Latin

Шигырьләр - Сания Ахметзянова - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 3900
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2394
29.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
43.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
ҖАН СУЛЫШЫМ
(шигырьләр)
Ачыл син, Күкләр капусы,
Ашкынганда йөрәгем, –
Бу дөньяда кешеләргә
Бар бит әле кирәгем.
Ашыкма, йөрәк, туктарга,
Ишетсәң Сур быргысын, –
Милләтемә бүлеп бирәм
Сулышымның соңгысын.

АНТ
Горурланам – мин бит Арча кызы!
Данлы хөкем, уйлап карасаң...
Сискәнепләр китә каләм җаны,
Тоеп бөекләрнең карашын.
Тотындыммы шигырь ялларына,
Тукай калка камчы уйнатып;
Язгы күкрәү булып дәшә гүя:
“Телнең җанын йөрмә канатып!”
Яз сулышын Кырлай кырларына
Апрель җиле тигез тараткан.
Җир, Су, Кояш туры Тукаемны
Халык бәгыреннән яралткан.
Күпме бөекләргә, гали җанга
Арча булган язмыш аланы.
Мин – арчалы, мин, дип Апрель кызы
Җиңел генә әйтеп буламы?!
Заман җилләренә җанны ачсам,
Тетрәп калка кузы, моң яна.
Тукай аһы тамган чал туфракта
Яралганмын мин дә дөньяга.
Яралганмын, ахры, күз яшеннән
Тукай җанлы булып гомергә.
Ләйсәнле һәр тамчым – изге антым,
Оеганда җаным шигырьгә.
Явым көткән халкым күңеленә
Тамып, шытым бирсен тамчылар.
Кыямәт көне килсә моң багына,
Тукай үзе безне камчылар.
Олы ташлар куеныннан чыгып,
Яшьнәп яналмасаң, ант итмә!
Тере сулы чишмәң булалмасам,
Туган җирем, мине яд итмә!

ӨЛГЕРӘСЕ ИДЕ
Фикер кылы буйлап алга барам,
Уй ташкыны күмә сизгерлекне.
Заман бушлыгына очмас өчен,
Югалтмаска иде тигезлекне.
Галәм хәтерендә эзсез сүнә
Үз-үземнән узалмаган көннәр.
Тарихларга ялган битләр өстәп,
Иртәгәмә тозак кора кемнәр?
Вакыт тәгәрмәче тешләренә
Суырылып кереп бара гомер...
Көннәр исәбеннән түгел яшәү,
Җан сулышым – яңа туган шигырь.
Хаклык даулап, ярсып алга барам,
Тын алырга туктап, юк һич чара.
Өлгерәсе иде... өлгерәсе –
Хакыйкатькә ничә шигырь ара?
Үз-үземә ничә сулыш ара?

ТЕРЕ СҮЗ
Кынысыннан
хәнҗәр тартып чыгаргандай,
Куеныннан
китап алды
олпат шагыйрь.
Зиһенемнең
күзен ачты
үткен сүзе,
Тере судай,
җан сирпеде
имле шигырь.

ТАШЛАМА...
Шигырем, дускаем, ничекләр син булдың?!
Сыйдырдың яхшысын, яманын;
Чарасыз калганда, күңелнең китеген
Иң кирәк сүз белән ямадың.
Каләмем, ташлама. Шигырем, туктама!
Үз туган телемдә сайрап тор,
Дустымның җанына шифа бул, сихәт бир,
Дошманга кылычың кайрап тор!

ТАТАР ҖЫРЫ
Моңнардан яралган җыр бит син –
Уе да, гаме дә халыкның,
Вакытка буйсынмас көч булып,
Хәтерләр түреннән калыктың.
Татар җыры! Татар җыры!
Иманга чакырып дәшәсең...
Тылсымлы догадай, син мәңге
Яшәдең, яшисең, яшәрсең!
Күңелләр мөлдерәп тулганда,
Елата курайлар сагышы;
Шатлыклы көйләрең чыңында
Ишетәм чулпылар тавышын.
Татар җыры! Татар җыры!
Өметле юатып дәшәсең...
Аhәңле наз булып син мәңге
Яшәдең, яшисең, яшәрсең!
Син мәгърур бөркеттәй ирекле,
Күңелгә канатлар куясың.
Далалар киңлеге тар сиңа,
Ә үзең йөрәккә сыясың.
Татар җыры! Татар җыры!
Горурлык уятып дәшәсең...
Кодрәтле рух булып син мәңге
Яшәдең, яшисең, яшәрсең!

ИКЕТЕЛЛЕ ТЕЛСЕЗЛЕК
Бер казанга сыймый, диләр ике башны,
Ни күрсә дә, сабыр итә татар башы.
Безнең казан, ташыса да, кайный бирә,
Пешә ашы, берүзенә – ике башы.
Ике тел дә сыя безнең бер авызга,
Һәр икесен тигез, дибез, бердәй хаклы.
Кайсын гына тешләсәң дә, бик авырта –
Икесе дә дәүләт теле, халык яклы.
Бер казанда кайнасак та, бер үк утта,
Кемдер әйтер: хокуклар, дип, безнең башка;
Телләрнең, дип, берсе – олы, берсе – кече,
Тик берсенең языла, дип, сүзе ташка.
Туган телең оныт, диеп кем боера,
Авызыңа кем соң көчләп хәмер коя?
Намазлыгың йолкып алып тез астыңнан,
Саф әхлаклы булма, диеп кемнәр тыя?
Хөсетлектән ашый күрмә күршең башын,
Үткенлим, дип, кыя күрмә үз телеңне;
Мин татарга урын тар, дип, бу казанда,
Килмешәккә хәер итмә үз түреңне.
Кайда синең татарлыгың-хәтәрлегең?
Дөньяларны дер селкеткән даның кайда?
Милләт өчен җанын фида кылганнарның
Исеменә сыенудан нинди файда?
... Бүген “хан”нар толерантлык ягын карый,
Баш сау булсын, калганын, дип, вакыт җайлый.
Тарих шаһит: бүкәннәргә салган чакта
Кем дә түгел, татар башын татар сайлый.
Казан кайный...

МИЛЛЕНИУМ
Рәсәй Илбикәсе сәфәр чыккан
Яраннары белән озын юлга,
Шәһре Казаныбыз хозурына
Алып килгән аны Идел-елга.
Шанлы кунакларга чиркәү чаңы,
Туплар гөрелтесе сәлам биргән.
Комач бәрхет җәйгән сукмак буйлап
Казаныма яңарышлар кергән.
Әби патша биргән фәрман белән
Елга аръягына чыккан Казан.
Казансуның бәгыреннән ташып,
Чал дулкыннар комга ниләр язган?

***
Гасырларны гасыр алмаштыра,
Чорны-чорга күпер тоташтыра.
Миллениум! Неон балкыш булып,
Йолдызларның күзен камаштыра.
Кавышалар юллар-тамырларың,
Ашкынгандай йөрәгеңә, Казан!
... Купкан туфан, әрнүле эз салып,
Ил язмышы синең аша узган.
Еллар арты еллар алышына,
Әверелеп канат кагышыңа.
Миллениум! Иске Казан бага
Хәйран калып дөнья агышына.
Дуга сыман борылып китә күпер,
Меңьеллыкны кичә җилгер Хәтер.
Галиҗәнаб тарих безнең хакта
Килер буыннарга ниләр әйтер?
Үтә айлар-көннәр кай арада,
Сәгать суга әнә манарада...
Миллениум! Меңьеллыклар чиге
Әйләнде дә куйды манзарага.
Әби патша йөргән фаэтон да
Тарихи бер ядкарь булып калды:
Өске Казан белән Яңа Казан
Җир астыннан чуен юллар салды.
Мизгел чабуыннан тотып кара –
Иртәгегә кул сузымы ара ...
Миллениум! Заман тизлегендә
Казан яңа меңьеллыкка бара.

МӘҢГЕЛЕК УТ
Хәтер булып, Казан йөрәгендә
Һәйкәл тора татар улына.
Богауларын өзеп ташлар да ул,
Ашыр кебек кошлар юлына.
Тоткын шагыйрь, яудашлары белән,
Тугры калып биргән антына,
Чит туфракка газиз башын салган
Татар исемен аклау хакына.
Кем ул анда, гайрәт чәчкән булып,
Кара яга милләт йөзенә?
Дары иснәмәгән мәхлук җаннар
Ватан сакчысына кизәнә.
Хәтер көне... Тын кал бер минутка...
Тамырларда — вакыт агышы.
Йөрәк тибешенең кайтавазы —
Манарада сәгать тавышы.
Халык улларына баш ияргә
Килдек бүген һәйкәл янына,
Учыбызда — мәңгелек ут таҗы —
Кызыл канәферләр кабына.

УЯН, ДИДЕМ...
Гыйнвар төне. Җанда – эңгер-меңгер,
Йокымсырый мидә уй күче...
Сикереп торып дәштем үз-үземә:
“Мәрткә китәсең бит, әй Кеше!”
Калҗаң майлы, ятар урының җайлы,
Тәрәзәң дә тавыш үткәрми;
Ишегеңдә җиде катлы йозак –
Күршең түгел, хәтта бур керми.
Дөнья шавы бераз айнытмасмы –
Нигә күңел күзең ачмыйсың?
Җан йозагың охшый күгәргәнгә,
Ерак аттың микән ачкычын?
Бу син түгел. Син башкарак идең,
Таш битлек бит гамьсез йөзеңдә;
Элеккечә моң дәрьясы түгел,
Кипкән кизләү нурсыз күзеңдә.
Дула, буран! Ыжгырыгыз, җилләр!
Миңа уянырга кирәк, кыш!
Тоткынлыкта, күкрәк читлегендә
Бәргәләнеп сула шигырь-кош.
Китерегез кәгазь-каләмемне,
Сырхау күңелемә шул дәва...
Ярты юлда калган җырым булып,
Бәгыремә, саркып, моң сава.
Гыйнвар төне... Күздән йокы качты...

КАНАТСЫЗЛАР
Очам, диеп күтәрелгән кошның,
Тотып, канатларын кистеләр...
Кемнәр диген – Күкне кочалмаган
Зәгыйфь уйлы, түбән хислеләр.
Көнләшерлек иде аның җыры —
Шушы булды иң зур “ялгышы”.
Әверелде моңлы бер кыйссага
Әйталмаган рәнҗү, сагышы.
Әле яңа гына борынлаган
Бер кошчыкны күккә чөйделәр;
Җырчы кошның канатларын биреп,
Оч биеккә, сайра, диделәр.
Үземнеке диеп сузды җырның
Чит берәүдән отып алганын.
Кемдер сизде, кемдер “аңламады”
Яшь кошчыкның матур ялганын.
Басыла төшкәч гарьле әрнүләре,
Үзен-үзе кошым юатты;
Бәгырь кылларына кагылды да
Ихлас җанлыларны елатты.
Сайрар урыны күктә булмаса да,
Рухы мәңге түбән булалмас!
Канатларын кисеп атсалар да,
Җырын беркем тартып алалмас!

ОЧ ИРЕККӘ, ҖЫРЫМ
Җырым минем – иреннәрнең назы,
Сөйгәнемнең йөрәк тибеше,
Яшь кызларның Казан урамыннан
Дәртле басып атлап килеше.
Моңлыларның кагыл җаннарына,
Нечкә күңелләрне назлап коч.
Тоткын булып, берүк, яши күрмә,
Оч иреккә, җырым, әйдә, оч!
Сабый, тугач, дәшә бар дөньяга,
Изге моң ул – аның тавышы.
Җырларымда – яшь ананың бәхете,
Ялгыз калганнарның сагышы.
Җан авазым туа җырлар булып,
Моңсыз калсам, белмим, нишләрмен.
Сүзләр белән әйтә алмаганга,
Җырга салам яшерен хисләрем.

ЧАКЫРУ
Мин сезне кунакка чакырам —
Очрашып торабыз бик сирәк,
Хисләрем дөрләгән чагында
Кушылып янарга сез кирәк.
Мин сезне кунакка чакырам —
Ваемсыз яшәүләр онытылсын;
Кузгатып оеган гамьнәрне,
Тамырга сихерле моң тулсын.
Мин сезне кунакка чакырам —
Килмичә калмагыз, мин көтәм.
Наз кушып, сөюем дисбесен
Бер тезәм җыр итеп, бер сүтәм.
Мин сезне кунакка чакырам —
Җан кертик арыган йөрәккә:
Миңа да, сезгә дә җитәрлек —
Җырларым өләшәм бүләккә.

ҖАВАП
— Сыктанасың бәхет булмады дип,
Нәрсә соң ул бәхет, әйт әле?
Син бит күктән йолдыз чүпләмәкче,
Безнең янга җиргә кайт әле.
Иң биеген тауның яуласак та,
Буй җиталмас барыбер Кояшка.
Үз дигәнчә яшик, тыныч кына,
Артык хәсрәт алмыйк бу башка.
Кемдер Һомай кошы тоткан диеп,
Хак булса да, зинһар, сөйләмә.
Аңлыйсыңмы шуны: әйләнә Җир,
Бәхет тирәсендә әйләнә.
Без дигәнчә барса дөньялары,
Бик шәп булыр иде, әлбәттә.
Биргәненә шөкер итеп торыйк:
Бар да тигез, диләр, җәннәттә.
— Сүзең хактыр... Тик тергезим әле,
Шәфәгымның соңгы күмерен...
Сүнәр-сүнмәс җанны саклаганчы,
Дөрләп янсын булган гомерем.

ИНАНУ
Бар булганга шөкрана итми,
Нәфсем төшкән чакта юк-барга,
Сак кисәтү сала шомлы уйга —
Ышанам, Илаһым, Син барга.
Беркем күрми, диеп, гөнаһ кылсам,
Сәбәп тапсам гаебем юарга,
Вөҗдан газаплары җанны телә —
Ышанам, Илаһым, Син барга.
Кайчак өмет өзеп юл табудан,
Әзер булсам барып туктарга,
Җиде ятлар ярдәм кулы суза —
Ышанам, Илаһым, Син барга.

НИЯТ
Каләмемнең кипте карасы,
Сулык-сулык йөрәк ярасы...
Сынык күңел, үчле хәтер белән
Ничек кенә яшәп карасы?
Каләмемнең алдым яңасын,
Догам япты йөрәк ярасын.
Аллаһыма сыенып үтмәк булдым
Фани белән бакый арасын.

ХАЛӘТ
Калдырыгыз әле берүземне,
Һич югында бары бер көнгә;
Ишетәсем килми берәүне дә,
Сүз кушасым килми беркемгә.
Телефонны бүген өзеп торам –
Шылтыратып җанга тимәгез,
Күренеп кит, диеп чакырмагыз,
Сагынылган, диеп килмәгез.
Хаталардан авырайган җанны
Күз яшенә иде манасы,
Вөҗдан каршысында сәҗдә китеп,
Күкләр хөкемендә каласы...
Калдырыгыз бүген ялгызымны,
Бу халәтем минем вакытлы, –
Гамәл дәфтәремне барлар өчен,
Мин туктатып торам вакытны.
Калдырыгыз бүген ялгызымны...

БЕРӘҮГӘ
Ике күзең – кып-кызыл кан,
Кыргый җанвар – килешләрең;
Өнне ала әрле-бирле
Киләп сарып йөрешләрең.
Йодрык болгап кизәнүең
“Яшел елан” шаукымыдыр...
Аллаһыдан куркыр идең –
Син Фиргавен токымыдыр.

ГАДЕЛ ХАКИМ
Ышанмасаң әгәр бүгенгемә,
Шик тудыра икән узганым, –
Синнән түгел, оят үз-үземнән:
Гадел хаким – бары вөҗданым.
Чынлап түгел, фәкать уйларымда
Булса вәгъдәбезне бозганым, –
Синнән түгел, оят үз-үземнән:
Гадел хаким – бары вөҗданым.
Кеше бәхетенә нәфес сузсам,
Бәхил кылмый тәкъдир язганын, –
Синнән түгел, оят үз-үземнән:
Гадел хаким – бары вөҗданым.

САБЫРЛЫК БИРДЕ
Үзем сайлаган язмышым,
Ник соң әле аһ орам?
Җиде юлның чатларында
Уйларга чумып торам.
Таянып йөрәккәемә,
Ирекле булыйм микән?
Зиннәтле ялган бәхетнең
Бер колы булыйм микән?
Канатларымны каерып
Атканда ниләр диим?
Бәгыре боздай салкынны
Үз итеп, нихәл сөйим?
Кайтып туган нигеземә,
Сихәтләр алыйм микән?
Кара уй сарган башымны
Суларга салыйм микән?
Җиде уйның чатларында
Көч-хәлләр түзеп торам...
Соңгы юлны сайламадым —
Сабырлык бирде Ходам.

КҮҢЕЛ ТӨШКӘНДӘ
Телдә – йозак. Уйга – тозак,
Сүзгә ятьмә коралар;
Хокук даулап баш калкытсам,
Колагымны боралар.
Талантсызлар даһи хәзер,
Әхлаксызлар – илаһи.
Татар булып туганыңа
Гарьләнерсең, билләһи!

НИ БУЛСА, ШУЛ!
Тәрәзәмә бер кош килеп кунды.
Ник яралы аның канаты?
Тәрәз аша үзәк өзгеч тавышы
Бәгыремне тырнап канатты.
Тән ярасы җан ярасы түгел,
Бер төзәлер әле ничек тә...
Син — ирекле, кошым! Минем җаным
Ачылмаслык тимер читлектә.
Анысы алай озак тоталмаслар,
Үз-үземнән мине аерып...
Ни булса, шул: ачам йозакларын,
Теш-тырнагым белән каерып.

БЕЛМӘҮ КИРӘК
Күзгә карап алдалыйсың, ант итәсең, –
Ялганыңны сизеп торам, аңлап торам.
Бер мизгелгә ышанып та куя язам:
Хак сөйли, дип, үз-үземне алдап торам.
Чын дөресен әйтә алу – батырлык шул,
Синдә, дускай, ни кызганыч, куян йөрәк...
Һәм шуңарга куаныплар бетә алмыйм –
Бүген миңа дөреслекне белмәү кирәк.

ҮЧ
Бәллүр касәләргә салып бирдең
Ачуыңның утлы шәрабын.
Үч ялкынын йоткач кына белдем
Сусау басылмауның сәбәбен.
Азлап-азлап татыйм зәһәреңне,
Арта гына бара ачысы;
Йөзне чытып, тешләремне кысып,
Эчәсе дә әле эчәсе.

ДӨНЬЯ БУ!
Таш кыя да сыкрап куя кайчак –
Ирләр була белик, димәгез.
Ирләр елый, елый алар сирәк,
Түгелсеннәр бераз, тимәгез.
Гарасаты куба, зилзиләсе, –
Балкып кояш чыга аннары.
Күз яшьләрен юллый, ахры, Күкләр,
Пакьләр өчен безнең җаннарны.
Бөркетләр дә, канатлары талгач,
Кунып тора таулар кашына.
Таянырлык җылы иңнәр кирәк
Зарлы уйлар төшсә башыңа.
Иелмәстәй башларны да иеп,
Хәсрәтләргә сала бу дөнья!
Галәми уй иңрәйткән җанга
Көч тә бирә ала бу дөнья!
Дөнья бу!

ТӘҮБӘ
Корбан бәйрәмнәре якынлашса,
Кайтып киләм бала чагыма.
Сабый күңелем мич куйнында пешкән
Гает коймакларын сагына.
Мамык кебек яңа йон оекбаш
Булды безгә бәйрәм бүләге.
Ни хакында иде әниемнең
“Ярлыкагыл!” дигән теләге.
Ул чаклардан аңга сеңеп калган
Дога-аятьләрем санаулы...
Яулык ябып кына гыйлем артмый,
Хәтере дә кырык ямаулы.
Менә бүген, менә иртәгә, дип,
Үз-үземә яшим алдашып.
Ярым-йорты тоткан уразамдай,
Йөрмәс микән бу җан адашып?!
“Бер аягы җирдә, берсе – гүрдә”, –
Әллә соң бу шушы хактамы:
Денсез дип тә әйтү дөрес түгел,
Мөэмин дип тә булмый мактанып.

Минем өчен серле ул дөньяның
Могҗизасы күпме белмәгән;
Бала чактан канга сеңмәгән шул,
Ана сөте белән кермәгән...
Тарихларны сылтау-сәбәп итеп,
Күңел манарасы аумасмы?
Хак дин өчен шәһит киткәннәрнең
Рәнҗешләре безгә яумасмы?
Хаҗ кылганга, корбан чалдырганга,
Мин кызыгып карыйм, сокланып.
Җанга баккан Ярымайны күрми
Яшәү гөнаһ инде, акланып.
Ул бәхеткә соңламасам иде,
Үз манарам көтеп, үз аем.
Изге Гает көннәрендә сорыйм:
“Хак юлыңа күндер, Ходаем!”

КЫЙБЛАҢ ҮЗГӘРТ
Корым сарса бу җаныңа, юшкын ятса,
Мөлдерәмә күңелеңне хәсрәт басса,
Күз яшьләрен хәерлегә бары юра, –
Елый-елый иманыңа куәт сора.
Яны белән борылып басса дус-ишләрең,
Гел кирегә китеп торса бар эшләрең,
Булыр-булмас бәндәләргә башың орма, –
Сәҗдә китеп, иманыңа куәт сора.
Ашыкмый тор. Җиде ятка бәйләнгәнче,
Якын кешең чит кешегә әйләнгәнче,
Өр-яңадан тормышыңны башлап кара, –
Кыйблаң үзгәрт... Иманыңа куәт сора.

НИЯТ ҺӘМ ГАМӘЛ
– Гел кирегә китеп тора эшләр,
Алдан күрәм юкса әмәлен.
– Ниятләрең изге идеме соң?
Ниятеңә күрә – гамәлең.

ҮЗЕМ БЕЛӘН КҮЗГӘ-КҮЗ
– Әле, ярый, яшь гомерне, – дисең, –
Үкенмәслек итеп уздырдым.
Син шуны әйт: дәртең-дәрманыңны
Нинди гамәлләргә туздырдың?
– Ташпулатлар корып куймасам да,
Яшәмәдем калып мескенгә.
– Кайдан килде малың, кая китте,
Кеше хакы юкмы өстеңдә?
– “Надан” дигән мөһер сугалмаслар,
Гыйлем эстәү – сөйгән шөгылем.
– Ә халкыңа файда китердеңме,
Сарыф итеп акыл-фигылең?
Үз-үземнән хисап алам шулай,
Аулак уйга качып, көн үткәч...
“Милләтенә ни мирасы калды?” –
Дип сорарлар әүвәл, мин киткәч.

ҖИМЕШ
Уйлап баксаң, күпме эшне
Башладым да ташладым:
Гәрәбәдәй орлык чәчеп,
Кысыр җирне ашладым.
Инде гомер көзем җитеп,
Артта калгач җәйләрем,
Көшелемдә алтынымның
Аз булуын шәйләдем.
Соң булса да, җиң сызганып,
Кабат эшкә керештем:
Бер орлыктан биш үренте
Үстерергә тырыштым.
Ике атлыйсын бер атлап,
Бар көчемә йөгерәм.
Бәлки инде җимешләрем
Татырга да өлгермәм...
Шул чак нәни оныкчыгым
«Каршы чыкты» сүземә:
«Мин дә шигыль язам», – диеп,
Кунаклады теземә.

ЯШЬ ӘБИ
Автобуста бер кыз урын бирде,
Күреп алгач басып барганым.
Ялгыштымы берәр танышы дип,
Йөзгә чыккан микән арыганым?
Бер апага ымлыйм, ул утырсын, –
Мин яшьрәк әле, түзәрмен...
“Утыр, утыр, – ди ул, – син үзең дә...”
“Ишетмәдем” соңгы сүзләрен.
Яшел утны сабыр гына көтә –
Салмакланган күңел чаптарым...
Кая китте керт-керт кенә басып
Итәк җилпеп үткән чакларым?
Туфлиләрнең биек үкчәлесен
Бер киям дә салам яңадан.
Яңгыратып көлүләр дә хәзер
Сирәгәйде – артмый чамадан.
Көзгеләрнең башын әйләндермим,
Чыгып китәм онытып карарга.
(Үтеп барган саен күз кысмыйлар:
Тыйнаклана отыры алар да.)
Шулай итеп олыгайдым микән,
Үз күңелем күреп яшәми?!
...Оныгым ала муенымнан кочып:
“Син иң матур, иң-иң яшь әби!”

ТӨЕН
Йөрдем нәфеснең азуын
Сылтап заманасына.
Бәйләргә вакыт күңелне
Иман манарасына.
Үрелгән бавым җидедән –
Һәр җебе нәфес яклы,
Чишелеп китүдән күңелне
Бары вөҗданым саклый.
Бер җебе бауның – мин-минлек –
Дөньяга баш булмакчы;
Икенчесе – хөсетлегем –
Җанны талкып тормакчы.
Өченче җеп – саранлыгым,
Байлыкка табынуым,
Дүртенчесе – гөнаһларга
Сөртенеп абынуым.
Бавымның бишенче җебе –
Ялкаулык шаукымчысы,
Комарланып ризык җыю –
Җебемнең алтынчысы.
Җиденче җеп – кинә саклау
Дустыма-дошманыма,
Үчләнеп каршы чыгуым
Намусым кушканына...
Нәфесемне мин бүгеннән
Бәйләп куям төенгә:
Җиңдем тагын берәүне, дип,
Шайтан мәлгунь, сөенмә!

КЕШЕЛЕГЕМ
Кеше икәнеңне кешелекле алымнар белән исбатлау кыен.
(Кемдер әйткән сүзләр)
Сукыр төннең күзенә багып, нәрсә көтәм?
Көпә-көндез, шәм яндырып, кемне күзлим?
Кешелегем чыгып качты мине ташлап,
Арлы-бирле йөгерә-чаба шуны эзлим.
Белдерүләр язып элеп карыйм микән,
Табылдыклар бүлегенә барыйм микән?
Кеше хәзер акча өчен җанын сата –
Кешелекне әллә сатып алыйм микән?
Әгәр берәү ишетә калса сүзләремне,
Тилергәндер бу мескен, дип уйлап алыр.
Җавабым шул: бүген мине Кеше итеп
Саклап калса, кешелегем саклап калыр.

ГАЕП КЕМДӘ?
– Дустыма чиштем серемне –
Фаш ителми калырмы?
– Син саклый алмаган серне
Дустың саклый алырмы?

БҮРЕ ӨНЕНДӘ
Айның тулган төнендә,
Төштә, әллә өнемдә?
Кайдан килде егетлек? –
Булдым Бүре өнендә.
Миндә бүре канымы,
Кыргый җанвар аңымы? –
Эх, тә итми тапшырдым
Аңа газиз җанымны.
Нигә якын җибәрде? –
Аңламадым үзем дә...
Яшь яшәгән Бүренең
Сагыш күрдем күзендә.
Бүрем мине кумады,
Белмим, әллә сынады?
Сизеп өнсез калуым,
Күккә карап улады.
Ялгышуым аңладым,
Качу ягын карадым.
Юл куюын Бүренең
Картлыгына юрадым.
... Бүре булып бүре дә
Көндәш эзли тиңендә.
Куркаклыгым тамгасы –
Теш эзләре иңемдә.

КЕШЕ БУЛЫЙК
Эт елына алмаш булып,
Кабан елы ашыга.
Юраган юш килә, диләр,
Юрыйк, әйдә, яхшыга.
Без яшәп күнеккән инде
Терек-терек элдереп.
Дуңгыз син, дип сүккән саен,
Танау белән җир сөреп.
Башны аска иеп йөрмик,
Мыркылдамыйк юк-барга...
Мөмкин ишәю ягыннан
Шул мәхлукка охшарга.
Елы шундый, дип акланмыйк
Кылган саен явызлык.
Кеше булып кала белик,
Котыртса да дуңгызлык.
Килсен, әйдә, Кабан елы
Төкле аягы белән.
Чыдам сырты, күндәм холкы,
Муллык-байлыгы белән.

ХЫЯЛЫМ
Үз-үземне алдап яшәгәнче,
Яшәгәнче йөрәк яндырып,
Чынга ашмас кыргый хыялларны
Иске елда китәм калдырып.
Шаять, күңел бераз тынычланыр,
Тау төшкәндәй булыр иңемнән...
Күңел канатына ял да кирәк –
Җиргә төшәм хыял күгеннән.
Яңа елга кереп барам менә,
Ваз кичмичә әйткән сүземнән...
Хыялларым белән саубуллашмыйм,
Ераклашам гүя үземнән.
Ник соң әле дөньям төссезләнде,
Җуйды күңел җете буявын?
Моңа кадәр мине яктылыкка
Әйдәп барган икән хыялым.
Яңа елга кереп барам менә,
Ераклашып барам үземнән...

ӨР-ЯҢА МИН
Бүген кабат тудым. Бу дөньяга
Ташны тишеп чыккан үлән мин.
Тоткынлыкның ни икәнен аңлыйм,
Яшәү кадерен шуңа беләм мин.
Сусынымны басар өчен аз шул
Тик көттереп яуган ләйсәннәр.
Мин Кояшка үреләм, җылы эзләп,
Әрсез диеп, әйдә, әйтсеннәр.
Булыр башка басып китүчеләр,
Иючеләр булыр башын да —
Нәфис кенә үзе, ләкин күрче,
Тишкән, диеп, кыя ташын да...
Өр-яңа мин булып, якты көнгә
Ачтым әле бүген күземне.
Мин яңадан тудым бу дөньяга...
Эзли торгач, таптым үземне.

ИСӘНМЕ, ЯҢА КӨН!
Тормыш бигрәк катлаулы, дип,
Зарланырга вакыт тар:
Тәвәккәлләп, жиң сызганып,
Зур эшләр башлыйсым бар.
Әле кичәге көнемнән
Гыйбрәтләр аласым бар;
Ялгышларымны төзәтеп,
Сафланып каласым бар.
Кайтарасы бурычым күп
Иртәгесе көнемә:
Кичектереп килгән эшләр
Басып тора иңемә.
Гафу үтенгәнем көтә
Үпкәләп китүчеләр,
Бәхиллегем өмет итә
Саксыз рәнҗетүчеләр.
Җан яралган нигеземә
Түләнмәгән түлисем,
Газиз халкым, милләтемә
Бирелмәгән бирәсем.
Алынмаган аласылар,
Күрелмәгән күрәсем...
Исәнме, яңа туган көн!
Син хәерхаклы, беләм.
Каршылыйм сине, шатланып,
Изге ниятләр белән.

СӘФӘР
Һәркем эзли җирдә үз кыйбласын,
Иртәге көн тәкъдир кулында.
Язмыш кичеп йөргән юлаучы без,
Мосафир без гомер юлында.
Борылышлар көтә, тукталышлар...
Хушлашырга әле бик иртә.
Биштәреңне ерак куймыйча тор:
Сәфәр көтә безне, юл көтә.
Якты өметләрне кабызыйк та
Җылытыйк бер арган җаннарны.
Бәхет яши торган тарафларга
Кузгалырбыз иртүк аннары.
Әле генә таң сызылган иде,
Инде кояш байый офыкта.
Таулар менеп таулар төшәсе бар
Гомер дигән кыска вакытта.

АЛДАША КӘККҮК, ЯЛГЫША
Һәркөн иртән кояш чыга,
Җиһан нурга коена, –
Шушы бәхетле мизгелләр
Мәңгелек күк тоела.
Алдаша кәккүк, ялгыша,
Санап кемнең гомерен?
Кояшлы һәрбер иртәнең
Белеп яшик кадерен.
Күрешүләр көтә-көтә,
Хушлашыр вакыт җитә.
Бу дөньядан күпме җаннар
Бәхиллек алмый китә...
Алдаша кәккүк, ялгыша,
Санап кемнең гомерен?
Шатлыклы һәр очрашуның
Белеп яшик кадерен.
Төн куйнына башын салып,
Күз йома тагын бер көн;
Яхшымы ул, яманмы ул, –
Кайтара алмый беркем.
Алдаша кәккүк, ялгыша,
Санап кемнең гомерен?
Һәрбер йөрәк тибешенең
Белеп яшик кадерен.

ГОМЕР УЧАГЫ
Яңа язлар килә, яңа назлар,
Тик гомернең булмый яңасы.
Күз ачып, күз йомган кебек кенә
Язлар белән көзләр арасы.
Алгысыдык, Нух көймәсен биләп,
Ышыграк урын алырга.
Чабатаны тизрәк түргә элдек,
Өметләнеп түрә булырга.
Ник бәхетнең бәхет булганлыгын
Аңламадык үтеп китмичә?!
Төсен җуйды хисләр такыясы
Иясенә барып җитмичә.
Уллар туды, бакча күкрәп үсте,
Өлгердек без йортлар салырга.
Соңармадык микән әнкәйләрнең
Фатихасын алып калырга?
Дөрли-дөрли сыза гомер-учак,
Ашыккандай янып бетәргә.
Ата – улны, ана кызны белми
Ашкынабыз дөнья көтәргә.
Ялгыз гына төбәлербез беркөн
Гомер шәфәгының күзенә...
Соңгы кузы керфек йомган мәлдә
Кемнең яше тамар йөзеңә?..

ЮЛАУЧЫ
Тәгәри тормыш арбасы,
Ай үтәсен көн үтә;
Язны кичеп, җәйне гизеп,
Гомер көзенә җитә.
Җитсен әйдә, узган юллар
Минеке барысы да.
Ярсу аткаем сер бирмәс,
Сөрлекмәс, арыса да.
Олавыма шатлыклар да,
Борчулар да төялгән,
Табышлар һәм югалтулар
Катлап-катлап өелгән.
Тормыш йөге арта бара,
Чакырымнар узган саен.
Текә үргә менүләрнең
Табам бит әле җаен!
Тәгәри тормыш арбасы,
Язмышның юлларыннан.
Урап тотам дилбегәне,
Төшермим кулларымнан.

МИН ҮЗЕМ!
Яхшы атлы булып, адым саен
Акыл бирүчегә шул сүзем:
Сорап алган киңәш кенә кыйммәт –
Борчылмагыз, зинһар... мин үзем.
Горурлыгым аяк чалды бүген,
Тезләнмәскә, Раббым, бир түзем?!
Егылганда ярдәм кирәк түгел –
Булышмагыз, рәхмәт ... мин үзем.
Шатлык арты шатлык килде беркөн –
Дус дигәннәр ачмый ник йөзен?
Бәхетемне гафу италмыйсыз ?–
Гафу итәм сезне... мин үзем!

ХУШ ХӘЗЕРГӘ...
Үткенләнгән, диеп сокланмагыз —
Күз тиюләр каләмемне егар,
Сүз-кошыма уклар төбәмәгез —
Куркып, шигыремнән очып чыгар.
“Язганнарың үзең турындамы?” —
Урынсызга ошбу соравыгыз.
Тәүбә-тәүбә, юш килмәсен тагын
“Ялгыздыр ул”, дигән юравыгыз.
“Җырың моңлы!”
Моңсыз җыр туамы?
Моңлырагын әле язасым бар...
Хуш хәзергә, барыр юлым ерак —
Үз җырымны эзләп табасым бар.

















ГОМЕРЛЕК БУРЫЧ
(шигырьләр)
Туган нигез җылысына төреп,
Кардәшлекне саклыйк йөрәктә.
Үз-үзенә кайта һәрберебез
Туган якта, туган төбәктә.

БӘБКӘ
Каз бәбкәсе саклый әни
Чирәмдә, су буенда,
Төпчек кызы үсеп җиткән,
Бүләк кирәк туена.
Борынгыдан килгән йола —
Туй табыны мул булыр;
Каклаган каз, мамык мендәр —
Иң зур бүләк шул булыр.
Буйга җиткән сылу кызлар
Читләргә китә “очып”,
Килен булып төшәр бәбкәң,
Болыт-мендәргә басып.
Яшь кәләшнең наз бишеге
Каз мамыгы — күбектән,
Тиздән аңа яучы килер
Лачын кебек егеттән.
... Татлы уйларына талып,
Калгып киткән чирәмдә...
Бирмә, әни, син бәбкәңне —
Тилгән оча тирәңдә.

ДӘВАМЧЫ
Бар җиһанга аваз салды сабый,
Кеше туды Җиргә – ир бала.
Биләүләнеп ап-ак өметләргә,
Җан түрендә бәхет тирбәлә.
Күкләр гүя хәер-дога укый:
Ишетелә азан тавышы, –
Кендек каны тамган шул мизгелдән
Башланамы Кеше язмышы?
Бишек җыры итеп, көйгә салып,
Изге теләк теләр әнкәсе;
Җисеменә туры килсен, диеп,
Матур исем эзләр әткәсе.
Яшь ананың күңел бишегендә
Якты уйлар гына тирбәлә.
Киләчәкне сайлап тавыш бирде
Нәсел дәвамчысы – ир бала.

УЛЫМА
Минем нәни фәрештәм син —
Күзләр генә тимәсен;
Канатларың җилпи-җилпи,
Тәпи атлап киләсең.
Үчти-үчти үчтеки шул,
Булмый һич тә туктатып;
Туп шикелле түп-түгәрәк, –
Сикерәсең тып та тып.
Җәннәт гөле — хуш исләрең,
Җанга дәва булырлык;
Килешләрең бигрәк матур —
Карап кына торырлык.
Шаян песи баласыдай
Иркәләнә беләсең,
Учка кунган кошчык сыман
Чырык-чырык көләсең.
Син сабыйны күз яшеннән
Ничек саклап каласы?
Җандай газиз, кадерле шул
Һәркемгә үз баласы.

ФАТИХА
Алдыңда — өр-яңа дөнья
Көтә ачып кочагын;
Синең дә, газиз кошчыгым,
Очышка әзер чагың.
Әй, минем кыю бөркетем,
Ашкынма шулкадәрле, –
Биеклекнең азлап-азлап
Яуланганы кадерле.
Туры килер зур сәфәрдә
Сынау тавын кичәргә,
Олы Тормыш диңгезенең
Тозлы суын эчәргә.
Яшь шул, балам, канатларың,
Ныгыр әле очканда.
Онытма туган ояңны,
Киң күкләрне кочканда.

БАЛАМ, БЕЛ...
Илен, телен, динен алмаштыра —
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам, сине Үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
Куштым сиңа сайлап матур исем —
Җисемеңә туры килсен ул;
Милләтеңнең бер мирасы итеп,
Әткәң-әнкәң биргән исем ул.
Вакыт белән бергә үзгәрә бел:
Телләр өйрән, балам, дөнья күр,
Йөз чөермә ләкин үз телеңннән —
Бу — Ватанны сату белән бер.
Син тугач та, әнкәң сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әниеңне
Онытуың булыр, балам, бел!

МОҢЛАНУ
Бер яшь егет бигрәк, әй, моңлана,
Гитарасын алып кулына;
Йөрәк серен аңа ача кебек,
Сак-сак кына чиртеп кылына.
Моңы – садә, көе шундый дәртле,
Яшь күңеленә берәү кергәнме?
Дөньяларын шулай оныттырып,
Әллә тәүге сөю килгәнме?
Ишетми дә мине, күрми дә ул,
Уйларына чумган уралып.
Бүлдерүдән куркып сөю җырын,
Мин тыңладым аны тын калып.
Ярты юлда җырың өзелмәсен,
Хыял канатларың сынмасын,
Саф күңлеңдә туган тәүге хиснең
Гомерләре кыска булмасын.
Бер яшь егет бигрәк, әй, моңлана,
Гитарасын алып кулына.
Гитарада түгел, уйный гүя
Күңелләрнең чиртеп кылына.

МӘҢГЕЛЕК БӘХӘС
Акыллы һәм чибәр идек,
Әдәп саклап кына йөрдек
Без сезнең яшьтә, дисез;
Күпме генә орышсак та,
Үзгәртергә тырышсак та,
Сез хәзер башка, дисез.
Әй, әтиләр-әниләр,
Борчылмагыз сез юкка!
Сүз әйтмәгез без яшьләргә,
Бу мәңгелек бәхәсләргә
Куярга иде нокта.
Сездән туган уллар икән,
Сездән туган кызлар икән,
Без начар булалмабыз;
Сезнең алмагачта үскән,
Үсү белән сикереп төшкән,
Без – алтын багалмагыз.
Хыялларга ирек кирәк,
Күкрәктәге ярсу йөрәк
Азатлык даулап тибә.
Туу белән зиһен керсә,
Акыл бездән алда йөрсә,
Яшьлек-юләрлек нигә?

АНА ҺӘМ БАЛА
– Хәзер болай сөйләшмиләр,
Хәзер болай эшләмиләр,
Хәзер болай яшәмиләр, –
Дөньядан артта калгансың син, әни!
– Сөйләгән сүзең ятышлы,
Эшләгән эшең уңышлы, –
Һәрбер адымың отышлы, –
Кайлардан мондый булгансың син, балам?!

ӘНИ СҮЗЕ
Бераз гыйбрәт алсын, диеп,
Балам кеше булсын, диеп,
Әткәң-әнкәң, укып дога,
Озаттылар сине юлга.
Көне үтсә, төне озын –
Шәһәр сыный авыл кызын.
Урамның бар кырык күзе –
Кызармаслык булсын йөзең.
Аңладыңмы, балам, сүзем?

ДУСКАЕМ-СЕРДӘШЕМ
Безнең әле, яшәү кадерен белеп,
Канатланып йөрер чагыбыз;
Яшьлек килә, юл бирегез диеп,
Утка-суга керер чагыбыз.
Бигрәк чая кызлар икән болар,
Яшен уты кебек дисеннәр,
Дускаем-сердәшем!
Югалтулар килер, зур табышлар –
Әзер булып торыйк барсына.
Беребез – апа, беребез сеңел булыйк,
Баскан чакта сынау каршына.
Бигрәк тату кызлар икән болар,
Бертуганнар кебек, дисеннәр,
Дускаем-сердәшем!
Беребез – ал, беребез гөл булыйк,
Пар чәчкәсе язгы болынның;
Дәртле көе, серле моңы булыйк
Кабатланмас яшьлек җырының.
Бигрәк матур кызлар икән болар,
Язгы гөлләр кебек, дисеннәр,
Дускаем-сердәшем!

ТОРМЫШ КИНОСЫ
Йөгерергә чыктым — үзгәрергә:
Күренәсе килә яшь булып,
Сау-сәламәт күренәсе килә,
Йөрәк чаба алдан, ашкынып.
Даруымны бүген эчми тордым —
Саф һавадан алыйм сихәтлек;
Бәлзәм булып җанга ятсын әле
Бу иртәнге салкын рәхәтлек.
Балыкчылар ярга сибелгәннәр,
Пеләшләрдән күзләр чагыла.
Әзмәвердәй бер ир, эт җитәкләп,
Кайтып килә шәһәр ягына.
Колагына плейер тыккан малай
“Девятка”сын юа тырышып,
Нинди җыру алыштырды икән
Таллыктагы кошлар тавышын?!
Яр буенда ике кызмача кыз
(Туташ, дисәм, телем әйләнми.)
Көйрәтергә шырпы сорап тора,
Бөкре балыкчыга бәйләнеп.
Кичтән кайтмый калган маллар кебек,
Адашканмы, калып “көтү”дән?
Кичә — Бүген бергә буталганмы
“Кәеф”ләнеп бәйрәм итүдән?
Ак яулыклы әби шешә җыя,
Берне тапты, куйды сөенеп:
Бүген кабар сыныгын эзли булыр,
Куак төбе саен иелеп.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Сания Ахметзянова - 2
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Сания Ахметзянова - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3900
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2394
    29.0 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    43.1 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    51.9 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Сания Ахметзянова - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 2881
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1861
    32.2 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.9 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.