. Тел, сүз
Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре
III бүлек. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе
Сәлам һәм сорашу
Сөйләшә белү
Вакытында, урынында сөйләү
Кешесенә күрә сөйләшә белү
Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү
Күп сөйләү һәм аз сөйләү
Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү
Сүзне тыңлый белү
Дәшми калу
Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык
IV бүлек. Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар
V бүлек. Сер сөйләү һәм аны саклау
Каты серле булу, үзеңә үзең ышану
VI бүлек. Акыл һәм акыллы белән җүләр
VII бүлек. Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында
Белем-гыйлем
Китап
Уку-язу
Язу-хат
Укыган белән укымаган кеше
Галим
Надан
Галим белән надан
Гыйлем өйрәнү
Белү. Белгән белән белмәгән
VIII бүлек. Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать
Мәкаль турында
Әкият, мәзәк, табышмаклар
Җыр-көй
Музыка һәм музыкантлар
Бию
Шигырь һәм шагыйрьләр
Зәвык, ямь тою
Талант һәм аны үстерү турында
IX бүлек. Кеше, аның рухи йөзе, холыклар
Холыклар
Әдәп, оят, намуслылык
Рәхим — шәфкатьлек
Үпкәчәнлек һәм хәтер калу
Ачу һәм дуамаллык
Эреләнү, масаю
Мактану, алдан шапырыну
Көнләшү
Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек
Нәфес, азгынлык
Эш үткәч үкенү
Хәйлә һәм хәйләкәрлек
Астыртынлык
Иркәлек, кыланчыклык, нәзбереклек, вакчыллык, холыксызлык
X бүлек. Ил, туган җир, ватан
Бәйрәмнәр
Сабантуй, мәйдан, уеннар
Уен-көлке
Көлү-җылау
Күз яше
Кешедән көлү, мыскыллау
XI бүлек. Кешедә теләк, ният, батырлык һәм эшкә ихтыяр көче булу, мөстәкыйльлек һәм максатка ирешү турында
Теләк, максат һәм аңа омтылу
Киңәш-үңәш итү
Ияреп эшләү һәм корыга иярү
Ашыгыч-акрын хәрәкәт, сабырлык
Абыну-сөртенү, хаталык, ялгышлык
Алдан күреп эш итү, сак хәрәкәт, тәдбирлелек
Вакыт-форсатны кулдан җибәрмәү
Кыюлык, тәвәккәллек
Батырлык һәм куркаклык
Кешедә ихтыяр көче булырга тиешлек, үзеңә үзең баш булу
Эш, хезмәт сөючәнлек
Кыңгыр эш, хыянәт
Кеше һәм кешене тану, аралашу
Кеше белән кеше аермасы
Кешегә хөрмәт һәм кечелек күрсәтү, үз кадереңне үзең белү
Үзеңне белү
Кешегә салынмау
Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт
Мәкальләребез турында
Мәкаль дип нәрсәгә әйтелә?
Мәкальләрнең тормыштагы роле һәм әһәмияте
I бүлек. Ата-ана, бала-чага турында
Бәби бала
* Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.
* Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.
* Бала заманасына охшап туар.
* Бала йөри белгәнче үрмәләп йөри.
* Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.
* Хәзерге бала тугандук җиде класс бетереп туа, ди.
* Бала кошның авызы зур булыр.
* Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.
* Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.

Ана
* Ана дигән хәзинә.
* Анаңдай ана булмас.
* Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
* Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
* Ана — шәфкать диңгезе.
* Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
* Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
* Анасыз корт ил булмас.
* Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
* Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
* Әни суккан авыртмый.
* Әнкәм йорты алтын бишек.
* Йорт анасы белән корт анасы бер.
* Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
* Өйнең яме ана белән.
* Туган ана бер, туган Ватан бер.
* Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
* Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Ана белән бала
* Алтмышка җитсен бала, Ана өчен һаман да бала.
* Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
* Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
* Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
* Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
* Бала моңын ана белер.
* Баланың телен анасы белер.
* Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.
* Баласы өчен ана арыслан утка кергән.
* Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.
* Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
* Ханнан бала олы, Баладан ана олы.

Ата-ана, аларга хөрмәт
* Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
* Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
* Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
* Ата-ана теләге Утка-суга батырмас.
* Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
* Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
* Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
* Ата аркасы — кала аркасы.
* Ата — беләк, Ана — йөрәк.
* Ата — җизнә, Ана — казна.
* Ата — йортның матчасы, Ана — йортның өрлеге, Балалар — стенасы.
* Ата йөрәге — таудан өлкән, Ана йөрәге — диңгездән тирән.
* Атаның каны, Ананың сөте.
* Атаң-анаң — чын дусың, Дус-ишләрең — юлдашың.
* Атаң кебек кешегә тел озайтма.
* Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
* Атаңны башыңда тот, Аңаңны учыңда тот!
* Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
* Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
* Атасы барның бәхете бар.
* Атасын алдаган илен дә алдар.
* Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
* Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
* Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
* Аю да баласын "йомшагым" ди.
* Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
* Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
* Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
* Йомырка тавыкны өйрәтми.
* Мөгезен кем сындырганны болан онытмас, Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
* Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
* Ымны белмәгән нине белсен? Атасын белмәгән кемне белсен?
* Эт атасын танымас.

Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү
* Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.
* "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.
* Алтыдагы (холык) алтмышка.
* Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.
* Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.
* Ана сөте белән кергән онытылмый.
* Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.
* Атай барда атай баш, Атай юкта анай баш, Анай юкта апа баш, Апа юкта үзем баш.
* Ата алмаган малай атасыннан күргән.
* Ата-анаң сиңа гомер биргән.
* Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.
* Бала безнеке, Акылы үзенеке.
* Бала була белмәгән кеше егет булалмый.
* Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.
* Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.
* Балага иң куәтле кеше — ата.
* Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.
* Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.
* Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.
* Бала көчен күрсәтергә яратыр.
* Бала күргәнен эшләр.
* Бала кош очар, кунар агачын тапмас.
* Бала кулында елан үләр.
* Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.
* Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.
* Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.
* Бала үсте дигәнче, Батыр үсте дисәңче; Батыр һөнәр белмәсә, Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.
* Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.
* Баланы яшьтән бөк, Агачны баштан бөек.
* Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.
* Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.
* Баланы эшкә өйрәт, Эшен бетерергә дә өйрәт.
* Бала өчен "юк" дигән сүз юк.
* Бала уйнаудан туймас.
* Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.
* Бала-чага ипи сатып калач ала.
* Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.
* Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр, Ана торып кыз сөйләр.
* Бишектәге бишкә төрләнер.
* Буй үстергәнче, акыл үстер.
* Буранда бала котырыр.
* Әдәпле бала гарьле була, Әдәпсез бала гарьсез була.
* Җидесендә ни булса, Җитмешендә шул булыр.
* Кем нәрсәгә күнегә — Шуның белән күмелә.
* Кыз бала анасына чын дус була.
* Кыз сөйкемле булса, холыгы белән, Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.
* Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.
* Олы кызы Мәстүрә, Кечеләрен үстерә.
* Өч яшьлек малай атага булышыр, Өч яшьлек кыз анага булышыр.
* Сабыйга ат та ат, таяк та ат.
* Сабый хөкеме — уен.
* Теше чыккан балага Чәйнәп биргән аш булмас.
* Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
* Туа белми, тора белә.
* Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.
* Үзе егылган бала еламас.
* Уйнаса баласы җиңә, Чынласа атасы җиңә.
* Улга утыз өйдән тыю, Кызга кырык өйдән тыю.
* Ул минеке, Акыл үзенеке.
* Ул туды — илгә ту (байрак) туды.
* Улы барның кулы бар.
* Улның ояты атага, Кызның ояты анага.
* Хәерсез бала хәерче булыр.
* Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар: Сабый хөкеме — уен.
* Һөнәрле булып ул үссен, Холыклы булып кыз үссен.
* Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.

Иркә, үпкәчән, елак балалар
* Ачы белән төзәтәләр, Татлы белән бозалар.
* Балага пычак бирмәсәң бер елар, бирсәң — ике елар.
* Еламаган балага имезлек бирмиләр.
* Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.
* Елыйсы килгән баланың өч көн борын күзе кычыта, ди.
* Иркә бала ир булмас.
* Иркә бала рәхәт күрмәс.
* Иркәбикә суга ташланам дип чыгып киткән дә яңгырдан куркып кире кайткан, ди.
* Иркәдән елак туган.
* — Иркәм, нигә елыйсың? — Аягыма чеби басты.
* Иркәнең күзе кипмәс, Юрганың тире кипмәс.
* Кулында аш, Күзендә яшь.
* Сабый елый-елый үсәр.

Үги-ятимнәр, үги аналар
* Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
* Анаң юктан үги ана да яхшы.
* Аналы ятим — ярты ятим.
* Анаң үлсә, елгаң корыды, Атаң үлсә, таянган тавың ауды.
* Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.
* Ана янында бала ятим булмый.
* Аталы бала — аркалы, Аналы бала — иркәлә.
* Атадан бала яшь кала, Күп-күп эшләр башкара.
* Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.
* Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.
* Җиденчели ни яман? Җитәкләшеп ятимнәр Елый калса, шул яман.
* Җиргә төшкән ятимнеке.
* Кемнең газизе кемгә хур булмый.
* Сабаксыз төймә салмаклы, Сабаксыз төймә салмаксыз; Аталы бала ардаклы(газиз), Атасыз бала ардаксыз,
* Үги бала үпкәчел.
* Үги ана — яфрак, Үз әнием яхшырак. (Үги ана яфрагы — үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була).
* Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.
* Үги үз булмый, Колак күз булмый.
* Ятим ашы ярты пешәр.
* Ятим балага йөзем җиләге дә аш.
* Ятим бала гарьчел була.
* Ятим балага ярдәм ит.
* Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.
* Ятим баланың күңеле сынык.
* Ятим еласа, җир-күк елар.
* Ятим күңеле җирәнчек.
* Ятимнәрнең бәйрәме Яңа күлмәк кигәндә.
* Ятим тайдан юрга чыгар.
* Ятим ярасының ямавы өстендә.

Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар
* Атадан яхшы ул туса, Ишектәге башын түргә сөйрәр; Атадан яман бала туса, Түрдәге башын ишеккә сөйрәр.
* Үрдәк баласы, тавык астында туса да, суга йөгерер.
* Атадан яхшы ул туса, Кар өстендә ут ягар; Атадан яман ул туса, Ат өстендә эт кабар.
* Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
* Баладан бәхетең булса, Карт көнеңдә яшь итәр; Баладан бәхетең булмаса, Иртә яшьтән карт итәр.
* Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән, Малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән.
* Атасы торып, улы сөйләгәннән биз, Анасы торып, кызы сөйләгәннән биз.
* Балалар җиткән, Карчык урманга (утынга) киткән.
* Бала яхшы булса — дәүләт, Яман булса .— имгәк.
* Бәхетленең баласы Унбишендә баш булыр; Бәхетсезнең баласы Утызда да яшь булыр.
* Буласы бака баштан була.
* Булыр ат тайдан билгеле, Булыр сыер бозаудан билгеле.
* Булыр бала ун яшендә баш була, Булмас бала егерме биштә дә яшь була.
* Бүре бәйләүгә күнмәс, Дуңгыз әйдәүгә килмәс.
* Гөл чәчәгеннән билгеле.
* Качыр атасына охшамаса, анасына да охшамый. (Качыр — ат белән ишәктән туган гибрид.)
* Каршы бала үлемен карагай башыннан табар.
* Кеше булыр баланың Кеше белән эше бар; Кеше булмас баланың Кеше белән ни эше бар.
* Мисез бала ата-анасын тыңламас.
* Тырыш бала ах яхшы, Ялкау бала фу шакшы.
* Уңар йортның баласы Бер-берсенә "батыр" дир; Уңмас йортның -баласы Бер-берсенә "кутыр" дир.
* Тырыш бала талпынган коштай, Күңеле тынмас күкләргә очмый.
* Шәп маллар аякланып туа.
* Юньле бала ат мендерә, Юньсез бала аттан төшерә.
* Яман бала атасын сүктерер.
* Яман баланың барыннан югы.
* Яман бала өйгә сыймас, Өйдән чыкса, илгә сыймас.
* Яман бала тудырганнан елан тудырганың артык.
* Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен ким күрми.

Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү
* Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.
* Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр.
* Ата баласы кемнән туганын онытмый.
* Ата баласы үз хатасын үзе юар.
* Атадан бала туар, Атасының юлын куар.
* Атадан күреп ул үсә, Анадан күреп кыз үсә.
* Атаң данын онытма, Дан яшәүдән курыкма!
* Атаңнан борын капкынга төшмә!
* Атасы кордашның баласы кордаш.
* Ата юлы балага такыр.
* Атаң кем булса, син шуның угылы.
* Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә.
* Аттан тай узар, Атадан бала узар.
* Акылсыз атка менсә, атасын танымас.
* Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.
* — Кем угылысың? — дигәннәр, — Әти улымын! — дигән.
* Ким козгындин туар козгын, Атасыннан булыр узгын. (Кандалый шигыреннән халыклашкан мәкаль.)
* Кырык ел кабер каравылчысы булып торган, атасы кабере кайда икәнен белмәгән.

II бүлек. Тел, сүз
* Акыллының теле күңелендә, Тиленең акылы телендә.
* Акылы кысканың теле озын.
* Ана баланы ике кат тудыра: Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!
* Анам биргән туган тел, Атам биргән корал тел.
* Ана мәм биргән, Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!
* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
* Бик татлы булма кабып йотарлар, Бик ачы булма — төкереп ташларлар.
* Аягы пычрак — өй пычратыр, Теле пычрак — кеше пычратыр.
* Берәүнең кулы эшли, Икенченең теле эшли.
* Бер телдә ун хикмәт, Ун телдә йөз хикмәт.
* Бит күрке күз, Тел күрке сүз.
* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел, Иң ачы нәрсә дә — тел.
* Әдәп башы — тел.
* Әйткәннән тел калмас.
* Әйтмәс җирдә авызың тый, Кычытмас җирдә кулың тый.
* Җабага тайның бете ачы, Әшәке кешенең теле ачы.
* Иле барның теле бар.
* Иң татлы тел — туган тел, Анаң сөйләп торган тел.
* Инсафлының теле саф.
* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
* Кеше күрке йөз; Йөзнең күрке — күз, Уйның күрке — тел, Телнең күрке — сүз.
* "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр. (Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)
* Күңеле турының теле туры. (Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)
* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
* Сакауның телен әнисе белер.
* Оста барда кулың тый, Белгән барда телең тый.
* Сакау сакауны үчекли.
* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел: Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.
* Сөяксез тел ни димәс.
* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
* Татлы тел тәхет били.
* Татлы тел тимер капканы ачар.
* Тел — ананың теләге, Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
* Тел белмәгән теленнән абыныр.
* Телгә сак бул!
* Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.
* Теле белән күктәге айны йөртә белгән, Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.
* Теленә салынган, Эшендә абынган.
* Телең белән күңелеңне бер тот.
* Телең белән узма, Белем белән уз.
* Телең белән фикер йөртмә, Уең белән фикер йөрт.
* Телеңне тезгендә тот, Этеңне чылбырда тот!
* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
* Телне каләм саклый.
* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
* Теле пычракның күңеле пычрак.
* Теле татлының дусы күп.
* Теле чибәрнең үзе чибәр.
* Теле юкны тигәнәк талар.
* Тел күңелнең көзгесе.
* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
* Телделәр халык булып дөньяга чыккан, Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
* Телләр белгән — илләр белгән.
* Тылмач үз җавабын үзе табар.
* Телне тешләп өзеп булмый, Сөйләми дә түзеп булмый.
* Тел өчен теш төбенә утырталар.
* Тел ташны эретә.
* Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
* Телчән теленнән табар.
* Тәмле дә тел, Тәмсез дә тел.
* Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
* Төче коймак тиз кикертә.
* Туган илем — иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем.
* Туган телем — үз телем, Туган илем — үз көнем.
* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
* Туры телем таш ярыр.
* Ул да яхшы, бу да яхшы, Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.
* Үткен тел — бәхет, Озын тел — бәла!
* Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре
* Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.
* Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.
* Аз эш күп сүздән яхшырак.
* Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем.
* Акыллы кеше сүз әйткәндә, Әйтер сүзен чамалар.
* Ялган сүздә чама юк, Дөрес сүздә чама бар.
* Акыллы сүзгә ни җитә!
* Алтын алма, алкыш ал.
* Атка "на, на!" көч бирә.
* Ачы әйтми төче юк.
* Ашның мае бар, Сүзнең җае бар.
* Ашның тәме тоз белән, Адәм яхшылыгы сүз белән. /
* Аш ташны эретә, Ялган башны черетә.
* Берәүнең утыны ут бөркер, Берәүнең утыны корыга төтәр.
* Бер сүз бер сүзне әйтә.
* Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан, ди.
* Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.
* Бер ялган сөйләсәң — тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.
* Бәхәсләшеп Кытайга киткән Котаймастан кире кайтыр. (Котаймас — Казан арты авылы, хәзер Кышлау.)
* Бәхәстә — ак карга кара карга кунган. (Беренчеләре бу сүзне "ак кар өстенә кара карга кунган" дип укый һәм аңлый, шуңа күрә мондый хәл була дисә, икенчеләре шул ук сүзне "ак төстәге карга кошы кара төстәге карга кунган" дип аңлый һәм мондый хәл булмый дип бара.)
* Вак яңгыр тәнгә үтә, Вак сүз — җанга үтә.
* Димче диңгез кичерер.
* Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.
* Дөрес сүзгә җавап юк.
* "Дыр" белән "ди"не иккәннәр дә чыкмаган, ди.
* "Дыр"га шалкан чәчмиләр.
* "Дыр"га чебен дә кунмый.
* "Әгәр"не чәчкәч "мәгәр" үскән.
* Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.
* Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.
* Әйтү бер, эшләү башка.
* Җайлы сүз җан эретә.
* Юләрләрдән юләр сүз күбрәк.
* Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.
* Җылы сүз җан азыгы.
* Изге сөйләсәң, изге ишетерсең, Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.
* Ипле сүз энә саплый.
* Иске колак, яңа сүз.
* Ишеткән имеш, Күргән көмеш.
* Ишеткән күргәнгә хәбәр бирә.
* Ишетмәсәң ишет, Урман арты Кишет! (Кишет — Казан артындагы авыл исеме).
* Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.
* Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.
* Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.
* Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
* Кәбестә каргышы кәҗәгә төшкән.
* Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.
* Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.
* Кеше сүзе кешегә тансык.
* Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.
* Күңелгә килгән бер нәрсәне сөйләмә.
* Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.
* Каты әйткән сүз каты борчак кебек, колактан кире сикерер.
* Кошны җим белән, Кешене татлы сүз белән ияләштерәләр.
* Кулыннан килмәгән карганыр.
* Өеңдәге хәбәрне күршедән, Күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сораш.
* Озын сүзнең кыскасы Кара бодай боткасы.
* Салкын йөзледән җылы сүз чыкмас, Салкын мичтән җылы күмәч чыкмас.
* Сезгә ялган, миңа чын.
* "Сикер" дигәннең аягы сынмый, сикергәннең сына.
* "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас.
* Сөйләшмәсәң сүз чыкмас, Чапмасаң йомычка очмас.
* Сүз белән пылау пешереп булмый, дөге кирәк.
* Сүздә төртү яман, Авыруда чәнчү яман.
* Сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар— бел дә сөйләмә; икенче төрлесе — белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе — бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе — сөйлә дә белмә.
* Сүзең кыска булсын, Кулың оста булсын!
* Сүзе акның йөзе ак.
* Сүзнең башы бозауда, Койрыгы төлкедә.
* Сүзне сатып алмыйлар.
* Сүз югында сүз булсын, кодагый: ата казыгыз күкәй саламы?
* Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.
* Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.
* Тузандайны тубалдай итмә.
* Туры сүз башта зәһәр булса да соңы шикәр; Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр.
* Туры сүз бер булса да һәркемгә җитәр.
* Туры сүзгә ант кирәкми.
* Туры сүзгә карау юк.
* Туры сүзне әйтергә курыкма!
* Туры сүзнең гаебе юк.
* Туры сүз тимерне тишәр, Йомшак сүз кылычны кисәр.
* "Ут" дигәннән авыз көймәс.
* Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.
* Үзе ахмакның сүзе ахмак.
* Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.
* Хак сүз ачы булыр.
* Хикмәтле сүз күп булмый.
* Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.
* Чын сүзгә чак кына ялгадыңмы, ялган була.
* Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар.
* Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың.
* Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый.
* Ялганның төбе юк, Күтәрергә җебе юк.
* Ялган уты ел янар, Ел янса да җылытмас.
* Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.
* "Ярар" белән эш бетми.
* Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.
* Яхшы сүз аркасында адәм — адәм, Яман сүз аркасында адәм — әрәм.
* Яхшы сүз белән елан өненнән, чыгар, Яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.
* Яхшы сүз җанга рәхәт, Яман сүз җанга җәрәхәт.

Нәкый Исәнбәт
ТАТАР ХАЛЫК МӘКАЛЬЛӘРЕ
III бүлек. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе
Сәлам һәм сорашу
* Кәламнән әүвәл сәлам кирәк. (Кәлам — сүз.)
* Ахмак сүзгә җавап юк.
* Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.
* Караган тапмый, сораган таба.
* Ничек эндәшсәң, шундый җавап.
* Синнән сорамаган сүзгә син җавап бирмә. (Һәм: — Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.)
* Соравына күрә җавабы.
* Сорашканның гаебе юк.
* Сорашкан тау аша, Сорашмаган саташа.
* Татлыга татлы җавап.
* Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.
* Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.

Сөйләшә белү
* Авыз эчендә ботка пешермә. (Сүзеңне ачык сөйлә.)
* Агачны ега белмәгән үз өстенә егар, Сүзне сөйли белмәгән үз өстенә сөйләр.
* Аңламый әйтмә, Карамый бакма.
* Бар белгәнең сөйләргә ашыкма.
* Беленеңне белеп из.
* Бер әйткәнне ике әйтмә.
* Белмиенчә сөйләгәнче, белгәннең сүзен тыңлау яхшы.
* Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була, Әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була.
* Әүвәл уйла, аннан сөйлә.
* Җебегән авыздан черегән сүз чыга.
* Җеп турында сөйләгәч, энәсеннән башлау хәерле.
* Сөйләсәң сүзнең маен чыгар.
* Сөйли белмәгән авыздан телсез авыз мең артык.
* Сөйли белгән балык тотар, Сөйли белмәгәнне телсез балык йотар.
* Сөйли белмәгән сүзенә батар.
* Суксаң авырттыр, Әйтсәң ишеттер.
* Сүзең булса, түгәрәк сөйлә.
* Сүз сөйләсәң, ашыкма.
* Сөйләгәч пошыкмассың.
* Сүз сүздән туар, Сөйләмәсәң, кайдан туар?
* Сүз сүзне таба.
* Сүз — сүзнең ыргагы.
* Сүз сөйләү һөнәр, Сөйли белмәгән үләр.
* Теле кычыткан сүз бозар, Кулы кычыткан эш бозар.
* Үзе күп көлүченең сүзе һичкемне көлдермәс.
* Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.
* Чабатаны катласаң, ныгыр; Сүзне катласаң, сүтелер.

Вакытында, урынында сөйләү
* Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар.
* Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.
* Вакытсыз кычкырган әтәчнең башын кисәләр.
* Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың. (Питрауда күке сакауланудан.)
* Әйтер идем сүз, Авызым, син түз!
* Әлеге дә баягы, Сез үзегез каягы?
* Яшьне ат базарында сорыйлар.
* Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.
* Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.
* Өч көннән соң: "Исәнме, кодагый!"
* Сүзгә сүз килгәндә сөйләмәсә, анасы үлә, ди.
* Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал!
* Тимерне кызуында сук, Сүзне кызуында әйт!
* Һәрбер сүзнең урыны бар.
* Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

Кешесенә күрә сөйләшә белү
* Акыллыга ишарәт, Ахмакка тукмак.
* Акыллыга әйтсәң белә, Тинтәккә әйтсәң көлә.
* Акыллы сүзгә кул куй, Акылсызга юл куй.
* Аңлаган бер кылдан да аңлар, Аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.
* Аңлаганга ишарәт, Аңламаганга бишәр әйт!
* Аңлаганга чебен тавышы да җитәр, Аңламаганга барабан тавышы да аз.
* Олы сүзен бүлдермә.
* Суны сип сеңәр җиргә, Сүзне әйт сыяр җиргә.
* Тинтәк белән көрәшмә, Исерек белән сөйләшмә.

Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү
* Кешенең акылы сүзеннән, Асылы фигыленнән билгеле.
* Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.
* Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!
* Кеше сүз пәрдәсе астында.
* Карамагыз үземә, Карагызчы сүземә!
* Сүзе төпле кешенең Үзе башлы була, ди, Үзе башлы кешенең Авызы ашлы була, ди.
* Сүзе яманның үзе яман.
* Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар.
* Һәркем үз уеннан хәбәр бирер!
* Яхшы адәм табып сөйләр,
* Яман адәм кабып сөйләр. (Кабып — тешләп.)
* Яхшы әйтер: "Юл куйдым", Яман әйтер: "Җиңдем!"
* Яхшы — күргән яхшылыгын сөйләр, Яман — күргән яхшылыгын да яманлык итеп сөйләр.
* Яхшының сүзе акыл чакыра, Яманның сүзе ачу чакыра.

Күп сөйләү һәм аз сөйләү
* Авызым иләк булса да сүзем сирәк.
* Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең.
* Аз сөйлә, күп бел!
* Аз сөйләр, үз сөйләр.
* Аз сөйләү алтын, Күп сөйләү балтун.
* Аз сүз белән күпне әйт!
* Аз сүзле аз оялыр.
* Ашның тәме тоз белән, Кешенең кадере сүз белән. Аз сөйлә дә күп аңла, Аз аша да күп чәйнә!
* Басыйм дисәң, җир күп, Сөйлим дисәң, сүз күп.
* Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.
* Белгән бер әйтер.
* Белгәнгә бер сүз җитәр, Белмәгәнгә мең сүз дә аз.
* Бер сүз аз, ике сүз күп.
* Бер сүзне күп әйтсәң, күк тәмәйтә (күк тәмәйтү — күгәргән бакыр комган суы тәмәйтү).
* Их, әйтер идем мин сезгә, үземә аз кала!
* Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.
* Күп сайрама, сандугач булырсың.
* Күп сөйләгән ялгышканын белмәс.
* Күп сөйләшкән кеше ялганчы булыр.
* Күп сөйләшсәң күз тияр.
* Күп сөйләшкән картаймый үләр.
* Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.
* Күп сөйләшсәң, карга алып китәр.
* Күп сөйләүдә файда юк.
* Күп сүз бер сүзгә кайта.
* Күп сүз китапка яхшы.
* Күп сүзнең даруы бер сүз.
* Кыскалыкта — осталык.
* Озын сүзнең кыскасы, Кыска сүзнең остасы.

Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү
* Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.
* Уен сүзгә мәгънә кирәк.
* Уеныңны куеп чыныңны әйт.
* Уйнап әйтәм — уемдагын әйтәм.
* Уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт!
* Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.
* Чынлап әйтү батмаган җирдә уйнап әйтү таманга килә.
* Юри әйтсәң, чынга юрала.

Сүзне тыңлый белү
* Атың ни? Рәшит. Алайса, бер сөйлә, ике ишет!
* Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
* Суның башы болактан, Сүзнең башы колактан.
* Сүз бер, колак ике.
* Сүзне тыңлаганга әйт.
* Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
* Һәр әйткәнне тыңлама, Һәр белгәнне сөйләмә.
* Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
* Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә, Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.
* Әйткәнне тыңла, Сөйләгәнне аңла!
* Кешенең сүзен өзмә.

Дәшми калу
* Авыздагы сүзгә син ия, Авыздан чыккач, сүз ия.
* Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
* Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.
* Дәшмәү — ризалык билгесе.
* Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.
* Әйтмәс җирдә май кап!
* Әйтсәң сүз, Әйтмәсәң түз.
* Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.
* Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.
* Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.
* Сөйләргә дә бел, Тик торырга да бел!

Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык
* Бу да бер дәхере рази, Ни әйтсәң, шуңа разый.
* Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!
* Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара.
* Ышанма кеше сүзенә, Ышан үз күзеңә!
* Этне йөгертергә ике сүз җитә: "Чәбә!" дә "Маһ!"
* Зур сөйләгәнче, зур телем ипи аша.
* Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә.
* Сагызны чәйни белмәсәң, эрер, Сүзне сөйли белмәсәң, черер.
* Санамый сигез димә.

IV бүлек. Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар
* Авызыңнан тере саескан очырма.
* Авызың кыек булса да, туры сөйлә.
* Актыкта хаклык җиңә.
* Өендә кытаклый, Йомыркасын кешегә кереп сала (ялган вәгъдәгә мисал).
* Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.
* Алама кешедә сүз тормас.
* Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.
* Алдап алты адым да атлый алмассың.
* Алдасаң да тозы булсын.
* Алдау золымлык, Алдану ахмаклык.
* Алдыйм дигән үзе алданыр.
* Аз-аз алдап алдакчы булырсың, Аз-аз урлап угыры булырсың.
* Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.
* Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.
* Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.
* Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.
* Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.
* Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.
* Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.
* Дөрес сөйләгән ялгышмый.
* Дөрес эш өчен кыю басып тор!
* Әйткән сүз — каккан казык.
* Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.
* Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.
* Ирләрдә сүз бер булыр.
* Кәкре линейка белән туры сызып булмый.
* Кәкре таяк ерак атмас (таяк белән атып тидерүдән алып әйтелгән).
* Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.
* Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!
* Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.
* Кыеш агачның ботагы туры булмас.
* Кыңгыр утыр, туры сөйлә.
* Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.
* Рас сүзнең дә урыны бар (рас әйтәм дип тә урынсызга әйтергә ярамый дигәннән).
* Суда чакта үгезе, Судан чыккач мөгезе.
* Сүз бирергә җитез булма, Сүз үтәргә җитез бул. Сүз бирсәң, чыны белән бир, Пычак бирсәң, кыны белән.
* Сүзең үлгәнче үзең үл!
* Телсез кеше ялганчыдан артык.
* Туры әйткән котылыр, Ялган әйткән тотылыр.
* Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.
* Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.
* Турылык иң яхшы хәйлә.
* Турылык үлемнән коткара.
* Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.
* Хаклык атайдан олырак (яки хаклык картлыктан олырак).
* Хаклык өчен утка кер, суга төш.
* Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.
* Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.
* Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.
* Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.
* Этне күр — коллыктан җирән, Этне күр — тугырылыкка өйрән!
* Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.
* Якынга ялган әйтмә, Битең иртән кызарыр, Еракка ялган әйтмә, Кода булса, кыз алыр.
* Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.
* Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.
* Ялганчыдан кояш бизгән.
* — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Татар Халык Мәкальләре - 2
  • Büleklär
  • Татар Халык Мәкальләре - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4282
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1991
    30.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    44.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.3 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Татар Халык Мәкальләре - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4062
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2126
    26.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    42.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    49.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Татар Халык Мәкальләре - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4187
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2057
    28.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    41.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Татар Халык Мәкальләре - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 2611
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1275
    37.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    50.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    57.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.