Latin

Сукбай

Süzlärneñ gomumi sanı 1130
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 713
51.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
64.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
70.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кичкырын җил басылды. Тегермәннәр, берәр тавыш тыңлаган шикелле, туктап калган иделәр. Аларның көн буе әйләнеп-әйләнеп, кич белән шулай хәрәкәтсез генә утырулары, авылның кичке тынлык вә хәрәкәтсезлеге, читләрдәге кырларның ерак-ерак сузылган көе, буш вә җансыз, тын гына ятулары гаҗәп бер моңлы гармония тәшкил итә иделәр. Гүя кич һәммәсе дә эшләрен күндереп, хәл алырга, тынарга туктаганнар, бер көе хыялга талганнар иде.
Кояш иңгән иде инде. Бер тегермән алдында соңгарак калган бер карт үзенең йөген рәтләп маташа, тегермәнче аның янында булыша, бәйләшә... Карт тегермәнчедән разый түгел – онны эресенә. Тегермәнче, әлбәттә, гаепне үз өстенә алмый.
– Ашлык коры булса гына бит он йомшак була; кипмәгән ашлыкны нихәтле йомшакка җибәрәм дисәң дә булмый ул, ташка сылана, – ди. Карт аңар да күнә яза:
– Анысы шулайдыр шул, – ди, – хатыннарга яраса, ярый инде... Ачуланмасалар...
Тегермәннәрдән ерак түгел, яр буйлап: бер кеше авылга таба елыша иде. Кичәнең башлангыч караңгылыгы аркылы аның бите-төсе ачык күренмәсә дә, өс-баш килеше, һәр җирдә еш очрый торган сөренеп йөрүче сукбайлар төркеменнән икәнчелеген әйтеп тора. Аның өстендә кыска тун кебек нәрсә, аркасында зур түгел генә бер төенчек, кулларын, каршы-каршыга китереп җиң эчләренә керткән.
Авылга керергә ул бер дә ашыкмый, әкрен генә бара; әле артык караңгы түгел шул, бераз караңгылансын...
– Әнә тагын берсе, – диде тегермәнче, – күрәсең, ничек йомылып кына бара... Ярканат, кичә кошы! Көндез теләнеп йөриләр, кич белән...
Карт элеп алды:
– Урлыйлар дисәнә!
– Юк, нигә урласыннар?! Намаз укып, тәсбих тартып утыралар!
Он белән кайтучы карт авылга кергәндә теге кешенең артыннан җитте. Ул, як-ягына каранып, әкрен генә бара иде: атлы тавышын ишетеп, юлдан читкәрәк кагылды. Карт аны башыннан аягына хәтле карады вә әллә нинди шөбһә, курку хисе белән атын тиз-тиз куалап үтеп китте. «Ходай сакласын; имеш, мәче баласы урынына буып ташлар үзеңне, атыңны эләктерер дә күзе күргән якка сызар...»
Карт шулай уйлый. Теге мескен шул арада нәрсә исәпли икән?
Ул, авылга кергәч, йөрешен кызулатты. Билгеле, бер барып керә торган җире бар кеше шикелле, бер дә икеләнүсез, эре-эре атлап бара, кайбер җирләрдә кар өемнәренә дә сөртенә иде...
Авылда утлар алындырганнар иде инде. Ике якта кар белән яртылаш күмелгән басык вә тәбәнәк өйләрнең кечкенә вә ямьсез тәрәзәләреннән саргылт шәүләләр урам аркылы суэылып-сузылып киткән иде. Менә ул мәчет янына җитте... Мәчетне дә үтеп китте... Артта нечкә вә үткен тавышлы бер эт өреп, алда кайдадыр берсе калын тавыш белән елаган шикелле улый... Менә ул бер өй алдына барып туктады. Өй бер якка салынып тора, тәрәзәләре ватык, эче кабер кебек караңгы... Ул, адашып юлдан сапкан вә кайда барырга белми аптыраган кебек, як-ягына карана, өйгә якын бара, берәр тавыш ишетелмәсме дип тыңлап тора... Бу бит аның үз өе. Үзенең туган-үскән йорты! Монда бит аның анасы, хатыны калган иделәр, аның бит кечкенә кызчыгы да бар иде... Алар кайда соң?
Ул бераз аптырап, исе китеп тора да, кинәт исенә төшә: аның бит, әнә авылның теге башындарак, кияүгә чыккан бер апасы бар. Алар, бәлки, һәммәсе бергә җыелганнардыр.
Барып җитә... Туры керми, элек тәрәзәдән карый. Өй эчендә аның апасы һәм дә ике бала күренә. Башка беркем дә юк... Балалар ашап утыралар, хатын әллә ни тегеп маташа. Күңелсез, арыгайган, картайган...
Ул әкрен генә ишекне кага башлый.
Ишек кагучының кем икәнлеген сорагач, ишек ачыла... Ике кардәш кочаклашып күрешәләр. Ләкин бу күрешүдән ул хәтле шатлык галәмәте күренми, бер-берсен сагынганлыкны күңелсез генә вә билгесезрәк сүзләр белән аңлаталар... Балалар аптырашып читтән карап торалар. Бер-ике минут үткәч тә, хатын зарлану тавышы белән:
– Гали, нишләп соң син болай үзеңнекеләрне ташладың? – диде вә күзләренә яшьләр килеп елый да башлады.
Гали аптыранып:
– Әнкәйләр кайда? – диде.
– Әнкәй үлде... Хатының иргә чыкты.
Гали әллә ни әйтергә теләгән кебек булды да әйтмәде, чыраен үзгәртте; гүя нишләргәдер көчләнә иде – еларгамы, көләргәме.... үзе дә белми. Ә, менә тапты – эссе икән, өс киемнәрен ташлыйсы бар...
Чәй хәзерләнгән иде. Гали фикергә калып эндәшми тора, ике кечкенә кызчык бер дә күзләрен алмый, бик ятсынып, аңар карыйлар. Аның сакал-мыек җитү, чәбәләнгән чәче зур, өстендә керле генә күк күлмәк, төймәләре өзгәләнгән иске тужурка, башында каткан кара кәләпүш иде.
Чәй эчкән арада тутасы әнкәләренең ничек үлгәнлеген, Галинең хатыны ничек вә кемгә иргә чыкканлыгын елап-елап сөйләп утырды. Ул Галидән хәтере калган вә аны шелтәләгән рәвештә сөйли иде:
– Син талак кылганым юк дисең, энем; аны бит мин үзем дә бик яхшы беләм... Мулла абзыйга әллә ничә рәт бардым: «Ул бит ир хатыны, дим, мулла абзый, ничек итеп сез бу эшне тиз генә бетереп куясыз?» «Мөфтидән безгә приказ шулай, ди. Синең туганың әллә кайларда этләр кыркып йөри; дүрт-биш елдан бирле юк үле хәбәре, юк тересе, ди. Кеше баласын алай җәфаларга ярамый, ди. Кайтып килсен, яисә акча җибәрсен, ди, без гәзиткә дә язган идек, ди, анда да һичбер хәбәр булмады; шулай булгач, инде, ди, син дә, сеңелем, юк эшләр артыннан куыштырып йөрмә, барыбер инде эш үтте, ди». Эш таба алмый йөрүең турында елый-елый әйтеп карадым, колагына да алмады... Җизнәң булса, бәлки берәр төрле җае да табылыр иде; мин бит хатын кеше, үксез балалар белән үз көнемне дә ничек үткәрим... Менә алар бит, карлыгач балалары кебек, миңа караганнар, барлык ышанычлары, күз текәгәннәре дә мин генә... Үзем дә шуларга карап кына юанам...
Ул башта байтак кына Гали турысында, Гали кайгысын кайгырып сөйләсә дә, ахырда әкренләп үзенең хосусый тормышына күчеп сөйләп китте. Берәр ай гына элек хатыны үлгән бер кешенең аңар яучы йөрткәнен, тик әле барыргамы, бармаскамы дип үзенең бераз икеләнеп торганлыгын да аңлатты. Ләкин Гали бу соңгыларны бер дә әһәмият биреп тыңламый, хәтта күбесен аңламый да иде. Бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыгып китә иделәр. Аның күңеле башка нәрсә белән мәшгуль иде. Ул үзен җиңелгән, алданган кебек күрә вә әллә нинди генә бик катгый берәр сүз әйтәсе килә, кемнәрнедер бик кычкырып сүгәсе, орышасы, аларның залим икәнлекләрен күрсәтәсе килә иде. Тик кемнәрне сүгәргә кирәклекне билгеләп очына чыга алмый иде. Кемне сүгәргә... Ул җир азлыктан авылны ташлап китте. Заводка эшкә керде... Забастовка вакытында мастерны кыйнарга теләгән өчен аны ябып куйдылар. Менә төрмәдән чыкканнан бирле инде ул эш таба алмый йөри. Өс-баш ертык, тамак ач...
Ул йокларга яткан чагында:
– Үзем иртә тора алмасам, мине таң белән үк уятырсың, миңа иртә торырга кирәк... – диде.
Ул нихәтле арыган булса да, йокысы качкан иде. Әллә кай вакытка чаклы күзләрен ачып, караңгылыкка карап ятты. Хәтеренә килгән нәрсәләр, һәммә буяулар белән, караңгылыктан килеп чыга тора иделәр.
Яткачтын бераз вакытка кадәр төрле кешеләр вә манзаралар* аның күз алдына берәм-берәм генә килеп торсалар да, ахырда һәммәсе буталып китә. Менә заводлар, трактирлар, пивнойлар, ночлежный домнар, койма аслары, төрмәләр һәммәсе бергә капма-каршык! Әнә аның иптәшләре җырлыйлар, көлешәләр, кычкырышалар, кыйнашалар, исереп койма асларында ауныйлар...
*Манзаралар – күренешләр, картиналар.
Бервакыт Гали югары караган көе:
– Тфү! – дип төкереп җибәрде. Авыз суының вак бөртекләреннән беразы үз битенә кайтып төште...
Шуннан соң ул җиңе белән битен сөртте дә, йөз өстенә капланды вә үксеп-үксеп елый башлады....
Иртә белән буранлаткан иде.
Кичә кичне авылга кереп килгән бер кешедән шөбһәләнеп, карт белән сөйләшкән тегермәнче иртә белән шул ук кешенең килгән юлы белән тагын китеп барганлыгын күргәч, берничә адым алга чыгып, тегене күзләде... Аның аркасындагы төенчек кичәге зурлыкта гына иде.
Гали кояш чыгышына таба китеп бара... Тик кояш чыгар алдында күренергә тиешле матур манзараны буран каплаган иде...
1910
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.