Latin

Сынау – Сыналу Ул... - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4445
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(Хикәя)
1.
Хәбибрахман карт шәһәргә килеп кергәндә коеп яңгыр ява иде. Автобустан төшкәч, вокзал янындагы ышыкка кереп, бер аулак эскәмиягә барып чүгәләде ул. Яңгырдан курыкканнан түгел, авыл кешесенең ярты гомере яңгыр, кар астында йөреп үтә; шәһәрдә укып, төпләнеп калган малайлары килеп җиткәнче, бераз уйланып алырга, авылдан чыкканда таркалыбрак киткән күңелен тәртипкә саласы бар иде.
Өч ел элек гүр иясе булган карчыгы белән өч малай үстерделәр алар. Укыттылар. Кеше иттеләр. Кайчандыр өйләре гөрләп тора иде. Хәзер генә ул... Авылда ир кешегә ялгыз яшәү кыен. Карт кешегә бигрәк тә. Балалар еш кайта алмыйлар — арада биш сәгатьлек юл... Авыл үзе дә нык тузды. Кызыгы, мәгънәсе, тәүфигы калмады. Имам булып йөргән картның малайлары, җыелышып кайтып, салына башлаган мәчеттән кибет төзеп куйдылар. Хәбибрахманның җанын әрнеткән иң зур борчу шул булды...
Йорт-җирләре нык аларның. Басу кебек бакчалары, сарай кебек абзар-келәтләре, тау кебек өйләре бар. Юк, тау-тау алтыннар өеп куйсалар да, балалар белән бергә яшәүне ялгызлыкка алыштырмас иде Хәбибрахман.
Шул-шул... Малайлар авылга — карт аталары янына кайтырга теләмиләр. Олы уллары Илдар Казанда зур кибет тота — Әмрикәдән кайткан тавык ботлары белән сату итә. Күчтәнәч итеп авылга алып кайтканнар иде бервакыт. Үзләре әйткәнчә, “карачкы” диярлеге дә бар — кеше боты чаклылар, тәүбә-тәүбә... Уртанчы малайлары Илназ иске заманнан калган бер заводта инженер булып эшли. “Безнең завод — музей кебек”, — ди. Төпчек Илдус — теш врачы. Анысы: “Тешнең бәясе — алтын бәясе”, — дип көлә. Әллә чынлап, әллә юри көлә. Әнисенең дә тешләрен карый алмады, ичмасам. Буш авыз белән китеп барды мәрхүмкәй...
Ничек кайтсыннар — авылда олы-олы кибетләр дә, завод-фабрикалар да, теш булнисе дә юк шул. Шуңа күрә Хәбибрахманның үзенә кузгалырга туры килде. Илдар белән Илдус та:
— Әткәй, сат шул фазендаңны, сат та безгә кил, чөкердәшеп яшәрбез. Өй акчасына шәп “Туй аты” алып җибәрербез, теләгән җиреңә йөртербез, — диделәр.
Илгиз генә эндәшмәде. Маңгаен җыерып, моңсу гына карап куйды. Авыз тутырып: “Кил”, — дип әйтә алмыйдыр шул. Ул бер бүлмәле фатирында өч баласы, дүртенчегә узган Камиләсе белән чак-чак яшәп ята... Инженер гына булса да, алтын куллы үзе. Әмма хәзер акча алтын кулга карап йөрми. Илназ да алтын куллары белән торып калды теге тел бистәсе Горбачев перестройкасыннан. Шуннан бирле мантып китә алмый балакай...
Аның каравы, Илдар белән Илдус бөтен шәһәрне бер итеп яшиләр. Килсә дә шуларга килә Хәбибрахман. Фатирлары да зур, шәһәр читендә өчәр катлы таш пулатлары да бар...
Бөтен өмете шуларда аның, шушы ике малаенда...
2.
Хәбибрахман үз янына килеп утырган картка баштарак игътибар итмәгән иде. Тегесе, күзләрен йомып, сәҗдәгә барып кайта-кайта, намаз укый башлагач, шундук йөзен күршесенә таба борып утырды. Юк, авыл карты түгел бу. Җыйнак, чиста кырынган, кояш күрмәгән йөзе, ияк очындагы бер уч ак сакалы, пөхтә, әмма диндар киеме мәчет картларының берсе булуы хакында әйтеп тора.
— Нихәлләр, кордаш? Кемне көтәсең болай?
Хәзрәтләрне хәтерләткән картның тавышы да тигез, моңлы мәкам белән яңгырады. Бу тавыш та шәһәрнеке генә була аладыр, мөгаен.
— Ходайга шөкер, кем әфәнде. Хәзрәт дип әйтимме?
— Хәзрәт дисәң дә ярый, кордаш дисәң дә була.
— Күреп торам, син — шәһәр кешесе... Каядыр җыендың, ахры?
— Авылга. Шәһәрдә яшәсәк тә, без барыбыз да — авыл кешеләре. Гомеребез таш арасында үтсә дә, барыбер бервакыт авылга тартып кайтара... Атакай белән бабакай чыккан авылда мәчет төзелүен ишеткәч тә хәбәр җибәрдем. Кабул иттеләр. Менә, шәһәрдәге мәхәлләмне яшьләргә калдырып, туган авылыма имам булып кайтып барам. Ә син? Синең шәһәргә килүеңме?
— Әйе, минем шәһәргә күчеп килешем. Балалар, оныклар янында яшисем килде. Хәерлегә булсын...
— Балаларың күпме соң?
— Өчәү. Өч малай. Өчесе дә әйбәтләр. Кеше балаларыннан ким-хур түгелләр.
— Аллага шөкер, диген.
— Аллага шөкер...
— Кайсысына килүең инде?
— Белмим әле. Икесенең берсенә.
— Улларыңны өчәү дигән идең бит...
— Уртанчысы исәпкә керми. Аның гаиләсе зур, авырлы хатыны бар, фатиры да кечкенә... Анысы чакырмый да. Олысы белән кечесе күптән димлиләр — өеңне, сыерыңны сат та кил, бергә-бергә рәхәтләнеп яшәрбез, диләр.
— Ә син?
— Нәрсә — син?
— Син нәрсә дидең?
— Күрмисеңмени? Ярар, дидем. Менә килеп тә җиттем. Хәзерге заманда юл кайгысы юк бит ул.
— Йорт-нигезеңне саттыңмы?
— Юк, нишләп сатыйм мин аны, сатмадым! Карчыгымның җаны очып чыккан урынны ничек рәнҗетим ди?! Тәрәзә-ишекләрне каккаладым да чыгып киттем. Ә акча... Акча бездә бер букча. Гомер буе бөртекләп җыелган акчаны үзем белән алдым. Шәһәрдә акчасыз бер адым да атлап булмаячагын беләм мин... Ә менә сыерны саттым. Аның авызын кадаклап куеп булмый бит...
Шәһәр карты үҗәтләнеп сорашуында булды:
— Кайсы малаеңа барырга белмисең инде, алайса?..
— Белмим шул, беләсем дә килми. Үзләре хәл итсеннәр шунда... Озакламый килеп тә җитәрләр инде.
— Шулаймы? Ә син болай ит, кордаш. Сынап кара. Кайсы балаң акчаңа карамыйча үз янына сыйдыра ала — шуңа бар.
— Ничек инде — акчага карамый? Акчасыз-нисезме?
— Әйе. Син бераз гына хәйләләш. Юлда килгәндә өй акчасын урладылар, диген. Менә шул чакта бөтенесе дә ачыкланыр; синең үзеңне чакырганнармы, әллә акчаңа кызыкканнармы?
— Сәер сөйләшәсең син, хәзрәт. Коръәнгә сыямы соң бу? Әмма дөрес әйтәсең — адәм баласының сыналырга гына түгел, сынарга да хокукы бар...
— Үзең бик акыллы икән. Үзеңә охшасалар, малайларың да бик акыллыдыр, иманлыдыр...
— Ходайга шөкер. Зарланмыйм. — Бераз тын торгач, Хәбибрахман тагын йөзен күтәрде. — Әллә кызык итәргәме үзләрен?
— Кызыгы белән кызганычы бергә булыр. Ходай сабырлыклар бирсен үзеңә...
— Рәхмәт, кордаш хәзрәт, сине мәңге онытмам, мәңгегә догамнан аермам...
Хәзрәт мамык кебек ак, йомшак кулларын биреп саубуллашты да җир өстендә йөзгән томан кебек, салмак кына атлап китеп барды. Ул арада Хәбибрахманны әллә каян гына килеп чыккан уллары сырып алды, өч малай өч яктан, бер-берсен бүлә-бүлә, аталарының хәл-әхвәлләрен сорашырга кереште.
— Ничек килеп җиттең?
— Кыен булмадымы?
— Бөтенләйгәме?
— Саттыңмы?
— Күпмегә?
Соңгы сорау барысын да сискәндереп җибәрде, Илназ белән Илдус иң мөһим сорауны биргән абыйларына дәррәү күтәрелеп карадылар.
3.
Хәбибрахман, олы улының бу соравын ишетмәгән кебек, аяк очындагы төенчекләрен барларга кереште. Олы малае әрсез булып чыкты. Кабаттан:
— Күпмегә саттың? — дип сорады.
Бу юлы Хәбибрахман улының соравына җавап бирергә тиеш иде.
— Сатуын саттым да...
— Ну, шуннан?.. — Илдусның тавышы калтыранып чыкты.
— Юлда... урлаттым...
— Ничек инде?
— Юлда?
Илдус та, Илдар да Хәбибрахманга йотардай булып карап торалар иде. Бер читтәрәк торган Илназның да йөзе качкан. Аның куркуы бүтән нәрсә өчен икән:
— Үзеңә тимәделәрме? Бәйләнмәделәрме?
— Юк, юк. Сизми дә калганмын. Бар акчадан җилләр искән...
— Ярар, әткәй, акча табыла ул, башың исән булсын... — Илназ әткәсенең аркасыннан кагып куйды.
Илдус белән Илдар һаман тынычлана алмадылар.
— Ничек?
— Кайчан?
— Кайда?
— Таныдыңмы?
— Нигә эзләтмәдең?
— Нигә урлаттың?..
Картны бу сораулар нык кына ялкытты булса кирәк, ул үзе җентекләп сорашырга кереште:
— Киленнәр исән-саулармы? Оныклар? Үзегез ни хәлләрдә? Ник кайтмыйсыз?
Иң элек шул ук Илназ айныды:
— Нишләп торабыз соң әле болай? Әйдәгез, кузгалыйк инде. Өйдә көтәләрдер...
— Өйдә? — Илдар, куркынып, трамвайлар шаулап торган урам ягына борылып карады. — Ни бит әле, безгә кайтып булмый. Бик зур ремонт башлаган идек, бөтен нәрсә тузган... Илдус, әллә син аласыңмы әткәйне?
— Миндә дә хәлләр җайсызрак шул. Хатын, балаларны җыеп, җылы якка китеп барды. Әткәй синдә генә яшәп торсынмы соң, Илназ, ә?
— Мин башта ук үзебезгә чакырам дип тора идем, бик әйбәт булыр. Камиләгә дә әйтеп киттем: тәмле коймакларыңны әзерләп тор, дидем. Балалар да көтәдер. Әйдә, әткәй, күтәреник тә китик. Болай да озак торылды. Юлдан аргансыңдыр...
Салкын гына саубуллашып, Илдус белән Илдар затлы машиналары торган якка китеп бардылар, Илназ әткәсен җитәкләп диярлек трамвай тукталышына алып китте. Аның күңеле күтәренке иде. Илдус та, Илдар да аңа әткәсен бирмәсләр дип уйлаган иде ул. “Квартираң кысаң, балаң күп, фәлән-фәсмәтән”, — диярләр, дигән иде. Ә менә ничек әйбәт булды...
Хәбибрахман картның башында бөтенләй башка уйлар. Моңсу уйлар. Каршылыклы уйлар. Сәер уйлар. Сәер булмый ни, үзе улы артыннан китеп бара, үзе һаман теге “хәзрәт кордашы” хакында уйлый. Нигә очрады икән ул аның юлында? Сынау, имеш... Акчасын югалткан, имеш... Менә ничек килеп чыкты... Ике улын да үпкәләтте, шул булды. Нигә? Аның каравы, Илназын башка яктан ачты. Бу малаен ул исәпкә дә, күңеленә дә алып бетерми иде. Ә ул, әнә, акчасыз-нисез калган әтисен, сөенә-сөенә, үзенең тар гына бүлмәсенә алып кайтып бара...
Ә теге карт һаман күз алдында. Бу юлы ул елмаеп: “Син бүген, балаларымны сынадым, дип уйлыйсың инде. Ә бит Ходай Тәгалә күбрәк үзеңне сынады, сиздеңме шуны?” — ди кебек.
— Әткәй, мин үз нигезебезне кире сатып алам, ярыймы?
Хәбибрахман баштарак малаеның сүзен аңлап бетермәде. Ничек итеп кире сатып ала ул аны? Ул бит сатылмаган. Ә! Бая гына “саттым, саттым” дип авыз суын корытты ласа. Шул хакта әйтә инде аның Илназы. Ата кеше бу юлы да дөреслекне туры ярып әйтә алмады.
— Ярый, балам, ярый. Тик... ничек кенә акча юнәтерсең икән соң?
— Бакчабыз бар, шуны сатарбыз. Өйдә дә артык-портык әйбер күп. Тагын берәр эшкә керемен. Аптырама, әткәй, баш исән булсын! Тик менә... нигезсез калу әйбәт түгел... Нигезсез, таянычсыз ничек яшәмәк кирәк?!
— Ярар, улым, ярар, үзең беләсең...
Хәбибрахман картның күңеле тулды, тамагына төер килеп тыгылды. Әрнебрәк торган җан-бәгьренә моңа кадәр таныш булмаган хисләр өермәсе ургылып керде. Уйлар тизрәк йөгерешә башлады. Алар бу минутта бигрәк тә миһербанлы, игелекле иде: “Менә хәзер оныкларым белән күрешеп алам да, аларны алларыма утыртып, берәм-берәм авыл күчтәнәчләрен чыгарам. Иң ахырдан, төргәгемнең төбендә яткан акчаларны алам. Аларны улыма, киленәм тоттырам. Менә сезгә әнкәгез белән гомер буе җыйган байлыгыбызны тапшырам. Фатир алыгыз, тигез гомер итегез, бәхетле булыгыз, дип дога кылам...”
Ул арада трамвай эченнән шаулап-горләп бер төркем бала-чага узып китте. Хәбибрахман карт, кемнеңдер аягына бәрелеп, читкәрәк китә башлаган төенчеген үзенә табарак тартып куйды.
Хәбибрахманның уйлары игелекле генә түгел, акыллы да иде бүген. Ул үзен шулкадәр яхшы тоя, аңлый — киләчәктә нәрсә эшләячәген, нинди гамәлләр кылачагын төп-төгәл белеп тора иде. Илназларда озак яшәмәячәк. Бераз күңеле юануга, матур гына аңлатып, кабат өенә — авылга кайтып китәчәк, карчыгы янына күмелгәнче шунда гомер сөрәчәк... Иң элек яңа мәчет эшен кузгатачак. Аның һәр ташын, һәр бүрәнәсен үзе юнәтәчәк, үзе табачак. Аннары... Намазга басачак, бик күп савапларга, дога бәхиллегенә ирешәчәк...
Шәһәргә, малайлары янына килеп йөриячәк. Туачак оныгына исем кушасы бар, йорт туйлары үткәрәсе бар... Илдар белән Илдуска да үпкәләмәячәк ул. Аларның җан-бәгырьләрен яхшыртырга, яктыртырга тырышачак, күңелләреннән нәфес шаукымын куып җибәрәчәк...
Ә! Хозыр-Ильясны хәтерләткән теге картны, эзләп табып, үзләренә кунакка чакырачак әле, бер генә көнгә булса да, җомга намазында мәчет картлары каршына бастырачак...
4.
Камилә аларны бик ачык каршы алды. Балалар да шыбырдашып йөгереп килеп җиттеләр, ерак авылда яшәүче дәү әтиләреннән сөйдерергә чиратка бастылар.
Хәбибрахман аларны ашыкмыйча гына, тәмләп кенә сөеп чыкты, шуннан соң гына, кулларын биреп, килен кеше белән күреште. Йомшак мендәр түшәлгән урындыкка утырып дога кылды. Аннары ишек төбен тутырып ташлаган төенчекләренә үрелде...
Акча салынган төенчек төбендә ыржаеп көлеп яткан ул ертыкны Хәбибрахман шундук күреп алды. Таянырга ишек тупсасы булмаса, буыннары алынып, йөрәге тотып, баскан урынында гөрселдәп авып китәр иде, мөгаен. “Урлаганнар! Тәки урлаганнар!... Начар сүз бәла чакыра, диләр иде, дөрес икән. Ник алдады инде ул улларын, ник алардан яшерде? Начар бетәсен сизенгән иде бит...”
Хәбибрахман, болгавыр уйларын куып җибәрергә тырышып, кискен генә торып басты, аннары, килененә карап, төенчекләренә ишарәләде:
— Килен, боларны кара инде... Кайсын кая урнаштырырга үзең беләсең...
Карт, нык-нык адымнар белән, оныклары уйнап йөргән почмакка таба китте. Хәзер аңа бигрәк тә нык булырга кирәк. Чөнки язмышына төшкән олы сынау башланып кына килә иде әле.
12-13 август, 2004 ел.




ПӘЙГАМБӘРЛӘР КҮПМЕ ЯШИ?
(Хикәя)
1.
Мөхәммәт әнисен кыйнаган, дигән хәбәр бөтен бистәне аякка бастырды. Эчеп-исереп, холыксызланып, кешегә бәйләнеп йөрүче бу адәм актыгына моңа кадәр түзеп яшәделәр яшәвен. Моннан соң түзеп тормаслар, ахры. Әнә бит ничек күтәрелде халык. Икенче көнне үк Мөхәммәтнең күз төбендә янып-караеп торган зур тап барлыкка килде. Урам яшьләренең эше генә бу, бүтән нәрсә түгел. Кем белә — әллә Якуп исемле шешәдәш дусты белән түпәләшкәнме? Анысы да шундый ук юньсез бер бәндә. Сугыш чукмары. Сугышырга өйдә беркеме дә юк аның, әнисе белән әтисе бик яшьли мәрхүм булганнар, карап үстергән әбисе дә бер аягы белән оҗмах бусагасында басып тора... Аның каравы, күрше-тирәгә тынгылык бирми. Армиядән кайткач, бераз базар әһелләренә ялланып йөрде дә, тора-бара башын юләрлеккә салып, бөтенләй эшләмәс булды, әйбер урлаштырып, бала-чага талап, аракылык акча юнәтеп көн күрә башлады...
Менә шулар икесе бөтен бистәнең ямен бозып яшиләр дә инде. Бигрәк тә Мөхәммәт явызлана. Эченә Иблис мәлгунь кереп оялаган диярсең. Шул шайтан коткысы белән яши ул. Авызында бер юньле сүзе юк. Бөтен белгәне: “Тегеләй итәм дә, болай итәм!” Картаеп бетте, өйләнмәде, яратып йөргән Нәзирәсе дә яшьтән үк ваз кичте үзеннән. Якуп кебек, армиягә дә бармады хәтта. Армия урынына бүтән җирдә йөреп кайтты шул ул.
Салган баштан урамдагы кешеләргә бәйләнеп йөргәндә бер милиционер егеткә очраган. Аның милициядә эшләвен белмәгән Мөхәммәт — битеннән бер-ике мәртәбә “сыйпап” алган... Милиция тикле милициягә үк суккач, утыртмый кала алмаганнар. Өч ел утырып чыкты, әмма акыл кермәде үзенә. Шулай да, бераз кикриге шиңеп кайтты — булган җирләрендә бик үк рәхәт булмагандыр, күрәсең. Көчлерәкләргә бик бәйләнми хәзер. Ә менә әнисенә көче җитә...
Сәгъдәт апаның хәлен белергә дип, бистәнең тап уртасында бер якка янтаеп утырган тәбәнәк йортка кеше килә башлады. Иң элек күршедәге абыстай белән аның читтән кайткан апасы кереп чыктылар, аннары Сәгъдәт апаның югары очта яшәүче ахирәте килеп җитте. Гөлҗәүһәр исемле күрше хатыны да кызы артыннан яңа гына табадан төшкән коймаклар җибәргән. Ниһаять, Сәгъдәт апалар капкасында бөтен бистә халкын карап, дәвалап торучы, тирә-юньдә яшәүчеләрнең тән җәрәхәтләрен генә түгел, җан, күңел борчуларын да бик яхшы белгән участок врачы Таһир Йосыпович пәйда булды...
2.
Сәгъдәт апа врачтан тән җәрәхәтләрен яшереп булашмады. Барыбер беләчәк, барыбер сизәчәк. Кырык еллап гомерен халык арасында үткәргән бит бу табиб. Кешенең аһ-зарын тын-сулышыннан, күз карашыннан тоярга, аңларга өйрәнгән ул. Сәгъдәт абыстайның түр түшәктә яткан юка гәүдәсен, ак җәймәгә төреп, “җыештырып куйгач”, ул бер генә сорау бирде:
— Малаең белән нишлибез?
Бу сорауда бөтенесе дә бар иде: “Сиңа бер-бер хәл кылганчы, милициягә генә тапшырыйкмы? Әллә сиңа якын килмәслек итеп закон чыгарыйкмы? Синнән бөтенләй аерыйкмы? Үз көнен үзе күрсен, ә без сине ташламабыз...”
Сәгъдәт апа үзенчә фикер йөртте. Исерек иреннән бик яшьли аерылып, берьялгызы карап үстергән улыннан болай гына аерыласы килмәде аның. Гомерен, тормышын, хәтта язмышын бирде бит ул Мөхәммәткә. Ничек тиз генә шушы гомереннән, язмышыннан аерыла алсын?! Бәгырен, йөрәген кисеп алган кебек ләса бу. Мөхәммәтнең шундый булып үсүенә Сәгъдәт үзе дә гаепле. Шуңа күрә кабергә кадәр бергә булачаклар алар. Бәлки бер акылга утырыр әле, тәүфигына кайтыр... Барыбер эчтән начар малай түгел ул. Кул күтәргән чагында да лаякыл исерек иде, зиһенсез, һушсыз иде. Имансыз түгел иде! Түгел! Ана кеше генә тоя ала моны: Мөхәммәтнең дә иманы, акылы бар, тик бу иман, акыл дигәннәре изрәп йоклый гына, ахры, йөрәк артында оеп йоклый... Ничек тә кан тамырлары аша барып, уятып, кире шушы дөньяга кайтарасы иде шул иманны!.. Шуны кайтарырдай берәр дару да уйлап тапмыйлар, ичмасам...
— Таһирҗан... Син... изге кеше... Әйт әле: кешенең җанын кузгатырдай... зиһенен уятырдай... иманын кайтарырдай дару юкмы соң?..
Һаман әле авыртуларыннан мантый алмыйча, хәлсезләнеп, авырып яткан ананың соравы күпне күргән табибны да сискәндереп җибәрде. Ул ни дип җавап бирергә белмичә аптырап торган арада, Сәгъдәт апа җан тавышы белән иңрәп, ыңгырашып сорануында булды:
— Изге кеше барысын да белә... Ә син — әйбәт кеше, изге кеше... Әйт әле: иманнан дару бармы?.. Бармы-ы-ы?.. Булса, шуны Мөхәммәткә эчерер идек... Терелер иде ул... Әйбәтләнер иде...
Таһир Йосыпович ялгышты. Сәгъдәт апаның соравы аңа тамчы да кагылмый иде. Чөнки болай да аңлашыла: юк андый дару, юк... “Ходай Тәгалә бар. Алладан курку — үзе дару кебек ләса... Иман шул бит инде... Алладан курку — Аллага иман китерү ул, бүтән нәрсә түгел... Ләкин, пәйгамбәрнең изге исемен йөртсә дә, Мөхәммәттә Алладан курку дигән хис юк. Ходай Тәгалә аның башына да, җанына да, канына да кереп карамый. Аның алласы — аракы... Бер йотым аракы өчен дусларын да, анасын да сатачак ул... Иң аянычлысы: ана кеше моны белә. Табиб та моны бик яхшы белә. Шуңа күрә дә Сәгъдәт бу хакта Таһир Йосыповичтан сорый алмый. Дөресрәге, сорый ала, әмма бу соравына һич җавап көтми. Чөнки җавап “Бәхет” дигән исем йөртүче ана файдасына да, аның пәйгамбәр атлы малае файдасына да булмаячак...
— Бар андый дару...
Бу юлы ана, сискәнеп, калтыранып, хәлсез күз кабакларын киң итеп ачып җибәрде. “Ничек инде — бар? Җавап дөрес түгел... Юк андый дару, юк... Җаннан, иманнан дару юк...” Табиб тагын кабатлады, бу юлы аның тавышында ныклык, инанганлык, хәтта ниндидер илаһилык бар иде.
— Бар андый дару!
Сәгъдәт апа дәшмәс булды. Кабат күзләрен йомды. Тагын ачты. Китәргә җыенып, әйберләрен барлаучы Таһир Йосыповичның чабуына үрелде.
— Ярдәм итче, Таһирҗан...
— Итәрмен... Кайда соң ул?
— Нәрсә? Дарумы?
— Юк ла... Малаең кайда, дим. Күрәсе, сөйләшәсе иде.
— Чоланда ята... Төнлә дуслары кайтарып ташлаганнар иде, айныганы юк әле...
— Ярар, мин киттем. Терел. Иртәгә тагын кереп чыгармын.
Сәгъдәт апа берни эндәшә алмый калды, Таһир Йосыпович, өй ишеген каты гына ябып, чыгып китте, бераздан ана кеше, чолан ишегенең шыгырдап ачылуын ишетеп, бөтен җаны-күңеле белән шомланып, борчылып, торып утырырга җай карый башлады...
3.
Ишек тавышын Мөхәммәт тә ишеткән икән.
— Уф!.. Кем бар анда? Әнкәй, синме?
— Мин бу!
— Кем соң син? Болай да рәт юк, йөрмәле монда... Бар кит... Уф!..
— Ә кем дип уйлыйсың?
— Фәрештәме әллә? Газраил түгелдер бит?
— Мин бу — врач Таһир абыең. Әниең янына килдем. Нишлисең син, малай актыгы?! Әниеңне үтерәсең бит. Әнә җаны чыгам-чыгам дип тора...
Бу юлы Мөхәммәт дәшмәде. Дәшәрлек хәлдә түгел иде, ахры. Ул, син дә җан үртәп йөрмәле, дигәндәй, авыр итеп ухылдады да түшәгенә капланды.
Ләкин табибтан тиз генә котыла алмады ул.
— Нәрсә булды? Кай җирең авырта?
— Баш авырта, нәрсә булсын... Менә шушыннан кысып ала... Берәр дару юкмы соң шунда?
— Бар, нишләп булмасын... Менә шуны эч, көнгә ике мәртәбә... Каяле, күзләреңне карыйм... У-һу!.. Күзләреңдә рәт беткән ләбаса... Йөзең дә ап-ак. Кан качкан чыраеңнан... Юкка түгел бу...
— Нәрсә булсын, махмырдан ул... Шул теңкәгә тия, каһәр төшкере!..
— Махмыр гына түгел бу... Башка нәрсә...
Мөхәммәт, сискәнеп, башын калкытты.
— Нәрсә-ә? Нәрсә телеңә салынасың, мясник? Бар ычкын моннан! Әнкәйгә килгәнсең икән, әнкәйне кара! Тик миңа якын киләсе булма!
— Ярар, килмәм... Тиздән син үзең киләчәксең. Синдә хәтәр авыру булмагае... Әнә — бөтен йөзеңнән, күзеңнән үлем карап тора... Теләсә нәрсә эшлә, мин китәм...
— Бар, юлыңда бул! Кирәгең бар иде! Мине алай гына ала алмаячаксың. Врач, имеш... Врач та, үлем дә миңа ни почем!..
4.
Икенче көнне үк килеп җиткән. Таһир Йосыпович болай да эшенә иртәрәк килә. Ә Мөхәммәт инде ишек төбендә кукраеп утыра. Аек, басынкы, хәтта юаш...
— Исәнмесез...
— Исән әле... Ә син ничек?
— Ничек дип... Хәл юк...
— Тамагыңа да бармыймы?
— Бармый...
— Күзеңне йомсаң, башың әйләнәме?
— Әйләнә...
— Аяк-кулларың ойыймы?
— Ойый...
Шулай сөйләнә-сөйләнә ишекне ачып керделәр. Шалтыр-шолтыр килеп, табиб үзенең коралларын барлый башлады. Мөхәммәт түр өстәл янындагы урындыкка барып утырды.
— Таһир абзый... — Бераз тынлыктан соң тагын Мөхәммәт сүзгә кереште.
— Нәрсә?..
— Сүз бар иде...
— Йә, сөйлә, тыңлыйм...
— Сез... Сез кичә чынлапмы?
— Нәрсә — чынлапмы?
— Авыруны әйтәм...
— Шаяртып сөйләшкәнгә охшаганмыни?
— Юк анысы...
— Шулай булгач... Әнә бит — бөтен симптомнары туры килә...
— Аннан дәвалап булмый диләр бит...
— Булмый шул...
— Шулай булгач, нигә әйттең миңа бу хакта?
— Әйтмәсәм, чирләмәс идеңме?
— Юк ла... Бу хакта авыруга әйтмиләр бит... Ә син әйттең?..
— Ярар, әйтмәде дип уйла.
— Юк инде, әйттең...
— Шуннан?
— Хәзер дәвала.
— Аннан дару юк бит...
— Юктыр да... Ә син дәвала, бәлки үтеп китәр...
— Юк, үтми... Бар, чык, эшемне бүләсең, мине анда авырулар көтә.
— Юк, чыкмыйм, дәвала!
— Давалаудан узган инде.
— Шулаймы?
— Шулай.
— Күпме бар?
— Нәрсә күпме?
— Гомерем күпме калган, дип сорыйм мин синнән!
— Бер-ике ай, күп булса — ярты ел...
Бу юлы Мөхәммәт бер сүз эндәшмәде, табибка күз агы белән генә карап алды да, дәррәү кузгалып, каты басып чыгып китте.
5.
Өч көн, өч төн Якуп дустында эчеп яткан, диделәр. Дүртенче көнне таң белән кайтып кергән дә Сәгъдәт ападан татарча Коръән сорап алган. Аракы гамен онытып, өч көн, өч төн шул изге китапны кулыннан төшермәгән. Җиденче көнне, шулай ук таң тишеге белән, Таһир Йосыповичның ишеге төбенә килеп утырды ул.
Эшенә килеп кергән табиб Мөхәммәткә һич аптырамады, шулай булырга тиеш кебек, басынкы гына тавыш белән, аны үз бүлмәсенә чакырды.
— Таһир абзый...
— Нәрсә, Мөхәммәт? Әниеңнең хәлләре ничек?
— Әнкәй әйбәт кенә. Хәзер мин эчмим бит...
— Анысы әйбәт. Тагын нәрсә?
— Хәл юк, Таһир абзый. Тамакка да берни бармый. Әллә нәрсә булды миңа. Чынлап та теге каһәр эләкте, ахры...
— Белмим инде...
— Ничек инде — белмисез?
— Ходай Тәгалә генә белә...
— Белми, ул да белми. Бөтен Коръәнне укып чыктым. Күңелем, җаным тынычланмады, йөрәгем генә ярсып калды. Юкка укыдым. Укымасам, җиңелрәк булыр иде. Ә хәзер...
— Нәрсә — хәзер?
— Хәзер... үләсе дә килми, яшисе дә...
— Яшисе дә килмиме?
— Юк, яшәргә лаек түгел мин. Шуны аңладым. Хикмәт аракыда гына түгел... Аны бит эчмәскә дә була. Хикмәт үземдә минем, асылымда, күңелемдә... Ә анда Иблис утыра.
— Хәзер дәме?
— Хәзер дә. Менә бит: Үзем шул хакта сөйләшәм, үзем үземне ничек алдарга дип уйлыйм. Йә, әйтегез, нишләргә миңа?
— Көтәргә.
— Нәрсәне көтәргә? Үлемнеме?
— Юк, язмышны.
— Нәрсә соң ул — язмыш? Ә? Таһир абзый, әйт, нәрсә ул?
— Язмыш ул, Мөхәммәт туган, изгелек дигән сүз. Игелек дигән сүз. Менә синең үз гомереңдә башкаларга берәр изгелек эшләгәнең, игелек кылганың бармы?
— Белмим. Юк, ахрысы...
— Менә шул шул. Игелексез гомерне Ходай Тәгалә тиз ала. Кеше кыйнап, кеше талап йөргән кешенең гомере бернигә тормый ул. Ә син үз анаңны кыйнагансың... Ана рәнҗеше төшмәсә дә, берәр вакыт Ходай рәнҗеше төшәр, дип тә курыкмагансың.
— Элек курыкмый идем, хәзер куркам. Үлемнән генә түгел, яшәүдән дә куркам. Нишләттегез сез мине?! Авыру, имеш... Үләсең, имеш... Әллә... Әллә башны юк итәргә инде? Барыбер үләсе бит...
— Ә яшәргә кирәк! Һәр кеше үзенә җибәрелгән гомерне соңгы минутка кадәр яшәп китәргә тиеш. Шундый закон. Бар, яшә. Изгелек эшлә, игелек кыл. Бүген синең өчен иң изге, иң игелекле эш — анаңны тәрбияләү, шуны онытма.
— Таһир абзый, үзгәрсәм... Бәлки үтеп китәр, ә?
— Бу хакта уйлама да. Үлемне алдыйм дип уйлап йөрсәң, ул үзе хәйләли башлый. Просто яшә! Кешечә яшә. Шул. Ә хәзер бар, анаң янына кайт, мине авыруларым көтә. Болай да артыгын сөйләп ташладым бугай... Әй, туктале, менә шушы сары таблеткаларны суда изеп, өч мәртәбә эч, акларын — иртә, кич кап, алма, кәбестә аша, яңа сауган сөт эч...
6.
Сәгъдәт апа үзенең улын таный алмады. Алыштырып куйдылармыни — эчүен ташлады, шешәдәш дусларын онытты, әнкәсе тирәсендә бөтерелеп тора башлады. Бер атна эчендә бөтен өй-тирәсен, абзар-кураны рәтләп, матурлап куйды.
Иң мөһиме, күңеле белән үзгәрде ул. Бу аның йөзеннән, күз карашларыннан ук күренеп тора. Күзләрне күңел көзгесе диләр бит. Улының сагышлы, моңсу, әмма ачык, саф, ниндидер изгелек, илаһилык иңә башлаган күзләренә карап, Сәгъдәт апаның җаны өзгәләнде. Кайгы-хәсрәтен дә, бәхет-шатлыгын да күп күргән күңеле тынгысыз уйларының әле бер ярына, әле икенче ярына бәргәләнде: “Нәрсә булды соң Мөхәммәт белән? Ни булды? Нәрсәдер булды бит, нидер булды... Әллә Ходай Тәгалә дигәннәре, изге исем йөртәсең бит, үзгәр әйдә, дип, үзгәртеп куйдымы үзен?”
Сәгъдәт апа сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Әлбәттә, сөенә ул. Әмма кешенең болай кинәт кенә үзгәрүе барыбер юньлегә түгелдер. Ниндидер шайтан шаукымыдыр, җен хәйләседер бәлки? Бу хәл вакытлыча гынадыр? Шуңа да шомлы, борчулы Сәгъдәт апаның күңеле.
Сорап та карады.
— Әнкәй, әллә нәрсәләр уйлап бетеренмәле, барысы да әйбәт, барысы да тәртиптә, чын менә... Моннан соң мин сине бервакытта да ташламаячакмын, рәнҗетмәячәкмен. Элекке ямьсезлекләрем өчен дә оят миңа... Әйдә, яшик әле матур гына. Күпме яшәргә язган — шулкадәр яшик, яме...
Мөхәммәт шулай дип котылмакчы булган иде, Сәгъдәт апа улының соңгы сүзләрен күңеленә алып өлгерде:
— Нигә алай дисең, балам? Күпме яшәргә язгандыр, дигәнгә әйтәм. Әле яши генә башладык бит, әйтмә алай бүтән, яме...
— Ярар, әйтмәм. Тик син дә сорама. Яшик, әнкәй, яшик, иманыбыз кушканча, язмыш язганча, дөньяның кадерен белеп, һәр көннең, һәр минутның тәмен, ямен белеп яшик... Әнә бит ничек матур дөнья...
Сәгъдәт апа барыбер тынычланмады. Сәер сөйләшә аның Мөхәммәте. Җитмеш яшьлек картлар кебек сөйләшә. Кеше җиде көн эчендә җитмеш еллык акылга утыра ала, диләр иде, әллә шул сүз дөресме? Тик... бу сүзне үлем белән бәйләп әйтәләр иде... Үлем каршында кеше үзенең яшәргә тиеш булган гомерен яшәп бетә, диләр иде... Тәүбә-тәүбә...
Уйлана торгач, Сәгъдәт апа күңелен борчыган уйның очын эзләп тапты. Ул берничә атна элек аның хәлен белергә кереп йөргән участок врачы белән бәйле булып чыкты. Шул көннәрдән соң “алышынды” бит аның Мөхәммәте, җитмәсә, Таһир Йосыпович янына барып йөргәнен дә күргәннәр.
Күп уйлап тормады, Сәгъдәт апа хастаханәгә үзе китте. Иләсләнгән күңелен шулай гына тынычландыра ала иде ул.
Таһир Йосыпович аны көлеп-елмаеп каршы алды. Куш учларын биреп күреште. Ләкин күзләре сынап, хәтта бераз борчылып карыйлар иде аның.
— Исән-сау гынамы, Сәгъдәт туганкай?
— Исән, бик исән, рәхмәт яусын үзеңә, менә синең җиңел кул белән терелеп беттем, Ходайга шөкер...
— Бер-бер хәл булмагандыр бит?
— Нигә алай дисең, Таһирҗан?
— Шулай дими ни, терелеп беткән кеше врачка тиккә йөрми бит инде... Тән авыртуы булмаса, күңел авыртуы бар, димәк...
— Берни дә яшереп булмый икән үзеңнән... Мөхәммәт әллә нишләп китте әле, Таһирҗан, бөтенләй үзгәрде...
— Тагын кулын озайтамы әллә? Тагын эчәме?
— Юк шул, шулкадәр дә күнеккәнмен аның эчүенә, дуамаллыгына, дер калтырап тора идем, хәзер, нәрсә булды икән, нигә шулай кинәт кенә ипләнде, аруланды икән, дип борчылам...
— Арулангач, сөенергә генә кирәк, Сәгъдәт туганкай.
— Кеше тиктән генә Коръәнгә тотынмый, Таһирҗан, миннән болай гына котыла алмассың. Әйт әле, теге көнне, минем хәлне белергә килгәч, чоланда нәрсә сөйләштегез? Нәрсә дидең син аңа? Нинди тылсымлы сүз әйттең? Нинди сихер өрдең?
— Ә-ә, син ул көнне әйтәсеңмени?.. Бер ни дә әйтмәдем. Әйтергә кирәген генә әйттем. Юкка шикләнеп, шөбһәләнеп йөрмә, күңелеңне талкыма. Кайт та малаең белән чөкердәшеп гомер ит. Өйләндереп җибәр үзен. Йөргән кызы да бар иде бугай. Кем әле ул?
— Нәзирәне әйтәсеңме? Юк инде ул. Аралары өзелде аларның. Өч елга китеп югалгач, Нәзирә өметен өзгән, диделәр. Төрмәсен кичергән, ә менә хат язмавын, күңел бирмәвен кичерә алмаган мескенкәй... Әле дә кияүдә түгел, диләр, дөрес булса. Һаман ярата, имеш, шул юньсезне!..
— Шулай булгач, кабат димлә дә куй...
— Белмим, белмим... Бик куркам мин... Артык нык үзгәрде Мөхәммәт. Кеше үлем каршында гына шулай үзгәрә, Таһирҗан.
— Туктале, Сәгъдәт туганкай, кермик әле мондый ямьсез сүзгә...
— Теге вакытта бик серле сөйләштең шул. Әллә син беләсең микән дигән идем, алайса, белмисең инде... Ярар соң, Ходай ихтыярына тапшырдык.
7.
Ходайны телгә алып сөйләшсә дә, Сәгъдәт апа улының язмышын үз кулына алырга булды. Таһир Йосыпович белән сөйләшкәннең икенче көнендә үк Нәзирә янына китте. Урап-әйләнеп йөрмәде, турысын әйтте дә салды:
— Кызым, әллә кушыласызмы соң? Мөхәммәт бик үзгәрде бит. Иманга кайтты. Тик бераз моңсурак кына. Ялгыз булганга шулай ул, беләм мин аны... Шуңа килүем дә. Әллә очрашып-нитеп карыйсызмы соң? Синең дә беркемең юк, Мөхәммәт тә өйгә якынаер. Юкса җир белән күк арасында йөри...
Нәзирә “киләм” дә, “килмим” дә димәде, Сәгъдәт апаны сабыр гына тыңлап торды да чәй эчәргә чакырды. Чәй эчкәндә кызның “теле ачылды”, иң элек ул, уйчан гына:
— Сәгъдәт апа, Мөхәммәт хакында сөйләле, — дип куйды.
Шул җитә калды. Сәгъдәт апаның эченә җылы керде. Ул, түкми-чәчми, соңгы берничә атнада Мөхәммәт белән булган сәер хәлләр хакында сөйләргә кереште.
— Берәдәк булып йөрми хәзер. Балалар бакчасына эшкә урнашты. Үзе каравылчы, үзе җыештыручы, үзе бөтен вак-төяк эшләрне үтәп торучы... Тәрбиячеләр дә, балалар да бик яраталар икән үзен. Эшләре чыкса, балаларны Мөхәммәткә калдырып та китәләр, ди. Мөхәммәткәем үзе дә гел әйтеп тора: “Балаларым булса, шушы бакчага йөртер идем. Булмас шул инде”, — ди. Өйләнмәскә ант иткән кеше кебек, бигрәкләр дә ямансу итеп әйтә. Шуңа да борчылып йөрүем. Әллә, мәйтәм, тагын бер сөйләшеп карыйсызмы?
Нәзирә дәшмәде. Йөзләрен балкытып елмайды да, китәргә кузгалган кунагына гөбәдия төрә башлады.
— Сау булып тор, Сәгъдәт апа, менә, кайткач, бер утырып чәй эчәрсез. Мөхәммәт бик ярата иде бит...
Аңлаган кеше аңлый алырлык мәгънәләр бар иде бу сүзләрдә. Сәгъдәт апа да бик тиз төшенеп алды. Һәм, сөенечле хәбәрне тизрәк улына җиткерү өчен, йөгерә-атлый өенә ашыкты...
8.
Ләкин Мөхәммәт өйләнергә атлыгып тормады. Нәзирә җибәргән гөбәдия белән чәен эчеп куйды да, өйнең бер якка янтайган почмакларына, салынып төшкән матчаларга карап, гамьсез генә әйтеп куйды:
— Өй беткән, өйне яңартасы бар. Бүгеннән керешергә кирәк. Әле ике айлык җәй алда. Ничек тә өлгерергә иде. Ике-өч елдан җимерелә бу, әнкәй, үзеңә генә өй торгызу кыен булачак...
— Ни сөйлисең, балам? Берәр кая китәргә җыенмыйсыңдыр бит?
Мөхәммәт җавап бирмәде. Йөзен сыпырып, өстәл артыннан торды да, колачлап-колачлап, бура буен үлчәргә кереште. Сәгъдәт апа улын бүтән азапламады, өстәлдә өелеп калган алма, кәбестә калдыкларын җыештыра башлады.
Мөхәммәт чит кеше гомерен яшәгән кебек яшәде. Тирә-юньдәгеләр генә түгел, ул үзе дә үзен таный алмады. Иң элек эчүен ташлады, аракы күтәреп килгән Якупны куып җибәрде, балалар бакчасына эшкә керде, яңа өй өчен агач хәстәрләргә тотынды, ниһаять, күңеленең ерак төпкелендә йокымсырап яткан беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен исенә төшерде, аулакта Нәзирә белән очрашты. Ләкин боларның берсен дә рәхәтләнеп, дәртләнеп эшләмәде, ниндидер гамьсез, моңсу бер халәттә башкарды. Чөнки ул белә: боларның берсе дә мәңгелек түгел, хәтта ун яисә бер еллык та түгел, бәлки, шушы берничә айда актыккы көрчегенә җитеп, куык кебек шартлап, юкка чыгачак, томанга әвереләчәк...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Сынау – Сыналу Ул... - 2
  • Büleklär
  • Сынау – Сыналу Ул... - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4445
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2075
    40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Сынау – Сыналу Ул... - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4624
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2155
    38.6 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Сынау – Сыналу Ул... - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4407
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2060
    38.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.0 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.