Latin

Сөлчә–Таити - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4515
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2453
32.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
47.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
55.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
(хикәя)
Җәйге челләгә туры китереп, мәченең уң колагын кисеп алырга куштылар. Ул кара булырга тиеш имеш.
“Кем булсын, шулар – чиган сихырчеләре!” – дигән булыр иде дә бит башка чакта Ринат, әмма синең өеңдә ике мачы барлыгын каян белгән диген шул күчмә халык вәкиле.
Янәсе, үегездә тычканнар да бетә, идеаль гаилә бәхете дә урнаша. Пырх-пырх иттерепләр очып килә дә, урнаша!..
Шарлатаннар!
Ринат белән Гөлинә, базардан чыгып, инде машинага утырып беттек дигәндә очрады аларга бу “тылсымлы” рекомендация авторлары. Багажникны “шап” иттереп ябып куюы гына булды Ринатның – каяндыр, култык астыннанмыни соң, “фышт” итеп бер кыз килеп тә чыкты, чекерәеп карап та катты каршыда.
- Дяденька, давай погадаю! – дигән була үзе.
“Гадаю. Погадаю...Гад” дип ирония белән уйлап куйды баш миенең башка вакытларда йоклап ята торган пассив ягы. Ә актив як Ринатны туктаусыз эшкә җигеп торды: чегән хатынына “юк, кирәкми!” дидертте, багажник ачкычын кесәгә тыктырды, пинҗәкнең шул ук кесәсеннән кулъяулык чыгарттырды да эсседән алҗыган муенны сөрттерде, тирә-якта мәш килгән базар халкының мактанган, сүгенгән, көлешкән, серләшкән, уфылдашкан, чырылдатып пыяла кискән, чажылдатып пычак кайраган, чәрелдәтеп ачкыч ясаган, бер-берсенә машина сигналы акырткан тавышларын ишеттерде – боларның барысы да багажник турысыннан машинаның алгы ишегенә хәтле атлаган өч адым вакыт арасында булды.
Чегән тарафыннан аның “юк, кирәкми!” диюе, билгеле, “кирәкмәстер бәлки” дигән кебегрәк кенә кабул ителде. Шуңа күрә яшь чегән хатыны аннан калышмады – артык ачык күренеп торган күкрәген каплагандай итеп бер кулындагы яулыгын муеннан аскарак куеп тоткан килеш янәшә атлады. Ринат хатынына карады. Менә ул ичмасам әйтсә әйтә – аңа бәйләнә башлаган чегәннәр, йөзләре сытылып, кире борылганнар иде инде. Гөлинә үзе “йалт!” – машинага кереп тә чумган. Бу йолкышлар белән сөйләшеп торса, үзе әйтмешли, үзен чүплектән табылган бала кебек хис итә ул...
Үз ягындагы ишекне ачырга үрелгән дә иде инде Ринат. Ләкин шул чак йөгереп килеп чегән хатынының итәгенә ябышкан балага күзе төште. Бер генә мизгелгә карашлар очрашып китте. Моңа әллә ни игътибар ителмәде, әмма чегән хатыны үзе, башын бер якка кыйшайта төшеп, күзләрен каш астыннан серле текәгән хәлдә, үгетләмәгән дә, сорамаган да рәвешле иттереп тагын бер кат шул тәкъдимен кабатлагач, аны тыңлап карыйсы итте.
Ә нәрсә?!
Алса, ну, бер минут вакытыңны алыр инде. Ашыгасы юлың беткән!
Сүләсә, көн саен әллә кемнәргә әллә ничә тапкыр сүләнә торган стандарт бер әкиятен сүләп күрсәтер инде. Сүләсен! Тыңнап карыйк!
- Тыңнап карыйкмы, карчык?
Машина ишеген ачып, хатынына эндәшкән Ринатка җавап кыска булды:
- Әй! Кит әле!
Китмәде Ринат, чегән хатынын сөйләтте. Ә үзе тыңлыйсы килмичә генә тыңлаган кебек тыңлап алды. “Нәрсә сөйләсәң дә – ышанмыйм” дигәндәй көлемсерәп, игътибарсызлыгын йөзенә чыгарырга тырышып, әле аяк астына аска карап, әле тирә-юньне күзәткәндәй кыланып, кулларын билгә куйган килеш тыңлады. Базар капкасы төбендә кулларын чәбәкли-чәбәкли такмак җырлап торган тиле әбигә таба борылды – әле төш вакыты да җитмәстән аның бәби арбасының эбер-шебер хәер белән тулы булуына игътибар итте.
Базар конторының башындагы электрон таблога карады – һава температурасы +28 градус күрсәтә. Чегәннең күзләренә генә карамады – чынлап та сихерледер кебек, кап-кара.
Туры текәлеп карамасаң да күренә – мәгънәле ул күзләр, тирән һәм тулы. Үзен аның алдында кечкенә, ямьсез һәм буш итеп сизде Ринат.
Ә ул аларның шәһәр читендә яшәүләрен дә, колхоз-совхозда түгел, ә хөкүмәт эшендә эшләүләрен дә белә икән; кемнең гөл үстерергә, ә кемнең машинада чабарга яратуын да чамалый; Ринатның гаиләсен нинди язмыш көткәне дә аңа көн кебек ачык имеш...
Тыңлаучы игътибарына төкереп тә бирмичә, бер туктамыйча тезеп салды ул боларны.
- Тәрәз төбендәге чәчәкләрегез корымасын! Өегездән тычканнар бизсен! Фәрештәләр ояласын! Тиздән якындагы ерак юлга чыгасыз, - дип тәмамлады ул кыска гына “әкият”ен.
Ничек бирмисең инде моңа илле тәңкә генә булса да?!
Кулына кәгазь валюта кергәч, “күрәзәче” соңгы серен чиште: мәче колагын киптереп, онга әйләндергәнче талкырга да өйнең дүрт почмагына сибеп чыгарга.
***
Иң яраткан гөлен – азалиясен – күптән урыныннан кузгатканы юк иде Гөлинәнең. Менә, җәйге ялның икенче көнендә үк өй юарга керешер алдыннан, тәрәзә төпләрен бушатып куясы итте. Ялым ике ай, өлгерермен әле, дип ялкауланып утыра торганнардан түгел ул – әз генә вакыты килеп чыктымы, өй эшенә чума. Күңелен биреп, тәмен табып эшли.
Азалияне чүлмәге-тәлинкәсе белән күтәреп тә алды Гөлинә, бил турысына нәрсәдер ток суккан кебек китереп тә бәрде. “Беттем!” дигән уйны таратты аның акылы бөтен дөньяга. Ләкин... тукта, Гөлинә, бетергә ашыкма!.. Бер мизгел катып калып торганнан соң, әкрен генә чүгәләде дә, гөлне идәнгә утыртты.
Юк, кискен генә торып басырга ярамас хәзер. Бераз тынып торыргадыр.
Идәннең келәмле турысынарак елышты да, утырды. Ләкин утыру рәвеше җайсыз, уңайсыз килеп чыкты. Чак кына артка мәтәлмәде. Үз-үзенә ачуы чыкты. Имгәк! Кырык яшеңдә мәтәлә башладыңмыни?!
Җайлап утырды.
Чү, монысы ни дигән сүз инде? Көпә-көндез, кеше күз алдында... почмактагы диван астыннан бер тычкан килеп чыкты. Ашык-пошык түгел, терт-перт борыны белән төрткәләнеп, Гөлинәгә табан тәгәрәде. Курыкмыйча, оятсыз рәвештә! Ах, җирбит! Ах, соры талпан! Син Гөлинәне, тычкан күргәч, чәрелдәп качар дип уйлагансыңдыр бәлки. Юк шул! Бу хатын башка кавемнән ул!
Ничек кенә гарьләнмәсен, Гөлинә кымшанмады. Күзенең бер кырые белән якын-тирәдән иң якын, алып җибәрер өчен иң кулай предмет эзли башлады. Карашы өй гроссмейстерлары идән уртасында ташлап калдырган шахмат тактасына барып төртелде. Ләкин анысы да, кызганычка каршы, синең тактикаңны дошман аңлап өлгергәнче эләктереп алырлык якын арада түгел шул. Шуңа күрә син, сиздермичә, шым да тавыш чыгармаска тырышып, сул кулыңны аяк очындагы башмакка шуыт инде. Әһә, булды бугай, менә ул! Менә ул тычканга атыласы предмет! Әнә ул, инде ничә төн рәттән шытыр-шытыр диван аягын кимергән кебек тавышлар чыгарып, йокларга комачаулаучы бандит! Һәм менә ул – шул хачтерүшне сугып үтерергә тиешле башмак! Менә башмак кулга керде. Әкрен генә аяктан бушады. Гөнаһ шомлыгы, шундый чакта килеп чыкса чыга бит ул берәр җен тырнагы! Баядан бирле күзгә шуып төшәргә азапланган яулык, ниһаять, максатына иреште – каш белән күз арасындагы соңгы миллиметрга төшеп җитте. Моннан соң ярты секунд та көтәргә ярамый – күзләр капланса, тычкан качачак.
Гөлинәнең башы ничек тиз уйласа, кул хәрәкәтләре дә шулай тиз очты. Башмак тоткан кул яшен тизлеге белән һаваны ярып баш өстенә күтәрелде, яулык күзләрне каплап бетерде дигәндә тиешле траектория буйлап шапылдап илтеп тә сукты. Әмма әлеге “атом бомбасы” тиешле объектка барып төшәсе иң соңгы мизгелдә кул анда ниндидер башка субъект барлыгын да сизеп өлгерде. Колаклары ишеткәнгә үзе ышана алмады Гөлинә – теге субъекттан шайтан тавышлары чыкты.
Кемнән, нинди ямьсез тавыш бу? Уймак кадәр шул кечкенә генә тычканнан мондый чинауны кем көткән? Уф!
Икенче кулы белән яулыкны маңгайга күтәрә-күтәрә, корт чаккандай сикереп торды Гөлинә. Азалия онытылды. Бил авырту онытылды. Йөрәккә барып төште. Башына башмак белән орылган Карапушның, яман акырып, диван астына кереп качкан кара койрыгы гына шәйләнеп калды. Аның авызына инде бәлки эләккән булып, ләкин Гөлинә ярдәмендә ул тешләрдән ычкынган тычкан бер генә “меск” иттереп сәлам бирде дә идән башындагы тишеккә кереп тә чумды. Чи-чи-пи, Гөлинә хүаным, янәсе! Киләсе очрашуларга кадәр, Гөлинә!
Кулына ябышып каткан башмакны шул килмешәк артыннан тондырудан да яхшырак күңел тынычландыру чарасы табылмады.
- Нишлисең инде анда? – бусы аш бүлмәсе ягыннан кычкырган Ринат тавышы.
Гел шундый – бөтен эшкә тыкшына, “мелт” итеп күз йомып алсаң да “һеңк” итеп үзенең монда гына булуын белдереп куя, “мышк” итеп борын тартсаң да “нишлисең инде” дип әдәплелек сабагы биреп ала торган ир инде ул Ринат. Анысы, Гөлинә аның ише өйрәтүләрне бер колагыннан кертеп икенчесеннән чыгарырга күптән өйрәнгән – бик исе китеп утырмый. Игътибар да итми кайчак. Күп бит ул андыйлар – тормышта акыл өйрәтүчеләр. Ләкин бу юлы җен ачуы чыкты. Һа, син монда хатын-кыз килеш чүлмәк күтәреп билеңне бетер, коралсыз-нисез ерткыч хайваннар белән сугыш, ә ул үзенең кондиционерлы кухнясында, телевизор карый-карый гына, бәрәңге чистартсын! Әле шул арада тагын бер йомыш кушып йә сүз катып кара – “мин ашарга пешерәм!” дип, авыз тутырып гауга куптарачак.
Җенен тыеп тора алмыйча, ире янына чыкты Гөлинә.
- “Нишлисең? нишлисең?” – дип үртәде Ринатны. – Тире иләп күн эшлим! Акпушың да, Карапушың да булдыра алмаган эш миңа калды инде – тычкан тытам.
Ялганлашты Гөлинә, аһ, хәрәмләште. Мәчеләргә нахак бәла ягуын аңласа да, ялган сөйләде.
- Нәрсә булган аларга? Әллә тытмыйлар дисеңме? – дип ярсып, бер кулына пычагын, икенчесенә бәрәңге тоткан килеш торып ук басты Ринат. – Карапушның кылагын кискәннән бирле, беләсеңме, ничә тычкан санадым инде!
- Кылагын?
- Аһа, мыегын тегел инде!
- Кистең?
- Кистем дә, киптердем дә инде...
- Эшең каты икән!
Гөлинәнең бу сүзләре Ринат тарафыннан, һичшиксез, мыскыллау буларак кабул ителергә тиеш иде, һәм шулай кабул ителде дә. Чират аңа җитте. Үз чиратын буш уздырырга өйрәнмәгән кеше буларак, аның җавабы үзенчә зәһәр булды:
- Каты шул! Сезгә мында ашарга да пешер, хайваннарны да кара...
Каршы як аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, тагын бүлдерде:
- Тараканнарын да сана инде, булмаса!
Шул-шул, хатын-кызны тел белән җиңеп буламы соң инде?! Их, Ринат, Ринат! Менә хәзер, конфронтацияне кискенләштермәс өчен һәм шул ук вакытта үзеңнең җавапсыз калмаганлыгыңны да күрсәтә белеп, лаеклы һәм дәрәҗәле итеп теманы алыштырырга туры килә. Нишлисең, алыштырасың. Баш миеңнең ике ярымшарын да тулы куәткә эшләтеп булса да салмак кына башка темага күчеп керәсең.
- Тараканнар дигәннән, әнәсе, алар юкка чыкты бит әле...
- Кит әле!
Китте ди сиңа! Болай игътибар иткәч, китми дә китми инде, теманы тирәнәйтә генә:
- Самолетка утыртып, шәһәр өстенә ниндидер бер шарлатан кулы белән порошок сиптерткәннәр, ди...
- Булыр, булыр, ышанам...
- Нәрсәгә ышанасың? Бер шарлатан аркасында тараканнар беткәнгәме?
- Келәсең?
- Юк инде, шаяртам...
Гөлинәнең күзләре өстәлдәге коштабакка төште.
- Без ничәү соң? – диде ул, Ринатны тәмам гаҗәп диңгезенә ташлап.
Мондый сорауга җавап биреп буламы – Ринат белми. Шуңа күрә ул телсез калды:
- ...
- Ниемә дип шының хатьле бәрәңге?
Һо, бу сораудан соңмы? Бу сораудан соң Ринатның атылып бәреләсе, пычагын идәнгә ташлыйсы, коштабак тулы бәрәңгене мал чиләгенә актарасы, Гөлинәгә акырыплар бакырасы, аны “чамасын бик беләсең икән – үзең генә арчы инде, яме” дип, урынына утыртасы бик-бик киләдер. Холкы дуамал булмаса да, гадәттә туйганчы мыгырдана инде ул. Бу юлы бөтенләй тыныч кабул итте Гөлинәсенең т өрттерүен. Нәрсә бу? Нинди сихер?
Нинди булсын, “гаиләгездә тынычлык урнашачак” дигән теге сүзләр искә төште. Син, гайрәт капчыгыңны беркайчан да буш тотмаган Ринат, шундый өметле, яктылык нурлары күңел түрендә таң аттырып килгән бер вакытта тискәрелегең аркасында шул тынычлыкка киртә булып кара әле!.. Бит, төптән уйлап карасаң, үз хатының лабаса! Туганың! Иң якын кешең! Уртак тел табарга өйрәнергә кирәк лә инде. Кайчан да булса өйрәнергә бит инде!
- Нәрсә уйга калдың әле, әтәсе?
- Ә, мин ни... былай гына... Ашка да, икенчегә дә гитерлек булсын дигән идем, артыгын тырышып киткәнмен бугай.
Гөлинә, аптыраудан бер кулы белән сукырларча капшанып, урындык эзләнә башлады.
Иренең шулай сабыр гына позициясе тәмам миңгерәтте. Ринат, аның күзләреннән карашын алмыйча текәлгән килеш, аның теләген аңлап алып, аңа урындыгын шудырды. “Өф” итеп кулы белән сыпырып та алгандай итте хәтта. Гөлинә, капшана-капшана, әле һаман аптырау-миңгерәү халәтеннән чыкмаган килеш, утыргычка түнде. Аптырамассың, гел эт кебек өреп кенә торган Ринатың кинәт өрмәгән урынга утыртмый башласын әле! Бер карасаң, бичара тырыша бит инде, өйдә байлык үрчесен дип тырмаша. Төнге сменада машиналар да саклаучы булып эшли, такси иттереп тә куллана машинасын, тегесенә-монысына дигәндәй, танышына-белешенә машина ремонтлап та бирә...
- Аргансың, әтәсе...
- Мин нәрсә... мин түзәрлек. Сиңа ял кирәк. Утыр, әзерәк телевизор карап ал!
Беразга тынып калдылар. Ринат, сузылып, өстәл почмагында чират көтеп утырган электр чәйнегенең колагына басып алды. Суынып өлгермәгән булган, күрәсең, ул гөж килеп җырлап та җибәрде. Суыткыч башындагы “Rolsen”да икесе дә үлеп яратмаган примадонна-карчыкның физиономиясе күренгәч кенә, парлашып уфылдаштылар:
- Фу-у-у, тагын шул карга-а-а! Бетен каналда да шыны күрсәтәләрме сың?
- Туймаса да туймас икән...
Телевизордан күренгән саен яратмаган җырчының яки берәр танылган сәясәтченең тетмәсен тетәргә дисәң – боларга гына куш. Үзенең дә тикшерелмәгән ягын калдырмыйлар, Филясына да эләгә, аннан элгәреге сөяркәләрен дә санап чыгалар, тавышын “яшелле-күгәрекле” дип бәялиләр... “Юан сыер!” дигән вердикт белән нокта куялар.
- Чәй? Кофе? – Ринатның тәкъдиме гел шулай яңгырый.
Кофе эчү процедурасына керештеләр.
Өстәл тирәсендә савыт-саба шалтыраган тавыш ишетелүгә, бу церемониалга тагын ике җан иясенең кушыла торган гадәте бар. Мәчеләрнең. Ике минут элек кенә маңгаена башмак тукмагы кабул итү Карапуш тарафыннан онытылган – йөгереп килеп тә чыкты, алгы тәпиләре белән Гөлинәнең тезләренә үрелеп тә басты. Акпушы аннан калышамы соң инде?!
Алар бит авыл мәчеләре, Балсудан ике ай элек кенә алып кайтарылган песиләр.
Карасының бер колагы, чынлап та, яртылаш кисек. Әмма Гөлинәнең ошбу фактка карата реакциясе әллә ни эмоциональ булмады.
- И бичара, кем белән сугышты икән?
Мачы колагын наркозсыз гына кисү операциясенең ничек башкарылуын хатынына сөйләп бирергә омтылып та карады Ринат – тыелып калды. Ярамас, хатын-кыз колагы өчен түгел ул детальләр. Дәшмә, Ринат! Тс-с-с, Ринат!..
- Әй, үдә кеше бармы?
Ишектә күрше Сәрбия башы күренде. Гөлинә авыр итеп көрсенеп куйды, чөнки эштә дә аннан туйган.
Сәрбинең кыстата торган гадәте юк – өстәл астыннан урындык тартып чыгарды, үрелеп чашка алды, үзенә кофе ясады. Шикәр салганда балкашыгы кулыннан төшеп китеп, ап-ак ашъяулыкка кофе чәчрәтте. Үзе шул арада йомышын такылдады:
- Бер генә атнага без. Ызак дип авырсынмассыз инде. Ну, күп дигәндә ун кеннәп булырбыз... Егермеләренә катеп та гитербез, алла теләсә... Мына гынак ачкычлар. Мин бикләдем инде.
Кофесы да эчелеп бетте, ачкычлары да Ринат белән Гөлинәгә тапшырылды, үзләре Кара диңгез буеннан әйләнеп кайтканчы Ринат белән Гөлинәгә вакытлыча тапшырылган вазифалар исемлеге өстәлгә салынды. Шуннан соң лыбырдый-лыбырдый чыгып та китте. Ай күрде Сәрбине, кояш алды. Ләкин шул кереп чыгуы белән Гөлинәнең күңеленә ялкын ук булмаса да утлы күмер салып калдырды.
Балсуның Чистайда яшәп яткан ничә кешесен белә Ринат – барысы да җәй җиткән саен йә Көньякка, йә Төмәнендәге тозлы сазлыкларга, йә һич югында Ундырга санаторийга йөриләр инде менә. Шулардан Гөлинә генә калыша – беркая йөргәне юк. Ә бит үзләренең авыллары курорт кебек: урманы дисәң, анысы ерып чыгарлык түгел – җиләкле аланнары, гөмбәле чыршылыклары, каенлы төбәкләре, торналы күлләре; суы дисәң, анысы төрле сорттан – коенырлык, балык тотарлык буалары, шифалы кизләүләре, кичләрен учак ягып йолдыз санап утырырлык яр буйлары, табигатьнең мәңгелек музей икәнлеге турында уйлар уйлата торган болыннары уртасыннан пышылдап аккан инешләре... Их, кадерен белмиләр туган якның! Кадерли белмиләр. Үз якларын мактый белмиләр. Мактана белмиләр.
***
Елның иң озын көнен урманда уздырырга туры килде Ринатка. Печән диярлек үләнле аланнар эзләп. Үзенә күрә таң тишегеннән чыгып китте Балсу якларына – сәгать җиде генә иде әле, ә ул Элмәле урманга барып та керде. Машина әкрен генә, салмак кына чайкала-чайкала, салкынча күләгәдән фырылдап бара. Тәрәзләрен ачып куясың да, бер кулны терсәктән шуңа чыгарган килеш хозурланып барасың. Эш тә эшлисең кебек, чөнки үләнле алан эзлисең; ә чынында эшсез, ял итеп кенә йөрисең бит инде. Тузан чыгармаска тырышып, машинаны кумыйсың, шуыштырасың гына. Яшь чаклар искә төшә. Таныш урыннарның йөрәккә ятыш күренеше, таныш сукмаклар, таныш каеннардагы таныш язулар...
Рәхәт! Мәслихәт! Булган бит, дисең, бу дөньяда бәхет дәрьясында йөзгән кешеләр - авыл-шәһәрләр әле булмаган чорларда табигать кочагында яшәгән борынгы кешеләр!
Менә, гел шулай, микроблы шайтан! Гел шулай! Дөньяңны, сыңар бер тиенгә дә сатып булмый торган шул дөньяңны онытып, югары материяләр турында фикерләргә күчеп кенә барганда, гел шулай – фани тормышыңның бер пүчтәк ботагына эләгәсең дә каласың.
Мәслихи уйлар кочагында тибрәнә генә башлыйсың – китерә дә чәпи битеңә бер яфраксыз ботак. “Алдыңа карап бар! Дөньяңны онытма!” дигән сыман. Беренче аланны узып барганда ук ел саен шул вакытларда керә торган уй тагын әйләнеп кайтты Ринатның башына: ни чуртына асрый ул бу үгез белән кәҗәне? Ну, ни шайтанына?! Үгез симертеп, череп баедыңмы? Кәҗә асрап кына күршеләреңнән алга киттеңме? Баемаган кая?! Алга китмәгән тагын! Башкалар, әнә, үз авыллары җәннәт почмагы булган өстенә, ел саен тырт-пырт диңгез буена чаба, ә син, үгез белән кәҗә асрый-асрый “череп баеган” таксист, һаман печән чап. Чапкач, кайтар! Кайтаргач, ике-өч көн киптер! Киптерер өчен, иртән торып, тарат аны, кич җиткән саен җыеп ал, “яңгыр яумаса ярар иде” дип, белмәгән догаларыңны укы! Кипкәч, абзар башына ташла! Коры печәнне кышкылыкка урнаштыру – тәмуг хезмәте. Әле ул печәннең бер учы гына кибеп бетмәгән килеш эләксә печәнлеккә... бетте инде, “яна”.
Мондый пессимистик уйны нинди реаль факторлар уята ала? Әлбәттә, конкурентларның күп булуы! Шул-шул! Әнә бит, карале син аларны! Бу халык гел печән генә ашап тора дип уйларсың – алан саен машина, арбалы мотоцикл, трактор, адым саен чалгы белән селтәнүче булып чыкты. Урман мыж килә – халык печән эзли, чаба, төи, ташый. Кеше аяк басмаган ни бер алан, кеше күзенә чалынмыйчарак калган ни бер иңкүлек очрамады Ринатка. Машинасын җәлләсә дә, өметен өзмичә, байтак йөрде әле ул. Менә теге борылышны гына чыгачак та имеш, агачлар арасыннан тип-тигез биек үлән белән капланган ачыклык күренергә тиеш! Ләкин ачыклык урынына ташландык урман юлы гына пәйда була.
Элмәлек уртасындагы кизләүдә башланып, аннан болын буйлап сәхрага инеш булып агып чыгучы Сөлчә буена килеп чыкканда, өметен урманда ташлап калдырган иде инде Ринат.
Юк, чынлап та, печәнне быел да сатып алырга туры килер бугай. Әй, булсын сана!..
Алай дисәң, печән сатып алганчы, итен, йонын гына сатып алу дөресрәк түгелме? Бу идея, бетләгән шайтан баласы, Ринатның тагын бер сере иде.
Күпме вакыт экономияләнә түгелме соң? Ул үгезне ел буена ашатасың, көтүен көтәсең, һәр көн иртә торып көтүгә куасың, кич каршы аласың, саклыйсың аны, аның өчен борчыласың, урламадылармы икән, адашып калмады микән дип җан кимерәсең, аның өчен күпме печән, фураж сатып аласың, күпме вакыт сарыф итәсең – ә нәтиҗәдә? Ну, ни файда соң? Базардан шул ук итне, ашатып симертелгән, суеп китерелгән, турап бирелгән шул ук итне сатып алсаң, мөгаен, отышлырактыр. Ә кәҗәсе тагын? Һо, капчык тулы йон бирәсе урында ул үзе бер мәшәкать капчыгы! Кермәгән күршесе, танышмаган капкасы, таптамаган сукмагы юк. Җитмәсә, шул ике баш имгәк өчен абзар тотарга кирәк. Аны ел саен карап-ремонтлап торасы, көн саен чистартасы бар!..
Ринат, шул галәмәт прогрессив уйларын үзеннән алдарак җибәреп, машинасын иңкү болын яры буйлап түбән элдертте. Урман кочагына кереп утырган авылны, аннары Балсу әзиләре телендә Плотина дип йөртелгән зур буаны узып, бер-ике чакрым барганнан соң юл Тәмсәдән Булчыкка илтә торган юлга тоташты. Ләкин Ринат уңга да, сулга да борылмады, “кәҗә сукмагы” диярлек кенә булып калган юлдан туры китте. Ерак бара алмады машина белән – түмгәкле тигезлеккә килеп чыкты. Шуның башында үсеп утырган бердәнбер тал күләгәсенә юнәлде. Җайлап, машинаны туктатты. Тәрәзәләрен япты. Ниндидер бер катгый фикер туды бугай моның башында – машинадан чыкты да ишекләрен бикләде. Болын буйлап җәяү атлады. Теге прогрессив уйларны куып тоткан иде инде – шуларны үрчетте һаман.
Ни бит, терлегең булмаса, ирекле кеше бит инде син! Буш вакыты булган ирекле бер индивидум. Гаиләң дә – абзарга бәйләп куелган “терлекчеләр” гаиләсе түгел, барасы килгән җиргә бара, кайтасы килгән чакта гына кайта торган заманча, интеллигент гаилә.
Аяклары атлый Ринатның, башы уйлый. Аяк астында кыр чәчәкләре ятып кала. Хәзер инде алар үгез белән кәҗә азыгы түгел, матурлык һәм хуш ис чыганагы. Печәнгә яраклы булсалар да, хәзер рәхәтләнеп алар арасыннан атлый Ринат...
Атлый-атлый атланылган, шактый ара узылган. Хыялында инде үгез белән кәҗәсен әллә кайчан суеп ашаган да терлек асрамыйча яши башлаган Ринат үзен шул уйлардан аерылырга мәҗбүр иткән тип-тигез иңкүлеккә килеп чыгуын сизми дә калды.
- Оазис! – ул көнне Ринатның авызыннан чыккан сүзләрнең иң беренчесе шул булды.
Чынлап та, оазис диярлеге бар иде ул урынның: болын, нык киңәеп, шактый зур, түп-түгәрәк диярлек иңкүлеккә әверелгән; инеш, ике култыкка бүленеп, әлеге стадионн ике яктан урап ага да, түбән ягында кире кушыла. Шул оазис-утрауның ике ярында ике төркем тал аны кояштан саклап утыра, түбән ягында исә Ринатларның ишегалды зурлыгындагы су бассейны ялтырап ята.
Моннан тирә-яктагы Балсуы да, Тәмсәсе дә, Булчыгы да күренми...
Тирәли әйләнеп йөри торгач, бу җәннәт почмагына Тәмсә ягыннан машина белән дә килерлек юл барлыгы ачыкланды. Ул юлның тапталу коэффициентын чамалады Ринат: көн саен килеп тә йөрүче юк, бөтенләй чирәм дә басмаган – димәк, бу урынны белүчеләр ул гына түгел.
Шуңа игътибар итте дә, кояштан качып, таллар күләгәсендәге ауган агачка барып утырды Ринат. Сөйләшергә яратмаганга күрәмедер, уйламыйча бер дә торалмый инде бу кеше.
Булып узган яки булырлык вакыйгалар, мәсәлән, күрше Сәрби белән Рамай турында.
Курортан кайтышлый, үз машиналары белән ниндидер бер тракторга бәрелеп, каядыр Самардамы, Сарытаудамыдыр больницага эләккәннәр һәм һаман шунда яталар, бичаралар.
Бер яктан – кызганыч, икенче яктан – ачу килә, шайтан алгыры! Өй-хуҗалыкларын бөтен вазифалары белән бергә өеп синең җилкәгә тапшырып калдырдылар да, үзләре, әнә, рәхәтләнеп больницада... Әй, тьфү, тьфү!.. Алла сакласын! Ул больницаларда ятарга язмасын! Ачу килсә дә, нишлисең инде, күрше хакы шул...
Болары аның гел уйлана торган уйлар, гел хыяллана торган хыяллар, гел корыла торган планнар. Ә менә бу оазистагы тал күләгәсенә кереп, “Чистайский фабричный чабаталарны” салып ташлап, исләнгән аякларны салкынча инеш суына тыгып җибәргәч, бөтенләй бүтән уй сукты: җәйнең иң матур чорында оҗмахка охшаган бу урын ничекләр шулай буш, кешесез калган икән? Тагын теге нәтиҗә кабатланды: кадерен белмиләр туган якның! Кадерли белмиләр шул. Ә кадер ул – кемгәдер, нәрсәгәдер карата син билгеләгән иң югары уңай бәя...
Көн кичкә авышканда Чистай кырыендагы поселогына кайтып, Гөлинәсенең раславына үз карарын чыгарып салды Ринат: быелдан соң терлек асрамыйбыз.
Һи, мондый карарны расламыймы соң Гөлинә:
- Мин гел “за!” Тулькы мындый фикерне нинди “чабатаң” иңдерде сың инде башыңа, - диде ул. – Бигерәк ызак ередең шул... Мындый акыллы киңәш бирерлек булгач, сөяркәләреңә претензием юк...
Әллә шаяртып сөйләшә, әллә җитди – аңламассың. Син шулай миңгерәп торган арада дәвам итә үзе:
- Ичмасам, җәйләрен кешечә ял итәрбез... Анә гынак, Сәрбиләр нәрсә сүли бит?!
“Рәхать!” диләр бит.
Ринатка үчекләргә җай чыгып кына тора бит ул. Рәхәт булмый ни соң, больниста рәхәттер инде, имгәнеп ятканда... Шуңа күрә бер дә чит җирләрдә ял итүчеләр файдасына түгел исәп. Үзебезнең яклар файдасына 1:0.
Ләкин Гөлинәнең яңалыгы аның үзен аяктан ега язды:
- Больниста ди сиңа! Ике кенгә тыткарлануларын яшереп кенә сукканнар алар телеграмны... Безнең күзгә тетен гибәргәннәр булырга ышый.
Шә-әп! Менә сиңа күршеләр! Менә сиңа күрше хакы! Син алар өчен борчыл! Син алар өчен кайгыр! Син, аларны җәлләп, печән эзләп барган җиреңнән дә печән эзләмичә йөреп кайт, ә алар...
- Алар катьты, без китербез, әтәсе, бер дә кайгырма! Әдә, кереп чыгыйк үзләренә, яшкән иделәр...
Анысы дөрес инде, бер караганда, сәфәр чыгам дисәң, акчасын да җиткерергә була да ул. Машинага төялешеп чыгып китсәң, Кара диңгезенә генә түгел, Гибралтарына да барып җитмәслек түгел. Аннары, хатынның ел буена какшаган нервыларын авыл гына баса да алмый. Мәктәп системасы ашый шул кешене, тереләй кимерә. Бичара, уку елы азагына тәмам ябыгып, хәлсезләнеп кала Гөлинә, юктан да психлана торган бер убырга әйләнә башлый. Дөнья мәшәкатьләрен оныттырырлык итеп, берәр кая барып кайтсаң артык та булмас шикелле. Әмма икенче яктан... авылдагы мәслихәткә ни җитә?! Шул ук Балсуның Комлы тавына әллә ничә тапкыр менгәне бар Ринатның. Һи, ул бодай кырындагы җилләрдән тәнеңне ялатып кара әле – сәхраларның киңлегеннән, чисталыгыннан, сафлыгыннан башлар әйләнмиме соң! Шомырт куаклары арасында, вак-вак аланнарда яңа чабылган печән исе таралган һаваларны үпкә тутырып сулый-сулый җәяү генә Элмәле урманының Зур аланына кадәр атла әле – шул үләннәр өстенә сузылып ятып, мәңгелеккә шунда ятып каласың килмиме соң?! Үзең утынын турап, үзең ягып, үзең Түбәноч кизләвеннән суын ташып, үзең яңа бәйләгән мәтрүшкәле каен себеркесен пешекләп, сизелер-сизелмәс кенә төтен исе аңкып торган кара мунчада сихәтләнеп юынып чык әле – бернинди Сочи кояшы кирәкми ләбаса! Җәйге кичтә ялгыз гына бакча башындагы таллыкка төшеп утыр да, тынсыз калып, бер-ике сәгать авылның сулышын тыңлап кара әле – башларың бушап, җиңеләеп, күңелләрең тулып, җаннарың баеп калмыймыни?!.
***
- Урал-башкорт якларына да була, кеньяккарак барсак та ярый - диде Ринат, хатынының “Барсак, кая барабыз соң?” дигәненә җавап итеп.
- Алайса, кешедән ким җиребез юк – диңгезгә үк барып гитик инде!
- Сәрби сүләгәннәр ынтылдымыни? Ул халык массасы арасында кеше исе иснәп ерергәме?
- Булса сың! Диңгездә чумып карагым кели бит...
Ринатка чыгырыннан чыгарга тагын бер ризык булды. Менә хәзер санап күрсәтә ул сиңа диңгезгә барып җитү өчен күпме бензин яндырасын... Менә яба хәзер авызыңны. Диңгез дигән сүзнең татарчасын онытырсың... Ләкин ул кабынып китә алмады – аяк арасына Акпуш белән Карапуш килеп тыгылдылар.
- Әллә сың путевка сырап карыйммы берәр санаторийга? – дип, юньле җавап алмаячагын белгән килеш сорау бирде Гөлинә.
Аның бу идеясе дә Ринат ягыннан бик үк кайнар яклау тапмады:
- Путевкалары нәчәлникләрегезнең үзләренә калсын! Аларга гитми бит һаман, алар хаерче, алар мескен...
Сәрбиләр сәфәрдән кайтып атна-ун көн узгач, барлык җиләк-җимеш, яшелчә түтәлләренә су сибеп бетереп, чиләк-лейкаларны урнаштыргач, бакчада коймага терәп ясалган эскәмиядә утырганда барган иде бу әңгәмә. Бу вакытта көтү кайткан, үгез белән кәҗә абзарга ябылган иде. Кичке һавада шәһәр ягыннан тавышлар яхшырак ишетелә башлаган, кыр ягында кояш җиргә сеңеп барган вакыт. Поселок клубында “Казан егетләре”нмедер, Исхак ханнымыдыр акыртырга тотынган иделәр. Өй каршындагы шомырт агачлары төбенә, өй белән түтәлләр арасындагы чирәмлеккә караңгы егыла башлаган иде инде...
- Абитуриентны үзебез белән барырга күндереп булмас инде, әйеме? – диде Ринат.
- Әй, еремәсә сың! Анарга бит безнең авыл гына булсын...
Дөресе дә шул, җәйгә чыкса, Илшатлары Балсудан кайтып та керми. Аңа мондагы дуслары да юк, шәһәрдәге дискотекалар да кирәкми, хәтта компьютер да онытыла. Кая инде ул “әллә кайда вакыт уздырып йөрү”! Шуңа күрә аның бару-бармавын фаразлауны шул бер вердикт белән төгәлләделәр: “Барыбер бармас”...
Юлга чыгарга дисәң, шатор-шотыр җыеналар болар.
Ринат көне буе мәш килде: башта машинасын карады; аннары гараж киштәсендә еллар буе тузан җыеп яткан палатканы сүтеп җыйды, аңа казыклар әзерләде, өзелгән бауларын ялгады да багажникка салды; шунда ук балтасын-пычкысын дигәндәй эш коралларын, чиләген урнаштырды; пыр тузып фотоаппарат эзләде, тапкач, аңа пленка корды; йорттагы төп эшләр исемлеген язды да, Сәрбиләргә кереп, вакытлыча хуҗа вазифаларын башкару турында килешү-инструктаж төзеп чыкты.
Гөлинә дә йоклап ятмады, туйга җыенгандай канатланып йөгерде дә очынды: кешесез урынга, кыргый табигать кочагынарак урнашырбыз дип планлаштырганга күрә, өч-дүрт көн бозылмый торган ризыклар җыйды, өчпочмак, пәрәмәч пешерде, казылыгын, каклаган казын төрде, консервлар, вареньелар тутырды, яшелчә җыеп салды; аннары урын-җир төйнәргә кереште.
Иң бәхәслесе матрас мәсьәләсе булып чыкты.
- Ярты багажникны били бу, - диде Ринат, аны алмау теләген көн тәртибенә бастырып.
- Салонда барыр, - диде машинада гына йоклауның уңайсызлыкларын күз алдына китергән Гөлинә, - арткы утыргычта.
- Анда аннан башка да салып барырга әйбер күп булыр әле.
Ләкин Гөлинәне машинада яисә палатка төбенә генә җәелгән чирәм өстендә йоклау перспективасы бик кызыктырмады:
- Их, - диде ул, - рекламада мактаган теге эреп тутырыла тырган матрас булса иде!
Ринатның башына бәрде: сың, бар бит ул! Техникумда физкультура укытучысы булып эшләүче Махиянда бар! “Хазер катям” – диде дә элдертте шуларга җәяү генә. Егерме минуттан соң өреп тутырыла торган ятаклы да булдылар.
Гөлинә аптырады: башка вакытта “төн ул йокы өчен, ә йокы кешене кеше итеп саклар өчен” дип кенә җибәрә торган Ринат бу юлы үзе, үз акылы, үз инициативасы һәм үз теле белән кичке якта кузгалырга тәкъдим итте. Акыллы кешеләрчә иртән дә түгел, йоклап калган нормаль кешеләр шикелле көндез дә түгел, ә кешедән качып йөрүче төн пәриләре кебек кояш баеганда. Янәсе, кичтән чыгып китсәләр, юлда хәрәкәт аз була, гаишниклар да йоклый. Шулар өстенә, имеш, Гөлинә дә армый, чөнки юл буе йоклап бара...
Хаклыдыр да бәлки...
- Булды бу! – диде Ринат, машина карый торган чокырдан чыгып килешли.
- Нәрсәң булды?
- Нәрсәм булсын, алгы фараның габарит лампочкасы янып чыккан бугай.
- Әй, янса сың! Бер лампочка белән дә ереп буладыр бит, - дип, техник яктан бөтенләй надан түгеллеген искәртеп алды Гөлинә.
Ринат җавап кайтарып тормады, чөнки аңлады: фара турында бәхәсне куертсаң, Гөлинәң логикасын да эшкә җигәргә күп сорамас – “фара булмагач, төнлә ермик кенә сың” дияр дә, вәссәлам! Тимер буламы логикасы? Тимер була!.. Шуңа күрә хатынына ияреп, үзенчә ниндидер көй ритмына селкенә-селкенә өйгә табан атлады. Кәефе шәп булганда гел шулай кылтыйлана ул. Аңа карап, Гөлинәнең дә күңеле күтәрелә. Хәер, анысының ние болай да ни дигәндәй, кәефе бакчадагы кичә кичтәнге сөйләшүдән бирле “бишле”лек. Кешечә ял итәләр бит алар быел! Өйдән чыгып китәләр! Башка дөньяга китәләр! Бу өен дә, кәстрүл-табаларын да, кибеткә чабуларын һәм бармакларны ашый торган “Тайд” белән кер юуларын да, ванна бүлмәсендә коелып төшеп эчне пошырып яткан дүрт кафель плитәсен һәм бакчадагы тишек шлангны да ташлап китәләр бит! Тәрәз төбендәге гөлләр, бакчадагы чәчәкләр сагындыруын сагындырыр инде анысы... Әмма... Каядыр баралар! Анда рәхәткә чумачаклар инде, унсигез елга беренче тапкыр бу тузан оясыннан арынып торалар.
Китәр алдыннан соңгы кат керүләре өйгә. Мәчеләрне алырга керүләре.
Аларның Җир тирәли сәяхәткә җыенучылар кебек мәш килеп юлга хәстәрләнүләреннән ни Акпушның, ни Карапушының мыек очлары да селкенмәде. Хуҗабикәнең “Җыеныгыз, Таитига барабыз!” дигәненә дә әллә ни игътибарлы булмадылар – икесе ике тәрәзә төбе саклап утыруларын белделәр. Күтәреп, кочакка алгач, карышып тормадылар, анысы, күзләрен кысып, мырылдый ук башладылар...
Кояш, Чистай панорамасының силуэтларына ышкылып ертыла-ертыла, Камага төшеп барганда, аллага тапшырдылар – кузгалып киттеләр...
Берәр сәгать барганнан соң Гөлинә чишенә башлады. Машина тәрәзләрен ачмый – үтәли җилдән курка.
- Мына шынысын да зиһен дәфтәреңә теркәп куй, мөгаллимә ханым, - дип көлде Ринат, аның трикодан азатлыкка чыккан ботына үрелеп. – Кендезге кызуда машинадагы беркүлек нинди булыр иде, ә?!
Аннары хатыны турында кайгыртып кына, аның хакына гына юлга чыгуын тагын бер тапкыр күрсәтү йөзеннән, өстәп куйды:
- Утыргычыңның артын яткыра теш! Еклаганда сизелми ул бөркү. Екла!
- Әй, иртә бит әле...
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Сөлчә–Таити - 2
  • Büleklär
  • Сөлчә–Таити - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4515
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2453
    32.5 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    47.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Сөлчә–Таити - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2819
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1572
    37.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.7 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.2 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.