Latin

Сүзсез Сүләшү

Süzlärneñ gomumi sanı 593
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 424
37.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
49.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Автобуста барасың: ың... ың... ы-ы-ың!..
Тукталыш. Ишекләр ачыла – чыш-пыш-ш-ш!
Берәү чыга, икәү керә. Икәү чыга унау керә.
Халык керә тыра, кысыла бара... кысыла бара...
Бара автобус... бара... бара...
Һәр тарафыңда кеше, гәүдәңнең һәр ныктасы диярлек кемгә дә булса тиеп, терәлеп, ышкылып бара. Барлык яктан да кысылып, кеше гәүдәләре арасында езеп барасың. Җаның сүләшә, тәнең сүләшә...
Берзаман игътибар итәсең: бу гәүдәләр, бу нейтраль карашлар, терле-терле исләр арасында, йа, хыда, күпме хатын-кыз бара икән бит! Бер автобуста гына да сиңа терәлеп, сиңа ышкылып, сиңа тиеп ничә хатын-кыз бара икән бит!
Күпме езләр күзгә чалына: берсенә яраткан кешесе иртүк роза чәчәге бүләк иткәнмени – мелаем караш, ягымны күзләр! Ә икенчесе бу автобуска итсез арзан сүәккә учырт тырган тештән кереп эләккән бугай – явыз күзләр, үчле караш. Сүәк гитмәгәндер...
Тәнеңдәге биоэнергия кырлары бары тик елы карашларны гына, уңай яктан тырып деньяга чыкканнарын гына тытарга күләнеп куела. Һәр тарафыңда бар андыйлар...
Берсе – агартылган сары чәчле һәм кара күзлек астыннан килешле генә чыгып тырган кечкенә бырынлы “курчак” – шул күзлеге белән бырныңа ук терәлеп бара. Уңайсызланган буласың – башны тәрәзәгә бырасың. “Курчак”ның йез шәрәфләреннән беркелеп, исертепләр тыручы хуш исләрдән кытылгандай да буласың... тик тәрәзә ягында үзеңә терәлеп үк баручы куе кара чәч тылымына кереп чумасың. Ул тылым астыннан ыялчан чәчәк шикелле чалынып тырган кылакка бырның тиеп китә - ирексездән кызарыла.
Аһ, ул кылак тирәсендәге хуш иснең бырынны ял иттерүләре, күңелне кузгатулары!
Аһ, ул тылымның кайбер ызын кара чәчкәйләре! Ул шаянар! Сулышка ияреп, бырынны кытыклыйлар да китәләр, кытыклыйлар да тыралар.
Уйлый алмыйсың. Башка бернәрсә турында да уйлый алмый башлыйсың.
Ис кенә сизә тырган хисчән бер баганага әләнәсең дә каласың...
Автобус әкертен генә бара да бара... бара да бара...
Автобус сикертеп куйгалый: һоп... һоп-һоп!
Бер кулың ике кыз арасына кысылып кала. Ни хикмәт, тартып алырга үзеңдә халь тапмыйсың инде. Әллә алырга келәмисең... Алар бер-берсенә артлары белән басып тырганга күрә, кулың аркасында уңайсыз хальдә каласың: алыр да идең тартып - әллә ничек уңайсыз, яхшы тегел кебек, итәкләре аша капшанган, артларын сыйпаган булып күренер. Кысыласың, кысыласың...
Икенче кулың – салондагы тытынгыч таякта. Ул таякны әллә ничә кул сарып алган. Матур куллар бар, нәфис бармаклар... шыларга карап, ияләре турында назлы фикерләр фараз кыласың: мынсының буй-сыны да зифа булырга тиеш, ә мыны тегесе симез – ашханәдә эшлидер... Тик андыйларына игътибар – ноль!
Бермәлне кулыңны, күз каршыңдагы шаян тылымнарның җилдә уняп барган чәчкәйләрен битеңнән сыпырып алырга дип, әкертен генә урыныннан кузгатасың... Аннары кире таякка
үреләсең...
Оһо, буш урын калмаган! Синең кул урнын гилкәсенә хатьлек шәрә, кызыктыргыч шыма кул биләп элгергән. Аның хуҗасын күрмисең, ләкин чамалыйсың: артыңда басып тыра. Ул кул синең култык астыннан диярлек үк килеп чыккан. Үзе кубый-кара ялтырап тыра –
Кеньякта кызынып катьканнарда шындый була, дип уйлап куясың. Кызыгасың инде, кызыгасың. Ә, аяклары нинди инде мының, дигән уй башыңнан бетен тәнеңә таратыла.
Күз алдыңа китерәсең...
Аркаңның шул ягындагы сүәкләрең белән аның күкрәкләрен тыйган кебек буласың. Тагын исерәсең инде, исерәсең...
Күзләрең сүләшә - быларның барысын да күреп, сырашып, кемгәдер эндәшергә ымтылып баралар. Кылаклар да сүләшә: шул тәннәрнең хәрәкәтләрен, ара-тирә авыр сулап куюларны, ирен пышылдатуларны ишетәләр. Бырын да үзенчә сүләшә: ул хушбуйларның, тылымнардагы исләрнең тәмен чамалый, анализлый, сул ягыңдагы бер ай юынмаган мужиктан чыккан сасыны сүгә...Аркаң сүләшә... Аяклар сүләшә...
Алдан да, арттан да кысып куялар. Урын юк – терәлгәннәр, тертеләләр, ышкылалар. Карт кызлар гайрәте белән ике хатын кычкыраша – езләрендә бәхытьсезлек язылган. Сер бүлешеп, эч мәктәп баласы пышылдаша. Урын бүлешеп, ике пенсионер ысылдаша.
Зарланышу... Мактанышу... Кызлар исә елмаеша да келешә... Ә келүләре сың, келүләре!
Ул келүне бер ишетеп, үзләре турында әллә ни хатьле хикәя сүләп буладыр...
Кемдер тирә-якка битараф булып кылынып, тәрәздән каранып барган була. Галәмәт икән инде!
Сүзсез генә шулар белән сүләшәсең...
Һава гитми, һава!..
Автобус бара да бара, бара да бара...
1992 ел
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.