Latin

Син бик серле, язмыш - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 4443
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2146
38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Аның фатиры шәһәр читендәге бер йортның дүртенче катында. Кухня тәрәзәсеннән еракларга сузылган такыр басу күренә. Рәйхан, еш кына өстәл янындагы артсыз урындыгына утырып, еракларга күз сала. Астагы, өй янына кайчандыр кемнәрдер утырткан бөдрә каеннар саргайганнар. Җир өстендә көз дигән матур да, моңсу да чор. Әле яңгыр ява, әле кургаш болытлар кызу-кызу каядыр агылалар да, ялтырап кояш чыга, тайгак юллар кала... Менә кинәт җил күтәрелә, тәрәзә артындагы каеннарның сары яфракларын йолкып-йолкып каядыр очыртып алып китә. ә каеннар, җилгә буйсынып, әле уңга, әле сулга чайкалалар. Кайчак көзге көчле җил шул кадәр шәфкатьсез кылана—зифа каен, бөтен ябалдашы белән җиргә авып, харап булыр төсле тоела. Аумый тагы. Нык. Бөгелә генә, сыгыла, сынмый.
Рәйхан ялгызы. Тәрәзә янындагы тимер бәтәрәйләрдән бөркелгән җылыга оеп, җайлабрак утыра да, үткәннәрен исенә төшерә башлый. Үткән гомер—аккан су...
Менә ничә көннәр инде ул берәүне көтә. Берәү дигәне—беренче яратканы, тугры булырга антлар итешкән, әмма язмыш ераклаштырган, нәкъ илле ел инде күз карашы, кыяфәте, гәүдәce, күкрәк җылысы онытыла, күңеленнән җуела алмаган Мулланур.
Кинәт ишек шакыдылар. Рәйхан сискәнеп куйды. Кер, дигәнне көтмәде, ишектә Мулланур күренде. Ишекне ачкач, артка таба борылып, ул кемнедер чакырды.
—Әйдә, әйдә, ул өйдә.
Мулланур артыннан Рәйханга таныш булмаган берәү атлады.
—Утыңны кабыз, нишләп берүзең караңгыда утырасың?
—Мин берүзем түгел, гадәтемчә, гел синең белән,—дип шаяртты Рәйхан, урыныннан кубып аларга таба атлады.
Рәйхан куанычын яшермәде. Көткәне килде, җанына нур өрде.
Ул, чыннан да, ялгыз калганда да, җаны гаҗәеп киеренке халәттә дә, аны көтә, татлы да, ачы да, шатлыклы да, хәсрәтле дә тойгылар дулкынында чайкала.
—Мин инде әллә кайчаннан бирле синең яныңа җыенып йөрим... әллә нәрсә токарлый шунда,—дип сөйләнде Мулланур, аклангандай.
Рәйханга бу сүзләр күптән таныш: нидер тоткарлый, киртә була. Рәйхан аны аңлый, ул фәкать шатлыгын кая яшерергә белми, сөрмәле күзләрен очкынландырып, Мулланурга карый. Бу—аның бердәнбере, аның илле ел буе сөйгәне, кадерлесе. Аларның әле сөйләшер сүзләре бетмәгән. Сирәк булса да, алар Рәйханның оҗмахтай якты, матур, җылы, аулак өендә очрашалар, сөйләшәләр, көлешәләр. Нәкъ яшьлектәгечә, нәкъ теге илле ел элек очрашкандагы, танышкандагы кебек. әллә кайда яшеренеп яткан хисләр уяна, яңгыр булмаудан кипшенә, яргалана башлаган җирне, туфракны манчыган шифалы тамчылар кебек, бер-берсеннән бөркелгән җылы нур аларның җанын ләззәтли. Көтү минутларындагы газаплар, эч пошу, ялгызлыктан иза чигүләрнең эзе дә калмый. Бу очрашу минутларында Рәйхан үзен саф һавалы нарат урманында сәйран кичкән кебек хис итә, яшьлегенә кайта.
Мулланур Рәйханга авыр гына сумка сузды, плащын салып чөйгә элде.
—Үтегез, рәхим итегез,—диде Рәйхан елмаеп.
—Менә шушы инде минем табыныр дәрәҗәдә гашыйк булган беренче һәм бердәнбер гомерлек мәхәббәтем,—диде Мулланур танышына.—Әйе, әйе, табыныр... кемем, дим соң? Аллам, дисәм, ярамас...
—Фәрештәм, диген,—диде танышы.
—Әйе, гомерем буе табынган фәрештәм—Рәйханым. Мулланур Рәйханга таба атлады, аның җилкәсе аша гына сузылып, нигъмәтләр тезелгән өстәлгә күз салды.
Әле дә җыйнаклыгын югалтмаган ыспай гәүдәле Рәйхан, алкаланып-алкаланып торган чал бөдрәләрен җилпеп җибәреп, Мулланурга таба борылды.
—Мин нинди фәрештә булыйм, ди. Күрмисезме, чәчемне дә яулык астына яшерергә онытып утырганмын,—дип, шкафтан пәрәвездәй юка ефәк ак яулыгын алып, чәчләрен каплап артка бәйләп куйды.
—Фәрештәм булмасаң, җырланмаган җырым, уйналмаган скрипкам син,—дип, Мулланур аны җилкәләреннән сак кына кочып алды.
* * *
Яз. Алма агачлары, чияләр ап-ак мамык шәл ябынган чак. Авыл уртасындагы бакчада, агачлар арасында түп-түгәрәк уен мәйданы яшьләр белән тулы. Күктә, нәкъ мәйдан өстендә тулган ай эленеп тора. Яшьләр, ай яктысында бер-берсен чак төсмерләп, үзара әңгәмә коралар. Заманы өчен ыспай киемле, ак якалы егетләр бер читтә төркем-төркем булып җыелган. Мулланурның әле андый ак якалы күлмәге дә, фырт чалбары да юк. Ул егетләр тирәсендә әрле-бирле йөрде дә, киеменең ташка үлчим булуыннан кыенсынып, китәргә ниятләде. Шул арада бер төркем кызлар яланга якынлашты. Алар, чыр-чу килеп, Мулланурны уpan алдылар.
—Кайттыңмы, Мулланур?
—Кайчан кайттың?
—Трактор хисапчысы булып эшләү авыр түгелме?
Мулланур, унны бетергәч, ерак бер урыс авылында трактор хисапчысы булып эшли иде. Эше күп, көн-төн басуда.
Нурулла, тирә-якны яңгыратып, гармунын тартып җибәрде һәм дәртле бию көе уйный башлады. Арадан бер кыюрак егет атылган ук кебек уртага чыкты, ике кулын кош канатларыдай җәеп җибәреп, тыпыр-тыпыр бии башлады.
Мулланурның шушы егет кебек кыюланып, уртага чыгып дәртләнеп биисе килде, әммa булдыра алмады, бер кырыйда басып карап торудан узмады.
Чыр-чу килүче кызлар арасында зифа талдай нәфис гәүдәле, ак кофта, кара итәк кигән бер кыздан да килештеребрәк биегәне булмады.
Мулланур кыздан күзен алмады, биеп туктагач та, түгәрәкнең теге ягында, нәкъ Мулланурга каршы басып торучы ул кыз аның күңелен яулады. Менә кызны тагын бер егет биергә чакырды. Кыз ялындырып тормады, башын аска ия төшеп, аякларын тиз генә тыпырдатып алды да, нечкә билен уйната-уйната, суда йөзгән аккоштай, талгын гына егеткә таба юнәлде. Аяклары белән йомшак үләннән шуып кына бара, ә куллары килешле итеп ике якка җәелгән, гүя ул, шәлъяулыгын чукларыннан гына тотып, уртада әйләнә.
Ялгыз биюләрдән соң парлы, өчле, сигезле биюләр бер-берсен алыштырды. Егетләр, кызлар парлап-парлап биеделәр, озак-озак бөтерелделәр. Ялан дәртле яшьләр шау-шуыннан гөрләп торды. Мулланур да баскан җирендә җыр көенә чайкалгалады. Менә ул, ниһаять, бөтен кыюлыгын җигеп, ак кофталы кыз янына килде, сүз катмакчы булды. Кыз кинәт кенә аңа таба борылып карады. Ай яктысында кызның күзләреннән очкын чәчрәгәндәй булды.
Ниндидер шаянлык, чаялык, серлелек бар иде ул күзләрдә. Таныш булмаган бу кыз бөтен барлыгы белән уен, шаяру, ташып торган шатлык, бәхеттән гыйбарәт сыман иде.
Аларның күзләре очрашты. Мулланурның йөрәге күкрәк читлегендә бәргәләнде. Их, шушы ак кофталы кыз кебек шат та, кыю да, чая да булсаң иде! Барлык оялчанлыгыңны, тыйнаклыгыңны онытып, очып уртага чыксаң һәм биергә фәкать шушы кызны гына чакырып, аның бeлән озак-озак бөтерелсәң иде. Берничә мәртәбә кызга дәшергә талпынып караса да, булдыра алмады, каушады, кирәкле сүзләр табылмады. Ул фәкать кызның тагын бер мәртәбә аккош кебек мәйдан уртасына таба йөзеп китүен теләде.
Кем соң ул? Кунак кызымы? Кайсы авылныкы? Кем исемле? Бу сораулар Мулланурның миен бораулады.
Аларга тиз генә танышу насыйп булмады...
* * *
Рәйхан район үзәгенә, кияүдәге апаларына кунакка килгән иде.
Ләмига апасының ике айлык улы бик елак. Юу, җыю, ашау-эчү хәстәре—барысы да Ләмига өстендә. Болай да эш сөймәгән яшь хатын тәмам пычракка баткан. Кая карама, юылмаган савыт-саба, пычрак бала чүпрәкләре, чүп-чар. Кызы белән бергә кунакка дип килгән анасы Хәтирә, икенче көнне үк су җылытып, көне буе бала чүпрәкләре юды, каткан табак-савыт, сөттән бушаган чүлмәк, төбе көйгән кәстрүлләр, ботка каткан кашыкларны төнгә суга салып куйды. Урын-җирнең тузанын какты, ишек-тәрәзәләрне сабынлап юды, идәннәрне комлап ышкыды. Ана бит, кызның шапшаклыгына, торган өенең бу кадәр рәттән чыгуына сәбәбен тапты: баласы елак, кулын бәйләгән, дип фикер йөртте. Чистартты, юды, сөртте, үтүкләде.
—Ярый әле, килдегез, әни, мин бит ялгыз, ярдәмчем юк,—дип сөйләнде Ләмига караватка ятып бала имезгәндә.—Өй җыештырырга килгән хатыннарны кудым. Берсе бер рәтле итеп эш белми, яратмадым.
Берничә көнгә Казанга командировкага киткән кияве, райком секретаре Фазыл Саматов кайтып төште. Ул, капкадан керү белән үк, өйдәге үзгәрешләрне күреп алды. Тәрәзәләр киерелеп ачылган, ишек алды тутырып кер эленгән, бар җирдә тәртип күзгә ташлана.
—Оҗмахка әйләнгән түгелме соң безнең өй?!—дия-дия, Фазыл өйгә керде.—Минем оҗмах кошым, Ләмигам, йомшак кулларын чылатканмы әллә дисәм, әби килгән икән. Исән-сау килдегезме? Һo-o, Рәйхан нинди зур кыз булган. Әллә сине бөдрә чәчләреңнән тартып үcтeрделәpмe?
Рәйхан җизнәсенең бу сүзләреннән комачтай кызарды.
—Кара әле, әби, безнең баһадирны! Малай үстерәбез бит без. Егет!—диде Фазыл көр тавыш белән.
әни кеше һаман да үзенә эш тапты. Самавыр куеп җибәрде, өстәл әзерләде. Фазыл сүзен дәвам итте:
—Тик менә Ләмига гына өйдә эшләргә, бала карарга кеше тап, мин эшкә чыгам, дип куркыта. Ләмига эшли башласа, баланы кая куярбыз, кемгә каратырбыз?
Кияүнең сүзләре Хәтирәне борчуга салды: чыннан да, балаларын кем карар? Өй эшләрен кем эшләр? Һай, үз яннарында гына булсалар! Көн димәс иде, төн димәс иде, эшләр иде, ярдәм итәр иде. Аралар бик ерак шул. Хәтирә шул уйлар белән баш ватты.
Икенче көнне Ләмига болай дип сүз башлады:
—Карап-карап торам да, куанып бетә алмыйм, Рәйхан бигрәк уңган кыз булып үсеп килә икән, кулы эшкә ятышып тора.
—Әйе, җитезлеге дә, уңганлыгы да Аллага шөкер.
—Сиңа унбер яшьме инде, Рәйхан?
—Әйе, уникенче китте.
—Дүртенчегә күчтеңме, бишенчегәме?
—Дүртенчегә.
—әллә бездә генә каласыңмы соң? Бездә зур яңа мәктәп, укытучылар бик яхшы. Укуыңны бездә дәвам итәрсең. Миңа да ярдәмче булырсың.
Рәйхан дәшмәде. Ул эченнән бик риза иде, чөнки олы апасын бик ярата, җизнәсен әтисе кебек күрә.
—Әни,—диде Ләмига,—калдыр безгә Рәйханны. Үзеңә дә җиңелгә килер. Дүрт кашык күтәрәсе урынга—өч кашык, диюем. Бездә яшәр Рәйхан, киендерербез, укытырбыз, ким-хур булмас.
Шулай итеп, Рәйхан олы апасы белән җизнәсендә бала карый башлады.
Башта эшләр уңай гына барды. Ул кечкенә Марсельне кулыннан төшермәде, ашатты, йоклатты. Апасы да йомшак кына эндәште, күп эш кушмады. Тора-бара апасы бик тупасланды, кычкырды, юк кына нәрсәләрдә гаепләде, хәтта кыйный башлады.
—Нәрсә терәлеп каттың? Су алып кайт! Идән ю!
Рәйхан зур-зур чиләкләр белән су ташыды, идән юды. Инде хәзер усал итеп кычкыручы апасы аңа Алмалыдагы күрше карчыгы булып күренә башлады. Сафура карчык килене Рәшидәгә нинди генә сүзләр әйтми иде, Рәйхан хәйран кала иде. "Каян килә кешеләргә мондый явызлык?!"—дип уйлый иде. Менә үзе хәзер Рәшидә хәлендә. Марсель елый башласа, апасы аңа:
—Ишетмисеңме әллә, бала елый!—дип кычкыра.
Рәйханның апасына: "Минем балам түгел, синеке бит ул",—диясе бик килсә дә, әйтми, түзә.
Кайбер көннәрдә Рәйхан Марсельне күтәреп Каргалының югары очына, әнисе киткән юлга килә һәм озак-озак елый. әнием, ник син мине монда калдырдың? Мин сине бик сагынам бит. Апам бик усал, ул мине җәберли, кыйный...
Ләмига үзе эшкә киткәндә, тегене эшлә, болай ит, дип, Рәйханга көн буена җитәрлек эш калдыра.
—Әнә, шулпасы әзер, җизнәң кайтыр алдыннан утка утыртып, менә бу макаронны салырсың,—диде беркөнне Ләмига.
Рәйхан сәгатькә карап кына торды. Унбер тулып, уникенче китү белән Марсельне караватына бастырды да, керосинкага ут кабызып, олы апасы тәлинкәгә салып калдырган макаронны шулпага салды. Кайнап чыкканчы яныннан китмәде, кайнап чыккач, онытылып Марсель белән уйный башлады.
Ләмига кайтып кергәндә кәстрүлдәге аш кайнап, куерып беткән иде.
—Нәрсә бу?—дип җикерде Ләмига.—Нәрсә бу? Ник ашны карамадың?
—Үзең әйттең бит, салырсың, дидең, салдым, кайнаттым...
Рәйхан куркып каушап калды. Ул да булмады, апасы пыр тузып тәрәзә янына омтылды, тәрәзә кашагасыннан уклауны йолкып алды һәм Рәйханга ташланды. Юан уклау баланың әле җилкәсендә, әле билендә, әле башында дөпелдәде. Рәйхан, суксаң сук инде, дигән сыман, иелә төшеп, сулкылдап елады да елады.
—Нәрсә булган? Ник сугасың син аңа? Үтерәсең бит!
Бу—эштән кайтып кергән Фазыл иде.
—Әнә, ашка салган токмачы укмашып, кәстрүл төбенә утырган, аш быгыр-боламык булган,—дип шәрран ярды Ләмига.
—Пычагым да булмас, ашарбыз, ашаудан башкага ярамас,—диде җизнәсе,—ник син аны кыйныйсың? Ул синең бөтен эшеңне эшли, балаңны карый.
—Үтерәм мин аны, тагын болай эшләсә. Үтерәм!
—Синең, Ләмига, бозык каның кайный. Тынычлан. Син—бай, ул хезмәтче түгел бит. Ул синең бертуган сеңелең, ләбаса.
—Бертуган, бертуган!..—дип кычкырды Ләмига.
Ул шунда, чыннан да, үзенең кан тамырларында затлы кан, байлар каны агуын исенә төшерде.
Әйе, Ләмига Хәтирәнең беренче ире, бай малае Гыйрфаннан туган кызы иде. Гыйрфан каты куллы, саран кеше иде. Тау чаклы вәгъдәләр биреп тә, берсен дә үтәмәде. Кызы Ләмига тугач, миңа ир бала кирәк, дип, яшь хатын алып кайтты. Бай кызы Мөхтәрәмә бик иркә, көйсез, үзсүзле булып чыкты. Я, Хода, нинди генә сүзләр ишетмәде Хәтирә бу каһәрләнгән өйдә. Көн дә ызгыш, көн дә җәнҗал булды. Түзде-түзде дә, Хәтирә авылдан качып китте...
* * *
Менә шушы "бай кызы"нда яши иде Рәйхан. Яшәү авыр булса да, үсә төшкәч, кичке уеннарга чыга башлады. Анда ул гармунчы егет Рамил белән танышты. Мулланурга ул башта, нишләптер, күз дә салмады. Хәер, бигрәк кыюсыз иде шул Мулланур...
Рамил көн дә кичләрен кызны капка төпләренә чаклы озатып куя. Ул гармун уйный, Рәйхан җырлый.
Бер кичне алар озак кына урамда йөргәннән соң, бер эскәмиягә килеп утырдылар. Рамил гадәтенчә гармун уйнады, Рәйхан әкрен генә җырлады:
—Аргы яктан бирге якка
Басма салдым киң итеп...
Шулчак алар каршысына яшел күзен ялтыратып, зур бүре килеп туктады. Уттай янып торган күзләрен әле Рамилгә, әле Рәйханга текәп, гармун тавышын тыңлагандай тын калып, арт аякларына чүкте. Аларга таба карап нәкъ каршыларына утырды.
—Ай, әллә бүре инде?!
Рәйхан шулай диде дә, Рамилнең муенына ташланды, күзләрен чытырдатып йомды.
—Курыкма, бүре бу, карт бүре,—дип пышылдады Рамил, үзе гармунын уйнады да уйнады.
—Киттеме әле, Рамил?
Ә бүре аларга карап һаман утыра бирде.
—Китмәдеме әле, Рамил?—дип кабат пышылдады Рәйхан.
—Юк, китмәде. Курыкма, кыймылдама.
Рамил Рәйханның куллары калтырануын тойды, әмма аңа сөйгәненең бу халәте дә тиңсез ләззәт бирә иде.
—Китмәде әле, китмәде.
Кинәт Рамил гармунының барлык төймәләренә басып, бар көченә күрәген сузып җибәрде, бүре сикереп куйды һәм, урыныннан кузгалып, авыр гына атлап, басу капкасына таба юнәлде.
—Китте, китте, ач күзләреңне, Рәйхан, җырлап бетер инде җырыңны.
Рамил тагын бик моңлы бер көй уйный башлады һәм җырлап җибәрде:
—Төнгә каршы берәү моңлы итеп,
Рамай,
Аерылышу көен җырлады...
—Бу нинди җыр, Рамил?
—Бу "Рамай" дигән яңа җыр. Матурмы?
—Матур, ләкин...
Рәйханның күңеленә ниндидер шом үрмәләп, суык булып китте.
—Йә, Рамил, мин туңдым, керәм инде,—диде.
Чыннан да, май төне суык идеме, башка сәбәптәнме, Рәйхан кереп китәргә ашыкты.
Әйе, бу ак чырайлы, какча гәүдәле, бик акыллы карашлы гармунчы егетне никтер Рәйхан үз итә алмады.
* * *
Икенче көнне алар тагын очраштылар.
—...Китәм инде бик еракка, Рамай,
Сөйгән ярым, синнән аерылып...
Рамил бик кәефсез иде, ул Рәйханга карамый гына җырлады да җырлады, гармунын гадәттәгедән катырак тартты, катырак кычкыртты.
—Ни булды сиңа, Рамил?—диде Рәйхан.—Бигрәк моңлы җырлыйсың, кем белән аерыласың, кемне калдырып китәсең? Нәрсә булды?
—Булмады...
—Булган инде, булган. әллә авырыйсыңмы?
Рамил дәшмәде. Читкә карап бик озак торганнан соң, эченнән сыгып чыгарган кебек:
—Әйе, мин авырыйм. Шуңа күрә, син дә атна саен рингиткә йөрисең икән бит,—диде.
—Рингиткә?! Кем әйтте? Юк сүз ул. Безне, балалар белән эшләүчеләрне, елга ике тапкыр мәҗбүриләп рингит белән тикшерәләр. Кем әйтте? әйт, кем әйтте?
Рамил тураебрак баскандай итте, баскан җирендә бераз гына таптанып алды һәм киң итеп сулыш алып, бөтен кыюлыгын җыеп берьюлы әйтеп салды:
—Әйе, Рәйхан. Дөресен әйтим. Миндә—туберкулез. Мин шуңа да сине хәтта үбәргә дә куркам. Сизмәдеңмени? Син мине гаепләгәнсендер, бәлки, шуңа да ярата алмыйсыңдыр.
Шушы сөйләшүдән соң, Рамил Рәйханны чакырып турларында башка бер дә гармун уйнамады.
Кичен уенга чыккач, Рәйханның дусты Рәсимә аңа бер дәфтәр тоттырды.
—Мә, Рамил бирде, сиңа истәлеккә бирергә кушты. Укып кара.
Рәйхан дулкынланып дәфтәрне кулына алды:
—Ә син укыдыңмы?
—Юк, укымадым.
—Әйдә, бергә укыйбыз, әйдә, әйдә. Кайтабыз да укыйбыз.
Бу Рамилнең көндәлек дәфтәре иде. Шигырьләр, җырлар, күз яшьләре аша язылган әрнешле сүзләр. Башта Рәйхан үзе укыды. Дәфтәр шул кадәр пөхтә, чиста. Рамилнең язуы шундый матур. Рамил генә шушылай энҗе бөртекләре кебек тезеп, матур итеп яза ала, ул гына шушындый эчкерсез шигырьләр чыгара ала икәненә ул ышанды.
"Быел ураклар урмадым
Карурман буйларында.
Синең белән аерылышу
Юк иде уйларымда"...
Рәсимә елап җибәрде. Рәйхан исә теге көнне булган сөйләшүне искә төшерде.
—Ул дәваланырга санаторийга китәм, диде,—дип күз яшьләрен сөртте Рәсимә.
"Биек тауның башларында
Куйбышев дигән кала.
Минем башка бүләгем юк,
Шушы истәлек кала".
Кызлар озак кына Рамилне кызганып еладылар. Рәйханда бу егеткә карата олы ихтирам, хөрмәт хисе уянды. Ләкин ул мәхәббәт түгел иде.
Көннәр үтте. Рамил инде онытылды. Бары дәртле яшьлек калды һәм уен-көлке, көн дә бию, җыр, кичке уеннар дәвам итте. Яшьлек ул—үзе матурлык, диләр. Ә чибәр булсаң? Кашларың кыйгач, күзләрең сөрмәле, билең нечкә, гәүдәң килешле булса? Моны ничек дип атыйлар? Рәйхан инде үзенең үтә дә чибәр икәнен чамалый иде бугай. Бу авыл кызлары арасында ул иң чибәр, иң килешле, дигән абруй казанды, егетләрнең күзләрен яндырды. Кайсы гына егет аның белән парлап биергә, кайнар кулларын тотарга, нечкә биленә бармак очы белән генә кагылырга хыялланмады икән? Тик Рәйхан гына барысы арасыннан бер генә егетне ошатты....
Шулай да Рәйхан бу егет белән бик сак сөйләште, кызлар табигатенә хас тыйнаклыкны саклады.
* * *
Рәйхан ул көнне гадәттәгедән иртәрәк уянды. Сабан туен, Мулланурны исенә төшерде, күңеле шатлык хисе белән тулды. Аның тәрәзә пәрдәләрен аерып, тәрәзәләрне ике якка ачып, өй каршындагы шомыртларга карап кычкырып җырлап җибәрәсе килде.
Көнe буе шул җилкенү, җиңеллек һәм шатлык хисләре белән йөрде: җитезрәк атлады, кызурак сөйләште. Үзе эшли торган балалар бакчасының кысан бүлмәләре аңа киңрәк, чыр-чу килеп уйнаучы балалар да матуррак күренде. әйе, бүген ул—башка кеше, бүген аңа әллә ни булды.
—Апа,—диде Рәйхан кич уенга чыгар алдыннан,—теге чигешле маркизет кофтаңны бүген дә уенга киеп чыгыйм әле.
—Киярсең, тик егетләрнең пычрак кулы тимәсен.
—Уенга егетләр пычрак кул белән чыкмас инде...
—Төрлесе була аларның. Кулы сабынлап юылса да, күңеле пычраклары булуы мөмкин.
Рәйханның кер кунмаган күңеленә бу сүзләр бик сәер тоелды. Күңел ничек пычрак булсын инде?—дип уйлады кыз. Күңел ул—иң саф, иң чиста нәрсәдер.
Кара бөдрә чәчен тарап, апасының маркизет кофтасын кигәч, Рәйхан түрдәге ике тәрәзә арасына эленгән зур көзге каршына килде, бөтерелеп алды, үз-үзеннән канәгать булып, йөгереп урамга чыкты. Җил капкадан чыгу белән, ул көчле ташкын булып авыл өстен каплаган гармун тавышына әсәрләнде, гармун аның җырын суза иде. Кызның күңел халәте белән гармунның моңлы тавышы шул кадәр тәңгәл ки, ул атлаган җиреннән йөгерә үк башлады. Җыр аны еракларга чакыра, алгысыта иде. Ирексездән ул җырлый ук башлады:
—Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Ул җыр иркенә бирелде. Җыр аңа атап язылган кебек тоелды. Ул гүя гади Рәйхан, ятим кыз түгел, ә әкияти чибәр, күккә ашып бара, гүя ул бөтенләй икенче, серле дөньяга күчкән. Ул йөгерде, дулкынланып, соңга калудан, җырның өзелүеннән куркып йөгерде...
* * *
Мулланур яңа чалбар, ак күлмәк киеп, бүген кичке уенга тагын Рәйхан белән очрашасына нык ышанып килде.
* * *
Рәйхан мәйданчыкка якынлашканда, җыр тынган иде инде. Гармунчы ниндидер кыска көй уйный. Мулланур Рәйхан киләсе юлны бертуктаусыз күзәтте.
Ниһаять, ерактан караңгы урамда ак кофта ялтырап күренде. Мулланур ашкынып аңа таба атлады.
—Хәерле кич, Рәйхан.
Алар туктадылар.
—Хәерле кич, Мулланур.
—Инде бүген "син" дип кенә дәшәм, ярыймы, Рәйхан?
Чая кыз шаяртып алырга уйлады:
—Юк, ярамый, миңа һәрвакыт "сез" дип дәшәрсең?—дигән булды, башын югарырак чөеп.
Ул урам буйлап атлавын дәвам итте.
—Без бит инде танышлар, дуслар,—диде Мулланур кыюсыз гына, аның белән рәттән атларга тырышып.
—Әйе, әллә кайчаннан бирле,—дип үртәде кыз.
—Менә ике көн инде, минем күңелем тынгылык тапмый.
—Ник? Ни булды?
—Синең белән танышканнан бирле тынычлыгым бетте... Сине кичә озатып куйганнан соң, төне буе йокламадым. Таң алдыннан гына онытылып алганмын. Синең күзләреңне төшемдә күреп уянып киттем. Бу күзләр, бу керфекләр минем йөрәгемне тишкәләделәр.
—Ә син тынычлан, аларга ашардай булып карама. Ник карыйсың?
—Мин синең күзләреңә бертуктаусыз карап торыр идем...
Мулланур кыюланып аңа таба омтылды һәм ике кулы белән аның беләкләрен кысып тотты, үзенә таба борып, Рәйханның кайнар иреннәрен үзенең кипшенгән салкын иреннәре эченә алып, бик каты суырып үпте.
Рәйхан бу көтелмәгән шашкын үбүдән тын ала алмый торды. Мулланурның иреннәреннән котылгач, никтер уфтанып:
—Уф!—диде.
Бу Рәйханның беренче тапкыр егетләр белән үбешүе иде. Ул коелып төште, ни эшләргә белмәде, тәне буйлап ниндидер кайнар дулкын үтте. Мулланур тагын Рәйханны кочаклап алды.
—Кем соң син? Минем юлыма каян килеп чыктың? Ходай бирдеме миңа сине? Шайтанмы?—Мулланур тагын ниләрдер сөйләнде, аның кайнар тыны Рәйханның битен яндырды.
—Йә, җибәр әле, артык әрсез булма, бигрәк куркыныч сүзләр сөйли башладың тагын...
—Рәйхан, минем сиңа бер үтенечем бар.
—Нинди?
—Әйдә, көн дә кичләрен күрешәбез. Мин сине бик яратам.
—Яратам, дисеңме? Син бит мине бөтенләй белмисең. Белмәгән кешене ярталармыни? Ярату өчен аның кем булуын, холкын-фигылен белү кирәк.
—Белмәсәм дә, аңлыйм, күңелем белән сизәм—син миңа булырга тиеш, мәңгегә.
—Миңа?! Миңа, дисеңме? Ул ни дигән сүз? Мин бит әйбер түгел, уенчык түгел. Безнең бакчада балалар: "миңа! миңа!" дип, уенчыклар өчен тарткалашалар.
—Йә, йә. Ачуланма, мин матур итеп әйтә алмадым, бугай. Ничек итеп әйтим соң? Без бергә булырга тиеш.
—Бергә? Монысын ничек аңларга?
—Йә инде, син бик усалланма әле. Мин дә усал була беләм.
—Йә, йә, усаллан.
—Карале, Рәйхан! Усалланганда синең күзләрең тагы да сөрмәләерәк булып күренә икән, очкынланып китә хәтта.
—Бәйләндең инде шул күзләргә: "серле", "сихерле", "очкынлы"... Тагын нинди?
—Тагынмы? Тагын, тагын...—Мулланур үтемлерәк сүзләр эзләде,—беләсеңме, синең күзләр—иң матур, иң матур күзләр.
—Йә, җитте! Бернинди дә матур түгел, гап-гади коңгырт күзләр. Кайберәүләрнеке кебек зәп-зәңгәр, яки чем-кара булса, матур дияр идең.
—Димәк, без икебез дә гап-гади. Ә мин сине Ходай тарафыннан миңа җибәрелгән фәрештә дип белгән идем.
Рәйхан Мулланурның күкрәгенә башын куйды. Шунда кыз күкрәк эченнән дөп-дөп иткән тавыш ишетеп, тынып калды. Абау! Агач келәт эчендә дулаган ат кебек, ашкынып-ашкынып, талпынып-талпынып тибә икән йөрәк дигәнең! Мулланурда гынадыр мондый кайнар йөрәк, шашкын йөрәк.
Моңарчы Рәйханның йөрәк тавышын ишеткәне юк иде. Йөрәкне шулай ук көчле тибәдер дип уйламый иде ул. Кара, менә шушы йөрәк бит инде сөю һәм сөелү әгъзасы, дип уйлады кыз. Күзләр күрә, куллар тота, колак ишетә, ә йөрәк... Ә йөрәк йә ярата, йә яратмый. Әйе, әйе. Нәкъ шулай. Йә ярата, йә яратмый.
Йөрәкне зур түгел, кешенең үз йодрыгы кадәр генә диләр.
Шушы уйлар белән Мулланурның йөрәк тибешен тыңлап бераз тын гына торган кыз, егетнең күкрәгеннән башын алып, аның кулына үрелде.
—Йодрыгыңны күрсәт әле, Мулланур.
—Йодрык татыйсың киләме әллә?
Егет көлеп җибәрде.
—Юк ла, мин йодрыкны күп татыдым инде, мин синең йөрәкнең ни зурлыкта икәнен күрәсем килә.
Мулланур эре сөякле бармакларын бергә төйнәп, Рәйханның күзләренә якын ук китерде.
—Менә күр. Зурмы?
—Зур да түгел икән, югыйсә, ә шундый дулый үзе, шашып-шашып тибә.
—Зур түгел, дисеңме? Минем йөрәк йодрыгым кадәр генә түгел, беләсең килсә, йодрык чаклы ике...
* * *
Рәйхан дус кызы Санияләргә керә. Кызлар—кызлар инде, бертуктаусыз көләләр, шаяралар, көзге тирәсендә бөтереләләр. Сания кашларын каралта, сөрмә тарта.
Саниянең әнисе кызлардан күзен алмый. Һай, яшь чаклар, колын чаклар, тай чаклар!—дип уйлый. Ул кызларның ялгыз йөрмәгәнен белә.
—Килегез әле, икегезгә дә бер нәрсә сөртәм. Тәмле исле булыгыз, егетләрегез үзегезне үбеп туймасын,—дип көлә.
Ул, сугышта ятып калган ирен исенә төшереп, яшьлекләренә кайткандай була.
—Нәрсә соң ул?—дип чыркылдаша кызлар.
—Менә, сөрткәч белерсез.—Ул кызларның битенә, иреннәренә гөлсирин сөртә.
—Гөлсирин, гөлсирин!—дип куана Сания. Алар хуш исле гөлсиринне иреннәренә сөртеп, кичке уенга китәләр.
Айлы төннәрдә Рәйхан белән Мулланур урам буйлап сүзсез генә озак-озак йөриләр.
—Телисеңме, Рәйхан, мин сиңа безнең авылның иң матур урыннарын күрсәтәм. Син әле безнең авылның су буйларында йөргәнең, тау башына менеп авыл өстенә күз салганың юктыр,—диде Мулланур кич кызны озата барганда.
—Юк шул, берүзем нишләп йөрим инде.
Айлы кичләрдә Мулланур кызны үзенең туган авылының чишмә буйларына, киң аланнарына алып барды. Еш кына авыл турында халык телендә йөргән төрле риваятьләр, гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде.
Беркөнне кич алар авылның елга аръягындагы текә тавына таба, сөзәкләп, борылып-борылып тауга күтәрелә торган киң юлдан салмак кына атладылар. Куллар кулда, иңнәр иңдә иде. Бәхет, мәхәббәт канатлары җилкендереп-җилкендереп аларның адымын җиңеләйтте.
Тау башына менеп җиткәч, Рәйхан егетнең кулыннан кулын алып, артка таба борылып басты һәм хәйран калды. Биек тау башыннан караганда, авыл уч төбендәге кебек ап-ачык булып күренеп тора иде. әле шәфәкъ кызыллыгы сүнмәгән, шулай да тәрәзәләрдә балкыган утлар тычкан уты кебек бер-беренә күз кысыша.
—Кара, кара, Мулланур! Нинди матур икән бит сезнең авыл. Агачлар ничек күп. Авыл ямь-яшел, урман диярсең!
Алар озак кына авыл өстенә сокланып карап тордылар. Ниндидер рәхәтлек, ниндидер җиңеллек белән, авыл чаклы авылдан өстә, күккә якынлашып басып торалар бит алар, мәхәббәттән җилкенгән бу ике яшь йөрәк. Ул арада тауның төн ягыннан колач җитмәслек алтын шар булып, әкрен генә ай күтәрелеп килә иде. Йә, Хода! Аймы соң бу? Күкне һәм җирне тоташтырып берничә генә мизгел җиргә терәлеп торды да, ай җирдән аерылып, күзгә күренеп өскә күтәрелә башлады. Җир йөзендә шушы сары шардан башка берни юк кебек тоелды кызга. ә ул шул кадәрякын кебек иде, гүя тау башында торган килеш кул сузсаң, аның салкынын тоеп чирканырлык иде кебек. Рәйхан кинәт бу зур җәлпәк айга таба кулын сузды.
—Кара, кара, Мулланур! Ай ничек якын. Кул белән тотарга була.
Айның мондый зур булып калыкканын Рәйханның әле күргәне юк иде бугай. Ул бу могҗизага хәйран калып, бераз туры карап торды, айдагы барлык сурәтләр зурайганнар иде. Аның тыны кысылгандай булды.
Шунда Мулланур киң сулыш алып җырлап җибәрде:
—Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә...
—Әйдә, Мулланур, айга туры карап тын алмый торыйк, кем озаграк тора алыр икән?—ди Рәйхан.
—Һәй, ай нәрсә ул? Менә син кояшка карап кара. Мин кояшка да озак-озак карап тора алам,—ди Мулланур.
—Булмас ла, кояшка карасаң, күзең сукыраер, карама, юләр, ник аңа карыйсың?
—Кояшта таплар бар, беләсеңме?
—Булмаганны!—ди Рәйхан беркатлы ышану белән, Мулланурның тел төбен аңламыйча.
—Кояшта да айдагы кебек таплар бар.
—Булмаганны!
Мулланур ай яктысында Рәйханның янып торган күзләренә туры карый.
—Керфекләреңне нәрсә белән бөгәсең син?
—Юләр, керфекне бөгәләрмени? Алар тумыштан шундый.
—Сөрмә тарткансың син, каләм беләнме, корым сөрттеңме?
—Сөрмә?!—Рәйхан кулъяулык алып төкерек белән юешләп, күзләрен ышкый һәм Мулланурга суза:
—Менә кара, берәр нәрсә буялганмы?!
—Йә инде, йә, мин сине сөрмә тартып йөрисең, дип уйлаган идем... Җырлыйммы бер җыр?
—Җырла соң, җырлыйсың килгәч...
—Кулымдагы йөзегемнең
Исемкәйләре Рәйхан.
Синең матурлыкларыңа
Бөтен табигать хәйран.
—Үзең чыгардыңмы?
Рәйханның күзләре моңсуланып ала.
—Нигә синең күзләрең бер караганда бик моңсу, бер караганда бик усал, үтәли тишә, очкынлы, очлы?
—Белмим.
Егет кыздан күзләрен алмый, ул гашыйк, ул сөя. Ул тагын кызны кочып үбеп ала.
—Нәрсә сөрттең син иренеңә?
—Гөлсирин.
—Нигә?
—Син үбеп туймасын дип,—ди дә Рәйхан кыр кәҗәсе кебек сикерә-сикерә йөгереп китә.
Мулланур аның артыннан омтыла, тотып ала һәм тагын суырып үбә.
—Йә, юләрләнмә, син нәрсә?—дип Рәйхан үпкәләгән була.
—Яратам мин сине, Рәйхан, үлеп яратам, гомерем буе яратачакмын.
—Булмас ла!—ди Рәйхан һәм чая тавыш белән көлеп җибәрә.
Аның көлгән тавышы урамнар буйлап үтеп, тәрәзәләргә барып кагыла...
* * *
Июнь аеның матур бер иртәсе. Сабан туе. Ап-ак күлмәк, кара чалбар кигән Мулланур Рәйханны капка төбендә озак кына көтте. Алар Сабан туе буласы мәйданга беренчеләрдән булып барырга сүз куешканнар иде, икәү генә барырга, иртәрәк барырга.
Рәйхан өрфиядәй юка, үтә күренмәле зәңгәр ефәк күлмәген, биек үкчәле күксел түфлиен киеп, көзге алдында бөтерелеп алды да, үз-үзеннән канәгать булып, тау кәҗәседәй керт-керт атлап капка төбенә чыкты. Мулланурның әле Рәйханның бу күлмәген беренче күрүе. Йа, Хода! Нинди нәфислек, зифа буй. Кызны үз куенында бер ел буе иркәләсә дә, аның бу кадәрле дә чибәр, гүзәл икәнен белмәгән икән, ләбаса.
—Сиңа зәңгәр күлмәк бигрәк килешә икән, зәңгәр күк йөзе төсле булгансың, күзләрең дә үзгәргән, зәп-зәңгәр, күлмәгең төсле,—диде егет, соклануын яшерә алмыйча.
—Юкны сөйләмә, Мулланур, күз үзгәрә димени?—диде беркатлы кыз.
—Синме соң бу, Рәйханыммы?—дип читкәрәк тайпылгандай итеп, бер адым артка атлады да, кинәт кызның нәзек биленнән кочып, күтәреп алды һәм әйләндерә башлады.
—Нишлисең, юләр? Кеше күрер бит, кеше ни әйтер?—дип чәбәләнде кыз.
—Әллә ниләр әйтсеннәр, Мулланур шашкан, юләрләнгән, дисеннәр. Көнләшсеннәр, үртәлсеннәр. Миңа барыбер. Мин бик яратам. Ярата икән, дисеннәр, шашып ярата, дисеннәр.
Сабан туе була торган мәйданга барып җиткәндә, урман, су буйлары аты туарылып бәйләнгән арбалар, аллы-гөлле бизәкле чуар киемле хатын-кызлар, ирләр белән тулы иде инде. әле Сабан туе башланмаган.
Биек колгаларга эленгән эре-эре бизәкле шәлъяулыклар, чүпләм сөлгеләр, озын-озын тукымалар җилдә җилферди. Урман кырыенда, агач күләгәсендә чабышка барасы атлар койрыкларын әрле-бирле болгап, бертуктаусыз кигәвен куа.
Гармун тавышы, халык гөрелтесе белән ялан шыплап тулган кырмыска оясын хәтерләтә.
Менә бәйрәмнең башлануын белдереп, сабан туен алып баручы халыкка мөрәҗәгать итә, нидер сөйләп бераз халыкны тынычландыра һәм аннан халык шаулатып кул чаба. Бәйрәм тантанасы башлана.
Бер урында җирдән аз гына калку ыбыр-чыбыр бала-чаганы көрәштерәләр, түгәрәк мәйданның икенче башында йомырка салынган кашык кабып йөгерә башлыйлар, чүлмәк ваталар. Халык гөж килә, кул чаба, көлә.
Сабыйлар, үсмерләр бил алышып, бүләкләргә куаныша. Ниһаять, аларны юан беләкле таза егетләр алыштыра.
Мулланур белән Рәйхан җитәкләшеп мәйдан читендә әрле-бирле йөриләр, кемнәр беләндер күрешәләр, сөйләшәләр.
—Мулланур, сабый чакларны искә төшереп, әллә бер көрәшеп чыгабызмы?—ди күрше Шамил.
Шулчак кинәт кенә егетнең сөйгәне алдында гайрәтен күрсәтәсе килү хисе уяна:
—Телисеңме, мин дә көрәшкә керәм.
—Әйдә, әйдә, күрсәт кем икәнеңне,—ди чая кыз,—күтәреп ал, җиргә сал авыл батырларын.
Мулланур кыздан бу сүзне көтмәгән иде. "Кирәкми, ватылма!" дияр кебек иде. Юк, алай димәде Рәйхан, "күрсәт кем икәнеңне", диде, үзе хәйләкәр генә елмайды. Кызның сүзләреннән Мулланур бер буынга үсеп киткәндәй тойды үзен: сөйгәне аңа ышана, аның көч-куәтен тоемлый, горурлана.
* * *
Мулланур сабый чакларында, унбиш-уналты яшьләрендә малайлар, яшьтәшләре арасында көрәштә беренчелекне беркемгә дә бирми иде. әмма берничә ел элек көрәшүдән туктады. Әтисе Гали ага улының сабан туйларында көрәшергә теләвен өнәмәде.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Син бик серле, язмыш - 2
  • Büleklär
  • Син бик серле, язмыш - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 4443
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2146
    38.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    54.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    63.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Син бик серле, язмыш - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 4520
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2166
    39.1 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.4 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    64.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Син бик серле, язмыш - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 4512
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2207
    37.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.5 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Син бик серле, язмыш - 4
    Süzlärneñ gomumi sanı 3145
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1574
    44.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    59.8 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    67.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.