LatinHärber sızık iñ yış oçrıy torgan 1000 süzlärneñ protsentnı kürsätä.
Шигырьләр - Римма Гайнанова
Süzlärneñ gomumi sanı 1723
Unikal süzlärneñ gomumi sanı 1188
39.4 süzlär 2000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
51.5 süzlär 5000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
57.6 süzlär 8000 iñ yış oçrıy torgan süzlärgä kerä.
Мәхәббәт Мәхәббәт – тәүге ярым, Мәхәббәт – яшьлек таңым, Мәхәббәт – күңелем назы, Мәхәббәт – ярсу язым. Оныт, ди салкын акыл, Җанымда – серле ялкын. Сүнмәс йөрәк таләп итә: Дөрләп кабын, сагын, табын, Мәхәббәт – яшәү ямем. Соңлап аңлау. Балачакта кайчак сүз тыңламый, Гамьсезлеккә салсак күңелне, Әйтә идең: «Бер аңларсыз әле, Үсеп әни булгач үзегез». Гомер аргамагы шәп җилдерә, Шук кызлардан булдык әниләр, Тормыш йөге инде җилкәләрдә, Гаилә мәшәкате, бәбиләр. Инде хәзер алар сүз тыңламый, Хәвеф – хәсрәт сала йөрәккә. Үзебез дә шундый булганбыз бит, Димәк, безгә шулай кирәк тә. Кабатлыйбыз, әни, синең сүзне, Килер көнгә ясап ишарә. Гамьсезлеккә килеп төртеләбез: Ничек аңлатырга, нишләргә? Бәлки кайгырырга кирәкмидер, Вакыт мәҗбүр итәр аңларга. Ана бала диеп ут йотса да, Бала күңеле була далада. Сагыну. Туган жир калды еракта, Көн дә керә төшләргә. Тилмерәбез тоткынлыкта, Кызкайларым, нишләргә? Бил бөгәбез, тир түгәбез Иртә таңнан төнгәчә. Әниләр hич истән чыкмый, Сагынабыз бу көнгәчә. Бездә дә ямьле җәйләрдер, Тургай җыры яңгырыйдыр. Яшәүләре бигрәк авыр, Чит илләрдә каңгырып. Йөрәкләрдә бетмәс нәфрәт, Уч белән кайный күңел. Фашист ничек каныкса да, Без баш иячәк түгел. Тукайга. Туган көнең белән, бөек шагыйрь, Туган көнең белән, и Тукай! Котлау юллый сиңа сөйгән халкың, Тәбрик итә сине hәр татар. Ятим булып түгел, даhи булып Син яшисең безнең күңелдә. Буген дә син якты, сүнмәс йолдыз Шигъриятнең чиксез күгендә. Әниләр бәйрәме. Салкын көздә табигатькә Яз китерә бу бәйрәм. Саран кояш нурларында Наз китерә бу бәйрәм. Йөзләргә елмаю сибә, Нур өләшә күңелгә, Өйләргә сыймый, дөньяга Җыр – моң булып түгелә. Әниләр бәйрәме бүген – Бәйрәмнәрнең олысы. Һәр туган яңа таң өчен Без әнигә бурычлы. Тәбрик итик әниләрне, Юллыйк ихлас теләкне. Гомер язын бүләк иткән Ана – тормыш терәге. Акча колы. Күпләр аңа кызыгып карый: «Вәт булдыра!» Кайберәүләр кызгана бик: «Әй, бичара!» Булса булыр икән бар тормышың, Багышлаган кеше акчага! Намус, вөҗдан кебек изге хистән Ул мәхрүмдер инде, күрәсең. Төн йокысы килми газаплыйдыр, Кертә алмаса әгәр берәр сум. Мондый затлар бик үрчеде хәзер, Сезнең арада да бардыр ул. Үзең бер түрәгә санаса да, Чынлыкта исә кол бит, кол! Дәү әнием. (Рәсүл Зарипов көе.) Әти – әнидән дә ныграк Кем ул безне ярата, Бәбкәм диеп өзелеп тора, Безнең өчен җан ата? Дәү әнием, ул бит син, Ай – кояшка тиң бит син. Сине кайчак рәнҗетәбез, Тыңламыйбыз йомышны. Ничә тапкыр әйттерәбез Өч минутлык бер эшне. Дәү әнием, бергенәм, Син сабырсың гел генә. Син хөрмәткә бик тә хаклы, Һәрчак безгә кирәксең. Киңәшләрең, сүзең белән Яшәүгә көч бирәсең. Дәү әнием, алтыным, Сүнми яшәү ялкының. Ап – ак чәчләрең кебек Ак синең күңел күгең. Сау – сәламәт булып яшә, Балкытып өйнен түрен. Дәү әнием, күз нурым, Йөз яшә үрнәк булып.
Sez Tatar ädäbiyättän 1 tekst ukıdıgız.