Latin

Шигырьләр - Ринат Нуруллин - 1

Süzlärneñ gomumi sanı 3871
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2112
31.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
45.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
53.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
БЕР ОЛАУ СОРАУ
(шигъри башваткычлар)

Эчтәлек

Автордан
Могҗиза бар бездә дә
Җиде туган-тумача
Исемем искитәрлек!
Чабышмак табышмаклар
Имән бармак бармак саный
Буталчык
Тояклы чабата
Кашык бушмы?
Бер айга ел сыямы?
Район исеме
Сүз боткасы
Шүрәледән шүрләмә
Тугыз алма
Төтен кай якка оча?
Кем карак?
Ни бәядә?
Ничә кар кызы калды?
Вакыт тәгәрмәче
Тәлинкәле әкәмәт
Квадрат hәм Өчпочмак
Yрдәк керде төшемә
Туңдырма
Бүрәнкә бәясе
Шөгыль
Алты керпе баласы
Менәтерә маскарад!
Җидегән чишмәләрдә ничә йөзек?
Җәйнең кибән очы
Әти кызы
Җиңү җиңел бирелми
Альпинист үрмәкүчләр
Борча һәм борыч
Алма аша, алмашып
Бакалар кала сала
Эт төше
Татлы йөк
Ташны кая ташларга?
Озынборын оныклары
Робот ясыйм дисәң...
Профессор чәүкә
Ухалыкмы балык?
Хисабетдин абзый малкайлары
Хисабетдин абзыйның туган көне
Бер олау сорау
Хат ташучы көнгерә
Кая очасыз, казлар?!
ӘҮ !
Карга санау кыенмы?
Агачларда ничә карга?
Кашык санап баш кашу
Белекле беләкледән күпкә көчле
Өч бүре hәм өч сарык
Без, без, без идек...
Шалты-балты
Яз!
Имәндә икән чикләвек!
Ябалак көтә җавап
Сүтегез такыяны!
Зирәклек
Пылау тора уалып
Иләк, чиләк һәм көянтә
Суперребус
Эшлекле булсаң...
Ребусларны ничек төзиләр?
Конструктор карга
Бас, кызым Әпипә!
Кырык карак әкияте
Чәүкә кунган түбәгә
Маймыл ярата банан
Алты шырпы колактан...
Хисмәтнең хикмәтләре
Хисмәткә ни булган?
Эт түгел лә бу!
Тәлинкәдә... багана
Кыр өстендә корыч шар
Чатан пират
Ертык юрган
Яшел бүкән
Карбыз кыры

Автордан


Без могҗизаларга бай чорда яшибез. Кешелек тарихы 35000 ел белән исәпләнсә дә, иң зур техник ачышлар бары тик соңгы 100-200 ел дәверендә генә ясала. Беренче эчке янулы двигательне 1860 елда Бельгия инженеры Этьенн Ленуар уйлап таба һәм арбага урнаштыра. Шулай итеп, беренче автомобиль барлыкка килә. Абыйлы-энеле Райтлар төзегән очкыч 1903 елда уңышлы очышын башкара.

Хәзерге чорда кеше берничә сәгать эчендә Җир шарының теләсә кайсы ноктасына эләгә ала. 1875 елда америкалы Александер Грейам Белл тарафыннан телефон уйлап табыла. Кем әйтмешли, без хәзер «чабата»ны яки кәрәзле телефонны колак янына китереп, әллә ничә чакрым ералыкта булган туганыбыз яки дустыбыз белән аралаша алабыз. Мондый ачышларның исемлеген дәвам итәргә була, моның өчен аерым бер китап язарга кирәктер. Әмма сүз башка мәсьәлә турында. Ничек инде кешеләр 350 гасырдан артык көн күреп, могҗизалы ачышлар бары тик соңгы 100-200 елда гына ясалган?

Миңа калса, бу мәсьәләгә карата җавап бик тирәндә ятмый. Сернең ачкычы шунда ки, кешеләр белем туплап, ниһаять, фикер йөртергә өйрәнә киләләр. Димәк, баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Әйе, мускулларны ныгыту өчен физзарядка кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк.

Әлеге җыентыкта мондый күнегүләр тагын да кызыграк, нәфисрәк формада – шигырьләр рәвешендә бирелә. Шигырьләр эчендә табышмаклар, башваткычлар һәм төрле ребуслар яшерелгән. Китапта алар катлаулылыгы үсә бару тәртибендә урнаштырылган. Беренче шигырьдә бирелгән табышмакны чиштең исә, син бер имтиханны тапшырдың дигән сүз. Димәк, син тагын да акыллырак булдың һәм тагын да катлаулырак мәсьәләдән курыкмыйсың инде. Алда сине янә яңа ачышлар көтә.

Бу җыентыкка Татарстан китан нәшриятында бастырылган «Өч бүре һәм өч сарык» (2004 ел) һәм «Альпинист үрмәкүчләр» (2008 ел) китапларыннан алынган авторның шигырьләре берләштерелде. Шигырьләрдә бирелгән мәсьәләләргә җаваплпарны шул китаплардан табарга була.

Уңышлар телим сиңа, укучым!



Могҗиза бар бездә дә

Кыска итеп әйткәндә,
Арыш үсми чәкәндә.
Ул үсә безнең якта
Басудагы башакта.

Безнең якта кыяр да
Yсми биек кыяда.
Кыяр үсә, hәрхәлдә,
Бакчадагы түтәлдә...

...Ә менә бер әйбердә
Барсы да була бергә:
Яфрак, алма hәм кабак,
hич үсмәсә дә сабак.

– Нәрсәдә? – дип сорасаң,
Бары тик шуны ачам:
Сорауга әзлә җавап
Үзең көзгегә карап.


Җиде туган-тумача
(Такмак-табышмак)
Атнада җиде туган -
Берсеннән-берсе уңган.
Базга төшеп, Дүшәмбе
Алып менгән бәрәңге.
Урап кайтып чишмәне,
Су китергән Сишәмбе.
Тырышкан Чәршәмбе дә:
Бәрәңгене әрчегән.
Пәнҗешәмбе табага
Аны ваклап тураган.
Чыралар телеп, Җомга
Ут кабызган утынга.
Кыздырып майда, Шимбә
Бәрәңгене пешергән.
Таба төбен кырдылар,
Мине дә чакырдылар.
Истән чыккан Якшәмбе,
Ә ул нәрсә эшләде?
Әзерләгән Якшәмбе
Табышмакның иң шәбен.
- Исемнәребездән, - ди, -
Уртак хәреф эзлә, - ди.
Ишеткәнемне сезгә
Түкми-чәчми җиткезәм.
Шул хәрефне табыгыз,
Миңа хатлар языгыз.


Исемем искитәрлек!

Гәрчә мин кош булмасам да,
Оча беләм кош сыман.
Исемемдә бер иҗекле
Өч сүз бергә кушылган.

Беренче сүз - елгаларның,
Күлләрнең текә чиге.
Йөрәк куа икенчесен,
Тамырлардан күчереп.

Өченчесе, кешни-кешни,
Чаба иркен даладан.
Йә, кайсыгыз исемемне
Әйтеп бирер иң алдан?



Чабышмак табышмаклар

1
Мыеклы да койрыклы,
Мендәр өстендә йоклый.

2
Кәләпүштән зур түгел,
Чәнечкеле сюртугы.

3
Су астында сытык баш,
Баш белән гәүдә тоташ.

4
Кешнәп-пошкырып чапкан,
Тимер туганын тапкан.

5
Ат кадәрле килендә
Сөт заводы билендә.

6
Безелдәвек мушкетёр
Биш килер һәм биш китәр.

7
Мөгезле йонлач шайтан
Яр буен урап кайткан.

8
Таң патшасы таҗ кигән,
Иртән: «Күкри күк!» - дигән.

9
Ике канатлы комган
Мамык шәлен ябынган.

10
Булмаса да ул аксак,
Бара суга аксаклап.

11
Нәни поезд шуыша
Үзе тишкән куыштан.

12
Гәүдәсе гуя сорау,
Томшыгы очлы борау.

13
Кәнфит кәгазе оча -
Чәчәкләргә кодача.

14
Урманда мең пәһлеван
Чүмәлә өеп куйган.

15
Бәйләнмәгән оеклар
Болында ятып йоклар.

16
Юлга чыккан иртән үк
Дүрт канатлы вертолёт.

17
Сөтле хайван - яртысы,
Яртысы - таң тамчысы.

18
Куак астында, абау,
Аунап ята тере бау!

19
Һәрвакыт алдан чабар
Иң сәләтле эзтабар.

20
Ширбәт-балга күргәзмә
Оештырган кәрәздә.

21
Сигез күзле Шәкүрә
Ефәк парашют үрә.

22
Артка таба тота юл
Ишкәк койрык, келәшчә кул.

23
Кочып камыш камылын,
Бакылдый су маймылы.

24
Дүрт аяклы себерке
Аучылардан элдертте.


Имән бармак бармак саный

Чәнти бармак чәчү чәчә,
Атсызы иген игә.
Урта бармак чигү чигә,
Баш бармак бишмәт тегә.

Имән бармакны син нигә
Искә алмадың? - димә.
Аны күрдем кичә генә,
Трамвайда кайттык бергә.

Килеп чыккан иде Имән
Бияләй тишегеннән.
Аның ихлас сәламенә
Мин дә кайтардым сәлам.

Хәл-әхвәлләрне сорашып,
Корып бардык әңгәмә.
Алдык хәттә бәхәсләшеп
Бер кыен мәсьәләдә.

- Беләсеңме, - диде, - нигә
Без саныйбыз унарлап?
Чөнки бөтен кешенең бар
Ике кулда ун бармак.

Ә хәзер мондый сорауга
Тәфсилләп бир син җавап:
Аяк-тоякларда түгел,
Ун кулда ничә бармак?

- Унны унга тапкырласаң,
Йөз бармак була, - дидем.
Килешмәде Имән бармак:
- Бармаклар саны илле!

Бәхәстә мин бик түземле -
Бирәммени сүземне!
Юлдашым да катгый торды
Карашында үзенең.

...Күпне күрә, күпне белә
Карап торучы читтән.
Әйтеп бирмәссеңме безгә,
Кайсыбыз хаклы икән?!


Буталчык

Мич башында мич ташы,
Мич ташында күп мәче,
Мәчеләрнең башларына
Ишелмәсен мич ташы.

Һәр мәченең каршысында
Утырадыр биш мәче...
Мич башында ничә мәче,
Буталдым инде, әйтче?!


Тояклы чабата

Чабатаны чана итеп,
Таудан шуган чагыбыз.
Безнең чана җилдән җитез -
Арттан калмый чабыгыз!

Чабатага төялгән без
Барлыгы җиде бака.
Чана ауды, тәгәрәштек
Төрлебез төрле якка.

Чанабыз туктап калмады -
Чапты ул алга таба,
Әйтерсең лә тояк үскән
Шул мәлне чабатага.

Тоякларын күрмәсәгез,
Эзләгез яңабаштан:
“Чабата” сузе эченә
Тояклы хайван качкан.


Кашык бушмы?

«Буран»нан «бура» бурыйлар,
«Карама»да «кар» ята.
«Бүрек»тә «бүре» утыра,
«Ат» сүзе бар «нарат»та.

«Тубал» тулы «бал» булганда,
Кашыклап аша балны.
Бал беткәнче, әйтеп бирче,
Буш кашыкта аш бармы?



Бер айга ел сыямы?

«Теләк сүзенә «тел» кергән,
«Кояш» сүзенә – «оя».
Нинди ай эченә, әйтче,
Тулаем бер ел сыя?



Район исеме

Айкап йөрсәң тел диңгезен
Фикер ятьмәсе белән,
Могҗизалы сүзләр чыга
Тел диңгезе төбеннән!
Төскә кушсаң сыекчаның
Чәй кайната торганын,
Шулар янына өстәсәң
Мал-мөлкәт күп җыйганны,
Татарстандагы районның
Атамасын табарсың.
Ул районның исемен әйт,
Даны илгә таралсын.


Сүз боткасы

Озын сүзнең кыскасы -
Авыз ит сүз боткасын.
Ботканың тәмле сүзе
Дүрт сүздән тора үзе.

Беренче сүз сыртына
Су сибә хортумыннан,
Ә икенчесе җиргә
Дагасы белән тибә.

Өченче сүз ишелгән
Өч йөз алтмыш биш көннән.
Дүртенче сүзме?.. Ансы
Әйбернең төп хуҗасы.

Сыймас димә кашыкка,
Серле сүзне ачыкла.
Булмаса, сора ярдәм
Марка сөючеләрдән.


Шүрәледән шүрләмә

Кеше сүзенә карама,
Элмә дә колагыңа -
Урманда шүрәле бар, дип
Әйтәләр болай гына.

Чытырманнар сарыккаен
Очратканым юк әле,
Әллә качыш уенында
Чемпион бу шүрәле!

...Беркөн арата ясарга
Төз бүрәнә калмагач,
Кулга балта-пычкы алып,
Бардым кисәргә агач.

Кайтаваз кайтарып торды
“Тук-тук!” балта тавышын.
Эшләүчегә вакыт - мизгел,
Кояш кичкә авышты...

Yзәк өзгеч ухылдауны
Шунда кинәт ишеттем,
Табак хәтле ике күзне
Күреп, имәнеп киттем.

Тез ирексез дер-дер килде,
Туктала язды йөрәк.
Чәрелдәдем җан-фәрманга:
«Сиңа миннән ни кирәк?!»

...Җеннәр уйдырма икәнен
Була шуннан чамалап -
Очып чыкты кабаланып,
Куаклардан ябалак.

Ара-тирә көлеп куям
Искә алып бу хәлне,
Шуннан бирле төшемдә дә
Күренми лә шүрәле.

Шүрәлегә ышанма, дип,
Чикләве кыен түгел -
Әкияттән аны кусак,
Буш калыр кебек күңел...

...Чияли бәйләп ялгадым
Сүзне сүзгә исә мин,
Шуны белеп шигырьдән тап
Унбиш агач исемен.


Тугыз алма

Мин бабамны бик яратам,
Ул да мине ярата.
Яратканга күрә кайчак
Yчекли дә шаярта.

Төрле уен, табышмаклар,
Башваткычлар ул белә, -
Мавыктыргыч шул дөньяга
Күмеләм бабам белән.

- Бер карама ботагында
Тугыз алма үскән, - ди, -
Ә көз көне өчтән бере,
Пешеп, җиргә төшкән, - ди, -

Әгәр булсаң Ньютонга тиң,
Әйтеп бирче, балам, - ди, -
Көз җиткәндә, ничә алма
Коелмыйча калган? - ди.

Тигезләмә төзеп чиштем,
Бармак бөгеп санадым, -
Шулай кат-кат тикшердем мин
Мәсьәләнең җавабын.

- Алты, алты! - дип кычкырам. -
Барлыгы алты алма!..
...Бабамның хәйләсе уңды,
Көлә-көлә бот чаба.

- И улым, - ди, - уң кулым, - ди, -
Тагын бер уйлап кара.
Нигә әле бу мәсьәлә
Буйсынмый алгебрага?!


Төтен кай якка оча?

Кукмарадан Арчага
Электричка тиз чаба,
Торбасыннан төтене
Чыга аның бөркелеп.

Шул поездның артыннан
Җил исә салмак кына -
Поездны уза алмый,
Ләкин артыннан калмый.

Yзем вагон эчендә, -
Күрә алмыйм берни дә:
Әйтмәсеңме, кодача,
Төтен кай якка оча?!


Кем карак?

Бал югалган келәттән,
Май югалган келәттән.
Кем урлаган, кем соң карак,
Моны белеп кем әйтә?!

Хәниф кергән келәткә,
Мөниф кергән келәткә.
Берсе булса үтә карак,
Берсе изге теләктә.

Хәниф:
- Мин кермәдем! - ди.
Мөниф:
- Мин алмадым! - ди.
Шуларның берсе шатлана:
- Бик оста алдадым, - ди.

Алдаса да ничаклы,
Тикшкерүче каракны,
Шул җавапларга таянып,
Зирәк булгач, тиз тапты.

...Әйтегезче, малайлар!
Кем карак соң алай да?..
Башыңны һәрчак эшләтсәң,
Үзең өчен күп файда!


Ни бәядә?

Хәниф килгән кибеткә,
Мөниф килгән кибеткә.
Компьютер өчен алмакчы
Алар CD-тәлинкә.

Хәнифнең - йөз сум җитми,
Мөнифнең - бер сум җитми,
«Капитал»ларын кушу да
Мәсьәләне хәл итми.

Башваткычның хәйләсен
Килә иде беләсем.
Кайсыгыз әйтә алыр соң
Тәлинкәнең бәясен?..


Ничә кар кызы калды?

Җыйдым якын дусларны,
Yзем кебек шукларны:
Биш кар кызы әвәләдек,
Йомарлап җепшек карны.

Уйлап табу эшенә
Хирыс безнең ишеләр:
Һәрберсенә борыннар да
Ясап куйдык кишердән.

Сүстән үрдек толымнар,
Сыздык кашлар корымнан,
Урнаштырдык күмер алып
Күзләрен дә соңыннан.

Күңел ачып, көлешеп,
Этешеп hәм төртешеп,
Иреннәрен дә буядык
Сытып балан җимешен.

Сиңа да булсын кызык -
Тыңла колак торгызып:
Эреп суга әверелде
Җәй җиткәч тә кар кызы.

Сөйләр идем дәвамын -
Фикер җебем чуалды...
Хәтеремә төшер әле:
Ничә кар кызы калды ?!


Вакыт тәгәрмәче

Син малай да, мин малай,
Сүзне башлыйк без болай:
Утыргансың арбама,
Минем җырымны җырла,
Сорауларымны тыңла.

Билгеле hәр малайга,
Ел бүленә айларга.
Алар унике данә.
Тәгәрмәчтәй әйләнә -
Бер китә дә бер килә.

Бик оста булсаң алай,
Әйтеп бир әле, малай,
Сынмаган булса тәртәң:
Нинди айлар беррәттән
Утыз бер көннән бетә?


Тәлинкәле әкәмәт

«Ноль»не белә, «бер»не белә -
Белә бары ике сан,
Әмма хисаплауга калса,
Җиңә сине - ярышсаң.

Аннан башка математик,
Тапса да бер хәйләсен,
Чишә алмый заман куйган
Катлаулы мәсьәләсен.

Химикның ярдәмчесе ул,
Физикның булышчысы.
Раслап аның уңганлыгын,
Кораблар айга очты.

Тәлинкәле үлчәү түгел,
Ләкин тәлинкәсе бар.
Тәлинкәсенә төялгән
Төрле-төрле уеннар.

Күп сөйләдем, соравымны
Җиткерергә дә вакыт:
Нәрсә турында сүз бара -
Бирегезче аңлатып?!


Квадрат һәм Өчпочмак

Сертотмас, диләр мине -
Ялгышалар, билгеле!
Белгән әйберемне мин
Беркемгә дә сөйләмим...

...Ишеттем әле генә,
Яссы Җиhан илендә
Яшәгән ике агай:
Берсе - ярлы, берсе - бай.

Дүрт почмаклы бай туган
Квадрат исемле булган.
Нибары өч почмаклы
Булган Өчпочмак атлы.

Шушы илнең халкында
Чүп-чар икән алтыннар:
Мал-мөлкәт исәпләнгән
Почмаклар саны белән.

...Болгый-болгый очларын,
Имеш, бар дүрт почмагы,
Кәпрәйгән, ди, гел Квадрат,
Туймаган үзен мактап.

Энекәшен кимсеткән:
- Син хәерче, - ди икән...
Уйга баткан Өчпочмак,
Башын ваткан бик озак.

Чарасын эзләп тапкан,
Кайчы бабайга чапкан...
...Кайчы күзлеген кигән:
- Сиңа ни кирәк?! - дигән.

Өчпочмак ачкан серен:
- Шуңар сиңа йөгердем,
Кызганмыйча мине hич,
Очларымны кыркып кис!

Ябагайның йомышын
Кайчы үти тырышып -
Һәр очын кисеп ала,
Өчпочмактан аралап...

Фырт Квадрат үз көенә
Өчпочмакның өенә
Берзаман килеп керә...
Әйтегезче, ни күрә?!


Yрдәк керде төшемә

Төшемдә үрдәк күрсәм дә,
Казлар турында сүзем.
Табышмакны сезгә сөйлим,
Чишә алмагач үзем.

... Казлар төшә күл буена
Чылбырдай тезелешеп.
Икешәр каз уртасында
Сукмактан атлый берсе.

Бер ата каз алда бара,
Әйтерсең лә генерал.
Шул ата казның артыннан
Дүртесе титаклыйлар.

Соңгы казның алдыннан ук
Дүрт каз килә иң элек.
Ничә каз бара сукмактан
Җепкә күмәк тезелеп?


Туңдырма

Бик тәмле булса да катык,
Яратам туңдырманы.
Булсын гына - йөздән артык
Ашый алам мин аны.

Әбием пошаманлана:
- Салкын тияр, улым, - ди.
- Кызу-кызу ашаганда
Салкын тими ул, әби!

...Туңдырманы бер-бер артлы
Кабып йоту килешми -
Берсе беткәч, иң кимендә
Өч минут ял тиешле.

Туңдырмам эри башлады,
Әйтеп бир әле тизрәк:
Йөз эскимо ашаганда
Ничә минут ял кирәк?


Бүрәнкә бәясе

Бүре бөгә бүрәнкә,
Берсе тора дүрт тәңкә.
Бишәр бүрәнкә ясаткан
Бүрегә ике тәкә.

Һәр тәкәгә бүләккә
Бүре биргән бүрәнкә,
Бүтән бүрәнкәләр өчен
Хезмәт хакын түләткән.

Утыр әле түмгәккә,
Бер генә әйт, биш әйтмә:
Бүрегә ничә сум акча
Биргән икән һәр тәкә?..


Шөгыль

Бездә хәлләр җәйдәгечә,
Сездә ничектер хәлләр?
Ишеткәннәремне сөйлим -
Телем очында Хәйдәр.
Әлсерәп печән чапмый ул,
Болында җыймый җиләк,
Авыр капчыклар ташымый,
Тегермәндә он иләп.
Камыр әвәләми Хәйдәр,
Пәрәмәч тә пешерми,
Ләкин тирәдәгеләргә:
- Җитди минем эшем, - ди.
Челтәр ятьмә тотып, Хәйдәр
Күбәләк кумый кырда,
Әмма вакыты һич калмый
Әкиятләр укырга.
Әлбәттә, сәгатьләрне ул
Әрәм итми зерәгә:
Әй көч түгә, әй тырыша -
Ярышка әзерләнә.
Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип,
Һәрчак ул хәрәкәттә,
Күнеккәндә тәнәфес тә
Ясап тормый ул хәтта...
Әйтә алмассыңмы икән,
Җәй көннәрендә Хәйдәр
Нәрсә белән шөгыльләнә
Иртәдән кичкә кадәр?
Әгәр биргән соравыма
Җавап таба алмасаң,
Шигырьдәге булган барлык
«Ә» хәрефләрен сана.


Алты керпе баласы

Алты керпе баласы
Йөргән икән урманда,
Алты керпе баласы
Тапкан икән биш алма.

Әйтте шунда өлкәне:
- Менә сиңа аптыраш!
Биш алманы без гадел
Ничек бүлик алтыга?

Булмый берни эшләп тә,
Әйдә, болай килешик -
Ике йә өч кисәккә
Һәр алманы без кисик.

Нәтиҗәдә керпеләр
Табышларын бүлеште.
Аңлашылмый тик менә
Башка ягы бу эшнең...

Алмаларның ничәсен
Өчкә кисте соң алар?
Алмаларның ничәсен
Урталайга ярдылар?


Менәтерә маскарад!

Сәлимҗанның көндәлеге
Аунап ята идәндә.
Көндәлектән килеп чыкты
Битлек кигән бер бәндә.

Yзе нидер мыгырданды
Кайнаган чәйнек сыман:
- ...Мин, - диде, - иң атаклысы
Билгеләр арасыннан.

Эшне башлап ярты юлда
Ташлаучыга тагылам,
Чөнки яртымның яртысы
Бары тик ярты гына...

Мине күреп, көндәлеккә
Кереп шылды бу бәндә...
Сезгә төшкән йомышымны
Язып куйдым түбәндә.

Битлек кигәч, шамакайны
Анык танып булмады:
Әйтмәссезме, кем икән ул
Сәлимҗанның кунагы?


Җидегән чишмәләрдә ничә йөзек?

Җиде елга, җитәкләшеп,
Бер дәрья булып ага.
Yрелгән җиде инештән
Бер толымдай hәр елга.

Һәр инешкә җиде чишмә
Коя көмеш суларын.
Һәр чишмәгә йөзек төшкән -
Санап бирче шуларны!



Җәйнең кибән очы


Җитте җәйнең кибән очы -
Утыз беренче июль.
Кибән очы гына түгел,
Кошлар сайраган көй ул.

Юмарт җәйнең июль ае -
Бүләкләргә иң бай ай.
Көнләшер бу бүләкләргә
Хәтта үзе Кыш бабай.

Кыш бабайның Кар кызы бар -
Кабул ителгән шулай.
Әгәр Җәй әби табылса,
Булырмын Кояш малай.

Кояш малай урынында
Кар кызыннан калышмам,
Тәүге тапкыр әйтер идем
Сезгә мондый табышмак:

Бары тик бер хәреф кенә
Үзгәртеп һәр адымда,
Ничек итеп «КЫШ» сүзеннән
«ҖӘЙ» сүзен ясап була?..

Әйлән-бәйлән йөргән чакта
Алмагачлар тирәли,
Пешкән алма бирер иде
Җиңүчегә Җәй әби.


Әти кызы

Апам түгел ул миңа,
Сеңлем түгел ул миңа -
Унике яшь тулды бүген
Әтиемнең кызына.

Алмадылар инә дә,
Алмадылар дөя дә:
Туган көнгә иң шәп бүләк
Ул - энциклопедия.

Сезне сыныйсым килә,
Сездән сорыйсым килә:
Кем шул китапка шатлана,
Кем бу бүләккә ия?!


Җиңү җиңел бирелми
(Багана очын кочып уйланулар)

Әкәм-төкәм әзерләнә
Сабантуй бәйрәменә.
Көн саен ул баганага
Биш метр өскә менә.

Төнлә төшә дүрт метрга, -
Тәүлек буе күнегә...
Нигә сөйлим мин боларны?
Ә сөйлим менә нигә!

Багананың биеклеге
Ун метр булса әгәр,
Ничә көннән Әкәм-төкәм
Очына менеп җитәр?


Альпинист үрмәкүчләр

Эльбрусларга тиң тауларны
Яулаган үрмәкүчкә
Күп катлы биек йортларга
Менеп төшү ул пүчтәк!..

Сузып җебен, менде бүген
Җиденче катка кадәр
Үрмәкүчләрнең җитезе,
Әйтерсең лә каскадёр.

Ә артыннан үргә таба
Үрмәкүчнең малае
Үрмәләде, әй тырышты -
Тирләп чыкты маңгае.

Өченче катка җиткәч, ул
Туктады ял итәргә...
Шуннан нәрсәләр булганын
Сөйләрмен тик иртәгә.

Җиде үлчәп, бер кат кисеп,
Әйтеп бирмәссең микән:
Үрмәкүч малае җепнең
Күпме өлешен үткән?

Борча һәм борыч

Борча борыч сатып алган,
Бер исни, бер төчкерә.
Төчкергәне ишетелми,
Чөнки борча кечкенә.

Төчкермәс иде дә, бәлки,
Борчаның борын сизгер -
Чирләр китә, гадәт китми
Хет сикермә, хет сикер.

Бер төчкергәндә борчаның
Оча ярты борычы.
Борча, борыч оча диеп,
Томалый борын очын.

Серне күпме сакласаң да,
Барыбер ул ачыла -
Борча борычы оча дип,
Барча борча борчыла...

Борча биш тапкыр төчкерсә,
Шуны әйт син чамалап:
Сигез килограмм борычтан
Күпме борычы кала?


Алма аша, алмашып

Өч дус кызның һәрберсендә
Өчәр алмасы булган.
Алмалары - тел йотарлык,
Бал-ширбәт белән тулган!

Һәр кыз, берәр алма биреп,
Дус кызларын сыйлаган.
Барлыгы кызларның тагын
Ничә алмасы калган?


Бакалар кала сала

Билгеле ки, камыштан
Бакалар текми ыштан.
Камыштан бака халкы
Кора йорт hәм каралты,
Ясый читән коймасын,
Гаражын hәм башкасын.

...Бервакыт җыелышта
Хәл итеп бертавыштан,
Карар кылды бакалар
Салырга Бакакала,
Сайлап куйдылар урын -
Күлнең камышлы кырын.

Бакалар аксакалы
Болай дип бакылдады:
«Сызганып куйсаң җиңне,
Кала төзү бик җиңел, -
Булсын гына тактасы,
Пычкысы hәм балтасы!

Бездә дәрт бар, көч-кодрәт -
Эш кораллары кирәк!
Иртәгә таң атуга
Йөз бака чумсын суга,
Тәүге чиратта алар
Алып кайтсын балталар!..»

Җикән җыеп кочакка,
Уйлан әле шул хакта:
Биш сәгатьтә биш бака
Таба алса биш балта,
Йөз бака йөз сәгатьтә
Ничә балта юнәтә?


Эт төше

Төш күрми димәгез этне,
Этләр дә төш еш күрә.
Авызына сөяк кабып,
Эт төшендә йөгерә.

Мондый сөякне моңарчы
Тапканы юк берәүнең:
Дөньяда иң һуш ислесе,
Дөньяда ул иң тәмле!..

Өч минут йокы саен эт
Күргән икешәр сөяк.
Төшкә йөз сөяк керсен дип,
Күпме йокларга кирәк?


Татлы йөк

Чикләвек безнең якта
Бик күп була куакта.
Бар ризыкка карата
Чикләвекне ярата
Бала-чага да, карт та...

Әнә бүген дә Гата
Атланып ак юртакка,
Урманнан кире кайта.
Чикләвек җыеп байтак,
Тутырган дәү рюкзакка.

Мактыйсың килсә, макта,
Мактарлык булган чакта:
Йөк кимесен дип атка,
Авыр рюкзакны Гата
Үз җилкәсенә таккан.

Урман урап арсак та,
Файдаланып форсаттан,
Сорап калыйм шул хакта:
Күрсәтелгән очракта
Җиңеләерме атка?


Ташны кая ташларга?

Тар тыкрыкта сукмакта
Галәмәт зур таш ята.
Һәркемгә бу таш киртә,
Комачаулый, әлбәттә.

Әй хафалана халык:
«Булмый шул ташны алып,
Кәйлә белән дә ватып
Булмый - өслеге каты.

Тыкрык тар булганлыктан,
Сыймый анда автокран.
Ташны йолкып алырга
Керә алмый трактор да...»

...Кирәкми монда кәйлә,
Табыгыз берәр хәйлә.
Таш түгел, баш ватыгыз,
Сукмакны бушатыгыз.


Озынборын оныклары

- Кая болай, Озынборын,
Ашыгасың кичкырын?
Әллә инде эшсезлектән
Таба алмыйсың урын?

Бәллүр Канат бирде җавап,
Борын очын боргалап:
- Оныкларымны сыйларга
Алып кайтамын салат.

Туксаннан ук артмаса да,
Җитмештән артык алар -
Балаларым саны хәтле
Һәр баламда бар бала!

...Шулай дигәч, Бәллүр Канат
Ашыгып очты кабат...
Аның ничә оныгы бар,
Әйтеп бир әле санап?!


Робот ясыйм дисәң...

Бар металлар арасыннан
Иң кулае - әлүмин,
Әлүминнән генә робот
Ясар идем әле мин.

Чакы-чокы итеп басып
Ул идән паркетыннан
Йөрер иде Айдан төшкән
Гуманоидлар сыман...

Физиканы яхшы белсәң,
Хыяллар чынга аша!
Син дә робот ясыйм дисәң
Yзеңне күрсәт башта.

Йә, әлүмин тыгызлыгын
Белеп, санап бир әйдә:
Ике потлы робот өчен
Ул кирәк ни күләмдә?


Профессор чәүкә

Ике өергә бүленеп,
Ун чәүкә очкан талдан.
Унберенчесе - профессор -
Болай уйланып калган:
«Ашыкмыйча ачыклыймчы,
Була аламы мөмкин -
Төркемнәрдәге кошларның
Аермасы бишкә тиң?»

...Галим чәүкә нидер яза,
Каләм очлап каурыйдан.
Аның нәрсәләр язганын
Күреп булмый кырыйдан.
Бәлки, син дә ак кәгазьне
Саннар белән бизәрсең,
Мөгаен, әйтеп бирерсең
Эзләнү нәтиҗәсен.


Ухалыкмы балык?

Су буеннан, арып-талып,
Балыктан кайта Талип.
Нәни көчеге йөгерә
Талиптан бераз калып.

- Ничә балык капты? - диеп
Кызыксындым тукталып. -
Эләктеме чуртан белән
Алабуга ухалык?!

Әйтеп бирәмени анык,
Балыкчы - сабыр халык:
- Тотканымның дүрттән өче
Һәм тагын тугыз балык!

...Балык санын саный-саный
Беттем инде буталып.
Саныйм дисәң, син дә сана,
Күнегүдән - осталык!


Хисабетдин абзый малкайлары

Хисабетдин абзыйларның
Гөж килеп тора йорты:
Бар эте, аты, сыеры,
Сарыклары, кош-корты.

Сүз җаена туры килде,
Сорап куйдым берчакны:
- Хисабетдин абзый! - димен, -
Терлек, кошың ничаклы?

Гәптәшем җавап кайтарды,
Хәйләкәр кысып күзен:
- Утыз биш баш, туксан тәпи, -
Калганын сана үзең!

Чишә алмый мәсьәләне
Аптырап йөрим hаман...
Бәлки, сез ярдәм итәрсез
Вакыт табып берзаман!


Хисабетдин абзыйның туган көне

Хисабетдин абзый белән
Әңгәмә еш корамын.
- Сиңа ничә яшь тулды? - дип,
Бервакытны сорадым.

Гадәтенчә, көлемсерәп,
Танышым тамак кырды,
Хикмәтле җавап эзләптер,
Бераз уйланып торды.

- Өченче көн генә әле
Миңа кырык яшь иде,
Кырык өчне тутырамын
Киләсе елга, - диде.

Сәер булып тоелса да,
Хак аның сөйләгәне.
Ә кайчан соң туган көне -
Әйтеп бирегез әле?


Бер олау сорау

Син текә дә, мин текә -
Атка печән кем кертә,
Кем малларны ашата
Без текә булган чакта?!

Әйдә яшәмик әле,
Текәлеккә текәлеп!
Кемдер эшләргә тиеш
Маңгай тирләгән килеш!

Хайван тормый бензин ашап -
Ашый печән, күши башак.
Кайрак тап, болынга чап,
Чалгы кайрап печән чап!

* * *
...Хисабетдин абзый иртән
Алып кайтты бер йөк печән.
Yзе атын тугара,
Yзе болай уйлана:

«Шушы печән акбүземә
Җитәр иде берүзенә
Атна буе ашарга,
Ач йөрмәс ич бичара.

Танабыз да hава белән
Туенырга өйрәнмәгән,
Бер йөк печән танага
Җитә ике атнага.

Сарыгыма атап тотсам,
Yзе генә ашап торса,
Бу печән дүрт атнадан
Бетәр иде, фаразан.

Ашасалар барсы бергә,
Малларыма ничә көнгә
Олаудагы бар печән
Күшәргә җитәр икән?»

Җавап эзләп, такыр башын
Хисабетдин абзый кашый.
Әйдә, күрсәт текәлек -
Абзыйга булыш әле!


Хат ташучы көнгерә

Сикергәләп көнгерә,
Җилдән җитез йөгерә -
Почта ташып көн күрә.

Бар хатларны көнгерә,
Калдырмыйча төнгегә,
Таратырга өлгерә.

Ял иткән вакытында
Сорадым аннан:
- Кода!
Ничә хат бар сумкаңда?

Болай диде көнгерә:
- Хатлар саны бүленә
Төгәл итеп җидегә.

Ансат юлны сайласак
Һәм дүртәрләп санасак,
Бер хат артып калачак.

Башка төрле барласак,
Бишәрләп чутлап барсак
Шулай ук арта бер хат.

Әгәр дә инде кабат
Санасак алтышарлап,
Сыңар хат артып кала.

...Китеп барды көнгерә,
Хатлар санын тик менә
Әйтеп бирер кем генә?


Кая очасыз, казлар?!

Киек казлар каңгылдашып
Кайталар җылы яктан.
Иң өлкән каз тәпиенә
Компаслы сәгать таккан.

Компас угына карый ул,
Сәгатькә күз салгалый:
- Сайлаган бер юнәлештә
Очыйк әле алга, - ди.

Кошлар төньяк-көнбатышка
Гел юл тотсалар әгәр,
Каз көтүе Җир шарының
Кай төшенә эләгер?


ӘҮ !

Дүшәмбе бер гуманоид
Чит планетадан килгән.
Җирдәге хәлләрне күреп,
Кунагыбыз «Ә» дигән.

Сишәмбе көн гуманоид
Гөман иткән «ӘҮ» диеп,
Ә чәршәмбе «ӘҮҮӘ» әйтеп
Алган үзенчә биеп.

Пәнҗешәмбе гуманоид
«ӘҮҮӘҮӘӘҮ» дип көйләгән...
Шимбә көнне әфәндебез
Нинди сүзләр сөйләгән?


Карга санау кыенмы?

...Берчак борчак басуына,
Бераз борчак чукырга
Ният тотып, ябырыла
Көтүе белән карга.

Кырдагы hәр карачкыга
Утырса берәр карга,
Бер карачкы җитми кала
Барсы да кунакларга.

Икешәрләп шул каргалар
Карачкы саен кунса,
Бер карачкы артык була
Мондый исәп буенча.

Сүзем бетте. Чират сиңа
Нәтиҗәләр ясарга:
Кырда ничә карачкы бар,
Төркемдә ничә карга?


Агачларда ничә карга?

...Баласын әти карга
Өйрәтә хисапларга:
"Каргалар очып барган,
Каргалар очып арган.

Канатлары талгач та
Кунганнар өч агачка.
Миләшкә, карамага
Утырган илле карга.

Карама белән талга
Кунган туксан бер карга,
Ә тал белән миләшкә
Алтмыш өч карга төшкән...

Алып кайтам шоколад,
Чыгарсаң шуны санап:
Каргалар hәр агачка
Ничәшәрләп урнашкан?!"

...Нәни карга бермәлне
Чишкәндер мәсьәләне,
Чөнки чукый шоколад,
Ялт-йолт караштыргалап...

Ә сез аннан киммени,
Чишә алмассызмени
Бу гади мәсьәләне?..
Йә, керешегез әле!!!


Кашык санап баш кашу

Тукран абзыйдан кашык
Сатып алып, ашыгып
Атабайга Лаештан
Оча ике саескан.

Такылдыйлар үзара -
Өлгермәссең тыңларга.
Болай дип әйтә берсе:
«Зинhар, торма син, күрше,
Yтенечкә карышып,
Бирче миңа бер кашык!

Шулай итсәң, туганым,
Кашыкларымның саны
Синдәгегә карата
Ике тапкырга арта»...

Ә икенче саескан,
Кара күлмәк, ак ыштан,
Бүлдерде аның сүзен:
«Бер кашык бирсәң үзең,
Кашыкларыбыз саны
Тигезләшерләр, җаным!..»

Кошлар күздән югалды,
Сораулар гына калды —
Торам хәзер баш кашып:
Кайсында ничә кашык?


Белекле беләкледән күпкә көчле

Математика фәне -
Төгәлләрдән төгәле.
Шушы фәнгә таянып,
Тасвирлыйлар дөньяны.

... Yзеңне сынап кара
Математик буларак:
Так санның квадраты так,
Бирче моны исбатлап.


Өч бүре һәм өч сарык

Чын булса да ышанма,
Тыңлаганда кымшанма -
Сөйләгән иде әбкәм:
Чыкканнар сәяхәткә
Өч бүре hәм өч сарык,
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.
Çirattagı - Шигырьләр - Ринат Нуруллин - 2
  • Büleklär
  • Шигырьләр - Ринат Нуруллин - 1
    Süzlärneñ gomumi sanı 3871
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 2112
    31.8 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    45.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    53.1 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Ринат Нуруллин - 2
    Süzlärneñ gomumi sanı 3162
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1837
    33.3 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    48.6 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.7 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
  • Шигырьләр - Ринат Нуруллин - 3
    Süzlärneñ gomumi sanı 1546
    Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1122
    39.7 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    55.0 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    61.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
    Härber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.