Latin

Су Аналары

Süzlärneñ gomumi sanı 1082
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 715
40.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Безнең авыл инешнең ике ягына урнашкан, тик инеш ярында бер талда, камышта усми, ни булган талларны сугыш елларында колхоз нужасына кисеп бетергәннәр, кыскасы ярлары ачык тик яшел үләнгенә үсә.
Һәр вахыт болай булмаган, авылны башлап төпләвечеләр инешнең ике ягындада куе урман булган диеп сүли булганнар, хәзерге МТМ тора торган ярым утрауда Уразай күленә тике урман белән капланган була.
Авылның тарихы зур һәм катлаулы тарихчылар язуы буенча авылны 1841елны нигезлиләр. Урта Әләзәннән, Аенбурадан, Кынады авылыннан һәм Сулеевкадан җиен ярлы ябагай килеп утыра.
Тик бороннан калган ривиәтләр башканы сүли, мин бик тирәнгә керминчә үз нәселемнең тарихыннан бер өзек китерәм, минем Халил бабамның атасы Иляс, Алтатада югаргы очта туа, кышын, атасы Бигичев Биктимир, Шабаев Мостафа бабайның тәтәсенә өйләнгән була, әбинең исмен мин әтәлмим, яз башен сулар кимегәч, булачак авыл урнына Аенбура ягына землянка казып урнашалар, алар ничек яшәгәннәр торарак белербез, ә хәзергә иң әһәмиятлесе. Иляс бабай 1913 елның август аенда 91нче яшендә дөня куя, әгәрдә 1913елдан 91алсак 1822ел килеп чыга. Халилның оло Искәдәр сүләгәнчә, Биктимир бабай МТМ ягында земләнкаларда торган биш гаиләдән, арпа һәм тары орлыка ала арпада, тарыда сукмаган була, эскерткә үгән килеш саклаганнар, алар сугарга булыша. Димәк авылның тарихы, чама белән 1818—1819 елларда башлана, мин бу тарихи мәглюмәтне соңрак язылачак гадәтнең нинди тирән тамырлы икәнен ас сызыклау өчен генә китердем.
Авылның иң уртасында, бер тугай бар, башка тугайлар берседә калмады, инеш суын тирәнәйтергә диеп Буманы зур итеп бугач, алар су астында калдылар.
Бердән бер калган тугайны, урта тугай, диеп йөретәләр ул урта тугай бик кызыклы урын, ник дисәң ул тугайга җәйнең иң кыска төннәренең берсендә, Аенбура ягында яшәгән, нияте булыпта, кияүгә чыгалмаган кызлар яш тол хатыннар җыелаларда шәп шәрә калып бер бересе белән сөйләшмичә берниндидә тавыш чыгармыча төннең уртасында инешкә суга керәләр. Су коеналар ул су коенуның шартын бозарга ярамый, шартын бозсаң коенуның мәгнәсе югала.
Су коенырга әзерләнгән хатын—кыз, яр янына җыелып, бөтенесе бердән, ашыкмыча, кабаланмыча, инешкә керәләр.
Инеш читтән үк тирән төгел, әкренгенә тирәнәя бара, су сакал астына тике җитсен өчен чама белән кергән кешегә, бу очракта хатын—кызга ун—унбиш метр үтәргә кирәк.
Суга кереп барганда чәчләрен сүтәләр, иңнәренә җибәрәләр, инеш суы сакал астына җиткәч башларын суга чумырып, су иясе, мине ирле ит, өйле ит диеп әйтәләрди.
Шоннан соң кире боролып ашыкмыча судан чыгалар, бер кемдә бер сүздә әйтми.
Дәшми, нитми өсләренә күлмәккенә кияләрдә, кайсы өйдән чыктылар шул өйгә кире керәләр, аннары таралалар.
Белмим, чындамы бу су төшүнең файдасы тия, юк мы тик Аенбура ягында чында картаеп кияүгә чыкмый калган кызлар юк.
Бу су төшүнең кайсы көндә, кайсы сәгаттә булачагы бик зур сер булып саклана.
Ул хал кайчан булачагын, бик күп егет белгесе кели, тик әлегә кадәр бер ир кешедә хатынн—кызның су төшкәнен күрмәгән диеп сөйлиләр, тик шулай да ике гасыр эчендә бу адәткә кагылышлы, өч вакыга телдән—телгә, колактан колакка күчеп йөри, беренчесе бик боронда булган хал, калмыкларның күбесе идел арты далаларын ташлап үз илләренә Джунгариягә күчеп китсәдә, Узин елгаларының аскы агымында берникадәр күчмә калмыклар тороп калган.
Алар үзләрен бу даларның хуҗасы итеп санаганнар, шуңа күрә сирәккенә булсада барымта белән шөгелләнгәннәр.
Илминнәндә, башка тирәдәге авыллардан да мал орлаганнар, шулай җәй аеның бер төнендә, төнгегә тышаулап урта Тугайга ебәргән атларны, калмыклар куып алып китәргә булалар, алар өч җайдак киләләр, икесе атларыннан төшеп тышаулаган атларның тышауларын салдырыга тотыналар, шул вахыт судан ике дистәгә якын хатын—кыз чыга.
Дәшми –нитми, ярга күтәрелә, су көбек ай яктысында, калмыклар мондый күренештән котлары очып, ай—вайлап качалар бу вакигадан соң алар авылга якын килмәгәннәр.
Икенче вакыга суыштан соң була, Бөек Ватан сугышы елларында авыл тирәсендә бүреләр күбәя, караңгы төшкәч алар авылга кереп этләрнедә алып киткәләгнәр, шуңа күрә авыл халкы этләрен төнгегә тышта калдырмаганнар.
Узләредә караңгы тошкәч, бик ашыгыч эш булмаса чыгып йөремәгәннәр.
Тик һәр ел җәен була торган елның иң кыска төннәре килеп җиткән, сугыштан соң ярты авыл тол хатын, кызларны әйтәседә юк, егетләр әлдә я кайтмаган сугыштан, я сугышта һәләк булган, бу хатле хатын—кыз ирсез.
Җыелганнар су коенырга, кергәннәр, боролып кире чыгып торалар, карасалар, ай яктысында киемнәре өстендә ике бүре утырып тора, туктаргада кычкырыгада ярамый, хатын—кыз судан чыга биргән ярга чыгып бүреләргә ике—өч адым калгач, бүреләр тороп китәләр.
Иң соңгы тапкыр бу су коену гадәтенең халык теленә эләгүенә утыз еллар булыр.
Тугайга терәлеп диярлек Айша Кәлюгының хатнының, Мәрям апаның өе тора иде, яңгыз калгач үз балалары булмаганга күрше малае Сягитны янына кунарга кертә була. Сягит дигән бала май аенда мәктәпнең беренче сыныфын гына тәмамлаган булса да, җебеп торганнардан төгел, шук җигет, шулай бер төндә Сягит Мәрян апада кунганда, ни сәбәпледер малай төн уртасында өйдән чыга, аның инеш ярына табан баруы була, судан егермегә якын шәршә хатын—кыз, ай яктысында бер сүз дәшминчә, ашыкмыча, чәчләрен иңнәренә ебәргән килеш, судан чыга, малай ирелеп чабып өйгә керә.
Мәрян апа күпме сорасада, Сягит балам ни булды диеп, малай дәшми, караватта утырып тик тора.
Иртәстөн Мәрян апа Сягитның болай төртелеп торганын күргәч, бар балам кибеткә барып кил, үзеңә прәнек алып кайт, диеп акча биргәндә магазинга озаткан.
Малай акчаны алада китә, тик кибет дигәнебез инешнең икенче ягында, ары барыр өчен басмадан инеш аша үтәргә кирәк.
Сягит басмага кадәр барада туктап кала, шулай аның басмага керминчә басып торганын күргән Җәмилә апа, ник балам монда басып торасың, диеп сорагач, басма аша чыгарга куркам диеп җавап бирә.
Ник куркасың, әлгә кадәр басма аша йөредең бит, әйе йөредем, тик әле куркам, кичә төнне бер көтү су аналарының инештән чыкканын күрдем, аларда мине күргән булсалар, басма аша үткәндә тотып алсалар, тарагыбызны урлады диеп яла ягып, миннән тарак таптырсалар, мин нишләрмен и балам син кирәкмәгән имеш—мимешләргә ошанма, бер ниндидә су анасы юк.
Җәмилә апа, мин синең көбек күзлек киеп йөремим, үз күзем белән күдем, я ярый балам син таракларын алмаган булсаң алар сиңа тимәс ә,йдә икәү күчәбез, үзең күрерсең тимәгәннәрен, басмадан икәү күчәләр, кибеттән кайтканда Сягит үзегенә артына кары—кары йөгреп басмадан үтә.
Вахыт үтү белән, бу вакига онотола төшә, Сягитта басмадан курыкмый йөри башлый, тик шулайда халык арасында берчегә онотылып бетми.
Үзем күргәнем юк, тик халык сөйләгәнчә Аенбура хатын—кызы һаманда су төшәләр ди, тик урта тугайда төгел, Бозер бумасына күченгәннәр, ары күченүләренең сәбәбе бер, елның иң кыска төнендә суда коенырга теләвече күбәйгән, күп хатын—кыз, үзенең кияүгә чыгарга, кемгәдер ана булырга, гаилә короп балалар устерергә анык икәннеген йөзәр еллар эчендә сыналган гадәт ашалый, иглан итә һәр кемнең ниятен бергә суда коенган хатын—кызлар гына белә.
Ә хатын—кыз, кем белән суга төшкәнен билгеле инде бер кемгәдә сүләми.
Шуңа күрә авылның Аенбура ягында туган хатын—кызы үзләре генә түгел, зур шәһәрләрдән иптәш кызларында алып киләләр.
Аллага шөкер кияүгә чыкмый калмылар.
Тик бөгенгесе көнгә беркемд әйтәлми, бу адәтне иске йорттанмы алып килгәннәрме, әллә инде яңа йорт тамгасы итеп кулланалар.

2010 ел Верхазовка
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.