Latin

Шигырьләр - Сибгат Хәким

Süzlärneñ gomumi sanı 4318
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2394
35.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
50.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
58.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Җырларымда телим...
Авыруыма врач кирәк түгел,
Йөрәгемнең беләм дәвасын.
Һәр ел саен кайтып иснәп киләм
Авылыбызның чиста һавасын.
Язар өчен илһам эзлә, диләр,
Урын эзлә, диләр, ямьлерәк.
Никтер минем шигъри хисләремә
Арышларның исе тәмлерәк!
Яннарына барам агайларның,
Фикерләрен ишетеп карарга.
Җырларымда телим гомерем буе
Алар рухы белән янарга.

Яратам мин
Чекрәеп яна күктә йолдыз,
Бүре чыга урман авызына.
Иңкүлектә авыл җәйрәп ята,
Һәм җемелди утлар аз гына.
Пошкырынып атлар уза юлдан,
Олау тавышы җәелә кырларга.
Яратам мин кышкы озын төндә
Юлчыларның җырын тыңларга.
Яратам мин үтеп баручының
Кунар өчен ишек кагуын,
Яшь киленнең җылы караш белән
Якын итеп каршы алуын.
Яратам мин колхоз яшьләренең
Клубка дип шаулап үтүен...
Һәм тудыру йорты бүлмәсендә
Медичканың бала көтүен.
Яратам мин өстәл тирәсендә
Тик берүзе үсмер баланың,
Иртәгесе көнгә кич утырып,
Тып-тын гына дәрес каравын.
Яратам мин авыл кешесенең
Күңелле итеп әкият сөйләвен...
Әкият кебек матур Казан арты —
Балалыгым үткән җирләрем.

Зөбәрҗәт, алтыннарың
Йолдызлар булып кабынды
Мәхәббәт ялкыннары.
Кирәкми, бер якта торсын
Зөбәрҗәт, алтыннарың.
Сөйләргә сүзләр табылмый,
Яратсаң бер-береңне.
Иптәшлек хисләре генә
Чолгый яшь күңелеңне.
Сайладым сине, мәхәббәт,
Гомергә иптәш итеп.
Тормышым якты юлында
Иң якын сердәш итеп.
Аерылмас дуслыкны күреп,
Дошманнар көнли бирсен,
Аларга лаек түгел ул
Мәхәббәт дигән исем.
Миңа бит бирде Ватаным
Чын сөю тәрбиясе,
Анда ул минем җырларның
Чишмәсе — хәзинәсе.
Яшьлекнең матур еллары
Җырларда гөрләп барсын,
Йөрәгем көрәш һәм сөю
Утында дөрләп янсын.

Йолдызлар булып кабынды
Мәхәббәт ялкыннары.
Кирәкми, бер якта торсын
Зөбәрҗәт, алтыннарың.

Гомер яңа башлана
Җәйге таң авыл өстендә
Сызылып килгәндә,
Гармунның моңы сибелде
Тыныч өйләргә.
Тьшладыңмы син ул җырны
Йокы аралаш,
Тордыңмы син, хисләреңә
Түзә алмагач.
Күчердеңме, без килер дип,
Тәрәз гөлеңне,
Күтәрдеңме, күрермен дип,
Ап-ак өлгеңне.
Төшмәдек сезгә табан без
Урам чатыннан,
Таралдык чыклар эченнән,
Ындыр артыннан.
Аннан бирле, беләсеңме,
Күпме ел үтте,
Ләкин ул көннәр йөрәкне
Кабат җилкетте.
Ул чагында кем уйлаган,
Яр булырсың, дип.
Тормышка бергә керерлек
Пар булырсың, дип.
Мин бүген бүлмәм эчендә
Уйланып йөрдем,
Син килүгә хәзерлекнең
Хәстәрен күрдем.
Байлыгым: әнә китаплар.
Бүлмәм кечкенә,
Ике дус кеше ничек тә
Сыяр эченә.
Шигырьләр язам: куанам,
Йә бик кайгырам,
Тирләрем сыпырып битемнән,
Көчкә аерылам.
Мин уйлыйм: син аңларсың, дип,
Йөрәкне, дустым,
Җырларың матур булсын, дип,
Син булышырсың.
Күңлем иркен, йөзем ачык,
Әйдә, уз түргә.
Каләмнәр кулдан төшкәнче,
Булыйк без бергә.
Ул чагында кем уйлаган,
Яр булырсың, дип.
Тормышка бергә керерлек
Пар булырсың, дип.

Учак
Яр буенда ялгыз бер ут яна,
Кем ял иткән анда? Кем яккан?
Туктап мин дә җыеп чыбык салдым,
Аерылуы кыен учактан.
Ташлап китәр идем — бик кызганам,
Сүнәр көйрәп торган күмере.
Яңадан соң аны кем тергезер
Дәвам итсен өчен гомере.
Шигырь итеп яздым сине, учак —
Син күпмегә кадәр яшәрсең?
Тиз сүнәрлек булсаң, мин яныңда,
Кабызырмын, миңа дәшәрсең!

Югалган эзләр
Киң җилкәле, ак алъяпкыч япкан,
Билбавына үткен балтасы
Кыстырылган иде, исән чакта
Бүләк иткән аңа атасы.
Китәргә дип җыена, котомкасын
Үзе белән нигә алганын
Төшенеп җитмим әле, чөнки аңа
Күрмәдем мин берни салганын.
Авыр еллар иде, исәнләшеп,
Ул урамга чыкты. Атлады.
Белмим, әллә кайгы алды аны,
Белмим, аяклары тартмады,
Сизенгән күк кабат күрешмәүне,
Бер әниемә, бер мин — улына,
Кире борылып, озак карап торды,
Мин аркылы төшеп юлына
Үкси идем, күңлем тулгангамы,
Гаҗәп түгел бер сүз дәшмәвем,
Мин беренче шунда түктем җиргә
Сабыйлыкның ачы яшьләрен.
Җибәрмәскә теләп сарылдым мин,
(Күнмәде ул барыбер калырга).
Беркемнең дә көче җитмәс иде
Кулларымны каерып алырга.
Ишеттем мин шунда әнкәй зарын:
«Эш табылмасмыни биредә.
Ил өстендә чыпчык үлми, диләр,
Син дә үлмәссең туган җиреңдә.
Йорт-җирләрнең яме, рәте бетәр,
Буп-буш булыр алар син киткәч,
Күр, өебез ничек тузып бара,
Кем сипләтер аны көз җиткәч.
Балта остасы булып бу тирәдә
Син кемнәргә йортлар салмадың!
Ә үзеңнең сыңар куышыңны
Адәм рәтле итә алмадың...»
һушы китеп яткан кеше кебек,
Күтәрелеп юлга карадым,
Ул борылган чатка йөгердем мин,
Тик соң иде, күрә алмадым...
Тиз кайтырмын диеп киткән иде,
Бик күп еллар узды хәбәрсез.
Улың эзли сине, дип әйтерсез,
Очратсагыз аны әгәр сез.
Сезнең якка барып чыккандыр ул,
Өйләр салгандыр балконлап,
Яшәү өчен җыйнак, уңайлы итеп,
Архитектор кебек матурлап.
Күрергә ул безне теләгәндер,
Җыеп аз-маз тапкан акчасын,
Ашыккандыр юлга, ә кем белә,
Саткандыр ул соңгы балтасын.
Украина, синең авыллардан
Мин күп үттем, армый эзләдем,
Очратырмын кебек идем аны,
Өметемне һаман өзмәдем.
Сорадым мин барып, дулкынланып,
Йорт салучы һәрбер кешедән.

Аны белеи әйткән бер генә сүз
Ишетмәдем ләкин берсеннән.
Юкка гына минем хыяллану,
Мөмкинме соң шушы көнгәчә
Күрми тору үзенең гаиләсен,
Кайтыр иде, әйе, үлмәсә.
Таулар белән таулар түгел бит без,
Исән булса, гомер эчендә
Күрешер идек әле аның белән
Киң Союзның берәр төшендә...
Станция саен тәрәзәдән
Күрнер ул дип караш: ташладым,
Күзләремә минем чагылмады,
Ак каштаннар иде башларын.
Диңгез ярына төшеп утырдым мин,
Дулкыннарга кайгым сөйләргә,
Аны эзләп барып керә идем
Балыкчылар торган өйләргә...
Ул Октябрь таңын күрмәгәндер,
Ләкин аның корган өйләре
Тора басып минем юл өстендә,
Сокландырып якын-тирәне.
Киң җилкәле, ак алъяпкыч япкан,
Билбавына үткен балтасы
Кыстырылган иде, исән чакта
Бүләк иткән аңа атасы.

Мари кызы Улииа
Мари кызы чибәр Улина!
Син яшьтән үк үстең интегеп.
Тау астында сузган җырларың
Тора иде безгә ишетелеп.
Сезнең авыл безгә бик якын,
Тар сукмаклар аша үттем мин.
Тар басмага суга төшәр, дип,
Кичләрендә өзелеп көттем мин.
Мари кызы чибәр Улина!
Чулпыларың тагып килмәдең,
Күршеңдәге татар егете
Сине сөяр, ахры, димәдең.
Мари кызы чибәр Улина!
Ак киндергә куеп кулыңны,
Өйрәндең син нагыш чигәргә,
Чиккән күлмәк кайсы чибәргә?
Түзмәдем мин, мендем урамга,
Чирәм үскән җирдә, иркендә,
Биеделәр япь-яшь егетләр,
Гармун уйнап авыл читендә.
Кузгалдылар алар гөр килеп,
Күршегезгә аннан керделәр;
Карап тордым туйны мин озак,
Җырладылар алар, көлделәр.
Иң соңыннан сезнең капкага
Кияүнең мин күрдем кергәнен,
Сездә гореф шулай икәнен
Мин яшьлегем белән белмәдем.
Алты егет келәт төбендә
Кияү белән сине көттеләр,
Кулларында камчы уйнатып,
Җилкәгезне сезнең теттеләр.
Мари кызы чибәр Улина!
Шуннан бирле сине күрмәдем,
Сездә гореф шулай икәнен
Мин яшьлегем белән белмәдем.

Шагыйрьнең балачагы
Кичер мине, әгәр синең нечкә
Хисләреңә килеп кагылсам,
Мин бәхетле кеше булыр идем,
Җырда сине матур сагынсам.

* * *
Мин геолог түгел, тик шулай да
Катлаулы һәм нечкә эшем бар,
Йөрәкләрдә яткан энҗеләрне
Эзләп таба торган көчем бар.
Мин геройның апасына килдем,
Таныш кырлар — якташ икәнбез,
Ничә еллар буе аның белән
Бер чишмәнең суын эчкәнбез.
Портреты ничек Саҗидәнең?
Охшашлыклар бармы йөзләрдә?
Тукайдагы караш, тирән моңны
Очраттым мин үткен күзләрдә.
Ул колхозда эшләп гомер итә,
Чибәр, таза уллар үстергән.
Хәзер язган яшьлек хикәясен
Сөйләтәм мин аның исменнән.
Аның авылы моннан ерак түгел,
Туры килсә аннан үтәргә,
Онытмагыз, энем туган йортның
Нигезе белән танышып китәргә.
Ул нигездә хәзер башка бер өй,
Ул да инде тузган, искергән.
Энем балачакта үскән каен
Белмим ауган, белмим киселгән,
Тамры гына калган. Миләш: белән
Шомырт һаман иске көенчә,
Шау чәчәккә күмелеп утыралар,
Җылы язлар безгә килдисә.
һәр көн таңда торып, мин аларга,
Ташлап читкә бөтен эшемне,
Сулар сиптем. Нигә үстердем мин,
Энемне гел сагыныр өченме?
Истәлеккә калган ул агачлар,
Ал арга мин карыйм яратып.
Төпләрендә утырам озак-озак,
Сабый еллар хисен яңартып.
Үрмәләнеп матур гөлләр үскән
Ул йөгереп йөргән эзләргә.
Кулым бармый минем җимешләргә,
Үзе кайтыр кебек өзәргә.
Шаян көннәр сузылып артта калды,
Тик йөрәктән китми эссесе,
Күп авырлык килде, барын җиңдем.
Бу соңгысы — иң-иң көчлесе.
Гомер юлын сөйләп бетерергә
Җитәр микән тик бер кич кенә.
Ьәр шигырендә аның, һәр юлында
Яшәү тавышы чыңлап ишетелә.
Аякларын бөкләп утырган ул,
Бүгенгедәй истә шул чагы:
Бер кырыйда тора, уйнар өчен
Шешәсенә салган борчагы.
Кашык эзләп-нитеп тормады ул,
Кыен түгел аны ясарга,
Биш бармагы исән булсын аның
Сөткә икмәк манып ашарга.
Ашъяулыгың аңа нигә кирәк,
Җитәрлек бит күлмәк итәге,
Песи булгач, нигә әрәм китсен
Читкә төшкән икмәк кисәге!
Әнисенең тышта эшләре күп,
Керләр элеп йөри кибәргә.
Улын ничек кара йөретсен ул,
Чиста күлмәк кирәк кияргә!
Мин үзем дә әле үсмер идем,
Өч яшь тулды минем энемә.
Котлап аны, нинди бүләкләрне
Китерделәр туган көненә?
Җыештырдык өйне, кичкә табан
Җыелдылар күрше кызлары.
Кайгыларны бүлешеп, бергә-бергә
Озатабыз шулай без аны.
Йөрәкләрне әрнеттереп туган
Җырларыбыз аның турында.
Ә ул үзе әнә берни белми,
Уенчыклар белән урнында
Тик утыра. Ишек ачылды да
Ят бер карчык узды сәкегә.—
Аның килүен күптән дүрт күз белән
Зарыгып көткән кызлар рәтенә
Ике кулын җәеп, озак итеп
Дога кылды Хода исменә,
Габдулланы ансы кызыктырмый,
Тик күзләре яна дисбегә.
Алып китәр бу дип шикләндеме,
Әнисенә таба елышты,
Кочагына керде, карчыкка ул
Карамаска инде тырышты.
— Йә, курыкма, таныш үзе белән...
Өлгермәде кулын сузарга,
Кереште ул, өйне яңгыратып,
Ачы тавыш белән еларга.
Беләсез бит, андый вакытларда
Юмаларга әмәл табыла,
Нәм атналар буе кесәңдәге
Аунап йөргән шикәр алына...
Бер кулына учлап шикәр тоткан,
Өстенә ул кием киенә,
Кунак булып тиздән кайтырмын, дип,
Җыенып ята карчык өенә.
Гомерлеккә иде бу аерылу.
Ул күзләрен тутрып карады,
Гүя менә шушы усал карчык
Бутап йөри ике араны...
«Хуш, беренче балам, карлыгачым,
Син бервакыт үсеп җитәрсең.
Үпкәләмә, мине ташлады, дип,
Төшенеп син гафу итәрсең...»
Юлда, бәлки, исенә төшерер әле
Туган йортын — җылы почмагын,
Тәгәрәтер инде шаян песи

Шешәсенә салган борчагын.
Тормыш аны тәпи басу белән
Җитәкләде ике кулыннан,
Һәм билгесез язмыш кай җирләргә
Алып чыгар авыр юлыннан?
Урам якка ачкан тәрәзәдән
Җыр ишетелә һәр таң алдыннан,
Үтүчеләр тыңлый ул җырларны,
Кем моңлана, кемен сагынган?
Тол Мәмдүдә җырлый, ә баш ларын
Яшь агачлар түбән игәннәр,
Уртаклашыр өчен кайгыларын,
Сандугачлар очып килгәннәр.
«Өй түрендәге бакчада кагынып,
Сайрый матур пар сандугач сагынып.
Сандугачым сайрый үсеп җиткәнен,
Күрде баламның аерылып киткәнен.
Ник сайрый ул сандугач кич белән?
Күрде минем ике күзне яшь белән.
Ник сайрый ул бу кадәрле сызланып?
Мин елыймын яшь улымны кызганып.
Сандугач китәр бервакыт бакчадан,
Үзәгем өзелеп тагын ялгыз калам»(1).
Кышның чатнап торган салкын төне —
Йолдызларның кабына яктысы.
Төлке тунга төренеп, юлчыларның
Чыга юлга яхшы атлысы.
Базарларга чаба сәүдәгәрләр,
Чаналарның тимер табаны
Карны кисә, кучер атын куа,
Сүгенү белән борчып даланы.
1 Габдулланы Шэрифә карчыкка тәрбиягә биргәч, аның анасы Мәмдүдә
шушы җырны чыгарган. Бу җыр Саҗидә апаның дәфтәрендә сакланган.
Син күрәсең кичтән бер ярлының,
Киеп өскә иске чикмәнен,
Ындыр артлап кына, утын эзләп,
Урманга дип чыгып киткәнен.
Йорттан йортка кереп, кемдер берәү,
Таң беленү белән аз гына,
Кеше куып йөри, туңып үлгән
Утынчыга кабер казырга.
Яшь киленнәр утырып җеп әрлиләр,
Ирләргә соң нәрсә эшләргә?
Бигрәк кызык була шүрәленең
Әкияте кышкы кичләрдә.
Бәхәс башлый шунда берсе кызып,
Тез өстенә куеп бүреген,
Бүген күмгән якын күршесенең
Шүрәледән күреп үлемен.
6
Әкиятчеләр, ярты төн җиткереп,
Таралдылар бар да өйләргә.
Шулар кебек матур, оста итеп,
Их, өйрәнсәң иде сөйләргә.
Иртәнге чәй эчкәч, Габдулланың
Иптәшләре килер уйнарга,
Ул өлгерер, әле аңа кадәр
Күңеленә ятлап куярга.
Ул, йокыдан торгач, барын эшләр,
Хәзер ничек ишек бикләргә?
Ә җитмәсә тагын шүрәлесе
Төшерә аны төрле шикләргә.
Ул, юрганын өстән ачып ташлап,
Йөгереп чыкты бикләп керергә,
Ләкин кемдер, арттан тоткан кебек,
Туктап калды ишек төбендә.
Ул күлмәкчән килеш, яланаяк
Басып тора бозга берүзе,
Шүрәлесе кулын суза аңа:
Маңгаенда бар бер мөгезе.
Шүрәледән куркып, ул тартыла,
Уйлый, ахры, аннан качарга.
«Ник ишетми әбкәй, ник уянмый,
Нигә килми ишек ачарга!»
Бармаклары белән кытыклар ул,
Габдуллага ничек көләргә?!
Якынлашты вакыт боз идәндә,
Чебен кебек, ябышып үләргә!
Җил уйнады кереп ярыклардан,
Тынды кинәт ишек кагучы.
Ишетелде эчтән: «Кер, килмешәк!»-
Дип тиргәнгән карчык тавышы.
Оста рәссам кулы рәсемнәрне
Сызган кебек ап-ак кәгазьгә,
Кышның салкын җиле көнләшерлек
Бизәкләрен төшерә тәрәзгә.
Авыз буы белән пыяланың
Бозын эртеп берәр җиреннән,
Бер ялгызы чакта урамнарны
Күзәтә ул шулай өеннән.
Бүген карчык аңа вәгъдә итте:
Киез итек эзләп табасын,
Һәм бирергә булды тегермәнгә
Икмәк илтә торган чанасын.
Итекләре бераз киелгәннәр,
Кайда инде аңар яңасы,
«Ул карчыкка Алла рәхмәт итсен»1
Ничек җиткән диген чамасы!
Билгеләрлек чиге буламы соң
Сөенечнең андый көннәрдә,
Яңа алган һәрбер «байлыгыңны»
Күрсәтәсең әллә кемнәргә.
Төп йортына китте чана тартып,
Бик куаныр инде әнисе,
Итекләрен аның бүләкләргә
Бардыр әле берәр әйберсе.
Үтәргәме, юкмы, дигән кебек,
Карап тора капка төбеннән,
Тәрәзәгә такта кадакланган,
Нәм ишеккә йозак эленгән.
Аерылуның сизеп авырлыгын,
1 Поэмада тырнаклар эчендә китерелгән сүзләр Г. Тукай шигырьләреннән,
истәлекләреннән алынды.
Әйтмәгән ул кая китәрен,
Алданрак килгән булыр иде,
Белгән булса болай икәнен.
Күрешсәләр, шиксез, иң беренче
Сөйләр иде аңа үпкәсен.
«Кунак булып тиздән кайтырсың, дип,
Юкка гына суырып үпкәнсең».
Итекләрең тузса, бер хәл әле,
Тегүчегә алып барасың.
Бигрәк кыен менә йөрәк эше,
Кем төзәтер аның ярасын?
8
Карчык эзләп тапкан итекләрнең
Җылысына бер кат тиенгәч,
Быел кышны шулай, «кайгырусыз»
Үткәрермен диеп сөенгәч,
Көтмәгәндә чыккан кечкенә бер
Вакыйганың шаулап үтәрен,
Аның өчен артык кызганыч һәм
Бик күңелсез булып бетәрен
Кем уйлаган? Төренеп искеләргә,
Чыгарга дип килде ишеккә,
Күрше хатын кереп өлгермәсә,
Тик беразга шунда кичексә,
Бу хәл, бәлки, кабынып китмәс иде,
Ләкин соң шул; төбәп күзләрен,
Аякларга элгән итекләрдән
Башлап алып китте сүзләрен:
— Теге, кем соң, безнең тирәдәге
Үлгән малай, исмен әйтергә
Тел очымда тора; ярый, беләсездер,
Төшерә алмыйм никтер хәтергә.
Бу бит шуның кигән итекләре...
Төсе китте кинәт энемнең,
Озакламый аның үзенә дә
Килүеннән куркып үлемнең,
Итекләрне салды ул тиз генә;
«Үлсәң үләрсең»,— дип дәшәргә
Батырчылык итте карчык. Ләкин
«Үзең үл!» — дип, чакрып яшәргә,
Аңа каршы җавап яңгырады:

Башлануы иде гомернең,
Иң беренче тапкыр ишетелгән
Авазы ул минем энемнең!
Бу тирәдә нинди йорт бар икән
Яшь Габдулла аяк басмаган?
Булмаган ул үги әтисендә,
Җигүле ат килгән Саснадан.
Сез күрерсез: аның гомер юлы
«Шактый ямьсез, шактый караңгы».
Мин үзем дә, кайнар яшем белән
Катыштырып язу карамны,
Бу юлларны яздым. Авылыннан
Туры килде аңа китәргә.
«Кәрәзле бал ягып ак күмәчкә»
Кәм как салып чәйләр эчәргә
Яратканын еллар узганнан соң
Сагынып ул искә төшерә.
Шатлыклары аның тормышында
«Биш минутлык матур төш кенә».
Таң алдыннан аны уяттылар,
«Тор йокыңнан, нишләп ятасың!»
Ул күзләрен ачты, күрсәттеләр
«Яңа вафат булган» анасын.
Ул яланбаш, үкреп елый-елый,
Йөгереп чыкты капка астыннан.
«Кайтарыгыз, бирегез әнкәйне!»— дип,
Калмый барды мәет артыннан.
Ул бит әле сөйләп бирергә дә
Өлгермәде үзенең үпкәсен:
«Кунак булып тиздән кайтырсың, дип,
Юкка гына суырып үпкәнсең».
Әнисенең шәлен бөркәндереп,
Утырттылар чана түренә,
Китеп бара, авыл зияраты
Үр менгәндә һаман күренә.
Ул сискәнеп китә йокысыннан,
Уйный карда айның нурлары,
Үз янымда әнкәм түгелме, дип,
Шәлне капшый аның куллары.

Ул төренеп яткан: кучеры кем,
Кая илтә, кемгә керергә?
Туганымы көтә, чит кешеме?
Ишекләрдән сөрелеп йөрергә
Туры килер, бәлки, җылы урын
Табылырмы аңа кунарга?
Кулын сузып һәрбер үтүчегә,
Басып торырмы ул урамда?
Йортсыз-җирсез калган ятимнәрнең
Сабыйларның хәлен белүче,
Күңел булсын өчен елмаеп бер,
Шәфкать күзе белән көлүче
Кешеләрнең җирдә яшәвенә
Ышанамы? Өмет итәме?
Уйлыймы ул, белмим... Әнә күренә
Өчиленең ындыр читәне.
Өч өеңә — түрдә өч тәрәзә:
Кыенмыни табу хуҗасын,
Бик иренсәң — йә бер кычкырасың,
Иренмәсәң — чиртеп узасың.
Көн буена әрче — эш җитәрлек,
Юлны күмгән буран төнәген.
Ял итәме бабай, басып тора,
Сакалына сөяп көрәген.
Бабайның бар «алты күгәрчене»,
Җиденчесе чана түрендә,
Нигә уйга калдың, куй көрәгең,
Ал кулыңа, әйдә, үрел дә.
Түгәрәкләп табын әйләнәсен,
Утырдылар, ашны бүлделәр,
Бер тәлинкә белән бер кашыкның
Җитмәгәнен шунда күрделәр.
Сөткә икмәк манып ашар өчен,
Биш бармакның нигә кирәге.
«Күк сыерны» бабай күптән суйган.
Кайчан алыныр, белмим, җирәне...
11
Мин булмасам, кем юатыр иде
Якты чырай белән энемне,
Яшереп мин аңа бирә идем
Үземә дип кискән телемне.
— Ник бирәсең аңа өлешеңне,
Елның нинди авыр икәнен
Беләсең бит, бүген әтиеңнең
Теләнергә чыгып киткәнен
Күрмәдеңме?
Берсе, ачуланып,
Шул сүзләрне әйткән чагында,
Тез өстенә куеп терсәкләрен,
Утыра ул минем янымда.
— Ишетәсеңме, әнә нәрсә диләр?..
— Менә, апам, үсеп җитәрмен,
Онытмамын сине.
— Нишләрсең соң?
— Сиңа яулык бүләк итәрмен.
Ул бервакыт шулай, белгертмичә,
Сиздермичә һичбер кешегә,
Мунча кергән чакта, себеркенең
Яфракларын япкан шешенә.
— Нишләвең бу,— дидем,— беренче кат
Күрәм әле мондый эшеңне.
— Башкаларга, апам, әйтә күрмә,
Йомшарта ул минем шешемне.
Җәйгә чыккач, тагын бер хәл булды:
Суган чәлеп кайткан түтәлдән,
Аша, имеш, сине бик яратам,
Артыграк күрәм бүтәннән.
12
Егетенә шунда нәрсә әйтим,
Эзләтмәгән бүтән җирләрдән,
Габдулланың сөеп үстерүче
Апасына яучы җибәргән.
Үзләренә күрә кечкенә бер
Хәзерлек тә бара туена.
Энесен ул инде мәхрүм итәр,
Башка берәү керер куйнына.
Буйга үсеп җиткән чибәр кызның
Гөрләп үтәр яшьлек көннәре,
Кияү килер тиздән, ул килгәнче,
«Ишек бавын» тотыйк элгәре.
Их, Габдулла үзе тотар иде,
Тик ышанып җитми көченә,
Ничек итеп шушы буе белән
Каршы торсын зуп-зур кешегә?
Аның бер дә исе китмәс иде
Ачучыга «җәннәт капкасын».
Ләкин нигә бушка җибәрсен ул
«Ак фәрештә кебек» апасын.
Бер фикергә килде ул соңыннан,
Апасының тотып киңәшен,
Чакырырга булды күршедәге
Үзеннән зур булган иптәшен.
Кияү килде, болар такмак әйтте:
«Ишек бавы бер алтын,
Безнең апа мең алтын,
Җылыныйм дисәң, бер алтын
Бир, җизни, тыш бик салкын.
Бирсәң, күп бир син безгә,
Без разый түгел әзгә,
Яудыр алтын-көмештән,
Бакыр төрмә кәгазьгә».
13
Кече өйдә икәү утырганда,
Энем керде, белмим, ялгышып,
Әллә инде шунда юри генә
Белмәмешкә безне салышып.
Йомышы бар кебек, кыймыйча, ул
Килде безнең өстәл читенә.
Бик уңайсыз сизде шунда үзен,
Кызыллыгы чыкты битенә.
— Йә ничәүләп кичә тотындыгыз, -
Диде кияү,— ишек бавына?
— Без өч кенә малай, җизни абый,
Өчиленең бөтен авылына.
Шаярасы килми ләкин аның,
Борчылуы сизелә күзеннән.
— Бу семьяда яшәү авыр булыр,
Аерылгач, апам, үзеңнән.

14
Сәгъди абзый йорты бик тәбәнәк,
Салам белән япкан түбәсен,
Шаулап үскән нарат урманнары
Аның өчен түгел, күрәсең.
Бер куышлык агач ташыр әле,
Төннәрендә урлап кисеп тә,
Аннан башка аның кайгысы бар,
Бүлешәсе иде ничек тә.
Кызлары күп аның, бар да исән,
Ир баласы булган — ул үлгән.
Улы итеп безнең Габдулланы
Ул үзенә алды бүгеннән.
— Ун көн элек алып кайткан булсам,
Җирле итә идем сине дә,
Әкрен генә басып йөрмәс идең,
Шикләнеп, син кеше җиренә.
Габдулласы белән бергә-бергә
Язса әгәр гомер итәргә,
Аңа әле җирнең бүленүен
Унике ел кирәк көтәргә.
Габдуллага нәрсә, җирең белән
Нишләсен ул, нигә кирәге?
Их, белмисез, ләкин хуҗасының
Бик авырта, дуслар, йөрәге!
Басуларга моңлы караш ташлап,
Сөялгән ул ялгыз коймага,
Тәмәкесен тарта: «Бигрәк тә аз
Ир башына тигән имана».
15
Бик ашыйсы килгән Габдулланың,
Бармы базда катык, сөтләрең,
Сал күбрәк итеп куерагын,
Кызганмыйча җыеп өсләрен.
Ялт иттерде. Булса китәр иде.
Йә, сорамыйк инде актыгын,
Сауган сөте белән апа кичтән
Оетырга куйсын катыгын.
Аңа карый бар да гаҗәпләнеп:
— Кемгә килгән? Кемнең туганы?
Каладанмы кайткан? Бу авылда
Бар идеме аның булганы?
Габдулланың башта — кәләпүше,
Ә өстендә — ситсы күлмәге,
Малайларның аны бүгенгәчә
һич юк иде әле күргәне.
Янына ук барып сөйләшергә,
Танышырга кыймый берсе дә.
«Безнең кебек ярлы түгелдер ул,
Әйбәт кием кигән өстенә».
Таралдылар: «Борнын күтәрмәсә,
Дуслашырбыз әле иртәгә,
Бик кыланса, без күп сорамабыз,
Менеп төшәр өчен җилкәгә».
16
Чык, Габдулла, тышта нинди матур,
Өйдә ятып, ничек түзәрсең,
Төш инешкә — анда иптәшләрең;
Вак балыклар бик күп, сөзәрсең.
Балыкчылар үргән ятьмәләрне
Алыштыра синең ыштаның,
Ал кесәдән җебең, бәйләп җибәр
Күлмәк җиңнәренең очларын.
Болай тотсаң, балык күбрәк керә,
Бер яктарак торсын кармагың,
Сөт өстенә куырып ашаганда,
Йота күрмә ләкин бармагың.
Ала күрмә, зинһар, су анасы
Онытса да «алтын тарагын»,
Төн буена, явыз, йокы бирмәс,
Борчып чыгар нәни карагын.
Бик күңелле яшел болынлыкта,
Казлар койган каләм-каурыйсын,
Йөгереп арсаң инде, күккә карап,
Иркенләп бер ятып ауныйсың.
Сизмисең дә яңгыр болытының
Нәкъ өстеңә килеп җиткәнен.
Куак яфраклары арасыннан
Күзәтәсең «алтын сипкәнен».
Күтәрәсең ыштан балакларын,
Сулар ага җитеп тезләргә,
һәм адашып калган бәтиләрне,
Әйдә, тизрәк кырдан эзләргә!
17
Сәгъди абзый сәүдә итү белән
Шөгыльләнми, алыш-биреше
Һич юк аның, кырда — игеннәре,
Бакчасында үсә җимеше.
Кайчагында йомыш чыгып куя,
Беләсең бит йортның кирәген,
Йә сәнәгең сынып кулны тота,
Йә җилпучың булмый, иләгең...
Атнага бер Әтнә базарына
Барып кайту — аның йоласы,
Товарларның хакын сораштыра
Йә очырап шунда кодасы,
Кунак була. Калган акчасына
Үлчәтә ул бодай күмәчен,
«Төшергәнгә» тавыш купмасын, дип,
Карчыгыңның күңлен күрәсең.
Дөнья күрсен малай дигән булып,
Чыгып китте Әтнә юлына,
Ат тотарга әйдә өйрәнсен, дип,
Дилбегәне бирде кулына.
Гомре инде аның узып бара,
Тик авылыннан ерак китмәгән;
Габдуллага дөнья күптән таныш,
Сигез яшькә әле җитмәгән.
Базар күрсә, безнең Габдулланың
Йөрәгендә әрнү кузгала;
Колагында чыңлый ямщик тавышы:
«Асрамага бала кем ала!»
Ул онытмас бөтен күргәннәрен,
Күмелсә дә тәне кабренә,
Нәләт укыр сәүдә дөньясына,
«Ят яраткан» өчен Тәңренә.
Чү, нигә мин әле хикәямнән
Читкә алып киттем сүземне,
Туган җиргә басса аякларым,
Онытам шулай мин үз-үземне.
Йөгерә берәү яшен сөртә-сөртә,
Кулын җәеп базар эченнән.
Габдулланың сөйгән апасы ул,
Таныдым мин аны төсеннән.
Ул йөгергән якка бара халык,
Сорашалар берсе-берсеннән,
Яшь бер бала, ташлап күмәчләрен,
Сикреп төште арба өстеннән.
Кочагына туп күк атылды ул
Саҗидәнең, онтып барсын да,
Башкаларның җирдә яшәүләре
Бетте гүя алар каршында.
— Мин бит, сине күреп төшләремдә,
Авырып чыктым төннәр буена.
Син исән-сау икән, күрешербез, дип,
Кем китергән, энем, уена?
Аптырашка калган Сәгъди абзый,
Серен белми мондый кавышуның,
Диңгез эчендәге маяк кебек,
Уртасында тора шау-шуның.
Ат кузгалып китте, озатучы
Күмелүен көтә арбаның.
Энесенең, күрдем, болгар өчен
Кәләпүшен кулга алганын.
18
Сизелә инде көзнең урманнарга,
Басуларга килеп җиткәне,
Учак ягып йөргән малайларның
Күмерләнгән авыз читләре.
Кайнар көлгә күмгән бәрәңгеләр —
Аларның иң тәмле ашлары,
Ут дөрләткән чакта, көйгән була
Озын керфекләре, кашлары.
Габдулла соң кайтты бүген өйгә,
Әйтми ләкин кайда йөргәнен.
Шикләнеп, ул каплый учы белән
Утлы күмер төшкән күлмәген.
— Ник эчеңне тоттың, авырыйсыңмы?
Аш ашарга нигә килмисең,
Берәр нәрсә әллә эшләдеңме,
Йә, ни булды, җавап бирмисең?
Сал күлмәгең, кичтән юып куйыйм,
Иртәгә бит уку көнегез,—
Тишекләрне күрде итәктәге,—
Килегез әле, бире килегез.
Тәмәке бит тарткан Габдуллагыз...
Тик Сәгъдинең исе китмәде,
Ышандырды, ахры, Габдулланың
Икмәк алып антлар иткәне.
Ул таң белән торды йокысыннан:
— Юын битең, соңга калырсың,
Иптәшләрең көләр, килмәс борын
Абыстаңнан шелтә алырсың.
Аның хәзер уку вакыты килде.
«Иман шарты»н тотып кулына,
Иҗекләрен бикләп, сүрәләрен,
Керде Апуш гомер юлына.
Бер ел узгач, күчте мәдрәсәгә
Ь.әм бик әйбәт барды дәресеннән,
Өйрәтеп ул үзенең сабакташын,
Авыз итте «борай бәлешеннән».
Ул дәресен карап утыра иде,
Укуыннан кинәт бүленде:
Сәгъди абзый йортын эзләп килгән
Ниндидер бер атлы күренде.
Атын бәйләп капка келәсенә,
Өйгә үтте, әйтеп сәламен,
Тик Габдулла җавап кайтармады,
Ни булгандыр, белмим сәбәбен.
Ындырдагы әти, әнисенә
Йөгерде ул хәбәр итәргә:
— «Әллә нинди кеше килгән безгә»,
Кушты тизрәк кайтып җитәргә!
Сәгъди туктап шунда җилгәрүдән,
Палас белән япты көшелне.
«Күренә күктә яңгыр болытлары,
Кем бүлдереп йөри эшемне?
Йөк төягән булса, әйтер идең:
— Кая болай үтеп барышың,
Күршедәге авыл базарына
Сатаргамы әллә арышың?»
Ул тикмәгә килеп кермәгәндер,
Бардыр әле берәр йомышы,
Никтер менә бигрәк серле күренә
Габдуллага карап торышы.
— Сез үзегез кайдан?— диде хуҗа.
Әзер иде юлчы җавабы:
«Мин күптәннән бирле эзлим инде
Менә шушы ятим баланы.
Без югалткан идек, сездә икән,
Алырга дип килдем мин аны,
Кара кеше — мужик кулларыннан
Үз янына чакыра туганы».
— Барсы аннан кул селтәгән иде,
Мин кулымны суздым аңарга,
Якын күргәч алай, шул вакытта
Ник алмаган аны багарга!
Онның поты чиктән узган чакта,
Кем туйдырган, кием кигезгән?
Хезмәт өчен үсеп җиткәч кенә,
Күпсендегез аны сез бездән.
Юк, бирмибез, артык балабыз юк,
«Кара кеше», имеш, ни булган?
Мужик ипие белән бәрәңгесен
Һич онытмас әле Габдуллаң!
«Бирмәсәгез,— диде шома юлчы, —
Урядникка җәвет итәрмен,
(Куркытуның юлын тәмам белгән),
Судка кадәр барып җитәрмен».
Сәгъди абзый артык каушамады,
Куркырга юк иде исәбе,
Тик хатыны аның эреп төште,
Сукалады бераз тискәре:
«Йә, атасы, бирсәк бирик инде,
Безгә булмас кеше баласы,
Каргышлары явар өстебезгә,
Әллә ниләр эшләр Алласы».
Озаталар яшьлек иптәшләре,
Әйләндереп арба тирәсен:
«Хуш, Апуш, хуш, бергә шаярырга
Тагын кайчан безгә киләсең?»
«Зур кеше бул, улым, тырышып укы,
Ал күбрәк итеп гыйлемне.
Оныта күрмә безне — мужикларны,
Ташлый күрмә туган җиреңне!»
Сәгъди абзый сөртә күз яшьләрен,
Китеп барган улын кызгана,
— Судлашасы калган үзе белән,
Нигә бирдем?— диеп сызлана.
19
Ат китерде аны төнлә белән,
Юлда килеп тәмам арылган;
Сбруйлар куйган кара өйдә
Уянды ул өйлә алдыннан.
Үз авылы белән танышып йөргәч,
Юнәлде ул туган йортына,
Миләшләре аның, шомыртлары,
Кайттыңмы, дип, шаулап утыра.
Үтәргәме, юкмы, дигән кебек,
Карап тора капка төбеннән,
Тәрәзәгә такта кадакланган
Нәм ишеккә йозак эленгән.
Ул ерак юл өчен хәзерләнде,
Алыштырды бүркен, бишмәтен,
Ул туңарлык түгел, бар да бөтен,
Иске бүркең белән нишләсен!
Аның шундый гаҗәп эшләренең
Әйтим инде берсе турында:
Бер карармын, диеп, иске бүркен
Яшерде ул әйбәт урынга.
— Бик тиз генә борылып кайта алмам,
Сезне борчып, монда килмәсләр,
Хуш, кадерле нигезем, ак каеным,
Сау булыгыз, шомырт, миләшләр!
20
Бик күп еллар үткәч, миңа аны
Насыйп булды тагын күрергә,
Җиденче ел иде, көз көнендә
Ул наборга кайтты керергә.
Туңып килеп керде безнең өйгә,
Сораштырдым аның саулыгын.
Бүләк итте шунда бөртекле чәй,
Исле сабын белән яулыгын.
«Әллә үзеңне солдат иттеләрме,
Сөйлә тизрәк, нәрсә диделәр?»
— Алмадылар, апа,— үзе көлә,—
Кечкенә, дип җавап бирделәр.
«Котылгансың икән, бусы әйбәт,
Бер сүзем бар, каршы килмәсәң,
Үзем яучы булып, авылыбызның
Берәр кызын әгәр димләсәм?»
— Юк, Саҗидә апа, вакыт җиткәч,
Киңәш белән үзем килермен
Ь.әм беренче сүзне мәҗлесемдә
Котлау өчен сиңа бирермен...
Бияләйләр аңа бәйләдем мин,
Эрләп көзге бәрән йоннарын,
Китү белән аннан хатлар килде,
Яндырдым дип ләкин сыңарын.
Саҗидәнең тыңлап хикәясен,
Суындылар кайнар чәйләрем;
Күрәм хәзер аның йомшак итеп,
Йоклар өчен урын җәйгәнен.
«Бу урында энем йоклый иде,
Йокла, бәлки, төштә күрерсең,
Оныта күрмә ләкин, барсын миңа
Иртә белән сөйләп бирерсең...»

Теләк
Күптән инде җирдә даны йөргән
Матурлыкның тиңсез алласын —
Күргәнем бар минем Венераны
Ь.әм Египет пирамидаларын,
Фидий хезмәтләрен — һәммәсен...
Ләкин алар мондый бөеклекне
Үзләренә каян алган соң?
Алар ничек озак сакланганнар,
Бүгенгәчә килеп җиткәннәр,
Гасырларга кереп калсын өчен,
Нинди куллар иҗат иткәннәр?
Барысы, барысы мине уйландыра.
Хыялымны ерак гасырларга,
Гасырларга илтәм, ашырам;
Тарих эченә керәм, актарынам,
Авторларын алга бастырам.
Мин эшләргә телим шигырьләрем,
Алар кебек, җиренә җиткереп;
Яшәсеннәр миннән соң да әле
Үзем кебек матур иттереп.
* * *
Чибәрләрнең алсу йөзләре
Күзләремнең явын алдылар;
Шуннан бирле минем күзләрем
Моңсу-уйчан булып калдылар.


Ибраһим Йосфи
поэма
Белми беркем дә;
Кайчан тугандыр.
Ул хакта сөйләп
Җилләр дә исми.
Ә бит яшәгән,
Яшәгән җирдә
Солдат һәм шагыйрь
Ибраһим йосфи.
Яшәгән әле
Нинди елларда!
Өч зур бәхетне
Берләштер икән:
Азат та бул син,
Җырла да шуны,
Үзең дә көрәш.
Көрәштер икән.
Артыңнан иярт,
Яңа эз төшкән
Юллар чатында
Аваз сал илгә;
Андый постларны
Ышанып шулай
Тапшыра тарих
Сирәк шагыйрьгә.
Күргәннәр аны,
Калганнар күреп,
Ярсыган туры
Атыннан төшми
Акларга каршы —
Дошманга каршы
Сугышкан диләр,
Ибраһим йосфи.
Поход алдыннан
Кылычын безнең,
Безнең Казанда
Чарлаган, диләр.
Атының утта
Яллары көйгән,
Ә үзе һаман
Янмаган, диләр.
Күргәннәр аны,
Калганнар күреп:
Ашаткан атын.
Урман авызында.
Хәзер дә, диләр,
Яшь өрәңгеләр
Искә төшергән
Моңнар бар шунда.
Ул моңнар көзге
Ачы җилләрнең
Сызгыруына
Охшый, бик охшый.
Кайсы якларга,
Кемнәр янына
Омтылды икән
Ибраһим Иосфи?
Яшьлек шул инде:
Борчып өзлексез,
Чакыра дәрт ерак,
Бара ат ерак...
Андый чакларда,
Әй син, мәхәббәт,
Буласың икән
Нигә татлырак...
Яшьлек шул инде:
Юлның кыенын,
Озынын сайлый —
Аерылмый илдән.
Ирекне яклап,
Ирекне раслап,
Җиргә мең дага
Берьюлы иңгән.
Көрәшеп кенә
Оныт сагышны,
Көрәшеп кенә
Бас ачуларны!
Күргәннәр аны,
Калганнар күреп
Туздырганын да
Басмачыларны.
Кылычы аның
Яшьлеге кебек,
Уйнаган, диләр,-
Чыңлаган, диләр;
Чарпылып яуда,
Бөгелгән кайчак,
Сыгылган кайчак,
Сынмаган, диләр.
Яшәгән әле
Нинди елларда:
Камалган Ватан,
Утта — дүрт ягы.
Иделдә үскән
Күп егетләрнең
Данлы көрәштә
Читтә туфрагы.
Кабере шунда дип,
Бу тарафларга
Бер хәбәр әйтеп
Кошлар да очмый,
Әкияттәгечә:
Каяндыр килеп,
Каядыр киткән
Ибраһим Иосфи.
Белми беркем дә,
Кайчан үлгәндер?
Халык сүз йөртә,
Уйлый төрлечә...
Җирдә, бу җирдә
Язмыштан узмыш
Югын юк, диләр...
Әгәр ул үлсә,
Яшәүне әйдәп,
Сугышчан рухы
Күңелгә безнең
Эз тапмас иде...
Тугайлар аша,
Томаннар аша
Мусаны юлга
Озатмас иде.
Озаткан, диләр,
Атында килеш,
Укыган шигырь —
Үрләгән чаткы...
Озаткан, диләр,
Аны иң биек,
Гел кояш торган
Үрләргә чаклы...
Сукмаклар серен
Җентекләп безгә
Хикәя кылган
Үләннәр үсми...
Күргәннәр бары,
Атында узган
Безнең тирәдән
Ибраһим Йосфи.
1958
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.