Latin

Шигырьләр - Зайнутдинов Риф Хасанович

Süzlärneñ gomumi sanı 3394
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1546
38.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
52.3 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
59.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Без - игезәк
Игезәкләрне күргәнегез бармы?
Табигатьнең гаҗәп халәте.
Шуны тоюың да шатлык икән,
Әйтерсең лә дөнья җәннәте!
Без дә бу дөньяда игезәк
Мин - Риф булам, ә ул Рифлизә.
Аның белән бергә булмаганда
Һәр сулышын йөрәгем сизә.
Чит җирләрдә аерым торганда да
Һәрчак тоеп торды йөрәгем.
Табигатем үзе белгәндер бит,
Өзелеп сагынырга кирәген.
Мин бәхетле - дөнья матурлыкка
Мин бәхетле - икәү булганга.
Гомерем минем тагы тулы булыр
Бу дөньяда син сау булганда.
Язмышымда - син нурлы йолдыз
Син булмасаң мин соң нишләрмен?
Якты йолдыз кебек син яктырсаң,
Мин дә шуны тоеп яшәрмен.

Яңа ел
җыр
Яңа ел бәйрәме килде,
Күңелдә шатлык.
Матур бәйрәм булсын диеп
Бергә җыелдык.
Кушымта:
Әйдәгез, әйдәгез!
Бергә җырлыйкчы.
Ак кар кулга төшсә әгәр,
Була, ул тамчы.
Әти-әни безгә бүген
Бүләк бирерләр.
Туганнар да бәйрәмгә дип,
Безгә килерләр.
Кушымта
Һәр ел саен безгә шулай
Яңа ел килсен.
Күңелләрне шатландырып,
Өскә кар сипсен.
Кушымта

Мәңгелеккә салдым уема

җыр
Туган ягым нигә сине шулай
Өзелеп сөйдем гомер буена.
Йөрәгемдә сиңа урын булыр
Мәңгелеккә салдым уема.
Җир, суларың, җылы табигатең,
Сихерләре бар микән әллә?
Алар мине һәрчак үзенә тартты
Мәңге гашыйк булдыммы әллә?
Кояш тугач, көнгә шатланам мин
Дөнья нурга күмелгәненә.
Газиз җирем, синең халкың яши,
Бәхет теләп киләчәгенә.
Туган ягым, әкият кебек җиргә
Алыштырмам сине мәңгедә.
Синдә торып, суларыңнан эчеп,
Шунда калсам иде мәңгегә.

Кыш көнендә
җыр
Ак мамыктай бүген карлар ява,
Кышның иң матур чагы микән?
Кыш көнендә һәрчак шулай булмый,
Чанада шуып калыйк микән?
Күрше малае да чана тартып
Югарыга шугакка килде.
Бәлки әле салкын булыр диеп
Өстенә ап-ак тунын киде.
Башка балалар да аны күреп
Шатланышып тышка чыктылар.
Күзләрендә шатлык нуры белән
Бер-берсенә карлар аттылар.
Ак җепләргә мамык тезгән кебек
Саф һавада ап-ак кар ява.
Салкынын да сизми кулларыбыз
Йөрәкләрдә җылы хис кала.

Әнием, сагынып кайтам

җыр
Туган җирдән кая барсак та без
Газиз әниебезне уйлыйбыз.
Безне аның теләкләре йөртә
Шуны һич онытмый яшибез.
Кушымта:
Әнием, бәгърем, сине яратам
Кая барсам да сагынып кайтам.
Әнием дигән сүзне уйлаганда
Йөрәкләр бит шулай нечкәрә.
Синең йөрәгеңнән өзелеп төшкән
Җимеш бит без дигән уй керә.
Кушымта
Инде хәзер рәхмәтләр йөзеңнән
Төрле җирдән хатлар җибәрәм.
Әнием мине - дөрес аңла инде,
Төшләремдә чәчәкләр бирәм.
Кушымта

Кояшкаем
Җәй көненең кичке мизгелендә
Кояш баткан чакны карадым.
Бу мизгел бит шундый матур икән
Шуңа карап чиксез сокландым.
Кояшкаем батып китмә инде
Ташлап китмә безне төнлеккә.
Синең нурың яшәү көче безгә,
Нурлар калдыр безгә көнлеккә.
Бик зур өмет белән озатам сине
Иртә белән тагы балкы дип.
Кояш нурын җирдә бар да көтә
Мин дә синнән нурлар алам бит.
Синең нурың күктә җемелдәп торса,
Бик рухланып җырлар язам мин.
Җир йөзенә син шатлык бирәсең,
Күктән китми балкып торчы син
Йолдызлы төн
Йолдызлар җемелдәп торган кичтә
Зәңгәр күктә тулы ай йөзә
Нигәдер дулкынланып карыйм мин
Шул хозурлык йөрәгемне өзә.
Зәңгәр күккә менеп китсәң иде
Җидегән йолдыз нур сипкән җиргә.
Канат булып очып төшсәң иде
Чәчәкләр гөрләп торган җиргә.
Дөнья матур йолдызлы төннәре белән
Күпме гашыйк шуңа соклана.
Яшь чагында булган һәр кешенең
Хәтерендә бу чак саклана.

Әти белән саубуллашу
Дусымның әтисе үлгәч
Бүген минем газиз әтием үлде
Аны соңгы юлга озаттым.
Тирән уйга чумып, биек талга карап
Әрнү хәсрәтемне тараттым.
Эх, дусларым, йөрәк өзелә икән
Әтиеңне гүргә салганда.
Балаларын гына уйлап торды
Соңгы сулышларын алганда.
Кычкырып елап кына җибәрмим
Күземдә мөлдерәгән яшьләр.
Безгә әйткән иң яхшы сүзләрең
Күңелемнең түрләрендә яшәр.
Яшәгәндә серләр сөйли идек
Кирәк икән өзелеп сөйләшү.
Төшләргә дә ешрак кер әле син
Төштә күрү - ярты күрешү.
Ир балам бар, ул да үссә иде
Бабасыдай якты йөз белән.
Киләчәктә горурлансам иде
Баламның хезмәтләре белән.
Сау вакытта бергә сөйләшүләр
Якты хисләр булып калалар.
Өч балаңнан сәлам булып барсын
Бүгенге мәҗлестәге догалар.
Бу дөньяда күпме торырмын мин
Белмим шуны һәрбер кешедәй.
Җир йөзендә эзем калса иде
Калса иде әтием эшедәй.
Йөрәк өзелеп сине сагынганда
Син йөргән җирне буйлармын.
Шатлансам да уемда син булырсың,
Моңлансам да сине уйлармын.

Әни, хат яз миңа
җыр
Чечен сугышындагы солдатларыбызга
Туган җирләремнән читкә китеп
Сугыш кырларында йөрим мин.
Әниемнән хатлар алсам әгәр
Шунда гына тынычланам мин.
Әни, хат яз миңа, хат яз инде!
Синең хатың җылыта күңелне.
Хатларыңны өзелеп укыганда
Күргән кебек булам үзеңне.
Бүген дә бит синнән бер хат алдым
Әйтерсең лә син дә каршымда.
Ерак җиргә киткәч исеңә төшә
Моңлы тавышың яңгырый башымда.
Авыр чакларымда күңелне юатып
Хат көч бирә алга барырга.
Кайнар көрәшләргә барсам да мин,
Онытмамын хатың алырга

Алтын көз
Салмак кына булып яфраклар коела,
Алтын көз белән саубуллашабыз.
Табигатькә карап күңелләр нечкәрә,
Үзебез дә балалар кебек булабыз.
Балачакта да бит менә шулай
Шатланышып яфраклар җыйдык,
Аларны китапларда киптереп,
Истәлеккә булыр, дип куйдык.
Ерак томаннар артында кебек
Уйлыйм шундый көннең шатландырганын.
Олыгайгач кына аңлыйсың бит
Алтын көз дә рухландырганын.
Һәр ел шундый алтын көзләр килеп,
Тирә - якны нурлар капласын.
Мондый көннәр күңелгә ягымлы
Аяз күккә болыт ятмасын.

Русланга
Авылыбызның гармунчысы идең
Шулай өздереп уйный идең.
Йөрәкләргә моңсулыклар төшсә,
Гармун уйнап тарата идең.
Төрле талант иясе идең син
Рәсем дә ясап куя идең.
Матур итеп җырлый белгәннәргә,
Бер җырлап җибәр әле дидең.
Бу якларда сине белмәгәннә юктыр
Халык күңелендә инде син һәрчакта.
Гармуннарда уйнармын әле мин
Дидең син безгә бала чакта.
Дөнья өсләрендә бик сирәктер
Халык йөрәгенә үтеп кергән кеше.
Талант иясенең кем булганын
Нигәдер соңлап аңлый кеше.
Концертларда, туйда, сабантуйда
Синнән көйләр агылып торды.
Күңелләрне шулай дәртләндердең
Халык сиңа сокланып кына торды.
Бик күп еллар халык күңелендә
Синең гармун яңгырап торсын.
Бүгенге җырлар, барча көйләребез
Сиңа дип багышланган булсын.

Күз карашы
җыр
Күз карашы нәрсә әйтә икән
Нигә аны серледер диләр.
Телең белән берни әйтмәсәң дә,
Күзләр күпне әйтәләр диләр.
Мин дә серле күзгә гашыйк булдым
Йөрәк өзгеч матур булганга.
Әй, дускаем, ялгышмасам иде
Күз карашың серле булганга.
Ачык, зәңгәр күз карашы була
Әйтерсең лә тирән күл кебек.
Тирән күл бит берни әйтми тора
Күзләр күпне әйтерләр кебек.
Бер-берегезне яратып карагыз,
Күзләр серле сүзләр әйтсеннәр.
Гашыйк булу шундый матур хис бит
Күзләрегез нурлар сипсеннәр.

Алларыңа җырлап килимме?
Синең өчен булыр инде диеп
Төрле-төрле гөлләр үстерәм.
Синең нурлы, якты көннәреңдә
Үз бакчамнан чәчәкләр бирәм.
Кемнәр генә куйган икән сиңа
Үзең кебек матур исемеңне?
Гөлләр шулай аңлаталар микән
Сиңа булган якты хисемне.
Сине яратуымны белдереп
Роза чәчәкләрен биримме?
Йөрәгемне чынлап аңласын дип,
Алларыңа җырлап килимме?

Искә төшкән саен теләк телим
Бала чакта синең киң күңелеңне
Һәр көн саен сизеп тордым мин.
Егылганда кош канаты кебек
Йомшак кулларыңны куйдың син.
Хәзер дә бит яңгыраган төсле
Төрле җырны моңга салуың.
Тормыш юлларында нинди эз калдырды
Дөрес юлдан алып баруың.
Бик тә сагынып, өзелеп искә төшә
Синең белән чәйләр эчкәнем.
Нинди матур көннәр булган икән
Кайтсын тагын шушы көннәрем.
Искә төшкән саен теләк телим
Утырып тирәк ышыклыгына.
Җәннәт ишекләре насыйп итсен
Әнием, синең яхшылыгыңа.

Күңелләрем алга ашкына

җыр
Бүген шулай күңелем дулкынлана
Канат булса, очар да идем.
Зәңгәр күктән туган җиргә карап
Алтын нурлар җибәрер идем.
Җырлар язсам, күңелем моңга тула
Шигырь язам - сүзләр телемдә.
Халыкларны чын күңелдән сөеп,
Тагын торсам иде илемдә.
Йөрәккәем нигә ярсый икән
Күңелләрем алга ашкына.
Аккан суга карап тынычланам
Ул да алга, ярга ашкына.

Ялгыз чәчәк
Табигатьнең яшел даласында
Бер сыңар кызыл чәчәк аткан.
Ялгыз чәчәк тә бит шул далада
Йөрәккә шулай якын икән.
Шул чәчәккә карап моңсуландым
Яшьлек тә бит шундый чәчәк дип.
Теле булса безгә әйтер иде,
Миңа карап шатланыгыз дип.
Бу дөньяда мин дә ялгыз хәзер
Шул чәчәккә тиңлим үземне.
Авырлыклар читләп үтсә иде
Булсаң иде шундый түземле.
Ялгыз булса да ул үскән чәчәк
Тирә-якка ямьләр тарата.
Табигатьне яраткан кешенең
Күңелләрен үзенә карата.

Әнием теләге
Ерак сәфәргә чыкканда,
Теләкләр теләдең син.
Шул теләгең генә саклый
Икәнен белдем бит мин.
Салмак кына поездларда
Еракка бардым бит мин,
Шул чакларда, әнием, сиңа
Шигырьләр яздым бит мин.
Каян кайтсам да, күземә
Назлап карый идең син.
Шул назларда күңелем белән
Эреп китә идем мин.
Инде хәзер, үсеп җиткәч,
Сиңа җырлар яздым мин.
Синең миңа биргән яхшылыкны
Кайтара беләмме мин?
Әгәр хәзер дөньяда син булсаң,
Нишләр идем икән мин?
Бөтен дөньялар ишетсен:
Җырлар җырлар идем мин.
Әйт сәламемне
Якты аем, син шаһиттыр инде
Күпме гашыйкларны күрүдә,
Бәлки син серләрен беләсеңдер
Сагынуларга ничек түзәргә.
Мин дә шулай якты айлы төндә
Мәхәббәтле төннәр уздырдым.
Инде хәзер ул минеке түгел,
Шулай да бит аңа тугрымын.
Сөйгәнемне бик тә сагынуларым
Өзә дә бит шулай бәгыремне.
Ай синең дә юлың яктыртадыр,
Аны күрсәң, әйт сәламемне.

Ак төс яратам
Ак төс нигә яратам икән мин
Ихлас күңелем белән?
Ак төс - пакълык буладыр дип,
Кечкенәдән шуны беләм.
өсләремә кием кисәм әгәр,
Актан булганнарын яратам.
Аклык күңелгә тынычлыклар бирә,
Тирән уйларымны таратам.
Төшләремдә күрәм: чиксез басуларда
Ак чәчәкләр кулыма җыйганмын,
Аклык-ак бәхет икән бит ул,
Шуны күңелем белән тойганмын.
Ап-ак дөньяларыбызны безнең
Кара төтен басып китмәсен.
Ак көннәрдән шатлыклар алыек,
Начар көннәр насыйп итмәсен.
Беренче укытучым
Беренче укытучым Сәгадәт апага
Беренче укытучым! Бу сүзләрне
Кемнәр генә әйтмәде икән?
Зиһен биргән, тәрбияле иткән
Кешене онытып буламы икән?
Йомшак кына һәрберебезгә карап,
Барыбызны тигез яраттың.
Сабыр булып, ихлас күңелеңнән
Безгә шулай белем тараттың.
Хәзер инде бик күп еллар үткәч,
Моны бик тә тирән аңлыйсың.
Чын күңелдән сиңа шигырь язам,
Чәчәкләрдәй шуны алырсың.
Туган ягым
Туган ягым, синдә урманнар юк,
Боланнар да анда йөрмиләр,
Ләкин кайсы кошлар безгә килсә,
Башка якка кайтып китмиләр.
Күлләреңдә чиксез балыкларың,
Көмеш тәңкәләре сирпелә.
Мин дә синнән еракларга китсәм,
Тизрәк сиңа кайтасым килә.
Чиксез далаларың - яшел үлән,
Югарыда кошлар сайрыйлар.
Шунда утырып җырымны җырласам,
Монда тагын, тагын кил, диләр.
Күлләреңдә йөзеп, су коенып,
Кояшыңнан нурлар алам мин.
Халыкларың шулкадәрле яхшы,
Шигыремне сездән алам мин.
Күп җырларга көйләр дә яздым мин,
Төрле җирдә сөеп тыңланды,
Туган җирнең моңлы баласы мин,
Халыкларым шуны аңлармы?
Мин тагы да бик күп еллар буе
Кешеләргә гашыйк булсамчы.
Шигырьләрем, җырларымны минем,
Татар халкым, өзелеп тыңлачы.

Тәкыялар үрсәк иде
җыр
Туган җирнең даласында ятам,
Тирә ягым гөрли гөл белән.
Менә шунда яхшы хисләр туа
Күңелләрем тулы уй белән.
Кушымта:
Шушы матур гөлләр эченнән
Икәүләп йөрсәк иде,
Төрле-төрле гөлләрдән без
Тәкыялар үрсәк иде.
Дулкынланып гөлләр үсә бездә,
Мәк чәчәге кызыл җиләктәй.
Шул җирләрдә икәү бергә йөрик,
Чынлап та бит монда әкияттәй.
Кушымта.

Сеңелемә
Ралина Хасән кызы Исанбаевага багышлыйм
Горурланып әйтәм: сеңелем бар минем,
Укытучы булып эшли ул.
Күпме белем, күпме яхшы уйлар
Безнең балаларга бирде ул.
Балачакны уйлыйм: син шулай да
Кызыктыргыч бала идең бит.
Киләчәгең алдан күренеп торган -
Укытучы булып уйный идең бит.
Үсеп җитеп, зифа буйлы булдың,
Йөзеңнән бит нурлар сирпелде.
Укып бетереп, авылыбызга кайттың -
Нык белемле укытучы килде.
Яхшылыклар гына теләп балаларга
Сабыр күзең белән карадың.
Укучылар дәресләрен белсә,
Балаларча чиксез шатландың.
Шулдыр инде хезмәтен яратып
Гашыйк булып эшләүче кеше,
Хезмәтенә рәхмәтләр ишетеп,
Йөрәге сизә-кирәк икән укытучы эше.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә,
Әйтеп бетермәслек кебек.
Төрле җиргә белемле балалар тараттың
Күктә йолдызлар кебек.
Киләчәктә сиңа саулык биреп,
Тагын яхшылыклар ит.
Укытучы эше мәңге онытылмаслык
Йөрәкләргә язылып кала бит.
Күп елларың үтеп киткәндә дә,
Укучыларың назлап карарлар.
Илле яшең килеп җиткән көнне
Ераклардан алар кайтырлар.
Якты көнгә шатланыйк
балалар җыры
Әйдәгез, балалар, бергә
Күбәләкләрне куйык,
Без дә шатланыйк алардан
Яшел далага килик.
Яшел далаларда чабыйк
Гөрләп суларга керик.
Су чәчрәтеп, су коенып,
Якты көнгә шатланыйк.
Зурлар да куанып торсын
Безнең көлгәнгә карап.
Кояш безнең өчен генә
Җемелдәп торсын карап.
Озату
Озатулар, озатулар инде
Озатулар була төрлечә.
Сәфәр чыгып киткән кешең дә бит
Кайвакытта диңгезләр кичә.
Көткән кешең кайда йөрсә дә ул,
Күрешү шатлыкларын уйласын.
Озаткан чакта тойган хисләреңне
Язмыш тормышында тупласын.
Яшьләремне күрсәтмәскә тырышып,
Озатам мин якын кешемне.
Әгәр аның кайтачагын белсәм,
Йөгерермен ташлап эшемне.
Якын кешең озатып калганда да
Өмет белән яшибез нигә,
Озатулар төрле була икән
Озатмасаң иде мәңгегә.

Гөлләр алсам синең кулыңнан
Сусаганда, сулар эчәр идем
Син су алган чишмә суыннан.
Шатлыгымнан күккә менәр идем,
Гөлләр алсам синең кулыңнан.
Зәңгәр күктә йолдыз булсам иде,
Сокланып карап торыр идем.
Төнлә сиңа карап туялансам,
Кояшның нуры булыр идем.
Җылы җилләр булсам иде әгәр,
Чәчеңнән сыйпап үтәр идем.
Сандугач булсам, сиңа, дип,
Бик матур итеп сайрар идем.

Чәчәкләр булсаң иде
Гөрләп торган бакчаларда
Син чәчәк булсаң иде,
Гөлләргә сокланып кунган
Күбәләк булсам иде.
Чишмәләр аккан җирләрдә
Асылташ булсаң иде.
Иркәләп узар идем мин
Саф сулар булсам иде.
Зәңгәр чәчәкләр эчендә
Кызыл гөл булсаң иде,
Һаваларда кошлар булып,
Сокланып узсам иде.

Җәйге бакчам минем
Дулкын-дулкын булып тирбәләләр
Яшел тирәкләрем бакчада.
Тагын булсын дисәң бу гүзәллек,
Алып булмас иде акчага.
Гөлчәчкәләр киткән тезелеп-тезелеп,
Хуш исләрен сибеп утыралар.
Гладиолус шундый биек үскән,
Искитәрлек булып торалар.
Иртә торсам шул гөлләргә
Чыклар төшкән,
Әйтерсең лә, энҗе сипкәннәр.
Башка кешеләр дә күрде микән
Кемнәр тагып карап киткәннәр?
Әй, дусларым, күрә белегезче
Табигатьнең матур чакларын.
Һәрвакытта шулай кире кайтмас
Кайтмагандай яшьлек чакларым.

Йокла, балам!
җыр
Йокла, балам, йокла, бәлли бәү ит,
Керфекләреңне йом инде, җаным.
Битләреңә алсулык йөгерде,
Йоклап кит минем җәннәт кошым.
Син йокласаң, күзем синнән алмыйм,
Шулай сиңа карап сокланам.
Йоклаганда, фәрештә сакласын,
Йокла син, минем алтын алмам.
Йокла инде, тирән йокыга кит,
Йокла, минем бәгырь җимешем.
Шул җиремдә мин дә эреп китәм,
Тыңлап синең йөрәк тибешең.

Бәхет нәрсә ул?
Бәхетле булу нәрсә икән соң ул?
Тыныч һәм кайгысыз көннәрме?
Тормыш утларында гөрләп янып
Мәхәббәтле озын төннәрме?
Миңа калса, зур бәхет ул сөйгән ярың белән
Кичке басмаларга төшәргә,
Тормыш мәйданында үз урыныңы табып,
Күңел тулылыгы белән яшәргә.
Байлык булып игелексез яшәү
Шуны бәхет диеп саныйкмы?
Кешеләргә иткән яхшылыкны
Истәлекләр итеп саклыйкмы?
Сөегез һәм сөелегез, дуслар,
Шунда гына бәхет дөньясы,
Җир өстендә гөлләр үстерегез,
Шул буладыр бәхет бакчасы.

Сабый балага
Сабый бала… Сиңа сокланам мин,
Күңелең иртәнге чык тамчысы кебек.
Сиңа карап дөньям онытам мин,
Әйтерсең лә, мин дә сабый чакка
кайткан кебек.
Сабыем… Сиңа карап кемнең генә
Күңеле чынлап та сафланмый икән?
Яңа гына ачылып килгән гөл чәчкәсе кебек
Кем соң сиңа карап сокланмый икән?
Көмеш чылтыраган тавышлар белән
Дөньяда сабый балалар көлсеннәр.
Безнең күңел шунда гына тулы булыр,
Әгәр алар көлеп каршыбызга килсәләр.
Төрле милләт балаларын кунакка чакырыйк,
Алар безгә күпләп килсеннәр.
Әйдәгез, өлкәннәр, дөньяларны тыныч итик,
Сабый балалар тагын да көлсеннәр.

Йолдызларга сөйлим
Аяз төндә йолдызларга карыйм,
Алар шулай матур җемелди!
Шундый хозурлыклар күкләрдә,
Әкиятләр дөньясымыни?!
Күпме төннәр уздырдык соң икәү
Менә шундый серле кичләрдә.
Күкрәгеңә сыенып карый идем
Йолдыз җемелдәвен күкләрдә.
Серле сүзләр кабатлый идек бит
Сулышларыбыз бергә кушылып.
Мондый сөю бетмәс беркайчан, дип,
Уйладым мин баладай булып.
Хәзер сөйгән ярым миңа ят карый бит,
Күңелләреме әллә башкада?
Мин бит аны бер дә оныта алмыйм,
Җаным ятмый минем башкага.
Йолдызларга сөйлим, ышаныгыз,
Зур мәхәббәт шулай нечкә, дип.
Шул вакытта нигә әйтмәдегез
Өзелеп сөю - үкенечкә, дип.

Сәрвәрем
җыр
Сәрвәр дигән бер кыз яши бездә,
Шуны бигрәк өзелеп яратам.
Серләремне йолдызларга сөйлим,
Тирән уйларымны таратам.
Кушымта:
Сәрвәркәем, сиңа җырлар җырлыйм
Син ишетсен, диеп, җырымны.
Бер генә әйләнеп кара инде,
Бүләк итеп ал син җырымны.
Сәрвәр, син җырласаң, бөтен кошлар
Сайрамыйча туктап торалар:
"Мондый гүзәл шулай җырлаганда,
Без туктап торыйк", - диләр алар.
Кушымта
Чәчләреңне дулкын - дулкын сибеп,
Сәхнәләргә менеп барасың,
Сөйкемлекләр нуры күзләреңдә,
Йөрәгемне өзеп аласың.

Телисеңме аңлатуымны
җыр
Күкләргә карыйм да, диңгез кебек
Шунда минем менәсем килә,
Зәңгәр күктән йолдызларны алып,
Сиңа, җаным, бирәсем килә.
Күзләремне алмый текәлеп карауны
Телисеңме аңлатуымны?
Ничек кенә аңлатыем икән
Сине шулай яратуымны.
Искә төшерәсеңме син, җаным,
Чишмәләрдән сулар алуны.
Башка кешеләрдәй мин дә телим
Гомерлеккә бергә калуны.

Авыл кызына
Авыл кызларына карап хәйран калам:
Алар шулкадәрле матурлар,
Әдәплек һәм сөйкемлекләр белән
Күңелләрнең үзенә тарталар.
Сәхнәләрдә җырлаган вакытта
Ак күбәләкләрдәй торасыз.
Моңлы тавышларыгыз белән
Төрле җырлар яңгыратасыз.
Татар кызы әллә шундый була микән?
Бөтен гүзәллекне аңа биргән бит,
Буең зифа, күзеңнән нур чагыла,
Бер карашың йөрәкне эретә икән бит.
Шул серле күзләр эченә мәңгелеккә
Кереп китеп югалсаң иде.
Кулга кул тотынып калган тормышымны
Син, гүзәл, белән барсам иде.

Сиңа киләм, әни
Кабереңә килдем, әни, сөйләшергә,
Рәсемең дә тора елмаеп,
Сөйләп кенә җибәрмисең, җаным.
Текәлеп калдым басып.
Күзләреңә генә карый идем бит
Әйтәчәгеңне алдан аңлап.
Төшләремдә шулай матур күрәм,
Киләсең миңа йомшак атлап.
Каршыңа утырып язгы кичләрдә
Моңлы җырларымны җырладым.
Күзләреңнән яшьләрең дә тамды,
Шулай аңлап мине тыңладың.
Инде хәзер күңелләрем тулса,
Сиңа киләм - күземдә яшьләр.
Йомшак кулың белән сыйпауларың
Гомеремә йөрәгемдә яшәр.
Синең белән сөйләшергә килдем,
Гөлләремә лента элмәдем.
Сиңа шигырьләр дә язам инде,
Әнием, шуны гына белмәдең.

Дусыма
Моңлы бала булып җырлар яраттым мин,
Тормышымда булды дускаем,
Күзләреннән нурлар балкып торды,
Шуны мактап сайра, кошкаем.
Көтмәгәндә, аерды тормыш безне,
Белмим дә бит, ни дип әйтергә.
Оныталмыйм матур мизгелләрне,
Йөрәк өзеп төшә хәтергә.
Син дә уйлыйсыңмы өзелеп-өзелеп
Бергә булган чакны, дускаем?
Шулай сагынып искә төшерәм мин,
Кайтса иде ямьле чакларым.

Онытылмаслык яшьлек
Яшь чагымны искә төшерәм мин,
Шунда булган болытсыз көннәрем.
Яшь чакларның кадерен белдек микән?
Шуны уйлыйм хәзер төннәрен.
Нурлы күзләр белән карадык ул чагында,
Хыяллар күп иде йөрәктә.
Бар хыялны эшкә ашырып булмый,
Кайсылары калды теләктә.
Ул чагында өзелеп сөюләрем
Моңсу гына уйга калдыра.
Өскә карап суда йөзәм кебек,
Йөзгән саен уйлар тудыра.
Мин хәзер дә үземә теләр идем
Мәхәббәтле, җырлы көннәрне.
Гашыйк кешенең күңелен яулап алган
Онытылмаслык озын төннәрне.

Татар җыры
Татар җырын яратмаган татар
бар микән соң?
Ул бит күңелләрне яңарта,
Тыңлаган саен тыңлыйсы килә бит,
Шуңа күрә дә ул үзенә тарта.
Татар җырын мин сагынып кайтам
Казаныма сине тыңларга.
Шунда гына чынлап назланам мин,
Тырышыгыз мине аңларга.
Моңлы чакларымда җыр җырласам,
Исемә төшә туган кырларым.
Мин уйлыймын, бөтен татар халкы
Ярата, дип, татар җырларын.

Һаман оныталмыйм
Яшь чагымда сине өзелеп сөйдем,
Шуны син белә идең микән?
Шул чактагы тирән яратулар
Яшьлектә генә була микән?
Айлы төндә икәү озак йөргәч,
Сине мин озатып куя идем.
Борылып карап өйгә кереп киткәч,
Күңелем синең белән кала иде.
Шуннан инде күпме еллар үтте,
Язмыш та бит үзенекен итте.
Ничек сөйсәм дә, кавышып булмады,
Юлларым башка якка алып китте.
Хәзер сине ерактан күрсәм дә,
Йөрәккәем ешрак тибә.
Төштә күрсәм - син барасың имеш,
Ә мин юлыңа чәчәкләр сибәм.

Киләсе яз тагын килегез
җыр
Көз көнендә әкрен генә җырлап,
Кошлар китә җылы якларга.
Күңелләрдә моңсулык уяна
Карап оча торган кошларга.
Туган ягыгыздан аерылып киткәч,
Ничек кенә түзәрсез икән?
Менә шулай талгын гына очып,
Тизрәк барып җитәрсез микән?
Бара торган чит якларда, кошлар,
Сезгә яхшы дуслар очрасын.
Матур гына бергә ял итегез,
Берегез дә анда калмасын.
Канатыгыз бик тә талган булса,
Безнең күлгә туктап китегез.
Очу юлыгыз уңышлы булсын да
Киләсе яз тагын килегез!

Беренче класска килдең, бала!
Сабый бала беренче класска килде,
Иң саф уйлар белән килде ул.
Күңеле бөтен кешегә ышанып,
Язмышын мәктәпкә бирде ул.
Шушы яңа юлда сиңа, бала,
Үзеңнән яхшы юлдашлар булсын,
Укытучың икенче әниең төсле,
Язмышыңа ярдәм булсын.
Бүгенге шат көнеңдәй синең,
Кулыңда ешрак чәчәкләр булсын.
Тавышларың яңгырап торсын да
Күңелең һәрчак шатлыклы булсың.
Сиңа хәзер һәрнәрсә серле кебек,
Алсу төсләр белән күренә.
Балачагың бик бәхетле булсын,
Караңгы төшмәсен күгеңә.

Картузаным минем
җырКартузаным минем, сөйгән авылым син,
Сагынып кайтам сине һәр яктан.
Салкын суларыңны, яшел кырларыңны
Искә төшерәм мин гел мактап.
Кушымта:
Әх, Картузаным, ал сәламемне,
Киләсе язга көт син үземне.
Киң күңелле, ачык йөзле халкың
Күңелләрнең үзенә тарта бит.
Җыр яраткан моң яраткан өчен
Туйларыңа халкың кайта бит.
Кушымта
Картузаным, синдә калды минем
Гөрләп торган яшьлек чакларым.
Бер дә онытылмый, һәрчак уйларымда
Анда калды бит сөйгән ярым.

Әниемнең назлы карашы
Нәрсә белән генә тиңлим икән
Назлап карауыңны, әнием?
Күзләреңдә бөтен шатлык нуры,
Һәрчак шулай кара, әнием.
Шундый назлап карауларыңнан соң
Күңелләрем чиксез дәртләнә,
Кечкенә баладай шатланам бит.
Әни, җаным, мине әрләмә.
Кай якларда гына йөрсәм дә мин,
Нурлы күзләреңне онытмыйм.
Мин дә сине өзелеп яратам бит,
Сиңа тугрымындыр, дип уйлыйм.
Бер кечкенә яшерен серем бар бит,
Сабый чагыма кайтсам иде,
Синең назлы карашларың белән
Кулыңда йоклап китсәм иде.

Күзләреңдә яшьләр
Кешеләрдән яшерергә тырышып,
Яшьле күзләр белән читкә борылдың.
Ниләр генә булды икән сиңа?
Нишләп күзең яшькә тулды соң?
Әллә инде сөйгән ярын ташлап,
Бәгырьләрең яралы булдымы?
Нәрсәгәдер бик каты шатланып,
Күзләреңә яшьләр тулдымы?
Һәрчак шулай күздән яшьләр тамып,
Йөзләреңнең нуры китмәсен,
Тормышыңда булган төрле хәлләр
Йөрәгеңне моңсу итмәсен.
Күзләреңдә мөлдерәгән яшьләр,
Шулай да син матур күренәсең.
Нинди генә матур күренсәң дә,
Күзләреңдә яшьләр булмасын.

Көймәләрдә йөзәм
Көймәләрдә әкрен генә йөзәм,
Шулай да бит уйга чумганмын.
Талгын гына булып сулар ага,
Хәйран итеп карап калганмын.
Сулар аккан кебек гомерләр дә үтә,
Иң матур чагым кайтмас инде.
Җырларымны халкыма багышлыйм,
Бөтен гомерем дә җырлы булса иде.
Калган тормыш юлымда да минем
Янымда дуслар булса иде,
Яшәү бит ул дуслар белән ямьле,
Дуслар да шуны белсә иде.

Бөтен дөнья нурлы күренә
Сез дә шулай өзелеп сөясезме
Күңелегез сөйгән кешене?
Шулкадәрле дөнья якты миңа,
Өнемме бу, әллә төшемме?
Нурлар балкып торган төсе дә бит,
Тавышы да якты күңелгә,
Сөеп караулары миңа аның
Яшәү дәрте бирә гомергә.
Күңелемдә шундый сөю булгач,
Бөтен дөнья нурлы күренә,
Кешеләрнең барсын кочар идем
Менәр идем күкләр түренә.
Мондый чиксез сөю тойгылары
Син булганга гына була бит.
Аяк баскан саен теләк телим:
Гомерлеккә шулай булсын, дип.

Таңны каршы алыгыз
Таңны каршы алганыгыз бармы?
Алсу нурлар күтәрелгәндә,
Йөрәккәем очып чыга төсле
Кояш шулай өскә менгәндә.
Иртәнге кояшның нурлары безгә,
Миңа калса, бәхет китерә,
Алтын нурын безнең җиргә сибеп,
Илгә тынычлыклар китерә.
Бер - берегезгә бәхет теләсәгез,
Икәү таңны каршы алыгыз.
Таң нурыннан сөю көче алып,
Гомерлеккә бергә калыгыз.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.