Latin

Солдатлар җыры

Süzlärneñ gomumi sanı 178
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 136
49.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
61.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
66.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Кулда мылтык та пулемет, алда матур ал флаг;
Куркытабыз алдагы шайтан халыкны кан сорап.
Җырлыйбыз ярлы халыкның байдан өстен чыкканын,
Байны яклаучы еланнарның хәзер тончыкканын.
Кычкырабыз: тиз җитте, дип, ярлының зур бәйрәме,
Белдерәбез кулга алганны хәзер бар дөньяны.
Без арыслан, без каһарман, без — фәкыйрьнең күз яше.
Без — бөтен җирдә изелгән эшчеләрнең юл башы.
Без курыкмыйбыз үлемнән, безгә ул берни түгел,
Безгә каршы кул күтәрү, уйла, ул уен түгел.
Без җиңәрбез, көл итәрбез алдагы дошман көчен,
Кан коярбыз, җан бирербез шул мөкатдәс эш өчен.
Күрсәтербез дөньяда тиздән гадәләт көзгесен,
Юк итәрбез эшчене баскан каһәрнең көллесен.
Без менә шул эшкә башлауга хәзер бер ел тула,
Ах, явызга куркыныч, безгә кояшлы көн туа.
Әйдә, иптәшләр, тагын да шул мөкатдәс көн өчен,
Алга атлап җилкетик дошман көчен болгар өчен.
Ярлыларның бар өметләре терәлгән көчле без,
Әйдә, бәйрәмгә аларга зур бүләкләр китерәбез.
Без каһарманга бүләкләү һич килешми аз белән,
Ярлыны шатландыру безгә тиешле җан белән.
Ул менә шул каршыда торган хаиннар тезмәсен
Яргалау, бетерү, кыру эшкә көйсезләп йөрмәсен.
Без моны эшли алабыз, без — каһарман төркеме,
Котлыйбыз шул эш белән бу ярлының бәйрәм көне.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.