Latin

Тамагы Туйган

Süzlärneñ gomumi sanı 480
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 313
47.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
67.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(юмореска)
Галәветдин базарда колбасалар сата торган рәткә килеп керде дә, як-ягына караңгалап алгач, күкрәк кесәсеннән тузып-таушалып беткән күн «бумажник» тартып чыгарды. Ләкин аны ачарга ашыкмады, кулында селеккәләп торгач, дәрәҗәсен белеп, вак-вак кына атлап, янәшәдәге дистәләгән сортлы колбасалар тезелеп яткан прилавка алдына килеп басты.
- Нинди сорт колбасаларың бар, туташ?- дип юхаланды Галәви, игътибар белән колбасаларны күзләгән булып.
- Җаның кайсын тели, шунысы бар бездә,- диде сатучы, күзен-кашын уйнаткалап.- Менә Аппетитный сорты бик тәмле, алыгыз. Менә бусы...
Дәртләнеп сайрый башлаган кошны җырыннан бүлгән кебек, Галәветдин сатучыны ярты сүздән туктатты:
- Әпититний колбасасын әйтәсеңме? Юк, алмыйм! Яратмыйм мин аны! Узган алганда да алдандым, тозлысы туры килде.
- Ниткән тозлы булсын?! Бик тәмле! Менә ышанмасаң кабып кара.
Сатучы хатын колбасадан тырнак калынлыгында гына бер телем кисеп бирде. Галәви исә бер-ике мәртәбә иреннәрен чәпелдәтеп алгач, муен төерен уйнаткалап, йотып та җибәрде һәм йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарды.
- Әйтәм бит, тозлы дип. Тозны чамасын белмичә салалар. Өйдә хатынның тозлы ашларыннан да муеннан гарык...
- Ә менә монысын кабып карагыз,- дип сатучы икенче бер сортлы колбасадан шулай ук юка гына телем кисеп, Галәвигә сузды.
Галәветдиннең бугаз төере янә уйнаклап алды. Ләкин бусы да ошамады бугай. Ул тагын чыраен сытты.
- Борычны күп салганнар.
Сатучы ханым әлеге «палка»дан үзе дә бер телем кисеп алып капты да, аны ләззәт белән чәйни-чәйни:
- Чео ты? Ниткән борычлы булсын бу? Нап-нармальный бит!
Ләкин Галәви аны тыңламый иде инде. Ул икенче прилавка артында үз товарын мактап торучы тузгак башлы сатучы кыз янына күчкән иде.
- Сездә колбасаларның ниндиләре бар?
- Менә бусын алыгыз. Докторский. Кешеләр бик яратып алалар.
- Кая авыз итеп карыйк инде алайса.
Сатучы «палка»дан кечерәк кенә бер кыйпык кисеп, Галәвигә сузды. Галәви монысын үтә бер ләззәт белән озаклап чәйнәде.
- Менә бусы әйбәт булырга охшый,- диде ул. Һәм шунда ук колбасаны үлчәүгә салырга җыенган сатучыны кулыннан тотып туктатты. - Сабыр, сабыр, сеңелкәш, әнә теге апаның колбасасын да карыйм әле. Бик тәмле күренә.
Галәви янәшәдәге прилавка янына күчте:
- Апасы, сезнең менә бу колбасагыз нинди?
- Вареный!
- Менә-менә, миңа шундые кирәк тә инде. Тәмлеме соң?
Сатучы кисеп биргән телемне ялт кына ипи шүрлегенә озаткач, Галәвинең ачыла башлаган чырае тагын караңгыланды.
- Нишләп уңмаган ипи шикелле ләчкелдәп тора ул? Вареный дигән буласың тагын. Пешмәгән бу. Лутчы мин әнә, сеңелкәшнең духтырскиен алам.
Галәви яңадан тузгак баш янына килеп басты.
- Кая, үлчә теге духтырскиеңны. Духтырский булгач, язвама да килешер, бәлки.
Инде икенче мәртәбә үлчәүгә колбаса сала башлаган кызны Галәви кабат туктатты:
- Юк, духтырскийны түгел, әнә тегесен бир лутчы. Кая, тәмле микән, кабып карыйм әле?
Сатучы кыз биргән телемне йотып җибәргәч, монысыннан да гаеп тапты Галәви.
- Исе тәмсез, озак торган нәрсәдер,- диде ул. Аннан соң бөтенләй кире уйлап, бернәрсә дә алмыйча, ишеккә юнәлде...
Урамга чыккач, Галәви, канәгать бер кыяфәт белән, корсагын сыпырды. Тамак тук! Гөрелдәтеп кикереп куйгач, шул ук буш бумажнигын селки-селки, ишегенә «Соки и воды» дип язылган кибеткә юнәлде ул.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.