Latin

Таң Кызы - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4586
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2250
36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Хикәя
I
Зәринә белән Зарифның мәхәббәте әкияттәге кебек гүзәл һәм көнләштерерлек иде. Алай ук булмаса да ярагандыр, бәлки. Чын һәм тиң мәхәббәтнең нинди икәнлеген башкаларга күрсәтү өчен Ходай тәгалә мөгаен үзе аларны сайлап алгандыр, ике яшь йөрәк моны тойгандыр сыман.
Әмма егет белән кыз аның хактан да шулай булуын аңлап кына җиткермәгән иделәрме соң әллә?
Ул көнне Зариф бездә кунды. Ерак юлдан соңарып кына килгән, арыган. Мине очратуына сөенде. Без — ике студент, җәйге каникулларыбыз артта калды. Аңа-миңа ни барысы унтугыз яшь. Егет чаклар. Мин, көндезге вакытта килеп җитеп, тулай торакка урнашып калырга өлгердем. Бүлмәдәшләрем вакытлыча яшәп торучы беренче курс студентлары икән. Зарифка да урын табылды. Бергә утырып чәй эчтек. Инде торып китәбез, йокларга әзерләнәбез дигәндә генә бүлмәгә, беренче курслар янына Зәринә исемле бик чибәр бер кыз килеп керде. Мин мондый гүзәллеккә йөрәгем сокланудан аһ иттем һәм Зарифка күз салдым. Ул да минем хәлдәдер? Юк икән. Ялгышканмын. Ул бит — асыл зат, эре сөяк. Керфеген дә селкетмәде. Гүяки матурлык аның өчен әллә бар, әллә юк иде. Кулына китап тотып, аны укырга тотынды.
Зәринәгә без кирәк түгел идек шул.
— Әллә сагындырган?— дип шаярттым, Зарифны үртәргә маташып.
Ул исә:
— Әйе, «брат»!— диде дә, комачау итмәвемне үтенгәндәй кул гына селтәде.
Беренче курслар аңа аны-моны әйтергә курыктылар. Әмма, ни хикмәт, чибәр туташ, янындагы егетләрнең туктаусыз такылдауларына да карамастан, күзләрен безнең Зарифка бәйләп өлгергән иде инде.
Хәер, бу гүзәлкәйнең Зәринә исемле икәнлеген әлегә һаман белми идем. Беренче курс егетләре дә сөйләнеп утырган булалар, әмма туташка исеме белән эндәшмиләр генә бит, нәрсә эшләтәсең аларны! Дөрес, мин дә аның белән кызыксынуымны күрсәтмәскә тырышам. Зарифка — рәхәт, кызның күз нурларына чумган хәлендә китабына йотылган. Ә менә миңа нишләргә? Әле кичә генә саладан килгән, авызларын ачсалар, телләре өстендәге бәрәңгеләре күренеп торган, егет булып өлгермәгән малай-шалайлар янында утыр инде каңгырып! Әллә туташның исемен үзләре дә белмиләр шунда?
Мавыгып китеп, алар рәхәтләнеп сөйләшә торды. Мин тагын чәй кайнатып алып кердем. Чәшкеләргә бүлдем. Ә күзләрем кызга төшәләр дә төшәләр. Аның тулышып торган күкрәкләре, нечкә биле, озын толымлы чәчләре, карлыгач канаты кебек шундый да затлы һәм табигый кашлары, әлегә иннек күрмәгән кызыл чия иреннәре — һәммәсе-һәммәсе сихри иделәр. Чибәр, бик чибәр, әйткән дә юк! Хәер, кешегә кызыгасы түгел, минем үземнең дә йөргән кызым арадан берәү. Шулай булмыймы соң? Мин аны университетның мең кызы арасыннан сайлап таптым ла! Ә менә дустым Зарифка бу кыз шәп буласы! Кара, ничек пар килгәннәр! Зарифыбыз озын буйлы, затлы сөякле, күркәм йөзле, акылга камил егет. Аның коңгырт чәчләре җәй кояшыннан саргая төшкәннәр, анысы. Шулай да...
Мин чын күңелемнән Зариф белән бу чибәркәйнең танышуларын тели башладым. Бәлки шушы хактагы уйларым туташка кызыгуымнан һәм үземнең аңа гашыйк булып куюымнан куркудан барлыкка килгән булгандыр? Белмим. Башкача аңлата да алмыйм. Әмма төгәл хәтеремдә: Зариф бу туташка ул кичне бер генә дә күтәрелеп карамады, ә чибәркәй аңардан күзен дә алмады. Без нәрсәләр хакындадыр сөйләштек, фикерләребезне бүлештек, тик аларның берсенең дә әһәмияте юк, әйтелә дә онытылып кына бара торганнардан иделәр.
Бүлмәдә егетләр үзебез генә калгач, беренче курслардан сорарга булдым:
— Бу кызның исеме ничек иде соң?
— Зәринә!— диделәр алар, йокларга урыннарын җәеп.
Мин дә үз караватым янында идем.
— «Таң кызы»!— дидем аларга.— Бу исемнең мәгънәсе шулай була!
Чынлапмы?— диделәр тегеләр шаккатып.
— Шулай инде менә!— дидем, зур белдеклегә салынып, инде урыныма сузылып ятып.
— Шаярта!— диде көтмәгәндә Зариф.— «Алтын» дигән сүз ул!
Аның хаклы булуын расларга тиеш идем. Әмма беренче курслар алдында үземне түбәнәйтәсем килмәде:
— Миңа «Таң кызы» күбрәк ошый төшә!— дип, бәхәсне бетердем.
Шулай йоклап ук кителгән.

II
Зарифның да күңел бакчасына «мәхәббәт корты» төшү бик гадәти килеп чыкты...
Аның белән бер бүлмәдә яшәп калдык. Ә Зәринә гадәтенчә безгә кергәли башлады. Мин дә аңларга өлгердем: ул әлбәттә Зариф белән кызыксына. Әмма егетебез генә озак вакытлар әллә аның хисләрен кабул итмәде, әллә юри шулай кыланды? Туташ тәмам аптырады, гаҗизләнде. Ничәмә тапкырлар Зарифтан күзләрен алалмыйча утырган гүзәлкәй Зәринә көннәрнең берендә безгә керми башлады. Бу хәл икенче көнне дә, өченчесендә дә кабатланды. Шулай бер атна вакыт узды. Инде Зарифның да салкын күңелендәге бозлары эри башладылар. Һәм ул:
— Теге син әйткән «Таң кызы» күренми. Кая югалды икән?— дип сорады.
Ә мин, бер дә исем китмичә:
— Егете янындадыр!— дидем.
Зарифның мондый да чия кебек кызарырга тиешлеген белми һәм көтми идем. Шулай аның йөрәк сере миңа ачылды. Күңелгә шуклык килгәнгә:
— «Таң кызын» югалттык әле. Күренмәдеме?— дип, аңардан юри сорап кую гадәтен тәртипкә керттем. Зарифны шуның белән каушатам. Кешене үртәве рәхәт нәрсә бит ул, туйганчы куанасың, колагы төбендә канечкеч черки кебек безелдисең, шулай теңкәсен кортасың.
Октябрь бәйрәме көннәре иде бугай. Көтмәгәндә безгә «Таң кызы» Зәринә килеп керде. Зарифның ничек каушаганын белсәгез иде! Ә минем ашыгыч рәвештә чыгып китәсем бар, назлы җанашым белән кинога карарбыз дип килешенгән идек. Һәм мин шулай эшләдем дә. Аларны ялгызларын калдырдым.
Кичен кайтканымда бүлмәбез буш иде. Менә-менә Зариф та күренер сыман. Вакыты да бик соң бит инде.
Йокларга җыенып йөргәнемдә генә Зариф кайтып керде. Аны-моны сораштырмадым. Яхшы дуслардан исәпләнсәк тә, безнең һәркайсыбызның үз тормышлары, дигәндәй, үз дөньясы иде.
Зәринә икенче көнне дә, өченчесендә һәм дүртенчесендә дә безгә килде. Алар сәгатьләр буена бергә сөйләшеп утыра, кайвакыт чыгып та киткәли башладылар. Мондый парлар дөньяда сирәк була дип уйлаганым да юк, ә алар чыннан да берсе икенчесе өчен яратылган иделәр бит!

III
Йөрәгенә нинди хисләр тынгы бирмәгәнен Зариф үзе генә белә иде. Аны танышлары һәрдаим көләч йөзле егет буларак таныдылар, ә күңел төпкелендә олы гамь ятканлыгын хис итәрлек кеше юк иде. Озын буйлы, коңгырт-сары чәчле, яшел күзле бу егет кечкенәдән эшләп үсеп, хезмәттә үзеңне аямаска кирәк, шунда гына бәхет табарсың дигән сүзләргә артыгы белән ышанып, һичбер авырлыклардан куркып калмаучы, олы йөрәкле адәм балаларыннан берсе булды. Һичвакыт үзен мескенгә куймады, әллә ни борын чөючеләрдән дә түгел иде. Бу җәйдә студентларның төзелеш отрядында хезмәт куеп, барча тапкан акчасына өс-баш яңарту ягын кайгыртып, әмма да көндәлек тормыш өчен дә мая калдырып, авылдагы әти-әнисенең акча җибәрүенә, абый-апаларының ярдәменә өмет итмичә, гади итеп яшәүче гадәти меңнәрчә студентларның берсе иде. Тырышып укып та, алган стипендиясе шәһәр транспортында юлына һәм ашарына да җитмәгәнлектән, күп вакытларда тамагын да коры чәй белән генә канәгатьләндереп, шуларына шөкер итә белде. Аның күңел төбендәге сагышы беренче мәхәббәте Бәриягә бәйле иде. Монысын мин беләм, ул аны, хәсрәтенә түзә алмагачтыр, бик күптән, бүселеп китепме, җай белән бер сөйләп алган иде. Инде ничәнче елын тырыша, әмма аны оныта алмый. Хәлдән хәбәрдар кешегә сизелә икән ул сагыш-моң дигән нәрсәнең авырлыгы.
Бәрияне дә беләм, сары чәчле, юантыграк гәүдәле, ялкаурак, җитмәсә аркылы-торкылы черек тешле, әмма Зарифның күзенә фәрештәдәй күренүче кыз иде. Әнисе — укытучы, әтисе — шофер. Зариф аның әнисендә укыды. Рус әдәбияты дәресләрен алып бара иде ул. Егетебезнең малай чагыннан эшкә чумып үскәнен искәрткән идек бит. Шул сәбәплеме, дәресләргә Зариф әзерләнеп килүнең нәрсә икәнлеген дә белмәде. Күнегүләр эшләргә кушылса, аларны ялт иттереп кенә күчереп язып куя, анысы, биремен дә башкара, әмма әдәби әсәрләрне укып килүнең, кагыйдәләрне ятлауның нәрсә икәнлеген дә белми. Югыйсә үз апасы, башыма җиңеллек килсен дип, катлы-катлы мендәрләр өстенә утырып, һәммә дәрескә тырышып әзерләнеп йөри, аңа өлге дә күрсәтә. Әмма Зарифка бу хәл көлке дә, кызык та иде. Мин аларга авылда ук күршеләре булганлыктан, вакыт-вакыт кергәләп тә йөрим. Бергә үстек, диярлек.
Әүвәле ул шофер булырмын дип хыялланды. Аннары тракторист һөнәрен үз күрде. Ә аны, җиденче сыйныфны гына бетерде дип тормадылар, буе бар бит, тагын ни кирәк, колхоз сарыкларына көтүче итеп алып киттеләр. Ул шулай иртәдән кичкә кадәр, эссе димәде, явым дип тормады, көтү йөртте. Сарыкларының саны җиде йөз дә илле өч иде.
Көннәрнең берендә, аны көтүче итеп эшкә куйган бригадир Нух абый килеп, арадан иң симезен сайлап тотарга кушкан. Аның каршына Зариф дәү сарыкны китергән. Нух абый шунда ук аның аякларын бәйләткән дә, мотоциклы бишегенә салып, алып китеп тә барган. Кабат тагын атна-ун көннән соң килгән. Шундый ук хәл кабатланган. Өч ай узды дигәндә, ун сарык шулай аякланган.
Көз җиткән. Сарыкларны саный башлаганнар. Бер сарык артык чыга икән һаман да. Аларның ничек җиде йөз дә илле дүрткә җитүләрен Зариф үзе генә белгән. Хәер, бу бик гади мәсьәлә: көтүдәге буаз сарыклар бәрәнләп, алар җәйге җәйләү иркенендә тиз арада үсеп тә өлгергәннәр. Моны ферма мөдире дә яхшы белә, билгеле. Тавыш чыгарган: имеш, туа барган бәрәннәрне дәфтәргә теркәп алып, колхоз кенәгәсенә кертмәгән Зариф.
Ул көнне без, авыл малайлары, уен уйнап йөреп, сарыклар санатып мәш китертүчеләр янына килеп чыккан, киртә башларына менеп кунаклаган, тамаша карау белән мәшгуль идек. Мөдирнең сарыклардан болай кычкырып тавыш чыгаруы безгә генә кызык тоелган инде ул. Сәбәбен дә аңлап бетермәгәнбез.
Бу соры күзле, хәйләкәр Әхнәф абзый, бер нәрсә дә булмагандай тынычланды да, көтмәгәндә сөендереп:
— Ярар, күз йомарбыз, май кап!— диде. Бер эре сарыкны тоттыртып, ат арбасына бәйләп салдыртты һәм китеп тә барды. Аны сан алу эшенә кушканнар икән, менә бит ничек хәл итте! Мөдирләр шулай була торганнардыр инде алар: башта тавыш куптаралар, аннары «май» каптыралар.
Зариф та шулай кирәктер дип уйлады, билгеле. Аның беркатлылыгы безгә дә йоккан иде. Әмма шул колхоз кенәгәсенә кертелмәгән, инде сарык булып үсеп өлгергән бәрәннәрне таптыртмасыннар берүк диярәк, ничәмә хәсрәтләр йотып йөрде ул. Аның үз эченә бикләнү гадәте шул вакытлардан калды. Әхнәф абзый да:
— Май кап!— дип кенә әйткән иде бит.
Җәй буена көтү йөртеп, анда да «май» дигәннәренең туңын гына күргән, кайчагында маргарин белән чәй эчү бәхетен татыган Зариф исә мөдирнең ул сүзләре өчен рәхмәтле калды. Аларның, Нух абыйның да, Әхнәф абзыйның да, башкаларының да калҗа гына кимереп яшәүләрен белми һәм күз алдына да китерми иде ул. Әле хәзер дә кешеләрне авыр тормыш белән гаҗизләнәләр икән дип уйлавы сәбәпле, коммунистлар әйткән киләчәктәге бәхетле тормышка һәм аның һичшиксез үзенә тәтеячәгенә ышана. Әгәр шул коммунизм дигәннәренең ишелмәс бинасына, гомерен биреп булса да, бер таш куйдым дия алса, үзен бәхетле санаячагын да сизенәм. «Зариф үзе өчен тумаган, кеше бәхетенә насыйп бала ул» дия торган иде элекләрне аның әнисе. Малай чагында шундый иде, хәзер дә үзгәрмәде. Зарифның идеалы — Павел Корчагин, табынганы — Ленин, Маркс, Энгельс. Әнисе дә, әтисе дә аңарга Аллаһы тәгаләнең барлыгы турында күп тукыдылар. Шуңа да, идеаллардан да өстен Ходайның булуын исендә тотып, авыр хәлләрендә, имтиханнарда Хак тәгаләне исеннән чыгармый эш итү кирәклеген кечкенәдән белеп үсте Зариф. Ул бөтен барлыгы белән шушындый иде. Аны яңабаштан сүтеп, үзгәртеп корырга җыенган кеше дә булмады. Нәрсәләргәдер һәм ничек ышанса — шулай көн күрә бирде. Әмма Бәрия — башка бер мәсьәлә, бүтән бер табышмагы иде.
Алар шул елны, Зарифның көтүче вакытында, җәй көнендә, хатын-кыз җиләккә йөри башлагач, болында очрашканнар. Вакыйга бик тә гадәти, көндәгечә диярлек булган югыйсә. Әмма үсмерлек һәм егетлек арасында саташкан Зарифка шул да җитә калган.
Мәхәббәтнең уйлап чыгарып булмый, диләр. Дөрес сүз түгел икән ул. Хикмәт башкада — беренче сөйгән ярың гомергә онытылмый. Менә шунысы хак! Бернәрсә дә эшләп булмый.
Зариф үзенең матурлык-күркәмлек ягыннан арада бер икәнлеген белми, бу хакта әйтә калсалар, андый сүзләргә ышана да алмый иде. Сәбәбе шулай ук бик гади: аның малай чагында төшкән бер генә фотосурәте булып, анысында да йөзе чытык бер ямьсез кыяфәтендә, кешегә күрсәтерлек чыкмаган рәвештә. Кояшка туры каратып фотога алулары сәбәбеннән йөзе шулай котсызлануын ул белә, әмма хисләре, уй-хәсрәтләре белән берни дә эшли алмый. Бу сурәтен еракка яшереп саклый, әле хәзер дә ул бик кыенлык белән фотога төшә. Моны дуслары кылтаю дип, кылану, ялындыру дип уйлыйлар, ә күңелендә ниләр барлыгын белмиләр. Кыскасы, кыяфәт мәсьәләсендә Зариф үзен шөкәтсез үрдәк баласы буларак күзаллаучы аккош сыйфат егет иде.
Бәриянең кемлеге булмаса да, аңа егетләр балга җыелган чебен кебек ябыша тордылар. Шул җәйдән соң ук Зариф, сигезенче сыйныфта укый бит хәзер, үзен егеткә санап, кызны озата бармакчы иде. Бәрияләр югары очта яшиләр, Зарифлар — түбәндә. Ул шунда китә. Бәрияләрнең капка төбендә аның чордаш егет-кызлары гөр килеп сөйләшеп утыралар, уйнашалар, шаярышалар. Алар янына, исәнләшеп, Зариф та барып баса. Сәламен алучы юк. Кичнең тәмам караңгыланып, утыручыларның тарала башлауларын көтеп гаҗизләнә. Һәм менә суык иңә башлый, яшь егет һәм кызлар, сабырлыклары бетеп, бер-бер артлы өйләренә шылалар. Ә Бәрия — кала. Зариф та шунда инде. Каршы як тәрәзәдән ут шәүләсе төшеп тора. Зариф шунда гына шәйләп өлгерә: Бәриянең күкрәкләрен куллары белән изеп утырган тагын да бер кеше бар икән бит монда. Теге дә Зарифның китә белми торуын сизенә.
— Бар, кайт!.. Нишләп монда торадыр бу түбән очлар?— дия, бераздан ачуы килгәнне сиздереп.
Зариф ул егетне тавышыннан танып өлгерә. Җәй буе «май кабарга» киңәш итүчеләрдән, сарыкларга бер-бер артлы «Аллаһы әкбәр!» кылган бригадир Нух абый малае Хәниф икән ул. Аны бозау кебек мышнавыннан ук Зариф белеп алырга тиеш иде дә инде, югыйсә. Мөгаен күңелендә булмагандыр.
Кайтып килгәнендә алар хакында уйланып барган. Күзләренә яшь тыгылган. Әмма, егет кеше бит, еламаган. Ә хәтерендә һаман шул җәй көне олы чиләк күтәреп җиләктән кайтып килгән Бәриянең сурәте икән. Ул аны әүвәле урман тавына менеп киткәнендә күреп калган. Халык инде, җиләкләрне җыеп бетереп, кайтып та килә икән, ә бу, ялкау кыз, яңа гына уянып чыккан.
Зарифның кеше турында бер генә тапкыр да начар якка уйлап караганын һәм сүз катканын белмим. Бәриянең соңаруында да ялкаулык галәмәтенең билгесен күрмәгән. Көтүне йөретә биргән.
Ике сәгать тә үтмәгәндер, тау якасына сарыклар артыннан җиткәнендә, урманнан чыгып килүче Бәрия кабат күренгән. Аның галәмәт тә олы чиләге тулы сыман икән. Сарык көтүе янынарак килгәндә, әллә берәр ташка абыныпмы, әллә башка берәр сәбәп беләнме Бәрия егылып китә. Чиләге шалтырап барып төшә. Алагаем зур тәгәрмәч кебек тәгәрәп ала кыз. Зариф шунда аңа ярдәмгә дип ашыга, түгелгән җиләкләрен җыеша. Чиләкнең төбен дә капларга җитми алар. Әмма Бәрия алар өстенә свитерын тыгып куйгач, аның кызыллы-яшелле төстә булуы җиләкләр кебек күренә дә, чиләк «мөлдерәмәгә» әйләнә. Зариф исә моны гаепкә алмый. Әмма шунда Бәрия белән күзгә-күз карашып куялар. Кыз юлын дәвам иттерә, ә егетнең йөрәгенә ниндидер ялкын йогып кала. Хәер, көне дә бик эссе икән шул.
Зариф, арыган булганнанмы, урман читендә агач күләгәләп торган урынны сайлый да, өч-дүрт минут дөньялыктан югалгандай йоклап ала. Шунда инде үзенең егет икәнлеген хис итеп, кемне сөйсәм яхшы булыр икән дигән уйда уянып китә. Бәрия, аның фикеренчә, бер дигән кандидатура инде. Ярар, ялкау да булсын, әмма Зариф үзе икесе өчен дә тырышыр, әйе, килеш-килбәте дә Бәриянең әллә кем булмасын, әмма Зариф үзе дә алай ук чибәр затлардан түгел, имеш...
Яшь егетнең шушылай «бәхете түгәрәкләнә». Бәриянең күзләрен кара иделәр дип исендә калдыра ул. Кызның сары чәчләренә кара күзләре бик тә килешлеләр сыман тоела аңа. Бәриянең мул күкрәкләре, симезчә тулып торган бәдән һәм аяклары-беләкләре егет йөрәгендә әкияти гүзәллек галәмәтеннән хис ителә. Хәзер Зарифның үзенә дә шушы чибәрлеккә тиңләшү кирәк була. Бәрия рус әдәбияты укытучы кызы дигән идекме? Шулай булгач, егеттән дә әдәбиятны ярата башлау таләп ителә! Ә Зариф шушы яшенәчә ничә генә китап укып чыккан? Әйтеренә оят: Г.Тукайның «Шүрәле»сен, Гариф Гобәйнең «Маякчы кызын» һәм тагын да әкиятләр, хикәяләр, романнар гына.
Ул шушы уйлары эчендә аптырап бетә. Хәзер үк авылга кайтып, китапханәдән китаплар алып килергә итә. Тау итәгендә колхоз бозауларын ябып тоту өчен махсус эшләнгән, халык телендә «маллар лагеры» дип йөртелә торган корылма бар. Зариф шунда таба сарык көтүен китерә. Аларны кертеп япкач, авылга йөгерә. Янып-пешеп клубка җитә, әмма китапханәче Хөррия апа җәйге ялда булып чыга. Зарифка өйләренә кайтырга, «Литература» дәреслеген алып килергә кала. Ул шулай китапка тотына. Китапханә ачылуга, анда барып языла. Ни эләкте, шуны укырга күнегеп беткәнлегеннән, монда да сайланып тормый. Китап арты китап укый. Шулар тәэсирендә аңлый башлый: яхшы күңелле кешеләр дөньяда, ни генә булмасын, өстен чыгучаннар икән! Хакыйкать даими алар яклы! Һәм аның үзенең дә шундыйлардан буласы килә башлый. Ә күңелне алачыктагы тимер кебек чүкеп, юкартып кую бер дә җиңел эшләрдән түгел, юләргә чыгуың да бар.
Сигезенчедән, тугызынчыдан соң да Зариф колхоз көтүен көтте. Аның күңел түрендә «сихри» Бәрия, кулында исә китап һәм чыбыркы иде. Мондый булуын сарыклары да яратканнардыр инде, аларга әлегә бер генә тапкыр да Зарифка кадәр китаплы көтүчене күрергә туры килмәгән. Егет сизенми калганда, таралып ашарга, башаклы басуларга да кергәләп чыгарга мөмкин бит.
Нух абый белән Әхнәф мөдир дә Зарифны «бик тә үз итеп» өлгергәннәр, коры авызына «май кабарга» кушып, сарык белән йөкләнеп китү эшләрен ташламаганнар. Әмма аңа карап кына колхоз көтүе кимемәгән дә, артмаган да.
Мәктәптә укулар башланса, Беренче сентябрь бәйрәменә парторг елдагыча килә, төрле эшләрдә җәйне уздырган укучыларга бүләкләр бирә, Зарифка исә «Красный пожарный» журналына еллык абунә кәгазе тоттырып китә тора. Моңа егет бик тә мыскыллана иде, билгеле. Асыл сәбәбен соңыннан гына белгән: элекке елларда шушы парторг әфәнде авылга су кертү эшен башлап йөргән, торбалар урлауны, халык акчасын да үзләштерүне гадәт иткән булган, ә Зарифның әтисе Хәкимҗан абзый аны шушы кыңгыр эшендә тотып ачулангач, аңарга ул:
— Нәселеңне корытачакмын! Кая төкеренәсең!— дип акырынган һәм менә, акрынлап-акрынлап китереп, шушы әйткәннәрен тормышка ашыру кәсебенә кергән. Зарифка шул чыбыкның очы гына эләккән, билгеле. Әмма күрәселәре алда икән.
Бу гаделсезлекне дә егет үпкәләүсез, мыскылланусыз күтәрергә була. Аныңча шул: гаделлекне яклап чыгучы кешеләр илдә-көндә бер табылырга тиешләр!
Әмма ул бу мәсьәләдә дә юк өмет белән яна. Күңелләренә дөреслек, намус хисен йөрткән кешеләрнең авылда күптән тамырлары корытылганлыгын әлегә һаман да белми яши.
Унынчы сыйныфны да тәмамлау вакыты килеп, Зариф чыгарылыш имтиханнарын бары тик «бишле» билгеләренә генә биреп, урта белем аттестатын алды. Әмма башка елларда да уку һәм өлгерү дәрәҗәсен истән чыгармыйча, аның кайбер билгеләрен бер баллга төшеребрәк куйдылар. Моны мин генә түгел, бөтен авылыбыз белән белеп тордык. Аңлаттылар, кагыйдәсе шулай, диделәр.
Ни хикмәт, аның аттестаты иң яхшылардан булып чыкты. Барлык билгеләренең уртагы дүрт ярым балл иде. Шушы уңышы аны университетка алып килде һәм ул монда иркен сулышта укый башлады. Ул имтиханнарны бары тик «бик яхшы» билгеләренә тапшыра, югары стипендия ала торды.
Кешеләргә ышануы аңа дәрт тә, өлгерлек тә бирә иде. Әмма күпләр Зарифның шушы беркатлылыгыннан файдаланырга тырышуларын абайламадымы, әллә шулай булуы яхшырак дип уйладымы, усаллыкта һәм астыртын хәйләләрдә маһир студентларның кулында ул «корбан тәкәсе» хәлендә дә иде.
Беренче курста укыган вакытында ук аның мондый икәнлеген йөремсәк кызлар белеп өлгерделәр. Дөньяда шулай инде ул, һәркем үз мәнфәгате өчен хәйлә ятьмәсен корырга тырыша. Йөремсәк кызларның уенда тизрәк кияүгә чыгу инде, билгеле. Андыйлар, Зарифны алдап, үз яннарына караватка салырга да тартынмаганнар. Әмма зыянсыз егетне алдау гына аларның кулларыннан килмәгән. Ул кызларга буй да куймады, телләрендәге ялтыравык ялганнарына да кызыкмады. Аны, ни хикмәт, бу галәмәтләрдә фәрештәсе, әллә кайчан күңеленең сакчысына әверелгән Бәриясе коткара килде дисәм, бер дә ялгыш сүз булмас. Җавапсыз мәхәббәтнең дә файдасы бар икән ул!
Хәер, болары — үткәндә. Ә бу җәйдә Зариф тагын да ныгып, тәмам егет сыйфатка кереп, җитлегеп укырга килде. Аңа университет белеме бик җиңел бирелә торды. Зәринә, килеп кергәне саен, аны бүлмәсендә укып утырган вакытында тапты.
Ә беркөнне кыз төнгә калып, вакытта соңарган иде, Зарифтан үзен озатып куярга үтенде. Егет каршы килмәде. Зәринәне куркыныч төнге Казан урамына ялгызын гына чыгарып җибәрү дөрес эш булмас иде, билгеле, шулай дип уйлагандыр инде. Әлегә алар йөрешмиләр, бары тик дуслар гына иделәр. Зиринә һаман да ялгызы килә һәм китә торган иде.
Кыз эшче яшьләр торагында яши икән. Җәяү генә озатып куярлык җирдә.
Зариф, юлда күңелле булсын дип, Зәринәгә күктәге йолдызлар турында сөйләгән, аларны яхшы тануын, исемнәрен дә төгәл белүен күрсәткән. Озатып җиткәч, кыз аңа:
— Һавалы егет икәнсең! Күктәге йолдызларны гына күрәсең!— дип әйткән. Кызның нәрсәләрне күздә тотканлыгын Зариф яхшы аңлаган, билгеле.
— Борчылмагыз, мин сезнең дә чибәрлекне күрәм!— дигән.— Әмма егетегез барлыгын да чамалыйм!
Зәринәнең барча егетләреннән дә бары тик бер Зариф өчен ваз кичәргә әзер икәнлеген яшерергә теләгендә булмаган. Шунлыктан:
— Юк!— дип кырт кискән.— Мин бары тик сезне генә сөям, шуны да сизмисезмени әлегәчә?— дигән.
Зариф беренче башлап кеше белән үбешкәндә дә моны үз ирке белән башкармаган, билгеле. Зәринә кочаклап алгач, каршы килмәгән, аның хисләренә буйсынган.
Әйе, мондый хәл көлке дә, еларлык та...
Һәм менә безнең Зариф, күңеле изгелек һәм игелек тулы бәндә, Зәринәнең йөрәк хәлен аңлады, Бәриягә гашыйк булып та, мәхәббәтең җавапсыз калу аркасында зарлы булуның никадәр авыр икәнлеген исендә тотып, кызны үзеннән кире какмады. Алар матур гына йөреп киттеләр. Без аларга бәхеттән артыгын теләмәдек.

IV
Зариф белән Зәринәнең шундый да саф, шундый да пакь, шундый да самими мәхәббәтләрен иманлы кешеләр күрсәләр, мөгаен «Таһир-Зөһрә дастаны»ннан өлге алган әсәрләр генә язып калдырмас иделәр. Әмма социализм дәверендә дә, идея һәм идеологияне һәммә нәрсәдән өстен куйган илдә, хәтта «бәхетле киләчәк өчен» атасын баласы, баласын атасы сата-сата, хәтта үтерә һәм үтертә-үтертә барлыкка килгән җәмгыятьтә чын мәхәббәткә карата көнләшеп караучылар да тулып яткан икән шул. Хәер, мин дә ялгышам бугай бу очракта. Монда социализмның ни гаебе бар? Хикмәт бөек идеяләрнең дә кешене тиз генә үзгәртә һәм үзгәртеп кора алмавында түгелме? Дөресен генә әйткәндә, чын мәхәббәт иясе кешеләр өчен кайчан да авырга килгән.
Зариф белән Зәринә Яңа елгача бик тату һәм матур йөрештеләр. Дөрес, егет кызга әллә ни мөкиббән китмәгән сыман үзен тотты. Барча өлгерлек һәм тырышлык бары тик кыз ягыннан гына күрсәтелә төсле иде. Зариф әллә хисләрендә оешып җитә алмады, әллә тиң мәхәббәтнең барлыгына ышанып бетми иде — аңламассың, хәтта кызының кулын да беренче булып килеп тотарга ашыкмады һәм уйламады. Аңа да карамастан, күзләренә генә карашып яратышулары, бүселеп китми генә бер-берсен сөюләре бик тә матур күренеш иде. Миңа калса, алар өчен бик тә сөенә идем.
Яңа ел студентларга имтихан сессиясе алып килде. Зәринә дә югалып торды. Аннары атна-ун көнлек кышкы каникулларга таралыштык. Февральнең җидесендә чираттагы семестр башланып китте. Укуның беренче көнендә кичен Зариф янына Зәринә ут янып килеп керде дә, бүлмәдәшләренә дә игътибар күзе салып тормастан, туп-туры барып, егетен кочарга һәм үбәргә тотынды:
— Җаным, бәгърем! Сагындым! Бик сагындым!— диде, күкрәгенә башын куйды. Алар шулай басып торган хәлләрендә берничә минутка тынып калдылар. Мондый хикмәтне гомерләрендә дә күрмәгән һәм татымаган без, җәбәхәер бүлмәдәшләре, ни чыгып китә белмәдек, ни күзләребезне алардан алмадык. Җитмәсә арабызда Зарифның группадашы, дусты исәбендә йөрүче Мирвәли дә бар иде. Иң беренче ул сүз катты:
— Бәрәкаллаһ, ат азгыны тайга иярә!— диде.
Аның бу сүзләре олы хата иделәр. Явыз ният, көнчелек белән әйтелүләрен беркем дә башына китермәде. Кешегә ышанучан, гаделлек һәм намусны өстен куючан Зариф, хисләреннән айнып, аңарга аптырап текәлеп карап куйды. Зәринә дә берни ишетмәгән һәм аңлап өлгермәгән иде булса кирәк.
Мирвәли, алпамша чырайлы, кыскарак буйлы, салам көшеледәй чәчле егет, кызлар белән уйнаштыру, кеше өстеннән сүз-гайбәт йөртү, студентлар турында әләк-шалак китерү ягыннан бик оста булганлыктан, аңардан күпләр куркыбрак тора иделәр. Зәринәне яклап Зариф та сүз әйтмәде. Хәер, ул бу юлы үзен «ат», кызны «тай» дип аңлагандыр һәм Мирвәлинең көлүен шаярту буларак кабул иткәндер? Әллә тормышның китапча түгеллеген күрми һәм белми идеме?
Зәринә белән бүлмәдән чыгып, кухня тәрәзәсе төбендә алар сөйләшеп басып тордылар. Ә Мирвәли аның иптәшләре саналган безнең янда теләсә нәрсә әйткәләп, шома теллеләнеп утырып калды. Ул электән Зарифны шаяртырга, үртәп интектерергә, аптыратып сөйләтергә ярата иде. Бу керүе дә шуның өчен булганлыгын барысы да аңладылар. Хәер, инде Зарифның бүлмәдәшләре дә Мирвалинең сүзләренә ихлас күңелләрен биргән, колакларын тоткан, әйткәннәре яклы иделәр. Арадан бер Зарифның менә дигән кыз белән яратышып йөрүе, җитмәсә бәхетле һәм пакь парлар булулары теңкәләренә тиде күрәсең. Хәер, мин дә бүген сүзсез идем. Ә Мирвәлинең теле аларның күңелендә барны сөйләп бирә торды, шунлыктан колакларына хакыйкый сүзләрне җыялардыр төсле тоелгандыр. Аннары шунысы да бар, уен-көлкеле сөйләшү гадәте студентларга хис күренеш бит әле ул.
«Ат азгыны тайга иярә» дип татарда бозыклыкка әйдәүче уйнашчылар турында әйтәләр, ягъни өлкәннәрнең яшьләрне юлдан чыгаруы хакында ул әйтем. Мин шулай аңлыйм. Ул берничек тә яхшы мәгънәдә була алмый. Әмма Зарифның акылы могҗизалар тудыра алу сәләтенә ия: ул шушы мәкальне «асыл тунга затлы бүрек» дип кабул итте, ахрысы. Кешеләрнең күңеле яхшы булуына ышана белүдән иде бу. Әмма Мирвәлинең күңелендә яман уй һәм ният оеткысы калганлыгын белеп өлгерә алмады. Без дә бу хакта уйлап та карамадык. Мирвәли озак кына көтеп-көтеп тә, һәркемнең диярлек гайбәтен сатып-сатып та, бүлмәгә Зариф әйләнеп кермәгәч, тәмам телләрен салындырып, зарыгып бетеп чыгып китте. Кухня ягын, юыну бүлмәләрен әйләнеп узды, гашыйкларны беркайда да таба алмады. Шулай үз бүлмәсенә таба атлады.
Бу вакытта Зариф белән Зәринә тулай торакның тугызынчы катына күтәрелгәннәр дә, аның зур пыяла тәрәзәсеннән Казан шәһәренә төбәлеп, тыныч кына сөйләшеп басып торганнар. Бу этажда лампочкалар янмый. Караңгы. Монда студентлар да сирәк йөриләр. Тыныч урын. Егет белән кызның очрашуы өчен аннан да кулайрак урын салкын көз-кыш айлары өчен юктыр кебек, булмагандыр да инде.
Тәрәзә артында, урамда эре-эре, күбәләк-күбәләк кар ява башлаган. Шәһәрнең төнге утлары белән катнашып, алар серле могҗизалы манзара тудыралар икән. Таң кызы Зәринә белән асыл егет Зариф шушы сихри дөньяга эчке дивар биеклеге тәрәзә аша ике гүзәл гөл чәчәге кебек бер-берсен кочышкан хәлләрендә карап тора биргәннәр. Аларның иреннәрендә ялкынлы мәхәббәт тамчылары икән. Тагын үбешкәннәр. Кар дөньясы аларга, серле көйгә салып, сөю-сәгадәт җырын башкарадыр сыман тоелган. Шактый озак шушы халәттә басып торган парларның бәхетенә сөенә-сөенә февраль төненең кары яуган да яуган, яуган да яуган.
Мирвәлине аңларга мөмкин иде. Аңа мондый мәхәббәт әлегә төшенә дә кермәде һәм бәлки гомерендә дә насыйп булмас. Зур сөюне күтәрә алырлык олы йөрәкле заттан булуың да кирәк шул әле ул. Бәлки Зарифның мәхәббәтен Бәрия дә шуның өчен кире каккандыр? Ничек инде асыл егет Зарифның хисләрен ул ихлас дия алсын? Тиңме иде алар? Ә менә Хәниф белән чиләккә капкачы кебек пар килгәннәр, ямьнәре дә, телләре дә, уйлары да, ялкаулыклары да бер чамадарак бит!
Бу февральнең серле кары Зарифка шушы хакта сөйләгән, әмма егет боларны ишетергә дә теләмәгән. Аның өчен Бәрия изге фәрештә белән бер, ә дусты Мирвәли — чын егет икән, кадерлеләр. Боларны ул белә, ә карлар сөйләгәннәр ялган һәм саташу гына түгелме, имеш?
— Соң бугай, мин кайтыйм инде,— ди шунда, гүяки китәргә рөхсәт сорагандай итеп, үтенү катнаш ягымлы тавышы белән Зәринә. Әмма Зарифның аны җибәрәсе килми, ул:
— Мин озатып куям!— ди.
Алар тагын кочаклашып үбешәләр. Ә аннары егет үз бүлмәсенә китә, кышкы киемнәрдән чыга.
Алар яуган кар астында тәмам мамыкка төренгәндәй атлый бирәләр. Шунда суык җил исеп куйгандай була. Зәринә Зарифка сыена һәм нигәдер:
— Син мине яратасыңмы?— дип сорый.
Егет җавап бирергә ашыкмый. Кызның күзләренә яшьләр тыгылганын сизенә. Мөгаен аңа шундый да мыскыллы тоелгандыр бу минутлар?
Аннары гына кыз:
— Алдый да белмисең, әйеме?— дип, еламсык тавышка күчеп аптырата. Зариф бу юлы да җавап таба алмый. Яратам дигән сүзне бары тик уенда гына йөртеп өйрәнгән егет бу сүзне тел белән дә әйтергә мөмкин икәнлеген белми иде шикелле.

V
Бер көнне Мирвәли әллә нәрсәләр сөйләп бетерде. Урамда инде күптән яз иде. Карлар тәмам эреп бетеп баралар, ә егетләр тулай торакта фән нигезләрен комсыз күселәрдәй кимерергә тырышып, башларын катырып, калын китаплар укыйлар, кагыйдәләр дә ятлыйлар, мәсьәләләр дә чишәләр.
Ә бүген алай булмады. Студентлар алдына өч метрлы ике банка сыра, тозлы килька балыгы һәм вата-җимерә теленгән икмәк куелды. Совет дәверенең онытылмас сетка сумкасы һәм аларга «төяп» кайтарылучы «Правда» яки «Известия» газеталары битләренә төрелгән вак-төяк ризыгы социалистик муллык хәбәреннән иделәр.
Бу өстәлне бүген Мирвәли оештырды. Сирәк була торган табын. Өч литрлы банкаларда сыраны Зарифтан йөгерттереп алып кайтарттылар. Аның аяклары озын булу сәбәп ителде. Егетнең бәхетенә «Певнушка»да чират зур түгел иде. Ә икмәк һәм килька балыгы артыннан, сары сетка сумкасын кулына урап, Мирвәли үзе йөгерде. Аның болай ук тырышлык күрсәтүе күрелмәгән хәл булды. Кибеткә дусларымны сыйлыйм дип ризык эзләп бару, аннан нидер күтәреп кайту — аңа һаман да мыскыллану кебек тоела иде элекләрне. Мирвәли дә үзгәрер икән дип иптәшләренә хәйран итәсе генә калды.
Сырага тотынгач та, сүз әүвәле бары сыйлану хакында гына барды. Ә аннары Мирвәли сорап куйды:
— Кара әле, Зариф, син теге сөйрәлчек кыз белән һаман да йөрисеңме?
Мондый сүзне һичкем көтмәгән иде. Зариф та, аптырап, Мирвәлигә карап куйды, әмма кайтарып җавап бирмәде. Егетләр моны Мирвәлинең чираттагы бер шаярту сүзләре генә итеп кабул иттеләр. Тик:
— Ә беләсеңме, томана Зариф,— дип сүзен дәвам итте Мирвәли.— Мин бит аны, дус кызы белән бергә инде, бүлмәдәшем Равис белән кич кунарга алып кайткаладым. Аңа вагоннары белән поезд да кереп китәр, билләһи. Ну Равис аны төне буе «тунады» гына!
Сүзләре вәхшиләрчә һәм бик тә кабихи сурәттә чыктылар.
Ул тагын да ниләрдер сөйләп, шул сүзләре белән каһкаһалап көлеп, Зарифның йөрәген телгәли һәм ясаган яраларына потлап-потлап тоз сала торды. Өстәл күрке якалашу белән тәмамланырга якынлаша иде. Мирвәли аның саен сөйли бирде. Зариф түзмәде:
— Ышанмыйм! Бу сүзләрең — ялган!— дип, аны ничә тапкыр ачу белән бүлдерде. Ә Мирвәли, киресенчә, кыза гына барды:
— Ахмак син, шыр дурак! Ул синең янда гөнаһсыз сарык бәрәне кебек кылана, ә башкаларны туйганчы рәхәтләндертә!— диде, шуның белән сүзен тәмам итеп, тик кенә тынып кала алмыйча, икенче яклап Зарифның «яңагына сугарлык итеп», җай гына тема күчешен ясады: — Безнең Равис хатын-кыз мәсьәләсендә бик тә чуар җанлы бит, беләсез! Шулай беркөнне кемне алып кайтты дисезме? Казан профессоры кызын. «Ну, коймагы тагын пешә инде моның» — мин әйтәм. Юк, тимәде. Шундый да гөнаһсыз, шундый да затлы егеткә әверелеп, тасма теллеләнеп сөйләшеп кенә утырдылар. Мин хәйран иттем. Ә аннары аны «такси»да гына озатып та куйды. Ни булган дисезме? Миңа серен чиште, егетләр! «Күп йөрдек, малай, ди бу, башыма өйләнү уе керде», ди... Беләсез! Бишенче курста укый бит инде, бишенчедә! Монда, Казанда башлы-күзле булып өлгерсә, аны читкә, беркая да җибәрмәячәкләр. Карьерасы да тауга менеп китәчәк, аңлыйсызмы? Ә безнең әлегә яшь чак, тагын өч елдан бу рәхәт гомер үтәчәк. Йөреп калыйк! Кызлар белән буа буарлык!
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Таң Кызы - 2
  • Büleklär
  • Таң Кызы - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4586
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2250
    36.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    52.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.8 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Таң Кызы - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2353
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1288
    44.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    60.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    66.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.